Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ДУСТЫ


Ул бер вакытта да безнең күңелебездән чыкмый. Аның шигырьләре йөрәгебезгә кереп утырган һәм хисләребезне иркәләп тора. Тукай татар әдәбиятын баету эшендә бик күп хезмәт күрсәтте. Аның әсәрләрен халык көтеп ала һәм үзенеке итеп Кабул итә иде. Кара реакция елларында Тукай тирән һәм кискен •фикерләр әйтеп язды. Менә аның: 
Алга! алга! Алга табан, Алга, дуслар, Басыйк табан; Моңгар чаклы Җәһел безне Артка тарткан ) да алдаган, 
кебек юллары килеп чыга. Моны һәркем укый, һәркем ятлый һәм тормышның бер мәгънәсе ачылган кебек була. Ул фикер уята, тирән мәгънә бирә. Г. Тукай кыска гомерендә күп язды һәм Ьич'к'айчаи югалмый торган җәүһәрләр калдырды. Мин ул шигырьләр турында язмыйм, мин шулай ук, аның тормышын бизәп, матурлап та яза белмим. Мин бары аның безнең арада йөргән көннәрен генә искә алып, артистларга булган мөнәсәбәтен һәм кешелек сыйфатларыннан кайбер детальләрне сөйләп китәсем килә. Г. Тукай артистларны якын күрә һәм 
сәхнәне ярата иде. Ул үзенең шигырьләре белән артистларның җаннарына ризык бирә, ул безне тынычландыра торган иде. Ул һәр нәрсәгә тынычлык һәм салкын кан белән карый, аның характеры башка кешеләргә караганда үзгәрәк иде. Ул үзен бик тыныч кеше кебек тота, тик ялгызлыкны ярата иде. Хатынкызлардан читтә- рәк йөри, алардан ояла иде. Кайберәүләр аның хатын-кызны яратмавы турында сөйлиләр, ләкин бу дөрес түгел. Тукай чын мәгънәсендә хатын-кызларны ихтирам итә, аларны зурлый, шул ук вакытта ояла да. Аның бик яратып йөргән Зәйтүнә исемле бик матур кызы бар иде, ул шул кызга да күренмәскә тырышып йөри иде. Ә үзе аның исеменә шигырьләр язды: «Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам» дигән юллары 
120 Сахибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 
 
Зәйтүнәгә булган мәхәббәте хакында иде. Үзенә башка бер төрле кабатланмый торган нәфис табигатьле кеше иде ул. Тукай ул эреләнми, кешелек горурлыгын да онытмый. Бер вакыт мин театрдан эшемне бетереп кайтып килә идем. Юлда бер төркем билгесез кешеләр очрадылар. Кыяфәтләренә караганда, алар Тукайның «Яна кисек баш»ын- да язган көфер почмагы әһелләре иде. Болар минем арттан киләләр һәм әллә нинди ямьсез сүзләр сөйлиләр: — Менә ул. театр марҗасы, аны бәреп үтерәсе бар. аны үтерү савап кына булачак! Шунда ук алар мине куа башладылар. Мин куркып йөгерә башладым, һәм көчкә өйгә кайтып кердем. Төне буена аларның сүзләре колагымнан китмәде, йоклый алмадым. Иртән артист Кулалаев белән Тукай килеп керделәр. Кулалаев мина карап: — Волжская, нигә сезнең күзләрегез кызарган, әллә берәр хәл бармы? — диде. Мин аларга кичәге вакыйганы сөйләдем. Тукай бер сүз дә дәшми утырды да, бер кәгазь алып, нәрсә- ' дер язды, язуны минем алдыма китереп куйды. Мин укыдым һәм шунда ук көлемсерәп, — Рәхмәт, Габдулла әфәнде! — дидем. Ул миңа түбәндәге шигырьне язган иде: «Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, Тик үкенечкә калмасын. Киң күңелле бул эчеңнән, Мыскыл ишетсәң, вак диген, Таптасыннар, хурласыннар, Тик җаның хурланмасын. Миңа аның бу шигыре шул кадәр татлы һәм шул кадәр ямьле күренде, мин үземне яңа анадан туган кебек хис иттем. Хәсрәтләрем таралды, ул миңа яңа көч, яңа куәт бирде. Күп вакытта Тукай безнең хәсрәтләребезне шулай бүлешә иде. Бер көнне мин Тукайны артистлар белән бергә үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул махсус киенеп, галстуклар тагып кунакка йөрүне яратмаса да, мин чакырган мәҗлескә назланмыйча килде. Ул үзенең гади киеменнән — кара тужуркадан иде. Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне 
мине?4 бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай, бераз утыргач, чәчәкләр янына барды, аларга карап, иснәп торды да, кесәсеннән ландыш чәчәген чыгарып: — Менә, мин шушы ландыш чәчәген бик яратам, аның исе дә бик хуш, үзе дә матур, мәгез, Волжская, әнә шул чәчәкләрегез арасына кыстырып куегыз! — диде, һәм ландыш чәчәген миңа бирде. Үзе шул минутта, бер гаепле эш эшләгән кеше кебек, кызара төште. Мин аның кызарганын күреп, оялмасын өчен, сүз әйтмәдем. Мин ул ландыш чәчәген бер калын китап арасына салып куйдым. Тукай чәчәге дип мин аны 1918 нче елга кадәр саклап килдем. 1918 нче елда фронтка чыкканда, барлык нәрсәләремне фатирда калдырып китәргә туры килде. Кире әйләнеп кайтканда инде бер нәрсә дә калмаган, шәһәрне аклар туздырып чыкканнар иде. Менә шул елны мин ландыш чәчәгеннән аерылдым. Тукайның бер кызык сүзе бар иде, ул исерек кешегә: «Бу — мин әле кая барам булган» дип әйтә иде. Миндә мәҗлестә утырганда, ул бу сүзләрне тагы кабатлады. Безнең бер артистыбыз, каядыр барасы бар дип, китәргә хәзерләнә башлады. Тукай аңар: «Син кая да булса, мин әле кая барам булырга» барасыңдыр, әйдә тик кенә утыр, бүген бер кая да бармыйсың, бүген бит сәхнә кызының бәйрәме, аның бәйрәме — безнең бәйрәмебез, — диде. Артистыбыз барасы җиренә бармады. Тукайның ул көнне кәефе аерата яхшы, күңеле күтәренке иде, ул безнең күңелләрне дә ачып, мәҗлесне ямьләндереп утырды. Тагын бер вакыйга минем күңелемнән чыкмый. Бер көнне мине телефонга чакыралар. Мин бары.Ъ
Сәхнә дусты 121 
 
кем, дпп соравыма, телефон аша берәү бер җыр әйтә: 
Аклы ситса күлмәгеңне, Ник туйганчы кимисең, — Ник янасың, ник көясең, — Кайчан да сий үлмисең! 
Җыр бетүгә телефонда сүз өзелде. Мин гаҗәпләнеп, — Бу ни дигән эш, бу кайсы шаяра! — дип, аны артистларның берәрседер дип юрап -киттем. Күп вакыт үтмәде, Ахундов дигән суфлерыбыз килеп керде. Мин моны күрү белән аңа: — Нәрсә сез анда телефон аша шаярасыз? Тапкансыз эш! — дидем. Ахундов көлемсерәп: — Туташ, әллә сез танымадыгызмы, хәзер сезнең белән сөйләшкән кеше Тукай бит! — диде. Мин аптырап: — Тукай? Ник ул миңа кайчан да син 
үлмисең, диде? — дим. Ахундов: — Ул сезнең һичкайчан үлмәвегезне тели, — диде. Артистлар җыйналышып, тормыш авырлыгыннан зарланып утырганнар икән. Тукай килеп кергән һәхм артистларның сүзенә катнашып киткән. Артистлар: — Без ничек тә чыдарбыз, без ирләр, ә менә Волжскаяга читен» ул яшь кыз бала, ул бик уйлана! — дигәннәр. Бераз утыргач, Тукай китәргә җыенган һәм телефонга килеп, мине чакырткан да, югарыда китерелгән җырны әйтеп чыгып киткән. Моның белән ул артистларны үз итеп каравын, аларның шул чактагы авыр тормышына керә белүен аңлата иде. Ул соңгы көненә чаклы артистларның дусты, сәхнә дусты булып калды.