Логотип Казан Утлары
Әкият

ЗИРӘК


I Зирәк урамга чыкты. Урамда бер тчалай да юк. Ә Зирәкнең уйныйсы ®Влә. Кая китеп беткәннәр малайлар? Мөгаен елга буена төшкәннәрдер. Ә елга аларның авылына бик якын, бәрәңге бакчаларына тия язып-тия язып ага. Зирәк, тар гына тыкрыкка борылып, елга буена төшеп китте. Малайлар елга буенда да юк. Япа- ялгыз бер карама гына бар. Карама башында бер мәче башлы ябалак утыра. Карама төбендә бер ап-ак эт түгәрәкләнеп кенә йоклап ята. Карамадан ерак түгел: бер сарык, бер сыер, бер ат үлән ашап йөриләр. Ә малайлар юк. Булма- салар 'ни! Зирәк аптырап тормады, сарык янына килде. — Нихәл, сарык? Әйдә йөгерешеп уйныйбыз! — диде. — Кит әле, — диде сарык. — Мин малай сарык түгел, зур сарык. Бала-чага белән уйнап йөрергә вакытым юк. Зирәкнең сарыкка сер бирәсе килмәде. — һи, акылсыз сарык, синнән зурраклар да минем белән болай сөйләшмиләр! — дид§ дә, сыер янына килде. — Нихәл, сыер! Әйдә йөгерешеп уйныйбыз! — Кит әле, — диде сыер. — Мин бала сыер түгел, олы сыер. Балачага белән уйнап йөрергә вакытым юк. Зирәкнең сыерга да сср бирәсе килмәде. 
— һи, җүләр сыер, синнән олыраклар да минем белән болай сөйләшмиләр, — диде дә, ат янына килде. — Нихәл, бахбай! Әйдә әзрәк уйнап алыйк. — Йөремәче юкны сөйләп, — диде ат. — Мин бәләкәй ат түгел. Нишләп мин синең ише малай- шалай белән уйнап йөрим! — Ат шулай диде дә, кешнәп көлеп җибәрде. Зирәкнең ат белән сөйләшкәнен сарык белән сыер да тыңлап торганнар икән, алар да, Зирәкне мыскыл итеп, көлеп җибәрделәр. — Нигә көлгән буласыз? — диде Зирәк эре генә итеп. — Мин үзем бәләкәй булсам да, сездән батыр- рак та, сездән шәбрәк чаба да алам, сездән катырак кычкыра да алам. — Хи-хи-хи, — диде сарык. — Мин кычкырсам бөтен авылга ишеттерәм. — Ә мин акырсам, — диде сыер. —Ә-әә-нә теге урманга ишетелә. Ат әйтте: — Ә мин бер кешнәп җибәрсәм, бөтен болынны яңгыратам. Минем тавыш күрше авылларга ишетелә. — Әйдәгез, алай булса, сынашып карыйк — кем катырак кычкыра ала 'Икән? — диде Зирәк. Аның бу тәкъдименә сарык та, сыер да, ат та шатланып риза булдылар. — Әйдәгез, әйдә, без кычкыра
30 Мирсәй Әмир 
 
 
башласак, колагыңны тыгып торырсың, — диләр. — Ярый, — диде Зирәк. — Әнә карама төбенә карагыз әле. Аида бер эт йоклап ятамы? — Ята шул. — Ята. — Ягез, кайсызгыз шушыннан торып, шул этне йокысыннан уята ала? — Үзем уятам! — диде сарык. Тотынды бакырырга — тотынды бакырырга: — Баааа... Баааа... Тамагы карлыкканчы бакырды сарык. Ә эт — уяну кая? — селкенеп тә карамады ичмасам. Нигә селкенсен! Сарык тавышын ишетсә дә исе китми аның. Үзенә дәшә дип беләмени ул аны? — Ярар, күп бакырдың. Синнән мәгънә чыкмады, — диде сыер. — Үзем уятыйм булмаса. — Менә тотынды сыер акырырга. Әй, акыра- әй акыра: — Ммааа, мммааа!! Акыра-акыра күзләре акайды мескеннең. Бер заман тамагы бетеп, тавышы нечкәрә башлады. Юк, эт уянмый да уянмый. Нигә уянсын, сыер тавышын ишетсә дә исе китми аның. Үзенә дәшә дип беләмени ул аны? — Җитәр, ишеттек, —диде ат сыерга. — Корсагың ертылганчы акырсаң да булдыра алмассың ахыры. Үзем уятыйм. Тотынды бахбай кешнәргә, тотынды кешнәргә!.. Колагың гына чыдасын: — һиииииа-һа-һа-һа-һу-һу... Бөтен су буйларын яңгырата бахбай. Ә эт уянырга уйламый да. Нигә уйласын? Ат тавышын ишетсә дә исе китми аның. Үзенә дәшә дип беләмени ул аны? Ат кешни-кешни Зирәкнең колагын тондырып бетерде. — Җитәр, бахбай,—диде Зирәк.— Берегез дә булдыра алмады. Тавышыгыз танавыгыз яныннан да китми! Бахбай бу сүзгә гарьләнеп куйды. — Үлгәндер ул эт, менә үзең уятып кара әле, — диде. Сарык белән сыер да шулай диләр : — Әйе, әйе, үзең уятып кара әле менә! — Ярар, —диде Зирәк. —- Алайса минем тавышның -катылыгын сынап карыйк. Тик, мин кычкырган вакытта сез колакларыгызны тыгып торыгыз. Югыйсә минем тавыштан колакларыгыз чукракланып калыр. Шулай дигәч, тегеләр, куркышын, колакларын тыгарга булдылар. 
Зирәк аларның һәр кайсының колакларына үлән тыгып куйды. Аннары үзе, йоклап яткан эткә карап, акрын гына тавыш белән: — «Акбай!» дип кычкырган иде, эт сикереп тә торды. Сарык, сыер, ат — бу хәлне күргәч, берберсенә карашып, шак каттылар. Бахбай әйтә: — Әле дә яхшы, колакларны тыккан идек әле, — ди. Сыер белән сарык та шатланыштылар. — Әйе шул да әйе шул,— диләр, — әле дә колакларны тыгып тордык. II • — Я, белдегезме инде кем катырак кычкырганны? — диде Зирәк» көлә тегеләрдән. Бахбай әйтә: — Ярый, — ди, — кычкыру ягын булдырасың икән.. Монысына ышандык. Ә син бит әле үзеңне безгә караганда батыррак та дигән булдың. Менә анысына мин ышанмыйм. — Әйе шу^л, — диде сарык. — Менә мин төннә, кап-караңгы абзарда бер үзем кунарга да курыкмы йм. — Ә менә мин, — /ди сыер, — караңгы абзарда бер үзем кунуны аны чүпкә дә санамыйм. Дөньядагы бер сыердан да курыкмыни. Кайсы килсә дә, сөзәм дә җибә- рәм. Күрәсеңме минем мөгезләрне? Ат ӘЙТӘ: — Ә мин, мөгезем булмаса да исем китми. Караңгы абзарда гына түгел, бер үзем кырда, урманда  
Зирәк 31 
 
кунарга да курыкмыйм. Аягым белән тибеп бер бүренең тешен сын.- дырган ат мин! — Ярый, ярый, — ди тегеләргә Зирәк. — Мактанырга ашыкмагыз. «Курыкмыйм да курыкмыйм» дигән буласыз. Ә сез үзегез кехмне кур- .кыта аласыз соң? Карагыз әле әнә шул карама башына. Анда бер мә- I че башлы ябалак утырамы? — Утыра шул. — Утыра. Зирәк әйтә тегеләргә: — Сез әле шул мәче башлы ябалакны . да куркыта алмассыз. — Нигә куркытмаска, — диләр тегеләр. — Я, алай бУлса, шуны куркытып, очырып җибәрегез әле! — Хәзер үзем куркытам, — диде сарык, әй тотынды гайрәтләнергә. Ниләр генә кыланмый. Мәче башлы ябалакка карап бик озак бәэлдәп азапланган булды. Җирне тырнап, тырнап, сарык тавышына ошамаган тавышлар чыгарып карады. Ә мәче башлы ябалак очмый да очмый. Сарык, аптырагач, йөгереп барып, карама агачын __ сөзәргә тотынды. Ә ябалакның гамендә* дә юк. Тик утыра. Нигә утырмасын? Белә бит ул: сарык аны барыбер берни дә эшләтә алмый. Хәтта ул әле, бу сарык мине куркытырга азапланадыр, дип тә уйламый торгандыр. — Җитәр, сарык энем,—диде сыер. — Мөгезсез маңгаең белән караманы сөзеп азапланма. Булдыра алмыйсың. Я маңгаеңны канатып чыгарырсың. Үзем куркытыйм, — диде. Тотынды бу гайрәт чәчәргә. Әй күзләрен акайтып-акайтып яман тавыш белән үкерә, мин сиңа әйтим, бөтенләй үгез тавышлары чыгара. Койрыгын болгап-болгап, арт аякларын сикертеп карый. Ә ябалак очмый да очмый. Сыерның үкерә-үкерә, сиксрәсикерә җан тирләре чыкты. Бөтенләй хәлдән тайды мескен. Аптырагач, озын мөгезләре белән карама агачын сөзәргә тотынды. Ә мәче башлы ябалак очарга уйламый да. Нишләп уйласын? Бу сыер мине куркытырга азаплана дип тә белми бит ул. Бу сыер нигә болай котырына икән дип, гаҗәпләнеп утыра торгандыр әле. — Синнән дә булмады, — диде ат сыерга. — Җитәр, азапланма. Я мөгезеңне сындырып куярсың. Үзем куркытыйм. Менә бер заман ат гайрәт күрсәтергә 
тотынды. Колакларын артка яткырып, тешләрен ыржайтты да, ябалакка карап шундый ачы, ямьсез тавыш белән чинап җибәрде, хәтта Зирәк үзе куркып китә язды. Ә ябалак селкенми дә. Ат, ал аяклары белән җирне тырнап, үләннәрне йолкып очырды, арт аяклары белән төрле якка селтәнергә тотынды. Яллары, койрыклары тузгыптузгып китә. Карап торсаң, кот очарлык кылана инде. Хәтта сарык белән сыер, бу җүләр ялгыш безгә ләктереп алмасын тагын дип, • читкәрәк киттеләр. Ә ябалакның гамендә дә юк. Ат, аптырагач, карама төбенә йөгереп килде дә, теш. ләре белән караманың кабыгын кимерергә тотынды. Алай да булмагач, алгы аяклары белән караманың юан җиренә таянып, башы белән югары үрелде дә, караманың бер ботагын тешләп, берничә яфрагын өзеп алды. Ә ябалак куркырга; уйламый да. Нишләп курыксын, ат нишләтә ала соң аны? Хәтта ул, бу ат мине куркытырга азаплана икән, дип тә уйламый. Күп булса, «бу ат карама яфрагын ашарга маташа икән» дип уйлый торгандыр әле. . Зирәк әйтте: — Җитәр, бахбай, сиңа да. Барыгыз да мактандыгыз. Ә берегездә дә гайрәт юк икән. Шул ябалакны да очырып җибәрә алмадыгыз. Ат бу сүзгә гарьләнеп куйды. — Ул мәче башлы ябалакны мөгаен карама ботагына бәйләп куйганнардыр. Менә үзең куркытып кара әле, белерсең. Сыер белән сарык та шулай диләр:' — Әйе, әйе, үзең куркытып кара әле менә. — Ярар, — диде Зирәкч — инде минем гайрәтне сынап карыйк. Тик 
о2 Мирсой Оии? 
 
мин ачуланган чагымда бик куркыныч төскә керәм. Сез күзегезне ЙОМЫП ТОрЫГЬГЗ. ЮГЫЙСӘ, МИНС1М ачулы кыяфәтне күрсәгез, куркудан йөрәгегез ярылыр да үләрсез. Шулай дигәч, тегеләр куркышып, тизрәк күзләрең йомдылар. Алар күзләрен йомып торган арада, Зирәк, җирдән бер кечкенә таш алды да, мәче башлы ябалакка турылап, атып та җибәрде. Ябалак очып та китте. — Ачыгыз күзләрегезне! Сарык, сыер, ат курка-курка гына күзләрен ачып, карама башына карадылар. Ябалак юк. — Кайда ябалак? — Ааана бара ябалак! Бу хәлне күргәч, шак каттылар тегеләр. Ат әйтте: — Әле дә яхшы, күзләрне йомган идек әле. Сыер белән сарык та шатландылар: — Әйе шул да әйе шул, — диләр. — Әле дә күзләрне йомып тордык! III — Я. белдегезме инде — кем ба- тыроак? — ди Зирәк. Көлә тегеләрдән. i Бахбай әйтә, — Ярый,—ди, — чынлап та гайрәт бар икән үзеңдә. Бусына да ышандык. Ә син бит әле тагын «безгә караганда шәбрәк чаба алам» дип тә мактандың. Менә анысына мин ышанмыйм. — Әйе шул, ди сарык. — Менә мин үзем көтүдән кайткан чагымда бер сарыкны да артымнан җиткермим. Син, түгел, синең әбиең дә мине куып карады. Тота алмады. — Ә менә мин, — ди сыер, — бер вакытны көтүдән качып, ашлыкка кергән идем^ Шунда кулларына чыбыркы тоткан ике олы кеше куды үземне. Берсе дә артымнан җитә алмады, икесе! дә арып калдылар. Кая инде ул сиңа минем арттан җитү! Ат; ӘЙТӘ: — Сез нәрсә, сезне куып узсалар да гаҗәп түгел. Ә менә мин ичмасам чабам икән — чабам! инде. Мине бу тирәдә беркем дә уза алганы юк әле. — Мактаныгыз, мактан, —дибо- ларга Зирәк. — Ә менә мин сезнен белән йөгерешеп тә тормыйм. Утырып торган килеш тә узам мин сезне. Зирәк шулай дигәч, сарык та, сыер да, ат та көләргә тотындылар:’ 1 
— Я, алайса, син утырып тор. диләр, ә без йөгерик. Утырып торган килеш безне уза алырсың микән? — Узам, — ди Зирәк, — утырып торган килеш тә мин сезне узам. — Я, утыр алайса, утыр! —диләр, тегеләр. Зирәк ӘЙТӘ: — Утырыр идем дә, утырырга урын юк бит әле. — Җиргә утыр, җиргә! — Җиргә утырырга миңа әнн кушмый шул. ’— Әһә!, — ди сарыю. — хәйләләп котылмакчы буласыңмы? Юк, котылма әле. Җиргә утырырга ярама- са, менә минем аркага утыр! — Синең аркаңның кай җиренә утырыйм мин? — ди Зирәк. — Син үзең дә кечкенә бит. Өстәвенә йоның да чиста түгел әле синең. — Алай булса, минем аркага утыр, — ди сыер. — Синең аркага утырыр идем дә, — ди Зирәк, — синең арка сөягең бик үткен шул. Анда ничек утырасың? Ат ӘЙТӘ: — Юк, барыбер котыла алмассың. Сарыкның аркасы кечкенә, сыерның арка сөяге үткен дисен икән, утыр минем аркага! Минем аркам киң дә, тигез дә. — Синең аркага бик утырыр идем дә, син биек бит әле, — дигән була Зирәк. — Ничек меним сон мин анда? — Хәйләләмә, хәйләләмә, — дн ат.— Менәрсең. Кил, мин башымны мен торам, ялыма тотын да, муй- ным буйлап үрмәләп мен!
Зирәк 33 
 
Ат шула!? дигәч кенә Зирәк риза булган • булды. Атның аркасына менеп, атланып утырды да бу, ике кулы белән бик һәйбәтләп ялга ябышты. — Булды! — Утырдыңмы? — Утырдым. — Утырып тор алайса шунда, ә без чабабыз. Узарсың микән? — Чабыгыз әйдә, чап! — ди Зирәк. — Мин утырган килеш тә сездән калышмам. Әй киттеләр тегеләр чабып, әй киттеләр. Сарык чаба койрыгын аякларына бәрәбәрә, сарыктан алда сыер, сыердан алда ат, ә ат өстендә — Зирәк. Әй чабалар, әй чабалар. Чаба торг'ач сарык арыды. Әй кычкыра: — Сыер! Сыер! Тукта! Мин арыдым. Әзрәк1. ял итик!—ди. Сыер ӘЙТӘ: — Арысаң шунда ятып кал! Мин арымадым әле. Чабам. Зирәкне узам! — дп Шулай дигәч, сарык ятып калды. Ә сыер чаба. Сыердан алда ат. Ат өстендә Зирәк. Әй чабалар, әй чабалар. Чаба торгач сыер да арыды. Әй] кычкыра: — Ат! А а а т! Тукта-а-а! Мин арыдым. Әзрәк ял итик! — ди. Ат ӘЙТӘ: — Арысаң шунда : тып кал! Мин арымадым әле. 
Чабам, Зирәкне узам! — ди. Сыер да ятып калды. Ат һаман чаба. Ә ат өстендә Зирәк, әй чабалар, әй чабалар. Чаба торгач, ат та арыды. Әй кычкыра: — Зирәк! Зирә-ә-ә-к! Мин арыдым. Әзрәк ял итик! — ди. Зирәк ӘЙТӘ; — Арысаң шунда ятып кал, мин арымадым! — ди. Ат та хәлдән таеп, сузылып ятты. Ат сузылып яткач, Зирәк; аның өстеннән төште дә, алга барып утырды. — Күрдеңме инде, бахбай, — ди Зирәк. — Иң алда мин. Утырып торган килеш тә узам дип әйттемме мин сезгә? Ат көчкә тынын алып, мышный- мышный җавап бирә: — Бетте. Зирәк, бетте. Ышандым. Моннан соң мин Кеше белән бәхәсләшмим. Бәләкәй булсаң да, синең белән уйнарга ярый икән, — ди. Ул арада Зирәкнең иптәш малайлары да күренде. Алар шул турыда — елга буенда балык тотып; йөриләр икән. Зирәк, үз иптәшләрен күргәч, ат белән сөйләшеп тә тормады. — Юк инде, болай булгач мин сезнең ише коры мактанчыклар белән уйнап та маташмыйм, — дң- де дә, иптәшләре янына йөгерде.