Логотип Казан Утлары
Нәсер

САГЫНУ

 Мин чит илдә гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә ңснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып, сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Невасын, шигъри Дим '.буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да мин ширбәт итеп эчәр идем. Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин Карпат тауларына мендем, Финляндия күлләре янында ял иттем. Ләкин Эльбрус шикелле мәһабәт, Казбек шикелле гүзәл тауларны, үз илемдәге Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым. Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә юк, туган ил! Мин чит авыллар һәм чит шәһәрләр аша узам. Җиңү мине Берлинга алып бара. Чит ил балалары миңа бәйләмбәйләм чәчәкләр сузалар, чит ил картлары миңа хәмер тәкъдим итәләр, чит ил кызлары миңа, җимеш өндәп елмаялар һәм ялваралар: — Син безне үлемнән коткардың,                      III Г. Кутуйның бу нәсере уз вакытында радио аркылы тапшырылган иде. Матбугатта беренче тапкыр чыга. Ред. инде кил, чибәр егет кунак бул, бездә кал! — диләр. Әмма мин елмая алмыйм, чөнки хәмерләре исертми, елмаюлары җылытмый. Мин^юлымда дәвам итәм. Мин газиз илемне, аның ямьле бәйрәмнәрен, аның талган аякларны да биетә торган хамерләрен, йөрәккә җылы өргән нечкә билләрен сагынам, гонаһсыз балаларын күргәндәй булам. Сагынам, бик сагынам сине, туган ил! Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем* килми минем. Мин ата-баба нигез корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин илем белән аерылышу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен чиксез ачу белән барам. Ачуым шул кадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм: Иле ямьсез, суы тәмсез, Өйгә кайтасым килә! Без мәйданга керәбез. Поляк г яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл Мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән

 
 
 
Сагыну  хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам: Телеграм баганасы — олы юлда маяк ул, Сагынасыңмы дип сорыйсың — сагынмаган кая ул! Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Сине сагынган саен миндә көч- дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: совет кешесе 
өчен үз иленнән ДР изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк һәм үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул. Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам бу кадәр сагынмас идем. Сагындым, бик сагындым сине, Изге туган ил!