Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЕРСӘК

 Галиянең әтисе фронтта. Ул әтисе белән гел хат язышып тора. Аның хатларында сүзләр дә, хә рефләр дә булмый^ Ак кәгазь өстендә бары тик Галия үзе генә аңлый торган кәкере-бөкере сызыклар, яньчелгән шарсыман, изелгән шырпы тартмасысыман, бөгәрләнеп ташланган тасмасыман төрле фигуралар гына бербер өсле өелеп яталар. Абыйсы Касим аның хатларына карап көлә генә. Әйдә, көлә бирсен. Ул үзе дә бит әле, инде мәктәптә укып йөрүенә карамастан, әлләни кыра алганы юк. Дәфтәрләрендә хәтта Галия дә аңламаслык керделечыктылы сызыклар гына тулып ята бит. Ә менә Галиянең хатларын әтисе! укый. Укый да җавап хаты яза. Галия дә әтисенең хатын укый белә. Менә ул, фашистларны кырып бетерәбез инде, дигән, аэропланга атланып, фашистларның окопларына барып кердем дә, берьюлы утыз йөз немецны үтердем, дигән, танкка утырып фашистларның сиксән йөз кл- рабларын батырдым дигән. — Әни, Касим абый көлмәсен лә, немецларны әти шулай кыра бит менә, — дң ул яңа гына бүлмәгә килеп кергән әнкәсенә. — Шулай, шулай, кызым, — ди аңа әнкәсе. — Әтиең бик батыр синең. — Аэропланга атланып йөриләрмени, аның белән окопка кереп буламыни, танк белән диңгезгә кереп карабларны батырып буламыни, — дип абыйсы аны үртәп ала. Галиянең моңа да исе китми. Батыр кеше барысын да булдыра, моны Галия белә, ә менә Касим зур булса да белми икән... — Утыз йөз, сиксән йөз дип әйтәләрмени,—дип Касим көлә бирсен, әйдә. Галия моңа да җавапны тиз таба.- әле мең йөз, миллион йөз дә була, абыйсы мәктәпкә йөрсә дә белми икән моны, ә менә Галия белә... Ул әтисенең хатларын кулына каракаләм алып укый, төртеп-төо- теп укый. — Әни, әни! Менә монда әти, Гитлерны үтердем, дигән, тиздән өйгә кайтам, дигән! Шулай язган бит! — дип ул кулларын болгап, кычкырып, сикереп үк куйган иде - кара савыты авып китте дә, бөтен өстәлне, эскәтерне буяды. Менә харап эш! Аның янына абыйсы) йөгереп килде: — Менә бу Кара диңгез булды хәзер, әнә шунда караблар йөздер дә, танклар белән аларны кыра башла, батыр кыз!.. Ә әни кайту белән сине шундый] кисеп ташлар бу эшең өчен! — дип ачулана башлады ул. — Әнигә әйтмик инде, абый җаным, кара үзе түгелде бит, мин тимәдем дә бит аңа, — дип Галия акланырга маташты. — Әһә, әнигә әйтмик дисеңме?

92 Газиз Иделле 
 
 
 
Син түкмәгәч, мин түккән булып чыгам алайса! Юк, монысы булмас! — дип Касим Галиягә кизәнә дә башлаган иде — тукталып калды., Чөнки бердән — Галия сулкылдап җыларга да тотынды, икенчедән — йортка гына чыгып торган әнисе дә килеп керде. Кич иде инде. Галиягә йокларга вакыт җиткән иде. Ул моннан файдаланырга ашыкты: тизрәк кроватена үрмәләде. Әнисең дә: — Ах, кызым, кызым, моның өчен каеш та аз сиңа,, эскәтерне бөтенләй харап иткәнсең бит! Җитмәсә тагын абыеңнан да акыллырак булып кыланган буласың. Бәхетең— йокларга вакыт. Ярый,^ иртәгә моны исеңә төшерермен әле, үкенеп бетә алмассың! — дип ачулану белән генә чикләнде. Гадәттәгечә әйтелә торган җылы сүзләрен онытып, Галияне ашык-пошык ашатты да, чишендереп яткырды. Ай, күңелсез булды Галиягә! Иртәгә әнисе нәрсә эшләтер икән инде аны? Бәлки онытыр? Ә мин ничек үкенеп бетә алмам икән? Галия бераз вакыт шулай, балаларча булмаган авыр уйларга батып, йоклый алмыйча ятты. Ләкин йомшак, җылы урын, инде соң булган вакыт үзләренекен иттеләр — ул йокыга чумып китте. Ә икенче көнне гаҗәеп бер хәл булды. Бөтен өй эче, ишек алды, урам, бөтен шәһәр шау-гөр килә: сугыш беткән! Ул көннең нинди зур бәйрәм булганын, барлык халыкның ничек чиксез шатланганын — бөтенесен — Галия ничек сөйләп, аңлатып бирә алсын! Боларны зурлар сөйләп бирер инде. Галия үз шатлыгын гына сөйләп бирә алса алыр. Әнисе карага буялган эскәртне телгә дә алмады. Галияне иртүк кочаклап күтәреп алды да, алар урамга чыгып киттеләр. Әй халык, әй халык! Ерып үтәрлек түгел. Саф- саф булып байраклар күтәреп йө риләр. Әнә, әнә иң алда, иң югары итеп Сталин рәсемен күтәреп баралар. Галия аны рәсеменә карап; бик яхшы таный бит. Әнә, әнә тагы... Калини бабайны да, Молотовны да, Ворошиловны да таный ул. Әйе, алар үзләре шул, нинди зур, магур итеп эшләнгәннәр алар. Бу кадәр халык каян чыккан икән соң? Очы- кырые да күренми бит. Безнең шәһәрдә бу кадәр халык бармыни? Ә нигә соң алар бүтән көннәрне шулай күп булып күренмиләр? Ай, кызык! Әнә туктап, бии башладылар! Музыка нинди матур уйный! Галиянең дә биисе килеп китте. Тик аны әнисе кулыннан төшермәде. Кая *ул, зурларга да әле басып торырлык кына да урын юк... Әйтеп бетергесез! шатлык булды инде. Ул көнне әнисе карага буялган эскәтерне бөтенләй онытты ахыры. Ә Галия үзе онытмады. Нишләп оныта алсын аны. Әтисенең хатыннан башланды бит ул. Гитлерны үтердем, тиздән өйгә кайтам, дигән иде бит ул хатта. Юкка гына Касим аңардан көлгән була: дөрес булып чыкты. Гитлер да бетте, сугыш та бетте, әтисе ДӘ) кайтыр! Ә карага буялган эскәтер? Ай- һай, онытты микән монЫ әнкәй... Бәйрәм көн дә үтеп китте. Менә хәзер икенче көнне инде әнкәй искә төшерер ахыры ул эскәтерне, дип Галия тагын тынычсызланып уйлана башлады. Хәзер инде ул кара белән эш итәргә дә курка, хатларны карандаш белән генә яза, карандаш белән генә укый. Ләкин әнисе бүген дә эскәтер турында сүз ачмады. Ул гына да түгел, аңа бик матур курчак алып кайтты. Менә бит Галия нинди, бәхетле! Әтисе аның бик батыр, әнисе- аның бик матур. Ә курчак, курчак! Юк, мондый) курчакны ул гомерендә дә күргәне юк. Җанлы кызчык шикелле ул. Туры итеп бастырсаң— күзләрен ача, яткырсаң — күзләрен йома. — Менә, кызым, — диде әнкәсе. — Сугыш бетү шатлыгыннан бу сиңа. Әткәң җибәргән акчага алдым. Икебездән дә бүләк. Тик акыллы б'ул. Тыңлаучаи бул. Бик 
Терсәк 93 
 
 
тиз әткәң кайтыр. Ул акыллы Галияне генә ярата бит. һи! Галиядән дә акыллы кыз дөньяда бармы соң! Касим абыйсы юкка гына үрти бит аны. Менә бит, карага буялган эскәтер дә онытылды, Гитлер да юк, сугыш та юк, курчак та булды, әтисе дә тиз әйләнеп кайтыр. Гитлерны үтергән әткәсе бик батыр аның, курчак алып биргән әнкәсе бик матур аның. Ә курчак, курчак! Юк, мондый матур курчакны Галия гомерендә дә күргәне?’ юк иде. Аны Галия бик яратты. Алар бик дуслашып киттеләр. Көне буе бергә уйныйлар. Әткәләрен дә хәзер инде алар курчак беләң бергәләп көтәләр. Хатларны да бергә укыйлар, бергә язалар. Тик хәзер инде кара белән түгел, карандаш белән генә. йокларга да бергә кочаклашып яталар. — Ярый, бүген йокларга вакыт,— ди Галия курчагына.—Бәлки иртәгә әткәй кайтыр, аңлыйсыңмы, — дип аңардан сорый. Курчак аңлагандай күренә. Кроватька иң элек курчак ята, күзләрен йома да) йокыга китә. Тик шуннан соң гына Галия үзе ятып күзләрен йома. Тынычланып йокыга китә. I Ә иртә белән элек Галия үзе уяна. Күзләрен ачу белән курчагының исәнсаулыгын белешә. Ә' курчак йоклый әле. Галия аны уятырга теләп үбә, иркәли. Курчак уянмый. Күтәреп утырта — курчак уяна, күзләрен ача. Шуннан соң икесе өчен дә матур, күңелле көн башлана. Ах, бүген әткәй кайтсын иде, тагын да күңеллерәк булыр иде. Өчәү бергә уйнар идек. Әткәйгә уйнар өчен сугышта курчаклар юк бит. Галия көне буе шул курчак белән, мавыгып үткәрә. Әнисен тың- лый да, ярата да. Кирәксезгә җыймый да, көйсезләнми дә; назлан- МЬ1й да. Шулай акыллы булырга КиРәк. Әткәсе акыллы Галияне генә яРата бит. Әни, — ди Галия, — курчагым- Ь1Н күзләре минеке шикелле бит? — Юк, — ди әнкәсе,—синең күзләрең кара, ә аның күзләре зәңгәр. — Юк ла, минем күзләрем дә ачыла да йомыла, аның күзләре дә ачыла да йомыла бит, — ди Галия. — Ә, әйе, бу яктан аның күзләре дә синеке шикелле шул, — ди| әнкәсе. — Әни, әгәр менә шушы карандаш 
белән аның күзләрен дә үземнеке шикелле карага буясам, авыртмас микән? — дип сорый Галия. — Курчак белән алай кыланырга ярамый, кызым, ватарсың аны, — ди әнкәсе. — Ә бәлки ватылмас? — Ватылыр, үкенерсең. Галия курчакны, курчак Галияне ярата. Курчакның ватылуын Галия бер дә теләми. Әнкәсе «ватылыр, үкенерсең» дигәч Галия бераз тынычланып калды. Абыйсы Касим- ның карандашын да үз урынына куйды. Ләкин бик азга гына тынычланды улг«Ә бәлки ватылмас... Ничек инде ул үкенерсең?» дип үз алдына уйлана башлады Галия. Бераздан соң ул абыйсының карандашын яңадан кулына алды да, аны курчакның күз тирәсендә йөртә башлады. Курчак берни дә дәшми. Авыртмый күрәсең. Карандашны үз күзләре тирәсендә әкрен генә йөртеп алды. Әкрен генә йөрткәндә авыртуын авыртмый да... Мондый вакытларда Касим абыйсы күреп калса: — Кулың кычыта ахыры синең, Галия, — ди торган иде. Хәзер күрүче юк. Абыйсы мәктәптә, әнисе каядыр чыгып китте. Кул кычытуын кычытмый да, ә менә күз тирәсендә карандаш тигән урыннар кычыта. — Ә синең күзләрең кычытамы? Курчак дәшмәде. — Авыртмый, дамы? Курчак дәшмәде. — Ник дәшмисең? Галия курчакның күзләрен карандаш белән каты итеп буйый башлады. Тик нигәдер алар буялмый. «Эх, кара булса!» дип уйланды ул. Карандаш! та кәгазьне кара
94 Газиз И деде 
 
 
итеп буйый бит, нигә соң күзгә төшми! Ул карандашны курчакның күзендә тагын да кызурак йөртергә тотындыр онытылып китеп, бөтен көчкә басып ышкый башлады. — Ай! Нәрсә булды бу?! Курчакның шундый матур зәңгәр күзләре кинәт шалт} итеп эчкә төштеләр дә киттеләр. Бу хәлнең буласын бер дә көтмәгән Галиянең күзләре] яшьләнә башлады. Ул, курчакны кызганып, җы- лап җибәрде. Касим абыйсы кайтып керде. Галия, күзләрен сөртеп, күзсез калган курчакны яшерергә теләде. Ләкин Каспм моны бик тиз күрен калды. — Ә! Кулларың ярыйсы гына кычыткан икән бу юлы, Галия,— дип көрсенеп куйды ул. — Куллар түгел лә, күзләр, — диде Галия юеш күзләрен уып. Касим курчакны кулына алды. Теге якка, бу якка селкетеп карады. Утыртып та, яткырып та карады. Баш эчендә күзләр шалтырап йөрделәр. Касим башын чайкап: — Хур иткәнсең шул. Әнкәй күрдеме соң әле, — дип, сорады. — Юк. Тагын да җылыйсы килде Галиянең. Сер барыбер ачылды инде—күзсез курчакны Касимнан яшереп булмады; Хәзер инде әнкәй алдында ни дип җавап бирергә? Ә бүгеч әткәй кайтып керсә, аңа ни дип әйтергә? Әнкәй әйткән иде шул, курчак белән алай кыланырга ярамый дигән иде шул, ватылыр, үкенерсең, дигән иде шул. Ә мин аны тыңламадым. Менә хәзер инде... ватылды... Ә ничек итеп үкенергә сон? Бусы нәрсә дигән сүз тагын? Галия күзсез калган курчакны күкрәгенә каты итеп кысып алды да, диванга ятып кычкырып җы- лый да башлады. — Тукта, Галия, нишлисең син!— дип Касим аның янына килде. — Тукта... ватмыйлар аны... Ә болай ярамый, нишлисең син? — ... ва-тыл-ды шул... ә-ә-ә... үкенәм хәзер... ә-ә-ә... — Үкенәсең? Ә аннаң ни файда? Әни күрсә үкендерер менә үзеңне. Ә әти нәрсә әйтер? Каспм курчакны алырга теләде. Галия бирмәде.; — Нишләтәсең килә аны? — Тагьпп да бер карыйм 1 әле, төзәтеп 
булмасмы икән. Әнкәйгә дә күрсәтергә кирәк... Галия сикереп торды. Җылавын- нан да кинәт тукталды. — Абый, җаным, давай шулай итик без: әнкәйгә күрсәтмик аны, ә син төзәтеп бир. Төзәтеп бирсәң курчагымның күзләрен, абый, җаным, менә, нәрсә әйтсәң дә тыңлыйм, нәрсә кушсаң] да үтим, абый җаным! — дип ялына башлады Галия. — Нәрсә әйтсәң дә тыңлыйм моннан соң. Аэропланга атланып йөрмиләр дисәң дә, диңгездә’ танклар да, караблар да йөрми дисәң дә ышанам, тик төзәтеп кенә бир, мин сиңа бер дә карышмам, сүзләреңне гел тыңлармын. Касим рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Үзең‘| бәләкәй генә булсаң да, акылын; зур ук икән үзеңнең, Галия! ri — Әйттем бит/ теләсәң нәрсә диген, барыбер дәшмим, карышмыйм, төзәтеп кенә бир, абый! Мин сине бик яратам бит!.. Юкса тагын җы- лый башлыйм менә... — Ярый алайса, бер йомышымны тыңласаң — карап-карарбыз. — Нәрсә ул, абый, әйт! Үтим,, берне генә түгел, икене, өчне дә, унны да... — Йомыш з'ур түгел. Авызың кая синең, авызыңны күрсәт әле миңа. Галия инде абыйсы нәрсә кушса да эшләргә хәзер тора иде, тик курчакны гына төзәтеп бирсен. Бу кызык сорауга аптырарга да өлгерә алмады ул — авызын күрсәтте. — Терсәгең кая синең, терсәгеңне күрсәтү әле миңа. Галия терсәген күрсәтте. — Карале, бер-береннән бик ерак түгел икән үзләре. — Ерак түгел/ менә генә ич! — диде Галия. Хәзер инде бөтенләй
Терсәк 95 
 
 
кызык булып китте аңа. Ул шаянлана да башлап, терсәген авызына якын ук. тартып китерде,) тешләп үк алырга теләде. — Менә генә ич, менә... менә... — Ярый) алайса, бик якын икән шул. Йомыш шул сиңа: өч тапкыр тешләп ал шул терсәгеңне, шуннан соң курчагыңны төзәтергә тырышырмын. Әнигә дә, кайткач әтигә дә( әйтмәм. — Шул гынамы? Өч тапкыр түгел, биш тапкыр да, ун тапкыр да... Ә син төзәтә тор инде! — Юк, элек тешлә, аннан соң төзәтермен. Мин хәзер менә кайчылар, кадаклар алып киләм. Әни дә хәзер кайтып җитәр. Ә бәлки әти дә| кайтып керер. Алар килүгә без эшне бетерик, — дип Касим икенче бүлмәгә чыкты. — Менә, менә, абый... тешлим... уппа... хәзер, хәзер! Менә генә бит үзе... | Галия әй азапланды, әй азапланды, терсәген тешли алмады. Якын гына үзе, ә авызга җиткереп булмый. Галия тагын да әй азапланды, әй көчәнде, әй мышнады, әй тирләде-пеште... ә терсәген һаман да тешли алмады. Аяк үрә баскан килеш тә тешләргә тырышты — булмады. Утырып та тешләргә тырышты — булмады. Ятып та тешләргә тырышты — булмады. Көзге алдына басып та тешләргә тырышты — булмады. Авызга якын гына торган терсәкне берничек тә тешләп булмады... Якын ук килә, ә тешләрлек булмый да булмый. Аптырады Галия. Ләкин хурланмады — күрше бүлмәгә, абыйсы янына чыгып, ничек тешләргә сон. аны, элек син үзең тешләп күрсәт әле, дип ялынып та сорады. Ләкин абыйсы шунда кайчы, кадаклар, җепләр белән маташкан булып: — Юк, күрсәтмим, үзем тешләмим, курчакны син, үзең ваттың бит — үзең тешлә дә, — диде. Башка бер сүз дә әйтергә, бер киңәш тә бирергә теләмәде. Галия яңадан курчагы янына кайтты. Башта җиңел генә курен- гән авыр эшкә тагын да кереште. Тагын да бик күп, бик озак азапландыр Ләкин никачлы күп, ничаклы озак азапланса да, терсәген һич тә тешли алмады. Әнкәсе кайтып керде. Галия бөтен дөньясын оныткан иде инде. Хәтта курчакны да| онытып җибәргән. иде инде ул. Барлык көчен, барлык уен, барлык булдыклылыгын ул терсәк тешләргә генә 
биргән. Ә терсәк тешләнми дә тешләнми. — Нишлисең болай, кызым? Әнисен күрү белән бернәрсә дә уйламыйча, аңа ташланды, ялына башлады: — Әни, әни җаным, өйрәт әле, күрсәт әле, ничек итеп бу терсәкне тешләп алырга? Бер генә тапкыр б'улса да ичмасам... Ә миңа өч тапкыр' тешләргә кирәк. Ә мин әле бер тапкыр да тешли алганым юк. Ә үзе шундый якын гына. Әти дә бүген кайтып керсә... Әнкәсе башта бернәрсә дә аңламыйча озак карап торды. Соңра ул күзсез калган курчакның диванда аунап ятканын күрде. — Ай, кызым! Шулай булып чыккан икән шул. Әйткән идем мин сиңа, курчак белән алай кыланырга ярамый дип. Юк инде, хәзер барыбер, терсәгең авызыңа якын булса да тешли алмассың инде аны, юкка азапланма, — диде аңа әнкәсе.