Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИКЕНЧЕ.ГОМЕРЕ



 Һәрбер зур шагыйрьнең ике гомере бар. Аның беренчесе—шагыйрьнең үзе яшәгән еллары. Бу—аның биологик тормышы, җәмгыять эчендәге эш- чәнлеге, иҗади үсеше. Бу гомер анадан туган көннән башлана һәм кабергәчә дәвам итә. Бу гомер булачак шагыйрьнең әле тәҗрибәсез кулына тәүге мәртәбә шигъри’ каләм алуыннан башлап, аның хыялындагы соңгы поэтик нурлар белән бергә сүнә... Бөек шагыйрьләрнең бу тормышлары кайчакмы бик кыска була. Ләкин •алар, яшен яктысыдай балкып, замандашларын хәйран кал,- дырып, якын елларга гына түгел, киләчәк бик күп елларга, хәтта гасырларга да, сихри нурлар сибеп узалар. Аларның бу беренче гомерләре кыска булса, икенчесе — үлчәп биргесез озый һәм ул беренчесенең бәхетле дәвамы була. Пушкин һәм- Лермонтов әнә шундыйлардан. Тукай—шундыйлардан. Пушкин 37 ел гына яшәде. Аның үлүенә бер гасырдан артык вакыт үтте. Ләкин ул кабызган шигъри утлар сүнмәделәр генә түгел, киресенчә, һаман көчлерәк һәм ялкынлырак булып кабына баралар. Без— яңа дәвер кешеләре—алардан һаман Ләззәт һәм җылылык алабыз, һәм безнең һәрберебез һичбер! шикләнүсез әйтә ала: аларның әсир иткеч көче тагым әллә* никадәр гасырлар дәвам итәчәк. Габдулла Тукай 27 ел яшәде. Тарих озынлыгыма чагыштырганда, бу—күз ачып йому кебек кенә... Бу — яшеннең көчле бер балкуы гына. Ләкин шул аз вакыт эчендә ул никадәр газап чикте, күпме ил гизде, күпме китап укыды, халкын азатлыкка, яктылыкка күтәрер өчен күпме көч түкте, һәм, шул теләкләр белән янып, күпме кыйммәтле әсәрләр язып калдырды. Ел үсәсен ай үскән, ай үсәсен көн үскән әкияттәге баһадирдай, башка бик күпләр биш гомер яшәп тә үтә алмаслык авыр .һәм катлаулы юлны ул санаулы гына еллар эчендә үтә алды.1 Кайберәүләр яхшылап акылга да утырып җитә алмаслык 27 ел эчендә ул бөек шагыйрь булып җитеште һәм туган халкының аңына тирән йогынты ясады. Тукай әдәбиятка кыюсыз гына ишек' шакыган бала кебек кермәде. Ул, үзенең шигъри пар атына утырып, чабып килеп керде, һәм ул бик күпләрне артта калдырып узды. Аңлашыла ки, җәяүлеләр ана җитә, алмадылар. Әлсерәгәннәр, ру_ хи картлар, иске караш вәкилләре аның чабуына ябышып карадылар, туктатырга теләделәр, ләкин булдыра; алмадылар. Тукай җил уйнатып, юл өстендә чаткылар чәчрәтеп, алга ашыкты. Ул әле дә чабып бара, һәм безне сәнгатьнең яңа биеклекләренә үрләргә, халыкка. илгә яхшы хезмәт итәргә чакыра... һәм ул күтәргән азатлык идеяләре, халыкларның туганлашу идеяләре бүген аерата көчле яңгырыйлар, һәм алар шагыйрь иҗатының иң гүзәл, иң ялтыравыклы яклары булып торалар. Зәгыйфь таЛанЧчы кешеләрнең гомере үзләре үлү белән үк тәмам 
76 Хәниф Кәрям 
 
була, һәм аларның барлы-юклы даннары да үзләре белән үк бергә кабергә керә. Хәтта кайберәүләр- нең даны үзләреннән алда ук үлә. Ту к a ii а н д ы й л ардан булма д ы. Авыр тормышның изүе астында интеккән йөрәге иртәнге язның бер көнендә тибүдән туктады. Ләкин бу Тукайның халыктан бөтенләе белән китүе түгел иде. Киресенчә, патша дәүләтенең итеге астында ыңгырашучы хезмәт халкы, аның алдынгы өлеше, бу көндә үзенең сөекле җырчысының бөеклеген аеруча нык сизде, аны югалтуны авыр кайгы белән кабул итте. Шул көннәр алып Тукайның икенче гомере башланды. Бәхет чәчкән Октябрь кояшы яктырткач, бу гомер, аеруча тулырак, киңрәк булып, безнең көннәргә кадәр килеп җитте генә түгел, безнең көннәрдә аеруча бер якты кабыну белән кабынып китте, һәм ул киләчәктәге ерак елларга барып җитәр. Чөнки шагыйрьнең данлы икенче гомере үзе тудырган гүзәл җырларда, аның исеме бирелгән авылларда һәм урамнарда, аның: китаплары белән тулы көтепханәләрдә, мәктүпләрдә, аның яшәвенә бәйләнешле һәйкәлләрдә, театр сәхнәсендә, радио дулкыннарында һәм аны зур ихтирам белән йөрәгендә саклап йөретүче кешеләр аяк баскай һәрбер урында дәвам итә. 
II Сугышта акылга сыймаслык нәрсәләр тулып ятты. Анда йөз еллаган наратлар аудылар, таулар, җимерелделәр, ә совет сугышчысы яшәде. Чуен эреп, су булып акты, цемент һәм корычтан эшләнгән ныгытмалар көл һәм тузанга әйләнделәр, ә ул яшәде. Яшәде генә түгел, көрәште, алга барды, дошманны җиңде. Шул ук вакытта ул туң йөрәкле булып калмады. Үзендә кайнар хис саклый алды. Туган илгә, туган халкына, аның культурасына булган сөюен, бөек юлбашчыбыз Сталинга булган сөюен, ин кадерле хәзинә кебек саклап, дәһшәтле ут аша үтен чыкты. Шундый авыр сугышның юллары буйлап атлаганда, сөеклебез Тукай турында күп уйларга, аның җырларын күп мәртәбәләр кабатларга, аларны, һич көтмәгәндә генә, землянкада яки траншеяда, куышта яки куак төбендә, солдат^ яки офи,- цер авызыннан әллә ничә кат ишетергә туры килде. Бу кешеләрнең 
күпләренең фамилияләре онытылган да инде хәзер. Шулай да алар бөек җырчыга булган мәхәббәтләре белән үз вакытында йөрәккә җылылык салдылар һәм үзләренә ниндидер әйтеп биргесез ихтирам казандылар. Алар, сугышның шәфкатьсез утында да күңел байлыкларын югалтмый саклап кала алган олы йөрәкле кешеләр булып, минем күз алдымда әле дә* басып торалар. ... Көнчыгыш Пруссия җирендә идек. Иңе һәм буе әллә ничә дистә километрга сузылган, үзендә кабаннар, аюлар, кыр кәҗәләре тулып яткан Роментен урманы, көзге ялангачлыгы белән күңелләрне борчып, туктаусыз шаулый иде.. Миңа шул; урманда урнашкан батальоннарның берсенә барырга һәм анда безнең армия командующиеның урынбасары гвардия полковнигы Ибатуллин белән танышырга турьТ килдеТ-Биредә ул хәрби юлг ларда хезмәт итүче бүлекчәләрнең офицерлары һәм автобатларның алдынгы кешеләре белән киңәшмә үткәрә иде. Миңа шунда, тәнәфес вакытларында һәм киңәшмә беткәннән соң, полковник Ибәтуллпн белән ике-өч мәртәбә сөйләшергә мөмкинлек табылды. Ботакларын киң җәйгән юан чыршы янында папирос тартып тора идек. Ул! миңа кайда һәм кем булып хезмәт итүем турында берничә сорау бирде. Ә мин үз чиратымда аның тормыш юлы турында күбрәк һәм тулырак белеп калырга ашыктым. Бераздан ул тирә-якка иркен күз йөртте һәм сүзне кинәт башка якка борды. — Безнең якта да бит моПдый калын урманнар аз түгел... — диде ул. гүләп торган чыршы һәм усакларга карап. — Шуларның берсе ;
77 Шагыйрьнең икенче гомере
 
 
турында, Габдулла Тукай да яза ич... Бу урында, немец җирендә, Тукай исеме телгә алыну минем йөрәгемне рәхәт бер тетрәү белән күмде. Әгәр күзәтүчеләр булса, бу минутта минем йөземдә дә кискен үзгәрү барлыгын күрерләр иде. Мин чын күңелдән шатланмыйча булдыра алмадым. «Менә нинди ерак җирләрдә дә сине хөрмәт -белән хәтерлиләр!» дип әйтәсем килде шул чак сөекле шагыйрьгә. Полковник дәвам итте: — Ничек әйтә әле ул? «Төпләрендә ятканым бар; хәл җыеп, күккә карап...» диме? Шулай бит! Ә аннан соң? Мин, «шулай» дигәнне аңлатып, баш кактым һәм бу поэманың балачактан ук белгән тагын берничә строфасын укып бирдем. Күкрәге •орденнар белән бизәлгән чал чәчле полковник моның белән бик канәгать булды. Аның йөзендә кыска вакытка гына уйчанлык, сагыну билгеләре күренде. Күзләрен ул еракка, еракка төбәде. Кем белә, бәлки, бу минутта туганүскән җирләре исенә төшкәндер, бәлки Кунгур шәһәрендә, Тукай китабын кулына тотып, мәктәпкә йөргән балачагын хәтерләгәндер... Ә шунда минем башыма бөек шагыйрьнең икенче гомере турында уйлар килде. ... Шул ук Роментен урманында мин икенче бер офицер белән очраштым. Бу — сугышларда күп батырлыклар күрсәткән гвардия подполковнигы Басыйров иде. Ул Башкыртстанда туып үскән, Казандд хәрби мәктәп бетергән, ә аннан соң Москвада хәрби академияне тәмамлаган. Фронтка-ныклы әзерлекле, тәҗрибәле офицер булып килгән. Без очрашканда' ул укчы гвардия полкының командиры иде. Шулай ук газетада эшләүче икенче бер иптәш белән, тез тицете пычрак ярып, караңгы урман сукмаклары буйлап байтак атлаган-* пан соң, без кирәкле җиргә барып җиттек, Бе(згә подполковник Бд- сыйровныц торган урынын күрсәттеләр. Бу — урман эчендә ашык- пошык кына эшләнгән такта өйчек иде. Кердек. Өстәлдә унлы лампа яна. Стенада коверлар. Радио сөйли. Юеш һавалы төнге караңгылыктан кергәннән соң, биредә тәнгә генә түгел, җанга да ниндидер 'җылылык сиздек. Подполковник яңа гына батальоннардан кайткан иде. Беренче күргәндә үк бөтен 
тышкы кыяфәте, гадилеге, сөйләшкәндә чак кына беленерлек ягымлы елмаюы белән кешеләрне үзенә тарта ала торган бу өлкән офицер белән бик тиз танышып, сүзгә керештек. Полкның батыр егетләре турында газета өчең материаллар алдык. Аннары сүз башкага күчте. Полкның ялга чыгарылган булуыннан һәм подполковникның вакыты гадәттәгедән иркенрәк булудан файдаланып, Казан, Уфа хәбәрләре, әдәбияттагы яңалыклар турында сөйләштек. Бераздан үзебезнең фронтка язган кайбер әйберләребезне укыдык. Аннан соң подполковник | Басыйров озак еллар буе язып килгән көндәлек дәфтәреннән өзекләр укыды. Ул хәтта үзенең бераз әдәбият белән шөгыльләнүен дә бездән яшермәде. Ул язган берничә лирик шигырьне дә тыңладык. Без шунда ук подполковник Ба- сыйповның искиткеч ягымлы тавышы барлыгын белдек. Аның берничә көй башкаруын сорадык. Ул үзенең яраткан көйләреннән «Аш- казар», «Сөялгәнсең чатка баганага...» җырларын башкарды. Безгә, дүртенче ел инде фронтта йөреп, халкыбыз көйләренең мондый матур яңравын күптән инде ишетмәгән кешеләргә, бу җырлар зур ләззәт бирделәр. | Ул бераз вакыт тынып утырды. Аннан соң ирләрдә сирәк очрый торган ниндидер җиңел тавыш белән Габдулла Тукайның «Тугай тел»ен башлады: 
Әй, туган тел. әй матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле...
/ Хәниф Кэри» 
 Аңа без дә кушылдык. Әкрен, ләкин эчке тирән дулкынлану белән башкарылган бу җырда йөрәк ялкыны, сүнмәслек дәрт бар иде. Бу җыр ничектер туган ил белән безнең араны, ерак араны, якынайта төсле кебек тоелды. Немец җирендә Тукай сүзләре аеруча көчле һәм ялкынлы яңгырадылар. Бу әкрен һәм шул ук вакытта йөрәк тетрәткеч җыр алдында Роментен урманының куәтле шаулавы да зәгыйфь һәм көчсез булып ишетелде. Без 1 абдулла Тукайны үзебезнең арада итеп сиздек. Тукай фронтта... Тукай сугышчылар арасында, сугышчылар йөрәгендә... Шул тү- 1елмени шагыйрьнең икенче гомеренең бәхетле дәвамы?.. ... Уртача буйлы, юантык гәүдәле кызылармеец Гаптелбәр Нэ’фи- нов Н-че батальонда хезмәт итә иде. Ул Татарстанның Тәкәнеш районы Вахит авылыннан. Әле яшь. Мыек та чыгып җитмәгән. Шулай да фронт һавасында чыныккан йөзендә, һәрбер хәрәкәтендә өлгергән егетлек, уңганлык һәм егәрлек күренеп тора. Алар батальоны якын гына торганга күрә, Нәфиков безгә еш кына килгәләп йөри, укыр өчен газеталар һәм китаплар алып киткәли иде. Бер килүендә ул, зур шатлыклы хәбәр турында сөенче алырга теләгән шикелле, болай диде: — Казаннан бүләк алдык биг әле! Мин нинди бүләк булуын сорадым. — Менә ул Казан бүләге! — дип, мина Габдулла Тукайның томын тоттырды. Минем сорауларыма җавап итеп, ул сөйләп бирде. Эш болай булган. Алар батальонында байтак кына татар егетләре , хезмәт итә икән. Зирәк күңелле комсорг, моны күрен алып,' егетләрнең рухын тагын да күтәрер өчен, батальон командиры белән сөйләшеп, Казанга акча җибәрә һәм татарча китаплар сората. Озакламый унлап китап килеп җитә. Шулар эчендә иптәш Сталинның «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы» китабы, Тукайның бер томы һәм башка китаплар була. Егетләрне бу бик куандыра. Башка китаплар белән беррәттән, Габдулла Тукай алар, арасында иң кадерле кунак була. Аны җыйналышып һәм аерым-аерым укыйлар, кулдан кулга йөртәләр. Тукай аларга яшәү тәме, көрәш дәрте, туган илне сөю, дошманны нәфрәтләү турында үзенең әсир пткеч җырларын җырлый. Сугышчыларның йөрәген бу тагын да дәртләндерә һәм рухландыра. Аны укучылар шул хисләр белән дошман крепосте Кенигсбергны штурмлауга китәләр. ... Артиллерия полгының командиры гвардия майоры Вәлиев Рәфкать минем якташ, хәтта райондаш булып чыкты. Литва һәм Көнчыгыш Пруссия җирләрендә берничә мәртәбә очрашып, без аның белән якын дуслар булып киттек. Бик кызык юл үткән кеше ул. Көтүчедән күтәрелеп Москва университетын бетерүгә ирешкән. Сугыш башланып, Советлар иленә үлем куркынычы туган көннәрдә, ополчение отрядына язылып, рядовой солдат булып фронтка киткән. Монда үзен оста артиллерист итеп күрсәткән, дошман танкларына каршы 85 сугышта катнашкан, фашистларның бик күп танкларын кырып салган. Хәзер артполк командиры, дистәгә якын орденнары һәм медальләре бар. Аның киң маңгаенда, якты йөзендә тирән акыллылык күренеп тора. Ул дөньяга тар карашлы кеше түгел. Апы — белеме буенча математик булган кешене — шул үзе яраткан өлкә генә яки хәрби фәннең яңалыклары гына түгел, культураның башка тармакларындагы яңалыклар да кызыксындыралар. һәрбер алдынгы совет интеллигентына хас булганча, ул очрашкан саен әдәбият, сәнгать яңалыклары турында әллә никадәр сораулар бирә торган иде. Берничә мәртәбә почта аша миннән «Сонет 

 
1111а гы й ры i с 1; икенче г о м е ре 
әдәбияты» журналын һәм башка китапларны соратып алды. Аның кругозорының шундый киңлегенә, авыр фронт шартларында да мондый эшләргә вакыт таба алуына мйп гаҗәпләнә дә, соклана да идем. Вәлнев Рәфкать әле көтүче булган чакта ук Габдулла Тукай кисапларын куенында йөртНән һәм, учак янында утырып, көтүчеләргә бик еш кына Тукай әсәрләрен укый торган булган. Шуңа күрәдер инде, сөекле шагыйрьнең күп шигырьләрен ул әле дә ядтан белә, һәр очрашканда диярлек, аларны сөйли ндс. Шундый очрашуларның берсе Кснпгсбергтан 1,5 километр ераклыкта немец/ өе янында казып эщ- ләнгән кечкенә землянкада булды. Сукыр лампа белән яктыртылган кечкенә өстәл янына утырып, башта яңалыклар белән уртаклаштык. Туган-үскән якларны, уртак танышларны искә алдык. Аннан соң ул күтәренке кәеф белән Габдулла Тукай шигырьләрен ядтан сөйли башлады. «Пар ат», «Шүрәле» дән берничә өзек укыды. Аннан соң аның хәтеренә ни өчендер «Кыйтга» исемле шигырь килеп төште. — Менә,—диде ул,—кь^зык хәл: шундый матур итеп көлә, шатлана белгән шагыйрь вакыты белән нин.- ди төшенкелекләргә бирелгән. Кара.- ( «Кайтмады үч, бетте көч, сынаы кылыч, шул булды эш. Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакли алмадым». Шул вакыт телефон шылтырады. Вәлнев, трубканы алып, тыңлый башлады. Немецлар ягында моторлар тавышы ишетелү, ниндидер хәрәкәт сизелү турында күзәтү пунктыннан хәбәр итәләр иде. Полк командиры немецлар хәрәкәткә килгән урынга сигез орудиедән өч залп бирергә кушты. Бераздан атулар гөрселдәде, өстәлдәге сукыр лампаның уты, сүнәрдәй булып, берничә мәртәбә калтыранып куйды. Шуннан соң Вәлнев сорау бирде: — Тындылармы немецлар? Шау_ шу беттеме?.. КП дан уңай җавап алынгач, ул миңа карап әйтте: — Тукай башкарак дәвердә яшәгән шул. Әгәр бүген тере булса, ул да әйтер иде: 
паклнбез дөньяны! Ут белән, корыч белән... Бу инде бөек шагыйрьгә булган ихтирамның- | онытылуы- түгел, ә ике дәвер турындагы • фикерләр иде. Киресенчә, мондый! сугыш төннәрендә Тукайның телгә алынуы аңа булган иң зур сөю һәм ихтирам турында гына сөйли иде. Без, җир астында утырып, бу сүзләрне сөйләгәндә, ерак авыллардагы һәм шәһәрләрдәге ничә меңләгән балалар Тукай әсәрләре буенча имтиханга әзерләнгәннәр... Ә күпме ак сакаллы бабайлар, улларының улларын итәкләренә алып, «Шүрәле» яки «Су анасы»н аларга әкият итеп сөйләгәннәрдер... . Минем башка куанычлы уй килә: — Халкыбыз йөрәгендә Тукай никадәр тирән ята... һәм шуннан соң. Тукайның икенче гомере данлыклы да, бәхетле дә дип әйтергә нишләп ‘ безнең хакыбыз булмасын ди? һичшиксез, бар.