Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫН ҮСТЕРҮ ЮЛЫНДА


 Татарстан Халык Комиссарлары Советының 1945 нче ел 30 нчы октябрь карары нигезендә, Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты һәм Татарстан Совет Язучылары Союзы тарафыннан балалар өчен татар телендә иң яхшы матур әдәбият әсәрләренә конкурс оештырылган иде. Шушы елның 4 нче январенда конкурсның 1 нче турына йомгак ясалды. 1 нче турга килгән 20 әсәрне тикшереп, жюри өч әсәргә өчәр мең сумлык премияләр бирергә һәм өч әсәр буенча кызыксындыру премияләре билгеләргә дигән карар чыгарды. Бүләкләнүче әсәрләрнең саны күп түгел. Шулай да без, бу тур нәтиҗәсендә, балаларга яхшы сыйфатлы кайбер әсәрләрне сайлап бирдек дип әйтә алабыз. Әхмәт Ерикәй иптәшнең «Күңелле сәхифәләр» исемле җыентыгыннан «Сугыш беткәч» шигыре бүләкләнде, «Безнең җырлар» җыентыгы кызыксындыру бүләгенә тәкъдим ителде. Күренекле татар совет шагыйре, татар әдәбиятына матур гына әсәрләр биргән һәм шул матур иҗаты, эшчәнлегс өчен халык тарафыннан СССР Верховный Советына депутат итеп сайланган Әхмәт Ерикәй иптәшнең балалар әдәбиятына таба борылыш ясавы үзе генә дә бик күнелле күренеш. Моны тәбрик итәргә кирәк. «Сугыш беткәч» шигырендә Әхмәт Ерикәй, Кызыл Армиябезнең героик көрәше нәтиҗәсендә немец- фашист бандалары тар-мар ителгәннән соң, балаларда туган шатлыклы хисләрне чагылдыра. Мондз һәрбер баланың үз атасын — дошманнарны җиңеп кайтучы атасын — сөюе балаларча матур итеп бирелә: «Без әтинең кайтуына Ике каз симертәбез. Без әтине, таң атуын Көткән кебек, көтәбез». — диләр балалар. Ләкин арада борчу- лы берсе бар. Аның атасы канлы көрәш мәйданында үлеп калган. Аңа авыр. Ул болай ди: «Һәм әйтә ул: «Сез бәхетле, Сезнең әтиләрегез Тиздән кайтыр, матурланыр, Ямьләнер өйләрегез. Тик минем әтием кайтмас, Тик минем әтием юк. Сезнең әтиләр кайтканда, Минем күңелем боек». Аның атасы сөекле Башкалабызны — Москваны, дошманнардан саклаганда геройларча һәлак булган 28 батыпның берсе. Баланың бу моңнары башкаларга да тәэсир итә. Шул тирәдә сүз китә. Ахырдан алар: «Бәхет өчен сугышып һәлак булган кешеләрнең балалары бәхетсез түгел...» дигән нәтиҗәгә киләләр. Ерикәй иптәшнең бу җыентыгындагы башка шигырьләре һәм «Безнең җырлар» җыентыгындагы «Яз». «Елка» һ. б. шигырьләре дә уңышлы гына язылганнар. Татар Совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән Кави Нәҗми 

Балалар әдәбиятын үстерү^ юлында 121 
 
 иптәш конкурска «Хәерле юл, апалар» дигән әсәре белән катнашты һәм бүләкләнүгә лаек табылды. Бу әсәрендә Кави Нәҗми иптәш совет кызларының, производствода гына түгел, дошманнарга каршы сугыш кырында да, егетләр белән беррәттән, батырларча көрәшүләрен тасвир итә. Алар, канатлы лачыннар булып, һава сугышларында катнашалар* Әсәрдә шулай ук төрле милләт халыклары арасындагы дуслык моменты да матур гына яктыртыла: «Озатырга барышлый, Күрдек аның дус кызын; Ак самолет янында Басып торган рус кызын. Икәве дә тиң алар. Икәве дә сөйкемле, Апалы һәм сеңелле, Бер туганнар шикелле», — ДИ ул. Әсәр балаларга аңлаешлы, җиңел агышлы итеп язылган. Гасыйм Лотфи иптәш профессионал язучы түгел. Ул — педагог. Ул конкурска «Тамчылар» дигән әсәре белән катнашты. Бу әсәр фәнни-популяр әсәрләр рәтенә керә. Суның физик хәле, табигатьтә һәм кешеләр тормышында тоткан роле турында языла бу әсәрдә. Шуның белән бергә Гасыйм Лотфи иптәш, урыны чыккан саен, тәрбия моментларына да басым ясый бара. Без монда мактанчыклык, масаюларга каршы көрәш, эш сөю, эшлеклелекне алга сөрүне күрәбез. Әсәр башыннан ахрынача ритмик проза стиле белән язылган. Җиңел укыла. Урыны-урыны белән үзеңне шигырь укыган кебек хис итәсең. Танылган татар совет язучысы Мирсәй Әмир иптәш конкурска «Якташ» исемле әсәре белән катнашты. Бу әсәр үзенең темасы, эчтәлеге һәм художество эшләнеше белән яхшы, ләкин балалар өчен махсус эшләнгән әсәр түгел. Шуңа күрә жюри аны кызыксындыру бүләгенә тәкъдим итте. Киләчәктә Мирсәй Әмир иптәш тә балалар өчен яхшы әсәрләр бирер дип өмет итәбез. Аның бу юлда тәҗрибәсе байтак бар. Җәүдәт Тәрҗемапов иптәш балалар әдәбияты буенча байтактан эшләп килә. Аның матур гына әсәрләре бар. Аннан тагын да яхшы әсәрләр көтәргә мөмкин. Аның «Сез беләсезме» исемле әсәре шулай ук кызыксындыру бүләгенә билгеләнде. Бу әсәр фәнни- популяр әсәрләр рәтенә керә. Бүләкләнми калган әсәрләр арасында да файдаланырлыклары аз түгел. Конкурс материалларының бай тематикасы да безне шатландыра. Балалар әдәбияты өстендә эшләрлек язучыларыбызны, шагыйрьләребезне тиешенчә тартканда, балалар әдәбияты өлкәсендә булган ярлылыктан тиз көндә котыла алачакбыз. Әхмәт Ерикәй, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир һәм башка иптәшләр кебек, татар совет әдәбиятының танылган көчләренең конкурска катнашулары—аларның балалар әдәбияты өлкәсендә эшләргә теләкләре барлыкны күрсәтте. Шуның өстенә конкурс, моңарчы язучы булып танылмаган булсалар да, каләмнәре шома гына күренгән башка иптәшләрне дә тартуга булышлык итте. Бу әле безнең беренче тәҗрибәбез генә. Шулай да ул яхшы гына нәтиҗәләр бирде. Конкурсның икенче туры тагын да яхшырак нәтиҗәләр бирер дип уйларга безнең тулы нигезләребез бар. Югарыдагы иптәшләрдән башка, икенче турда тагын Ә х м ә т Ф ә й- з и, Ш ә й х и М а н н у р, Н ә к ы й Исәнбәт, Газиз И д е л л е, Дәрҗия А п п а к о в а, Сәрвәр Әдһәм о ва, • Мәхмүд М а к- суд, Фатих Хөсни, Әхмәт I I с х а к, Гариф Г о б ә й иптәшләрнең һәм башкаларның да катнашуларын көтәбез. Балалар әдәбиятына конкурс оештырудан максат — безнең балаларыбызга х у д о ж с с т в о л ы итеп э ш л ә н г ә н. б а й иде я-э чтә- л е к л е әсәрләр бирү, г о м у- 

Т. Мөэмииеа 
 
 
мән, балалар к ө т е п х а н ә- с е н баету теләге булды. Художестволы әсәрләр, дәреслекләр кебек үк, кирәкләр. Художество әдәбиятыннан башка, балаларның аң һәм акыл үсешләрең алга җибәрү мөмкин түгел. Балаларга белем бирүдә, дөрес коммунистик тәрбия бирүдә, аларны җитлеккрн кешеләр итеп тәрбияләүдә художество әдәбиятының роле гаять зур. Безнең мәктәп балаларыбыз да, мәктәпкәчә тәрбия яшендәге нәниләребез дә художество ягыннан тулы канлы итеп язылган китапка мохтаҗлар. Балаларның аңлау дәрәҗәләрен исәпкә алып язылган, җиңел, кызыклы, балаларны тартырлык, аларга дөрес тәрбия бирерлек әсәрләр ифрат та кирәк. х Ләкин, ачык итеп әйткәндә, татар телендә балалар әдәбияты шүрлекләребез алай бик бай түгел дияргә туры килә. Классик язучылардан халык шагыйре Г. Тукайның онтылмаслык әсәрләреннән — «Шүрәле», «Су анасы», «Мияубикә» кебек әсәрләрен, Мәҗит Г афуриның мәсәлләрен, шулай ук «Актырнак» кебек хикәяләрен балалар тарафыннан кат-кат укыла торган үтемле китаплар үрнәге итеп күрсәтеп китәргә кирәк. Классик татар язучысы Ф. Әмирханның балалар өчен язган байтак әсәрләреннән дә файдаланырга мөмкин. Рус балалар әдәбиятының аталары.- А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. М. Горький әсәрләреннән матур гына тәрҗемәләр бар, ләкин алар җитәрлек түгел. Бөек Октябрь революциясеннән сон, татар совет язучыларыннан Һади Такташ үзенең «Кара борынның дусты», «Тәүфыйклы мәче» кебек күңелле үрнәкләрен бирде. Мәрхүм I’. Кутуй «Рөстәм маҗаралары» дигән кызыклы әсәр биреп калдырды, башка язучылар да кайбер әсәрләр бирделәр. Ләкин, балаларның көнпэн-көн үсеп бара торган таләпләрен искә алсак, бу саналып үтелгән әсәрләр генә безне әлбәттә канәгатьләндерә алмыйлар. Чөнки безнең балалар өчен булган әдәби мирасыбыз бик бай дип әйтерлек түгел. Татар совет балалар әдәбиятын тудыру эше дә хәзергә әле киң колач алып китте дип әйтә алмыйбыз. Русларның тик1 балалар әдәбиятын тудыру белән генә шөгыльләнә торган дистәләрчә язучылары бар: Маршак, 
Кассиль, Чуковский, Гайдар, Михалков, Барто һәм башка иптәшләр, күбесенчә, гел шул өлкәдә генә эшләделәр һәм эшлиләр. Шуның өстенә рус балалар әдәбияты классик әсәрләргә дә гаять бай. Шулай да әле алар да бу юлда канәгатьлек күрсәтүдән ерак торалар. Бездә әле бөтен иҗат батырлыгын, энергиясен балалар әдәбиятына гына биргән язучы юк диярлек. Ә мондый язучыларны булдырырга вакыт инде. Без балалар әдәбиятының үз язучыларын тудырырга тиешбез. Сугышка чаклы ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан балалар әдәбияты буенча үткәрелгән киңәшмәдә иптәш Андреев, балалар әдәбияты турында зур речь сөйләде. Ул үзенең бу речендә, беренчедән, кайбер яшьләр, мәсәлән, октябрятлар өчен махсус әдәбият юк дәрәҗәсендә азлыкны; икенчедән, балалар әдә. биятының бик мөһим темаларны читләтеп китүен; өченчедән, балалар әдәбиятының теле, стиле балаларның кызыксынуы белән, аң дәрәҗәләре белән яраштырылмаган булуын, күбесенчә, әдәби телне, халык телен бозып бирелүне әйтеп киткән иде. Язучылар, әлбәттә, бер урында катып калырга тиеш түгелләр. Шу- 71ың белән бергә, әллә нинди шаккатыргыч әкәмәтләр уйлап чыгарып, балалар аңына барып җитми торган әсәрләр бирү белән дә мавыкмаска, бу юлда классик рус әдәбиятыннан һәм татар әдәбияты үрнәкләреннән, Горькпйдан, Толстойдан, Пушкиннан, Тукайдан һ. б. өйрәнергә кирәк. Балалар китабы тотнаклы идея- эчтәлекле булырга, аңлаешлы җиңел тел һәм самими образлар белән бирелергә, анда яшь буынны тәрбия итү, аның акылын, рухын үстерүгә хезмәт итү төп максат итеп куелырга тиеш. Әсәр җиңел укыла торган булсын. Ул тормыш чынлыгын күрсәтсен, ясалма чыкмасын! Балалар әдәбиятының тематикасы гаять КИҢ: Сөекле Ватаныбыз, аның бай табигате, үткәннәре, хәзерге тормышы, киләчәге, Ватаныбызны чит ил басып алучылардан саклаган һәм саклаучы җиңелмәс Кызыл Армиябез, аның полководецлары һәм геройлары, туган илен иксез-чиксез сөюче бөек рус халкы, шушы бөек халык тирәсенә бердәм союз булып береккән 
Балалар әдәбиятын үстерү) юлында 
 
 СССР халыклары, алар арасындагы дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре, илебезнең элекке һәм хәзерге атаклы галимнәре, уйлап табучылары, әдип һәм шагыйрьләре, социалистик промышленность, авыл хуҗалыгы стахановчылары, хезмәт батырлары, совет мәктәпләре, балалар йортлары, балалар оешмаларының эшләре, укытучы һәм бала, ата-ана һәм бала мәсьәләләре — менә бу темалар барсы да әдәбиятта үзлә р е н е ң ч а г ы л ы ш л а р ы н көтеп калалар. Советлар илендәге барлык халыкларга бәхет алып килүче бөек юлбашчыларыбыз Ленин, Сталин һәм аларның якын көрәштәшләре, немец илбасарларга һәм япон агрессорларына каршы алып барылган бөек Ватан сугышы картиналары, моның геройлары, партизаннар хәрәкәте, Ватан сугышында балалар, героик совет хатын-кызлары һ. б. —1 болар үзләре генә дә әллә никадәр бай материал бирәләр. Ләкин коры социологизмга, арзанлы агитациягә бирелмәскә, бәлки бу темаларны чын художество чаралары белән баетып эшләп бирергә кирәк. Шуның өстенә балаларны табигать күренешләре — пейзажлар, хайваннар, кош-кортлар, кешенең табигать белән көрәше, борынгы кешеләр тормышы, культурд-фән  _____  _____ 123 үсеше тарихы, географик темалар, төрле җирләрдә яшәүче халыклар һәм башкалар да бик нык кызыксындырачак. Кыскасы, тематика бик киң. Шу- ларны теләсә нинди жанрда чишәргә мөмкин. Тик таза идея-эчтәлекле һәм бай художестволы гына булсын! Балалар өчен әсәрләр язучылар балаларны ныклап өйрәнергә, аларның психологияләре, аң дәрәҗәләре, кызыксынулары белән нык хисаплашып язарга тиешләр. Яшь укучыларга бәя биреп җиткермәү, балаларга ни бирсәң дә ярый, алар аны-моны тикшереп тормыйлар, дип карауларга һич тә урын булмаска тиеш. Чөнки бала, күбесенчә, зурларга караганда да сизгеррәк була, теге яки бу кимчелекләрне зурларга караганда тизрәк тотып ала белә. Бала психологиясенә тиешенчә бәя бирә алмаган язучы—балалар язучысы 
була алмый. Балаларга арзанлы «көлке»ләр, шаккатыргычлар бирүгә, интим мәсьәләләр белән аларның башын чуалтуга юл алган язучыларны да мактый алмыйбыз. Гомумән, баланы вакытыннан алда җиңел тойгыларга хәзерли торган зарарлы әсәрләр бирүдән сакланырга кирәк. Кыскасы, балалар әдәбияты баланың физик һәм мораль яктан нормаль үсешенә зарар китерерлек булмасын гына түгел, нәкъ менә шул өлкәдә зур тәрбия эше алып барсын. Татгосиздаттан конкурста бүләкләнгән әсәрләрне тизрәк һәм яхшы оформление белән басып чыгаруын көтәбез. Конкурска килеп тә, теге яки бу сәбәпләр белән бүләкләнми калган, ләкин билгеле редакцияләү аркылы үткәргәндә, матбугатка чыгару мөмкин булган әсәрләрне «Совет әдәбияты» журналында басып чыгарырга, радио аша укучыларга җиткерергә кирәк. Шулай итсәк, бер генә материал да файдаланмый калмас дип уйлыйм. Сугышка кадәр безнең балалар 
12-1 Т. Мөэминга 
 
 өчен «Яшь Ленинчы», үсмерләр өчен «Яшь Сталиичы» газеталарыбыз һәм «Пионер каләме» журналы чыгып килә иде. Сугыш нәтиҗәсендә ул газета һәм журналлар тукталып калдылар. Бу газеталарны яңадан чыгара башлау турында чаралар күрергә шулай ук бик вакыт. Сүз ахырында, «Совет әдәбнятыз журналының, бу бушлыкны аз гына тутыру өчен, үткән елдан башлап аерым бүлек ачып, балалар әдәбияты материалларын урнаштырып килүен дә әйтеп китәргә кирәк. Бу — яхшы эш. Моны тагын да кинрәк. юлга салып җибәрергә кирәк.