Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 * ҖИҢҮ ТАНТАНАСЫ
 
Зур сугышта җиңеп чыккан Каһарман халык, Депутатлар сайлый бүген Иркен тын алып. Җиңүләрнең тантанасын Ул бәйрәм итә. Үз иркеңә үзең хуҗа — Моңа ни җитә! Бүген бәйрәм, зур тантана Совет илендә, Җилферди мәгърур байраклар Февраль җилендә. Бу байракка тамган безнең, Изге каныбыз, Бу байракларга язылган Җиңү даныбыз. < П Утлы давылларны кичтем Исән-сау килеш, Бу җиңүдә мин дә алдым Хаклы бер өлеш. Шул җиңүнең тантанасын Кабат күрдем мин, һәм бөек юлбашчыбызга! Тавыш 
бирдем мин. Ул мине тагын шатлыклы, Бәхетле итәр, Изге уем, теләгемне Дан белән үтәр. Нинди шатлык: минем кебек Гади кешегә Юллар ачык катнашырга Илем эшенә. Мин совет иле кешесе, Шуңа шат күңел, Киләчәгем) якты минем, Өметсез түгел. Бәйрәм шавы чолгап алды Илнең һәр ягын. Югарырак күтәрдек без Җиңү байрагын. Җилферди безнең байраклар Февраль җилендә. Без нинди иркен сулыйбыз Совет илендә. 10 .2.46’ ТАТАРСТАН МАРШЫ Еракларга даның яңгырады Октябрь кояшы астында синең, Күкрәгеңдә якты орден балкый, Мактауларга күмелде барлык җирең. Яңгырасын дан, Шаула Татарстан, Гөрләп үс һаман Матур гөлстан!.. Кырларыңда иген дулкынлана, Урман, суың күп бәхетле җиреңдә, Бай тормышта яши кешеләр синдә, Шатлык нурлары аларның йөзендә. Яңгырасын дан, Шаула Татарстан, Гөрләп үс һаман Матур гөлстан!.. Чәчәк атты изге туфрагыңда Халыклар дуслыгы матур гөл булып, Хыялларда йөрткән якты көннәр Килде безгә матур чын көн булып. Яңгырасын дан, Шаула Татарстан, Гөрләп үс һаман Матур гөлстан!.. Дошманнарың синең юк ителде, Аларның кара юллары киселде; Халыкларның даһи юлбашчысы Бәхетле көннәргә безне китерде. Яңгырасын дан, Шаула Татарстан, Гөрләп үс һаман Матур гөлстан!.. 1946 ел.