Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ТОРМЫШ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН 



(Г. Тукай турында аның апасы Сәҗидә Хәбибуллинаның истәлекләреннән файдаланып язылды).
 Без сүзне Тукайның бабасы Зиннәтулла мулладан башлап китәбез. Тукайның бабасы Зиннәтулланың төп туган урыны элекке Уфа губернасы, Уса өязе, Каҗмакты авылы булып, ул, үзенең Шадрин өязеннән булган бер иптәше белән, элекке Казан өязе, Кышкар авылы мәдрәсәсенә укырга килә һәм аның бу иптәше, укуны тәмам итә алмыйча, мәдрәсәдә үлеп кала. Зиннәтулла, мәдрәсәне тәмам иткәч, остазы кушуы буенча, Кушлавыч авылына килеп мөәззин була. Шул чагында ул Камилә исемле кызга өйләнгән һәм аларның кыз баласы Мәмдүдә туган. Камилә Ү’зе Сәрдә авылыныкы булып, Саҗидә әйтә, мин яшь вакытта без бу авылга, Мәмдүдә апам белән, әледән-әле кунакка бара торган идек, ди. Бераз вакыт узгач Зиннәтулла, Кушлавычтан китеп, Өчи- ле авылына барып мулла була. Өчиледә Тукайның әбисе Камилә үлгәч, Зиннәтулла Латифа исемле хатынга өйләнә. Рабига Әмирова- ның әйтүе буенча, Латифаның; Саҗидә. Гөлчәһрә, Кәбир, Кәшфеиур һәм Мөнир исемле биш баласы була. Тукайның бабасы Зиннәтулла үзенең гомерен китаплар күчерү һәм оригинал шигырьләр язу белән үткәрә. Ул . байлыкка, малга әһәмият бирми. Язган китап һәм кулъязмаларын, үзе үлгәч, элекке Казан өязе, Солабаш авылының мулласы Хәсәнгата Габәшигә (Солтан Габәшинең атасы) илтеп бирергә васыять итеп калдыра. Бу васыятьнең үтәлеп яки үтәлмәве билгеле түгел. Зиннәтулланың сөеп ашаганы дөге шулпасы булып, итне ашамаган, ит гомерне кыскарта, ди торган булган һәм шуның өстенә кайнар чәйне бик яратып эчкән. Үзе арык, озын буйлы, кара тутлы, озынча битле, нәзек кенә мыеклы, сирәк кенә очлырак сакаллы бул* ган. Ул 1829 нчы елны туган, 1908 нче елны үлгән. Үлгәндә яше 79 да булып, Өчиле зыяратында күмелгән. Балалары күп булу сәбәпле» көн-күреше шактый авыр , булган. Югарыда әйткәнебезчә, Зиннәтул. ла үзе шагыйрь булып, аның язган шигырьләре күп булган. Кызы Мәмдүдә үлгәч Зиннәтулла аны бик сагына, һәрвакыт аның каберенә бара торган була. Бервакыт анын кабере янында, кызына атап язган түбәндәге шигырен укый. Мин бу шигырьне кыскартып, биредә күчереп үтәм: Иуры газизем, кызымның төрбәседер бу мәзар Әйләмеш пазек веҗүден хак дәвре рузы- кар. Исме Биби Мәмдүдәдер гаилә ирде гэяи Деңлап ирде тәшкилә вәгаз, мәсагыл, һәм мәган. И" сәбәптер и ходая ризкы аз, гонре ТЭДОЫ.
Шагыйрьнең тормыш сәхифәләреннән 115 
 
Күрмәдем күзем туйганчы улды бәңә кәльмәнам. Дары михнәт, дары хәсрәт, дары залим бу мәкам Шунча мәхбүбә мөрәссәге дөрне кылды ингидам. Шигырьнең мәгънәсе: «Газиз нурымның кабере бу урын, дөньяның туктаусыз әйләнеп исә торган* җилләре аның нәзек гәүдәсен туфрак иттеләр. Ул бик акыллы булып, аның .исеме Биби Мәмдүдә иде, ул, төрле мәгънәләрне, мәсьәлә һәм үгет сүзләрен тирән теләк белән тыңлый торган иде, ни сәбәптәндер аның ашасы ризыгы аз булды, гомере озын булмады. Мин аны күзем туйганча күрә алмый калдым. Аны күрүем төштә генә төсле булды. Бу дөнья азап, кайгы, изү порты булып, тезеп куйган энҗе күк гүзәл сөйгән кызымны юкка чыгарды» (М. У.) Димәк, Г. Тукайның бабасы Зиннәтулла да шагыйрь була. Электә әйткәнебезчә, аның моннан башка да язган шигырьләре күп булырга тиеш. Габдулла Тукайның атасы Мө. хәммәтгариф исемле була: Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, анасы Мәмдүдә Габдулланы үз атасы авылына, Өчилегә алып кайта. Ләкин Мәмдүдә атасы1, Зиннәтулла йортында озак) тормый, Саена авылының Шакир муллага , кияүгә китә, үзе кияүгә киткән вакыт- та^ Габдулланы Кушлавыч авылына алып барып, берәүгә асырауга биреп калдыра. Саснага баргач кияве Шакир муллага, үзенең артында калган бер баласы булганлыгын сөйли. Шакир мулла, үзенең баласы юклыкны искә алып, Габдулланы үзенә алып килергә куша һәм Шакир белән Мәмдүдә икәүләп атка утырып Өчилегә киләләр. Алар Г абдуллаиы урталарына утыртып Саснага алып китәләр. Мәмдүдә озын гомерле булмый, Саснага барып ике ел торганнан соң, кинәт аурый да үлеп китә. Шу, лай итеп, Габдулла анадан да,атадан да ятим кала. Мәмдүдә авырый башлагач та, Шакир мулла кайнатасы Зиннәтуллага Мәмдүдәнең ауруы турында хат яза. Ләкин бу хат ничектер тапшырылмый кала. Шулай итеп, Зиннәтулла кызының ауруыннан хәбәрсез кала. Бер көнне ул Саснага барып баласы һәм киявенең хәлен белеп кайтмак- чы була. Барса, кызы Мәмдүдәнең инде дөньяда юклыгын кинәт ишетеп, Зиннәтулланың һушы китеп егыла, һәм айныганнан соң, Шакир/ киявенә мөрәҗәгать итеп: «Кияү! Инде син өйләнерсең, бу бала барыбер синеке була 
алмас, мин аны алып кайтыйм» ди һәм Габдулланы үзе белән алып китә. Габдулланың киредән Өчилегә кайткан елы 1891 нче елгы көчле ачлык ел булганга, Зиннәтулланың тормышы искиткеч авыр бара. Чөнки Зиннәтулланың Габдулладан башкада биш баласы булып, алар хәзер барлыгы сигез кашык булалар. Ашарга бер нәрсә дә булмагач, Зиннәтулла актык сыерын суеп, балаларына ашатырга мәҗбүр була. Саҗидә әйтә: «Без бу елны Шәбер- де урманыннан әкәләләр, алабута башлары җыеп, шулар белән җан асрап тордык» ди һәм шуңа өстәп тагын түбәндәгеләрне китерә: «Бер вакыт казна садакасы бирелә башлап, халыкка кайткан шул оннан авылда икмәк пешерергә керештеләр. Шул икмәкне һәр көнне ачларга өләшәләр иде. Безнең йортка да ярты икмәк тигәнгә, әти һәр көнне алып кайтып, бала башына бик тигез итеп бүлеп өләшә торган иде. Ләкин Габдулла кечкенә булганга, аңа икмәкне азрак бирә торган иде. Икмәкнең, аңа җитеп бетмәгәне әллә кайдан сизелеп тора иде. А1енә ул урамнан уйнап керә дә, килеп минем муйныма сарыла. Үзе әйтмәсә) дә, бу аның ашарга соравы икәнен мин аңлый торган идем, аны кызганып, үз икмәгемне аңа бирә торган идем». Габдулла Ө чиледә бераз торгач, көнкүрешләре авыр булганга, Зиннәтулла Габдуллаиы асырауга бирергә уйлый. Болар бер вакытны
116 Миргазиз Укмаси 
 «Кырлай авылында берәү асыра- мага алырга бала эзли икән» дигән хәбәрне ишетәләр, бу хәбәрне Тукайга да әйтәләр. Ләкин Тукайның үз бабасы йортыннан китәсе килми. «Апай!- Син дә минем белән барасыңмы?» дип Саҗидә апасының муйнына сарыла ул. Саҗидә, аны кызганудан, Габдулланың үзенә күрсәтмичә, читкә борылып елап җибәрә. Габдулла йоклаганда һәрвакыт Саҗидә янында йоклый торган була. Әле бу вакытта Зиннәтулланың хатыны Латифа исән була. Саҗидә әйтә: «Габдулланы асы- рамага алачак кеше аны алырга килгәч, әтием биреп җибәрмәде, берәр атна, үзебездә торсын әле дип әйтте» ди. Әлеге кеше ике көннән соң тагын килгәч, ахыры инде биреп җибәрергә булалар һәм Габдулла өйдән чыгып киткәндә, Зиннәтулла карт: «Бер дә бирмәс идем, дөньясы шул» дип яулык белән күзен сөртә-сөртә, елап озатып кала. Тукай Кырлайда күп тормый. Ике елдан соң аны асырамага Казанга алып китәләр. Тукай Кырлайда вакытта, Саҗидә кияүгә чыга. Тукай Уральскига киткәч аннан Саҗидәгә язган бер хатында, бодай дип яза: «Саҗидә апай, мин Кырлайдан кайтып сезнең хилвәт (аулак — М. У.) бүлмәгезгә кереп чәй эчеп чыктым. Ләкин сорарга онытканмын, җизни „ ни исемле, кайда укыган? Шуларны әйтеп яз» ди. Саҗидә аның бу хатына каршы җавап итеп, киявенең Әхмәтсафа исемле булганлыгын, Казанда укы. ган һәм Порховойда бераз укытканлыгын белдерә. Тукайның Гөлчәһрә белән мөнәсәбәте ул кадәр якын булмый, Уральскидан Саҗидәгә язган бер хатында ул, Гөлчәһрәгә үпкәләгән сыман итеп:] «Саҗидә апай! Ул Гөлчәһрә синең белән бер туганмы, әллә мыеклы әбидән туганмы?» дин сорап яза. Тукай, бала вакытта, күбрәк түбәндәге җырны җырлый торган булган: Аклы снтса күлмәгемнең Якаларын кем. уйган. Җан күк күргән дустым Закир иде, Газиз башым шул җуйган. Саҗидә аңар: «Нишләп болай җырлыйсың, матуррак җырлар җырла, дигәч, Тукай: «Үзем шуны яратам, шуңар күрә җырлыйм» дип җавап! бирә торган булган. Габдулла Тукай, солдат эше буенча каралырга кайтканда, Саҗидәнең кияве Әхмәтсафага, Каенсар авылына капта. Анда ун көннәр торгач, Мәңгәргә барып каралып, ак билет белән тәмам котылып кайта. Саҗидә әйтә «Габдулла солдат эшенә каралырга кайткач, аңар алдагы өебезне бирдек, ул шунда нәрсәләрдер яза иде, иртә белән йокыдан үзе уянмыйча уятмаска куша иде, һәм көндезге сәгать унберләргә кадәр йоклап, үзе торгач кына ашарга, эчәргә хәзерли идек» ди. ‘ Ун көннән соң Тукай Казанга китәргә булгач, без аннан тагы ун- унбиш көн кунак булуын үтендек. «Булмый, апай! Мине Казанда эш көтә, артык тора| алмыйм» дип җавап бирде, ди һәм киткәндә бүләк итеп бер тәңкәлек көмеш акча биргәнлеген әйтә. 1 Саҗидәнең әйтүенә караганда, Казаннан кайтканда Габдулла Куәм авылы кешесенең атына утырып, аягына күн ботинкалар, кулына күн перчатка, өстенә кыска гына кием, башына фуражка киеп кайткан. Юлда бик туңган булган, чөнки ис- кечә Октябрьның 25 ләре булганга, көннәр салкынайтып торган. Өйгә кергәч тә, кулларын уа-уа, «туңдым, апай» дип сөйләнеп торган. Казанга кире киткәндә, Саҗидә аңа бер пар киез итек һәм бияләй бирә, Казанга кайткач, Саҗидә апасына язган хатында, Тукай: «Апай! Киез итек һәм бияләйләр белән бик җылынып кайтсам да. киптерергә куйган, җирендә киез итекнең 'берсен яздырдым» дип үкенечле итеп! белдерә һәм шуннан соң Саҗидә апасы аңа тагын бер пар киез итек бастырып җибәрә. Моңар каршы Габдулла:
Ш а г ы й рьнен тормыш сәхифәләреннән 117 
 «Апай, җизни! Сезгә бик рәхмәт. Әле сез мине һаман онытмыйсыз икән» дип үзенең рәхмәтен белдерә- Габдулла Казанга киткәндә җиз- нәсс аны ат белән озатып куя, юлда туцмасьщ дип аның өстенә толып кидерә, «Габдулла толыпны кигәч, үз өстенә үзе карады да: «А... нинди юан булдым» дип көлеп җибәрде»1 ди Саҗидә. Габдулла Тукайның туганнарына, бигрәк тә аңа әнкә җылылыгы биргән Саҗидә апасына булган бәйләнешен, алар белән һәрвакыт хатлар алышып, хәл-әхвәл сорашып, кайгырышып торганлыгын күрсәтү ягыннан, аның 1907 елда, Ураль- скидан апасы Сажидәгә язган хаты бик тә характерлы. Аны биредә тулысы белән китереп үтәбез: «Бу исми Габдулла бинё Мөхәммәтгариф Тукаев. Фөтүвәтлү вә сәгадәтләү җизнәмез илән, миһербанлы вә мөшфиканә Саҗидә апайга би ниһая (чиксез— М. У.) догаисәламнәремезне васил вә мөтәвасил (ирештереп — М. У.) әйләдем. Казалык (һәм дә—М. У.) Мөвәззәзә вә мөхтәрәмә (гыйззәтле вә хөрмәтле — М. У.) сеңлемез Биби Мәстүрә илән энемез Габделва- һабка бездән күп сәлам диегез. Вә дәхи хөрмәтле атамыз бәрәбәрендә улан бабамызга әһлияи мөхтәрәмә- ләрени шамулән (хөрмәтле иптәш ләрегезне вә эченә алып — М. У.) биниһая дога и сәлам дидем. Сез туганымның җибәргән аманәт вә хатларыңызны ышбу үткән кышта алдым, үзем йоклаган вакытта баш очыма куеп киткән иде, торып карасам бер савыт монпасый һәм как тора, соңра какыңыздан апаларыма да өлеш чыгардым, бик рәхмәт укыдылар, бу аманәтләреңезне биреп киткән кешене таба алмадым, зинһар гаеп итмәгез. Инша алла моннан соң хәбәрләшеп торырбыз. Үзем әльхал мәдрәсәдә таләбе го- мумдәмен (гыйлем алуда — М. У.) дәосемшәрхе мелладыр (логика — М. У.) һәрничек хәер фатихада бу- лаек, сездән бер ильтимасым бар (үтенечем), сез җизнәңнәп күп сә- ■ лам дип язасыз, ләкин җизнәм нә исемдә, вә кайда тәхсиле голум иткән (гыйлем алган), шулар бәңа бик мәҗһүльдер (билгеле түгел), мөмкин булса хат язганда мәгълүм ите- ңез. Бер вакытта Кырлайдан Өчи- легә җыенга килгән вакытымда бабайларда, җизнәм^ең яңа кияү вакыты иде, исеңездәме, мин ике- ңезнең хильвәт (аулак) бүлмәгезгә кереп чәй эчтем,, әммә яшьлегемнән бер нәрсә дә фәһемләмәдем (аңламадым) мошфика (шәфкатьле), апа. емыз, синең саби вакытымда һәм хәзердә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам' да онытмам, анам дарелбакая рихләт иткәч (үлгәч) бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк. иде, мәгәр син идең, хәзер дә атам) анама коръан укып торам, мәвлә (алла) кабул итсен. Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләк кагы җибәргән’ иде, атам бер елдан бирле авырып ята икән. Сезнең җибәргән чиккән аяк чол- гавыгызньй апай төсе итеп кадерләп кенә тотам; үзем дә хәзер мөстәкыйль булдым, бүләкләр җибәр- гәләрмен, хәзергә бу юлы җибәрә алмадым, зинһар рәнҗи күрмәгез язачак сүзләрем күп иде, иктисаф иттем (кыскарттым). Мондагы апаларым барчасы сәлахмәтләр сезнең догаларыңызны үтенеп сәлам диделәр, бик ашыгыч кына яздым, хәерле гомерләрегезне теләп язуч&1 та- либельгыйлехМ (гыйлем алучы) Габдулла.» Г. Тукайның атасы Мөхәммәтгариф, Нигъмәтулла дигән кешенең улы будып, Кушлавыч авылында мулла була. Мөхәммәтгарифның беренче хатыны үлгәннән соң, ул Мәмдүдәне никахлап ала, димәк, Мәмдүдә аның икенче никахы була. Мөхәммәтгарифның элекке хатыныннан бер кыз баласы булып, ул Газизә исемле була. Мәмдүдә белән Мөхәммәтгариф берберсен яратышып гомер иткәннәр. Ләкин икесе дә! кыска гомерле булганнар. Мөхәммәтгарифның авыруы ютәл авыруы булып, үлеменә 
’ iO Миргазиз Укмаси 
 дә шул сәбәп булган. Мәмдүдәнең үлеме эчтән кан китү аркасында Һәм бик тиз була. Мәмдүдә) үлгәндә 28—29 яшьләрдә генә булган. Мәмдүдә Габдулланы сөйгәндә: «Җан Габдуллам якутым, гәүһәрем!» дип сөя торган булган. Мәмдүдә чигү эшенә оста булып, чигүләр, кул эшләре алып барган. Мәмдүдә төскә-биткә матур булып, кыйгач кара кашлы, йөзе аз гына озынчарак, кылыч борынлы булган. Г. Тукайның чыраенда анасына ошаганлык бар иде, ди Саҗи- ДӘ1 Г. Тукайның атасы Мөхәммәтгарифның буе уртача булып, төсе коңгырт, күзе зәңгәрсу, борыны бик төгәл һәм матур булган. Сүзгә оста һәм 'мәзәкчән булып, кием-салымы купшы булган; башына кырпулы каракуль бүрек киеп, аны аз 1ына кырын салып җибәрә торган булган. Мөхәммәтгариф бераз эчкәләргә дә ярата торган булган. Бер вакытны Арча базарыннан эчеп кайткач. каенатасы Зиннәтулла моны сизә дә, Мәмдүдәнең китап тышына түбәндәге сүзне язып куя: «Әллә кызым моннан аерыласыңмы? Аерылып кайтсаң да миннән сүз булмас» ди. Мәмдүдә атасының бу язуын укыгач, шул ук китап тышына түбәндәге шигырьне язып куя: «Бези\ мундан аергандай Бези утларга салганнан Ла язырры вә лә янфәге Моны! фәһем ит газиз әткәй» Ягъни: «безне бер-беребездән аерып, безне утка салудан бер файда да юк икәнен аңла син, әткәй» дигән сүз. Шул сүз белән ул агасы- ның азызын яба һәм алар яратышын гомер итәләр. Габдулла Тукайның апасы Саҗидә Хабибуллнна 1876 нчы елның Август аенда, элекке Казан губернасы. Өчиле авылында дөньяга килә. Аның атасы Зиннәтулла Эмиров. анасы Латифа була. Г. Тукайның анасы Мәмдүдә белән Саҗидә, ата бер ана башка туганнар булалар. Саҗидәнең үзен, нән башка! дүрт туганы булып, Саҗидә бишенчесе була. Саҗидәгә бу ел августта 70 яшь тула. Ул борынгыча укырга язарга бик яхшы белә. Г. Тукай яшьлек гомерендә шушы Саҗидә апасы янында тәрбияләнеп, Г. Тукайга бөтен гомерендә ана күңел җылылыгын бирүче; аны яратучы, аны юатучы, аның өчен кайгыртучы кеше шушы Саҗидә була. Шагыйрьгә Саҗидә апасы кебек берәү дә якын булмый. Шуңа күрә Г. Тукай аны һәрвакыт сагынып, тирән хөрмәт белән искә ала. Г. Тукай Уральскига киткәч тә, Саҗидә апасына һәрвакыт хатлар язып, бүләкләр җибәреп тора. Бер вакытны Г. Тукай Саҗидә- 1ә чәй, исле сабын, яулыклар җибәреп, «Апай, сиңа бик хуш исле сабыннар җибәрдем, җизни белән бик һәйбәтләп мунча кереп юыныгыз» дип яза. Саҗидә 17] яшьтән үк кияүгә китә, Саҗидәнең үз гомерендә җиде баласы була, шулардан, Ватан сугышына китеп югалган Солтан Әхмәт исемле улыннан башкалары, бу көндә һәркайсы исәннәр. Саҗидәнең кияве Көтөрнәс авылының Әхмәтсафа Зариф улы.дигән егет булып, яшы вакытта Казанда Әхмәт байда самоварчы малай булып торган. Аннан соң укып Пор- ховойда бераз укытучылык кылып, соңыннан авылга кайтып мулла була. Саҗидә кияүгә барганчы аның белән һич күрешми, егет кияү булып килгәнче, алар берсен берсе күрмиләр, ләкин күрешкәч! аны ярата, егет Саҗидәне яучылап ала. Саҗидәнең мәһәренә йон шәл, читек-кәвеш, калфак, өч күлмәк, бер комган, 25 тәңкә акча бирелә. Мәһәргә бирелгән комган әле хәзер лә исән булып, Г. Тукайның да аның белән берничә тапкыр юынганын сөйлиләр. Кияү үзе белән бүләк итеп прянник, конфет, ислс| майлар, кершән, пәкеләр алып килгән. Саҗидә ире белән бш4 матур һәм тату яшәгән, гомердә бер тапкыр сүзгә килмәгәннәр, шуңа күрә У*1 аны хәзер дә бик сагынып сөйли. Әхмәтсафа үлгәндә 73 яшендә бу
Шагыйрьнең тормыш сәхнфәләреннә]< 1(9 
 лып, өйләнгәндә, Саҗидәгә караганда олырак кеше булган. Саҗидә кияүгә чыкканда 17 яшьтә булса, Әхмәтсафа 29 яшьтә булган. Саҗидә Г. Тукайның атасы Мөхәммәтгариф турында аз белә. Ләкин аның да Кышкар мәдрәсәсендә укыган булуын чамалый һәм, Мөхәммәтгарифның тугантумачалары булмаска кирәк, булсалар Габдулла аларга барыр, алар турында сөйләр иде, ди. Саҗидә: хәзерге көндә Норлат районы Бәчек авылында яши, мәктәп директоры һәм укытучы кызы Һаниядә тора, улы Солтан Әхмәт Ватан сугышында хәбәрсез югалгач, Саҗидә аңар карата түбәндәге шигырьне яза: Кайда киттең, балам, син югалдың. Беләсеңме әңкәң калганын, Сине сагну минем күкрәгемдә Мәңгелеккә урын алганын. Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың? Өзелә үзәк синең тавышка, Әллә син дә, былбыл, минем кебек. Моңланасың балаң сагышка. Бу шигырь озын булып, мин монда аны4 өзеп кенә китердем. Димәк, Тукайның анасы Мәмдүдә дә, апасы Саҗидә дә шигырьләр язу белән LHOrbLH^nOHrOHHOpJ