Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 БЕЗГӘ ТАНЫШ ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ
 Без сугышта йөрдек мылтык тотып, Дүрт ел буе шинель салмыйча. Азгын үлем шәүлә кебек йөрде Безнең артыбыздан калмыйча. Кулыбыз белән җирне тырнап бардык, Каралдылар аппак беләкләр. Тапланмады ләкин намусыбыз, Каралмады безнең йөрәкләр. Истән чыкмас безнең үткән юллар, Безнең югалмаслык юлыбыз бар. Кызыл йолдыз безгә маяк булды, Сүнеп калса күктә йолдызлар. Без күп газап чиктек, ләкин безнең 'Өзелмәде өмет — омтылыш. Кем ышаныр икән, әгәр: безгә Җиңел булды, — дисәк, — бу сугыш?.. Дүрт ел буе авыр итек кидек, Дүрт ел буе авыр йөк тарттык; Утка, суга кердек, яндык, көйдек, Ләкин дошман гомерен кыскарттык. Арып, талып йөрдек, ләкин барыбер Җиңү шатлыгына ирештек, Җиңеп кайттык, җиңеп, шул сәбәп- 1 i ле Өйдәгеләр белән күрештек. Арганлыкны тузан белән себереп, Шинель белән салып аттык без. Чөнки дүрт ел буе окопларда Хезмәтне дә сагынып яттык без. Кулларыбыз эшкә сузылалар, Уч төпләре кычытып йөдәтә; Тыныч төзү, тыныч яшәү уе, Дәртләндерә, назлый, тирбәтә... Әгәр тагын давыл күтәрелсә, Тик тотмаса дошман кулларың». Без һәркөнне походларга тайяр; Безгә таныш җиңү юллары.'  ТЕЛӘК Без дошманны җиңеп чыктык1, Дошман явы тапталды... Инде безнең күңлебездә Бер генә теләк калды: Ул теләк безнең мокатдәс— Яңадан алга бару, Яшәрү, үсү, киңәю, Яңарту һәм яңару. «Алга!» дибез яшәр өчен, Бимаза) «үрмәс өчен; Имгәнмәс өчен давылда, Көрәштә үлмәс өчен!.. БЕЗНЕҢ Мең чакрымнар ут астында Көрәшеп, сугышып үттек. Без Идел ярыннан алып Берлингә барып җиттек. Авыр булды... Сер бирмәдек, Түзәргә тырыштык без. Без үлемгә баш имәдек, Җиңәргә тырыштык без. Безнең ихлас күплебездә Бер генә теләк иде: Ничек булса да, дошманны Җиңәргә кирәк иде. 
Әхмәт Ерикәй 1вигырьләре 19 
 
БЫЕЛГЫ ЯЗ Тагын килде мактаулы яз Илебезгә. Нурлар сибеп, хәтфә җәеп Җиребезгә. Ямь тудырып тау-тугайда һәм тирәктә. Дәрт тудырып ашкынулы һәр йөрәктә. Яз елмая. Ә кыш бабай Бөлде мескен. һәлак булды, эштән чыкты, Үлде мескен. Яз елмаеп, матурланып, Гөрләп бара, Зифа буйлы яшь каеннар Яфрак яра. Нурлар кояш керфегеннән Тама төсле, Җир йөзенә шәфкать булып Ява төсле. Язның һәрбер тамчысына Илһам тулган. һәрбер яфрак зур дан белән Сугарылган. Язның һәрбер сулышында Мәһабәт ямь; Язның һәрбер күрнешендә Зур бер бәйрәм, Җыр, шигърият былбылларның Телләрендә. Сөю нуры язның матур Гөлләрендә. Балаларның шатлыклары Диңгез бүген; Ә йөрәкләр диңгез белән Тигез бүген. Кырда танкист фуражкасын Кыңгыр салган. Ул бүгенге язның ямен Сугышып алган. Ул сугышкан кояш көлеп , Торсын өчен, Бүген безнең кырда бодай Уңсын өчен. һөҗүм итеп бара танкист Язгы’ кырда; Тик танкта түгел бүген— Тракторда... Тик атмыйлар аңа -каршы Минометлар. Җимрелмиләр, шартламыйлар Биек йортлар. Юк интегү, җафалану, Елау-зар юк; Күз алдында шуышып килгән Дошманнар юк. Нинди шатлык яудан өстен Була белү, Дошманнарны җиңә белү, Кыра белү! Туган илне намус белән Саклый белү; Үлгәндә дә, алга таба Атлый белү. Нинди матур һәм мәһабәт Бу табигать; Нинди матур, нинди рәхәт Тыныч хезмәт. Бөек хезмәт, синең юлың Илнең даны. Илнең күрке тынычлыгы һәм дәрманы. Яшә, хезмәт, җылы бөркеп. Йөрәкләргә, Күпер сузып киләчәккә Еракларга. Нур яшәгән кебек язгы Сөмбелләрдә, Гомер буе яз яшәсен Күңелләрда!
20 Әхмәт Ерикәй шигырьләре 
 
ЯЗГЫ 
1. Кем яратмый җылы язның матурлыгың, Ал чәчәккә күмелгәндә яшел болын. Кем яратмый хуш исләрен шомыртларның, Кем тыңламый табигатьнең язгы җырын. Чәчәк ата кызыл мәк, Мәккә куна күбәләк.
 
t * Миләүшәләр, чияләр Матур язны сөяләр. Бигрәк ямьле болыннар, Сайрап тора былбыллар. Егетләр дә, кызлар да Гөрләшәләр кырларда. Кил әле яныма, чибәрем, Нигәдер ашкына йөрәгем. - Күңелле була шул яз көне, йөрәккә дәрт бирә яз җиле. ' Җилкәем, күңлемне иркәлә, Серемне сөйләп бир иркәмә!.. Матур язлар килгәч бергә-бергә Җырлар җырлап кырга барабыз. Бергә-бергә эшләү җиңел безгә, Без көрәштә җанга 
ләззәт алабыз. ҖЫР 
II. Кем теләми матур булып яз килгәндә Сөю тәмен чын күңелдән хис итәргә. Кемне генә дәртләндерми тормыш яме Туган илдә ашкынулы җиңүләргә. Чәчәк ата җир җиләк Бөрлегәнгә сер сөйләп. Бакчаларда былбыллар «Яз матур» дип җырлыйлар. t Су буенда карлыган Сөйгәненнән аерылган. Тау буенда кузгалак Карый муенын сузгалап. Кил әле яныма, чибәрем, Нигәдер ашкына йөрәгем. Күңелле була шул яз көне, йөрәккә дәрт бирә яз җиле. Җилкәем син анда бар тагын, Боегып тормасын аппагым. Матур язлар килгәч бергә-бергә Җырлар җырлап кырга барабыз. Бергә-бергә эшләү җиңел безгә, Без көрәштә җанга ләззәт алабыз.
 МӘХӘББӘТ Язгы ташкын кебек ашкынулы Көчле мәхәббәтем бар сиңа. Язгы судай булып, Дулкынланып, тулып, Саф йөрәгем минем ярсына. Язгы гөлләр кебек чәчәк аткан Якты мәхәббәтем бар сиңа. Бер туктаусыз сөю... СИНЕҢ Күктә йолдыз янып тора, Көмеш нурлар тамып тора. Көтәм мин, алтыным, сине, шундый төндә. Көтәм мин, юксына йөрәгем бүген дә. Күктә йолдыз ярсып тора, Йөрәгемне чәнчеп тора. Бер туктаусыз көю... Ничек түзсен йөрәгем барсына?.. Синең өчен көю, янып сөю — Минем тормышыма ямь бирә. Сулар агып китәр, Гөлләр шиңеп бетәр, Минем сөюем калыр мәңгегә. ХАКТА Нигә соң ашкына шулай минем йөрәк, Нигә соң юатмый мине яшел тирәк? Синең хакта сорыйм гөлдән, Әкрен генә искән җилдән. Матур бер җыр иштәм, иркәм, синең xajiT<r. Ләкин ул җыр әллә кайда, *бвк I еракта...