Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДИҢГЕЗ ЖИЛЕ


(Одесса шәһәре немец оккупантларыннан азат ителгәч язылды). 1. Дулкыннарын бәреп ярсый иде, Килеп бастым диңгез ярына, Тойгылар да шашкын дулкын төсле, Тынгысыз һәм мәгърур чагында Аккошларга ошап, ак дулкыннар Ашкыналар сыман күкләргә. Күкрәгемә сыймый шашкын уйлар... Мөмкин булсын иде — күкрәргә!.. Сәлам сина, диңгез! Күпме тапкыр Кочагында синең тирбәлдем!.. Ләкин бүген синең ярыңа мин Ял итүче булып килмәдем. Мин азатлык, бәхет җырчысымын, Мин бер солдат бөек бәйгедә. Котла, диңгез! — явыз пиратлардан Коткардык без сине мәңгегә. 2. Кемдер язган анда: — ... Диңгездән, — ди, — Безгә җылы, иркә җил исә... Ялган! Диңгез җиле безне әле Иркәләми бер дә искечә. Сәлам бирдем биек ярга басып, Хәбәр иттем ирек килгәнен, Килеп әйтте миңа диңгез ‘җиле Җимерек портта икмәк көйрәвен. Оясына качып бара ерткыч, Яралы ул. Кара кан тама. Зәһәр ачуын чәчә үзе һаман, Алтын бодайларга ут сала. Бодай гына түгел... Бензин сибеп Яндырылган сабый балалар, Изге үчкә өндәп, көннәр-төннәр Безне алга алып баралар. Диңгез җиле яшереп алып калган Утта үлгән сабый сулышын... Диңгез җиле сөйли үз телендә Саф идеалын изге СУГЫШНЫҢ. 3. Одессада катакомбаларда Ачтан үлгән азат кешеләр Гадел хөкем эшен башкарырга Безнең белән бара төслеләр. Аларпың да ыңгырашы яши Таңда искән диңгез җилендә. Без барабыз еланны сытарга Аның үзенең мәлгун илендә!... , 1944, май ОДЕССА.