Логотип Казан Утлары
Пьеса

ШАКИР ШИГАЕВ

Беренче пәрдә Беренче күренеш. Төн. Өстәлләрдә лампалар яна. Чиста итеп этләнгән ике бүлекле землянка. Түрге бүлегендәге өстәл әйләнәсендә подполковник Орлов белән Майор Низамов утыралар. Алларында карта. Стена төрле рәсемнәр белән бизәлгән. Стенада. өстәл| янындарак, ике автомат һәм бинокльләр эленеп тора. Өстәлдә пыяла банкада чәчәк бәйләме. Алгы бүлектә кечкенә өстәлдә, телефон трубкасыннан колагын алмыйча, телефонист утыра. Орлов талгын гына чиертеп гитара уйный. Низамов бер кулы белән маңгаен 1 отып картага төбәлгән, гитара уйнаган көйгә сызгырып, үзе дә сизмәстән, икенче кулындагы кызыл карандаш белән дирижировать итә. Орлов моны сизеп, елмая һәм, шаяртьцэ өчен, «Яб/ючкоэга күчеп кызу уйный башлый. Низамов һаман дирижировать итә. Орлов кинәт туктый. Низамов сискәнгәндәй, Орловка күтәрелеп карый. Орлов (көлеп). Майор, сез гаҗәп талантлы кеше икәнсез. Үзегез карта өстендә дошманга һөҗүм итү юлларын өйрәнәсез. Шул ук Шуңа да карамастан, бөек Ватан сугышын чагылдырган бу әсәр билгеле дәрәҗәдә әдәби кыйммәткә ия һәм без аның белән укучыларыбызны таныштыру теләгеннән чыгып, шагыйрьнең үлүенә                      * Укучыларга тәкъдим ителә торган «Шакир Шигаев» исемле бу пьеса—-Фатих Кәримнең соңгы әсәрләреннән берсе һәм ул матбугатта беренче тапкыр игълан ителә. Сәхнә әсәре язуда беренче тәҗрибәсе булган бу: пьесаны авторы тагын да камилләштерү өстендә эшли иде. Ләкин вакытсыз үлем аңа мөмкинлек бирмәде. бер ел тулу уңае белән, журналыбызга урнаштырабыз. Редакция. 
Бөек Батан сугышын чагылдырган КАТНАШАЛАР: Орлов — подполковник, полк командиры Низамов Саттар — майор, политик эшләр буенча полк командиры ярдәмчесе. Шигаев Шакир — лейтенант, разведка взводы командиры. Уразова Саҗидә — военфельдшер. Буревой Павел } Фаррахов Фәхри ) раз - ведчик кызыл армеенлар . Лена — партизаннар отряды начальнигы. Зоя — партизанка, Ленаның кардәше. А р т е м — партизаннарга юл күрсәтеп торучы карт. 
пьеса, 4 пәрдәдә, 9 күренештә. 
и б р а й \ Лева f яшьлеи малаи- 7 лар. Телефонист Гриша — Кызылармеец. Троль ( Шульц < немец офицерлары. Л е к о р ь РВС члены Иванов J Зарипов J кызылармеецлар. Санитар Артур ? Густав J немец солдатлары. Связнойлар, кызылармеецлар, немец ефрейторы, немец солдатлары һәм башкалар. 

Шакир Шигаев 31 
 
 
ваКытта, дирижировать итеп, мни мескен музыканттан әллә нинди көйләр уйнаттырасыз. (Кузгалып Низамов каршысына килә.) Н иза м о в. Дөрес, подполковник иптәш, сез мескенрәк музыкант. Ә мин, еллар буе землянка, граншейларда яшәп, бомба шартлау, снаряд сызгырудан яртылаш саңгырауланып тупасланган кеше. Шуңа карамастан, гитара кылларының аз гына көйгә ошашлы тавыш чыгарулары да, тутыккан тимер ватыклары белән капланган күңелне уятып җибәрде. Орлов. Майор, сез үзегез теләмәстән, минем гитарада уйнавыма югары бәя бирдегез. Низа м о в. Ничек аңлагансыздыр. Ләкин минем бер дә югары бәя бирәсем килми. Орлов. Мин шулай аңлыйм: тутыккан тимер ватыклары белән капланган күңелеңне уятырлык итеп уйнагач, димәк начар уйнамыйм. Низа м о в. Кеше, бераз хыялга төренсә, ватык вагон тәгәрмәчләренең дөңгердәп бару тавышын да әллә нинди моңлы көйләргә ошата. Орлов. Рәхмәт комплиментыгызга. Ә мин тагын тырышып-ты- рышып уйнап утырган булам. (Гитараны стенадагы ик$ автомат арасына элеп куя.) Зарар юк, мин әле өйрәнәм генә. Гитараны яратам мин. Низамов. Кызык, гитара өйрәнергә вакыт тапкансыз. Булдыра алмассыз. Барыбер снаряд төшеп кылларын *өзәр аның. .Орлов. Көлсәгез көлегез. Ләкин шушы землянкада, сугышта, ут эчендә гитара уйнарга өйрәнәм. Гитараны яратам мин. Низа м о в. Яратмыйсыз дип әйтмим. Ләкин безгә музыканы яхшылап, аңлап тыңларга өйрәнә алсак та, зур уңыш булыр иде. Орлов. Сез политработник. Сез сәнгать кешесе дә булырга тиешсез. Ә мин строевой командир. Кайсы гына якка борылып атласам да, устав баганасына барып бәрелә торган кеше. Яки шул баганага таянып кына эш итә торган кеше. Шулай да... Низамов (елмаебрак). По- литработниклар устав баганасына аркаларын ышкып үтәләрмени? Алар сыгылып торган камышка таянып эш итәләрмени? Орлов. Сүземне әйтеп бетерим. Низамов. Гафу итегез! 
Орлов. Шулай да... • строевой командир булуыма карамастан, мин сәнгать мәсьәләсендә, бөтен полит- работникларга караганда да романтиграк кеше. Низамов. Ышанам. Бетховен маршы астында бер кем дә сезнеңчә тирән хис белән атлап бара алмый. Орлов. Дөрес, походларда Бетховен маршына берегез дә минем кебек атлап бара алмый. Низамов. Тик, җир астына бәрәңге кебек итеп мина тутырылган сугыш кырларында гына Бетховен маршы көенә басып йөреп булмый. Орлов. Стоп... Бетховен маршы белән сугарылган йөрәк, ул сугышта икенче төрле батыр адымнар ясарга сәләтле була. Низамов (җитез торып). Менә бу сүзегез өчен чын күңелдән кулыгызны кысарга рөхсәт итегез. Орлов. Көлмәгез, үзегез гаепле. (Борылып барып тәрәзәгә күз сала.) Н иза м о в. Көлмим... Ник мин гаепле? Орлов (басынкы борын тавышы белән генә). Урынсыз мактану сүзләре сөйләргә мәҗбүр иттегез. Низамов. Белмим, мине ни дәрәҗәдә якын итәсездер. Якын иткән кешегә дөресне сөйләү — мактану түгел. Орлов (борылып кулын селти). Ярый, бу турыда сүзне бетерик. Сез миннән тагын әллә ниләр сөйләтерсез. (Сәгатен алып карый.) Низамов. Вакыт күпме? Орлов. Өченче ярты булып килә. Телефонист! Телефонист (колагыннан трубкасын алмыйча урыныннан торып). Тыңлыйм, иптәш подполковник. 
32 Фатих Кәрим 
 
 
О р л о в. Ул-бу юкмы? Телефонист. Хәзергә ул-бу ишетелми, иптәш подполковник. Орлов. Сак утыр. Разведка ту- рында авыз ачсалар, шунда ук телефонга үземне чакыр. Телефонист. Есть! (Утыра.) Орлов (өстәл янына килеп ике терсәге белән Нкзамов каршысына таяна). Я. майор, таныштыгызмы. Башыгызда башка төрле решение тумадымы? Н и з а м о в (карта өстендә карандашын йөртә). Менә бу бишенче, алтынчы номер точкалар һаман да безгә тиешенчә ачык түгел. Өстәвенә бу точкалар ике батальон арасындагы клинга туры килә. Безнең бу клин тиешенчә ныгытылмаган. Дөресрәге, андагы безнең көчләрнең куелышы мине канәгатьләндерми. Орлов. Ул урынга әле минем дә канәгатьләнеп печать басканым юк. Дальше? Н и з а м о в. Ул дуңгызларның, менә шушы бишенче һәм алтынчы но.мер точкаларга көч җыйнаулары бар. Көч җыйнарлар да, без һөҗүмгә б шлагач, безнең көчне ике лккарак тартып, үзләре шушыннан прсрыз ясарга омтылырлар. Орлов (бер тын өстәлдә бармакларын шакылдатып тора). Дөрес. Анда без алдан ук бер взвод автоматчиклар ташларбыз ташлавын. Низа м о в. Минемчә, ул гына аз. Орлов (сер әйткән ңебегрәк итеп). Бүген киткән разведканың төп бурычы да, шул бишенче, алтынчы точкалардагы дошманның көчен белү. Анда ясалган артиллерия уты тиешле нәтиҗә бирмәде. Шуңа күрә, ул арага артык күп көч ташлауның файдасыз булып чыгуы бар. Менә, разведка нинди нәтиҗә алып кайтыр. Низа м о в (нервланып бармакларын вата). Өченче көнге кебек, ’үз телләрен тешләп буш кайтмаса- лар ярый инде. О р л о в (бер әйләнеп килә дә, ачуланган кыяфәт белән). Разведка тулы материал алын кайта алса, һөҗүм башлауны һич кичектерергә ярамый. Аларга яңа көч тартырга вакыт бирсәк, үзебезнең оттыруыбыз бар. Мин бая генерал алдында да мәсьәләне шулай куйдым. Низа м о в. Генерал нәрсә ди. соң? Орлов. Кушыла, дөрес, ди. 
Тыштагы ч а с о в о й н ы ң «Стой, кто идет?» дигән тавышы ишетелә. Орлов, Н и з а м о в кода к салалар. Шул вакыт тыштагы связной керә. Связно й. Иптәш подполковник, военфельдшер сезнең яныгызга керергә рөхсәт сорый. Орлов. Керсен. Связной чыга. Ул кыз төн уртасында нинди эш белән килде икән? Н и з а м о в. Безнең Казан кызымы? Шәп кыз ул. Орлов. Шәбен шәп, ул турыда сүз дә юк. Пуля яңгыры арасында яшен кебек йөри торган кыз. Тик... (Тагын сәгатенә карый.) Ах, шайтан алгыры! (Тагын нервлана.) Низа м о в. Я, ник военфельдшер турындагы сүзегезне әйтеп бетермәдегез? Орлов. Нәрсә әйтергә, шәп кыз ул, шәп кыз, тик аңарда сугыш шартларында яшьлек хисе генә ча- мадан тыш көчлерәк, аңладыгызмы? Н и з а м о в. Монда артык аңлыйсы әйбер юк. Алар яшендә булсак, без дә, арттырып җибәрмәсәк тә, ким куймас идек. Ишек кагалар. Орлов. Керегез! Военфельдшер Уразова Саҗидә керә. Җәйге хәрби киемнән, башында пилотка, иңендә плащпалатка. Орловка килеп честь бирә. Уразова. Иптәш подполковник, майор белән сөйләшергә рөхсәт итегез. Орлов. Сөйләшегез. (Сәгатенә карый. Тәрәзәгә, бара.) Уразова. Иптәш майор, сезне алырга килдем, сезнең ярдәмегез кирәк. Н и з а м о в. Нәрсә, Саҗидә, берәр яралыга операция ясыйсызмы? Була, кулдан килгән бөтен ярдәмне күрсәтәм. Берәүсенеп. кулын яки аягын кискәнне... кискәнне түгел, 

Шакир Шигаев   5? 
 
 
кисә башлаганны, һич курыкмыйча, ишектән башны тыгып кына карап тора алам. Орлов (тәрәзәдән боларга таба борылып елмая). Майор! Низа м о в. Тыңлыйм. Орлов. Әгәр дә операция өстәлендәге кеше кычкыра башласа, ни эшләр идегез? Н и з а м о в. Сез ничек эшләсәгез, мин дә шулай эшләр идем. Орлов. Димәк, кая барып бәрелгәнегезне белмичә качар идегез. Өчесе дә көләләр. Уразова. Аяк-кулны сезнең андый «ярдәмегездән» башка да кисәбез без. Миңа сезнең икенче эштә ярдәмегез кирәк. Н и з а м о в. Нәрсә, спирт салганда, спирт шешәсе тотып торыргамы? (Өстәлдәге стаканны кулына ала.) Була, менә шушы стаканны кесәгә салам да, хәзер барам. Бәлки, акмаса да, тамар. Орлов. Әгәр дә андый эшкә булса, мине дә ярдәмче итеп алыгыз. Уразова, һа, сез бөтен эштә дә ярдәм күрсәтергә хәзер булып чыктыгыз. (Җитди төс ала.) Иптәш майор, менә нәрсә: санбаттан машина килде. Бөтен авыр яралыларны төядек. Тик сезнең связноегыз Фроловны гына утыртып булмый. Н и з а м о в. Нәрсә булган соң? Уразова. Бөтенләй бармый, мин монда калам, ди. Н и з а м о в. Калсын, монда дәваларсыз. Уразова. Аны калдырырга ярамый. Аңа зур операция ясап, оскологын алырга кирәк. Юкса ул эшкә керәчәк түгел. Хәтта начар нәтиҗә белән бетүе дә мөмкин. Зинһар, сез барып күндерегез аны. Машинаны тотабыз. Яктыра башлаганчы озатырга кирәк. Н и з а м о в. Ни эшләргә соң, минем дә бит аны җибәрәсем килми. Мин ничек Фроловсыз сугышта йөрермен? Башыма да китерә алмыйм. Телефонист сөйләшә башлый. Болар, игътибар белән, ишек аша аның сөйләшкәнен тыңлыйлар. Телефонист. Тыңлыйм. (Трубкага өрә.) Тыңлыйм, тыңлыйм. Байкал тыңлый, Байкал тыңлый, дим. Ә!?. Әйе, әйе, Байкал тыңлый, Кемне... дисең. 51 не? Хәзер. (Трубканың сөйли торган җирен 
кулы б.елән каплый, ашыгып, дулкынланып.) Иптәш подполковник, сезне «Марс» чакыра. Орлов (урыныннан ук). Кая, бир трубканы! (Атылып телефонист янына чыга, трубканы тартып ала.) Н и з а м о в та ашыгып аның янына килә. Уразова ике бүлмә арасындагы ишек яңагына килеп сөялә. Тыңлыйм, әйе, әйе, Байкал, 51 үзе тыңлый... Бу кем, «Марсмы»?.. Кайттылар... Я, ничек?.. Н и з а м о в та трубкага ко пигын суза. Үлүчеләр бармы?.. Юк, дисең... Ә < яраланучылар күпме?.. Уразова да Ни замов янына килә һәм аның җилкәсенә кулын салып тыңлый. Әһә, әһә... Ә Шигаев исән-сау дисең? Уразова (шомлы төс алып). Саттар абый, Шакирга ни булган, үлгәнме, яраланганмы? Н и з а м о в. Колагың белән тыңла инде, исән-сау, ди ич. Уразова читкә борыла да, тынычланырга теләгәндәй, күкрәгенә сыңар кулын салып, тирән сулыш ала. Орлов. Әйе... Әйе... Карагыз аны, алып кайткан документлардан бер генә кисәк кәгазьне дә югалтасы булмагыз... «Тел» алып кайтканнармы? Ха-ха-ха! (Көлә.) Н и з а м о в (кызыксынып). Нәрсә диләр? Орлов (буш кулы белән Низа- мовның аркасына суга). Бер бүрене капчыкка бөгәрләп тыгып, Шигаев үз җилкәсенә салып алып кайтты, ди. Молодец!.. Молодец булып чыкты ул егет! Уразова аеруча хис белән елмая. Орлов (яңадан трубкага сөйли). Менә нәрсә, хәзер үк Шигаевны
3» C. Ә.- №2. 
Фатих Кәрии 
 
 
капчыгы белән минем янга китерегез. Активрак катнашкан разведчиклардан тагы берәр кеше килсен... Нәрсә... нинди машина кул астында тора, тотыгыз да утыртыгыз. Тиз маташыгыз. (Трубканы куя. Уразо- вага.) Ә сез, иптәш Уразова, хәзер санчастька йөгерегез. Разведкадан яраланып кайтучыларның бөтенесен дә тикшереп, тиз арада яхшылап лерезязкадан үткәрегез. Уразова (честь биреп). Есть, иптәш подполковник! О р л о з уз бүлмәсенә кереп кнгә, У р а- 2 о в з яшертен тавыш белән генә Низа- мозка эндәшә. Саттар абый, әйт, Фроловны ни эшләтим? Низа м о в. Саҗидә, туганкай, үзең күреп торасың, хәзер барырга һич мөмкинлегем юк. Сәлам әйт. Минем өчен кулын кыс. Карышып тормасын, китсен, дип әйтте майор, диген. Хат язсын. Терелүе белән, һичшиксез, без аны яңадан үз частебызга кайтарырбыз. Орлов килеп ишекне ача. Орлов. Иптәш Уразова, мин сезгә нәрсә боердым?! Уразова. Есть, иптәш подполковник! (Честь бир.ел җитез борыла да, йөгереп чыгып китә.) Низамов Орлов янына керә. Орлов (килеп Низамовның ике җилкәсенә ике кулын сала). Я, майор, разведчиклар безнең планны гамәлгә ашырырлык материал алып кайткан булсалар, иртәгә-берсөкөн- гә һөҗүм башлыйбыз. Ватан сугышының башыннан бирле безнең полк, иң каты операцияләрдә дә, үзен сынатмады, һәм сынатмас дип ышанам мин. Аның сынатмый торган егетләре күп. Әйе, Шигаев молодец егет булып чыкты. Низамов. Иптәш подполковник, мин, дөресен әйтим, башта Шигаев турында бөтенләй икенче фикердә идем. Орлов (көдел). Ә мин! Мин башта аның яныннан үткәндә, эчемнән генә: «Җил-яңгыр тимәгән кызлар табигатьле педагог, йомырка салырга оя таба алмый йөри торган тавык» — дип үтеп китә идем. Низа м о в. Мин хәтта бервакыт сезгә, 
аны СВС-ка бирергә кирәк, дигән тәкъдим ясарга йөрдем. Әйдә, мин әйтәм, күлмәкштан санап тик утырсын. Ул бит башта кан сылашкан җиргә каен яфраклары арасыннан гына карап утыручы романтикка ошый иде. Орлов. Менә бу сүзегез белән мин килешмим инде. Сез, энекәш майор, романтика дигән сүзнең чын мәгънәсен һаман да аңлап җитә алмыйсыз. Аңлагыз, сугыш чорында Шигаевны бөтен түбәнлектән саклап калган, аны йөрәкле разведчик иткән нәрсә дә, шул бөркет канатлы романтика инде. Низамов. Ярый, ярый. Шигаев белән сез икегез дә, гитараның кыллары булып яшәгез. Ә мин шул кылларны тактадан аерып тора торган күтәрткеч булып калыйм. Ләкин, ничек кенә булмасын, минем якташ йөзгә кызыллык китерми. Идел суын эчеп, дулкыннары арасында чуртан кебек йөзеп үскән егет шул ул. Орлов. Менә, сез хәзер үзегез дә романтикага бирелә башладыгыз. Бусы, билгеле, куанычлы хәл. Тик, якташ дигән булып, ШигаевКа хәзер чәчәк бәйләме сузмый торыгыз инде. Күлмәк-штан санатырга җыенуыгызны онытмагыз. Шигаевны мин үзем кадрлар бүлегеннән җитәкләп алып кайттым. Низамов. Ни өчен? «йомырка салырга оя таба алмый йөри торган тавык» булганы өченме? (Үртәләп көлә.) Орлов. Көлмәгез. Мин аның романтик кеше икәнен сизү белән, Шигаевны иң җаваплы урынга, разведка взводына командир итеп билгеләдем. Дөрес түгелме? Н и з а м о в. Анысы дөрес. Орлов. Ни өчен дисезме? Чөи- ки якты канатлы романтиклар тор- 

Шакир Шигаев 35 
 
 
мышта искиткеч тәвәккәл, рәхимсез үлемнең күзенә карарга сәләтле булалар. Тышта якыная килгән автомобиль тавышы ишетелә. Икесе дә тынып калалар. Машина килеп туктый. Орлов Низамовжа карый. Орлов. Килделәр, разведчиклар килделәр. (Ашыгып чыгып китәләр.) Землянка бераз вакытка тын кала. Телефонист, ике колагына ике телефон трубкасын кыскан килеш, сак кына урыныннан торып ишеккә таба борыла. Телефонист. Мине разведчиклар ротасына җибәрегез, дип ничә тапкыр рапорт яздым. Юк, шушы телефон чыбыкларына урадылар да калдырдылар кешене. Менә хәзер шушы чыбыкларга уралып көн-төн авызың арганчы «Тыңлыйм- тыңлыйм» дип утыр инде. Шушында, өстәл артында мыдыртап утырырга бетте микәнни берәр кыз. (Кире урынына утыра.) Ичмасам, күзне тутырып карарга, сөйләшкән кешенең бер йөзен дә күрмисең бит. (Тирән сулап.) Ә кешеләр тере фашист тотып алып кайталар. Землянкага кергән тавышлар ишетелә. Алдан Н и з а м о в белән Орлов керәләр. Алар артыннан кеше салган капчыкны икесе ике очыннан тотып Шигаев белән Фәхри Фаррахов керә. Җилкәләрендә автомат, билләреңдә гранаталар һәм кынылы хәнҗәрләр. Икесенең дә өс-башлары пычранып беткән, тиргә батканнар. Фарраховның башында пилоткасы юк, яланбаш. Орлов. Әйдәгез, капчыгыгыз- ниегез белән түрге бүлмәгә узыгыз. (Түрге бүлмәгә кереп капчыкны идәнгә куялар да үзләре аның ти- рә-ягына басалар.) Шигаев яулык алып битләрен сөртә башлый. Н и з а м о в ашыгып алгы бүлмәгә кире чыга да, ишектән тышка кычкыра. Н и з а м о в. Старший лейтенант, иптәш старший лейтенант! Тыштан. Тыңлыйм, иптәш майор. Н и з а м о в. Хәзер үк разведчикларга яхшы итеп ашарга әзерләгез. Нинди яхшы нәрсәгез бар, берсен дә кызганмагыз. Орлов. Майор, әйт, мул итет> яхшы аракы куйсыннар. Н и з а м о в. Старший лейтенант, теге Грузиядән бүләк итеп җибәргән яхшы аракыларны куегыз. Саранланмыйча куегыз. Тыштан. Есть, барысы да сез дигәнчә булыр. (Түрге бүлмәгә керә.) Телефонист утырган урынында боргаланып борчыла. 
Орлов (Шигаевның янына Ук килеп җилкәсенә кулын сала). Я, Шигаев, эшләр ничек, исән-сау йөреп кайттыгызмы? Шигаев. Начар түгел, иптәш подполковник, күңелле йөреп кайттык. Орлов. Ут белән бик каты озаттылар дисез, ә? Шигаев. Заграждение аша чыгып киткәндә, сизеп калдылар, дуңгызлар. Миномет, пулеметлардан шундый ут ачтылар, безнең өста котырган яшен уйнап торды. Ләкин егетләр сер бирмәделәр. Орлов. Д^олодцы, молодцы! Н и з а м о в. Фаррахов, синең эшләр ничек соң? Фаррахов. Коеп куйган кебек, иптәш майор. Н и з а м о в. Курыкмадыңмы? Фаррахов. Урны белән азрак ансы да булды инде. (Үзе оялган сыман елмаеп, Шигаевка күз төшерә.) Шигаев. Фаррахов сынатмады ул. Проволочное заграждениеларны кисәргә бик оста егет булып чыкты. Тик менә аны күреп булмый, җиргә шундый сылашып йөри ул. Орлов. Молодец, разведчик җирдә елан кебек шуышып йөрергә тиеш. Тик менә синең пилоткаң кая» әллә немецлар салдырып алып калдымы? Фаррахов җитез генә кулы беЛюн ялан башын сыйпый да, пилоткасын зэ- лргән кыяфәт белән генә тирә ягына күз төшерә. Аннан Шигаевка күз төшера. Шигаев көлә. Фаррахов үзе дә Фаррахов. Юк, иптәш подполковник, салдырып алып калмадылар, каптырып алып кайттым. Орлов. Ничек? Аңламыйм.

Фатих Корни 
 
 
К и з а м о в та гаҗәпләнеп Фаррахов- к а текәлә. Фаррахов. Кычкырмасын өчен менә бу фашистның авызына тыктым. Орлов. Менә ничек. Аныц авызы шулай пилотка сыярлык зурмыни? \ Фаррахов, һа, ул фил чаклы бар. (Шигаевка карап.) Шакир абзый аны ничек үзе генә җилкәсендә күтәреп алып кайткандыр. Орлов. Фил чаклы зур дисең, ә? Кая. ул зур авызлы ерткычны карыйк әле. Ш и га е в капчыкның авызы янына кнлә. Ш и г а е в. Иптәш подполковник, чыгарыргамы? (Капчыкның бәйләнгән авызына кулын суза башлый.) Орлов (кинәт уйга кидеп кулын күтәрә). Тукта, бераз көтеп тор. (Ашыгып барып өстәлдәге картаны җыя, планшетына сала. Аннан барып стенадагы ике автоматны ала.) Н и з а м о в. Иптәш подполковник, автоматларның берсе калсын. (Үзе бер автоматны подполковник кулыннан алып, гитара янына кире элеп куя.) Орлов. Мә, бусын телефонист янына чыгарып куй. Фаррахов тиз генә автоматны телефонистның өстәленә чыгарып куя. Телефонист. Тапкан урын, икенче җиргә алып куй. Фаррахов. Бер эшең дә юк, чалбар төбе туздырып тик утырасың, алып куй. (Борылып түрге бүлмәгә керә.) Орлов (Шигаевка). Документлар бармы? Ш и г а е в. Бераз бар. (Гимнастерка астыннан чалбар каешына кыстырган төргәкне алып суза.) Орлов (төргәкне кулына алып үлчәп карый). Яхшы, салмак кына нәрсә, эчендә нинди байлыклар бардыр инде. Шул вакыт телефонист хәрәкәткә килеп, сөйләшә башлый. Бар да тынып .аныц сөйләшүен тыңлыйлар. Т е л е ф о и и с т. Тыңлыйм... Тың- лый1М, дим бит инде... Байкал тыңлый, дим. Байкал, Байкал... Кемне, 51 не... Есть. (Борылып). Иптәш подполковник, сезне срочно телефонга чакыралар. Орлов барып телефон трубкасын ала. Орлов. Тыңлыйм. Байкал тыңлый... 51 үзе тыңлый... Так... так... Белә алдыгызмы, 
ничәләп танклары бар... Тугыз... Үткәрмәгез. Бөтен чараларны күрегез. Мин үзем хәзер барып җитәм. Артдивизионга хәбәр, иттегезме?.. Яхшы', эшегездә булыгыз, мин хәзер барып җитәм. (Шалтыратып трубканы куя.) Связной! Тышкы ишектән атылып связной керә. Связной. Тыңлыйм! Орлов. Җиво, коновод атларны китерсен. Связно й. Есть, коновод атларны китерсен. (Борылып чыгып китә.) Орлов. Майор, минем янга! Н и з а м о в чыга. Н и з а м о в. Тыңлыйм! Орлов. Өченче батальон участогында дошман һөҗүм ясарга хәзерләнә. Тугыз танк китергәннәр. Артобработка башлау алдында торалар. Минем урынга каласыз. Немецтан барысын да сөйләтегез. Разведчиклар алып кайткан документлар срочно обрабатывать ителсеннәр. Н и з а м о в. Есть! Орлов чөйдәге плащпалатканы алып иңенә сала, бәйли. Кулына өстәлдәге автоматны ала. Орлов. Ярый, мин киттем. (Кул кысышалар, чыгып китә.) Н и з а м о в (телефонистка). Срочно штаб начальнигын минем янга чакыр. Телефонист. Есть, штаб на-' чальнигын срочно сезнең янга чакырырга. Н и з а м о в түрге бүлмәгә керә. Бераз вакыт борчылып тора. Н и з а м о в. Я, Шакир, немецыңны капчыктан чыгар әле. Нинди нәрсә икән, күрик. (Бу сүзләрне әйткәндә, Шигаев биргән төенчекне читкә алып, яшереберәк куя.) Шигаев беләп Фәррахов капчыкны актарып, кулы, аягы һәм авызы бәйләнгән зур гәүдәле немецны идәнгә чыгарып салалар.

Шакир Шигаев 37 
 
 
Низа м о в. О-һо-һо! Офицер! Моның теле дилбегә буе булырга тиеш. Ш и г а е в. Кул-аягын чишәргәме, иптәш майор? Н и з а м о в. Чишегез. Ш и г а е в кулын, аягын чишә. Ф а р- рахов авызын чишә һәм селте астындагы немец авызыннан укмашып, лычкылдап беткән пилоткасын тартып чыгара. Т1емец һаман кузгалмыйча урында ят£. Фаррахов пычранган пилоткасын бармак очлары белән генә күтәреп Низамовка күрсәтә. Фаррахов. Иптәш майор, менә бу минем пилотка инде. Ш и г а е в. һәй, нәрсә миңрәп ятасың, тор. (Немецны төрткәли һәм идәнгә утырта.) Н и з а м о в. Яраламадыгызмы? Ш и г а е в. Юк. (Елмаеп.) Бик чабалангач, бер тапкыр автомат приклады белән йомшак кына итеп башына кундырдым. Н и з а м о в. Педагогларча гына итепме? (Елмая.) Ш и г а е в. Юк, тимерчеләрчәрәк итеп. I Немец кулларын башының*төвле җирендә йөртеп уфылдый, сыкрана башлый. Фаррахов, һәй, һәй, әйдә, аякка бас, аяк үрә торып бераз боргалансаң, аңыңа килерсең. Үзеңнең кайда икәнеңне күрерсең. (Терсәкләреннән тотып немецны аякка бастыра.) Немец алпан-тилпән килә. Җиңе белән авызын сөртә. Күзләрен акайтып тирә ягына карана. Ике кулы белән башын тотып иреннәрен тешли. Н и з а м о в папирос чыгарып кабыза һәм немецка тәкъдим итә. Н и з а м о в. Раухен зи, берти? (Немец гаҗәпләнә, шулай да бер папирос 
алып тарта башлый.) Ш и г а е в. Бу әфәнде үз блиндажларында коньяк эчәргә әзерләнеп утыра иде. Н и з а м о в. Сез барып аңа бераз уңайсызладыгызмы? (Үзе стенадагы гитараны немец каршысына алып килә. Кылларын чиертеп күрсәтә.) Мә, уйныйсызмы? Офицер. Найн, найн. Моя играть незнай. Н иза мо в гитараны урынына элеп, автомат алып килә. Н и з.а м о в. Ә менә бу «музыка» коралында уйный беләсеңме? Офицер (кулларын суза), һа, я, я. Эльта моя знай. Низ а мо в (аңа бармак яный). Әйе, сез кан коя торган «музыка кораллары»н гына кулыгызга тота беләсез. (Илтеп автоматны гитара янына элә.) Ярый, алар икесе дә үз урыннарында торсыннар, безнең кулда булсыннар әле. (Барып өстәл артына утыра, тирән суырып папирос төтенен еракка өрә һәм нәфрәт белән немецка текәләп карап тора. Аннан басынкы, күкрәк тавышы белән.) Дөньяны күз яшенә, канга батырып, ата-аналарыбызны, сөекле балаларыбызны ерткычларча үтереп йөрүчеләр, безне авызлыклап кол итәргә теләүчеләр шушылар бит инде. Ярый, хәзер аның озын теленә уралган бөтен серләрне чиштерү эшенә керешик. Фаррахов. Сөйләми азапланган булыр әле ул. Н и з а м о в. Сөйләтербез. Тезләнеп, идәнгә башын бәрә-бәрә үзе ялынып сөйләр. ПӘРДӘ. 
Икенче, күренеш Көндез. Шул ук беренче күренештәге землянка. Телефонист ялгызы. гынз, өстәлгә менеп, аякларын салындырып утырган. Телефон аша сөйльшә.
 

ЗВ Фатих Кәрим 
 
 Т с л е ф о н и с т. ... Нәрсә... Ә, кызлар дисеңме... һәй, кызлар монда күп. Минем янга да бик еш керәләр алар... Әнә теге кара чәчле татар кызын беләсезме, шул һәрвакыт кереп йөри... Тагын кемнәр дисеңме... Тагын... күп алар, аларны монда телефоннан санап торып булмый инде... Нигә көләсең... Көлмә, көлмә... Әй, кара әле, Гришага
ЗВ Фатих Кәрим 
 
 әйт: миңа анда котелок белән бутка алып куйганнардыр, шуны алып килсен. Ипи дә алып килсен, ярынмы... Үзем кайтып йөрмим. Нәрсә?.. Ул синең янга күптән китте инде дисеңме?.. Ярый, хәзергә сау бул. (Трубканы куеп өстәлдән төшә дә, тәрәзәгә барып карый.) Әһә, малай килә. (Аяк очларына гына басып ашыга-ашыга т^рге бүлмәгә керә дә, подполковникның өстәле артына утыра.) Ишек шакыйлар. Телефонист тавышын бөтенләй ү’згәргеп. подполковникныкына ошатырга тырышып сөйләшә. Телефонист. Керегез. Ишекне ачып Г р и ш а керә. Бер кулында котелок, икенче кулында бер кисәк ипи. Керә дә, бер кеше дә булмагач, гаҗәпләнеберәк, төрле якка карангалап ишек төбендә генә тора. Т елефонист тагын тавышын үзгәртеп эндәшә. Телефонист. Кем бар анда, ник эндәшмичә телеңне тешлән торасың? Гриша (торган урыннан кау- шабырак). Иптәш подполковник, телефонист кайда? Телефонист. Эш белән чыгып китте. Хәзер кайтыр. Син кем буласың? Гриша. Мин, иптәш подполковник, өченче батальон, икенче ротадан, боец Гаврилов. Телефонист. Нәрсә, телефонистка ашарга китердеңме? Г р и ш а. Әйе, ашарга китердем. Т елефонист. Бүген сезне нәрсә белән сыйлыйлар? Гриша. Бутка да ипи. Телефонист. Кая, шул бутка белән ипиеңне китер әле монда, подполковник алармы бөгәрләп салсын, 
Г аврилов әкрен генә барып ишек ярыгыннан карый да, бөтенләй икенче ' кыяфәт, икенче тон ала. Г р и ш а. Әй, телефон чикерткәсе, син анда подполковник булып шаярып утырма. Китереп биргәннең кадерен бел. Рәхмәт әйтеп ал да, тиз генә ашавыңны бел. Телефонист (сөйләнә-сөйлә- нә чыга). Нәрсә, алданганыңа ачуың килдеме? Гриша. Мин бит синең кебек телефон чыбыгы белән өстәл аягына бәйләп куйган күсе түгел. Синең белән шаярып торырлык вакытым юк. Телефонист, аның кулыннан ашамлыкларны алып, үз өстәле артына утыра да, ашый башлый. Телефонист. Гриша, утыр, берне төреп тарт. 
Гриша килеп утыра. Гриша. Кая, кәгазең бармы? Телефонист аңа кесәсеннән алып кәгазь суза, Гриша махорка төреп кабыза. Телефонист. Ну, Гриша, төнге операциягә катнаштыңмы? Гриша Катнаштым, әлбәттә. Телефонист. Я,' сөйлә, ниләр булды соң? Гриша (бер дә исе китмәгән төс белән). Нәрсәсен сөйләп торырга аның. Сугышсугыш инде. Атасың, үтеләсең. Син үтермәсәң, үзеңне үтерәләр. Телефонист. Әй, көязләнеп утырган буласың шунда. Атасың, үтерәсең имеш. Минадан куркып, траншейда качып яткансыңдыр әле. Гриша. Ятты ди. Әнә, подполковник кайткач, сора, без траншейда качып ятканмы, әллә башка эш эшләдекме, ул күрде, сөйләп бирер. Телефонист. Сугышта подполковник синең ни эшләгәнеңне генә күзәтеп йөргәндер инде. Анын башка эше беткән, ди. Гриша. Беткәндерме, бетмәгән- дерме, ансын белмим. Ләкин танклар көтүләре белән безнең өскә өерелеп килгән чакта, подполковник безнең янда булды. Подполковник белән бергәләп фрицларның җиде танкларын көлгә әйләндердек. Җиденче танкны подполковник бер үзе барып тетмәсен тетте. Башта граната белән кундырды, аннан яндыргыч сыекча салган бутылка белән бәреп ялкынга әйләндерде.
Шакир Шигаев 39 
 
 
Телефонист (кашларын җыерып). Ә сез, карга балалары шикелле, авыз ачып карап тордыгызмы? Г р и ш а. Ни эшләп авыз ачып карап торыйк, ди? Телефонист. Билгеле, авыз ачып карап торгансыз. Җитмәсә, мактанып утыра. Шәп булган, га- җәп-хайран килештергәнсез. Подполковникка граната, яндыргыч сыекча салган бутылка тоттырганнар да, дошман танкысын яндырырга җибәргәннәр. Ә үзләре бөерләренә таянып, авыз ачып карап торганнар. Ну, килештергәнсез дә .инде. Гриша (акланырга теләгәндәй). Ул бит үзе теләде, талашып киткән кебек китте. Телефонист. Үзе теләде имеш. Ул, подполковник, нәрсә теләмәс. Ул сезне юри сынаган. Болар минем кадеремне беләләрме икән, үзләренең полк командирларын дошман утыннан, үлемнән саклый беләләрме икән, дип сынаган. Сез, ачык авызлар, сынаткансыз. Ә менә подполковникны үтерсәләр, кем алдында, ни дип җавап бирер идегез сез... Я, ник авызыңны йомып утырасың, сүзең беттеме? Г р и ш а.) Син аңла, подполковник үзе ниткәч... Телефонист (бөтенләй урыныннан торып). Үзе ниткәч, үзе киткәч имеш. Син үзең аңла. Син үзең бер нәрсәне колагыңа кидереп куй. (Аеруча тавышын күтәрә.) Әгәр дә егет булсаң, командирыңа төзәп атылган дошман пулясын күкрәгеңне куеп, килгән юлыннан туктат. Билгеле, моның өчен йөрәк кирәк. I Шул вакыт беләгенә плащпалатка салып, җилкәсенә автомат асып, Орлов кайтып керә. Өсбашлары бераз пычранган, йөзендә арганлык сизелә, ләкин һаман да җитез хәрәкәтле. Т елефоннсг белән Г рвш а урыннарыннан торып, честь биреп каршы алалар. Орлов. Исәнмесез. (Честь бирә.) Нәрсә монда, землянкада тавыш күтәрдегез. Берәрсеннән допрос аласызмы әллә. (Үзе күзләре белән егетләргә артык иггьтибар итмичә, алдагы бүлмәгә үтеп әйберләрен куя, каскасын сала.) Телефонист (каушабырак). • Телефоннан сөйләшәм, иптәш подполковник. Берәү ялгыш звонить итә. Үзе әйткәнне һич рәтләп ишетми. ; Орлов. Майор кайда? Телефонист. Штаб начальнигы белән төне буе биредә утырдылар да, иртән 
чыгып киттеләр. Сорасалар, штабта булырмын диде. Орлов чәчен тарый-тарый болар ян*»- на чыга. Егетләр икесе дә аяк үрә басалар. Орлов. Утырыгыз, утырыгыз. (Утыралар. 'Телефонистка.) Бар, связнойга әйт, подполковник кайтты, дисен, майорны чакырсын. Телефонист. Есть. (Ашыгып чыга.) Орлов Гришага күз төшерә, елмая, таный. Орлов. Ә, сез икенче ротадан бит әле. Гриша (торып). Әйе, иптәш подполковник, икенче ротадан. Орлов. Монда ни эшләп йөрисең, нигә йокламыйсың? Сугыштан соң ныклап йокларга, әйбәтләп ял итәргә кирәк. Гриша. Әллә ничек, иптәш подполковник, йөрәк кузгалды, һич йоклыйсы килми. Орлов (елмаеп). Аңлыйм, аңлыйм. Сугыштан соң шулай була ул. Озак вакыт йөрәкне урнына утыртып булмый. (Кесәсеннән папирос алып каба. Коробкасын Гришага да суза.) Мә, тартыгыз. Гриша. Рәхмәт, иптәш подполковник, мин яңа гына тарттым. Орлов. Әйдә, әйдә, тагын берне минем белән тартыгыз. (Гриша тартынып кына папирос ала. Кабызалар.) Телефонист кереп честь бирә. Телефонист. Иптәш подполковник, сезнең приказаниегызны үтәдем. Связной йөгерде. Орлов. Яхшы.  
40 Фатих Кәрим 
 
 
Т еле ф он и с т үз урынына барып, өстәл янына баса һәм подполковник бе- . ән сөйләшә-сөйләшә папирос тарткан Гришага кызыксынып карап тора башлый. О р л о в. Бүген төнлә каты сугыштыгыз сез. Фрицларның танкларына мах бирмәдегез. (Бер кулын Гришаның җилкәсенә салып, тавышын тагын да йомшарта төшә.) Тик менә сез бераз кабаланасыз. Гранатаны, бутылканы иртәрәк ыргытасыз. Танктан куркырга ярамый аннан. Килсен ул, уң; метр калган- ы килсен. Гриша (елмаеп). Иптәш подполда ныгырак кабаландыгыз. Бөтенрып граната 
ыргыттыгыз. Граната- г ызның осколкалары ничек үзегезгә тимәгәндер, без бик гаҗоплән- дек. Орлов. Сез минем! дөрес эшләмәгән эшемнән үрнәк алмагыз. Устав, инструкция күрсәтмәләре буенча эш итәргә тырышыгыз. Алладыгызмы? (Гришаның аркасыннан сөя.) Низа мов кайтып керә. Г ришо белән телефонист, аны честь биреп каршы алалар. Низамов тойгы белән О р- л о в н ы ң ике беләген кыса. Н и з а м о в. Я, исәнмесез, иптәш подполковник. Орлов. Зарарлы түгел, шәп кенә. Н и з а м о в. Шәп кенә, дисез. Каты сугыштыгызмы? Орлов. Ярыйсы. (Гришага карап.) Менә бу егетләр аеруча каты сугыштылар. s Низамов (Гришага карап). Һе, болар бит арысланнар. Бу егетләр белән тауны тәгәрмәч итеп әйләндереп була. Орлов. Янган авылның уң ягындагы высотканы алып, өченче батальонның беренче ротасын оборонага куйдык. Низ а м о в. Шәп, шәп..-' Кызык. Ничә танкларын бетердегез? О р л о в. Гранаталар белән өзгә- ләп җиде танкларын яндырдык. Н и з а м о в. Шуларның берсен үз кулларым белән яндырдым, лиегез инде. (Бармак янап.) Мин ишеттем, миңа барысын да сөйләделәр. Орлов. Шуласрак булып чыкгы шул, иптәш! майор. Н .и з а м о в. Шәп, шәп, тәбрик итәм, иптәш подполковник, тәбрик итәм. 
Орлов. Рәхмәт. (Кул кысышалар. Низамов Орловның кулын кыскан килеш сүзен дәвам итә.) Низа м о в. Ләкин сез, иптәш подполковник, урынлы-урынсыз бик азартка да бирелеп китмәгез. Сезнең җилкәгездә бөтен полк. Сез үзегез өчен генә түгел, бәлки полк өчен җаваплы кеше. Бу турыда минем сөйләп торуның хаҗәте юк. Орлов. Ансы шулай. Ләкин кайвакыт тау чаклы фашист танклары үкереп өстеңә килгән чакта (бармагы белән маңгаена төртеп) менә мондагы бөтен нәрсәләр, (йөрәген күрсәтеп) менә монда күчә дә, ачу, нәфрәт дулкынының көче астында, тыела алмый каласың. Н и з а м о в. Зарар юк. Шулай да: «Бер тапкыр яхшылык белән беткән эшне яңадан кабатлаганда, тагын бер тапкыр уйларга кирәк» диләр. Орлов. Дөрес, дөрес әйтелгән. Ярый, бу турыда артык таралмаска, күп сүз йөртмәскә кирәк Шул килеш бетсен. Ә үзеңнең эшләрең ничек, әйдә, керик әле. (Түрге бүлмәгә керәләр.) Гриша. Ну... Әгәр дә миңа хат булса, почтальоннан туры үзең ал. Телефон аша белдерерсең. Андрей безнең кырыйда гына. Мин аны һәрвакыт күреп торам. Мин киттем. Ишекне ябып чыгып китә. Орлов ишекне ачып телефонист бүлмә- сенә күз төшерә дә, өстәл артындагы урындыкка барып утыра Орлов. Сугыш турында без киңерәк итеп сөйләшербез. Я, монда эшләр ничек? Н и з а м о в (сумкасыннан икегә бөкләп салган делоны алып Орловка суза.) ?Ленә, лейтенант Шигаев группасы алып кайткан документларны обработкалап бетерделәр. Офицердан тон буе сорау алдык.
үзегез безгә караганда ковник, сез
 ләй траншеядан чыгып, йөгереп ба 
Шакир Шигаев 41 
 
 
Документлар буенча да, офицер теленнән алган сүзләр буенча да, минем уемча, бик кыйммәтле материаллар тупланды. Бишенче һәм алтынчы номерлы точкалар да, хәзер безнең һөҗүм планында ак точкалар булып тормаска тиешләр. Әнә, үзегез материаллар белән та- рышыгыз.1 Орлов. Димәк, документлар да, «тел»дә буш булып чыкмадылар дисең. Н и з а м о в. Минемчә, икесе дә бай гына булып чыктылар. Орлов. Яхшы, яхшы. (Низамов биргән делоны актара башлый. Ишек каг.алар). Кем бар анда, керсен. Телефонист. Керегез. Посыльный керә, честь бирә Посыльный. Исәнмесез. Подполковникка аеруча ашыгыч пакет. Подполковник делосын яба да, кабаланып үзе чыга. Посыльный честь бирә. Иптәш подполковник, менә сезгә ашыгыч пакет. Расписка бирегез. Орлов пакетны 1 ача, кызу күз йөртеп укый. Ашыгып расписка язып бирә. Орлов. Менә; сезгә расписка. Посыльный расписканы а ля. Посыльный. Миңа китәргә мөмкинме? Орлов. Мөмкин.} Посыльный. Есть китәргә. (Честь биреп борыла да, чыгып китә). Орлов (Низамов янына керә). Аеруча мөһим бер яңа хәбәр. Радиоразведка донесениесе. Тыңла: «Бүген, иртәнге сәгать 5 белән 6 арасында, дошманның шифрланган радиограммасын таптык. Анда түбәндәгечә хәбәр ителә: «217 нче гренадерлар полкы командиры полковник Фон Шлаугерга. Сезнең соравыгызга җавап иТеп, 87 нче номерлы бронепоездны җибәрәбез. Бронепоезд 27 нче июнь иртәнге сәгать 4 тә сезнең карамакка — 
Кривая станциясенә барып җитә. Бөтен чараларны күреп хәзер торыгыз. Бронепоездны үз карамагыгызга алу белән, кичекмәстән һөҗүмгә башлагыз. Шушының белән бергә, безнең армиянең һөҗүм итү юлында иң нык тоткар булып торган подполковник Орлов полыгын, ничек кенә булмасын, тиз арада тар-мар итәргә боерам. Үз участкагызда бронепоезд бара торган юлны партизаннар, дошман разведкалары һөҗүменнән саклауны нык тәэмин итегез. Уңыш телим. Генерал Крутс.» Орлов донесениене шап итеп өстәлгә куя да, бер тыя Низамовка текәлеп карап тора, аннан сүзгә башлый. 
Аңладыңмы? Н н з а м о в. Ничек кенә аңладым әле. Орлов (урыныннан торып йө- рештергәли. Аннан Низамовка карап, җитди, басынкы тавыш белән). Безнең участок өстендә яшенле давыл) болыты соңгы чигенә,җитеп куерды. Я, майор, (өстәлдәге радиодонесениене ала да, селкеп күрсәтә) менә бу бронепоезд турында нинди чара күрәбез, нинди решениегә киләбез? 
| ПӘРДӘ. 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Урман эчендәге чокыр битләве. Каен, усаклар — шаулап торган яфракта. Еракта талгын гына күке кычкыра. Эчтә, агачлар арасында гармонь уйныйлар. Сәхнәнең бер кырыендарак, алгы планда, киселгән агач төбендә Шакир Шигаев гимнастеркасына яка тегеп утыра. Бераздан аның янына кызылармеец Фаррахов килә, кулына ике хат тоткан. 
Фаррахов. Иптәш лейтенант, ошый. (Кулындагы бер хатны Ши сезгә хат. Бик калын, зур хатка гаевка бирә.) 
42 Фатих Кәрим 
 
 
Ш и г а е в. Ә тегесе нинди хат? Фаррахов. Бусымы?.. Үземә. Ш и г а е в. Кем язган? * Фаррахов. Язганнар инде, берәү язган шунда. Ш и г а е в (елмаебрак). Кая, адресын гына карыйм әле. Фаррахов (хатны артына яшерә). Карама инде, иптәш лейтенант, барыбер аның почергы танырлык түгел. Ш и г а е в. Мин теләсә нинди почеркны таныйм. Үзең таный алма- еаң. кая, хатыңны да укып бирим. Фаррахов. Кирәкми, иптәш лейтенант, мин үзем укыдым инде. Ш и г а е в. Нәрсәләр язалар? Фаррахов. Бар инде шунда, төрлесен язалар. Ш и г а е в. Сагынам, тизрәк җиңеп кайтыгыз дигәнме? Фаррахов. Сагынам да дигән, тизрәк җиңеп кайтыгыз да дигән, бөтен нәрсә турында да язган. Ш и г а е в. Шулай, Фаррахов, анда, туган, хәзер безне сагыналар инде. Исәнсау йөреп, җиңеп кайтсак, безне бөтен халык күтәреп каршы алыр иде. Әх, туган, без кичерәсе бик күп авырлыклар, бик күп дәһшәтле сугышлар алда тора әле. Яшереп булмый, безнең күрәселәр күп. Кайсыларыбыз үләр, кайсыларыбыз яраланыр, ә кайсыларыбыз сугышның соңгы көнендә, соңгы җиңү сәгатендә, байрак күтәрер. Әх, шул байрак күтәрүчеләр арасында синең белән мин дә басып торсак, шәп булыр иде бит, Фаррахов! Фаррахов. Шакир абзый, бөтен халыкны сокландырып, җиңү байрагы астында икәү бер кочаклашып үбешер идек. Ш и г а е в. Үбешер идек, ничек кенә үбешер идек әле! (Беразга тын калалар.) Землянкада егетләр ни эшләп яталар? Барыгыз да автоматларыгызны тазарттыгызмы? Фаррахов. Тазарттык. Хәзер нәрсә... Гармонь уйнап ял итеп утыралар. Уразова апа да шунда. Ш и г а е в. Син бар, помкомвз- водка әйт: старшинадан гранаталар алып, отделениеләргә таратсын. Фаррахов. Есть! Хәзер барып әйтәм. (Китә.) Ill и г а е в яка тегүен туктатып, килгән хатны укырга тотына. Гармонь тавышы көчәя. Озак та үтми, гармоньга кушылып җырлый башлыйлар. 
Җырлаучылар арасында бер кыз тавышы да бар. Җыр — Исә җил, тирбәлә тирәк, Ул тирбәлә, ә йөрәк? Йөрәгем .яна минем; Яна көндез, яна кичен, Синең өчен, туган илем, Синең язмышың өчен. — Исә җил, тирбәлә камыш, Ул тирбәлә, ә сагыш? Ник бу чаклы сагынам; Сагынсам да, ничек барыйм, Карыйм мин Урал ягына. Офыклар аша карыйм. — Исә җил, тирбәлә нарат, Ул тирбәлә, ә Хаят? Хаятым нишли икән, Патронны мин аткан санда Ул ясап өлгерә микән, Өлгерә микән анда? — Исә җил, тирбәлә тирәк, Ул тирбәлә, ә йөрәк? Йөрәгем яна минем; Яна көндез, яна кичен, Синең өчен, туган илем, Синең язмышың өчен. Ш и г а е в хатны укудан туктап, җырның соңгы куплетын бирелеп тыңлый. Җыр беткәч, каядыр, еракка, агач башларына карап. Ш и г а е в. «Синең өчен... Туган илем... Синең язмышың өчен!..» Әйе, хәзер бөтен теләкләр, барлык омтылышлар, ярсып ашкынулар, алга омтылган хәрәкәт ясап, йөрәгеңне тотып үлү дә, бөтенесе дә, туган ил, синең язмышың өчен. Сабыйлык хыялының ләззәтле дулкынында тирбәлеп, бәхетле сәгатьләрен болыннарда, тургай моңы астында, үткәрергә тиеш балалар да, хәзер, бөтен нәрсәләрен онытып, туган ил язмышы турында кайгырталар. Алар да, яшәү яки үлү турында тирән тойгылы фикерләр йөртәләр, һәм шул фикерләр нигезендә зурларча хәрәкәт итәләр. Бу балалар хәзер, Ватанга булган тирән мәхәб. 
Ш а кир Шигае в 43 
 
 бәт чишмәсенең суларын эчеп, ис киткеч саф йөрәкле философларга әйләнгәннәр. Менә 13,14 яшлек балалар ни дип язалар бит: (Хатны укый.) «Безнең сөекле укытучыбыз, Шакир абзый! Син хәзер еракта, Ватан сугышы кырларында көрәшеп йөрисең. Без, укучыларың, сине бик сагынабыз. Сине элекке кебек үзебезнең яныбызда, үзебезнең укып утырган классыбызда булдырасыбыз килә. Ләкин, Шакир абзый, без аңлыйбыз инде. Сагыш теләкләрен үтәп кенә сугыш утына чорналган Ватан алдындагы бурычларны үтәп булмый. Кеше яшәр өчен туа. Яшәр өчен тугач, ул матур итеп яшәргә тиеш. Яшәүнең бөтен матурлыгы үз Ватаныңны бөтен нәрсәдән дә югары күреп, бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк итеп сөя алу бәхетенә ирешү. Яшәүнең бөтен матурлыгы — үз Ватаның <өчен көрәшче булу һәм шул көрәш кырларында җиңү, яки башкаларны сокландырырлык батырлыклар күрсәтеп данлы үлем белән үлү!» (Урыныннан торып, тойгылы шат йөз белән.) Менә бит, мин укыткан, мин тәрбияләгән балалар, яшәү турында, Ватанга мәхәббәт турында нинди матур итеп уйлый беләләр. Алар көрәшкә, кирәк икән, данлы үлемгә чакыралар. (Башын түбән иеп уйга тала да, кир,е урынына утыра.) Үлем!... Кемнең соң үләсе килә. (Җиргә карап.) Менә шушы йөгерешеп йөргән кырмыскалар, җанлы чәчәк булып очып йөргән күбәләкләр, шаулап торган каеннарның миллионлаган яшел яфраклары — бөтенесе дә яшәү өчен көрәшкәндә, әйтегезче, кемнең үләсе килә! Үлем! Ләкин Ватан өчен көрәш мәйданында данлы үлем белән үлү — бу үлем түгел. Бу аеруча озын гомер белән яшәү. Бу — киләчәк буыннарның якты күгендә канат җилпец очкан кош булып яшәү. Тик шулай да үләсе килми бит... Үләсе килми! (Ипләп кеиә хатны төреп конңертка сала да, яңадан ак яка тегәргә керешә.) Сәхнә артындагы агачлар арасыннан килгән У р а з о в а күренә. Иңенә санитарлар суммасы кигән, пилоткасын кулына тоткан. Кара бөдрә чәчен артка сирпи-сирпи килә. Шигаевка якынлашкач, тавыш белән эндәшә. Уразова. Шакир, мөмкинме? Ш и г а е в (сискәнеберәк артына әйләнеп карый, аңламаган сыман). Нәрсә мөмкинме? Уразова. Сезнең яныгызга барырга мөмкинме? Ш и г а е в (елмаеп). Ә, мөмкин, мөмкин, килегез, кил. (Үзе сиздерми генә күлмәгенең сәдәфләрен каптыра, өсбашына күз төшерә. Уразова аның янына килә. Сумкасын , салып, чирәмгә утыра. Уразова. Исәнмесез? * Ш и г а е в. Бик яхшы, үзегез ни хәлдә, Саҗидә? Уразова. Мин сезне перевязка ясау өчен землянкада көтеп утырам. Ә сез, агач арасында качкансыз да, дөньягызны онытып, ак яка тегеп утырасыз. Ш и г а е в. Ак яка тегү — дөньяны оныту буламыни ул. Дөньяны һич онытканым юк. Шул дөньяны онытмаган өчен дә, перевязкага баруны онытканмын. Уразова. Җитте, җитте. Аңлыйм. Сез, гомумән, фәлсәфә яратасыз. Ш и г а е в. Саҗидә, минем яра беткән ич. Аның бөтенләй перевяз- касын гына алып ташларга кирәк. Уразова. Юк, Шакир, әле иртә. Хәзер нинди дә булса дару капларга кирәкми аңа. Коры повязка гына салырга кирәк. Я, сузма, бир кулыңны. Ш и г а е в. Бәйләнеп йөрүдән туйдым инде. (Үзе күлмәк җиңен сызганып, перевязкалы кулын Саҗидәгә суза. Саҗидә сумкасыннан бинт актарырга керешә.) Саҗидә. Тик утырмагыз. Мин яңа перевязка материаллары әзерләгәнче, кулыгызны чишә торыгыз. Ш и г а е в. Өченче көн үзем чишә башлагач, кагылмагыз, ул сезнең эшегез түгел, дигән идегез бит... Саҗидә. Ул өченче көн, ә бу — бүген. Ш и г а е в. Рөхсәт итсәгез, чи- 

Фатих Кәрим 
 
 
шәм. (Чишеп, иске бинтны читкә ыргыта.) Саҗидә (яраны карый). Чыннан да, сезнең ярагыз хәзер бөтенләй яхшырган. (Бәйли. Хатка күзе төшә.) Шакир, әллә хат алдыгызмы? Ш и г а е в. Алдым, көтмәгәндә хат китерделәр. Саҗидә (Шнгаевка кыйгачла- тыбрак карый). Әллә көтә-көтә аптырап беттегезме! Ш и г а е в. Юк. Хат көтәм мин, ләкин аптырап көтмим. Саҗидә. Ниләр язалар? Ш и г а е в. Төрде хәбәрләр язалар. Саҗидә. Миңа укып чыгарга рөхсәт итәсезме. (Бәйләп бетерә дә, җиңен тартыпкуя). Ш и г а е в. Кызыксынсагыз, укырсыз. Мәктәп балаларының хаты. Саҗидә. Алай булса укыйм. Укучыларың сиңа нинди хәбәрләр язалар икән. (Алып укый башлый.) Шигаев гимнастеркасын кия, каешларын буа. үзе хат укыган У разованы күзәтә. Уразовз хатның бер җирендә туктап ирнен тешли, уйга кала. Аннан, ирнен тешләгән килеш, Шнгаевка кырын гына карап елмая. Шигаев. Ник елмаясыз? Уразова. Менә бу җирен бик кызык язганнар, шуңардан елмаям. Шигаев. Кайсы җирен! . Уразова. Укып күрсәтимме? Шигаев. Күрсәтегез. Уразова (балаларчарак укырга тырышып). «Шакир абый, син үзең беләсеңме, юкмы, өченче ел җәен, каникул вакытында, синең янга бер кыз килгән иде бит. Казанда химиклыкка укый торган кыз. Буа астында, кер чайкаганда, бер күлмәген дә агызып җибәргән иде. Шул апа да сугышка киткән икән. Аны колхоз председателе Ярулла абзый районга баргач ишетеп кайтты. Без сипа ул апаның адресын җибәрмәкче булган идек тә, белүче булмады!» Шәп, укучыларыгыз сезнең турыда пичек кайгырталар. Ә сез ул кыздай хат аласызмы соң? Шигаев. Соңгы өч айда алганым юк. У р а з о в а. Кайсы фронтта? Шигаев. Соңгы вакытта Калинин фронтында иде. Уразова. Бик ярата идегезме- үзен? Шигаев. Әйтә алмыйм. Уразова. Бу сүзегезне ничек аңларга? Шигаев. Чөнки без аның белән яңа танышкан гына идек әле. 
Уразова. Ә шулай да, мөнәсә- бәтләрегезнең нинди булуы турында сөйләшкәнегез бар идеме? Шигаев (кырт кына). Юк, сөйләшкәнебез булмады. Уразова. Кызык! Шигаев (тирән сулап). Кызыктырмы. Саҗидә, түгелдерме, ләкин мин ул мәсьәләне озаккарак сузып хәл итәргә ярата торган кеше. Бу эштә мин үзем генә дә гаепле түгел. Бөтен табигый натурам гаепле. Уразова (аеруча кызыксынып, Шнгаевка текәләп карый). Шулай да, сезнең табигый натурагызны НИЧРК аңларга мөмкин инде? Шигаев. Ничек аңларга дисезме... (Бераз уйлана.) Ул бәлки минем кыргыйрак характерлы булуымнан да киләдер. (Ачылып киткән кебегрәк була.) Әгәр тыңларга ирен- мәсәгез, менә бер кызыклы мисал... Уразова. Юк, һич иренмим, сөйләгез, сөйлә. Шигаев. Мәсәлән мин, мескенгә әйләнеп, куркуыннан үзе пленга бирелгән немец солдатын, ятим бозау кебек ияртеп, штабка алып кайтудан кызык тапмыйм. Мин, янына барырга куркыныч булган, үзенең ДОТында аждаһа кебек ыжгырып яткан фрицны, мең бәлә- ләр белән үз көчемә буйсындырып штабка алып кайтудан кызык табам. Бу сугышта шулай. Каһәрле дошманга каршы көрәшкәндә шулай. Ә мәхәббәт! Мәхәббәт бөтенләй икенче нәрсә.- Мәхәббәт безнең аерылмый торган иң якын дустыбыз. Ул — безнең яшәү шатлыгыбыз. Шуңа күрә минем бу мисалым бик тупас, бәйләнешсез кебек тоелыр. Шулай да, боларның методында, ми

Шакир Шигаев 45 
 
 
немчә, әлбәттә, ниндидер бер нечкә, йөрәк кенә сизә торган бәйләнеш бар кебек... (Уразовага текәлеп, сүзеннән тукталып кала.) Уразова. Тыңлыйм, тыңлыйм, сөйләгез. Шигаев. Ә мәхәббәт! Билгеле, ирләр белән хатын-кызлар арасындагы мәхәббәт турында сүз бара. Уразова. Аңлыйм, аңлыйм. Шигаев. Тартынмый гына әйткәндә, менә ничек. Хатын-кыз, минем каршымда, башны күтәреп караганда, түбәсе күренми торган гранит кыя кебек булып торсын. Менә шундый янына килергә кур- кынулы гранит кыяның йөрәген таба белергә кирәк. Шул йөрәкне, түзем көч белән, әкеренләп үзеңә якынайтырга, үз,еңә буйсындырырга кирәк. Мине хатын-кызның шундый йөрәклесе кызыксындыра. Ләкин бу йөрәк төпсез күл булсын. Ул бер вакытта да үзенең төбен күрсәтеп бетмәсен. Шул тирән, үзенең эченә чиксез күп серләр, матурлыклар тупланган йөрәкне, мин бер туктаусыз, армый-талмый, ачарга, ачарга тиешмен. Шунда гына миңа мәхәббәтнең 
тәме, шунда гына миңа, бөек табигать баласына, мәхәббәтнең ләззәте. Уразова нәрсәдәндер җиңелгән кебек башын иеп, күзләрен түбәнгә теки. Йөгереп Фаррахов килә. Фаррахов. Иптәш лейтенант! Шигаев һәм Уразова сискәнеп аңа борылып карыйлар. Шигаев. Нәрсә? Фаррахов. Иптәш лейтенант, сезне срочно подполковник янына чакыралар. Шигаев. Бар, әйт: хәзер барып җптәм. Фаррахов. Есть! (Борыла да, ашыгаашыга китә.) Шигаев урыныннан торып өс-башын төзәтә. Шигаев. Саҗидә, мин китим, чакыралар бит, хәзергә исән булып тор. Уразова (башын түбән иеп, уйга талган килеш). Барыгыз, бар. Хәзергә хушыгыз. Шигаев. Ярый, мин киттем. (Борыла да, кызу атлап китә.) У р а з о в а, теге бераз киткәч, әкрен генә борылып, аңа табан карый, Шигаев артыннан карап кала. Аннан тамашачыларга табан борыла. Уразова. Минме аны аңламыйм, улмы мине аңламый?
 
ПӘРДӘ 
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Шу/п ук күрнеш; бераз үзгәртелгән. Пәрдә күтәрелгәндә, автоматлар белән коралланган, билләренә хәнҗәрләр аскан бер отделение кызылармеецлар стройда торалар. Вакыт кич. Агач башларында баеп барган кояшның алтын нурлары уйный. Отделение каршысында, пистолет, хәнҗәр таккан лейтенант Шакир Шигаев басып тора.
 1 нче кызылармеец. Иптәш лейтенант, берәр заданиегә барабызмы әллә? Шигаев (елмаеп). Ашыкмагыз, иптәшләр. Вакыты җиткәч барысын да белербез.; 2 нче кызылармеец. Иптәш лейтенант, кемне көтәбез соң без? Шигаев. Полк командиры ярдәмчесе майор иптәш Низамовны. Берничә кызылармеец. Майорны! Стройдагы кызыл армеецлар хәрәкәткә кип?еп, сиздерми генә өс-башларын тагын да ныгырак төзәтәләр. Агачлар арасыннан болар янына У р а з о в а килә. Уразова. Иптәш лейтенант, связистлар кайсы блиндажга күчтеләр, сез бәлки бәлесездер. Таба алмый аптырап беттем. Шигаев. Нәрсә, сез бик ашыгасызмы? Икенче яктан, урман эченнән җиңел генә йөткергән һәм аяк кыштырдаган тавышлар ишетелә. Бар да шунда таба күз текиләр. Майор Н н з а м о в килеп чыга. Шигаев команда бирә.


 
 
 
Ш и г а ев. Отделение, смирно! Равнение в средину! (Строевой адымнар белән майор Низамовка каршы барып рапорт бирә.) Иптәш майор, сезнең приказаниегыз буенча разведка взводының беренче отде- лениесе сафка тезелде. Н и з а м о в. Яхшы, вольно бирегез. Ш и г а е в. Вольно! Н н з а м о в белән Ш н г а е в отделение каршысына киләләр. Н и з а м о в. Исәнмесез, иптәшләр! Отделение (басынкы, эчке тавыш белән). Исәнмесез! Н из а м о в (Уразованы күреп, аңа якыная). Саҗидә, син биредә ни эш бетереп йөрисең? Уразова. Связистлар янына бара идем. Алар яңа блиндажга күчкәннәр икән. Шуларны таба алмый аптырап йөрим. Н и з а м о в. Эшең бик ашыгычмы? Уразова. Юк, артык ашыгыч түгел. Н и з а м о в. Ашыгыч булмаса, бераз биредә тор. Бигрәк тә комсомолка өчен, хәзер биредә булачак хәлнең шаһиты булу, мәңге онытылмаслык истәлек булып калыр. Тик монда булган сүзләрне үзегездән башка бер кем дә белмәсен. Уразова. Яхшы, рәхмәт сезгә. Н н з а м о в отделение каршысына килә, бераз уйланып тора. Аннан башын күтәреп стройга карый. Н и з а м о в. Иптәшләр, арагызда ярасы төзәлеп бетмәгән яки башка берәр төрле авыру белән авыручылар бармы? Отделение. Юк! Н и з а м о в. Туганнар, хәл менә болай тора. Без, бүген-иртәгә һөҗүм башларга тиешбез. Шулай ук, безнең каршыбызда торган дошман да бик каты һөҗүмгә хәзерләнә. Иртәгә-берсөкөнгә, безгә ачык мәгълүм бер сәгатьтә, дошманга өстәмә көч булып нык коралланган бронепоезд чкиләчәк. Шушы бронепоезд килү белән, дошман һөҗүмгә ташланачак. Ләкин дошманга кадәр без һөҗүм башларга, сугыш Фатих Кәрам инициативасын без үз кулыбызга алырга һәм каршыбызда торган дошманны рәхимсез рәвештә тар- мар итеп ташларга тиешбез. Моннан 18 километр эчтә, немецлар гылында, елга аша салынган зур тимер юл күпере бар. Нинди генә бәя белән булса да, нинди генә корбаннар хакына булса да, бронепоезд шул күперне үткән вакытта, күперен дә, бронепоездны да— икесен бергә шартлатырга кирәк. Моның белән без, безгә каршы килгән бронепоездны туктату гына түгел, гомумән дошманның корал һәм гаскәри көч китерә торган юлын өзәбез. 
Фаррахов. Кан тамырын өзәбез. Н и з а м о в. Дөрес, Фаррахов иптәш, кан тамырын өзәбез. Менә, бүген безнең алдыбызга кичектерелми үтәргә куелган аеруча мөһим сугышчан приказ шушы. Бу приказны үтәү өчен безгә өч кеше кирәк. Безгә, бу приказны үтәү эшенә үзләре теләп баручы, Ватаныбыз өчен каннарын кызганмаучы егетләр кирәк. (Пауза.) Сезнең арагызда шундый өч егет табылырмы? Туганнар, . үтәлергә тиешле приказ, җаныңны, каныңны кызганмыйча, тәвәккәллек белән эш итүне сорый. Шуңа күрә, баручыларның исән калып кире кайтуларын һич ышандыра алмыйм. Чөнки бронепоезд күпергә килеп кергән чакта, күпернең бу ярындагы часовойларын бетереп, килгән бронепоездга каршы күпер уртасына атлыгып керергә, бронепоездны шунда шартлатырга кирәк. (Пауза.) Үлемнән курыкмыйм, дигән сүз дөрес түгел ул. Бу дөньяда кемнең i үләсе килә? Ләкин, туганнар, Ватаныбызны, туган илебезне дәһшәтле | куркынычның шомлы кара болытлары каплап килгәндә, Ватанны коткарырга кирәк. Ватанның язмы- i шын хәл иткәндә, Ватанны исән калдыру, Ватанны яшәтү теләге, безнең күңелләрдә булган шәхси куркынычларны җиңәргә тиеш. Кадерле туганнар! Туган илебезнең халкы, Ватанны саклап калдыруны безнең өстебезгә, Кызыл Армия өс- 

Шакир Шигаев 47 
 
 тенә йөкләде бит. (Пауза). Шундый намуслы, тәвәккәл эшкә барырга теләүчеләр, өч адым алга — менә бирегә чыгып басыгыз! Бераздан мәһабәт кыяфәт белән беренче булып Шакир Шигаев өч адым алга чыгып баса. У р а з о в а моны күреп тирән дулкынлана. Бераздан Фаррахов чыга. Уразова. Иптәш майор, мин дә. (Шигаев янына килеп баса.) Павел Буревой дан башкалар, бербер артлы бөтенесе дә чыгып баса пор, Павел Буревсй гына, башын түбән иеп тирән уйга чумган килеш, ялгызы үз урынында торып кала. Башкалар бар да гаҗәпсенеп аңа күз текиләр. Бераздан Павел Буревой сискәнеп башын күтәрә. Үзе генә торып калганны күреп бик уңайсызлана. Ике кулын бергә йодырыклап күкрәгенә куя да, әкрен генә атлап Н и з а м о в каршысына килеп баса. Буревой. Иптәш майор... Иптәш майор! Н и з а м о в. Нәрсә, иптәш Буревой. Буревой. Иптәш майор, сез мине гафу итегез. Иптәш майор, сез мине... сез мине... (Тезләнә.) Иптәш майор, сез мине курыкты, дип уйлый күрмәгез. Зинһар күңелегезгә андый шик төшмәсен. Н и з а м о в (салкын гына). Юк, андый шиккә төшәргә ашыкмыйм әле. Тик син тезләнмә, басып тор. Буревой тора. Буревой. Иптәш майор, мин үзем, әнә шул шартлатырга тиешле күпернең аргы ягындагы район егете. Карт әтием шунда, немецлар кулында калды. Ленин ордены белән бүләкләнгән текетильшица апам да шунда булса кирәк. Барсы да, барсы да... сөйгән кызым да шунда калды. Ә ул күперне мин үзем төзедем. Аны төзегәндә мин бетонщик, яшьләр бригадасының иң алдынгы стахановчысы идем. Н и з а м о в. Менә ничек... Кызык! Буревой. Иптәш майор, сез күпер турында сөйли башлагач, ул күперне төзегән чаклар, бергәләп, шау-гөр килеп, ярыша-ярыша эшләгән егетләр, кызлар, бөтенесе бер җанлы картина булып күз алдына килеп басты. Мин шул картина хыялы эчендә бераз онтылып киткәнмен. Н и з а м о в. Буревой иптәш! (Килеп Буревойның җилкәсенә кулларын сала.) Буревой. Иптәш майор, әнә, иптәш лейтенанттан сорагыз. Ул белә — мин куркак егет түгел. Иптәш майор, мин бу тирәдәге бөтен юлларны, бөтен сукмакларны биш бармагым кебек беләм. Иптәш майор, үз кулларым белән төзегән шундый матур күперне җимерү ни чаклы кызганыч, ни чаклы авыр. Ләкин сугыш шартлары җимерүне кирәк таба икән, өч кешенең берсе итеп мине җибәрегез. Мин барам. Үз кулларым белән төзегән ул матур күперне, үз кулларым белән үзем җимерәм! Н и з а м о в. Дөрес, Буревой иптәш! (Аның кулларын кыса, аннан алгарак атлап туктый да, бөтенесен караш белән айкап чыга. Ши- гаевка карап туктый). Лейтенант Шакир Шигаев иптәш, килеп басыгыз бирегә. (Урын күрсәтә.) Шигаев килеп баса. Павел Буревой иптәш, килеп басыгыз бирегә. Буревой килеп баса. Уразова. Иптәш майор, өченче кеше булып мин барам. (Килә башлый.) Н и з а м о в аны туктата. Н и з а м о в. Юк, син бармыйсың. Уразова. Ничек... мин бармыйм? „Низамов. Әйе, бармыйсың. *У р а з о в а. Иптәш майор, җибәрегез, мин барыйм. Зинһар, дип сорыйм, өченче кеше итеп мине җибәрегез... Сез, бәлки, миңа ышанмыйсыздыр... Н и з а м о в. Ышанам, мең тапкыр ышанам. Ләкин... ярамый, безгә ярамый, Саҗидә. Өченче кеше булып мондый егетләр белән миж үзем барыр идем, безгә ярамый.  
48 Фатих Кәрим 
 
 Безгә башка эшләр тапшырылган. Саҗидә, син шуны аңла — сәгать саең кешеләр яраланып тора. Менә аларга мөмкин булган бөтен ярдәмнәрне күрсәтү — синең мактаулы, данлы эшең. Бу синең изге бурычың. 
Уразова башын түбән ия. Бик авыр гына атлап бер ике адым читкә барып баса һәм күзләрен яулык белән сөртә- сөртә артына борыла. Н и з а м о в. Өченче кеше булып... Бөтенесе дә. Иптәш майор!.. (Калганнар бар да Низамовка омтылалар.) Н и з а м о в. Өченче кеше булып Фаррахов бара, Фаррахов, килеп бас бирегә! 
Фаррахов тнрән дулкынлану эчендә, бераз елмайган кыяфәт белән, килеп баса. 
Калганнар. Иптәш майор, ә без!? Н и з а м о в (калганнарга карап). Иптәшләр, сез барыгыз да сокланырлык батыр егетләр. Ләкин бу приказны үтәргә барыбыз да берьюлы бара алмыйбыз. Без сезнең белән моннан да мөһимерәк приказларны үтәрбез әле... Ярый... (Билгеләнгән өч кешегә борылып.) Ә сез хәзер, иптәшләр, юлга әзерләнегез. Озакламый сезнең янга подполковник килер. Тиешле кулланмалар биреп сезне озатыр. Хәерле юл, җиңү телим сезгә! (Килеп Фарраховның кулын кыса, аннан кочаклап үбә. Шулай ук Павел Буревойны кочаклап үбә. Шигде.в янына килә.) Я, Шигаев туган, соңгы сулышыңа чаклы Кызыл Армия командиры. Сталин Армиясе командиры бул! Кочаклашып үбешәләр. ПӘРДӘ 
(ахыры киләсе номерда)