Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ТӘРБИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


  
Татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукай, бөек мораль принципларга омтылучы, үз халкын тирәнтен яратучы, үткен фикерле прогрессив шагыйрь буларак», үзенең гүзәл әсәрләрендә яшь буынны тәрбияләүгә киң һәм күренекле урын бирде. Билгеле булганча, шагыйрь Г. Тукай илебездә азатлык омтылышларының киң җәелеп барган бер чорында яшәде һәм үзенең поэзиясендә шул чорның иң яхшы идеяләрен, прогрессив омтылышларын аеруча бер көч һәм үткенлек белән чагылдырды. Аның бай иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе зур гына урын алды. Тукай поэзиясе демократизм идеяләре белән, халык массасына, туган илгә мәхәббәт идеяләре белән тирәнтен сугарылган. Шуңа күрә дә аның гүзәл иҗаты халыкны һәм балаларны тәрбияләүдә яхшы материал булдылар. Тукайның тормыш юлы һәм хезмәте балаларны тәрбияләүдә гүзәл үрнәк була ала. Кече яшьтән ятим калган Тукай чит кешеләр кулында, дөньяның әчесентөчесен татып, сабыйлык көннәрен һәртөрле мәхрүмлекләр астында үткәрде. Кечке- ^ТГ/Үпуп?' 9 яшенә кадәр булган ба- лалйПГ 'елларын артта калган караягы татар авылларында, крестьян массасы эчендә үткәрде. Бераз үсә төшкәч, ягъни яшүсмер Тукай '■рактагы тын Уральск шәһәрендә, Пушкин, Лермонтов, Кольцов шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен зур кызыксыну һәм ярату белән өйрәнде. 1907—1913 нче елларда, Казанда 
эшләгән чорында, Тукай татар җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләре, язучылары һәм революцион эшлеклеләре белән (Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Колахметов, X. Яма- шев һ. б.) якыннан аралашты. Бу еллар аның иҗатының һәм әдәби эшчәнлегеиең иң нык күтәрелгән чагы булды һәм ул үзенең бөтен талантын, тырышлыгын туган халкына хезмәткә багышлады. Тукай кыска гомерле шагыйрь булды. Рәхимсез туберкулез микроблары яшь шагыйрьнең тормыш җепләрен кискәндә, аңа бары 27 генә яшь иде. Шагыйрь үзенең гүзәл җырлары әле җырланып бетмәгән хәлдә, иҗади эшчәнлегеиең чәчәк атуы чо- рында дөньядан китте. Аның әсәрләре һәм тормыш юлы белән та- I 
иске мәдрәсә шәкертләре, хәлфәләре арасында байтак гомер кичерде. Монда, булачак шагыйрьнең фикере ачылуга, дөньяга карашы формалашуга сәбәп булган кайбер уңайлы-шартларның да булуын искә алырга кирәк. Уральскида ул үзе укый торган мәдрәсәдә русча укуын уңышлы гына дәвам итә алды. Бу хәл, аңа рус теле һәм гүзәл рус әдбияты белән танышырга мөмкинлек бирде. Яшүсмер Тукай 
Тукай поэзиясендә тәрбия мәсьәләләр^ 81 
 
ныш булган һәркем, яшьли һәлак булган.' талантлы бу шагыйрьгә карата үзенең йөрәгендә тирәң мәхәббәт хисләре саклый. 
Тукай иҗатына ясалган объектив анализ безгә аның оптимист шагыйрь булуын, халык массасы интересларын яклаучы демократ, гуманист, ялкынлы патриот, хезмәткә, белемгә омтылучы прогрессив шагыйрь булуын күрсәтә. Шул ук вакытта мондый аиализлар| Тукайның балалар дусты, чын мәгънәсе белән халыкны һәм яшь буынны тәрбияләүче булуын да күрсәтәләр. Тукай тарафыннан куелган тәрбия планындагы мәсьәләләр тирән тормыш һәм прогрессив әһәмияткә ия булып торалар. Аның поэзия теле белән әйтеп биргән педагогик фикерләре, нигездә, рус классик педагогикасына якын торган гүзәл фикерләр, иң яхшы идеяләр булып торалар. Билгеле булганча, патриотизм. демократизм, мәгариф эшенә, фәнгә һәм культурага югары' бәя бирү, балаларда активлык, хезмәткә мәхәббәт уятуга омтылу кебек моментлар рус классик педагогикасында гүзәл идеяләр саналалар. Менә бу яклар барысы да Тукай иҗатында теге яки бу күләмдә ча- гылдырылдылар. Тукай татар халкының уяну һәм эзләнүләре чорында, татар культурасының һәм укыту-мәгариф эшенең яңаруы чорында яшәде һәм иҗат итте. XIX нчы гасырның ахырларында, илебездә; промышленностьның күтәрелә башлау чорында рус халкы культурасы тәэсире астында татар җәмәгатьчелегенең һәм интеллигенциясенең алдынгы әһелләренең карашында җитди үзгәрешләр булды. Феодализм туфрагында җитешеп, ислам белән үтәли, сугарылган һәм шактый дәрәҗәдә көн чыгыш Бохара тәэсире астында торган иске идеология, иске культура яцача уй-фикер йөртә башлаган кешеләрне канәгатьләндерә алмый *иде инде. Та бл:. Ә.“ № 4. тар җәмәгатьчелегенең алдынгы өлешендә, татар интеллигенциясе вәкилләре арасында, хәтта кайбер муллалар арасында да, татар халкының тормышына, аның культурасына, мәктәпләренә яңалык кертү өчен 
көрәш — җәдитчелек хәрәкәте башланды. Яңа методчылар (җәдитчеләр), татар җәмгыятендәге реакцион көчләргә каршы чыгып, ’татар дини мәктәпләрендә укыту формаларын һәм методларын үзгәртүне таләп иттеләр. Алар укыту планнарына гомуми белем бирү предметлары һәм, шул исәптән, рус теле укытуны да кертү ягында булдылар. Укыту эшләре, җәдитчеләрнең фикерләреңчә, туган телдә алып барылырга тиеш иде. Алар балаларны грамотага өйрәтүдә. Россиядә беренче тапкыр К. Д. Ушинский тарафыннан кертелгән яңа, рациональ аваз методы (звуковой метод) белән укытуны якладылар. Җәдитчеләр. шулай ук, мәктәп обстановка- ларының яңа педагогия шартларына якынлашуын, мәктәпләрдә санитария-гигиена шартлары тудырылуын якладылар. Җәдитчеләр хатын-кызларны укытуга реформа кертү мәсьәләсен күтәрделәр. Алар үзләренең чыгышларында, татар хатын-кызларының хәлен гомумән яхшырту, аларны азатлыкка чыгару идеяләрең күтәрделәр. Җәдитчеләр татар халкының көндәлек тормышына, көнкүрешенә культура гадәтләре кертү ягында тордылар. Менә бу хәлләр барысы да татар иҗтимагый тормышының уңай якка таба зур борылыш ясавын күрсәтәләр иде. Бу хәл шул ук вакытта көнчы- гышислам тәэсиренең татар халкына булган йогынтысының кими баруын, ә аның урынына рус-Европа культурасы йогынтысының көн- нән-көн үсә. киңәя баруын күрсәтә иде. Бу инде үлек формализм, схоластика белән сугарылган көнчы- гыш-мөселман педагогикасының үз урынын укытутәрбия эшенең европалашкан формаларына бирә башлавы дигән сүз иде.
_ В. М. Горохов 
 
1905 нче елгы революция чорында татар мәктәпләренә һәм мәдрәсәләренә реформа ясау мәсьәләсе татар җәмәгатьчелегенең алдынгы өлеше тарафыннан нык алга сөрелгән бер мәсьәлә булды. Шул елларда башланган шәкертләр хәрәкәте мәктәпмәдрәсәләргә реформа кертүне үзләренең төп максатларыннан берсең итеп! | кунды. Шул ук вакытта, 1905 нче ел революциясе елларында башлангыч, урта һәм югары мәктәпләргә реформа кертү мәсьәләсе рус педагоглары. рус халкының алдынгы өлеше арасында да бөтен кискенлеге белән куелган иде. Шулай итеп, XIX гасыр ахырларында һәм XX гасыр башларында безнең халкыбызда башланган мәктәпләргә реформа хәрәкәте, үз эчендә генә бикләнеп калмыйча, үз эшен рус җәмәгатьчелеге тормышында, рус педагогикасында башланган прогрессив идеяләр белән рухланып һәм аның белән тыгыз бәйләнештә булган хәлдә дәвам иттерде. XIX гасырның икенче яртысында яшәгән прогрессив рус педагогы Ушинский һ. б. татарда педагогик фикернең нык кына алга китешенә сәбәп булды. Ушинский педагогикасына характерлы булган халык интересларын яклау-, халыкчанлык идеяләрен һәм патриотизм сыйфатларын яклау, фәнгәбелемгә омтылышны, туган телдә укытуны алга кую, балаларны чиксез ярату тойгылары безнең халкыбыз арасында да К. Насыйрилар, Тукайлар тарафыннан күтәрелеп алындылар һәм көн тәртибенә куелдылар. Тукай үзеңә кирәкле хезмәт һәм иҗат көчен халыктан алды. Тормышта ул һәрвакыт халык тавышына нык колак салды һәм халыкка таянып эш итте. Шагыйрь 1912 елларда басылган «Дошманнар» исемле шигырендә: «Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим! Азрак үстерде сыйпап тик мац- лаемнан милләтем» дип җырлады. Хезмәт халкы массасына, бигрәк тә крестьяннарга карата Тукай үзенең күңелендә иң яхшы хисләрен саклый иде. Бу яктан! алганда, аның 1911 нче елда язылган «Көзге җилләр» исемле, тирән психологик кичерешләргә бай булгащ лирик шигыре аеруча зур көч белән 
яңгырый. 
«Иң сөекле эшче әүладем бу ел ач кал- I ды, дип, — Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылын». 
Тукай, укучы яшьләргә, шәкертләргә ясаган шигъри мөрәҗәгатендә аларны. халыкка файдалы булырга, хезмәт эчендә йөзәргә чакыра. 
«Әйдә халык-, ка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә; Бу юлда һәр Төрле хурлыкка, зурлыкларга түзмәккә! 
(1907 ел. «Мәдрәсәдәй чыккан шәкертләр ни диләр»). 
Тукай үз туган иленең—Россиянең һәртөрле эксплоататорлар, әрәм тамаклар кул астында изелүен, һәртөрле мәхрүмлекләргә дучар ителгән хезмәт халкының кыен хәлен күрә. Шуңа карамастан шагыйрь Россияне ярата, туган иле турында үзенең көчле патриотик шигырьләрен яза. Чөнки ул үз ватанының якты киләчәгенә ышана, ул Россиядә яшәүче халыкларны чын күңелдән яратып, халыклар дуслыгы турында җырлый һәм башкаларны да! үз иленең ялкынлы патриоты булырга чак'ыра. Шулай итеп, Тукай, безнең халкыбызда туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияли. 1907 нче елларда татар буржуаз интеллигенциясенең, пантюркистларының татар халкын солтан Төркиясенә күчәр! Һ димләп а гита ң и я та р а тул а р ы 11 а к а рш ы Тукай түбәндәге юлларны язып чыкты : 
Тукай поэзиясендә тәрбия мәсьәләләре 
 «Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең,' әҗәл; Бәйләмеш бу җиргә безне тәңремез} (гыйз- зе вә җәл). Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без, и горуһе ру сияһ! Тукайның солтан Төркиясснең чын йөзен ачып салган түбәндәге шигъри юллары шагыйрьнең никадәр көчле патриот булуын бөтен тулылыгы белән ачып сала. 
«Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр. Китмибез без, безгә анда мондагыдан! эш кыен: Мондагы ун урынына ул җирдә J унбиш шпион. Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре; Камчылар шул иске камчы, башкалык тик • фәсләре!». Шагыйрьнең кара реакция елларында ’ үз илен яратып җырлаган мондый шигырьләре тышкы дошманнарга каршы булган авыр сугышларда җиңеп чыккан социализм илендә, бүгенге шартларда аеруча көчле булып яңгырыйлар һәм безнең яшьләребездә көчле патриотик хисләр тәрбияләүдә зур урын тоталар. Тукай бу шигырьләре белән үзенең Ватан сөючЗй ялкынлы патриот булуын күрсәтте. Аның бу, шигырьләре халкыбызда Ватанга мәхәб,- бәт хисләре тәрбияләүдә, бөек рус халкына туганлык-, якынлык хисе тәрбияләүдә уңай роль уйнады. Шагыйрь, халкыбызның алдынгы язучысы һәм педагогы булган К. На- сыйри кебек үк, татар халкын бөек рус халкы белән якыннан аралашырга чакырды. Ул вакытларда буржуаз милләтчеләр, пантюркистлар һәртөрле юллар белән ике тугандаш халык арасында җанҗал, дошманлык һәм ышанмаучылык тудырырга маташалар иде. Тукай, үз халкының чын улы буларак, Үзенең үткен шигырьләре белән халыклар дуслыгын яклап чыкты һәм ха лы к дош м анчарының туга н*да ш. халыклар арасында аңлашылмау Чыгарырга маташуларын фаш итте. 
Бу аның халкыбыз кулындагы зур тарихи хезмәте иде. Тукай татар халкын алдынгылар рәтенә күтәрү өчен аны укытырга, фән белән коралландырырга кирәклеген яхшы төшенә иде.1 Ул үзе яшәгән чорда әле халкыбыз арасында чын фәнни белем алуның юклыгын, мәктәпләрсбезнең тормыш сорауларына җавап бирә алмауларын күреп, чын күңелдән борчыла һәм 
мәгърифәт, укыту, белем бирү эшен юлга салу өчен тырыша иде. Чыннан да, Тукай үзенең беренче шигырьләрендә үк безне уку-белем алу өчен көрәшкә чакырды, халкыбызны алга җибәрү, культуралы итү ягыннан әдибятның, матбугатның зур урын тотуын мактап җырлады. Ул, матбугатта басылып чыккан китапларны халкыбызны тәрбияләүдә үткен корал итеп карады. Шагыйрь, балаларга мөрәҗәгать итеп, шигырьләрендә аларны укуга, белем алуга чакырды. 
«Яз, газиз углым, кара тактаны сыз; акбур белән! һәм кара күплеңне ялт иттер сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше, Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.» Балаларга карата язылган’ икенче бер шигырендә Тукай яшь буынны һәртөрле \җен-пәриләргә, хора- фәтләргә ышанмаска чакыра. 
«Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр. Барчасы юк сүз? аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул. Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәңә ялган ул> дип җырлады шагыйрь. Ул балаларны укырга чакырды, белем алсаң барысын да аңларсың: «мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын»— дип бик ачык итеп куйды. Тукай үзенең шигырьләрендә яшьләребезгә дә мөрәҗәгать итен, аларны. уку-белем алу өчен көрәшкә чакырды. Тукай, гомумән, яшь
В- М. Горжи 
 
ләргә югары бәя бирде. Шагыйрьнең фикерен чә. яшьләр халкыбызның «... бик зур фәхерле. чын бриллиант кашлары» урынын алырга хаклылар иде. Тукай балаларны, белем алу белән бергә, яшьтән үк тырышып эшләргә. хезмәтне яратырга, эштән качмаска, иренмәскә өндәде: 
«Тынма, эшлә, әй сабый! Бел, тәңредән эшләргә көн; Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн». Шулай итеп^ шагыйрь безнең балаларыбызга хезмәт тәрбиясе бирергә тырышты. Аларны, кояш кебек, иртәдән алып кичкә кадәр иренмичә эшләргә өндәде. Кояштан үрнәк алып тырышып эшләсәң, «күп арасында кояш күк. ялтырарсың бер -заман» — дип якты өметләр тур ы н да ж ы р л а д ы. Менә, шагыйрьнең балаларны укуга кызыктырып язган тагын бер шигыреннән өземтәләр: 
«Кызык ләкин, күңелле бит авы^ кырыенда'; мәктәптә! Укулар кычкырып анда! Бөтен мәктәп килә шаушу!» Тукай үткен телле шагыйрь һәм сизгер психолог, педагог буларак, бу шигырендә балалар өчен шактый күңелсез булган көзге табигать күренешләренә каршы мәктәпләрдә башланган жанлы, шаушулы, кызыклы күренешләрне китерә һәм балаларны мәктәпкә чакыра. Тукай көнчыгыш-мөселманчылык йогынтысы белән ике араны өзүче татар шагыйрьләренең иң беренче- ләреннән берсе булды. Шуңа күрә дә буржуаз матбугат аны көнбатыш тәэсиренә бирелүдә, динсез- лектә гаепләп язды. Динчеләрнең һәм искелек ягында торучыларның һәртөрле пычрак ташлауларына карамастан, Тукай, аңлы рәвештә, рус культурасына, көнбатыш культурасына омтылды. Ул 1906 нчы елла: «Безнең милләтебез Пушкиннарга, Толстойларга, Лермонтовларга мохтаж» дип белдереп чыкты. Монда язылганнар Тукайның үз халкыннан, *аның гасырлар буена сузылып килгән культурасыннан читләшүен күрсәтмиләр, әлбәттә. Киресенчә, Тукай үзенең туган халкын чын күңеленнән ярата, татар халкының гореф-гадәтләрен, культурасын, телен гаять хөрмәт итә, боларга карата 
йөрәгендә ин җылы, самими хисләр саклый иде. Тукай кече яшьтән үз халкына якын торып үсте. Аны туган иле, туган халкы тәрбияләде. Шуңа күрә дә аның гүзәл шигырьләрендә үз халкына, туган иленә булган кайнар мәхәббәте аеруча бер көч һәхм дәрт белән яңгырады. Без аның «Туган җиремә» исемле шигырендә: 
«Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың. Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә. ындырын: һәр фосулы арбәгаң: язың, көзең, җәй. кыш көнең; Барча, барча: ак оек, киндер, чабата. ыштырың! һәм көтүчең, этләрең, үгез,, сыер, сарыкларың; Барчасы яхшы: бүре. җен. шүрәле, са- рикъларың!..> дигән юлларны укыйбыз. Әйеь шагыйрь өчен үзенең туган җиреннән дә якынрак һәм матуррак җир дөньяда юк. Аңа үз иленең табигате дә, кешеләре дә, этләре дә, хәтта бүре-, җен, шүрәлеләре дә яхшы, ягымлы, якын булып тоелалар. Тукай, шагыйрь буларак, эстетикага. яшь буынны эстетик яктан тәрбияләүгә зур әһәмият бирде. Матурлыктан тәм табу, бөек-югары идеяләрдән ләззәтләнү аның барлык поэзиясендә кызыл җеп булып сызылып торалар. Тукай, гуманист- моралист шагыйрь буларак, кешенең эчке мораль тормышында, әхлакыйда, кешенең үзен тотышында һәм эшендә матурлык, нәзакатьлек күрергә теләде. Ул һәртөрле экс- плоататорларны, кеше җилкәсендә яшәүче әрәм тамакларны әхлак ягыннан гарип, җитлекмәгән кешеләр итеп характерлый. Тукай балаларны җир йөзендәге иң саф күңелле җаннар дип атый, аларнык
Тукан п оэзиясендо тәрбия мәсьәләләре 86 
 
әхлакый сафлыгы, гаделлеге һәм яхшы күңелле булулары алдында баш ия. Тукай балаларга эстетик тәрбия бирүдә табигатьтән файдалануга нык игътибар итә. Ул балалар күңелендә туган ил табигатенә, аның барлык күренешләренә мәхәббәт хисе тудырырга тырыша. Шул максаттан чыгып, үзенең «Шүрәле», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» кебек күп кенә шигырьләреңдә табигать матурлыгын, аның төрлелеген җырлый. Эстетик тәрбия бирүдә шагыйрь халык иҗатыннан, халык җырларыннан гаҗәеп бер осталык белән файдалана. Аңың туган теленә, халык теленә булган көчле мәхәббәте «Туган тел» шигырендә аеруча көчле бирелгән. 
«Әй туган тел, әй матур тел, әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син тугац тел аркылы» дип җырлый шагыйрь. Гомумән, туган телне яклауда, балаларны укытутәрбияләү эшендә, туган телнең ролен күтәрүдә Тукай Каюм Насыйри эзеннән барды. Бу яктан караганда) Тукай да, Насыйри ■ да балалар укытуда туган телнең ролен нык яклаган бөек рус педагогы Ушинскийга якын торалар. Насыйри һәм Тукайлар гарәп, иран, төрек телләрен бөтен нечкәлекләре белән беләләр һәм бу телләрне бик яхшы үзләштергәннәр иде. Шуңа да карамастан, алар кайбер татар язучылары, шагыйрьләре, муллалары кебек, үзләренең туган телләрен читкә кагып, көнчыгыш телләреннән файдалану, яки барлык Россия мөселманнары өчен кырым һәм төрек сүзләреннән оештырылган ниндидер корама тел тудыру юлына аяк басмадылар, киресенчә, алар икесе дә иң беренче урынга үз халкыбызның туган толен, саф татар телен күтәреп чыктылар. Шуңа күрә дә Тукай I аспринскийның «Тәрҗеман» газетасың нык тәнкыйть итә, туган ге.чне үстерүдә, баетуда һәм аны сафландыруда халык иҗаты алымнарыннан файдалануны яклый. «Без татарлар һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр Истамбулда, без монда» дип язды Тукай. Тукайның тәрбия мәсьәләләренә карашы белән танышканнан соң, без, аның балаларга, укучы, татар яшьләренә булган җылы мөнәсәбәтен, кайнар мәхәббәтен 
күрәбез. Ул балаларның, вакытны бушка үткәрмичә, укуларын, белем алуларын, тәрбияле һәм культуралы кеше булып үсүләрен тели. «Сабыйларның канатланыр вакыты Мәктәпләрдә укыр чак булыр». — дип җырлый шагыйрь. Гаять саф күңелле, йомшак табигатьле Тукай балаларны чын күңеленнән ярата иде. Аның балаларга багышлап, аларның тормышларын һәм психологияләрен сурәтлән язылган шигырьләре үзләренең чын йөрәктән чыккан җылылыгы, самимилеге һәм тирән лирик шигырьләр булулары белән аерым \рын тоталар. Тукай, уку елларында үзе дә шәкертлек тормышын нык кичергәнлектән, иске мәдрәсә укучыларын — шәкертләрне чын күңеленнән якын күрә, аларның аяныч хәлләрен күреп сыкрана иде. Без аныңл иҗатында ярлы халык арасыннан чыккан татар шәкертләренең һәртөрле кимсетелүләргә дучар ителгән авыр тормышларын, аларның әхлакларын, гадәтләрен тасвирлап язылган шигырьләрен байтак очратабыз. Тукай яшәгән чорда шәкертләрнең күпчелеге бай. мулла балалары булып, крестьян һәм ярлы катлау арасыннан чыккан укучылар гомумән; аз иделәр. Шәкертләрнең бу ярлы катлаудан чыккан өлеше бик кызганыч хәлдә булып, бай шәкертләргә ялчылык итү белән тамакларын туйдыралар, аларның һәртөрле йомышларын үтиләр, аларга чәй кайнаталар, аларның бүлмәләрен җыештырып көн күрәләр иде. Тукайның бөтен симпатиясе нәкъ менә шәкертләрнең шушы ярлы өлеше ягында булды. Ул аларның авыр язмышларын күреп газапланды, аларның бу аяныч хәл
об В. М. Горохов 
 
ләрен сурәтләп, тирән бер дулкынлану белән шигырьләр язды. Тукан үзенең шигырьләре белән ярлы шәкертләрне укуга, белем алуга, тормыш авырлыкларын җиңен чыгуга рухландырды. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр -ни диләр» исемле шигырендә Тукай! иске мәдрәсәнең бөтен җитешсезлекләрен, андагы шәкертләрнең кыйммәтле уку вакытларын бушка үткәрүләрен аеруча бер ачынулы көч белән ачып салды. Шагыйрь үзенең бу шигырендә шәкертләрнең иске мәдрәсәдә кибеп-саргаеп бетүләрен, белемсезлек аркасында ташка, таякка ошап калуларын, һәртөрле бозъч<- лыкларда хәтта иблистән дә уздырып җибәрүләрен тирән бер әрнү, каты нәфрәт авазы һәм газаплану тойгылары белән тасвирлый. 
«Кибеп беттек. Саргайдык без, Корып беттек Таяклардай; Иснәп нәҗес Ләззәтләндек, Бөтенләй кыргаяклардай. Әхлак, вөҗдан, Инсафларны Сөреп чыгардык истән дә; Бозылдык шул Кадәр начар. Уздырдык без Иблистән дә». 
Тукайның бу шигыре нәкъ менә шул елларда шәкертләрнең хәрәкәтенә катнашучыларның эчке кичерешләрен, аларның иске мәдрәсә тәртипләренә каршы ялкынлы про- тестлаоын чагылдырып иҗат ителгән. Шагыйрь бу чорда язылган башка күп шигырьләрендә дә мәдрәсә «караучы» байларның, кеше җилкәсендә көн күрүче хуҗаларның икейөзлелекләрен, үз тиреләрен саклау өчен калтыранып тору ла р ы н рәхимсез к а м1i ы л а д ы, аларның чын йөзләрен фаш итте. Шул елларда язылган «Авыл мәдрәсәсе», «Мәктәп вә школа», «Бәрәңге вә гыйлем» һәм балаларга карата язылган башка күп шигырьләрендә ул безнең яшьләребезне, балаларны белем өчен көрәшергә чакырды. Шул ук вакытта ул, бу шигырьләрендә, иске дини мәктәпләрнең барлык кимчелекләрен рәхимсез тәнкыйть итте. Тукай иҗатында балалар өчен язылган шигырьләр шактый зур урын алалар. Аның мондый шигырьләренең күнчелеге 1906-—1909’ нчы елларда язылганнар. Шагыйрь балачакның алтын көннәре белән мөнәсәбәте булган барлык нәрсәне үзенең шигырьләрендә тирән мәхәббәт һәм дулкынлану белән җырлый. Аның 
балалар өчен язылган шигырьләре тирән социаль әһәмияте булган идея белән сугарыд- 1аннар. Без югарыда күргәнчә, Тукай үзенең шигырьләре белән балаларда халыкка, туган илгә, туган илнең табигатенә, хезмәткә, фән һәм белемгә мәхәббәт хисләре тудырырга омтылды. Аның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре гади һәм тиз аңлаешлы булулары һәм поэтик матурлыклары белән аеруча ялтырап торалар. Шуңа күрә дә Тукай шигырьләре, моннан берничә дистә еллар элек язылуына карамастан, хәзерге уку китапларында да бик зур урын алалар. Совет балалары бу шигырьләрне тирәнтен соклану »һәм ярату белән өйрәнәләр. Тукай рус поэзиясенең мәктәп яшендәге балалар өчен язылган өлешен игътибар белән өйрәнде һәм аннан файдаланды. Аның балалар өчен рус теленнән турыдап-туры тәрҗемә иткән яки файдаланып язган шигырьләре аз түгел. Ул рус шагыйрьләренең иҗатындагы идеяләрне, уй-фикерләрне алып, туларны татар яшьләре, татар балалары аңына керерлек итеп яраклаштырды һәм шул икеяләрне үз иҗатында зур осталык белән чагылдырды. Ул, үзенең остазы Пушкин эзеннән барын, балалар өчен «Иртә» шигырен язды. Некрасовтан файдаланып «Ба- бай»ны иҗат итте. Майков артыннан барып «Янгыр»ны, Кольцовтан ф а й д а л а н ы н « М у ж и к й о к ыс ы »н, Крыловтан үрнәк алып, «Төлке һәм йөзем җимеше»!!, Плещеевтан фай
Тукай поэзиясендә тәрбия мәсьәләләр^ 87 
 
даланып «Яхшы хәбәрләр», «Кошларга» шигырьләрен язды һ. б. Тукай, балалар өчен иҗат итүдә, рус уку китапларыннан, хрестоматияләрдән, мәсәлән, Ушинский тарафыннан төзелгән «Родное слово» даи, Соколовның «Родная речь»ен- нән, Ста роси вильскийның «Учитель детей» дигән китабыннан, Греховный «Русский наглядный букварь»- еннан, Тихомировның «Вешние всходы», дигән китабыннан, Пауль- сонның «Книга для чтения»сеннэн һәм башкалардан файдаланды. Рус шагыйрьләренең иҗатларындагы идеяләр, фикерләр, Тукайның тырыш хезмәте аркасында, татар укучыларының аңына да барып життеләр һәм аларның дөньяны, тормышны аңлауларына уңай йогынты ясадылар. Шулай • итеп, Тукайның бу хезмәте рус һәм татар балалары дөньясының якынаюына һәм үзара аңлашуларына» ә шуның аркылы рус һәм татар халкының якынаюына шактый булышлык итте. Тукай иҗаты безнең бөек Ватаныбызда яшәүче халыкларның әдәбият хәзинәсендә үзенә лаеклы урынны алды. Ул, талантлы шагыйрь буларак, үз чорының тарихы эчендә туңып калмады, киресенчә, халык белән бергә тормыш авырлыкларын кичереп, безнең көннәргә килеп җитте. Шуңа күрә дә аны, бик иркен рәвештә, безнең чор өчен дә актуаль һәм актив шагыйрь дип әйтеп була. Аның тәрбия идеяләре социализм иле халыкларының дуслыгын көчәйтергә, аларның үзара аңлашуларына, берләшүләренә ярдәм итәләр. Шуңа күрә дә без аның Ватан һәм халык өчен хезмәткә, белем алуга, мораль сафлыкка, яхшылыкка чакырып язган ялкынлы шигырьләрен чын күңелебездән яратып укыйбыз. Сөекле Шагыйребез Габдулла Тукайның истәлекләрен зур хөрмәт белән йөрәкләребездә саклыйбыз.