Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ☆ 
(Мона кадәр җыентыкларда басылмаган 'шигырьләр). 
КҮРДЕГЕЗМЕ? 
Әла әһле ислам 1 күрдегез «Дөнья мәгыйшәт»не, Ничек соң таптыгыз сез, бу кабахәт мәнбәгы 2 шәпме? Яшерми әйтегез миннән, китерми шөбһәне, шикне, Мөхәррир, нашире кәмдер, сыермы әллә ишәкме? Оят бит бу, мөселманнар, бу нинди шарлатаннар бу? Ходай орган җәһаләт3 бит, ниләр кылдырмый, нишләтми? Оренбург калгасеннән4 5 юкмыдыр һич хәдисханә, Ни өчен бу бәдбәхетләр мәтбага1 өстендә эш рәтли»? Кем ул, Марҗалы кемдер, санәһуллаһе ганилҗани6, Надан калган гомум пишкадәмнәрдән дә пишрәкме °? Ничек язган икән ул сүзне, ул ахмак, исергән баш, Төгаҗҗеб 7, әллә ул зат һәр нәҗесләрдән дә писрәкме8? Дөрес, һәрбер халыкта бардыр мондый кара йөзләр, Вә ләкин һич бере милләткә мондый сасы иснәтми. 
һәр милләттә сезнең кеби фидаиләр9 Гыйлем өчен малын, җанын фида итәр. Тик шуннан соң — шундый гайрәт аркасында, Мәктәпләр дә әкренәкрен алга китәр. Бармак берлә каткан җирне казып булмый, Әлифбасыз, алфавитсыз язып булмый. Шуның төсле үк, мәктәпләрне төзәтмичә, Тәрәкъкый10 дип кычкырырга базып булмый.
                     1 Әла и әһле ислам — мөселманнарга мөрәҗәгать итү, кисәтү мәгънәсендә. 2 Мәнбәгы — чыга торган урыны, чыганагы. 3 Җәһаләт — наданлык. * Кал га — шәһәр. ' Санәһүллаһе ганилҗани — бу җинаятьчедән алла сакласын мәгънәсендә. 6 Пишрәкме — алданракмы. 7 Тәгаҗжсб — гаҗәпләнү. • Писрәкме — түбәнрәкме, кабахәтрәкме, начарракмы. Фидаиләр — үз-үзен корбан итүчеләр. ю Тәрәкъкый — алга китү, прогресс. РЕДАКЦИЯДӘН: 
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шигырн җәүһәрләре бүгенгәчә җыелып беткәннәре юк. Тукайның иҗатын өйрәнүче иптәшләр аның, заманында төрле газета.журналларда, төрле имзалар белән басылган, яңадан яңа шигырьләрен табалар. Әле күптән түгел генә А. Кудаш иптәш Башкыртстанда чыга торган «Кызыл таң» газетасында Тукайның академик басмасына кермәгән! өч яңа шигырен игълан итте. Бөек шагыйрьнең һәрбер юлы безнең өчен кыйммәт, кадерле. Аның һәрбер юлы безнең шигыриятебез өчен яңа, якты| нур. Г. Тукайның «Күрдегезме?» исемле шигыре 1907 нче елның 1 апрелендә, «Фикер» газетасының 13 нче санына кушымта рәвешендә, кечкенә генә бер газетасы- ман саргылт кәгазьдә, «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Күрдегезме?» шигыре түбәндәге уңай белән язылган: «Дин вг^ мәгыйшәт» журналының шул вакытта чыккан бер санында, «Әлмарҗалы» псевдонимы астында, татар хатьгн-кызларының бит капламый йөрүләренә каршы бер мәкалә басыла. Тукай бу көнсерватив һәм реакцион чыгышка тыныч кына| карап кала алмый. Хатын-кызларны чадрачапаннарга төрергә маташучыларга ул үзенең «Күрдегезме?» дигән үткер сатирик шигыре белән кискен җавап бирә. Г. Тукайның мәктәпләр турындагы сигез юллык икенче шигыре Казанда чыгып килгән «Укытучы» журналының 1918 нче ел, апрель аенда чыккан 4 нче санында аерым биттә басылган. Шигырьнең астында Г. Тукай имзасы бар. Шигырь журналның икенче битендә, икегә бүленеп бирелгән. Уртада Тукайның зур рәсеме* урнаштырылган. «Уклар» журналында мөхбир уланнарә тәнбиһ»| шигыре шул ук «Фикер» газетасының 1906 нчы ел 18 нче май 17 нче санында! һәм 10 нчы июнь 21 име санында басылып чыккан. Алты юллык бу шигырь астында: «Уклар» журналының 
                     могыйн мөхәррирләре Шүрәле, Сөемсез, Ишан мөнкәри һәм башкалар» дигән сүзләре бар. 
1 Мөхбир — язышучы, катнашучы. 2 Уланлара тәнбиһ— булганнарга кисәтү. 

Г. Тукац йның басылмаган шигырьләре 3 
 „УКЛАР" ЖУРНАЛЫНДА МӨХБИР1 УЛАНЛАРА ТӘНБИҺ2 Әй, «Уклар» мәхбирләре! Кызганмагыз укларны, Исраф итмәгез укларны, атмагыз сез юк-барны. Бездән фармап шул сезгә.- патрон берлә не шалеть; Кирәк җиргә атканда патроннарны не жалеть. Атучыга әмеремез: укларны кызганмасын. Атылмышка нәсихат, йөрәге сызланмасын.

 
С. БАТТАЛ ☆ ТУКАЙ ЯДКАРЕ
 Әллә кайчан, әле син юк чакта ук Безнең шагыйрь — халык бар иде, Тик юк иде мондый матур теле — Синең каләм аны бар итте. һәм кулланды халык синең телне Даулаганда җирен, хокукын, Халык белән бергә син үзең дә Җиңеп чыктың суын һәм утын. Син үзеңнең бөтен зурлыгыңны Күрер идең хәзер, бер генә Илебезгә карап алсаң иде, Карап алган төсле көзгегә. Нинди генә авыр көрәшләргә, Җиңүләргә бармыйк, күрәбез — Үткәндәге көрәш юлларында Син калдырган җылы, гүзәл эз. 19-16.
 
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС 
ТУКАЙ
 Әй Тукай, ил һәм гасырда Ялкының янган Тукай, Айкояштан, хөррияттән Яктылык алган Тукай! Шигъриятең изгеләрдән Изгерәк бер юл табып, Төн караңгысын яшендәй Урталай ярган Тукай! Булсын әнкәң — иркен Ватан, Бәхеткә хаклы Ватан, Шунда шифаң, таңгы чыгың, Яңгырын яуган Тукай! Үлмәгән, тик горур очкан 
Мәһабәт лачынсыман Бер минутка тауга кунып, Канатын) япкан Тукай! Ил белән бергә үлемсез, Яшәүчән бер ир булып, Тик ял иткән, йокымсырап, Уйланып яткан Тукай! Үлемсезлек, биеклекнең Ачкычын алган Тукай, Әй Тукай, ил һәм гасырда Ялкының янган Тукай.
X. ШАБАНОВ 
ft ТУКАЙГА 
БЕЗ данлыклы зур максатка барганда тукталмадык, СУГЫШТА хурлык, оятка калмадык, — кызармадык. ЮЛБАРЫСТАН да без1 җитез, үткер, зирәк күп кабат; КӨЧЛЕБЕЗ, — Берлин өстенә куйдык ал байрак кадап. БЕЗ сугышта түккән изге каннарыбыз исеменә — ТЫНБ1ЧТА нурлар чәчәбез Ватаныбыз остеиә. АТТАН АРТЫК эшләдек! без сезнең чорда бау киеп, ЭШЛИБЕЗ хәзер хезмәтне чыи күңел белән сөеп. 

 
САМАТ ШАКИР I * ТУКАЙ АВЫЛДА
 Җил котыра, капкаларны шакый һаман, Җепшек карны сылый читән буйларына, Куркып кырда ялгыз калып адашудан Юлчылар да чыкмый тора юлларына. 
Кичтән генә җем-җем иткән йолдызлар да Хәзер әллә җиргә коелып төштеләрме?! Ихтыярсыз әллә күктә очып йөреп Нур бирә алмый көчле җилдә өшиләрме? 
Чү! Нинди юлаучы йөри бу вакытта? Әнә, хәзер капканы да шакылдата. Сүнәмсүнәм дигән сукыр лампа утын Чыгарды да Хәби абзый, киде ката. Чүбекләре чыгып торган бүркен элеп, Курка-курка өйалдының ишеген ачты. Җил капканың ярыгыннан күз ташлауга «Керт, абзый!» дип, юлчы тагын капка какты. 
Белгәннәрен авыз эчләп укый-укый Бастырыкны әкрен генә алып куйды. 
Аң1и«Чтңп: Авыз-борны бозга каткан, тиргә баткан Кырлай аты, парга күмелеп, алга узды. 
Өйгә кергәч иркен сулыш алды Хәби, «Җүнле кеше күренә бу... берни дә юк». Чәй эчтеләр, йокы басты кучерны да. йокламады егет белән куыксыз ут. «Тик кенә торганда капланды томанга бар һава, Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява. Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә. Мин, фәкыйрь, михнәттә гүя, — чарлагыннан бай көлә!» 
Иртүк торып кучер атны җигеп куйды. Чыкты егет, саубуллашып Хәби бе- I лән. «— ... Шигырь яздым, шуңа күрә йокламадым.» «— Әйе, әйе... мин Габдулла Тукай булам. «— Шулаймыни?! Туры Тукай, шагыйребез, Әйдә-әйдә тагын бер кат чәйгә керик!» Карлар чәчеп ат ыргылды. Хәби абзый Өзгәләнде: «Белмәдем — дип, — аны элек.» Февраль, 1946 ел.
 
Тукай Кырлай авылына кунакка кайтканда, көчле буран булгантыктаг бер .7„П ч V > • 7У1 (К?ЗЫЛ Юл райО1,ы' «Тукай-Кырлай» колхозы члены) Хәби абзый Сабирҗанов «БуранЫ шигыренең шунда язылуы турында белдерә. с. ш.