Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӘҢГӘР КОНВЕРТ

I , (Хикәя) • '71 Кинәт ишек ачылды. Землянкага сугышчыларга таныш, аларның һәр көн{ көтеп ала торган һәм һәр кайсына бик якын булган кеше килеп керде. Бу — зыйфа буйлы, җитез хәрәкәтле, йөзеннән, сүзләреннән һәм үзен тотышыннан яшьлек аң- кып тора торган көләч йөзле- Таня дигән кыз иде. Таняның сөйләшкәндә, anaitf булып, тип-тигез тешләре күренә һәм ул елмая төшеп сөйләшә, шунлыктан, аның белән аз гына булса да сөйләшеп алу солдатларга үзенә бер рәхәтлек бирә иде, айлар буе юеш окрплар- да ятучы сугышчылар Таняны күргәч ничектер үзгәреп китәләр иде. Яше булсын, карты булсын, кызга ничек тә ыспаерак күренергә тырыша, ул килеп керде исә тиз генә төзәтенә, сыпырына башлыйлар. Ротага бик аз гына ’бер вакытка килеп китә торган бу кызны һәркем ныграк күреп калырга, аның ягымлы тавышын ишетеп калырга тели. Яшь: сугышчылар исә ул кыз белән сөйләшкәндә, ничектер көл- керәк, үткенрәк сүзләр әйтергә тырышалар. Ләкин бу вакыт аларда’ кызга карата һичбер керле, пычрак уй булмый. I Бу кызны сугышчылар, якын һәм аеруча үз итеп, «Безнең Танюша» дип атап йөртәләр. Танюша, гадәттәгечә, пилоткасын кыңгыр салып, Дулкынланып торган кыска, җитен кебек аксыл сары чәчләрен иңбашына тигез генә салындырып, гадәттәгечә ак тешләрен күрсәтеп, ишектән килеп керде, честь биреп исәнләште һәм ягымлы, яңгыравыклы тавыш белән: — Биергә хәзерләнегез, егетләр, биергә! — дип кычкырды. Хат ташучы бу кыз түгәрәк эчендә уралып калды. Бу вакыт һәр сугышчының, йөзендә аеруча шатлану сызыклары күренә иде. Землянкадагы кешеләрнең барсы да өйдә калган газиз кешеләреннән хат көтәләр иде, Танюшаны күрүгә: — Танюша, тизрәк бир минем хатны! — Тизрәк, тизрәк, Танюша! — Зинһар, мин биергә хәзер! — дигән тавышлар төрле яктан ишетелә башлады. Ләкин Таня ашыкмады. Ерактан, һәркайсыбыз сагынган, һәм һәр кайсыбызның да йөрәгенә бетмәс- төкәнмәс мәхәббәт салган туган илдән, йөрәгебез кебек якын күргән кешеләрдән килгән хатларның кыйммәтен "яхшы белә иде ул. Шуңа күрә дә кыз бу кадерле хатларны шау-шусыз, тантанасыз гына бирергә теләми иде. Землянкада старшина Мәҗитев кенә хат көтми иде. Ул кече яшьтән үк ятим калган. Уралдагы шәһәрләрнең берсендәге балалар йортында тәрбияләнеп үскән бер егет иде ул. Балалар йортында бергә шаугөр килеп үткәргән иптәшләре, соңыннан, төрлесе төрле якка таралышканнар һәм инде берсен-берсе онытып та өлгергәннәр. Дүрт ел сугышта йөреп, стар,- шина ичмасам дүрт кенә хат та алмады. Бервакыт аңа, тылдагы
Лбдул Әхмзт 
 
кызлар белән хат алышырга була, дигәннәр иде дә, ул анык адрес ала алмый калды. Баштарак аңа хатсыз бик авыр, бик күңелсез булды. Иптәшләренә килгән хатларны укып кына бераз юанды ул. Ләкин аның үзенең дә әнә1! шундый җылы хисләр белән тулып килгән хатлар аласы килә' иде. Иптәшләре куаныша-куаныша, белсәбелмәсә тыпырдап биеп хат алган бу минутта, Мәҗитевкә, ничектер, аеруча күңелсез булып китте. Әнә, нечкә озын буйлы гармоньчы, туктаусыз елмаеп, гармонен тарта, хат алучылар бииләр — хат алалар. Яңа уенчык алган балалар кебек, алар хатларын алып бер чпткәрәк китәләр дә, ашыкмый гына укый башлыйлар. Ә Мәҗитев бер үзе бер читтә утыра бирә. — Укысыннар, аннан,соң миңа да укыталар алар. — дип юана иде* ул. Таня, Мәҗитевнең кичерешләрен аңлаган кебек, еш кына аңа! карап куйды, кыз бу егетнең бер кеме дә юклыгын белә иде. Атаклы разведчикның күңелен күтәрерлек, дәртен үстерерлек хат язучысы булмавын уйлап, ул аны чын күңеленнән кызганып та куйды. Яшь. сукса тимер өзәрлек таза, төскә-биткә дә теләсә нинди кызның дикъкатен җәлеп итәрлек бу егетнең сабыр холыклы икәнлеген дә белә иде кыз. Ул иртәгә, хатлар алып килгәндә, Мәҗитевкә үзе хат язып алып килергә дип уйлап куйды. Үзенә күптән инде ниндидер бер серле караш ташлап йөрүче бу егет белән, бәлки, танышлык тирәнәеп китәр дип уйлап алды кыз. Менә ул сумкасыннан бик матур зәигәр конверт тартып чыгарды. — Бу — кызлар хаты! — диде ул зерым бер тантана белән; Үзе дә сизмәстән, Мәҗитевкә карап алды. Мәҗитев тә аңа карап тора иде. — Кемгә? — дип әйткәнен сизми дә калды Мәҗитев. Ни өчендер, бу хат аңадыр төсле тоела иде. — Кемгә ул хат? — дип кабатладылар күпләр. — Кемгә булсын, мактаулы разведчикка! — диде Таня, конвертны баш очына күтәреп. Разведчик егетләр зәңгәр конвертка текәлделәр. Таня конвертка язылган язуны кычкырып укыды. Анда 
болай диелгән иде: «Иң алдынгы разведчикка. Казанның Мех фабрикасы эшчесе Наилә Ихсановадан». Әле землянкада иксөч кенә төн калган разведчик Бикбулатов, «Наилә» дигән исемне ишеткәч, урыныннан ук сикереп торды. Ләкин һичбе- рәүгә бер сүз дә әйтмәде. Землянкага разведрота командиры капитан Кравченко килеп керде. Разведчиклар аны аяк-үрә басып каршы алдылар.', Почта йөртүче кыз зәңгәр конвертны командирга сузды һәм үзе, җитез’ адымнар белән, чыгып ук китте. Капитан конвертка язылган сүзләрне укыгач, бик азга гына уйга калды. — Кемгә бирергә соң бу хатны? Командир разведчикларына күз төшереп алды. «Старшина Мәҗи- тев кыю, үткен, оста, тәҗрибәле разведчик. Өлкән сержант Малахов, башкалар? Бит алар берсе дә тел-теш тидерерлек егетләр түгел». Әнә шундый уйлар белән капитан, конвертны кемгә бирергә белмичә, кулында тотты, һәм конвертта ниндидер бер рәсем дә барлыгын белде. Димәк, кыз үзенең рәсемен дә җибәргән булса кирәк. Офицер, кулындагы зәңгәр конвертны селкә-селкә. разведчиклар янына килеп утырды. — Бу хатны мин Мәҗитевкә, я Малаховка, яисә башка берәр разведчикка гына биреп куяр идем дә, ләкин безнең’; арада яңа сугышчы да бар. Бәлки ул безнең барыбызга караганда да... Командир сүзен әйтеп бетермәде. Разведчиклар яңа гына госпитальдән килгән сержант Бикбула- товка карап алдылар. Ләкин бу яна разведчикның тышкы кыяфәте аларның күбесенә ошамады һәм аның зәңгәр конвертка кандидат була алуын алар башларына да китермиләр иде. Бикбулатов 
Зәңгәр конверт 23 
 
кыска, юка гәүдәле, аз сүзле, күрер күзгә һичбер эз калдырырлык түгел иде. Ул землянкадагы таза буйлы, үткен, шаушулы егетләр янында бөтенләй югалып калган иде. ) — Мәҗитевкә булсын инде ул хат! — диделәр кайберәүләр. Мәҗитев зәңгәр конвертны’ алырга үзе дә әлбәттә каршы булмаячак иде. «Ичмасам кеше кебек мин дә хат ала башлар идем» дип уйлап куйды ул. Капитан Кравченко исә башка- чарак уйлады. Ул үзләренә командование тарафыннан әһәмиятле, җаваплы бурыч куелуы турында сөйләде. Алар шушы көннәрдә башланачак һөҗүм алдыннан дошманның «телен» тотып китерергә һәм аннан кирәкле мәгълүматлар алырга тиешләр иде. — Бу «тел» күпне белә торган «тел» булырга тиеш, — диде командир. Зәңгәр конверт мәсьәләсе болай хәл кылынды: иртәгә булачак операциядә иң зур егетлек күрсәткән егеткә бирергә булдылар ул зәңгәр конвертны. 1 Рота командиры бу җаваплы операциядә катнашу өчен кыюларның да кыюың, җитезләрнең дә җитезен генә сайлап исемлек төзеде дә, землянкадан чыга башлады. Ләкин ул ишектән чыгарга да өлгермәде, — Иптәш капитан, рөхсәт итегез сезгә мөрәҗәгать итәргә, — дигән кыюсыз гына әйтелгән бер тавыш ишетелде. - Я! | — Операциядә минем дә катнашасым килә! — диде Бикбулатов. Капитан, кулын ишек тоткасыннан ычкындырмый гына, Бикбула- товка карады. Бу яңа егетне үзенең әле яхшылап белмәвен, аның белән сөйләшә алмавын, аның йөреш- торышындагы сүлпәнлек, кыюсыз- лыкларын уйлап, командир ни әйтергә белми аптырабрак тора иде. — Госпитальгә кадәр нинди частьта идегез әле сез? — Разведкада, иптәш капитан. — Операцияләрдә ' катнашканыгыз бардыр? — Күп мәртәбәләр, иптәш капитан. «Ни эшләң^ соң бу егет бер дә бүләкләнмәгән икән соң?» дигән сорау килеп китте командирның башына. Ул Бикбулатовның үзенә киңрәк булып торган гимнастеркасына карады. Аның 
күкрәгендә, «Гвардия» значегыннан башка, берни дә юк иде. Командир үзенең каршында төз басып торган кечкенә гәүдәле Бикбулатовны күңеленнән үзенең таза егетләре белән чагыштырып алды. Разведчик — әнә, Мәҗитев кебек, таза, үткен, кыю булырга тиеш. Ләкин, шуның белән бергә, командир разведчикка бо- ларның гына җитмәвен дә яхшы аңлый иде. Шуның өчен дә ул Бикбулатовка тагын да текәлебрәк карады. Аннан ул әнә шул сыйфатларның берсен генә булса да табарга тырышты. Киң маңгай астындагы кечкенә, ләкин үткен кара күзләр, керфек тә какмыйча, ышанычлы караш белән капитанга карап торалар иде. «Бу юлы сезгә землянкада калып торырга туры килер’»—дия генә күрмәсен дип пошынып тора иде Бикбулатов. — Дүрт ай госпитальдә яттым, дүрт ай «ау»га чыкмадым, иптәш командир. «Тел» тотарга бармасам, ашым аш булмый минем,! — диде ул, зарланганрак тавыш белән. — Ярый, хәзерлән!—диде Кравченко аңа. Землянка ишеге ябылуга, Бикбулатов үзенең юл капчыгын алырга ашыкты. Фриц дигәннәрен бор сугуда аяктан егып аңын югалта ала торган авыр йозырыклы Мәҗитев Бикбулатовның барлык хәрәкәтләрен күзәтеп тора иде. Аңа бу яңа егет бер дә ошамады. Разведчик булгач, ул үзе кебек, яисә үзенең дусты ЛАалахов кебек булсын, ә мондый чиртсәң егылырга торган кешедән нинди юньле разведчик чыксын сон, дип уйлады ул. Разведчиклар, гадәттәгечә, one
24  Абдул Әхмәт 
 
рациягә барыр алдымнан була торган хәзерлекләрне күрә башладылар. Кайберәүләр сакал-мыекларын кырырга тотындылар. Күпләр, кулла- ларына каләм алып, уйлана-уйлана хатлар яза башладылар. Разведчикның эше аеруча куркынычлы, катлаулы эш бит ул. Кем белә, сугыш бит ул! Гармоньчы, , гадәттәгечә, аккордионын чыгарды. Ләкин аның башына: — Кем} белә, бәлки бу минем актык уйнавымдыр! — дигән уй килде. Алай да гармоньчы, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да операциягә китәр алдыннан, аеруча бирелеп, аеруча бер моң белән уйный иде. Бикбулатов кулындагы каләмен язылып бетмәгән хаты өс- тенә куйды һәм, гармоньчы татарча уйный башлау белән, аңа кушылды. Әле дөньяны юньләп күрмәгән, әле юньләп кайгы-хәсрәт, сагышны татымаган бу яшь егеткә кайдан килгән бу кадәр моң? Егет саф авылча итеп сузып, гаҗәеп бер тирән моң белән җырлый иде. Мәҗитев кырынып бетмәс борын ук, кулындагы бритвасын’ куйды һәм Бикбулатовның җырын тыңлый башлады. Землянкада: — Дөнья хәлен белеп булмый, Сау булыгыз, туганнар! дигән сүзләр яңгырады. Шулай итеп, немец җирендә татарча җыр яңгырый иде. Бу җырда бер моң гына түгел, аның өстенә монда тагын да ниндидер бер горурлык та бар иде... * * * 
Төн. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Ләкин разведка кешеләренең моңа исләре китмәде. Бу караңгылык разведчикларга булышлык кына итә иде. Әнә шул караңгы төндә разведчиклар, автоматларын асып, «ау»га чыгып киттеләр. Бары да бер эзгә генә басып, яфрак кыштырдавын да колактан ычкындырмаска тырышып, дошман ягына юнәлделәр. Сапер егетләр алар килүгә дошманның миналанган һәм тимер чыбык киртәләре корылган оборона! капкасын ачып куйганнар иде инде. Егетләр төрлесе төрле уй белән атладылар, Мәҗитев күбрәк» «тел» тоту турында уйлап барды. Зәңгәр конвертка ия булу да байтак вакытлар аның башында чуалды. Ә Бикбулатов тирәсендә күбрәк зәңгәр 
конверт хуҗасы Наилә Ихсанова әйләнде. «Исеме дә, фамилиясе дә туры килә. Минем беренче мәхәббәтем, онытмас мәхәббәтем түгелме ул кыз?» дип уйлап барды егет. Старшина Мәҗитев төркеменә «тел»не кулга төшерү эше йөкләнеп, башка группалар аларга ярдәм итәргә тиешләр иде. Менә кулык торучы немец часовоеның силуэты күренде. Мәҗитев төркемендәге- ләр барсы да) тиз генә җиргә сузылып яттылар. Фриц еш кына туктый һәм, нәрсәдер ишеткәндәй, тыңлана иде. Мондый вакытта Мәҗитев разведчиклары шуышмыйлар, җиргә сыланып яталар да» күзәтүләрен генә беләләр. Мәҗитев үзе еш кына Бикбулатовка күз. төшергәләп ала иде. «Яңа кеше ул бездә»—-дип уйлый ул. Аннан Бикбулатовның Мәҗитевкә бик иде. Кинәт, немец туктады да, безнең разведчиклар яткан якка карап кычкырды: — һальт! Шул ук вакыт часовой автоматтан бер очередь та бирде. Аның пулялары разведчикларның баш өстеннән сызгырып үттеләр. — Ничек күрде соң ул безне?!— дип пошындылар разведчиклар. Мәҗитев, янында сузылып яткан Бикбулатовның колагына пышылдады: — Күрде кабахәт! Ни эшләргә? Ләкин Бикбулатов аңа| җавап бирмәде. Ул өзлексез күзәтүендә дәвам итә иде. Бераздан соң, часовой разведчиклар турысына килгәч, тагын караңгылык эчендә, кал- өстендә әрле-бирле йөрен соң, ни өчендер, кайбер хәрәкәтләре үк ошап та бетми часовое йөрүеннән 
Зәңгәр конверт 25 
 
берничә очередь бирде һәм немец телендә нидер мыгырданды. —- Сизде, ләгыйн!— диде Мәҗи- тев тагын да Бикбулатовның колагына пышылдап. Часовой читкәрәк киткән вакытта, Бикбулатов Мәҗитевкә: — Пычагым да сизмәде!—диде. Бераздан соң инде Мәҗитев тә часовойның хәйләсенә төшенде. Ул бернәрсә дә сизмәсә дә, безнең разведчикларны күргән кебек, караңгылыкка таба ата> һәм үзеннән-үзе мыгырдана иде. Янәсе, безнең разведчиклар була калса, сизде дип белсеннәр дә, кире китсеннәр! Бикбулатов дошманның мондый хәйләләрен моңа кадәр дә күргәләгән иде инде. г Немец часовое читкә киткән саен, разведчиклар аңа таба! якынрак елыштылар. Төркем башлыгы Мәҗитев, кинәт җир астыннан килеп чыккан төсле, урыныннан калыкты да, таза йодрыгы белән немец часовоен сугып екты. Разведчиклар бик тиз генә аның кулларын бәйләп, капчыкка салдылар да, куаклыкка кереп югалдылар. Ләкин бу «тел» кыйммәтле «тел» булып чыкмады. Бу—тоталь мобилизация буенча алынган карт бер мәлгун гына иде. Шуның өс- тенә бу «тел», телгә килә алмыйча ук, аягын сузды. — Акрынрак сугалар аны! — диде бер разведчик. 1 Мәҗитев аңа җавап биреп тормады. Аның башында башка уйлар йөри иде. Ул, үләксәгә караганда кичерелә торган бер җирәнү белән, немецка карап уйга калды. — Чишендерик әле шул мәл- гунне, — диде кинәт} кенә, үзе шунда ук фрицның шинелен салдыра башлады. рашка разведчиклар старшинаның планын аңламасалар Да, кушканны үтәп, немецның итеген, пилоткасын, башына ураган чүпрәкләрен салдыра башладылар. — Кем немец часовое булырга тели? — диде Мәҗитев.' Мәҗитевнең планын аңлаган Бикбулатов: — Мин телим! — диде, старшинаның алдына килеп басты. — Син? — диде аптырабрак стар, шина. 
— Әйе. Бераз немецча да сукалый беләм. Рөхсәт итегез!.. Нәкъ баягы җирдә, немецлар дзоты алдында, нәкъ баягы кебек үк арлы-бирле атлап яңа' «часовой» йөренә башлады. Аннан ерак түгел, Мәҗитев разведчиклары җиргә сы- ланып яталар. «Часовой», йөренүдән кинәт туктап, безнең разведчиклар яткан якка таба карап, нәрсәдер мыгырдана һәм әледән-әле- кыска-кь^ка очередьлар биреп куя иде. — Я егет тә икән бу Бикбулатов! Нинди кешене белмәгәнмен!— дип уйлап куйды Мәҗитев. — һальт! — дигән тавыш ишетелде. Часовой үзенә таба килә1 башлаган кешегә автоматын төзәде. Теге кеше немецча нәрсәдер әйткәч, часовой үрә катты. Постлар тикшереп йөрүче немец офицеры, часовой янына килеп туктарга да өлгермәде, җиргә ауды. Башка разведчиклар килеп җиткән вакытта, Бикбулатов аның кулларын бәйли иде инде. Шуннан соң ул үзенең бер бияләен офицерның авызына} тыгып куйды. — Мә, суыр, тик тыныңны гына чыгарма! Разведчиклар, яшен тизлеге белән «тел»не күтәреп алып, куе караңгылык эченә кереп югалдылар. I 
» • • * • 
«Тел»не, үз аягы белән атлатып, полк штабына алып кайттылар. Немец часовое киемендәге Бикбулатов туп-туры үз землянкасына әйләнеп керде, Ул килеп кергәндә, землянкадагылар яңа гына торып килә иделәр. Бикбулатов) килеп ке
26  Абдул Әхмәт 
 
рүгә, кулындагы немец автоматын разведчикларга төзәде һәм немец акценты белән. — Хэндэ хох! — дип кычкырды. Разведчиклар башта аптырап калдылар. Аларның берничәсе кулларына автоматларын алырга да өлгергән иделәр. Ләкин Бикбулатов кычкырып көлеп җибәрүгә разведчиклар аны сырып алдылар. Иң җаваплы бер вакытта, шулай итеп, офицер «теле» эләкте. Әнә шуңа күрә дә бүген разведчикларның кәефләре аеруча күтәренке иде. Алар операциядән соң үзләренә бирелгән йөз иллешәр грамм аракыны, чынаякларга салып, күтәрделәр. Землянка шау7шуга күмелде. Кайберәүләр кычкырын, кычкырып үзара бәхәсләшә башладылар. Кайберәүләр исә "үзләренең сугышка кадәрге күңелле тормышларын искә алдылар. Старшина Мәҗитев белән икесенә өч порцияне күтәргән Бикбулатов яхшы ук кызды. Башка вакытта аз? сөйләшә һәм иптәшләре белән бик үк аралашырга яратмый торган бу егетнең, эчкәч, кинәт теле ачылып китте. Ул үзенең кызлар белән танышып йөргән чагында булган бер вакыйганы сөйләп, иптәшләрен көлдерде. — Шулай бер язны бер матур гына кыз белән матур гына инеш буенда йөрергә чыктым. Күктә ай йөзә, инеш төбендә аның шәүләсе уйный иде. Дәрт бар, дәрман юк, кесә бар, карман юк, дигәндәй, мин тегене подручкрм алырга да батырчылык итмим, я ачуланыр мәйтәм. Йөрибез шулай. Сүз табып булмый бит, малай. Шуннан соң, мин тегеңә әйтәм: ай-ай, бүген ай ничек шәп яктырта, дим. Ә кызым әйтә: мин аны үзем дә күрәм ич, ди. Шуннан соң биш-ун минут чамасы сүзсез йөрдек тә, мин, сүз юктан суз булсын дип, «Наилә, сәгать пичә икән?» — дип куйдым. ӘтЙециәи куркасыңмы әллә, кайтыйк. алайса, диде' кыз мине үртәп. Йөрәгем «жу!» итеп китте, малай. Юк, болай гына әйттем, дим. Бер заман күтәрелеп тегенең йөзенә карасам, ул миңа күптән карап тора икән. Тегенең озын керфекләр уртасыннан сәер генә итеп миңа ка. pan торган күзләренә текәлдем. Инде үбешик, дигән төсле ярым йомылып торган' сусыл алсу иреннәренә карап алдым да, түзмәдем, тегенең кулларыннан 
тоттым да алдым, малай. Тын да алмыйча тыңлап торучы разведчикларның берничәсе берьюлы : — Ишкәнсең инде, кулын тоткан имеш!—дип үзләренең риза- сызлыкларын белдереп куйдылар. Кемдер: — Их, мин булган булсам!..— дип сузып куйды. — Шуннан, шуннан? — диештеләр калганнары. Бикбулатов дәвам итте: — Шуннан шул. Тегенең йомшак, җылы кулларын сыйпаштыргала- дым да, яңадан тегенең зәнгәр күзләренә карап утыра башладым, малай. I — Әй сине, чыбыкларга! — Кызың ни эшли, .кызың? — дип кычкырды арадан бер егет. — Нишләсен, ул мескен икегә үргән озын толымлы кечкенә генә башын кукрәгемә куйды1 да, ничектер, ягымлы да, үпкәләүле дә булган тавыш белән: Эх! Сибгать, Сибгать, бигрәк тә егеткә ошамагансың инде, ди бит, малай. Шулай ди шул. Өч-дүрт сәгать йөрдек үзе белән... Старшина Мәҗитев калын тавыш белән сорады. — Әйт инде тизрәк, үбә алдыңмы соң үзен? — Җиде-сигез көн чамасы йөргәч, бервакыт, малай, кызым читкә борылган гына иде, көтмәгәндә тегене үптем дә алдым. Анда да әле. ашыкканга күрәмедер, кызымның борыныннан үпкәнмен. Ә үзем куркам, мәгасн, мәйтәм, ачуланыр инде, дим. Ачуланмады тагын... — Җүләр, җиде-сигез көнгә хәтле үпмй\ йөргәнгә ачуланып йөр
Зәңгәр конверт 27 
 
юнен аңламагансың! — диде бер егет, яхшы ук кына ачуланып. Ул арада землянкага капитан Кравченко керде. Гадәттәгечә, аны егетләр аяк үрә басып каршы алдылар. Командир: — утырыгыз, утырыгыз, — диде дә, үзе кесәсенә тыгылды. Разведкага барыр алдыннан Казаннан килгән зәңгәр конвертны тартып чыгарды. — Иң алдынгы разведчикка! — диде ул, разведчикларга күз төшереп. — Казаннан, ЛАехкомбинат эшчесе Наилә Ихсановадан. бик матур кыздан, — дип өстәп куйды. Наиләдән дигән сүзне ишетүгә, Бикбулатов,'үзе’дә сизмәстән, «Наиләдән!» — дип кычкырып җибәрде. Аның күз алдына әле яңа гына үзе искә алган, матур инеш буенда бергә йөргән Наилә килеп басты. «Чыннан да шуЛ Наилә микән? Алай дисәң, Наилә авылда иде»,— дип уйлап алды. һәркемнең башында: «Кемгә була инде бу хат?» дигәҢ сорау йөрде. Капитан сугышчыларның бу уйларын яхшы сизенә иде. Капитан Кравченко кичәге уңышлы операциядә катнашкан разведчикларның барысының да бүләкләнүен белдерде. — Старшина Мәҗитевнең күкрәгендә өченче орден балкыячак, Бик- булатовның да беренче ордены булачак, — диде ул. Бер сугышчы: •— Иптәш капитан, Бикбулатовг ның да өченче ордены була торгандыр, аның ике ордены бар бит инде, — диде. Разведчиклар Бикбулатовка таба борылдылар. Алар аның моңа кадәр үзенең ике орден белән бүләкләнүе турында бер сүз дә әйтмәвенә, хәтта аларны тагып та йөрмәвенә аптырадылар. Командир. НЫҢ: — Сержант Бикбулатов, нишләп соң сез хөкүмәт бүләкләрен тагып йөрмчсЬз? —дигән соравына Бию- булатов, беркадәр тартыныбрак һәм, гафу үтенгәнсыман тавыш белән, җавап бирде: — Әллә тагын, мин бит әле сезнең подразделениедә дүртенче генә көн, уңайсызландым... Разведка командиры, бу егет белән сөйләшәсе бар икән, дип уйлап алды да, сүзен дәвам иттерде: — Үзегез беләсез, кичәге операциядә старшина Мәҗитев катлаулы хәлдә дә оста җитәкчелек итте. Иң кирәкле бер вакытта 
әһәмиятле «тел» алып кайтуны тәэмин итте. Ә өлкән сержант Малахов исә, безнең разведчикларны куа килгән немецларны туктатып торып, «тел»не алып кайтуга бик зур ярдәм итте. Ә Бикбулатов. — диде командир, Бикбулатов сүзенә басым ясап. — ул гаҗәеп молодец егет булып чыккан! Аның кыюлыгы, хәйләсе уңышны хәл итте. Менә асыл егетләрнең дә асылы — өч егет. Шуларныц кайсысына бирәбез бу зәңгәр конвертны? Землянка эче тынды. Разведчиклар, үзләренә сиздермәскә тырышып, әле Мәҗитевкә, әле Малаховка, әле Бикбулатовка карап алдылар. — Мәҗитевкә булсынмы әллә бу хат? — диде командир кулындагы зәңгәр конвертны кулында әйлән- дергәләп. Мәҗитев конверттан күзен ала алмады. «Эх, әгәр дә миңа бирелсә ул конверт, мин ачсам иде ул конвертны, андагы җылы сүзләрне мин укысам, андагы кызның матур рәсемен мин карасам, нинди бәхетле! булыр идем! Мин дә хат язу һәм хат алу бәхетенә ирешер идем», дип уйланды ул. — Зәңгәр конвертлы хатның Мәҗитевкә булуына мин каршы, чөнки кичәге операциядә аннан уздырып җибәрүчеләр булды. — диде Мәҗитев кинәт кенә, — хат Бикбу- латовныкы булырга тиеш! Мәҗитев Бикбулатовның операция вакытындагы! кыюлыгы, хәйләсе турында капитанга тагын да тулырак итеп сөйләп бирде.
 
Зәңгәр конверт Бикбулатовка бирелде. Кайберәүләр кул чаптылар. Гармонъчы, тиз генә гармонын алып, туш уйнап куйды. Егетләр, зәңгәр конвертны әйләндереп кай җиреннән ачарга аптырап торучы Бикбулатовны сырып алдылар. Бик- , булатов, нечкә бармакларына кыстырып, конверт эченнән кыска гына язылган хатны тартып чыгарды. Ләкин ул аны укып тормады,* ашы- га-ашыга кулына рәсемне алды, һәм рәсемне күрү белән, үз-үзен белешмичә: — Наилә, минем Наилә ич бу!— дип кычкырып җибәрде ул. Аптыраган разведчиклар рәсемне кулдан-кулга. йөртеп карый башладылар. Озын чәч толымнарын икегә үреп, калку 
күкрәкләренә төшергән кыз аз гына елмаеп, разведчикларга карап тора иде. — Теге өч көн йөреп кулың тоткан, ун көн йөреп, борный үпкән кызың шушымы! әллә?—диде бер разведчик, кеткелдәп көлеп. — Әйе, шул Наилә инде бу! Мин аны бик] ярата идем. Шуңа күрә дә мин аны үбәргә кыймаган идем,— дип Бикбулатов тирән итеп бер сулап куйды һәм ниндидер бер үпкәләгән тавыш белән: — Әй, егетләр, җитте, җитте, үзем карыйм, китерегез Наиләмне минем!—дип тиз генә рәсемне тартып алды да, аны иреннәренә китерде.