Логотип Казан Утлары
Публицистика

Поэзия

САХАБ УРАЙСКИЙ 
СТАЛИН ТУРЫНДА НӘНИЛӘР ҖЫРЫ
  Үсәбез туган ил Җирендә гөрләшеп, Кояшка үрелгән Чәчәкләр шикелле; Яшәсен, атабыз — Сталин юлбашчы! 
Ул безне шатлыклы Көннәргә китерде. ' Яшәсен атабыз Сталин юлбашчы! Үстерә ул безне/ Кадерләп/ яратып.
  Яшәсен туган ил, Ямьле ил, көчле ил, Дөньяга нурларын Балкытып, таратып; Бәхетле илдә без 
Чыныгып үсәбез, Зурларга алмашка .Менә без киләбез.
Без үсеп зур булгач, Туган ил тагын да Көчлерәк, ямьлерәк Ил булыр, беләбез; 
19IK 


 
М. МӨНИР * ЕЛДА —УНИКЕ АЙ (Маршак буенча)
 
1. Январь Бала календарьны ача Менә январь башлана, Январьда, январьда Кар күп була урамда. Кар урамда, болдырларда, Ә кояш зәңгәр күктә. Морҗалардан чыккан төтен Күтәрелә биеккә. 
2. Февраль Февральдә, февральдә Җилләр уйный кырларда, Көртләр өелә юлларга, — Кар таулары шәп булса да Суык була шуарга. Самолетлар оча бүген ! Гөрләтеп илнең куг'ен; Данлы Кызыл Армиябез, Шул айда туган идең. 
3. Март Карала ак кар өсләре Март ае килеп җитсә; Тәрәзәләрдә боз эри, Туңса да ул кич-иртә. 
4. Апрель Яланнарда —шарлавыклар, Юлларда ага сулар. Тиздән ояларыннан Чыгарлар кырмыскалар. Яз җитте! Матур яз җитте! Аю өнен ташлады. Умырзая чәчәк атты, Кошлар килә башлады. 
5. Май 
И матур Май, ямьле Май, Чәчәкле ай, гөлле ай. Эшкә чакырып батырларны Җырлый басуда тургай. 
Беренче ЛАай тиңсез шатлык Китерә безнең өчен — Бөтен дөнья пролетары Сыный сугышчан көчен. 
Тугызынчы Май — бөек көн, Явыз дошман җиңелде. Җиңүчеләр хөрмәтенә Көчле салют бирелде. 
Майның ямьле көнендә Чәчәк күрдем болында, Менә майны озатамын Сирень тотып кулыма. 
6. Июнь 
Июнь, июнь! — Бакчада кошлар сайрый. Өрсәң әгәр тузганакка, Бер бөртеге дә калмый. 
7. Июль 
Июльдә печән чабалар, һәм җиләк пешеп җитә, Яшь бал кортлары бу айны Картларын ташлап китә. 
Елда у» 11 кс ай 
 
8. Август Август керсә, җимешләрдә» Яңа уцыш җыела. Тырышып эшләгәннәр өчен Шатлыклы бәйрәм була. Басулар, кырлар өстендә Кайбер үләннәр кибә; Көнбагышлар да өлгерде,— Инде матур көз килә! 
9. Сентябрь Онытмыйбыз, сентябрьдә Дөнья сугышы бетте. Көнчыгышта сары япон Безнең алда тез чүкте. Сентябрьдә ашлык* белән Шыгырым тула келәтләр: Кошлар китә җылы якка Ачылалар мәктәпләр. 
10. Октябрь Октябрьда, октябрьда Яңгырлар бик еш ява. Бар үләннәр дә саргая, Чикерткә тынып кала. Яфракларны өзә-өзә, Көчле җил улый тышта, Бик күп утын хәзерләнә Мичкә ягарга кышта. 
11. Ноябрь Җиденче ноябрь көне — Бик зур бәйрәм көнебез. Кызыл байраклар күтәреп Урамнарда йөрибез. Без бу көнне мәктәпләрдә Төрле уен уйныйбыз. Түгәрәкләп, кул тотышып, Биибез дә, җырлыйбыз. Барлык халык — карты-яше Бәйрәм итә бу көнне, һәр җирдә шатлык, матурлык, Бу көн нинди сөйкемле! 
12. Декабрь 
Декабрь, декабрь — Яңа елга, кертәдер... Төн эчендә кыш бабай Күпер сала елгага. Көзге төсле боз өстендә Нинди рәхәт шуарга. Чыгам карлы кырларга, Шуып барам чаңгыда, Җитәм калын урманга, Бер чыршысын алырга. 
* • I ❖ ❖
 Яшел чыршы. Ылыслары Бүлмәдә калтырана. Инде аның түбәсендә Ак, кызыл утлар яна. Иң түбәсендәге йолдыз Алтын нурларын енбә. Ботакларындагы утлар Бер кабына, бер сүнә. Әнием алган уенчыклар. Монда эленгән бары. Безгә карап күзен кыса Арада бер ут шары. ❖ * * Ел үтте, кичәге көндәй, Яңа ел бит иртәгә! Кремль сәгате суккач Унике мәртәбә.