Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Л. СУРКОВ & ҖИҢҮ* Кубаньнардан Донецкача йөгерә Танк артлап сахра җилләре, Музыкадай яңрый йөрәкләрдә Озак көткән җиңү сүзләре. Җәбер, газап, күз яшьләре өчен Тулы үч алу бар’ бу сүздә. Намус булып яңрый һәм күрешү Сөенчесен бирә бу безгә. Көмеш тузан, киеп үтәбез без Иркен, тигез кырлар арасын, Кинәт аркабызда сизәбез без Үсеп чыккан бөркет канатын. Безнең уйлар оча шул кешегә — Алып бирүчегә бу көйне, Юлбашчы һәм солдатларча атлап Үтүчегә канлы ул төнне. Пуля явып калтыраткан рәтне Ул туктатты каты боерып. Усал, арыган солдатлар сафында Үтте сугыш юлын ул йөреп. Ачы көенечләрне тулы тотып Инде чыныгып җиткән ирләрбез, Безнең йөрәкләрдә берләштеләр Сталин һәм җиңү дигән сүз.
 СОЛДАТ АНАСЫ ТУРЫНДА ЖЫР
 .Донец елгасы артында, Вер вакыт җитәр, Кыр тынлыгы калтырар да Ярылып китәр. Күз ирешмәс кыр бит ул, чал Межа артында, Дошманның һәм безнең кайнар Кан аккан шунда. Шуннан ерак Буран иле, Аны япкан төи. Түгелгән каннар өстендә Кап-кара төген. Шул еракта, куак төплә ренең берсендә                      * Сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә 1943—44 еллардагы күренекле хезмәтләре өчен Сталин исемендәге премия; алучылар арасында атаклы рус совет шагыйре Алексей Александрович Сурков бар. Ул үзенең патриотик хисләр белән сугарылган бик күп шигырьләре’ һәм җырлары белән киң укучылар массасы арасында танылган шагыйрь. Бөек Ватан сугышы елларында аның иҗаты аеруча чәчәк- атты һәм немец- фашист бандаларын тар-мар итүдә сугышчыларның рухи коралы 6ҮЛЫПхезмәт итте. 1943—44 иче елларда язган «Кыюлар җыры». «Артыбызда Москва», «Солдат анасы турында җыр», «Гар пичтә уг уйный», «Москваны саклатчылар җыры», «Җиңү», «Үлем бизгәгендә» исемле җырлар һәм шигырьләре өчең Сурковка Сталин лауреаты исеме һәм беренче дәрәҗә премия бирелде. Без журналыбызда Сурковның әнә ШҮЛ Сүләкләигән әсәрләреннән икс шигырь урнаштырабыз Яраланып ятуымны Кайдан белсеннәр? Яраларым әрнүеннән Миңа юк тыныч, Сөеклем минем, кадерлем. Миңа куркыныч. Чүпрәк бинтлы башым яна Утка әүрелеп, Килеп кунчы яныма син, Кошка әүрелеп. Иел, оста кулың белән Йомдыр күземне, Җырлар җырлап, әкият сөйләп 

 
Юат үземне: Ал чәчкә һәм тылсымлы бер Үлән турында. Гүя мин кайтадан нәни Бала бу кырда. Бу ни, башак кыштырдыймы, Я җил истеме, 
Әллә җылы кул чәчемә Тиеп киттеме; Инде кызулык сизелми, Инде юк ярам, Нурлы йөзем, чал чәчем, син, Шәфкатьле анам! С. Баттал тәрҗемәләре.