Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЗАН КЫЗЫ


 
АККОРД Ниһаять, мин үз өемдә хәзер! Яна җыйган гөлләр янында. Балаларым уйный әйләнәмд^, Самоварым җырлый табында. Җан җылысы минем йөрәгемдә, Әйтеп бетмәс рәхәт тойгысы. Инә күзен йөз кат үтеп чыккан Солдат бәхетенең чынысы! Дөм караңгы шыксыз төннәр буе Траншсйларда басып торганда, Ракеталар чөелеп, җанкисәр ук Баш очыннан сибелеп узганда: «Күрербезме туган җирләрне!» дип, Ярсый иде йөрәк аһлары. Яшрен тамган яшь бөртеген яшреп, Тибри иде өмет яфрагы. Билдән батып, баткакларны үтеп, Бозлы сулар кичеп чыкканда, Әллә нинди сарай башларында, Я таш базда корышып ятканда: «Их-х, өемнең җылы бер кичен тик, Гаиләмнең сөтле сулышын Бер татырга!» диеп, эчтән генә Килә иде йөрәк тавышың. Янган авыл аша узган чакта Көлдәй чыккан бала күргәндә, Кесә төбен айкап, шикәр биреп, Башларыннан сыйпап үткәндә: «Безнекеләр ничек икән инде? Боекмыйлар микән бик минсез... Ай, күзнең бер чите белән генә j 
Карарга!» дцП, өзелә идек без. Үтте болар, үтте! Бу кан давылы Кабат инде мәңге кайтмасын, һәм берәү дә килеп кагалмасын Безнең йортның тыныч капкасын. 
Мин утырам хәзер үз өемдә, Үз гаиләм, нәселем янында. Кичке эңгер... Учак каршысында... Алар барсы канат астымда. 
Сөям, сыйпыйм, үбәм мин аларны, Уйныйм, көләм, сөйлим, шаярам. Үзем дә бер сабый кебек шунда Иңрәп калган җанга ял алам. 
Тутырып эчәм бәхет шәрабен мин, Куанычым сыймый эчемә. Моннан да зур шатлык кайда булсын, Дүрт ел йөргән солдат кешегә! 
Учагымда әкрен җәйрәп кала Зәңгәр телле моңсу күмерләр. Күзне бәйли эңгер... Тынлык куера... Истәлеккә бирелә күңелләр. 
Ә ничек без бу көннәрне күрдек? Нишләделәр анда кешеләр? Яшнәп үтте күпме яшь гомерләр? Аны Дилбәр — матур кыз — сөйләр. 
Ачылып китә калын пәрдә кинәт һәм мин тагын таныш мәйданда... Кемнәр йөри анда ут, буранда? Кем ул җырлый учак алдында?

 
 _  _  Ш. Маннур 
1.
 
БАТАЛЬОНГА МАТУР КЫЗ КИЛДЕ. «Кызым, кызым, кыз кеше, Кызыма килер йөз кеше...» Ана җыры. Өстәлемә куйган саф гөлчәчәк Хуш исләрен сибеп исертә. Зәңгәрсу ал иркә пәрдәсендә Балкып уйный кояш кич-иртә. Шул чәчәккә карап утырсам мин, Күз алдыма килә яшь бер кыз. Ул да шундый саф булгандыр инде, — Шул чәчәк күк керсез, тузансыз. Шул чәчәк күк иркә елмаеп ул, Карар күзгә рәхәт биргәндер. Уттан утка барган егетләргә «Бәхетле юл, дуслар!» дигәндер. Уйлар мине ерак алып китә: Күрмәскә ант иткән көннәргә. Невель арты калын урманнарга, Яр' читләре мүкле күлләргә. Чуен чәчкән җансыз басуларга, Актарылып беткән тауларга. Яфраклары ертык куаклыкка, Куыш тулган үзән, ярларга. Өзекнең тар утлы муйны аша Иөк төягән «ГАЗ»да үткәннәр, «Монсы узды... Монсы тимәде...» дип, Көлеп, тетрәп, «шөкер» иткәннәр. 
Ул көннәрнең томаннарын кичеп, Күтәрелә күңел түреннән... Бу томаннар ерак булсалар да, һич кенә дә зәңгәр түгелләр. 
Көзнең кара пычракларын ерып, Итекләрне көчкә күтәреп, Килеп керәм мин бер землянкага һәм чыгарам «гамәл» дәфтәрем. 
Урын сайлыйм тимер мич янында, Тезләремнән юеш пар чыга. Эреп китә суык сеңгән тәннәр... Соң ни кирәк ялгыз юлчыга? Тышта инде кыш башланыр вакыт» Ә куышта, балчык диварда Тик бер ялгыз бодай баш тутыра. Исем китә минем аңарга. Оныткан ул елның вакытын да, Кояшны 
да мәңге күрмәгән, Әчкелт төтеннәрдә саргаеп та, Сусаудан да кибеп үлмәгән. Бу да инде сугыш хикмәтедер... Кешеләр дә шулай бит монда: «Үләр...» дисең. Ә ул күзен ача һәм ямалып кайта шушында. һәр ягыңда үлем биегәндә Үзенең бер шашкын көенә,— Яшәү дәвам итә, кыргый тал күк, Тамырларын чапкан көе дә. — Безнең Дилбәр ул, — дн сол дат миңа,— Ул гүзәлне без бик сагынсак, Карыйбыз бер шуңа күз тутырып, Кичен шулай җыелып кайбер чак... — Нинди Дилбәр? — дигән сорау белән Мин карыймын сугышчыларга; Землянканың төрле почмагыннан Җавап килә минем сорауга. Шуннан инде яшь комсорг егет Хикәяне башлый сөйләргә. Мин җылынам тимер мич янында, Колак салып дәртле сүзләргә. «Бер матур кыз килде батальонга Сезнең ерак Казан иленнән. Исме Дилбәр аның. һәм бу исем Төшми йөрде солдат теленнән. Рәсмеи аның сорамагыз инде, Матур кызлар рәсем калдырмый. Булдыралсам әгәр, сүзләр тапсам, Телдән генә сөйләп карыйм мин. Ак йөзендә аның ягымлы бер Көлемсерәү уйнап торуы, Эртеп куя иде солдат күилеи, Рәхәт иде карап узуы.

Казан кызы 13- 
 Сул битенә тамган түгәрәк мин Сөйкемлелек өсти йөзенә. Якынайта аны йөрәкләргә, Сине дә ул тарта үзенә. Акыллы һәм уйчан зур күзләре Сибә иде моңсу күләгә. Ялтыр кара озын керфекләре Буялганнар төсле сөрмәгә. Ул күзләргә баксаң — онытасың Кайсы якка узып барышыңны. Ә бер шаян дустың арттан килеп, Читкә бора синең башыңны һәм кычкырып көлә ул имансыз. Кая керер урын тапмыйсың. Ни әйтергә белми кызарынып, Җәһәт кенә читкә атлыйсың. Аның йомшак коңгыр чәчләреннән йөгерә төсле җиңел дулкыннар, Шул чәчләрне бер сыйпарга теләп, Күтәрелә иде күп куллар. Ә гәүдәсе, бөтен буй-сыннары Китапларда язган күк иде. Тылсымлы дип әйтмим, Ләкин, иптәш, Сокланырлык ягы күп иде. Ул килгәчтен безнең батальонга, Күп егетнең, «саулык какшады», Тыныч яткан санчасть куышына «Чирләүчеләр» тула башлады. Кайберенең иске яралары Кинәт кенә сызлап җибәрә. Икенчесе — аштан тәм тапмыйча, Пилюль сорап бара чибәргә. Без ул чакта оборонда идек. Тирә як тын, калын кар иде. Санвзводта матур кызлар булса, Аурырга да вакыт бар иде. Ләкин шунсы гаҗәп бер хәл булды: Кыз янына барган чагында Егетләрең бик шат булсалар да, Кайткан чакта — борын салына. Үзән буйлап киткән блиндажлар, Торбаларын чак-чак күрсәтеп, Кар астыннан җылы сулыш ала, Иртә-кичен учак төтәтеп. Аяк-чуы кибә солдатларның, Көйгән итек исе чыгарып. Әллә каян тапкан бәрәңгеләр Пешеп чыга көлдә кызарып. Мичтән мичкә кәкре сукмак китә һәм һәр мичнең уты каршында Кайнар сүзләр бара, бәхәс кыза Безнең Дилбәр туташ хакында. — Бу нинди кыз соң бу? — диләр күпләр,— Әллә инде борын чөяме. Әллә инде башка фронттагы Бүтән бәхетлене сөяме? Нигә соң ул әллә кем булырга Тели икән безнең арада? Без кешедән ким егетләрмени, Ник хурлана безгә карарга? — Карамас шул. Синең нәрсәң бар соң? — Шинелең дә, бер кап тәмәкең. Ә кызларга коры гайрәт нигә? Кирәк, энем, кесә сәләтен! Шулай үрти бу яшь егетләрне, Күпне күргән Шыяп капитан (Бу янулар инде аның өчен Тик бер мәзәк иске тарихтан). Куышлардан сукмак менеп китә Җил сызгырган шыксыз кырларга— Солдат торган суык траншей- ларга,— Тар ярыктай яшрен юлларга. Монда тагын шул сүз дәвам итә, Шул ук Дилбәр — солдат телендә. Мәргән егет Кылбай — казах улы: — Күрәмсең, — ди, — Савич, те гендә Бер «Шампанзы» чыгып кар астыннан, Үрмәләде тирәк юл-тирә. Менә шуны капландырсам әгәр, Дилбәр чибәр миңа кул бирә... Окулярга беркә мәргән күзе һәм яңгырап китә Севете. 1 Бер калка да немец, чалкан төшә. Биеп куя дала егете. — Молодец! — дип мактый Савич аны, — Осталыгың өчен баш иям. Ләкин Дилбәр сине сөймәс, дустым, Чөнки аны үзем мин сөям! 1 СВТ — самозарядная винтовка Токарева.
14  ШМаш*?.» 
 Күп егетләр яраттылар аны: Лейтенантлар, сержант һ. б. лар Гыйшык чире белән газап чигеп, Тынычлыктан мәхрүм булдылар. Мин үзем дә хәтта ул кыз исмен Кабатладым бик еш телемдә. Мин куамын аны зиһенемнән, Ә ул һаман ныгый күңелдә. Мин бит аны комсомолга алдым, Тәрбияче булдым, җитәкче. Ә шулай да, күңел-җилпеиер кош— Әллә кая алып китмәкче... «Үзенә дә әйтим мәллә?» диеп, Баш әйләнеп йөргән чагымда, Дилбәр үзе килеп керде безгә, Бәхет ингән кебек табынга. Бер тутырып моңсу күз нурларын һәм әз генә җәберсенеп ул: — «Мин аңламыйм, Захар абый, — диде, — Син, ичмаса, сердәш кешем бул. Нигә мине һаман кимсетәләр, һаман бер үк сүзне сөйлиләр? Оборонда яту курортмыни, Нигә инде арттан йөриләр? Мин ун тугыз яшьлек бер кыз әле, Кияү генә әгәр эзләсәм, Мин эшләгән госпитальдүк алар Табылыр иде — бер күз төбәсәм. Кошлар оча җылы якка табан, Сизеп салкын көзләр килгәнен. Ә кешеләр ут эченә ташлап Китәлмиләр туган җирләрен. Без алты кыз идек өебездә, Әти яши картлык елларын. Дүрт фронтка дүрт кыз чыгып киттек. Безнең өчен башка кем барыр? Юк, кирәкми әле. Хисләремне Ашкындырмыйм, — тыныч торсыннар. Мин бит монда солдат булып килдем, Исертмәсен сихрый тылсымнар. Әйе, йөрәк үлем эчендә дә Иркәләнү сорый, көрсенә. Асыл егетләр күн. Кайчагында Күз карашың туктый берсенә. Мәхәббәтнең зәңгәр томаннары Шушы үзәнгә дә тарала. Шушы куыш, әчкелт ылыс урын Оҗмах булыр төсле кай ара... 
Ләкин болар бер минутлык бары, Бер атылган йолдыз нуры ул. Кичә кыз идең 
син, Ә иртәгә? Ә иртәгә — «фронт толы» бул? 
Нигә кирәк? Минем әле, дуслар, Яшьлегемне килә күрәсем. Сугыш бетсен, тыныч еллар килер» Онтырбыз бу утлар шәүләсен, 
Бүленеп калган калын китапларны Ахыргача укып чыгарбыз. Мәктәпләрдән чыгу кичәсендә Дус-ишләрнсң кулын кысарбыз, 
Менә шунда мин кул бирер идем, Мине сөйгән берәр егеткә. Безнең лачыннарның берәрсенә Яки менә синең кебеккә. 
Ә хәзергә: син әйт, Захар абый, Мин теләмим әле сөяргә, һәрбер солдат гомрен саклар чакта Берәү өчен генә көяргә. 
Мин алдан ук, дөрес, сизеп торам» Минем сүзгә каршы килерләр: «Мәхәббәтнең сихрый ширбәтләрен Син татымый калсаң?...» диерләр. 
Бәхәсләшмим. Әйе, бу да дөрес Җан тезгене бушрак кешегә. Шикәрне дә бары тик бер көнгә Бирәләр бит аның ишегә. 
Ә биш көнгә бирсәң, алар аны Бер чәйдә үк йомып куялар. «Бомбежкага очрап әрәм булыр» Ашап калыйк, әйдә», ди алар. 
Ә миң менә шундый ата кызы: Мин күнегеп үскән түзәргә; Баш түбәңә ташлар яуганда да, Эшлим дигән эшне эшләргә. 
Гасырларның күп газабын йоткан Картлар безне шулай өйрәткән. «Язмышны син үзең җитәклә!» днц Әйткән сүзләр китми йөрәктән.  
Казан кызы 15- 
 Мин яшәргә телим озак-озак, һәм күрергә җиңү көннәрен. Бәлки әле Берлинга да барып, Күрербез без «аю өннәрен». Их, ул көннәр нинди булыр икән! Нинди бөек, нинди завыклы, Хәзердән үк йөрәкләрем ярсый, Уйласам мин шул зур шатлыкны!» Кыз тынды да бер елмаеп куйды, — Аның йөзе тагын ачылды. Шундый гади, шундый баласыман һәм саф иде аның акылы. Мин күзләрне читкә яшергән күк, Уйларны да ерак яшердем. Әле генә дулкынланган хисләр Ташка сугылып, меңгә чәчелде. Ярый әле әйтеп ташламадым, ААин дә көлке булыр икәнмен. Мондый чакта — гыйбрәт алсын кеше, Шул хәленә карап бүтәннең. Кай егетләр аны төшенмәде, «Кылана» дип җәберсенделәр. «Зуррак чинлы кияү эзли бпт ул, Нигә безне сөйсен?» дид,еләр. • 
Ә интендант безнең болай диде: — Белмисез сез аның хәйләсен, Теләгәндә кулга төшереп була Ходайның һәртөрле бәндәсен. 
Ипи иснәтергә кирәк аңар, Ипи исен һәр кем ярата. Малы белән акылы булган егет Патша кызын үзенә карата. 
Сездән ахры булмый инде, дуслар, Мин бу эшкә үзем тотынам. Дүрт-биш көндә бер җай чыгарма- сам, — Әни мине юкка тудырган... Чыннан да ул чая егет иде: Төс-битләре яхшук килешле, Хозвзводта озак юангачтын. Өс-баш шома, горур йөрешле. 
Үзе бераз артист егет тә ул, Романслар, чегән җырларын Әйтеп бирә белә гитарада, Чиртеп аның нечкә кылларын. Шулай бер кич бу килгән дә кызга, Былбыл булып сайрый башлаган: «Сездәй гүзәл фәрештәне, дигән, Күрүемә чиксез шатланам! Мин беләмен, әйе! Сез бит монда 
Зур теләкләр белән килгәнсез: Шундый авыр чакта, Ватаныма Хезмәтемне бирим дигәнсез. Ләкин’ сез бит, гүзәл күбәләгем, Яралмаган мондый эш өчен. Монда безнең мәйдан! Менә без ул Биетәбез фашист бүресен! Шушы сихрый сөрмә күзләрегез, Шушы ай күк нурлы йөзегез Саргайсынмы бу сөремле базда? Юк, килешмим, гафу итегез, Юк, сез аның өчен яралмаган, Сез наз өчен күктән ингәнсез. Күзләргә ял бирер өчен безнең, Бәхет китерер өчен килгәнсез! Җан-тән белән сезнең колыгыз мин,. Сезгә хезмәт — минем вазыйфам. Мин пртәгүк сезне бу куыштан Чыгарырмын, бөек падишам! 
Мин алынам полк күләменә, Тыныч, һәйбәт яңа урынга! Мин сөйләштем инде — сезне шун 
да 
Җиңел эшкә алу турында!» 
Кыз елмаеп тыңлап торган аны, Каршы килеп ләм-мим димәгән. Интендантка бу хәл куәт биргән, «Пешә бит!» дип уйлап җибәргән. 
Шуннан инде күн саквояж ачып, «Мал» тезгән ул Дилбәр алдына: «Менә трико сезгә, хром итек, һәм күчтәнәч, дигән, аз гына...» 
Конфетлар һәм каймак печеннеләр, Шоколадлар чыккан тартмадан, һәм утырып үзе кыз янына, Кочаклый да инде башлаган. 
Гаҗәп эшләр була бу дөньяда, Кызык хәлләр очрый фронтта. Тик моннан да гаҗәп күргәнем юк,. Сугышларда күпме булып та.

36 Шюманну? 
 Дилбәр кинәт ычкынган да шунда, Яңагына берне чалт! моның. Абайлап та өлгермәгән, «мескен», Хур иткән \л егет «алтынын». Чүпрәкләрен, баллы камырларын Томырган ул чүплек башына, Интендантын, атылып чыгып качкан, Ут капкан күк табан астына. һәм бу хәбәр шул ук кичне инде Таралып та җитте барсына. Дер селкенде солдат куышлары Рәхәтләнеп көлү таушына! II. СЕРЖАНТ ЯЗГАН ҖЫР. Киң беләкле, ир йөрәкле Безнең Идел кызлары. Ишетелгән сүз. Ординарец безгә чәй китерде, Солдат чәе — тәмле чәй була. Бергәләшеп аны эчкән чакта Эчләрдәге сагыш юыла. Тормыш исе борыннарга кергәч, Күп уйларга күмелеп каласың. Еракларда калган өйләреңне, Дусларыңны сагнып аласың... Күз алдыңнан үтә гомер юлың. — Читкә кага күңел күбесен. «Ник соң әрәм иттек?» дип әрнисең, Мәгънәсезгә үткән көн өчен. «Белмәгәнбез кадрен бу гомернең, Вак нәрсәләр кайчак уралган. Тормыштагы ямьнең тәмен сизми, Алтын көннәр эзсез югалган. Бу та муттан исән кайтсак инде, Яши белер идек бүтәнчә. Бг түгелгән каннар хакы өчен Телне тешләп, уйлар йөрткәнчә...» Шул сүзләрне еш кабатлый солдат, Чәй эчкәндә бергә утырып, — Сугыш белән сугыш арасында Ял иткәндә рәхәт бер тынып. Чәй сонына Гитлер маймыллары Ясадылар налет котырып, Ойләнәгә яуган снарядлар Түшәделәр җиргә күк болыт. Күтәрелде безнең батарейлар, — Дуэль китте ике арада. Чыйнап, улап, үлем җыры тулды Ай яктылы зәңгәр һавага. 
Биеп йөрде солдат куышлары, Түбә комы 
тулды муенга. Кара мәче кебек, мырлап, кинәт Дәһшәт кереп ятты куенга. 
Әле генә безнең белән тәмләп Чәй эчкән бер минем якташым Сакка чыккан иде. Чуен китек Умырып та киткән янбашын... 
Окоплардан, сазлы траншейлардая Тагын килде мондый хәбәрләр... Җанны кысып, әрнү булып янды Озатканда соңгы сәламнәр. 
Атыш тынды. Ләкин күңелсезлек Озак басып торды җилкәне. Бу авырлык ташын кузгатырга Берәүнең дә көче җитмәде. 
Тик җыйналып тарткан тәмәкедән Күтәрелгән куе сөремнәр Безнең эчтә нинди ут янганын Белдергән күк сузылып йөрделәр. 
Ярсу тынлыктан соң яшь комсорг Тутырып олы зәңгәр күзләрен: — Ну кабарды ачу, дуслар,— диде. — Чәйнәрбез дә инде үзләрен! 
Аннары ул таушын түбәнәйтеп, йөрәк серен чишкән шикелле. Сөйкемле кыз Дилбәр турындагы Хикәясен дәвам иттерде: 
— «Мәхәббәтле уйнау» вакытлары Озакламый узып киттеләр. Окопларны ташлап киң мәйданга Чыгар көннәр килеп җиттеләр. 
Суындылар әкрен егетләр дә, Дилбәр исме тына башлады. Интендантның көлке вакыйгасы Айнытты күп «кайнар башларны». 
«Бер кая да китмәс, кайгырмагыз. Сөяр әле, сөяр берәрсен. Оя тапмый булыр тик, — диделәр,— Ят җирләргә килгән күгәрчен».

Казан кызы 17- 
 Ә бераздан шундый бер хәл булды: Сынау сугышы барган вакытта, Сергей сержант яраланып калды Дошман яткан тирән окопта. Шуып болан төште бруствердан ул, Ләкин артык бара алмады. Яшәү белән үлем каршы килде — Ут чолгады ике араны. Гитлерчылар сизеп алдылар да, Сергей юлын утка тоттылар. Санитарлар кереп карадылар, — Җитәлмичә кире чыктылар. Карап торды Дилбәр сүзсез озак, һәм аннары, бәйләп туннарын, Зур бияләй, киез итек киеп, Җайлады да аяккулларын, Кереп китте тирән кар өстеннән Үрмәләп һәм йөзеп, шуышып. Ишетми ул «тукта!» дигәнне дә, һаман бара. Бара тырышып. Шаша бирә дошман пулеметы, Ач пулялар зәһәр сызгыра. Ә ул йөзә борма юллар ясап, Башын яшреп, тавышсыз гына. Барып җитте мең бәлаләр белән, һәм сержантны тартты чокырга, Күмелделәр алар икәү шунда... Белмәдек без ни дә кылырга. Борчылуга төшеп куйдык кинәт: — Ничек икән анда хәлләре?.. «Егетлекме шунда кыз җибәрү?» Диеп безне комбат әрләде. Без өермә ачтык немецларга, — Чәрдәкләнде пулеметлары. Ләкин Дилбәр төшкән чокыр янын Каплап алды мина утлары. Тартыш озак, озак дәвам итте... Тик караңгы төшеп беткәндә, «Югалдылар ахры»... Дип уйлап та, Түземсезлек белән көткәндә, Кайтып килде Дилбәр янып-пешеп, Яралыны иңгә кочтырып. Кар буяган бөтен өс-башларын, Чәчләренең коцгыр кучкылын. Сергейны ул кабат карап бәйләп, Атка салып үзе озатты. •с. ә.- № з. Күп егетләр тып-тын карап торып, Сокландылар аңа шул чакны. Ә бер айдан сержант хат җибәрде, Кулдан кулга күчеп йөрде хат. Офицер да һәм солдат та аны Укыгандыр әллә ничә кат. Батальонга өеп сәлам язгач, Дус-ишләре хәлен сорашкач, Болай ди ул: «язам сезгә моны Әлхәл булгач инде, күз ачкач. Ничек бетте ул көн сугыш безнең, Уңыш белән тәмам булдымы? Мин сулгарак китеп анда сездән, Кисә яздым яшәү юлымны. Сикреп төшеп немец траншеена, Ут чайкадым тирә ягыма. Ә карасам — ялгыз икәнмен мин, Берәү дә юк минем янымда. Соң нишлисен? Карап торып булмый, Тиз суынмый йөрәк, бер кызса. Траншей буйлап киттем сибә-сибә, «Кушылырмын, дим, бәхет күп булса». Чыйнадылар алда, землянкада: Ә мин җиргә посып, елышып, Лимонкалар бәрдем ишегеннән. Байтак немец актык сулышын Шул куышта тартты. Ләкин мин дә Яраланып куйдым шул чакны. Шашып чыккан немец, гранат бәреп, Харап итте билне, аякны. Мин югалган, беткән булыр идем, Әгәр шунда Дилбәр килмәсә... Рәхмәт яуган ул фәрештә безнең Шәфкать кулын миңа бирмәсә. Аның мине ничек терелткәне, Йөрәгемдә калды җыр булып, һәм ниндидер кайнар ташкын кебек Бирмәде ул миңа тынгылык. Алып кәгазь, сырхау төннәр буе Каләм башын кимереп утырып, Яздым менә шушы җырларымны, Булыр микән тик ул укырлык? Мин оста да түгел һәм каләм дә Бик калтырый минем кулымда. Ә шулай да язмый түзәлмәдем Ул шәфкатьле сеңлем турында.
18 Ш. 
 
СӨЕКЛЕ ДИЛБӘР ТУТАШКА hait сызгыра пуля, сызгыра — Әйләнәмдә, гәүдәм өстендә. Ә мин ятам бруствер буенда, Куе кайнар каным эчендә. Куе кайнар каным эчендә. 
Иптәшләрем ерак киттеләр, Алар мине күрми калдылар. Мин ятамын утлы кыршауда Соңгы түшәк миңа канлы кар. Соңгы түшәк миңа канлы кар. 
Инде беркем монда киләлмәс, Дуслык кулын миңа бирәлмәс, Үлем кочар мине шушында. Яшь йөрәгем кабат тибәлмәс. Яшь йөрәгем кабат тибәлмәс. 
Яралардан һаман ага кан. Тән суына... өшим... туңдыра... Күзләремә пәрдә бәйләнә. Үлем килә янга тын гына. Үлем килә янга тын гына. 
Инде җуям, җуям аңымны. Күктә сөрем. Сөрем зәп-зәңгәр, Кар суыра актык канымны, Сау булыгыз, дуслариптәшләр. Сау булыгыз, дуслариптәшләр... 
Ләкин кинәт кемдер эндәшә Бу кем тавышы мондый ягымлы? Әни. синме? сеңлем, бу синме? Әллә өзелеп сөйгән ярыммы? Әллә өзелеп сөйгән ярыммы? 
Кем өстери мине, бу кем соң? Кая мине алып барасың? Ник күзләргә минем таш баскан. Ник кулларым хәлсез калган соң? Ник кулларым хәлсез калган соң? 
«'Сергей. Сергей, җаным, күзең ач, Зинһар өчен миңа бер кара. Син исән бит! Исән! Иштәмсең? Син яшисең якты дөньяда, Зинһар өчен мина бер кара!..» 
Күзләремне ачсам ни күрәм — Дилбәр туташ миңа елмая! Кочаклаган кысып ул мине, һәм аркама җылы тун яба. Һәм аркама җылы тун яба. 
Яраларым инде бәйләнгән. Тамчытамчы таммый соңгы кан. Үз җылысын бирә ул миңа, Күт алдымнан китә күк томан. Күз алдымнан нигә күк томан. 
Аның изге күкрәк җылысы, Шәфкать тулы кайнар сулышы Үлеп барган тәнгә җан кертте, — Шул икән ул — кызның чынысы. Шул икән ул — кызның чынысы. Алып чыктың мине үлемнән Сеңелкәем, гөлем, алтыным. Мин онытмам сине, онытмам! Сүимәсә бу йөрәк ялкыным. Сүнмәсә бу йөрәк ялкыным!» Бу хаттан соң күпләр үзгәрттеләр 
Карашларын Дилбәр матурга. Ярату һәм тирән хөрмәт белән Сөйләделәр аның) хакында: «Кара, бу кыз чая булып чыкты, Йөрәкле дә икән, яхшы да. Сөю уенчыгы булып кына Узмагандыр гомре таысыда.» Карт солдатлар шундый бәя бирде һәм «кызым» дип дәшә башлады. Яшьләр аны якын дус иттеләр. Әйләнмәде кабат башлары. Ә бер заман кемдер һәм каяндыр Бер матур көй уйлап чыгарды. Траншейларда суза башладылар Сергей язган шушы җырларны «Аның изге күкрәк җылысы, Шәфкать тулы кайнар сулышы Үлеп барган тәнгә җан кертте. — Шул икән ул — кызның чынысы. Шул икән ул — кызның чынысы!» 
III. ЫШАНМАСЛЫК ХӘЛЛӘР ДӘ БУЛА «Кешеләрне ил һәм дәнер яск?» М. Горьки. Яшь комсорг Захар дәвам итә: «Озак көткән көннәр килделәр. Иртән таңнан һөҗүм башланасын Бар солдатлар инде белделәр. Бу якларның ямьсез, черек кышд Узып китте безне алҗытып, Траншейлардан сулар түгә-түгә, Бетә иде билләр авыртып. Тay-чокырлы Витеб кырларының Саран туфрак, кызыл комнары,- Моңсу ялгыз мәйдан булып калды Ишетелмәде сабан җ ы р л а р ы. 
Тик тургайлар һаман, тынмас сай- 
Ра' 
Өзә иде безнең үзәкне. Уч төпләре кычын, искә төшрә Сабан сөрү, чәчү кирәкне.
Казан кызы 19- 
 
Бәбкә йоны кебек яшь чирәмнәр Брустверда инде баш төртә. Без аларга табан борын сузып Дөнья исен белдек һәр иртә. 
Күптән инде тунын салган Дилбәр А1атураеп китте тагын да? Аның җннел, зифа гәүдәсенә Күз бәйләнде узган чагында. 
Кар астыннан) чыккан умырзая Чәчәге күк гүзәл иде ул. Ана карамасак, безнең янда Башка чәчәк юк та иде шул... 
Оборонда яту, тын булса да, . Туйдыра ул, бик нык туйдыра. Чын сугышчы төс югалта башлый, Дучар булган кебек кайгыга. 
Шуңар күрә, таңда булыр һөҗүм Татылмаган хис күк көтелде. Кырынды һәм тазарынды һәркем, Одеколон-фәлән сөртенде... 
Хәзерләнде яңа сәфәргә ул: Я ул бәхет белән күрешер... Яки үлем белән очырашып, Үлмәс өчен каты көрәшер. 
Инә белән кое казудан да,, Сугыш эше авыр булса да, Окобыннан солдат күтәрелеп, Җаны белән алга юл сала. 
Түзмәс йөрәк Дилбәр, яшь карчыга, Оясында' торып калмады. [•илен бәйләп, сансумкасын киеп. Рота белән бергә атлады. 
— Куркырсың бит, анда хәтәр, дибез, Укның күзе очлы ул, җаный... «Тараканнан башка бер нидән дә Курыкмыйм!» дип көлде ул сабый. 
Алга бит ул, очып барып булмый, Чыпчык түгел солдат, — кеше ул. Куян кебек үзе җиргә поса, Арыслан күк үзе көчле ул. 
Олы юлга чыгып җиткәнче без Тиргә төштек, канга буялдык, һәм барыбер сүзебездә тордык, — Ныгытмасын ватып юл салдык. 
Без-з-з... безелди утлы кигәвеннәр, Чыйнап килә «кара чучкалар». 
Балчык, тузан катыш төтен җәеп. Безнең юлны бәйләп тоталар. Бер чүгәләп, бер үрмәләп. Дилбәр. Бер йөгереп кырлар өстеннән, Яралыдан яралыга килә, Тирләр тама ике битеннән. Гадәтенчә елмаерга хәтта Арасы юк аның, — ашыга. Әле бәйли, әле авырларны' Артка таба илтеп тапшыра. «Рәхмәт, кызым!» «Сеңелем — туганым!» дип, Аерыла солдат Дилбәрдән. Кыз өлгерми җавап бирергә дә, Тагын тавыш алгы тирәдән. Атыш кинәт тынып куя бер мәл, Гүя, дөнья үлде, киселде... Сузылып, ята носилкага Дилбәр, Һәм шаяра бала шикелле... Бәрде сулдан немец батарее. Комбат анда төркем җибәрә. «Иптәш комбат, рөхсәт итегез!» дип, Дилбәр тагын монда иярә. Дошман тубын барып басып алу,— Айһай, дуслар, кыен уен ул: Туры наводкадан бәрә немец, Китсен, диеп, җанын кыеп ул. Төркем эри зәһәр өермәдә, Күп егетләр сафтан чыгалар. Яралылар ташый Дилбәр һаман. Нишләп болац) бик еш соң алар? Алып килә ул лейтенант Тптны, Аумасын дип, кысып куйны.чда. Ә бер вакыт Киев' егете көлеп Әйткән иде Дилбәр турында: «Ул давылга каршы очмак була, ллай иткәч — матур чыга/ бнт. Ләкин егылыр безнең кочакка ул, Тургайның да канат сына!» дип. «Бүген үзе килеп кергән лачын Нәни кошның култык астына. Ләкин кияү булып түгел шул...» дип, Дуслар килә көлеп каршына. 
20 LIL-MiMir 
 
Сирәгәя сафлар, сирәгәя... Дошман моны сизеп ала да. Таркау көчен җыеп, бер тимтенеп, Алмак була безне алкага. Яралыны бәйли иде Дилбәр: Бер зур немец шашкан төс белә, Автоматын беләгенә терәп, Йөгереп килә аның өстенә. Нишләсен кыз? Яралыны ташлап, Үз җиреннән кире чиксенме? Язмыш аны шулай сынаганда Үзен онтып качып китсенме? Горур иде ул кыз! шушы төштә менә Үлсә-үләр, ләкин:— сугышып... Алды Дилбәр яткан автоматны һәм ут ачты ярсып, кызышып. Баргандыр бу тартыш тик ун минут, Ләкин шунда төен чишелде: Егетләрнең тимер түземлеге Дошман сафын кабат җимерде, Әзәйсә дә батырларның саны Барды алар карыш-карышлап. Ни булса да, максат якын хәзер: Бер ташлану; һәм бер алыш бар! Әнә инде| немец кабалана, Шартлатты ул тупның берсесен, Бездән килгән утка чыдый алмый, Ташлап кача калган өчесен. Кем ата соң болай ярсып-ярсып, Каян килә давыл төсле ут? Алар икәү. Икәү батарейны алды! Әйтеп ышанмаслык көч булып. Аның берсе: парторг Солодухин, Икенчесе:1 батыр матур кыз. Боз барыбыз бер дә көтмәгәнчә, Таң калырлык кыю, батыр кыз! Менә килә безнең каршыга ул. Салмак атлый. Арган, алҗыган, Авыз чите, колак яфрагыннан Нечкә җеп күк, тама[ алсу rtaii... Тимгелләнеп китә бит алмасы, Төсе беткән, күзе сүрелгән. Елмаерга тели, бәгырькәем, Яшь күренә ләкин күзеннән.* Нишләгән ул? Нәрсә булган ана? Без куркытып, чорнап алабыз. Ишетми ул безнең сораганны, Тик ымлашып җавап табабыз. Яр читеннән атып яткан чакта Янында ук 
мина ярылган. Иптәшләре тартып чыгарганнар Ишелгән ком, балчык карпыннан. Утырды да, моңга калды матур... Хәсрәт тулы ai-nlm йөзләре. Нәрсә булды бәгырем? Ни кайгың бар, Ерак якның тиңсез гүзәле! «Шул каргалган бер батарей өь ■ Ни иптәшләр әрәм булдылар... Ах, бу сугыш! сугыш... — днде з ул. - Күзләренә яшьләр тулдылар... Комбат килеп аның каршысыиа. Кулын кысты, рәхмәт белдерде, һәм: «Бар, сеңлем, медсанбатка .хәзер, Һәйбәт кенә] ял ит син!» днде. Дилбәр башта озак карап торды: Аңламыймын һич ни, дигән күк. Аннары ул әйтте, башың селкеп. Кинәт кенә аңга килгән күк: — «Юк, хәзергә китмим, Иптәш майор, Булыйм әле болар янында. Мин аларга ярдәм’ күрсәтермен. Хәлләре бик авыр чагында...» Мин бу кызга карап, хәйран калы Уйлап тордым баскан җиремдә: «Кемне сөйсә бу кыз,— ул бәхетле Ул бәхетле, диеп, гомергә!» 
IV 
«МАМОН ТАУЛАРЫ» 
«... битвам, родине н Обречена судьба мия> 
Лермонтов Мии тәгәри торгач менә шулай Таш җәюле «дүрт юл» буенча *— Ахырга да җитеп барам ахры Хикәямдә куйган уемча.  
Казан кызы 21- 
 
Мин бу кызның якты, саф сурэтеи Күкрәгемдә йөрттем ике ел. Ничә тапкыр талпынса да күңел, Зарыгуда ятты ул былбыл. Чыртан 1 ягың аскан котелокны Эчәлмичә киткән чакларда, Йөрәккә тоз салган явызларны Егылганчы куып барганда, Булмады', шул поэмалар язып, Җәелдереп хыял канатын. Поэмалык олы батырлыгын — Ун юл хәбәр иттек солдатның. Шуңар безнең бик күп матур җырлар Туалмыйча кала бардылар. Бәлки бу да, көз күкрәгән күктәй, Колакларга сәер яңгырар... Ләкин шул хак:—һич бер вакытта да Фидакарьлек* һәм чын яхшылык Төс югалтмый, — нур балкытып тора Иң кыйммәтле асыл таш булып. Яшәр минем гүзәл Дилбәрем дә, Мәңге үлмәс Зоя шикелле. Ярсу теләк белән дәртләндереп, Ул бит аны монда китерде. «Без шулай, — ди, минем, сүздәш әйтә, — Дәвам иттек куып баруны, һәм уң яктан! кинәт басып алдык, «Яшел болын» дигән авылны. Бу авылдан инде чуен башлар Тиз качтылар, артка карамый. Гадәтләрен хәтта онытыпмы,— Тын өйләргә ут та салалмый. Мин сөйләмим сезгә, халык безне Ничек итеп каршы алганын, Карт аналар килеп кочкан чакта Нинди яшьләр күздән тамганын. Үзегез дә солдат бит сез^ иптәш, Андый хәлләр инде билгеле. Тойгыларның асты өскә килеп Дулкынлана! солдат күңеле. Бу авылда без күп кораллар Һәм Азыктөлек кулга төшердек. Күп өләштек авыл халкына да, Обозны да җайлап өлгердек. 1 Чыртан — костер| мәгънәсендә. Без ясадык монда солдат ялы, Кыска бер ял. Сугыш барганда Командирның һөҗүм картасында Берәр хәйлә, туган арада. Утырабыз шулай складта, Люда белән 
монда Дилбәр дә (Аның дусты сан взводтан килгән Яралылар алын китәргә). Ә солдатлар алар каршысына Шампанский китереп куйдылар; — «Эч, сеңелкәй, безнең исәнлеккә’ Тибрәнсен бер дәртле тойгылар!» — «Дилбәр булгач безнең яныбыз да. Кайгырмыйбыз язмыш турында. Яралансак беребезне дә ул Калдырмый бит сугыш кырында Сугышчылар инде безнең кызны Шулай якын итә иделәр, Чөнки эшен һәм шәфкатен аның Әллә ничә күзләр күрделәр. Күбекләрен атты «француз!' уты», Чыжлап тулды кружкаларга. Күтәрделәр бызлар көлә-көлә, Кызык иде бу хәл аларга. — «Татып карыйк әле, әйдә, дус- | кай! Тыныч түгел йөрәк тә бер дә... Үлем шомын һәр көн) күргән кебек, Белеп карыйк яшәү тәмен дә! Эчте Дилбәр тулы кружканы. Иптәше! дә аңа кушылды... Каннарына китте тавышлы дым, Күңелләре шундый хуш булды. Җырладылар алар озын көйләр Йөрәкләргә моңнар тутырып; Без уйларга талып, Туган өйне. Сөйгәннәрне сагнып утырдык. Шуннан инде Дилбәр тик ялгызы Саф татарча җырлап җибәрде. Без сүзләрен аның белмәсәк тә. Моңлы иде ләкин көйләре. Башлады ул бераз оялсынып, «Көлмәсләрме?» дигән шикелле. Кем аңламый монда кеше җанын? Ә ул безнең/ яудаш бит инде!


 Хннары ул җырдан туктады да Кабындырып уйчан күзләрен: — «Их, Людвига, җанкисәгем! — диде, — Сагындым мин Казан илләрен. Беләсеңме, шундый, Казан дигән. Бер кала бар Идел буенда. Безнең халык инде гомер б\е Җырлап килгән аның турында. Бер карасаң үзе, әллә ничек. Бер дә инде матур түгел ул. Биек менгән горур йортлар белән Каплап тормый дөнья күген ул. Урамнары аның көзге түгел, Бакчалары тулган гөл түгел. Ә шулай да өзлеп сагнам шуны, Шунда тарта мине гел күңел. Мин туганмын шул калада, дус- 1 тым, Шунда минем телем ачылган. «Әти, әни» дигән изге сүзнең Бөек сере шунда табылган. ! Бар безнең бер тиңсез Тукаебыз,— Пушкин кебек, шигырь алласы. Тел* ачкычын башлап аннан ала Мәктәп күргән ата баласы. Китапларын аның кочагыма Кысып йөргән шаян бала чак, Әл-дә! минем күз алдымда тора, һәм ул мәңге шулай калачак. Шунда белдем: бу тормышта, дустым, Гүзәл һәм зур теләк барлыгын. Ул ниндидер көчле йолдыз кебек, Суза икән җылы ялкынын. Их-х, бер үтсәң иде хәзер менә Шуның гади урамнарыннан. Шуның гади, моңсу матурлыгы Китми минем күз алларымнан. Күрсәң иде хәзер дус кызларны, Нинди дәртләр икән аларда, Сугышып үскән «усал» малайларның — Дан табалар икән кайларда? Сагындыра, их, бик сагындыра, Шул шаушулы Казан каласы, Шуның кичке вальс бакчалары — Яшь, җилкенер йөрәк давасы! Идел өсте, зәңгәр каеклары, Мандолина, гармонь моңнары... Гөрләп торган «Маркиз» болынна Р* Иркәләгән кайнар комнары. 
Туган җирләреңнең матурлыгы Болай гына сөйләп бетәрме? һәм төсмерләп сиңа күрсәтергә Мондый гына сүзләр җитәрме? Капчан бетәр сугыш? Кайчан илп Әйләнербез кошлар кебек без? Үзебезнең баскан эзләр ташын Җылысыннан белер, идек без. Әйдә тагын берне эчик әле. Шул кадерле туган җир өчен, Безнең яшьлек гөлен сындырмаска Җанын бирер солдат ир өчен! Дилбәр тынды. Без барыбыз бергә Күтәрелеп җырлап җибәрдек. Тавыш безнең шундый көчле иде— һәрбер өйгә барып җитәрлек. Иртәгесен безнең батальоннар Тагын күчте яңа һөҗүмгә. Каршыбызда гади| таулар тора,— Немец ята алар өстендә. 
Картада ул «Мамон таулары» дип» Борма сызык белән көрмәлгән, Анда немец тирән оя корган, Тиз менәрлек түгел түбәннән. 
Адым саен анда автоматчы, Пулеметлар, башка кораллар, Арт битләүгә тезгән минометлар < Ут бөркергә әзер торалар. Актардылар безнең гаубицалар Бүре чокрыи, җылан юлларын, Ч Ә1 г е ч к е л е чыбык ки ртә л ә ре и, Артындагы мина кырларын. Анда-санда үскән агачларның Биле сынды, Башы өзелде... Үзебезнең пейзаж булса да бит, Шулай салмый булмый эзеңне. Тау өсләрен кара төтен япты... Бер минутка мәйдан шып, булды. Кинәт «урра» яиран-гөрләп китте Һәм пехота тауга омтылды.

Казан кызы 23- 
 
Эш күп| булды монда Дилбәр өчен. Утлы тешен немец ыржайтты; Җан төбеннән күкрәр солдат таушы Буыннарын ләкин какшатты. Исән калган җирән унтерларны Таудан куды үлем бизгәге. Солдат Попков алга йөгреп чыкты һәм күтәрде комач кисәге. Ул ашыкты таулар түбәсенә Шул комачны илтеп кадарга, Җилфердәтеп аны, Күңелләрдә Шатлык, гайрәт уты ягарга. Ләкин кинәт соңгы дошман чыгып, Автоматын чайкап өлгерде. Тау битендә Попков туктап калды... Эчен тотып җиргә бөгелде. Пөгреп килде Дилбәр аның янына, Бәйләмәк ч булды ярасын. Тик соң иде... Челтәрләнгән эчне Бәйләп кенә кем соң ялгасын? Ал комачны эченә кысып яткан... Ул кымшанмый инде урныннан... Дилбәр аның маңгаеннан үпте һәм флагын алды кулыннан. 
Китте Дилбәр тауга менеп үзе, Алга тотып канлы комачны. Бара' иде ул, — йөгрек ут илткән күк, Күктән алып янар кояшны. Бара иде ул, — йөгрек! нур илткән күк, һәр күңелдән алып ул нурны. Монда җнтәлмичә калганнарның Кайнарына манып ул нурны. Бу авыкта. аның зифа буе. Очар коштай җиңел адымы, А шк ы н ул ы я ш ь л е к м а ту р л ы г ы Әсир итте безнең акылны! Әгәр Җиңү — кыз төсендә булса,— Дилбәр төсле булыр иде ул! Арабызда океан ятса да, без Аңар табан салыр идек юл! һәрбер!ебез аңа җитәр өчен. Тизрәк кысар өчен кулларын. Иң ягымлы бер сүз әйтер өчен Мактап аның мондый булганын, Тыялмыйча ярсу йөрәкләрне, Бер сулыштан аңа омтылдык. Инде җиттек изге максатка без,— Соңгы адым» соңгы кыенлык... Дилбәр бара зур ташларга табан,— Тауларның иң биек җиренә. Кулындагы 
комач ялкынсыман, Кабынып куя апрель җилендә, Чү, туктагыз, нәрсә булды? Шартлау... Күктә бүрек: — шрапнель төтене. Дәһшәт белән зыңлап колакларда, Җиргә ява үлем китеге. Нигә болай Дилбәр кинәт кенә, Таш өстенә барып капланды? Кулындагы комач кисәге дә Тоткан килеш утырып тын калды? «Ах!» дип куйды бездән кемдер берәү, һәм егетләр анда йөгерде... «Нинди каһәр төшкән минут соң бу? Ник эш болай булып өлгерде?..» Күтәрдек без аны беләкләргә, Алып салдык) плащ өстенә. Кан буялган коңгыр чәчләренә, Шәүлә яткан матур йөзенә. «Дилбәр!.. Дилбәр! җаный!.. Син исән бит! Зинһар өчен безгә бер кара! Зинһар өчен безне ташлама син! Ташлама!» дип солдат ялвара. «Дилбәр!.. Дилбәр!..» диеп кабат дәштек Кулларын да тотып карадык... Тән җылысы бар күк тоелса да, Җан җылысын таба алмадык. Керфекләрен каплап күзләренә, Яшь яшереп торган егетләр, Түзмәделәр, — үксеп җибәрделәр, Тезләнделәр, төште бүрекләр... Үлем аша атлап! йөргән солдат Күп кайгылар кичерә тын булып. Бер җыласа инде, каты җылын, — Авыр итеп, ярсып, сулыгып. «Их-х, сеңелкәй! Саклый алмадык шул... Йөрәк җылын. Җылым кызгана... Сокландырдың безне, әсир ниең, Олы җанлы батыр кыз бала.

Ш. Mag* 
 
Без биг синең бер елмаю нурын Күрер өчен мендек җәһәтләп. Ул елмаю безне җир читенә Илтер иде җиңел җитәкләп...» 
Шулай диде яшь белорус Савич. Кылбай аңа «дөрес» дип торды. Кемдер берәү җыр башлады шунда, Бөтен кеше аңа кушылды: 
«Һай сызгыра пуля: сызгыра, Әйләнәмдә гәүдәм өстендә. Ә мин ятам бруствер буенда Куе кайнар каным эчендә. Куе кайнар каным эчендә. 
 .................................... , ) 
Алып чыктың мине үлемнән, Сеңелкәем, гөлем, алтыным. .Мин онытмам сине, онытмам, Сүнмәсә бу йөрәк ялкыным. Сүнмәсә бу йөрәк: ялкыным.» 
Солдат .моңы тынды әкрен, әкрен... Кузгалдылар батыр йөрәкләр... Казыдылар кабер шул урынга һәм күмделәр зурлап, хөрмәтләп. 
Орденнарын куеп күкрәгенә, Баш астына салып сумкасын. Яңгыратып бәхилләшү залпын, Калдырдык без Ватан солдатын. I Аның кабре «Мамон тауларындг» Өстенә бер ак таш куелган, һәм ул ташка штык очы белән Сылу кызның исме уелган. 
Беркетелгән ашгыч бу һәйкәлгә Дилбәр илткән комач кисәге.— Кыз' булса да, ир егеткә тиңдәш Асылзатның чын дан бизәге. 
Без юнәлдек тагын ерак юлга. Коткарырга туган җирләрне; f Ул җилфердәп калды моңсу гына. Тибрәндереп авыр хисләрне. 
Сез кайтырсыз Казан каласына һәм күрерсез бәлки әнисен. Рәхмәт аңа! Чын гүзәл кыз итеп Үстергән ул Дилбәр нәнисен!» 18.IX-45. 1О.Ш-46. Кенигсберг — Kassa