Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КОЯШЫ


 
Халык хәтерли иде: Казандагы сукно фабрикасы эшчеләренең күтәрелешен, лашман газапларын, Бездна фаҗигасын *... Ил өстендә һаман әле бөек демократ Герценның ялкынлы чакыру авазы, чаң төсле, шаулый иде: — «Зиһен тарала, тамырларда кан ойый... Канга сусаган бу фли- гельадъютантлар кайда тудылар икән? Бу палачлар кайда тәрбияләнделәр икән? Кем аларны бу хәтле ерткычлыкка өйрәтте икән?.. Патша хөкүмәте ике йөзле, надан һәм пычрак җанлы булганга күрә дә шундый үтерешләрне оештыра... Ә сез, һичбер кайчан алпавытлар, палачлар хөкүмәтенә буйсынмыйча күп җәфа чиккән бәхетсез туганнар, бу яңа күтәрелеш көнен, 12 апрель көнен онытмагыз. Рухларыгызны төшермәгез. Бездна авылында газапланып үтерелгән кешеләрнең: — Ирек! Ирек!—дигән авазларын истә тотыгыз!». Бер-берсенә тоташып кабынып торган хәрәкәтләр эченнән, хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы Ленин кутәрлеп чыга. Аның катнашы белән Казанда 1887 нче елда оештырылган демонстрация — азатлык кө- 
♦ 1861 елны Казан губернасының Бездна авылы крестьяннары алпавытка каршы баш күтәрәләр. Бу күтәрелешне граф Апраксии җитәкчелегендәге җәза экспедициясе ерткычларча бастыра. I ерцен шул турыда аерым мәкалә яза. рәше тарихында яңа чорны ачып җибәрә. Нәкъ шул елларда Казанда Өч- иле авылыннан килгән ямщик: — Асырарга бала бирәм, кем ала? — дип кычкырып, ятим Габдуллага тәрбияче эзләп йөри. Ачлык, авыр тормыш— бер аны гына түгел, бик күпләрне туып-үскән авыллардан аера, читкә, эшкә куа. Бакудагы нефть промыслола- рында эшләүче татарларның саны ун меңнән 
ашып китә. Бөек Ленинның көрәштәше даһи Сталин катнашы белән язылган ул еллардагы революцион листовкалар рус һәм татар эшчеләрен берләшергә чакыралар: — Бердәмлек белән без дошманны җиңәрбез, богауларны өзәрбез. Яшәсен барлык милләт эшчеләренен туганлыгы! Шуңа кушылып, 1903 нче ел язында, Казанка елгасы буендагы учак каршында, большевик Кировның тавышы яңгырый: — Тормышны өр яңадан үзгәртеп корырга кирәк. Тормыш барлык өлешсезләр һәм изелгәннәр өчен бәхетле һәм шатлыклы булырга тиеш. Давыллы вакыйгалар эчендә бишенче елның таңы ата. Ленин- Сталин партиясе халыкны кораллы восстаниегә чакыра. Әнә шул авыр көрәшләр, бөек бәрелешләр җирлегендә Габдуллз Тукайның иҗат юлы башланып к’«- тә. 
Татар әдәбиятын ы ң кояшы    37 
 — Тор, уян, күтәрел! — бу аның сүзе иде. — Мазлумнарга якты, нурлы көннәр килде, азатлыкның кояшы туды инде. — Аның шңгыре иде бу. 
Без бишенче елны бер көнне уяндык тан белән Эшкә дәгъвәт итте безне! кемдер изге нам белән,— дип сагынып искә төшерә аны шагыйрь. Татар халкы аның шигырьләреннән үз йөрәгендәге якты тойгыларның, татлы хыялларның, мөкатдәс теләкләрнең кыю җырын ишетте: 
... Чебен җанымны чын юлда бирәм мең кәррә, кызганмыйм, Минем чын мәсләгем-юлым бөтенләй соцналлардай, — дип үзенең юлын билгеләгән һәм шул юлда җанын да кызганмыйча бирергә хәзер торган бу тәвәккәл йөрәкле, саф вөҗданлы шагыйрь — беренче әсәрләреннән үк халык күңелендә тирән мәхәббәт казанды. Аның бер мәкаләсендә: — «Капиталистический строй бетен, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча торып...» дип башланган җөмлә бар. Сәгыйть Рәмиев- кә язган хатында ул, хаклы горурлык тойгысы белән, үзенең шагыйрь генә булмыйча, бәлки политик һәм җәмәгать эшлеклесе дә икәнлеген әйтә. Беренче революция көннәрендә һәм аннан соң язган әсәрләре аның халык бәхете өчен көрәш юлына үзенең бөтен гомерен тулы килеш багышлаган шагыйрь икәнлеген раслыйлар. 
Бәхетлсмен, шушы хәлдән бүтән бер хәл дә көтмимен, Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын; — Дип язды Тукай. Бу аңны анарда, сабый чактан ук ятим калын, кулдан-кулга күчеп, кечкенәдән үк үз ризыгын үзе табып яшәргә мәҗбүр иткән авыр тормыш еллары тәрбияләделәр. Халык акылы, халык йөрәге тудырган 'Кырлар, әкиятләр чишмәсеннән ул Үзенә җан азыгы таба. 
Ишеккә барсам, ишек бикле, Тәрәзәгә барсам, тимерле... дип җырлаучы эшчеләрне, Җан Таһир белән Җан Зөһрә турында гаҗәп моңлы итеп, көйле китап укучыларны очрата ул. Шуларга кушылып үз әйләнәсендәге тормыш турында, азатлыкка, яктылыкка омтылучы халык турында җырлыйсы килә аның. Йөрәкләрне дулкынландырырлык итеп, өздс-реп җырлыйсы килә. Шул ярсулы теләк Уральск мәдрәсәсендә укыган елларда кәгазь битләренә күчә башлый. Ләкин ничек язарга ул җырны? Борынгы үрнәкләр буенчамы? Гарәп һәм 
фарси мөнаҗәтләренә ошатыпмы? Мәгарриләрне. Хәйямларны, Ширазиларны өлге итепме? Үз тавышын халыкка ишеттерерлек җанлы тел, көчле сурат, фикер яктылыгына ятышлы образлар эзләп уздырган йокысыз кичләрнең берсендә, Габдулла Тукай үзенең чын остазларын таба. — Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә! — дип эндәшкән төсле тоела аңа бөек Пушкин. Баш өстендә аның алтын кояш нуры, Ә түбәндә — якты зәңгәр сулар ага. Ләкин ул бит — тынгысыз җан. — давыл сорый. Әйтсрсеңлә тынычлык бар давылларда! — дигән юлларны укый ул Лермонтовтан. Шулардай үрнәк ала Тукай һәм үзенең югарыга үрләп баруын сизә. Халык массаларының иҗат көченә ныклы ышаныч, һәртөрле изелүгә каршы көрәш, туган илгә кайнар мәхәббәт мотивлары белән сугарылган һәм шул мотивларны югары художестволы әсәрләрендә чагылдырган бөек рус әдәбияты Габдулла Тукайның үсешендә хәлиткеч роль уйный. Бөтен дөнья күләмендәге ип. алдынгы, иң көчле әдәбиятны тудырган Пушкин, Лермонтов, Толстой, Горькнйларның даһи иҗатларында Тукай өчен иксез-чиксез илһам хәзинәсе ачыла. Татар поэзиясендәге бөек борылыш шулай башланып китә. Татар әдәбиятының якты кояшы шелай т\а.
 Кави Нэжми 
 
Габдулла Туканның беренче шигырьләре басылып чыгуга 40 елдан артык вакыт узуга карамастан, ул кояшның каннар нурлары сүрелмиләр, татар совет әдәбиятының үсешен төсмерләүче иң яхшы әсәрләрдә балкыйлар. Тукайның иҗаты — татар халкының культура үсеше тарихында ип. якты сәхифә. Ул хәзерге татар поэзиясенә нигез салып кына калмады. бәлки аны рус һәм Европа әдәбиятлары классикларының әсәр • ләре белән баетуда да беренче башлап капка ачты. 1 «Пушкинга» дигән шигырендә ул, аңар, тиңдәшсез шагыйрь булганы өчен, афәрин укый һәм үзенең омтылышы, дәрте аның дәртләре белән бер үк төсле булуын әйтеп,— мин синең барлык әсәрләреңне күңелдән ятладым, мин синең гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән авыз иттем, — ди. Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән сыйфатларның нигезендә татар халкының азатлык өчен көрәш юлындагы кичерешләрен тирән художество чынлыгы белән әйтеп бирү көче ята. Укучылар аның әсәрләрендә бөтенләй яңа, үзенчәлекле мәгънә, моң ишетәләр. һәркемне Тукай илһамының чиксез куәтле булуы, хисләренең сафлыгы, уйларының яктылыгы, фантазиясенең байлыгы, тормыш бе. лән тирәннән танышлыгы таңга калдырды. Тукай лирикасы хәзерге көндә дә үзенең дулкынландыргыч көчен бөтен тулылыгы белән саклый. Ул үзенең эчке тойгыларын югары социаль әһәмияткә ия булырлык, халык кичерешләрен сышратларлык көч белән әйтеп бирә белә. Тукайның мәхәббәт темасына багышланган шигырьләрендә дә дөнья әдәбиятындагы иң зур художниклар тудырган әсәрләр белән янәшә торырлык җәүһәрләр балкый. Халык әдәбиятының бай чыганагыннан сайлап, соклангыч дәрәҗәдә ' матур һәм оста язылган Тукай әкиятләре — бу жанрда татар телендәге әсәрләрнең иң күренекле үрнәкләре булып калалар. Ничә буын укучылар аларны үзләренең хәтерләрендә саклыйлар. Яшь балаларга гына түгел, зурларга да чын художество ләззәте бирүче ул әсәрләрнең композиторларга, драматургларга, сынлы сәнгать осталарына тема булып хезмәт итүе — Тукай иҗатында нинди зур яшәү көче ятканлыгын ачык күрсәтә. Гомумән, Габдулла Тукайның бөтен иҗаты — фикер аныклыгы, стиль камиллеге, тойгыларның самимилыгы, сурәтләү чараларының бер үк вакытта гади һәм чын художество югарылыгында 
торуы белән аерыла. Тукайның юмор һәм сатира әсәрләре дә бер укудан ук хәтердә калучы үткен һәм тапкыр сүзләр белән характерлы. Ул ике юллык шигырь белән дә тискәре образларны иң типик бер хәлендә, җанлы итеп күз алдына бастыра. Шул замандагы сорыкортларга, милләтчеләргә, кара груһчыларга, сатлык җаннарга бер атуда барып кадалган ук төсле үткен җырлары, памфлетлары, көлке әсәрләре татар халкының фикер үсешендә тирән эз калдырдылар. Халык теләге өчен көрәшкән, халыкны агарту, алга алып баруга булышкан кешеләргә килгәндә. Тукай нур белән чигеп эшләгән төсле якты сүзләр куллана. Большевиклар партиясенең Казан комитетында агитатор булып эшләгән һәм татар телендәге беренче большевистик газетаны редакцияләгән Хөсәен Ямашев турындагы шигырен шуның бер мисалы итеп алырга мөмкин: 
Көч белән бергә гүзәллекне җыйган динго кебн Ул иде өстен вә күл җитмәс кеше, йолдыз ксби. ... Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кебн вөҗдан белән, Лз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар? Бу сыйфат Габдулла Тукайның үзенә дә хас иде. Бишенче елда кызгылтланып йөргән буржуа укы- мышлылары, реакция башлангач өске кабыкларын салып, яңадан үз 
39 Татар әдәбиятының кояшы 
 асылларына кайтып төшкән чагында, азатлык турындагы һәрбер сүзгә реакцион көчләрнең котырынган һөҗүме башланган елларда, Тукай үзенең мазлум мужиклар семьясына, ут-төтсн белән кайнаган Казан эшчеләренә тугрылыклы булып калды. Бу авыр сынау елларында ул бөек рус әдәбиятыннан, рус большевиклары белән бер сафта баручы Ямашевлар батырлыгыннан, рус халкы белән татар халкының самодержавиегә, капитализмга каршы көрәшләрдә чыныккан дуслыгыннан көч, дәрт, таяныч, илһам, якты киләчәккә ышаныч тапты. Шул ышаныч аңар 1912 нче елда, яңадан революцион күтәрелеш чоры башлангач: 
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмас- лары! дип утлы җырлар язарга көч 6irp- де. Ул безнең буын бәхетенә туры килгән азатлык елларын халык белән бергәләп сагынып көтте. Каты авыру үлем түшәгенә аударганнан соң да: 
— Хисапсыз күп минем халыкка вәгъдәм... — Терелсәм әллә нәрсәләр язармын әле. — дигән өмет белән яшәде. Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең? Кайчан китәр кичең, килер нәһарең? Килермәллә кабергә мин сөрелгәч... дип тәкатьсезләнепЧөтте ул безнең заманны, азатлык таңнарын, азатлык язларын. \\ Кайвакытлар һәр сәгадәтьтәй өмитемне өзәм, 
Әллә кайда шунда икъбал атлы чулпаным г килә. Ялтырый ул күкләремдә, күп өметләр арттыра, — Дип, үзен алдагы бәхетле киләчәккә барып җитү өмете белән юата- гоата, көтте. Тукай шундый сагынып җырлаган/ ләкин -көтеп ала алмаган ирекле заманга 
татар халкы бөек Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә килеп иреште. Без, Тукай сагынып көткән | ул якты заманны /күрү бәхетенә ирешкән кешеләр, сөекле шагыйребезне әнә шул якты җырлары өчен, халыкка тугрылыклы батыр хезмәте өчен тирән ихтирам белән искә төшерәбез. һавада азатлык җырлары күкри торган заман килеп җитте. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә яулап алынган бу бәхетле, ирекле тормышта без Тукайның үзебезгә никадәрле якын һәм кадерле шагыйрь булуын көннәи-көн арта барган -көч белән сизәбез. Татар халкының без яшәгән тормышка килү юлындагы омтылышын, дәртен, өметен, теләкләрен, туган илгә мәхәббәтен, хезмәттә тырышлыгын, бөек рус халкы белән дуслыгын, көрәшләрдәге - фидаи батырлыгын җырлаган Тукай — безнең йөрәгебездә, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызның түрендә яши. Ватан сугышы фронтларында батырлык могҗизалары күрсәткән егетләрнең атакага Тукай шигырьләрен җырлап ташланулары очраклы хәл түгел иде. Донбасс шахтерларының, дошманга калдырмас өчен, кыйбатлы машиналар һәм сугыш кораллары1 белән берлектә кө- тепханәләрне һәмалардагы Габдул. ла Тукай китапларын үзләре белән бергә алып чыгулары — шулай ук очраклы факт түгел иде. Хәзер, бөек җиңүдән соң башланган тыныч төзелеш, иҗат хезмәте елларында да Тукай әсәрләре безне хезмәт батырлыкларына рухландыручы, туган илебезне тагын да куәтлерәк, ямьлерәк итү юлында эшкә дәртләндерүче көчле чыганакларның берсе булып кала