Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАФИ & ҮЛЧӘҮ КӨЧЕ (Нокта куя белми торган кайбер шагыйрьләргә карата) 
Кем дә әйтмәс белми ул дип үлчәү көчен, Бөтен дөнья — тоташ үлчәү аның өчен... Әгәр язса, сүзне үлчәп бора белә, Кайчагында үлчәп тик тә тора белә... Аксап китә икән кайчак вәзен-иҗек ' һәм укучы рәнҗи икән моны сизеп, Ансы — бер хәл. Тик күрмәсен тәнкыйть күзе, Җәелмәсен дусишләрнең начар сүзе... Бизмәненә салып шуның барсын-барсын, Сүз тезмәктә безнең шагыйрь ярсып-ярсып. Менә монда инде фәкыйрь ычкынгалый, Бер тотынса, туктый алмый, тыела алмый... Бер җырында егетен кызы озатып кала, Шагыйрь юлга рифмаларын түшәп сала. Икенчесен каршылауга җайлап куйган, Бакыр тиендәй рифмалар сайлап куйган. Билгеле эш: кайткач яшьләр «пәп» итешә, Монда шагыйрь янә чабып килеп җитешә. Чәй эчәләр. Шагыйрь посып карап тора, Ничә чынаяк эчкәннәрен санап тора. Эшләр бара болай ца шәп. Шагыйрь аңлый, Тик бичара туктый алмый, туктый алмый... Кайда үлчәү? Кайда нокта? Шагыйрь нишли? Баксаң чынлап: монда да ул үлчәп эшли. Сүзе күпкә — гонорары күбрәк тама, Хис ваклану — нипочем не стоит аңа.