Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАЛИ ХУҖИ А ГРАЖДАНИН, СОЛДАТ, ШАГЫЙРЬ I. 
Бергә үтте безнең ярты гомер, Әйтерссңлә, язгы агым су... Ул төшкә дә солдат булып керер, Сагынулары булыр ямансу... Менә рәсеме... Тыеп кайгы яшен, йөрәкләргә алып кысыгыз. Менә рәсеме... Куе кара чәчле, Урта буйлы шагыйрь дустыбыз... Без яшәдек бер үк һөнәр белән, Бер хис белән янып һәр чакта, Шигырь, — диеп, һәм йөрәкләр белән Тамыр җәеп берүк туфракка. Солдат булдык. Ир уртасы яшьтә Җилкәләргә шинель салдык без. Туган җирне сөйдек. Киләчәккә Бер йолдызга карап бардык без. Истә әле: Көзге салкын яңгыр Юа иде урам ташларын; Эшчеләре Казаи-арсеналның Мәгърур тотып иңдә башларын, Ашыгалар иде заводларга; Итек-шинель киеп күбесе, Җыена иде ерак поход iapra^ Бу көннәрдә шулай һәр кеше. Сизә иде үзен солдат итеп, Ил йокысыз иде төннәрен, Манчи иде кайгы-сагыш яше Аналарның мамык мендәрен. Җир яралы иде, яна иде, Актарылып сөремтөтендә; с. ә.- К-2 Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була. Фатих Кәрим. 
Россиянең каны тама иде Москваның капка төбендә. — Без җыелдык, Шагыйрь дустыбызны Озатырга сугыш кырына; Берәм-берәм кысып кочты безне, һәм баласын алып кулына, Ул ант итте: — «Шушы балам өчен, Нәселем өчен, туган ил өчен Мылтык тотып баскан 
җиремнән Бер адым да артка чигенмәм». Моңа өстәп тагын нәрсә дисең? Барсы ачык. Киде шинелен. Ул калдырып китә гаиләсен, Дус-ишләрен, Казан, Иделен... Кадриянең яшьле күзләреннән Үбә Фатих. Бәлки гомергә Аерылалар... Моны сүзләр белән Мөмкинме соң әйтеп бирергә?!.. Нинди йөрәк болай кайнар тибәр, Кем ялкынлы болай уенда? Кирәк булса, Фатих канын түгәр, Башын салыр сугыш кырында; — Коткарылсын бары туган иле, һәм язмышы булсын якты таң, Ул — гражданины аның һәм шагыйре, Солдаты ул шушы минуттан. Озатабыз... Салкын ташка басып, Сүзсез кала һәркем... Дустыбыз Пилоткасын болгый саубуллашып, Без аңарга яулык болгыйбыз. Пилоткасын болгый саубуллашып, Яна йөзе җилле яңгырдан. Өстә шинель.

50 Гали Хужв 
 
 
Куе кара чәчен Солдатларча кырып алдырган. Пилоткасын болгый: «Хуш, Кадрия!.. Сөйгән балаларым, хушыгыз!.. Сагынганда, минем яннарыма Күңел кошым булып очыгыз!..» Бер теләктә кала һәрбер кеше, — Исән уз, дип, сугыш газабын. Ул каерылып. Күздән күмелгәнче Карап бара туган Казанын. Карап бара... Нарат урманнары Озаккамы кала озатып?... Барсы таныш җирләр... Ул аларны Күрсә иде тагын бер кайтып... Карап бара... Идел туфрагында Кала Гукай, Такташ җылысы; Ә җырлары сугыш кырларында Чарлар аның нәфрәт кылычын. Менә Идел. Озын чуен күпер, Шаулап кала поезд узганда; Ялкынлана шагыйрь, саубуллашып Юлдашлары гармонь сузганда. — — «Соңгы тапкыр карыйм Иделгә, Соңгы кабат күрим акканын, Бәлки бик тиз бире кайтмамын, Сакланыр ул бары күңелдә», Ә хәзергә сугыш... Кала бары... Онытмас ул ләкин берен дә; Ерактагы Идел дулкыннары Шаулап торыр колак төбендә. Мондый чакта җанга тынгы кайда, — Онтыла ял, йокы, ашларың, — Юллар, юллар... Юллар еракларга Алып китә солдат башларын... 
II. Менә фронт. Шушы сугыш кыры. Карлы яңгыр. Окоп. Төн. Суык. Россия киң. Ләкин моннан ары Чигенергә безгә урын юк. — Безнең артта туган башкалабыз; Болай якын җанга ни тагын? Изге безгә аның һәрбер ташы, Нигезенең һәр уч туфрагы. Без — солдатлар. Россиябез өчен Корал тотып бастык бу җиргә, Яшәвебез, сөюебез көчен Аңа тормыш итеп бирергә. Көне-төне койсын яңгыр, кар, боз, Кичерербез ләкин һәммәсен; Коткарылсын бары Москвабыз, Москвабыз безнең яшәсен! — һәм күңелне шушы тойгы урый, Шулай тибә һәркем йөрәге: Кирәк икән, шунда туфрак булыйм, Шушы җирдә калсын сөягем... 
Ялкын таңы фронт офыгында, Җирдә янгын, сөрем һәм төтен. Фатих бүген юеш окобында Төн үткәрә. Көзге озын төн. Ялыктырып үтә һәр минуты. Эзли күңел күптән көткәнен. Юк биредә аның җылы йорты; Юеш шинеленең итәген Күкрәгенә яба. Шулай иткәч, Җылы булып китә янәсе. Күршесендә аңа якын иптәш — Коралдашы ята янәшә. Ул Уралдан. Кичә генә әле Мартеннарда корыч койгандыр; Соңра кайтып, ■ • Тормыш иптәшенең Җылы кочагында кунгандыр. Ә бүген ул соры шинель кигән, Бүген — солдат, бүген — сугышта; Күңеленә нәрсә болай сеңгән, Кемне уйлый һәрбер сулышта? Бу, туган ил, сине сөю хисе; Ул барлыгын сиңа бирәчәк; һәр нәрсәдән кыйммәт аның өчен Синең язмыш, синең киләчәк. Яна һәркем шул ук хисләр белән, Шул ук сулыш һәрбер окопта; Белә Фатих, мондый дуслар белән Югалмыйсың һичбер вакытта. Барсы уртак, йотым судан башлап Тормышыңа кадәр — һәммәсен: Шатлык-кайгы, сугыш газапларын һәр сулышта бергә бүләсең. Күбәүләр без. Берең Идел-Йорттан, Берең Доннан, берең Иртыштан; Ә йөрәкләр бергә тоташалар, Игезләр без, гүя, тумыштан. Таянырлык дуслар. Шикләнмичә һәммәсенә мөмкин барырга; Кирәк икән, мондый дуслар өчен Башыңны да мөмкин салырга. 
Гражданин,_солдат, шагыйрь  51 
 
 
Төн болытлы бүген. Юк йолдызлар Тик ай калка кояш чыгышта. Тиздән тагын каты сугыш кызар, Нәрсә булмас дисең сугышта... Күңеле белән нидер эзли Фатих, Тибә йөрәк янып, борчылып; Җанын салган шушы сәлам хаты Канатлансын иде кош булып: «Мин сугышка керсәм дошманымның йөрәгенә төзәп атамын; Үзем үлсәм, балаларым кала, Минем гомерем булып, Ватаным. Кала дөнья, кала бар матурлык, Ал чәчәкләр кала болында, Чәчәкләргә төренеп эзем кала, Җырым кала үткән юлымда. Үләм икән — үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул — бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе». 
III. Утлана җир. Таңда сугыш кыза, Каплый җирне сөрем һәм төтен; ^•Окопларда шулай бер көн уза, Биш көн уза... Ун көн... Ун биш көн. Кара көя бөтен сугыш кыры, Актарылып бетә тирә-як Салкыная көннәр. Ката җирсу. Өс-баш юеш. Күшегә кул-аяк. Шаулый урман... Калын имәннәрнең Ботаклары төшә аерылып; Азык эзләп очкан тилгәннәрнең Канатлары сына каерылып. Улый буран Тула кырларында; Ерып Фатих шушы буранны, Разведкага бара чаңгыларда, Хәтерләтеп җитез боланны. Каршы исә җилләр себереп карны, Салкын буран бәрә йөзләргә. Авыр димсең, йөрәк? Әйе, авыр, Кирәк ләкин, кирәк түзәргә. — Сугышта Син Россиябез өчен, ‘ Шушы тойгач белән сугарыл; «Авыр чорда халкың «Улым!» дисен, «Таянычым!» дисен туган ил». Юеш салкын катыра ак халатны, Җылы хәтта чатнап торган кыш. Очыйм дисә, оча — кош канатлы, Ир канаты — теләк, ышаныч. Бара Фатих. Айсыз болытлы төн, Караңгы төн бәйли күзләрен; Хәтерләтеп очар тау бөркетен, Җуяр-җуймас аның эзләрен, Җан юлдашы булып авыр юлда, Коралдашы килә артыннан, Сиздермичә үтеп, Дошман куйган Часовойлар күзе астыннан. Ачык ялан. Күкрәк белән ятып Шуышалар чаңгы өстендә; Калын урман. Билдән карга батыя Юл 
узалар урман эчендә. Хәтәр юллар... Бәлки хәзер менә Дошман угы егар аяктан; Яки дошман, синең йөрәгеңә Хәнҗәр сузар карлы куактан. Тыныч ләкин ир солдатның җаны,. Үлсә үләр, кайтмас уеннан; Кем күргән соң, горур арысланның. Язган чагын барыр юлыннан?!.. 

Көн аязды таңда, тынды буран, Шом-моң калды урман төнендә; Кышын өнгә кергән аю сыман, Кузгалмыйча, куак төбендә Көне буе карда ятты алар, «Дошман нишли?» — шуңа күз булып:. Бозланыпмы катты аяк-куллар, Сөякләргә кадәр боз булып?... Саргач җирне кичке салкын томан.. Кайтты алар урман артыннан, Узауза кабат, Дошман куйган Часовойлар күзе астыннан. Тынгы тапмый йөрәк яу кырында, Сагына шагыйрь туган Иделен; Менә бүген январь салкынында, Салып куеп читкә шинелен, Төне буе окоп казыды ул, һәм җылынды солдат яткан җир, — Кайракланып, Көзге яңгырдан соң Карлы-бозлы булып каткан җир... 
IV. Инде апрель. Салкын томаннары Таралалар елга-күлләрдән; Күкселләнә Брянск урманнары Язгы яңгыр, дымсу җилләрдән.  
52 Гали Хужв 
 
 
Язгы җылы яңгыр... Бар җиһанны Яз тормышка кабат уята; һаваларда тургай... Тургай молы Сөюсагыну хисен яңрата. Канатлана Фатих барсын күреп, «Кар сулары ага басуда; Атыш тынган ара җай китереп Кулъяулыгы юа бу суда». Кулъяулыгы юа... Ә уйлары Сагындырган ерак җирләрдән Урап кайта кабат Дим буйларын Җитез очып язгы җилләрдән. Дим буйлары... Бала чакларының, Яшьлегенең алтын бишеге... Сахра, тугай, шаулы камышлары Хәйран итмәс нинди кешене?!.. Кулъяулыгы юа... Моң-сагышлар Кичерәдер аның иясе; Шул якларга таба уза кошлар, Яулык болгап нәрсә диясе?.. Ак кулъяулык элеп куя җилгә, • Ул кибеп тә ләкин өлгерми, Тагын һөҗүм... һөҗүм шаулый җирдә, Ярсу ала, ярсу һәркемне. Улый туплар... Күксел болыт булын Төтен каплый апрель һавасын, Айкап, җимереп тимер бетоннарны, Ача туплар һөҗүм капкасын. Кайнап ага сулар, ут сулый җир, Иөрәктә үч, бары үч кенә; Арыслан да болай ярсымыйдыр Ташланганда дошман өстенә.— Шаулый һөҗүм, Явыз үлем явын Дучар итеп үзен үлемгә; Германия, тамсын кара каның, Ә иртәгә синең җиреңдә Янгын булып көйрәр, Аналарның, Сабыйларның нәләткаргышы, ’ Сызлаулары безнең яраларның Авыр итәр синең язмышны... 
Шаулый һөҗүм. Танклар атакасы. Җир калтырый алар көченнән; Алар арасында, утка каршы, Ут эченнән, төтен эченнән, •'Ата-ата алга барган чакта Кемдер әрнеп җиргә егылды; Аңын җыя алмый хәлсез ята. Фатих... Фатих... Аңа ни булды?.. Ник ярасы яна? Аягында Калдымыни мина ярчыгы? Нишләр иде икән, үз янында Булса хәзер сөйгән карчыгы?.. Ул тезләнеп соңра җирне үбә, Каткан җир дә җанга җылымы? Сусап, көеп иреннәре кибә, һава түгел, ялкын сулыймы? Нәрсә белән бетәр соңы моның, Тагын күпме янып борчылыр? Томанлана башы... Тормышының Соңгы көне бәлки шушыдыр... Йөрәк, йөрәк! Җыйнап бар көчеңне» Ялкынланып әйдә тибеп кал; Исән чакта, һәрбер тибешеңне Туган илең өчен биреп кал! 
Борын вакыт, бездән ерак вакыт, Ут китергән өчен дөньяга, Прометейны Зевс богаулатып, Кадаклатып куйган кыяга, һәм кара кош килеп һәр көн саен Чукый торган булган йөрәген; Елдай озын булып үткән ае, Айдай озын булган көннәре... Шушы барсы... Әкият-фаҗиганың Шушы башы, шушы азагы... Шулай тетри бүген Фатих җаны Кичергәндә вөҗдан газабын. — Нәрсә көтә аны? Ул бүгеннән Сугыш кырын ташлап китәрме? Бу ярасы аны түшәгеннән Кузгалмаслык кеше итәрме? Шулай була, Таш кыяга сугып Калса әгәр бөркет канатсыз. Солдат җаны ләкин тапмас тынгы, Калса да ул кулсыз-аяксыз. — Түше белән җирдән шуып барыр; Дошманының, табын оясын, Башы белән сугып башын ярыр, Чәйнәп өзәр аның бугазын... 
Кыр казлары үтә көнчыгышка, Агыйделнең очар кошлары... Бөтенесен ерып, бер сулышта, һөҗүм итеп бара дуслары. Нинди яну Фатих карашында, Ник әрнүле болай бу күңел? — «Ник хәзер дә, алар арасында. Алдан барган егет мин түгел?!». 
Аягыннан кайнар каны ага, Кар өстендә кала эзләре; Син шаһит бул, кояш, язгы кояш. Аккан каннарына тезләнеп, Ул ант ИТӘ: 
Гражданин,_солдат, шагыйрь  53 
 
 
—• «Соңгы тамчы каным, Күкрәгемнең соңгы сулышын, Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм, Ватанымның изге сугышы! Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан...» Шунда аның уе бүленә; | Шул арада анын баш очына Шинельле кыз килеп иелә. Шинельле кыз... Өмет карлыгачы... Бу кыз аңа яшәү бирәчәк; Бу кыз — аның гомерен озайтучы, Бу кыз — тормыш, бу кыз — килә- I чәк. , V Узды көннәр. Җирнең яраларын Йөрәгенә алды һәр кеше, Ялкынланды Идел далалары... Бу көннәрдә, җаны бар кеше Ничек түзсен, ничек тыныч булсын, Иңнәренә шинель салмыйча,i Идел-йорты, җире-суы өчен Кулларына корал алмыйча? — Ялкын дөрли шагыйрь уйларында, Мөмкинмени аңа ялыкмый? — Урны аның — сугыш кырларында, Ник ярадан тизрәк савыкмый? — Ул бүгеннән шинель итәкләрен Канат.итәр иде\ яңадан; Җылы сүзен, изге теләкләрен Ишетер иде һәрбер анадан... 
Тәрәзәгә килә. Офыкларда Таң билгесе булып уйный нур; Бу минутта юеш окопларда Фронтташлары аны уйлыйдыр. Әнә кырлар... Август иртәсендә Игенчеләр урак уралар; Коралчылар Казан бистәсендә Көн-төн дими корал коялар. Каплый күкне завод төтеннәре, Казан сулый. Казан сугышта, һәркем — солдат, Кемнең бу көннәрне Онытуы мөмкин тормышта?! 
Көннәр үтә шулай, айлар үтә, Алма, чия пешә бакчада; Военкомнан Фатих боерык көтә, Кемдер килеп ишек какса да. — Гади хәл бу: Сугыш кешесенең Була җаны шулай тынгысыз; Ул узарга әзер бөтенесен, Яусын коеп яңгыр, яусын боз... 
Зәңгәрләнә кичен Идел күге: Акчарлаклар йөзә суында, Ә бакчада гармонь гөрли бүген, Әйтерсеңлә, сабан туенда. Көмеш телле саратский гармонь... Аның чыңы кемгә билгесез? — Күңелләрне урый тирән бер, моң, Тирән бер хис — әйтеп биргесез — Кемдер уйлый таулы 
Урал илен, Кемдер сагына карлы Карпатны; Сагына Фатих туган Агыйделен; Булса иде әгәр канатлы, Очып кына күреп килер иде, Туып үскән ямьле җирләрен; Яз сулышы итеп сизәр иде Агыйделнең дымсу җилләрен... 
Тәрәзәсен ача. һәм Иделгә Озак карап тора уйланып. Без киләбез аңа хәл белергә, Җыен дус-иш бергә җыйналып. Каршылый ул безне ак халаттан, Килә аны кочып аласың; Аягына торып яңа баскан; Интектергән авыр ярасы Ябылып та әле өлгермәгән. Ул: — Төзәлде инде ярам, — ди; Чыгыйм гына тизрәк госпитальдән, Мин яңадан фронтка барам, — ди. Ләззәт алган кебек шаулы яздан, Рәхәтләнә күңел бу сүзгә, Утырабыз озак. Яңа язган Шигырьләрен укый ул безгә: «... Язгы сыерчыкның елкылдаган Канатлары кебек талпынып, Кара күзләреңнең керфекләре Җилпи минем хисләр ялкынын. Күкрәгемә салып, бүләк өчен Алып килгән чәчәк бәйләмен. Ярамдагы бераз бушый төшкән Ак марляны төзәтеп бәйләвең, Терелдерә мине бар авырудан, Тәвәккәллек ала теләгем, һәм яңадан сугыш кырларына Канатланып оча йөрәгем...» 
I VI. 
Шушы булды аны соңгы күрү; Ул яңадан—сугыш эшендә; һәм миңа да соры шннель ккю 
54 Гали Хуҗи 
 
 
Насыйп булды гомер эчендә. Киттек ерак. Тамбов урманнарын Карап уздык поход юлында: Тыңлап уздык ак каеннар моңын; һәм аларның көзге моңында Ниндидер бер тирән юксынуны Тонды йөрәк. Тойгы-хис. ташты; Сагындым мин җирнең җырчы улын — Сөеклебез мәрхүм Такташны Сагындым мин. Уем — хыялымда Ул яңадан кайтты тормышка;» һәм җырлары поход сумкасында Безнең белән керде сугышка. Юксындым мпн. Хәтта төшләремдә Якыннарны күрдем төннәрен; Җил туздырды окоп өсләренә Воронежның кайнар көлләрен. Узды көннәр, бозлы төннәр узды, Күңел һаман дусны барлады; Аерса да сугыш юлыбызны, Йөрәкләрне аера алмады. Ява яңгыр... Карлы-бозлы яңгыр... Мондый чакта авыр юлларда Күпме түзем кирәк, күпме сабыр, Көне-төне поход узарга?! Карлы-бозлы яңгыр... Өс-баш юеш. Поход йөге баса иңнәрне. Үтәсе җир күпме... Узса очып, Җил канаты аны иңнәрме?! Карлы-бозлы яңгыр... Өс-баш юеш, Иртәгә син ачы буранда... Йөрәкләрне шулай сыный сугыш «Салып утка, салып суларга». Аяк асты пычрак. Әйтерсеңлә, Син сазлыкны ерып узасың. Көмеш буран, Солдат чикәсенә Нигә болай иртә кунасын?! Ут сулый җир, ага сулар кайнап; Син чакырылган илең сакларга; Тынгы кайда, җылы аш-су кайда, Иокы кайда мондый чакларда; Тынгы кайда сугыш кешесенә, Рәхәтләре кайда тормышның?! Их, пехота, синең өлешеңә Авыр йөге төшә сугышның. «Без һәммәсен ләкин күтәрербез», — Шул омтылыш Фатих уенда; «Ут давылың ерып үтәбез без, Илне азат итү юлында». Барысы узды шулай, йончып килгән Походтан соң, ерак якларда Аларга да бүген насыйп икән Атнага бер тыныч йокларга. Күнегелгән фронт тормышына: Салам түшәк. Поход-юл ашы. Җылы учак. Учак җылысына Аркаларын борып һәркайсы, Уйга чумды. Җан җылысы булып Әверелде сагыну хисләре; Туган-үскән җ и р л ә р, я к ы н нары Урадылар хәтта төшләрен. Күмерләнеп сүнде учакта ут; Ләкин Фатих һаман йокысыз; Иелгән дә барып бер 
почмакка, Нидер яза. Җаны тынгысыз. «... Ачу давылында күтәрелгән Хыялымны сездән яшермим; Тота алсам әгәр кулларыма Чатырдаган кайңар яшемне, — Ике котып арасында аны Кылыч итеп селтәр идем мин... Көрәш байрагына күз текәтеп Үстердең бит мине, син илем» Шул омтылыш һәрбер сулышында: — Илем, миңа барысын бирдең * син. Ян, шагыйрь, ян, Тормыш кадере шунда, Шуның өчен җиргә килдең син. 
VII. Сугышларда шулай дүрт көз үтте, Дүрт кыш үтте салкын окопта; Ә йөрәкләр һаман кайнар типте, Типмәгәнчә һичбер вакытта. 
Менә Балтыйк, шаулый дулкыннары Ярга кага тау-тау бозларын. Син беләсең, моннан ике тапкыр, Ике якка фронт узганын. Сазда яттык монда, карда яттык, Янды бозлар сугыш җиленә. — Үч-үч!—диде Фатих ялкынланып, Баскан чакта немец җиренә — «Фашист илгә үлем генә китерә. Фашизмның таңы, язы юк; Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Гражданин,_солдат, шагыйрь  55 
 
 
Язы юкның яшәү хакы юк!» — Шул хис белән алга ташланды ул. Күтәрелеп чыЛлп окоптан; Әле янды, әле шатланды ул; Чөнки сугыш шушы вакыттан Юлбасарлар оясына күчте, Көйдерер өчен канлы өерне; һәммәбезнең ачу, нәфрәт, үче Янгын булып сарды бу җирне. 
Инде февраль. Айсыз караңгы төн, Тик Фатихны борчу йоклатмый; Ул — командир бүген, һәр солдатның һәр сулышы өчен җаваплы. 
Ә һөнәре белән бүген сапер, Кярәк монда түзем-сабырың; Үз; гомерендә бары тик бер тапкыр Ялгышуы мөмкин саперның. 
Нигә яумый көн-төн яңгыр коеп, Ник дуламый январь бураны, Ул тормышын кыл өстенә куеп, Арчып уза мина кырларын. Уйлый бары: — Туган җирем бар, — дип; Егылса да эшен бетерми, — Мин яшим, — ди, Җирдә үлем бар, — дип Уена да хәтта китерми. 
Тик ямансу җанга чит җирләрдә, Туган җирең сагынып туймыйсың; Ятса йокы күрми; бу көннәрдә Җуйды Фатих бөтен тынгысын. 
Немец өне, немец җир-суы бу, Туфрагында җанга җылы юк; Ләгънәтләнгән җирнең борчуы бу, Күңел тартыр җыры-моңы юк. 
Су тәме юк аккан суларында, Килә тизрәк ташлап китәсе; Авыз-телең кибеп сусасаң да, Килми аның суын эчәсе. 
Алсуланып һәр көн таң атканда, Кисәр өчен дошман юлларын, Немец күперләрен шартлатканда Сагына Фатих Идел буйларын. 
Тиздән, тиздән... Күрешү сәгатьлә- ' рен Күп калмады инде көтәргә, һәммәбезнең сөенеч өметләрен йөрәкләргә канат итәргә. 
Ә бүгенгә әле сугышта ул; Менә тагын елга буеннан 7’үше белән җирдән шуыша ул Актарылган мина кырыннан. Шуышалар аның саперлары: Җир эрегән, 
юеш һәм! салкын; Җанга суга бозлы кар сулары, Ә күкрәкләр тулы үч, ялкын. Син сусыйсың, кибә иреннәрең, Бер йотым су төшә исеңә; Әйтерсеңлә кайнар җан тирләрең Үтеп чыга шинель өстенә... 
Тукта, ни бу, нинди шартлау булды? Тирә якны басты күк төтен. Нинди йөрәк тибүеннән тынды, Нинди дусны җуйдык без бүген?... Кочаклады аны кемдер килеп: — Хәлең ничек, иптәш командир? Ул дәшмәде... 
Башлар иелделәр, Маңгайларга чыкты салкын тир... Ул дәшмәде... Янып, янып-көеп Борылды тик кояш чыгышка, Туган ягым күреп калыйм, — диеп, Соңгы тапкыр, соңгы сулышта... 
VIII 
Син юк бүген, шагыйрь, ара- . бызда.... Мин үчеңне мең кат кайтардым, Сине, Фатих, җую кайгыбыздан Мин атнада еллык картайдым, Син тормышны сөйдең ялкынланып, Иҗатыңда тынгы белмичә; һәм сугышып үттең солдат булып, Ни күрсәң дә, «авыр» димичә. Узган чакта поход юлларыннан, Белеп синең дуслык кадереңне, Кара көйгән сугыш кырларыннан Таба алсам әгәр кабереңне, Мин кояшка борылып йөзем белән, Туфрагыңны алып учыма. Кайнар яшем сөртеп күзләремнән һәм тезләнеп башың очына, Әйтер идем: — Син үлмәдең, Фатих, Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең;

£6 Гали Хужм 
 
 
Без тормышта кабат сине таптык, Тормыш — гомерең, җырың һәм эшең. Авыр булды синең узган юлың, Туры килде барсын татырга; Ике тапкыр кайнар каның койдың, Тормышыңны бирдең ахырда. Менә рәсмең, Нң дип сорыйсың син, — Күзләреңдә нигә яшь, димсең? J Мин 
шулай ДИМ: — Син үлмәдең, дустым, Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең. Синең гомерең — илең өчен яну, Ә җырларың — гомер чәчәгең: Безнең йөрәктәге ялкынлану — Бу синең дә җирдә яшәвең. 
Австрия. 1945 ел. 28.12.
 
Ф. ТӨХФӘТ. ИЛНЕ СӨЮ 
Минем сөю Йолдызлардан биек, \ Урманнардан матур, Җирдән киң. Murf яр сөям, Мнңа ярымнан да, Барыннан да якын туган ил.