Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ОНЫТЫЛМАС ДАНЫГЫЗ


 
I Бу җыр минем сезнең зур эшләрнең Бикбик азын эченә алачак. Шулай да ул бәйрәм көннәренең Истәлеге булып калачак. «Еллар сезгә зур бер легенданы Саклап алып барган шикелле», Бу җыр минем якын дусларыма Алып барсын йөрәк хисемне. Шагыйрьләрнең дәртле җырларында Сез мактаулы урын алдыгыз, һәм минем дә керсез уйларымда Омтылмаслык булып калдыгыз. Илһамымның барлык дәртен салып, Каләмемнең биреп бар көчен, Мин җырладым күпме таңга калып Сылу кызның сөюен һәм эшен. Я, әйтегез, Кайсыгыз соң сезнең Җырчы хисенә үрелеп калмаган, Кайсыгыз соң. Батыр егетләрнең Хыялында урын алмаган!? Сез тормышның гүзәл чәчкәләре, Теләкләрнең сынмас канаты. Геройларның сез ул — әнкәләре, Я ашкынып сөйгән җанашы. Үлмәс көче сезнең мәхәббәтнең Яшәү дәрте кемгә бирмәгән, Йөрәгендә тирән сөю саклап, Аның мәңге саф булуын яклап Кемнәр генә утка кермәгән. Мәхәббәтле җылы карашыгыз Эретә ала каты ташларны; Ватанны һәм сезне сөю көче Акыл җитмәс авыр сугышларда Саклап калды безнең башларны. Сез — сугышта, заводларда, кырда, Шахталарда, барлык урында, (Намус эше 
дан казанган илдә) Макталдыгыз бөек хезмәт белән, Дан алдыгыз җиңү юлында. II Кем онытыр — Сезнең зур эшләрне, Кем сокланып аңа карамас, Хезмәт даны безнең хатын-кыз ның Кай илләргә генә таралмас. Кемнәр белми — Зоя — «Татьянаны», Кемнәр белми батыр Лизаны, Кем онытыр — Сугыш кырындагы Дан казанган миллион кызларны. Кем онытыр — Безгә тормыш биргән, Гади шинель кигән ил кызын.— Солдат булып янар утка кергән Батыр санитарка образын. һич онтылмас — Сугыш елларында Солдат гомерен саклап калган кыз — Снарядлар ватыгын үпкәләрдән һәм миләрдән табып алган кыз. Кем онытыр — Соңгы сулыштагы Сугышчыга җан биргән кызны, Берлин түбәсенә байрак элгән Лачыннарга кан биргән кызны.  
Сахаб Урайский 
 
Онытмабыз — Шушы таныш түгел. Әллә кайсы якның чибәрен; Кан алган һәм исән калган һәр кем» Таң җилләре белән аңа һәр көн Тиңсез рәхмәтләрен җибәрер. 
Кем онытыр — Оста, төз атучы — Людмиланың эшен, көрәшен. Ярты меңгә якын фашистларның Җанын алган кызның шөһрәтен. 
Кем онытыр — •* Фашист баскыннары Ябырылганда тыныч илемә. Кайнаганда ачу ташкыннары Гранаталар тагып биленә, Ирләр белән бер отрядта йөргән Батыр партизанка турында, (Бер фашист та исән калмагандыр Партизаннар булган урында). 
Кем онытыр — Краснодончыларның Ир йөрәкле гадел кызларын. Эшләренә һәр кем таңга калыр, Исемнәре безнең йөрәкләрдә Хөрмәт белән сөелеп сакланыр. 
Кем онытыр — Кыю артистканың Шомлы сугыш кызу барганда, Туплар шавына кушылып җыр җырлавын Янгыр булып ядрә яуганда. 
Кем онытыр — Атна, айлар буе Завод цехларыннан китмичә, Корал 
койган Совет хатын-кызын, Керфек какмый һәм ял итмичә. Кем онытыр — Солдат улларына Туннар теккән карчык ананың, Сменага биреп унар норма Яшьләр белән тигез барганын. Кем онытыр — Колхоз кырларында Көнгә ялгап озын төннәрне, Эшкә күндәм җитез сеңелләрне, Демченкога тиңдәш меңнәрне. Кем онытыр — Озын юллар буйлап, Җиңү таңын якынайтуны уйлап, Көзге төндә, кышкы салкында, Ашлык ташып йөргән колхоз кызын Бурычын үтәп иле алдында. Онытмабыз, һичбер онытмабыз Илнең батыр җанлы кызларын. Хезмәт даныгыз бизәр җырчыларның Олы җанлы һәм саф җырларын. 
III Менә шундый безнең илебездә Сөйгән ярлар, апа, сеңелләр, Эшкә уңган бик күп, бик күп меңнәр, Мәрхәмәтле ана, киленнәр, Шуңа халкым бик күп уңган кызын Депутатлар итеп күтәрде. Юлбашчының хаклы ышанычын Сез алда да гадел үтәрсез. Кем онытыр — Сезнең зур эшләрне, Кем сокланып аңа карамас, Хезмәт даны безнең хатын-кызның. Кай илләргә генә таралмас!?