Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ СЕССИЯСЕ


 СССР Верховный Советына сайлаулар көнендә, 1946 нчы елиыц 10 нчы февралендә, совет халкы үзенең бердәмлеген һәм оешканлыгын, моральполитик тупланганлыгын, Ленин-Сталин партиясенә, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга тирәнтен бирелгәнлеген тагын бер тапкыр бөтен дөньяга бик ачык күрсәтте, йөз миллионнан артык сайлаучылар үзләренең тавышларын коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларына бирделәр. Иң беренче һәм бөтен халык депутаты булып бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталин сайланды. СССР Верховный Советына сайлауларда совет халкы Ленин- Сталин партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең зирәк политикасын бер тавыштан яхшы дип тапты. СССР Верховный Советына сай. лаулар совет демократиясенең, совет строеның, совет дәүләтенең тантанасы булды. Совет халкы үзе сайлаган депутатларга, социалистик Ватаныбызны алда да Ленин һәм Сталин күрсәткән сыналган юл белән алып барырга, дип наказ бирде, һәм менә, шушы бөек наказны үтәүнең практик юлларын билгеләү өчен, 12 иче мартта СССР Верховный Советының беренче сессиясе җыйналып эшкә кереште. Бу тарихи сессиягә безнең күп милләтле совет дәүләтебезнең уналты союзный республикаларыннан делегатлар килде. Иптәш Сталинның 9 нчы февральдә сөйләгән рече белән рухланган совет халкының искиткеч зур политик һәм хезмәт активлыгы шартларында җыйналган бу беренче сессия Ватаныбыз алдында торган гаять мөһим бурычларны хәл кылды. Сессиянең карарлары, чыгарган законнары илебез тарихына иң әһәмиятле һәм якты сәхифәләр булып керәчәкләр. СССР Верховный Советының һ.р ике палатасы — Союз Советы һәм Милләтләр Советы — палаталарның председательләрен һәм аларнын урынбасарларын сөйладылар, даими комиссияләр сайладылар, 1946— 1950 елларда СССР халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү бишьеллык планы турындагы законны тикшерделәр һәм расладылар. Ике палатаның берләштерелгән утырышында СССР Верховный Советы Президи. у м ы н ы ң П ре дсс д ателе, председательнең урынбасарлары һәм Президиум членнары сайланды. Советлар Союзы Хөкүмәте — СССР Министрлар Советы оештырылды, Верховный Суд сайланды. СССР ның Генеральный Прокуроры билгеләнде. Иптәш Сталин үзенең сайлаучылар алдында 9 нчы февральдә сөйләгән речендә, халык хуҗалыгының сугыштан соңгы үсешенен бөек перспективаларын, ачып күрсәтеп, шушылай дигән иде: «Безгә шуңа ирешергә кирәк ки, безнең промышленностебыз ел саен 50 миллион тоннага кадәр чуен җитештерә алсын, 60 миллион тоннага кадәр корыч, 500 миллион тоннага кадәр күмер, 60 миллион тоннага кадәр нефть чыгара алсын. Тик шул шарт, ларда гына безнең Ватаныбыз һәртөрле очраклы хәлләрдән гарантия, ләиәчәк дип исәпләргә мөмкин. Моңа, ихтимал, яңадан өч бишьеллык китәр, күбрәк тә кптмәсә әле. Ләкин бу эшне эшләргә мөмкин һәм без аны эшләргә тиешбез».

СССР Верховный Советының беренче сессиясе 101 
 һәм менә, бу бишьеллык планнарның беренчесе СССР Верховный Советы тарафыннан расланды һәм закон көче алды. Совет строеның өстенлекләре нәтиҗәсе буларак, хуҗалыкның социалистик системага корылганлыгының өстенлекләре нәтиҗәсе буларак, безнең илебез экономик кризисларны, депрессия һәм эшсезлекне белми; план безнең илебездә экономик үсеш законы булып әверелде. Ныклы фәнни нигезгә корылган социалистик планлаштыру безгә сугышка кадәрге бишьеллыкларны уңышлы рәвештә тормышка ашыру мөмкинлеген, сугыш елларында илнең барлык хуҗалыгын хәрби ладка бик тиз үзгәртеп кору .мөмкинлеген бирде, ә хәзер безнең экономикабызны сугыштан соңгы тыныч рельсларга үзгәртеп коруны быел ук төгәлләү мөмкинлеген бирә. СССР Верховный Советы сессиясендә расланган яңа бишьеллык план буенча, промышленность продукциясенең валовой күләме сугышка кадәргедән 48 процентка артырга тиеш. Кара металл эшләп чыгару 35 процентка, күмер чыгарх бер ярым тапкырга, электр энергиясе җитештерү 70 процентка, нефть чыгару 14 процентка артырга тиеш. Биш ел эчендә 5.900 дәүләт предприятиеләре торгызылырга һәм төзелергә тиеш. Без промышленность продукциясенең валовой күләмен 1950 нче елда 205 миллиард сумлыкка җиткерү өчен көрәшәчәкбез. Елына, 19,5 миллион тонна чуен, 25.4 миллион тонна корыч, 250 миллион тонна күмер, 35.4 миллион тонна нефть, 82 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе, 500 мең автомобиль, 127 миллион тонна бөртекле ашлык, 2G миллион тонна шикәр чөгендере, 3,1 миллион тонна мамык җитештерү, Тимер юлларда тәүлеккә уртача 115 мең вагон йөк төяү — менә без шушы бөек бурычларны үтәү өчен көрәшәчәкбез. Яна бишьеллыкта, элеккеләрендәге кебек үк, машиналар төзелешенең аеруча күп үсүе билгеләнә. Биш елдан соң ул сугышка кадәргедән икс тапкыр артырга тиеш. Чөнки машиналар төзелеше халык хуҗалыгының барлык тармакларында да техник прогрессны тәэмин итүдә җитәкчелек рольне уйный. Машиналар металлургиягә һәм ягулык промышленностена да, энергетика һәм транспортка да, авыл хуҗалыгына һәм җиңел промышленностька да кирәк. Сугыштан сонгы беренче бишьеллык план, башыннан ахырынача,— аның барлык тармаклары һәм бүлекләре, аның барлык саннары һәм сроклары, аның барлык исәп-хисаплары һәм директивалары, — бер фикер һәм теләк белән, бер идея белән сугарылган.- анда батыр совет халкы турында, безнең данлыклы совет Ватаныбыз турында сталинчыл кай- гыртучанлык бөтен тулылыгы белән чагылган. Бу яңа бишьеллык план буенча гаять бөек эшләр башкарылырга тиеш: немец-фашист бандалары тарафыннан илебезгә китерел, гән яраларны төзәтергә, дошман җимергән заводларны, фабрикаларны, электр станцияләрен, шахталарны, тимер юлларны, колхозларның, МТС ларның, совхозларның хуҗалыкларын, торак урыннарны тулы- сынча торгызырга һәм бик күп яңаларын төзергә кирәк. Без промышленностьның тагын да югарырак күтәрелүен, авыл хуҗалыгының яңа үсешен, совет кешеләренең мате- риалькөнкүреш якларын тагы да яхшыртуны, культура, әдәбият, сәнгатьне тагын да үстерүне тәэмин итәргә тиешбез. Безнең алдыбызда СССР халыкларының куркынычсызлыгын, илебезнең оборона куәтен алда тагын да ныгыту бурычы тора. Чөнки, дөньяда реакцион көчләрнең әле һаман да бар икәнлеген, аларның халыклар арасында дошманлык тудырырга маташуларын совет халкы яхшы белә. Совет халкы бөтен дөньяда халыклар ара

1U2 СССР Верховный Советының беренче сессиясе 
 сында тынычлык өчен көрәшәчәк, безнең кешеләребезнең каннары бәрабәренә яулап алынган бөек җиңү, ләрне ныгыту өчен көрәшәчәк. Илебезнең экономик һәм хәрби куәтен тагын да югарырак күтәрергә, халкыбызның тыныч хезмәтен тәэмин итүче Кызыл Армиябезне тагын да ныгытырга кирәк. Безнең дәүләтебез тыныч эш алып -бара алсын өчен, алда уңышлы үсә алсын өчен, кораллы көчләребез югары куәтле булырга тиеш. Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең бөтен халык тарафыннан тулысыңча якланыла торган политикасы шундый. Хуҗалык үсешенең югары темплары. социалистик төвелешнең гаять зур масштаблары безнең барлык көчләребезнең тулысынча мо- билизацияләнүен таләп итәчәк, кыенлыкларны җиңеп чыгуны, фән һәм техника өлкәсендә яңадан .яңа казанышлар, ачышлар яулап алуны таләп итәчәк. Совет халкы болар- ның бөтенесенә хәзер тора, чөнки ул,* бишьеллык план өчен көрәш — безнең җиңүләребезне ныгыту өчен көрәш икәнлеген, безнең киләчәгебез өчен, бәхетле һәм мул тормышыбыз өчен, киләчәк буыннарның бәхете өчен көрәш икәнлеген яхшы белә. Яңа бишьеллык планда куелган бурычлар, үзләренең гаят.ь зур масштаблары белән, хәтта, сугышка кадәрге бишьеллыкларның югаргы темпларына күнеккән безнең илебез өчен дә, моңа кадәр булмаганча зур булып торалар. Ләкин реаль мөмкинлекләргә нигезләнгән бу бурычлар тулысынча үтәләчәк! Совет строеның, совет социалистик дәү. ләтенең бөек көче, бөтенесен җиңү- чән куәте шундый! Безнең совет строебыз, совет социалистик дәүләтебез с у г ы шт а н йо м п i а м ы й ч a чыкты гына түгел, ә киресенчә, бик күп ныгын чыкты һәм үз алдына сугышка кадәргегә караганда да зуррак бурычлар куюга сәләтле булып, хуҗалык үсешен сугышка кадәргегә караганда да кызурак темплар белән алып барырга сәләтле булып чыкты. Шикләнмичә әйтергә МӨМКИН: безнең ил чаклы сугыш авырлыклары күргән теләсә нинди башка ил үз үсешендә күп дистәләрчә елларга, хәтта гасырларга артка алып ташланган булыр иде, беренче дәрәҗә держава булулыгын бик озакка, ихтимал мәңгегә югалткан булыр иде. Ә безнең Советлар Союзы, социалистик Ватаныбыз, сугыш тарафыннан китерелгән гаять зур җимерүләрне биш ел эчендә яңадан торгызу бурычын гына түгел, хәтта, барлык промышленностьны сугышка кадәрге дәрәҗәгә күтәрү бурычын гына да түгел, ә ул дәрәҗәдән шактый югары күтәрү бурычын да үз алдына куя,! «Совет иҗтимагый строеның советча булмаган иҗтимагый стройга караганда яшәргә сәләтлерәк һәм тотнаклырак булып чыкканлыгы турында, совет иҗтимагый строеның советча булмаган нинди генә иҗтимагый стройга караганда да җәмгыять оешмасының яхшырак формасы булуы турында» (Сталин) хәзер инде һәр кем белә һәм күрә. 1946—1950 нче елларда халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү бишьеллык планын тормышка ашыру большевистик партиябезнең ста- линчыл политикасының яңа тантанасы булачак, совет строеның бөек көче һәм яшәргә сәләтлелегенең яңа ачык' шаһиты булачак. Совет хөкүмәтенә халыкның чиксез зур булышлык күрсәтүе сугышка кадәрге бишьеллык планнарны тормышка ашыруга һәм шуның белән илебезне актив оборонага хәзерләүгә ярдәм итте. Халыкның үзенең туган совет хөкүмәтенә булышлыгы нәтиҗәсендә безнен илебез Бөек Ватан сугышында дошманны җиңеп чыкты. Халыкның I булышлыгы, аның батыр хезмәте яңа сталинчыл бишьеллыкны тормышка ашыруга да ярдәм итәчәк һәм шуның белән илебезнең экономикасын һәм культурасын бик күп алга җибәрергә ярдәм итәчәк. СССР Верховный Советының беренче сессиясендә бишьеллык планны 

СССР Верховный Советының беренче сессиясе 103 
 тикшерү һәм раслау, бу фактны барлык совет халкының алкышлап каршы алуы моңа тулы ышаныч бирә. GCCP Верховный Советы депутатлары, шулай ук, хөкүмәт составын— башында иптәш Сталин торган СССР Министрлары Советы составын бер тавыштан раслады. Бу тарихи фактны барлык совет халкы тирән рухланып каршы алды. Министрлар Советының һәм аның башлыгы Иосиф Виссарионович Сталинның заданиеләрен үтәү өчен үзенең барлык көчен бирергә хәзер булган совет халкы СССР Верховный Советы тарафыннан расланган хөкүмәтнең барлык эшендә тулы булышлык күрсәтер. Совет халкы,—эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция — яңа сталинчыл бишьеллык планны үзенең бөтен тормышының һәм хезмәтенең сугышчан программасы итеп кабул игте һәм инде аны үтәүгә дә кереште, һәр кайда батыр хезмәт кайный! Большевиклар партиясе, Совет хөкүмәте, партиянең һәм халыкның бөек юлбашчысы — СССР /Министрлары Советы Председателе иптәш Сталин — Совет халкын алга, илебездә. коммунизмның тулы җиңүенә алып бара. СССР Верховный Советы сессиясенең эшләре, Ватаныбызның тарихына, бу данлыклы юлның алтын сәхифәләре булып, яңа сталинчыл бишьеллыкны тормышка ашыру өчен бөтен халыкның гигант көрәш башлавы булып керәчәк. Халык, үзенең җиңүенә нык ышанган хәлдә, бөек эшләр башкаруга керешә, ул эшләр Ватаныбызны тагын да көчлерәк, куәтлерәк итәчәк. Безне бернинди дә киртәләр, кыенлыклар куркытмый. Без беләбез, ул киртәләрне һәм кыенлыкларны совет патриотизмының ялкынлы көче җиңеп чыгар, бөек һәм зирәк юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталин тарафыннан җитәкләнүче героик халкыбызның оешканлыгы һәм сугышчан рухы җиңеп чыгар. Сталин исеме, ул — безнең данлыклы җиңүләребезнең символы, ул — социалистик державабызның куәтен ныгыту юлындагы, безнен совет Ватаныбызның чәчәк атуы юлындагы яңа бөек уңышлар байрагы!