Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЭЗЛӘР

Хикәя
 Отряд башлыгы полковник Румянцев, дәүләт чиген яшертен үтеп чыкмакчы булып маташканда кулга алынган кешенең эшен тикшерүне, лейтенант Булатовка тапшырды. Бу эштә тагын да берәүнең катнашы булырга тиешлеге турында ул үзенең фикерен белдерде. Чикне яшертен кичеп теге якка ычкына алган шул берәүнең кемлеген һәм нинди максатлар белән чикне кичүен тикшерү — кушылган бурыч әнә шулар иде. — Эш белән тулырак* танышырга теләсәпез, «Көндәлек вакыйгалар кенәгәсе» битләрендәге 15 нче сентябрь язмаларын карап чыгыгыз. Кулга алынучының заставада, беренче сорауда, биргән җавапла, рын — сорау протоколын укып чы- 1ыгыз. Ләкин онытмагыз: безнең өчен бөтен мәсьәлә эзләрдә. Эзләрнең иясен табу, монысы инде, ту- рыдан-туры сезнең сәләтегезгә бәйләнгән, — диде полковник. Лейтенант Булатов спай буйлы, киң җилкәле, түбәләре карга капланган биек тауларда, диңгездәй киң далаларда күп йөрүдән, тау чишмәләренең көмештәй саф суын эчүдән сәламәт, алма битле, яше әле утызга да җитмәгән бер; совет офицеры иде. Булатов — офицер разведчик иде һәм чын-чынлап, совет разведкасын бизәүче яшь, булдыклы, тырыш, үсеп баручы разведчиклар буынының бер кешесе иде. Аның разведка эшендәге тәҗрибәсе ике-өч елдан артмаса да, бу ике-өч еллык геймер Булатов өчен бик бай узды. Ватан суГышы дәверенә туры килгән бу ике-өч еллык эшчәнлегендә Булатов дошманның күп төрле мәкерле җәтмәләрен өзде, күбесе белән йәзгә-йөз килде, хәйлә осталыгы белән корылган күп кенә комбинацияләрне өйрәнде. Сугыш елларында булсын, тынычлык чорында булсын, һәрбер дәүләт өчен әһәмиятле хезмәт өлкәсе булган разведканы дөнья әдәбиятында «астыртын сугыш», «серле сугыш», «караңгылыкта йөзгә-йөз», «акыллар көрәше» кебек исемнәр белән образлап атап язалар. Шулардай Булатовка ошаганы һәм, аның фикеренчә, разведка чынбарлыгына якын дип тапканы — «акыллар көрәше» иде. Булатов үзе дә, күп вакытларда, теге яки бу эш! буенча, кабинетында ялгызы гына калып озакла п-озаклап уйланырга, вакыйганы уйлары үтәли кат-кат\ үткәрергә, үзен канәгатьләндерерлек бер карарга килмичә торып, уйларыннан аерылмаска ярата. Мондый чакларында аннан «нинди эш белән мәшгульсең?» дип сорасаң, һәрвакыт бер җавапны — «уйларым белән» дигән җавапны ишетәсең. Әлбәттә. аның бу гадәте очраклы күренеш түгел иде. Булатов чикне саклау хезмәтендә үсте. Чик буе хезмәте кешене чыныктыра ул. Биредә табигатьнең шәф- катьсезлеге, дошманның мәкерле һәм аеруча хәвефле җәтмәләре ке

54 Г. MIHCMS 
 
 шенең тойгыларын үткерли, кешедән уяу булуны сорый, сизгер һәм чыдам булырга өйрәтә. Урта Азия чикләренә рядовой булып килгән Булатов, пограничник хезмәтенең беренче елларында, ил чиген саклауның үзенә хас әмәлләрен зур түземлелек белән өйрәнде. Чик буеның тынлык патшалык иткән айлы тәннәрендә дә, сөякләрне җебетерлек яңгырлы көзләрен дә, карлыбуранлы зәмһәрирле минутларын да күп күрде. Шундый төннәрдә, бер кыймылда- мыйчы. дүртәр сәгать «секрет»та яып дошман ягын күзәтте. Дошман бандаларын тар-мар итү бәрелешләрендә дә катнашты. Шул рәвешчә. дүрт ел эчендә рядовойдан лейтенант дәрәҗәсенә кадәр үсте. Бу авыр тәҗрибә Булатовта разведчик өчен гаять файдалы һәм омтылышлы бер яхшы гадәтне тудырды. Ул биредәге күренешләргә, вакыйгаларга, бер караганда, бөтенләй вак, әһәмиятсез булып күренгән вакыйгаларга да, бервакытта да дуамал гына ышанып мавыгып китми, ә бәлки тәнкыйть күзе белән карап, тикшереп кабул итә иде. Әле менә хәзер дә, полковник тапшырган бу эш белән танышып чыкканнан соң да, бу эш нихәтле гади кебек булып торса да, аның артында ниндидер бер шөбһәле сер яшеренгән кебек булып күренә иде ана. Булатовта беренче шөбһә — copav протоколын укып чыгудан соң туды. Кулга алынучының заставада- 1ы беренче сорауда ук үз гаебен яшермиче икърар итүе Булатовка ошап бетмәде. Булатов бу сорау протоколы бит. ләрендә җинаятьче белән тикшерүче арасында тууы бик законлы булган йөзгәйөз көрәшенең ичмасам чаткысын да күрмәде һәм бу хәл аны уйланырга мәҗбүр in те. Кулга алынучының протоколында язылган җаваплар тулысыңча канәгатьләндерерлек җаваплар иде. Бер/ уйласаң, сорап торуның артык кирәге ла юк. Эш беткән. Җинаятьче үз гаебен өстенә алган. Ә бер уйласаң, шик артыннан шик туа. Иң элек шунысы: бу җавапларда кайда соң яшәү өчен көрәш законнарының аз гына булса да чагылуы? Ни өчен ул үзенең гаебен җиңеләйтү юлларын эзләми? Тагын шунысы да бар: ул бит чик сызыгында да тотылмаган, чик сызыгына икс чакырым җитмичә, тылда тотылган. Бу хәл үзе генә лә аңа теләсә ничә төрле легенда уйлап табарга мөмкинлек бирә ал ran булыр иде. Әгәр теләсә, әлбәттә. Ә ни өчен теләми? Булатов үзенең эш тәҗрибәсендә мондый хәлне, бер карауга гади булып күренгән моның ише вакыйганы очратканы юк иде әле. Ләкин, ничек кенә булмасын, отряд башлыгының боерыгы үтәлергә тиеш! Эзләр... Нинди эзләр, кем эзләре соң алао? Ни өчен сорау протоколында бу турыда ләм-мим бер сүз әйтелмәгән? Бәлки «Көндәлек вакыйгалар кенәгәсе» битләрендә бу сорауларга җавап табылыр? Булатов кенәгәне ачты. Кенәгәдә 15 нче сентябрь көнне чиктә булып узган ике вакыйга турында язылган иде. Вакыйгаларның берсе менә: — «15 нче сентябрь таңында, «Ялгыз каен» заставасының наряды» чик сызыгын тикшереп барган вакытында, сөрелгән җирне таптап узган билгесез берәүнең эзләрен тапкан. Эзләр безнен тылдан чит илгә китүченең эзләре. Вакыйганы тикшерү өчен килеп җиткән участок коменданты белән эзләрне табучы, икесе дә бу эзләрнең тик бары бер генә кеше эзе һәм гади чарык1 эзләре булуын исбат иткәннәр. Чарыкларның бер сыңары ике тире корамасыннан ялгап тегелгән булса кирәк, чөнки эзләрнең берсе уртадан икегә киселгән шикелле булып иңен төшкән,—дин акт төзегәннәр». 1 Чарык дип бу якта, күбесенчә, квгү- челәр кия торган, тиредән тегелгән аяк киеменә әйтәләр.  
55 
Эзләр 
 Менә икенчесе:— «15 нче сентябрь көнне, иртә бе- лән 8 сәгать 15 минутта, «Алмалы» заставасы районында, чик сызыгына ике чакырым җитмичә, безнең тылда, билгесез берәү кул- га алынган. Кулга алынучы заставада булган беренче сорауда— үзен күрше республика шәһәрләреннән берсенең яшәүчесе булуын, бу районга 15 нче сентябрьдә кара поезд белән килүен һәм чит илдә яшәүче туган-кардәш- ләрен эзләү максаты белән Советлар Союзы чиген яшертен кичәргә булып барганда кулга алынуын бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Кулга алынучының шәхсен расларлык бер ■ документы да юк. Тентү вакытында яныннан, бер фляга судан башка, әйбер чыкмаган. Кулга алынучы наряд белән очрашкан вакытында качарга, я каршылык күрсәтергә тырышмаган. Кулга алынучы шул ук көнне отрядка да озатылган. Бу эщ өчен наряд башлыгы ефрейтор Оразгильдиевкә застава начальнигы рәхмәт белдергән». Табигый булмаган нинди генә хәл бар соң бу ике вакыйгада? Җинаятьченең берсе, чикне кичеп, чит илгә ычкына алган, икенчесе исә кулга алынган. Әгәр дә бу ике вакыйга бер җинаятьнең тамыры икән, ул чагында нишләп икесе дә бер застава районында булмаган? Булатов, кенәгәдәге язмалардан мәсьәлә бер кадәр ачыкланмасмы, дип көткән иде, ләкин язмалар аның шөбһәләрен куерталар гына, һәм ул үзенең бу шөбһәләреннән котылу өчен, ике застава районнарында аерым-аерым булган бу ике вакыйганы бергә бәйләү өчен нигез эзли башлады. Уйланган саен бу вакыйганың серләр артына кача баруын күреп, Булатовпың ачуы килде, әйтерсең бу яшерен серләрнең очына беркайчан да чыгып, булмаячак. Ләкин аның бу эчке халәте озакка бармады. Анардагы разведчиклык сабырлыгы бу билгесез вакыйгаларның серләренә караганда көчлерәк иде. Ничек кенә булмасын, сабырлык һәм логика көче белән эшне чишәргә уйлады ул. Мәсьәләгә ныграк үтеп керә барган саен бу ике вакыйганың бер оста комбинация җимеше булуына ышанычы ныгый барды һәм шул комбинацияне ачып салу өчен булган көрәшне мөмкин чаклы тизрәк башлап җибәрергә ашыкты. Булатовның кулга алынучы белән әле 
бер тапкыр да, йөзгә-йөз килеп, очрашканы юк иде. Шулай булуга карамастан, хәзерге уйлар пәрдәсе үтәли аңар кулга алынучының холкы, табигате сурәтләнә башлаган кебек булды. Аның уйлавынча, кулга алынучы тышкы кыяфәте белән куян кебек юаш, әмма эчтән төлке кебек хәйләкәр берәү булырга тиеш иде. Мондый типтагы җинаятьчеләр белән, әгәр дә кулыңда аларның мэк'ерле хәйләләрен сүтеп таратырлык көчле дәлилләрең юк икән, шунда ук турыдантуры көрәш башлауның файдасыз гына булмыйчы, ә тайгак бер эш булуын Булатов яхшы аңлый иде. Шуңа күрә дә бу минутларда Булатов өчен иң элек кулга алынучының, чынлап та, ул уйлаганча, төлке кеше булуына тулысы белән ышанып җитү кирәк иде. Моның өчен аңа кулга алынучы турында үз хыялында сурәтләнгән әлеге характеристиканы башка берәр кеше биргән характеристика белән чагыштырып карау кирәк булды.' Ул башка берәү дигәннең кулга алынучыны күргән һәм аның турында нинди дә булса бер фикергә килгән кеше булуы шарт иде, әлбәттә. Шулай уйлый торгач, Булатов кинәт ефрейтор Оразгильдңевне хәтерләде. Ораз- ппльдиев, наряд башлыгы буларак, җинаятьчене кулга алуда турыдан- туры катнашкан пограничник ич. Беләсе иде: аның турында Ораз- гильдиевнец фикере булдымы икән, булса, нинди икән? Булатов телефон аркылы отряд дежурныена шалтыратты һәм «Ал
56    г. Минский  _ 
 малы» заставасына бару өчен аг иярләргә кушты. Булатов «Алмалы» заставасына килеп җиткәндә, ефрейтор Ораз- гнльдиев, әле яңа гына ялдан торып, нарядка кнтрргә хәзерлек күрә иде. Биш-ун минутлык әңгәмә Оразгильдневне нарядка кичектермәячәген әйтеп, ефрейторны Булатов янына, Ленин почмагына чакырып китерделәр. ( — Иптәш лейтенант, сезнең чакыруыгыз буенча, ефрейтор Ораз- гильдиев, — дип, ачык тавыш белән рөхсәт сорап, аякларын тигез басып, пөхтә киенгән төрекмән егете килеп керде. — Утырыгыз, иптәш ефрейтор,— диде Булатов. Ефрейтор утырганнан соң, Булатов сүзен башлады: — Минем сезгә бер соравым бар, иптәш ефрейтор. Әйтегез әле, 15 нче сентябрь көненнән башка, сезнең тагын да шулай, чик бозарга теләүчеләрне кулга алганыгыз бармы? Кара тутлы, шомырт күзле егет дәртләнеп үк китте. Булатовның мондый соравы егеткә бик ошады, чөнки бу анын) яраткан темасы иде. Ул, у нае чыкканда, үзенең эшләгән эшләре, тоткан «бүреләре» белән, хаклы рәвештә, мактанып сөйләргә ярата иде. Чик» сакчысы өчен чикне бозмыйча саклау, ә бозар! а теләүчеләрне ычкындырмыймы эләктерүдән дә мактаулы эш бармы соң?! ЕфрейГор Оразгильдиев, лейтенант Булатовның? соравыннан сон, дәртләнеп сөйләнеп кигте: — Мин, иптәш лейтенант, барлыгы алты нарушитель тоттым. Бигрәк тә узган язда миңа аларның өчесен берьюлы эләктереп алып кайтканда яхшы ук тирләп- пешәргә туры к!илде, чөнки бер ялгыз идем. Юлдашымны заставага донесение белән чаптырдым, ә бандитлар — өчәү. Автоматым бик ярдәм итте. Заставадан тревожный- лар килеп җиткәнче, ягъни бер сәгать тә 7 минут вакыт, бандитларның өчесен дә җиргә кадаклап тоттым. Генералдан рәхмәт алдым шуның өчен... «За умелое примене- ние оружия» дин язылган иде приказда. Әгәр дә мин шунда’ кыл кадәр генә дә өркенгән булсач иде... Булатов аны бүлде: — Генералдан рәхмәт ишетүегез — дәрәҗәле эш. Әмма мине кызыксындырган башка бер мәсьәлә бар: 15 нче сентябрьдә кулга алынган кеше тег'е чик бозучыдан нинди генә ягы белән булса да аерылмыймы? Аның белән беренче очрашуыгызда сездә аның турында бер фикер тугандыр, әлбәттә, ту- мыйчы булмас... — А . . . Сез ул турыда сорыйсызмыни?! Ничек дип әйтим икән сезгә?.. Әйе. Бердән бу вакыйга үзе, әллә ничек шунда, чиктә була торган вакыйгаларга ошап җитми. Может, мин ялгыш уйлый торганмын?... Шунысы бар: чик бозучы бер вакытта да чиктә көндез күренми ул. Көндезен тауташ арасында посып ята. Ярканат кебек, кич- җиткәнне, кояш баеганны ке- тә... Караңгы төшкәч «оча» башлый димәкче булам. — Алайса, сезнең фикерегезчә, ул чик бозарга теләүче т*үгел? — Юк, мин алай дип әйтмәс идем. Нишләп чик бозарга! теләүче булмасын. Әлбәттә чик бозарга теләүче, тик үзенә башка бер хикмәте булган сволочь димәкче булам... — Мәсәлән? — ... оста, хәйләкәр кеше. — Аңлыйм. Шуннан соң? — Шуннан соң, көн туып тирә- як яктыра башлагач, алмашыну вакыты кидеп җиткәч, без «секрет* 'dan күтәрелеп, с.мена белән сукмакта очрашу өчен, юлга чыктык. Шулай, бер чакырым чамасы җир киткәнбездер, карыйм, бер кеше... — Сез аны башлап нинди ераклыктан күрдегез? — 200 адымнан ерак бглмас. — Ә ул сезне күрдеме? Күр д е м е - ю к м ы, ә й тә а л м ы н м. Әмма күргәндер, күрергә тиеш... —- «Күрергә тиеш» дип ничек алай өзеп әйтә аласыз? — Без бит ачык җирдән килә
Элк'р       _ ___ 57 
 без. Ул җирдә түбә дә, тау да юк. Таллык та, калкулык та юк... — Сезне күргәч качарга да маташмадымы? — Кая качу! 50 адым җир кал- тач та, чүгәләп утырды да, кулларын күтәрде. Мин башта ышан- мыйчарак) торам. Бу - мәлгун, мин әйтәм, хәйлә тозагы кормыймы... —- Син шулай уйлыйсыңмы? — Уйламыйчы! Бик хәйләкәр кеше булып күренде, ул миңа... Төлке| төсле. Оразгильдиев белән әңгәмә Булатовны дәртләндереп, кәефен күтәреп җибәрде. Барыннан да бигрәк, ул үз фикерләренең Оразгильдиев фикерләре белән туры килүен күреп, канәгатьләнде. Булатов өчен хәзер инде кулга алынучының протоколына язылган җаваплары; ныклы тәнкыйть һәм тикшерү астына алынырга тиешлеге, үзенең исә төлкенең дә күпне күргәне,\ карты булуы турында шик калмаган иде. Мондый карарга килү өчен кулга алынучының тотылу тарихы табышмаклы булып, Оразгильдиев әйтмешли, чиктә була торган вакыйгалардан аерылып торуы гына да җитәрлек иде. Булатов, кулга алынучы белән очрашу өчен, тизрәк отрядка кайтырга ашыкты. Кулга алынучыны Булафв кабинетына- китерделәр. Булатов, башка бер мөһим эш белән мәшгуль кеше булып күренер- гә теләп, кулга алынучыны берникадәр вакыт юри игътибарсыз калдырды. Бу — үзенә күрә бер алым иде. Булатов үзенең бу эш белән кызыксынуын яшерергә, киресенчә, бу эшкә карата салкынлык күрсәтергә теләгән булып кыланды. Югыйсә, гадәттә, әле сораутикшерүләр белән алҗытылмаган дошманның әрсезлеге к<өчле була. Мондый хәлләрдә дошманны башлап рухи интектерергә, шул әрсезлеген сындырырга кирәк. Шулай иткәндә дошманның нервысы кыл кебек тартыла башлый һәм тартыла торган бер нечкә җиреннән өзелеп тә китә. Булатов әле бер кәгазьне, әле икенчесен караган була, читләренә нидер язгалап куя, үз уйлары эчендә йөзгән кеше кебек күренә иде. Ә теге, баскан килеш, көтеп тора. Ара-тирә борынын тарта, тамак кырып, сакал-мыегын сыйпап куя. Ниһаять,- — Утырырга мөмкинмс^ — дип сорый. Булатов, уянып киткән төсле, башын 
калкыта, тегене әле генә күргән сыман, аңар карый. — Әлбәттә. Утырыгыз. Теге, әдәпле кеше булып, ихтирам күрсәтеп «рәхмәт» әйтә һәм урындыкка утыра. — Кем әле сезнең исемегез? — дип сорый Булатов. Теге исемен һәм фамилиясен атый. — Я, сөйләгез алайса, нәрсә өчен дип сезне тоттылар соң? Кулга алынучы: — Мин бу турыда сөйлән бирдем инде, — ди. Булатов гүя аны аңламый: — Кайда сөйләп бирдегез? — Заставада. — Ә ... Заставада. Хәзер инде биредә сөйләгез. Ләкин дөресен сөйләү кирәк, — ди Булатов өстәп. — Бу яшемә җитеп, бер вакытта да ялган сөйләп күргәнем юк, гражданин начальник, — ди теге, бераз хәтере калган сыман, һәм үзенең кулга алыну тарихын — беренче сорау) протоколында язылган җавапларын тәкрарларга керешә: 15 иче сентябрь көнне кара поезд белән бу районга килүен, озын буйга салынган бер катлы таш казармалы разъездда төшеп калуын, аннары яшертен кичү теләге белән, таулар күренгән якка—чиккә таба җәяүләп китүен, тауларга барып җиткәнче юлда Кярия коелары яныннан узуын, харабта килеп җиткәч; туктап азрак ял итүен аннары бер сай ермакны атлап чыгуын, ермактан флягасына су тутыруын, аннары! бер түбәне кичеп ике тау арасына килеп керүен, тау сырты белән бара торган ачык урынга килеп чыгуын һәм шунда нарядка очрап кулга эләгүен, нәкъ заста- 
58 Г. Минский 
 вада беренче сораудагыча итеп, сөйләп бирде. Булатов, «тукта, бу каһәр берәр ялган ычкындырмасмы, үз ялганына үзе уралып чуалмасмы» дип аны бик зур дикъкать белән тыңлап торды. Ләкин теге, разъезддан башлап кулга алынган җиргә кадәр сузылган юлны дөрес итеп, бөтен детальләренә кадәр җентекләп сөйләде. Ул җирләр белән Булатов үзе дә таныш иде. Аның ул тирәләрне күп гизгәне бар, хәтта узган көзнең бер явымлы төнендә, бик нык чылангач, «озын буйга салынган беркатлы таш казармаяга кереп җылынып, өстен киптереп тэ чыккан иде. Кулга алынучының бу җаваплары Булатовта аның үзенә дә ят гоелган яңа фикерне тудырды, чөнки бу юлы аның фикере? кулга алынучы файдасына борыла бара кебек иде. Болай булгач кулга алынучы дөрес күрсәтә. Димәк, Булатов аның турында ялгыш уйда булган, димәк, «Ялгыз каен» заставасындагы эзләрнең бу эшкә бернинди дә бәйләнеше юк. Булатов, эш тәҗрибәсендә, үз гаебен яшерергә теләмиче турысын сөйләгән җинаятчеләрне дә очратып күргәне бар. Андый җинаятьчеләр закон телендә «Явыз нияттә булмаган...» дип йөртеләләр. Димәк, бу кеше дә шундыйлар рәтенә керә. Нәрсә бу?! Әллә ялгышумы? Зарарлы икеләнүме? Әкият тизлегендә куера барган фикерләрен өзеп, Булатов төп сорауны бирде: — Ни өчен сез юлдашыгыз турында берни дә сөйләмисез? Кулга алынучы, мондый сорауны ишетеп, чып-чыннап гаҗәпләнеп ка. ла һәм. Булатовның үткен күзләре а.чыц чыраенда бер генә дә ясал- .малык сызыгы күрми. Нинди юлдаш? Кулга алынучының хәзер инде үзе сорау бирүгә күчүе Булатовка ошамады, ләкин ни эшләмәк кирәк, «менә шундый» дип әйтеп бирү өчен Булатовның бер нинди дә мәгълүматы юк иде. Эзләр мәсьәләсенең җентекләп тикшерелеп бетүенең бу эш өчен зур әһәмияте булуын сизде ул һәм, эзләр турында дәгъвасыз бер карарга килгәнче, сорауларны туктатып торырга булды.1 Протоколны ул ишетелерлек итеп укып чыкты. — Дөрес- язылганмы? — Баштан ахырынача дөрес, — диде теге һәм, протокол битләренә кул куя-куя, сүзен дәвам итте: — Әгәр} дә мин ялган сөйләү ниятендә булсам, беренче сорауда ук дөресен яшергән булыр идем. Бу эштә дөресен яш<ерү мөмкин булмаган бер хәл. Чөнки, үзегез беләсез, чик эшсез килеп йөрү өчен бульвар, яки берәр парк түгел. Шулай икән, ничек итеп мин «чик буенда кәеф- сафа кылып йөридер идем» дип әйтә алыйм. Мондый сүзләргә пионер яшендәге бала да ышанмас Булатов кабинетында тагын ялгызы гына калды. Кем кемне алдый? Кем соң ул эзләр иясе? Бәлки ул! да башка шәһәрдә яшәүчедер һәм, кара поезд белән килеп, 38 нче разъездда төшеп калгандыр? Тормышта берсе- берсенә охшаган вакыйгаларның булуы мөмкин түгелмени?! Әлбәттә мөмкин. Разъезд эшчеләреннән бе- рәрсенең бер үк көндә,, бер үк сәгатьләрдә разъездда булып киткән ике ят кешенең ичмасам берсен күреп калуы мөмкинме? Шулай ук мөмкин... Булатовның бу уйлары аны, әй- терсеңлә кара поездның үзе; булып, 38 нче разъездга өстери башладылар. Отряд штабы урнашкан бу район үзәгеннән ул разъездга 14 километр иде. Булатов иң элек станциягә кагылып, кара поезд турында белешергә, әгәр дә була калса, кара поездга утырып разъездга барырга дигән фикер белән станциягә китте. Станциядә Булатовка кара поезд- ныи 20 минуттан соң киләчәген әйттеләр. Булатов көтәргә булды. Станциядәге эшчеләр белән' ул күптән ук таныш иде һәм менә бүген- io смена дежурные Максимов бе-  
Эзләр 
 
 59 
 лән хәтта азрак дус та иде. Шуңа күрә ул, ярым шаяртып: ~ Әгәр дә 20 минуттан соң килеп җитмәсә, үзеңә атландырып илтерсең, — диде. Максимов та шундый ук тон белән җавап кайтарды: — Пожалуйста. Телисең икән, спорлашабыз да. Максимовның үз эшенә карата мондый кыю ышанычы Булатовка ошап куйды, бу ышанычның никадәр нык булуын тикшерергә теләп: —- Әгәр дә кичексә?! Неужели көтелмәгән хәлләрнең килеп чыгуы мөмкин түгел? — дип сорады. — Мөмкин, әлбәттә,—диде Максимов, — поездның кичегүе сирәк хәл. Чөнки ул хәзер инде безнең нерегоида булып санала. Шаяру тәртибендә башланган әңгәмә җитди тонга күчә башлады. — Кичегүләр еш буламьР— дип кызыксынды Булатов. — Бу атнада дүрт кичегү, — диде Максимов. — Күбесенчә, нинди сәбәпләрдән кичегәләр? — Сәбәпләр җитәрлек. Әле күптән түгел бер- эшелон, станциягә килеп җитәргә 30 минут калды ди- тәндә, 3 сәгать 20 минут кичекте... — Әһә, менә үзегез әйтеп бирдегез! Ул поезд да «сезнең перегон- ла» булып саналгандыр әле,—дип Булатов Максимовны үчекләргә теләгән иде, ләкин Максимов биреш- •мәде: — Моның сәбәбе бөтенләй башка.- стихия! Мамык тюклары төялгән ачык платформаларның берсенә, паровоздан очкын чәчрәп төшеп, платформа яна башлый. Шуннан соң, яна башлаган платформамы эшелон төркеменнән сүтеп, аерып алу өчен паровоз маневр ясый Ъә.м нәтиҗәдә 3 сәгать 20 минутка кичегә. Булатовның әле бу вакыйга турында ишеткәне дә юк иде һәм бу, разведчик өчен, кызыксындырырлык вакыйга иде. — Кай көн булды соң бу эш? Нишләп без бу турыда белмибез? — Әле күптән; түгел генә. 15 нче сентябрьдә, — диде Максимов. — 15 нче сентябрьдә?!. — Әйе, эшелон безнең станциядән иртәнге 6 сәгатьтә! узарга тиеш иде, кичегү сәбәпле, 9 сәгать 20 минутта гына узды. Көтмәгәндә булган бу хәбәр Булатовның бөтен уй-фикерен чуалтып җибәрде. Үз колакларына үзе ышанмаган шикелле, ул кабат сорады: — Ничә сәгатьтә дисез? — 9 да. — Ә аңардан башка 15 нче сентябрьнең иртәсендә тагын да кара поезд уздымы? — Юк, узмады. — Яхшы беләсезме? — Бел миче! Ничә состав кабул итүемне белмәскә, әллә син мине исерек дип уйлыйсыңмы? Минем сменадагы факт ич ул. Булатов, Максимовның бу хәбәрен тагын да бер кат ачыкларга теләп, бу мәсьәләдә бер генә дә шик калдырмас өчен, сабыр тавыш белән, яңадан тотынды: — Димәк, болай булып чыга- 15 иче сентябрь иртәсе көнне ’38 иче разъездга таба беренче кара поезд биредән 9 сәгать 20 минутта гына узып киткән. Максимов исә, Булатовта кисәк туган мондый кайнар кызыксынуны күреп, гаҗәпләнмпче кала алмады: — Тукта әле... аңлатып кына сөйлә әле: нәрсә дип син болай тэфтишлисең, ревизор кебек... Әллә... Ләкин Максимов сүзен әйтеп бетерә алмады, семафор будкасыннан кара поездның якынлашып килүе турында шалтыраттылар һәм алар икесе дә перронга чыгарга ашыктылар. 38 нче разъездга кадәр булган 14 километр араны поезд чабып узганчы, Булатов үзе өчен бер мөһим мәсьәләне тәмам төгәлләшге- реп өлгерде: чикне бозарга теләүчене 15 нче сентябрь көнне «Алмалы» заставасы районында иртә белән 8 сәгать 15 минутта кулга

ьо Г. Минский 
 алганнар. Кулга алынучының әйтүенә караганда, ул 38 нче разъездга 15 нче сентябрь көнне кара поезд белән килгән, ул утырып килгәң кара поезд, кичегү сәбәпле, бу станциядән 9 сәгать 20 минутта гына узып киткән. Димәк, разъездга кадәр тагын 20—25 минут чапса, разъездда ул я 9 сәгать -5 минутта, я 9 сәгать 50 минутта гына тәшеп кала ала. Ә инде разъезддан тауларга таба җәяүләп бару, тауларны кичеп, тагын да берникадәр юл китеп, наряд белән очрашуга чаклы аз дигәндә, 3—4 сәгать вакыт кирәк. Шулай булгач, кулга алынучы, әгәр дә ул үзе С/йткәнчә, чынлап та 15 нче сентябрьдә кара поезд белән килгән икән. һичберничек тә аныц 8 сәгать 15 минутта «Алмалы» заставасы районына эләгүе мөмкин түгел. Ин гади исәп аның кулга алы. ну вакыты бер тулып икенче сәгатьтә була алуы турында күрсәтә... ’ I Димәк, кулга алынучы алдый. Кара поезд белән бу разъездга килү түгел, кара прездның кичегү фактыннан хәбәрсез үк килеш, алдый. Ә аның алдавы очраклы хәл түгел. * Бу нәрсә Булатов өчен бик әһәмиятле бер деталь иде. Бу деталь— очы табылмаслык итеп оста яше- релгән серле вакыйганың ачкычы иде. /Мондый ачкычны тапкан Булатов өчен хәзер инде оста яше- релгән вакыйганың очын табу бурычы калды... Разъезд эшчеләреннән берәү дә Булатовка файдалы яңалык әйтә алмады. 15 нче сентябрь көнендә дә, башка көннәрдә дә алар разъездда чагылып, узган ят кеше күрмәгәннәр. Разъезд эшчеләренең бер генә ят кешене дә күрмәүләре Булатовның <'Кулга алынучы бу разъездда булмаган» дигәч фикерен көчәйтерлек факт иде. Ләкин Булатов бу фактны тәнкыйтьсез генә кабул итә алмады, чөнки чикне бозу) кебек зур җинаятькә ташланган явыз ниятле кешенең, бигрәк тә чик тирәләрендә, ят күзләрдән саклануы бик табигый иде. Шуңа күрә Булатов 15 нче сентябрь көнендә разъездда ят киешенең күренмәве фактына гына карап йомгак ясарга ашыкмады. Ләкин шулай булуга карамастан, бу фактның Булатовны уйланырга мәҗбүр иткән икенче ягы да| бар иде: әгәр дә кулга алынучы бу разъездда булмаган икән, ничек ул разъезддан чиккә таба сузылган юлны дөрес) итеп, юл өстендәге коеларга, ермак, хараба һәм тау-түбә араларына кадәр җентекләп, түкми-чәчми сөйли белсен? Булатов уйлар төенен берничек тә чишә алмады. Кулга алынучының җинаятьче булуы һәм үз җинаятен яшерергә теләп алдап сөйләве турында аның бернинди дә шөбһәсе калмаган иде. Ләкин шул ук вакытта җинаятьнең өст’енә үк төртеп күрсәтерлек ачык дәлилләр дә юк иде аның Кулында. Эшне тикшерү барышында үзенең нинди булса да бер ялгышлык ычкындыруыннан курыкты ул. Ялгыш исәп нәтиҗәсендә миллион сумнар арасына кереп югалган ким, я артык тиенне эзләп таба алмый җәфаланган бухгалтердай сизде ул үзен. Шул хәлендә, уйларына җапап табарга теләгән төсле, тауларга таба карап торды... I Әнә таулар. Башларына болыт шәл бөркәнгәч мәһабәт һәм) горур таулар. Булатов тауларга таба карап юлын дәвага итте. Юлда) Кярия коеларын узды. Таш харабага килеп җитте. Кулга алынучы сөйләгәнчә итеп, туктап ял итте. Аннары тагын да юлын дәвам итте. Бара торгач әлеге ермакка килеп җиткән генә иде, үз күзләренә үзе ышанмыйча, җансыз кеше төсле, катып калды: ермакның төбс\ копкоры иде. Бәлки җинаятьче суны ермакның башка у р ы н ы н н а н а л г а н д ы р ? Булатов, ермак буйлап аның сулы урынын эзләп китте. Шактый җир китте ул, ләкин ермакта су күренмәде. Бәлки ермак шушы ике көн эчен- 

Эзләр 1  61 
 до кибеп өлгергәндер? Бу илдә кояшның ике көн эчендә генә ту-, гел, ике сәгать эчендә дә, хәтта, зур елгаларны киптерерлек көче бар. Ләкин ермак таулардан туктаусыз бәреп торган чишмәләрдән башланып чыга иде бит. Димәк, ермакның кибүе» кояш эше түгел. Беләсе иде: ермакның суы агудан кайчан туктаган икән? Моны, әлбәттә, бу тирәләрдә мал баккан көтүчеләр белергә тиешләр. Бәлки бу аларның эшедер әле... Булатов, көтүчеләрнең берәрсен очрату нияте белән, түбәләргә таба китт'е. Бара торгач бер колхоз көтүчесенең тирмәсе урнашкан җиргә килеп, җитте. Көтүче Булатовка ул сораган ермакның моннан ун көннәр элек сулы булуын ’ һәм суының башка ермак белән «Ялгыз каен» тирәсендәге колхоз кырларына юнәл терелүен сөйләп бирде. Димәк, кулга алынучы ермактан флягасына су алу турында да алдап сөйли.1 Бу тирәдә ермак булуы чурында белсә дә, әмма аның икенче юнәлешкә җибәрелүе турында хәбәрсез килеш, ялганлый. 38 нче разъездга кара поезд белән килүе турында да кемнеңдер өйрәтүе буенча сөйли. Шулай икән, җинаятьче ялгыз түгел һәм «Ялгыз каен» заставасындагы эзләрнең, һичшиксез, бу эш белән бәйләнеше булырга, тиеш! Көтүче Булатовны чәй эчәргә чакырды. Җирле халыкның гореф- гадәтен яхшы өйрәнгән Булатов, көтүченең тәкъдимен} кире какмаска булып, чәй катына утырды. Аннары кызу көннең сусынын кайнар күкчән белән басу Булатов өчен ярап та куярлык бер эш иде. Алар чәй эчтеләр. Булатов, аеруча бер ләззәт белән, тирлп-тирли, биш-алты чынаяк чәй эчте. Чәй эчү вакытында, чик тирәсендәге хәлләр турында сорашкан булып, ул, көтүченең бу көннәрдә берәр ят ке- Шспе күреп калуы турында сөйләвең көткән иде, ләкин көтүче һичбер кемне дә күрмәгән булып чыкты. Ниһаять, чәй эчеп туйгач, Булатов юлын дәвам итәргә әзерләнде. Хәзер инде аңа, күрше «Ялгыз каен» заставасы районына эләгү өчен, икс застава арасында биек| стена булып торган тауны к4ичәргә кирәк иде. Ул әле үз гомерендә бу тауны кп чеп күргәне юк һәм аны кичүнең аеруча кыен да, хәвефле дә булуын ишеткәне дә бар иде. Ә бүген анар бу тауны кичү кирәк — бу тгу аркылы1 бер заставадан икенчегә элә. геп булу мөмкинлекләрен тикшереп күрү кирәк иде. Буаңа әле үзе өчен дә икеле булып күренгән бер исәбен сынау өчен дә кирәк иде. Бу якның көтүчеләре тауларда гизү осталары булып саналганга күрә, Булатов, берәр киңәш ишетү нияте белән, тауны кичү теләген көтүчегә белдерде. Булатовның мондый кыю теләген ишеткән көтүче, башын чайкап, елмайды. t — Бу тау пычак йөзе кебек үткен таш очлары белән капланган, шуңар күрә дә аны «Кайрак таш тавы» дип йөртәләр. Ә сезнең бу итекләрегез белән такырда гына йөрерлек. Харап итәчәксез сез итекләрегезне, — диде көтүче. Булатов юлга яңа итекләрдән чыгуына үзе дә бераз үкенсә дә, эш узган һәм аңа,, ничек кенә булса да, «Ялгыз каен» заставасына нәкъ менә бу тау аркылы үтен бару кирәк иде. — Безнең хезмәтебез шундый: кирәк икән, итекләреңне түгел, җаныңны да кызганмаска туры килә, — диде Булатов. Көтүче, кинәт нәрсәнедер хәтерләгән төсле: һи... мин онытканмын да. Миндә бер пар артык чарык бар ич. Алыгыз, тауны кичү өчен сезгә ярап куяр ул, — диде. — Мондый тәкъдимегезне бик теләп кабул итәм. Рәхмәт сезгә, — диде Булатов. Көтүче аңар капчыгыннан бер пар чарык чыгарып бирде. Булатов шунда ук, хром итекләрен салып, чарыкларны кия башлады. Чолгавын яхшылап урап,
62 Г. Минский 
 нәкъ көтүчеләр шикелле итеп, берсен кигәч, икенчесен кулына гына алган иде, утлы күмер тоткан кешедәй. сискәнеп китте. Әйтерсеңлә, чарыкның бу сыңары аның кулын пешерде. Булатов, чарыкның табанында ике тире кормасының ялгап тегелгән эзен күреп, шул секундта ук «Ялгыз каен»дагы эзләр турында «Көндәлек вакыйгалар кенәгәсе» битләрендәге язманы хәтерләде. Менә сиңа, көтмәгәндә, тагын бер яңалык! Әгәр дә «Ялгьи каен» заставасының сөрелгән җирендә табылган эзләр ниндидер бер язмыш буенча бу көтүченең эзләре икән, ул чагында Булатовның барлык исәпләре, уйфикерләре асты өскә киләчәк. Чөнки аның чик- вакыйгалары тарихында көтүчеләрнең күрше дәүләт җиренә кичеп чыккалаган маллар артыннан, их- тыярсыздан, чик сызыгын чыгу фактлары турында ишеткәне бар иде. Мондый фактлар бик сирәк булып, сонгы елларда бөтенләй бетерелсәләр дә, ышанып буламыни, тагы да килеп чыкмас дип. кем әйтә алыр?... Бу уйлар Булатовның. башыннан бик тиз арада узып киттеләр һәм ул. көтүченең җавабын ишетергә ашыгып: — Бу чарыклар сезнең үзегезне- кеме? — дип сорады. — Юк. мин аларны таптым, — диде көтүче. Көтүче, кулы белән, «Кайраклы таш тавы» итәгендәге куаклыкка таба төртеп күрсәтте: — Әнә шул урында. Кичә, шулай, казаң астына дип куак кисәргә бардым. Куаклык эченнән шушы чарыкларны табып алып кайттым. — Куаклык эченнән?! Димәк, кем булса аларны анда яшерен куйган? — Көтүчеләрнең берсе, әлбәттә, башка кем булсын. Без көтүчеләр, шулай, колхозга азык-төлек алу өчен кайтканда, арть к әйберләребезне таш астына, я куаклык арасына яшереп калдырабыз. Юк, юк... Көтүчеләр эше түгел бу. Һәм Булатовның, көтүче китергән мисалга ышанмау өчен, үзенең бер, фикере дә бар иде. Киеп өлгергән чарык сыңарыч кире салып, чарыкларны бик- кадерле әйбер кебек итеп төргәч, Булатов, көтүче белән дусларча саубуллашып, бәйрәм итекләрен яңадан киеп, «Кайраклы таш тау> га таба китте. Булатов, отрядка кайтуы белән, кулга алынучыны допроска китертте. Кулга алынучы, узган беренче очрашудагы кебек, юаш кына булып, Булатовның каршына килеп басты. — Я, сөйләгез! — диде Булатов. — Нәрсә турында? — Әлбәттә, үзегезнең ничек итеп бу районга килүегез һәм ничек итеп кулга алынуыгыз турында. — Ялгышмасам, мин ул турыда ике кат сөйләп күрсәттем инде. — Зарар юк. Тагын да бер кат сөйләгез, әйдә, өчкә тулсын,— диде Булатов. Кулга алынучы сүзен 15 нче сентябрьдә кара поезд белән килеп,, разъездда төшеп калуыннан башлаган иде, Булатов аны бүлде- — Бу сезнең беренче ялганыгыз!’ Кулга алынучы Булатовның беренче кисәтүеннән һич кенә дә тынычлыгын бозмады, киресенчә, тагын да ачыла төшкән1 кебек: — Гражданин начальник, тагын да бер кат әйтәм: мин ялганларга теләмим һәм миңа ялганлау мөмкин дә түгел, — диде. — Шулай да сез ялганлыйсыз. 15 нче сентябрь иртәсендә кара поездның кичегүен һәм никадәр кичегүен белмиче, ялганлыйсыз... Булатов бу сүзләрнең тегеңәр яшен угы кебек булып кадалуын көткән иде,! ләкин теге Булатовның бу хәбәрен шундый бер тынычлык белән каршы алды ки, хәтта Булатов үзе дә хайран калды. — Мин бит сезгә, гражданин начальник, 15 нче сентябрь иртәсендә килдем дип әйтмәдем һәм алай әйтеп ялганларга җыенмыйм да. Мин разъездда төшег/ калганда әле караңгы иде. Вакытның күпме бу

Эзләр « 
 луын белергә сәгатем юк1. Бәлки 14 нче сентябрь төне булгандыр, я 15 нче сентябрьгә каршы төннең икенче яртысы булгандыр, кем белә бит анысын... Зинһар өчен,1 мине андый ваклыклар белән алҗытмагыз. «Төлкенең дә .иң усалы, карт төлке икән» дигән уй Булатовның миеннән узды һәм ул бу карт төлкене капкынга таба куа башлады. — Дәвам итегез! Кулга алынучы, сүзен дәвам итеп, разъезддан таулар ягына таба баруын, Кярия коелары яныннан узуын, таш хараба янында туктап ял итүен, аннары, иргә торгач, бер ермакка килеп җитеп флягасына су тутыруын сөйли башлаганда, Булатов аны янә бүлде: — А10НЫСЫ сезнең икенче ялганыгыз! Кулга алынучы бу юлы рәнҗүле тавыш белән: —- Бу яшемә җитен миңа берәү дә «Ялганлыйсың» дип rafcn атканы юк иде. Сездән, яшь бер совет офицерыннан, мондый сүзне ишетү авыр миңа. Җә, әйтегез инде, микем су алу я алмавым җинаятьме? Ни өчен дип миңа аны ялганлап торырга кирәк булсын? — Ә менә ни өчен: уд ермактан су алу өчен аның сулы булуы кирәк, ә ермак коры. Коры ермак! Соңга калгансыз, чөнки ун көн инде аннан бер тамчы да су акмый... Кулга алынучы, уйга киткән кеше төсле, күзләрен идәнгә текәде. Бу аның, шушы секундта, Булатов күзләреннән йөзен яшерергә теләве иде. — Күрдегезме инде?! Ялганның, чынлап та, сезнең өчен файдасы юк. Сезнең өчен бары тик бер генә юл бар- үзегезнең! ничек итеп «күрше республикадан» булмыйча, ә чит илдән чик кичеп килүегезне СӨЙЛӘП бирү ЮЛЫ; Кулга алынучы агарынып китге. — Мин сезне аңлый алмыйм. — Ә менә хәзер барысы да аңлашылыр, — диде Булатов. Карт төлке бер аягы белән капкынга баскан иде инде, Булатов чукмар белән аның башына тондырырга булды: — Җә, сөйләгез/ кемнәр һәм нинди йомышлар кушып сезне безнең илгә җибәрделәр? Кулга алынучының ман лаена салкын тир бөртекләре бәреп чыктылар. Нерва 
көчәнешеннән бит тамырлары тартыштылар булса кирәк, ирене ямьсез кыйгаеп калтыранды, чигә тамыры бүртеп калыкты, күз кабаклары сикерешә башладылар. Ләкин карт төлке карт төлке иде — бирешмәскә теләде. — Миңа гомердә уйга кермәгән гаепләр тагасыз. Мондый гаепләр тагу өчен нинди дә булса дәлилләрнең булуы кирәк. — Ә сез кабаланмагыз. Хәзер без ул дәлилләргә1 дә килеп җитәрбез. Менә сез үзегез әйтеп бирегез: сезнең чарыкларыгыз кайда? Кулга алынучы кеше Булатовка йотардай булып карады: — Нинди чарыклар? — диде ул һәм әйтеп тә бетермәде, Булатов чарыкларны өстәл өстенә чыгарып куйды: — Менә, танымыйсызмы?.. Җинаятьченең бит тамырлары шундый булып тартыштылар ки, ул, берничә тапкыр нидер әйтергә теләсә дә, булдыра алмады. Әйтергә теләгән сүзе бугазына кадалып калган төсле булды һәм ул, бу хәленнән котылырга теләп, селәгәен йота башлады. Бу үзенә күрә бер нервы тотнагы иде. Булатов, стаканга салып, аңа су бирде һәм күрсәтүләрен язу өчен кәгазь әзерләде. Җинаятьче озак сөйләде. * ’ Үзенең бер чит дәүләт агенты булуын, ничек итеп «Ялгыз каен» заставасының сөрелгән җирен, хәйләләп, чарыкларының артын алга киеп, атлап безнең илгә чыгуын, аннары «Кайраклы таш тау» аркылы «Алмалы» заставасы районын да кичеп чыгуын һәм чарыкларын куаклык төбенә яшереп, аякларына итекләр киюен барысын да-ба- рысын да сөйләп бирде. Әгәр дә.

64 
 совет пограничниклары эләктерсә, лор, совет разведкасын ялгыш юлга кертеп җибәрү өчен, допрос вакытында сөйләргә* дип ятлап бикләгән махсус легенда турында һәм ул легенданың кемнәр тарафыннан бирелүе турында әйтте. Бу легенда буенча, үзенең гади чик бозучы сыйфатында гына судка тартылачагын, суд күп булса ике-өч ел бирәчәген һәм, ул срокны тутырып чыккач, диверсия эшен башларга тиеш булуын сөйләде. «Күрше республикадан» чиккә килү тәртипләрен һәм юлларын аңа, бөтен ваклыкларына кадәр, башка берәүнең җентекләп өйрәтүен әйтте. Безнең илебезнең куркынычсызлыгы өчен бик .мөһим булган башка кыйммәт* Г. Минский  --- ?— --------  ---------------- —— _ - — ле фактлар турында да сөйләтте аны Булатов. Булатов аның күрсәтүләрен язып бетергәндә, төн уртасы иде инде, җинаятьчене озаткач, ул отряд б а ш л ы г ы н а ш а л ты р а тты: — Иптәш полковник, моны лейтенант Булатов сөйли. Эзләрнең иясе табылды. Әйе, әйе. Эзләр — «Алмалы» районында кулга алынучының эзләре. Бу эшнең төбендә гаять мәкерле бер агентура комбинациясе ята. Доклад белән яныгызга килергә рөхсәт итегез. һәм, полковникның рөхсәтен ишеткәч, барлык материалларны җыйнап, доклад өчен, полковник кабинетына китте.