Логотип Казан Утлары
Публицистика

ССР СОЮЗЫ ОБОРОНА. ХАЛЫК КОМИССАРЫ ПРИКАЗЫ

23 февраль 1946 ел. ASS Москва шәһәре.
 11птәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар! Бүген без Кызыл Армия яшәвенең 28 еллыгын бәйрәм итәбез. Кызыл Армия үзенең 28 еллыгын үз көчләренең чәчәк атуы чорында, немец һәм япон империалистларын җиңү белән даны балкыган хәлдә каршылый. Озакка су?ылган һәм авыр сугыштан Кызыл Армия югары дәрәҗәдә мораль-политик сыйфатлары булган, тулысынча хәзерге заман кораллары, гаять зур тәҗрибәле һәм чыныккан командирлары булган беренче класслы армия булып чыкты. | Фашист илбасарларга каршы су- 1ышта Кызыл Армия үзенең бөек бурычлары дәрәҗәсендә' булып чыкты, үзен Совет дәүләтенең интересларын турылыклы һәм ышанычлы саклаучы итеп күрсәтте. Безнең сугышчыларыбыз, офицерларыбыз һәм! генералларыбыз халыкның ышанычын акладылар һәм үзләренең Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр. Совет кешеләре үзләренең Кызыл Армиягә кыю рәвештә таяна алуларына практикада күреп ышандылар. Илебезнең барлык халыклары үзләренең армиясе белән, аның җиңүләре белән хаклы рәвештә, горурланалар һәм Ватан очен сугышларда батырларча һәлак булган геройларның изге истәлеген ихтирам итәләр. Кызыл Армиянең күренекле җиңүләре, барыннан да элек, аның чын-чыннаи халык армиясе булуы белән һәм үз халкының интересларын саклавы белән аңлатылалар. Совет кешеләре үзләренең армиясен чын күңелдән яраталар һәм аның куәтен ныгыту турында һәрвакыт кайгырталар. Бу кайгыртучанлых Бөек Ватан сугышының кыен елларында аеруча ачык күренде. Бөтен халкыбыз фронт өчен, җиңү өчен армый-талмый, көне-төне тырышып эшләде. Эшчеләрнең, крестьяннар ның, интеллигенциянең фидакарь хезмәтеннән башка, аларның материаль һәм мораль булышлыгыннан башка Кызыл Армия дошманны җиңә алмаган булыр иде. Аннары Кызыл Армиянең җиңүләре коммунистлар партиясенең аның турында кайгыртуы һәм аны тәрбияләве белән аңлатылалар. Бөек Ленинның васыятьләрен үтәп, совет халкы коммунистлар партиясе җитәкчелегендә Ватаныбызны артта калган илдән алдынгы илгә, аграр илдән — индустриаль- илгә! әверелдерде. Шуның белән Кызыл Армиянең дошманнарга каршы уңышлы көрәшүе өчен кирәкле булган барлык материаль мөмкинлекләр булдырылды. Бөек Ватан сугышы елларында коммунистлар прртиясе илебезне бердәм хәрби лагерь итеп туплады, халкыбызның һәм армиябезнең бөтен тырышлыкларын бер гомуми максатка — дошманны тар-мар итүгә юнәлтте. Коммунистлар партиясе совет сугышчыларына сугышның мәгънәсен һәм максатларын аңлатты, аларда Ватаныбызга мәхәббәт 

ССР Союзы Оборона Халык Комиссары приказы 25 
 
 
тәрбияләде, сугышчан рухны ныгытты, аларга куркусызлык һәм дисциплиналылык сеңдерде. Болар барысы да безнең җиңүебезнең әһәмиятле шарты булдылар. Сугышны дошманнарны җиңү белән тәмамлап, Советлар Союзы яңа чорга, үзенең хуҗалык үсешенең тыныч чорына керде. Хәзерге вакытта совет' халкы алдында — яулап алынган позицияләрне ныгытып, ’хуҗалыкта' яңа күтәрелешкә таба та?ын да алга бару бурычы тора. Без бу позицияләрне ныгыту белән чикләнеп кала алмыйбыз, чөнки бу бер урында таптануга китерер иде, — без халык хуҗалыгының яңа, куәтле күтәрелеше өчен шартлар тудыру теләге белән тагын да алга хәрәкәт итәргә тиешбез. Без .илебезгә дошман тарафыннан ясалган) яраларны иң кыска срокта төзәтергә һәм халык хуҗалыгы үсешенең сугышка кадәрге дәрәҗәсен кайтарырга, шуның белән бу дәрәҗәне якын арада шактый узып китәргә, халыкның материаль хәлен күтәрергә һәм Совет дәүләтенең хәрбиэкономик куәтен тагын да ныгытырга тиешбез. Яңа шартларда Кызыл Армия совет халкының тыныч иҗат хезмәтен сизгер рәвештә сакларга, Советлар Союзының дәүләт интересларын ышанычлы рәвештә тәэмин итәргә һәм Ватаныбызның чикләрен дошманнар үтеп керә алмаслык .итәргә тиеш. Сугыш вакытында Кызыл Армия сугышчыларының, офицерларының Һәм генералларының төп Сурычы җиңүне яулап алудан, дошманны тулысынча тармар итү өчен үзләренең көчләрең һәм белемнәрен оста рәвештә кулланудан гыйбарәт иде. Тыныч вакытта барлык сугышчыларның, офицерларның һәм генералларның һәрберсенең беренме дәрәҗәдәге бурычлары үзләренең хәрби һәм политик белемнәрен өзлексез яхшырта барудан гыйбарәт. Барлык кызылармеецлар һәм сержантлар хәрби! эшне армый-талмый өйрәнергә, үзләренең коралларын белергә һәм хезмәттәге бурычларын һич кимчелексез үтәргә тиешләр- Офицерлар составыннан хәзер үзләренә буйсынучыларны элек һич- г.айчан булмаган дәрәҗәдә яхшы өйрәтә һәм тәрбияли белү таләп ителә. Сугыш елларында Кызыл Армиянең офицерлары 
һәм? генераллары сугыш кырында гаскәрләргә җитәкчелек итү осталыгын яхшы үзләштерделәр. Хәзер барлык офицерлар һәм) генераллар гаскәрләрне тыныч шартларда өйрәтү һәм тәрбияләү осталыгын бик- яхшы итеп үзләштерергә тиешләр. Бөек Ватан сугышы хәрби эшкә куп яңалык кертте. Сугыш кырларында казанылган хәрби тәҗрибә гаскәрләрне өйрәтү һәм тәрбияләү өчен бай хәзинә булып тора. Шунлыктан армиянең бөтен хәзерлеген үткән сугыш тәҗрибәсен оста рәвештә үзләштерү нигезендә алып барырга кирәк. Бу тәҗрибәне офи цер кадрларына теоретик белем бирү һәм совет хәрби фәнен тагын да үстерү өчен дә шулай ук һәрьяклап файдаланырга кирәк. Хәрби эшнең өзлексез рәвештә һәм тизлек белән үсә барганлыгын истә тотарга! кирәк. Кызыл Армия хәрби эшнең үсешеннән калышмаска гына түгел, бәлки аны алга этәрергә дә тиеш. Кызыл Армиянең кораллануында беренче дәрәҗәдәге техника бар һәм ул аның сугыш куәтен тәшкил шә. Бурыч бу техниканы бик яхшы белүдән, аны оста куллана белүдән һәм күз алмасы кебек саклаудан гыйбарәт. Нык дисциплинадан һәм нык хәрби тәртиптән башка гаскәрләрне өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә уңышларның булуы мөмкин түгел^ Нык дисциплинаны һәм нык хәрби тәртипне саклау — армиянең бөтен составының иң әһәмиятле бурычы. Дисциплинаның һәм тәртипнең таянычы, беренче чиратта, безнең команда кадрларыбыз, шул исәптән кызылармеецларның иң якын һ)м гу- рыдантуры начальниклары Һәм тәо- биячеләре — старшиналар һәм сержантлар булырга тиешләр. Кызыл Армия сугышчыларының^ 

•Jo ССР Союзы Оборона Халык Комиссары приказы 
 
 
офицерларының һәм генералларының халык һәм Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре зур. Ләкин бу масаюга һәм ваемсызлыкка китерергә тиеш түгел. Үзеңнең хезмәтләрен белән масаймаска, бәлки, Кызыл Армия файдасына үзеңнең бөтен көчеңне һәм белемеңне биреп, үз постыңда намус белән тырышып эшләргә — һәрбер совет сугышчысыннан әнә шул таләп ителә. 11птәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар! Совет Хөкүмәте һәм| безнең коммунистлар партиясе исеменнән сезне Кызыл Армиянең 28 еллыгы белән котлыйм һәм тәбрик итәм. Кызыл Армия көнен тантаналау эчен — ПРИКАЗ БИРӘМ: Бүген, 23 февральдә, Ватаныбызның башкаласы — Москвада, союзный республикаларның башкалаларында һәм герой шәһәрләрдә — Ленинградта. Сталинградта, Севастопольдә һәм Одессада —егермешәр артиллерия залпы белән салют бирергә. Яшәсен безнең җиңүчән Кызыл Армиябез! Яшәсен безнең җиңүчән Хәрби- Диңгез Флотыбыз! Яшәсен безнең данлыклы коммунистик партиябез! Яшәсен бөек Совет халкы! Яшәсен безнең куәтле Ватаныбыз! СССР Оборона Халык Комиссары Советлар Союзы Генералиссимусы