Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИПТӘШ И. В. СТАЛИН РЕЧЕ

9 февраль, 19-16 ел.
 Председатель: Сүз Иосиф Виссарионович Сталинга бирелә. (Иптәш Сталинның трибунага чыгуын сайлаучылар көчле алкышлар белән каршылыйлар. Алкышлар берничә минут дәвам итә. Зур театрның бөтен залы, аяк үрә торып, иптәш Сталинны котлый. Залда: «Бөек Сталинга, ура!», «Яшәсен бөек Сталин, ура!», «Туганыбыз Сталинга, ура!» дигән тавышлар өзлексез яңгырап тора). ' ИПТӘШ СТАЛИН: Иптәшләр! Верховный Советкай соңгы сайлаулардан бирле 8 ел үтте. Бу хәлиткеч характердагы вакыйгаларга бай чор булды. Беренче дүрт ел өченче бишьеллыкны тормышка ашыру буенча совет кешеләренең киеренке эше белән үтте. Икенче дүрт ел немец һәм япон агрессорларына каршы сугыш вакыйгаларын, — икенче бөтен дөнья сугышы вакыйгаларын эченә ала. һичшиксез, сугыш үткән чорның төп моменты булып тора. Икенче бөтен дөнья сугышы очраклы рәвештә, яки теге я.бу дәүләт эш- леклеләренең ялгышлары нәтиҗәсендә килеп чыкты дип уйлау, гәрчә ялгышлар һичшиксез1 булган булса да, дөрес булмас иде. Чынлыкта сугыш хәзерге заман монополистик капитализмы базасында бөтен дөнья экономик һәм политик көчләре үсешенең котылгысыз нәтиҗәсе буларак килеп чыкты. Бөтен дөнья хуҗалыгының капиталистик системасы эчендә гомуми кризис һәм хәрби бәрелешләр элементлары яшеренеп ятуын, шунлыктан безнең заманда бөтен дөнья капитализмының үсеше шома һәм тигез рәвештә алга бару төсендә түгел, бәлки кризислар һәм сугыш катастрофалары аркылы баруын марксистлар күп тапкыр белдерделәр. Эш шунда ки, капиталистик илләр үсешенең тигезсезлеге гадәттә вакыт үтү белән капитализмның бөтен дөнья системасы эчендә тигезлекнең кискен төстә бозылуына китерә, һәм шул чакта үзләрен чимал белән һәм урнаштыру базарлары белән кимрәк тәэмин ителгән дип санаучы капиталистик илләр группасы гадәттә корал көче куллану юлы 
Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! О 
И. В, Сталин рече 
 
белән хәлне үзгәртергә һәм «йогынты сфераларын» үз файдасына яңадан бүләргә омтылышлар ясый. Шуның нәтиҗәсендә капиталистик дөньяның бер-беренә дошман булган ике лагерьга аерылуы һәм алар арасында сугыш килеп чыга. Әгәр дә чималны һәм урнаштыру базарларын илләр арасында аларның экономик әһәмиятенә карап — килешү һәм татулык юлы белән карарлар кабул итү тәртибендә — әледән-әле бүләргә мөмкин булса иде, ихтимал, сугыш катастрофаларыннан котылырга мөмкин булыр иде. Ләкин бөтен дөнья хуҗалыгы үсешенең хәзерге капиталистик шартларында моны тормышка ашыру мөмкин түгел. - Шулай итеп, бөтен дөнья хуҗалыгының капиталистик система, сының беренче кризисы нәтиҗәсендә беренче бөтен дөнья сугышы, икенче кризис нәтиҗәсендә икенче бөтен дөнья сугышы килеп чыкты. Бу — икенче бөтен дөнья сугышы беренчесенең копиясе дигән сүз түгел, әлбәттә. Киресенчә, икенче бөтен дөнья сугышы беренче- сеннән үзенең характеры белән бик нык аерыла. Шуны күздә тотарга кирәк: төп фашистик дәүләтләр — Германия, Япония һәм Италия — союздаш илләргә һөҗүм иткәнче, үзләрендә буржуаз-демократик азатлыкларның соңгы калдыкларын бетерделәр, үзләрендә каты террор режимы урнаштырдылар, кечкенә илләрнең суверенитет һәм ирекле үсеш принцибын аяк астына салып таптадылар, чит җирләрне басып алу политикасын уз политикалары дип игълан иттеләр һәм үзләренең бөтен дөнья күләмендә хакимлеккә ирешергә һәм бөтен дөньяда фашизм режимын җәелдерергә тырышуларын бөтен дөньяга игълан иттеләр, шуның белән бергә күчәр дәүләтләре Чехословакияне һәм Кытайның үзәк районнарын басып алулары белән үзләренең барлык азатлык сөюче халыкларны кол MTV турындагы янауларын тормышка ашырырга хәзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Шунлыктан күчәр дәүләтләренә каршы икенче бөтен дөнья сугышы, беренче бөтен дөнья сугышыннан аермалы буларак, башта ук фашизмга каршы сугыш, азатлык сугышы характерын алды, һәм бу сугышның төп бурычларыннан берсе демократик 
азатлыкларны яңадан кайтару да булды. Күчәр дәүләтләренә каршы сугышка Советлар Союзының кушылуы икенче бөтен цөнья сугышының фашизмга каршы һәм азатлык характерын көчәйтүе генә мөмкин иде, — һәм чыннан да көчәйтте. Шушы нигездә Советлар Союзының, Америка Кушма Штатларының, Бөек Британиянең һәм азатлык сөюче башка дәүләтләрнең фашизмга каршы коалициясе туды һәд£ бу коалиция соңыннан күчәр дәүләтләренең кораллы көчләрен тар-мар итү эшендә хәлиткеч роль уйнады. Икенче бөтен дөнья сугышының килеп чыгуы һәм характеры мәсьәләсе әнә шулай тора. Сугышның чыннан да халыклар тормышында очраклы хәл булма- ганлыгын һәм була алмаганлыгын, аның чынлыкта халыкларның үзләренең яшәүләре өчен сугышка әверелүен, нәкъ әнә шуңа күрә аның тиз үтешле, яшен тизлегендәге сугыш була алмавын, ихтимал, хәзер һәркем икърар итәр. Безнең илебезгә килгәндә, аның өчен бу сугыш Ватаныбыз тарихында булып үткән ’ барлык сугышларның иң катысы һәм иң авыры булды. Ләкин сугыш нәләт кенә түгел иде. Шуның белән бергә ул халыкның барлык көчләренә гаять зур сынау һәм тикшерү мәктәбе булды. Сугыш тылдагы һәм фронттагы барлык фактларны һәм вакыйгаларны ачып салды, ул дәүләтләрнең, хөкүмәтләрнең, партияләрнең чын йөзен каплап торган барлык япмаларны һәм пәрдәләрне рәхимсез алып ташлады һәм аларны битлексез, бизәксез

 

4 И. В. Сталин рече 
 
 килеш, барлык кимчелекләре һәм яхшы яклары белән сәхнәгә чыгарды. Сугыш безнең совет строена, безнең дәүләтебезгә, безнең хөкүмәтебезгә, безнең коммунистлар партиясенә имтихансыман нәрсә үткәрде һәм аларның эшләренә йомгак ясап, безгә: менә алар, сезнең кешеләрегез һәм оешмаларыгыз, аларның эшләре һәм көннәре, — аларга игътибар белән карагы? һәм эшләренә карап бәя бирегез дигән төсле булды. Сугышның уңай якларыннан берсе әнә шунда. Безнең өчен, сайлаучылар өчен, бу хәлнең зур әһәмияте бар, чөнки ул безгә партиябезнең һәм аның кешеләренең эшләренә тиз һәм объектив бәя бирергә һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә. Башка вакытта партия йә- килләренен чыгышларын һәм докладларын өйрәнергә, аларга анализ ясарга, аларның сүзләрен эшләре, белән чагыштырып карарга, йомгаклар ясарга һәм башка шундыйларны эшләргә туры килгән булыр иде. Бу — катлаулы һәм кыен эшне таләп итә, шуның өс- тенә ялгышлар булмау гарантиясе цә юк. Хәзер, сугыш беткәннән соң, сугыш безнең оешмаларыбыз- ның һәм җитәкчеләребезнең эшен үзе тикшергәннән соң һәм аңа йомгаклар ясаганнан соң эш башкача. Хәзер безгә төшенү һәм дөрес нәтиҗәләргә килү шактый җиңелрәк. Шулай итеп, сугышның йомгаклары нинди соң? Бер төп йомгак бар, һәм шуның нәтиҗәсендә барлык башка йомгаклар килеп чыктылар. Бу йомгак шуннан гыйбарәт: сугыш азагында дошманнар җиңелүгә дучар булдылар, ә без үзебезнең союз- иикларыбыз белән җиңүче булып чыктык. Без сугышны дошманны тулысынча җиңү белән тәмамладык, — сугышның төп йомгагы әнә шунда. Ләкин бу артык гомуми йомгак һәм без монда нокта куя алмыйбыз. Билгеле, икенче бөтен дөнья сугышы кебек, кешелек дөньясы тарихында әле тиңдәше, булмаган сугышта дошманнарны1 тар-мар итү — бөтен дөнья күләм тарихи җиңүгә ирешү ул. Болар барысы да дөрес. Ләкин бу шулай да әле гомуми йомгак һәм без аның белән тынычланып кала алмыйбыз. Җиңүебезнең бөек тарихи әһәмиятен аңлау өчен, бу эшне конкретрак тикшерергә кирәк. * Шулай булгач, безнең дошманнарны җиңүебезне ничек аңларга кирәк соң, илебезнең эчке көчләренең хәле һәм үсеше күзлегеннән караганда бу^ җиңү нәрсә дигән сүз булырга мөмкин соң? Безнең җиңүебез, барыннан да элек, безнең совет иҗтимагый строе җиңде дигәң сүз, совет иҗтимагый строе сугыш утында сынауны уңыш белән үтте һәм үзенең яшәргә тулысынча сәләтлелеген исбат итте дигән сүз. Мәгълүм ки, чит ил( матбугатында совет иҗтимагый строе—ул җимерелүгә хөкем ителгән «хәтәр тәҗрибә» дип, совет строе — тормышта тамырлары булмаган халыкка Чека органнары тарафыннан көчләп тагылган «катыргы йорт» дип^ тыштан аз гына кагылу белән бу «катыргы йорт» ның көле күккә очачак дип сөйләнүләр күп булды. Хәзер без, сугыш чит ил матбугатының бу сөйләнүләрен барысын да нигезсез булганлыктан җимереп ташлады, дип әйтә алабыз. Сугыш . совет иҗтимагый строеның чын- чыннан халык строе икәнлеген,'; халык эченнән үсеп чыккан һәм анын ei куәтле булышлыгы белән файдаланучы строй икәнлеген,) совет иҗтимагый строеның җәмгыять оешмасының яшәүгә тулысынча сәләтле һәм тотнаклы формасы икәнлеген күрсәтте. w Ул гына да түгел. Хәзер сүз co-' вет иҗтимагый строеның яшәргә сәләтле булуы-булмавы турында бармый} инде, чөнки сугышның күргәзмә сабакларыннан соң инде скептиклардан берәү дә совет иҗтимагый строеның яшәргә сәләтлелеге турында шикләнү белдерергә батыр
И. В. Сталин рече  5 
 
чылык итми. Хәзер сүз совет иҗтимагый строеның советча булмаган иҗтимагый стройга караганда яшәргә сәләтлерәк һәм тотнаклырак булып чыкканлыгы турында, совет иҗтимагый строеның советча булмаган нинди генә иҗтимагый стройга караганда да җәмгыять оешмасының яхшырак формасы булуы лурында бара. ’ Икенчедән, безнең җиңүебез, безнең совет дәүләт строе җиңде, безнең күп милләтле совет дәүләте сугышның барлык сынауларына чыдады һәм үзенең яшәргә сәләт- лелеген исбат итте дигәН сүз. Мәгълүм ки, чит ил матбугатының күренекле эшлеклеләре күп милләтле совет дәүләте «ясалма Һәм тормышка сәләтсез корылма» ул, берәр төрле кыенлыклар була калганда Советлар Союзының таркалуы котылгысыз, Советлар Союзын АвстроВенгрия язмышы көтә дигән мәгънәдә күп сөйләделәр. Хәзер без, чит ил матбугатының бу белдерүләрен, бөтенләй! нигезсез булганлыктан, сугыш кире какты, дип әйтә алабыз. Сугыш күп милләтле совет дәүләт строеның сынауны уңышлы рәвештә үткәнлеген, сугыш вакытында тагын да ныгыганлыгын һәм яшәргә тулысынча сәләтле дәүләт строе булып чыкканлыгын күрсәтте. Бу әфәнделәр Австро-Венгрия белән чагыштыруның һич нигезсез икәнлеген аңламадылар, чөнки безнең күп' милләтле дәүләтебез милли ышанмаучылык һәм милли дошманлык хисләрен стимуллаштыручы буржуаз нигездә түгел, киресенчә, дәүләтебездәге халыклар арасында дуслык һәм туганнарча хезмәттәшлек хисләре тәрбияләүче совет нигезендә үсте. Хәер, сугыш сабакларыннан соң инде бу әфәнделәр совет дәүләт строеның яшәргә сәләтлелеген инкарь кылып чыгарга батырчылык итмиләр. Хәзер инде сүз совет дәүләт строеның яшәргә сәләтлелеге турында бармый, чөнки аның яшәргә сәләтлслегендә шик юк. Хәзер сүз совет дәүләт строеның күп милләтле дәүләт үрнәге булып чыкканлыгы турында, совет дәүләт строеның милли мәсьәләне һәм милләтләрнең хезмәттәшлек проблемасын башка күп милләтле нинди генә дәүләткә караганда да яхшырак хәл иткән дәүләт оешмасы системасы икәнлеге турында бара, а Өченчедән, безнең җиңүебез, совет 
кораллы} көчләре җиңде, безнең Кызыл Армиябез җиңде дигән сүз, Кызыл Армия сугышның барлык кыенлыкларын геройларча үткәрдег безнең дошманнарыбызның армияләрен тәмам җимерде һәм сугыштан җиңүче булып чыкты дигән суз. (Урыннан: «Йптәш Сталин җитәкчелегендә!» дигән тавыш. Барысы да урыннарыннан торалар, озакка сузылган көчле кул чабулар. Кул чабулар алкышларга күчә). Хәзер Кызыл Армиянең үзенең бөек бурычлары дәрәҗәсендә булып чыкканлыгын һәркем, дуслап да, дошманнар да икърар итәләр. Ләкин моннан алты ел чамасы элек, сугыш алды чорында эш болай тормый иде. Мәгълүм ки, чит ил матбугатының күренекле эшлеклеләре һәм чит илләрнең танылган күп кенә хәрбн эш авторитетлары Кызыл Армиянең хәле бик шикле дип, Кызыл Армия начар коралланган һәм аның чын команда составы юк дип, аның мораль хәле һәртөрле тәнкыйтьтән түбән дип, ул бәлкем оборона өчен ярар да, ләкин һөҗүм өчен яраксыз дип, немец гаскәрләре тарафыннан удар була калганда Кызыл Армия «балчык аяклы колосс» кебек таралып китәчәк дип күп тапкыр белдергәннәр иде. Мондый белдерүләр Германиядә генә түгел, бәлки Франциядә, Англиядә һәм Америкада да ясалды. Хәзер без, сугыш бу белдерүләрне нигезсез һәм көлке булганлыктан җимереп ташлады, дип әйтә алабыз. Сугыш Кызыл Армиянең «балчык аяклы колосс» түгеллеген, бәлки хәзерге заманның беренче класслы армиясе икәнлеген, тулысынча хәзерге заман кораллары булган, гаять тәҗрибәле команда
6   ri. В. Сталин рече 
 
составы һәм югары дәрәҗәдә мо- ралъсугышчан сыйфатлары булган армия икәнлеген күрсәтте. Шуны онытырга ярамый: Кызыл Армия — ул, әле кичә! генә Европа дәүләтләре армияләренең котын алган Германия армиясен тәмам җимергән армия. Кызыл Армияне «тәнкыйтьләүче-‘ ләр^нең кимегәннән кими баруын әйтеп үтәргә кирәк. Ул гына да түгел, чит ил матбугатында Кызыл Армиянең югары сыйфатларын, аның сугышчыларының һәм командирларының осталыгын, аның стратегиясенең һәм тактикасының кимчелексез булуын күрсәтә торган мәкаләләр көннәнкөн ешрак күренә бара. Бу аңлашыла да. Москва Һәм Сталинград янында, Курск һәм Белгород янында, Киев һәм Кировоград янында, Минск һәм Бобруйск, янында, Ленинград һәм Таллин янында, Яссы һәм Львов янында, Вислада һәм Неманда, Дунайда һәм Одерда, Вена һәм Берлин янында Кызыл Армиянең гүзәл җиңүләреннән соң,—боларның барысын - нз*н соң Кызыл Армиянең беренче класслы армия икәнлеген һәм аңардан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин икәнлекне икърар итми булмый. (Көчле кул чабулар.) Илебезнең үз дошманнарын җиңүен без конкрет төстә әнә шулай аңлыйбыз. Сугышның йомгаклары нигездә әнә шундый. Бөтен илне алдан актив оборонага хәзерләми торып шушындый тарихи җиңүгә ирешергә мэмкии дип уйлау ялгыш булыр иде. Мондый хәзерлекне кыска срок эчендә, нибары өч — дүрт ел эчендә үткәрергә мөмкин дип уйлау да шундый ук ялгыш булыр иде. Боз җиңүгә тик гаскәрләрсбезнең батырлыгы аркасындз гына ирештек дин ^әйтү тагын да зуррак ялгыш булып иде. Билгеле, батырлыктан башка җиңүгә ирешергә мөмкин түгел. Ләкин күп санлы армиясе, беренче класслы кораллары, яхшы өйрәтелгән офицерлар кадрлары булган һәм тәэминаты ярыйсы гына куел- тан дошманны җиңү өчен бер батырлык кына җитми. Мондый дошманның ударын каршылау, аңа отпор бирү, ә аннары аны тулы- сынча җиңү өчен, гаскәрләребезнең тиңдәшсез батырлыкларыннан тыш, тулысыпча хәзерге заман кораллары һәм аларның җитәрлек санда булулары, тәэминат 
эшенең яхшы | куелган булуы һәм аның да җитәрлек күләмнәрдә булуы кирәк. ' Ләкин моның өчен кораллар, сугыш кирәкяраклары, предприятие җиһазлары’ җитештерү өчен металл, предприятиеләрне һәм транспортны эшләтү өчен ягулык, кием салым җитештерү өчен мамык, армияне тәэмин итү өчен икмәк кебек элементар әйберләрнең дә булуы һәм шуның белән бергә җитәрлек санда булуы кирәк иде. Икенче бөтен дөнья сугышына керү алдыннан безнең илебездә инде бу ихтыяҗларны нигездә канә- гатьләндорү өчен минималь кирәк булган материаль мөмкинлекләр бар иде дип әйтергә мөмкинме? Мин, әйтергә мөмкин дип уйлыйм. Бу гаять зур эшне хәзерләү өчен халык хуҗалыгын үстерүнең өч бишьеллык планын тормышка ашырырга кирәк булды. Нәкъ әнә шул өч бишьеллык безгә шушы материаль мөмкинлекләрне булдырырга ярдәм итте, һәрхәлдә безнең илебезнең хәле бу яктан алганда беренче бөтен дөнья сугышы алдыннан, 1913 елда, булганга караганда икенче бөтен дөнья сугышы алдыннан, 1940 елда, берничә тапкыр яхшырак иде. Икенче бөтен дөнья сугышы алдыннан безнең илебездә нинди материаль мөмкинлекләр бар иде? Моны аңлауда сезгә ярдәм итү өчен, миңа илебезне актив оборонага хәзерләү өлкәсендә коммунистлар партиясенең нәрсәләр эшләгәнлеге турында кыскача отчет ясарга туры киләчәк. Икенче бөтен дөнья сугышы алды булган 1940 елгы саннарны алып, алариы беренче бөтен дөнья сугышы алды булган 1913 елдагы саннар белән чагыштырып карасак, түбәндәге картинаны күрербез. 19131 елда безнең илдә 4 миллион 220 мен тонна чуен, 4 миллион 230 мен тонна корыч, 29 миллион тонна күмер, 9 миллион тонна нефть, 21 миллион G00 мең тонна товарлыклы ашлык, 740 мең тонна мамык җитештерелгән иде. , Беренче бөтен дөнья сугышына 1 кергәндә илебезнең материаль мөмкинлекләре әнә шундый иде. Бу—иске Россиянең сугыш алып бару өчен файдаланырга мөмкин булган экономик базасы иде. 1940 елга килгәндә исә, бу ел эчендә илебездә чуен 15 миллион тонна, ягъни 
И. В. Сталин рече  7 
 
1913 елдагыдан дүрт тапкыр диярлек артыграк, корыч 18 миллион 300 мең тонна, ягъни 1913 елдагыдан 4,5 тапкыр артыграк, күмер 166 миллион тонна, ягъни 1913 елдагыдан 5,5 тапкыр артыграк, нефть 31 миллион тонна, ягъни 1913 елдагыдан 3,5 тапкыр артыграк, товарлыклы ашлык 38 миллион 300 мең тонна, ягъни 1913 елдагыдан 17 миллион тоннага артыграк, мамык 2 миллион 700 мең тонна, ягъни 1913 елдагыдан 3,5 тапкыр артык җитештерелде. Безнең илебезнең икенче бөтен дөньң сугышына кергәндәге материаль мөмкинлекләре әнә шундый булды. Бу — Советлар! Союзының сугыш алып бару өчен файдаланырга мөмкин булган экономик базасы булды. Күрәсез, аерма гаять зур. Производствоның болай тиңдәшсез үсүен илнең артталыктан прогресска таба гади һәм гадәттәге үсеше дип санарга ярамый. Бу — сикереш булды һәм шуның ярдәме белән безнең Ватаныбыз артта калган илдән алдынгы илгә, аграр илдән индустриаль илгә әверелде. Бу тарихи үзгәреш беренче бишьеллыкның беренче • елыннан— 1928 елдан башлап өч бишьеллык дәвамында барды. Аңарчы безгә җимерелгән промышленностьны торгызу белән һәм беренче бөтен дөнья сугышы һәм гражданнар сугышы нәтиҗәсендә алынган яраларны төзәтү белән шөгыльләнергә туры килде. Шуның белән бергә беренче бишьеллыкның 4 елда үтәлгәнлеген, ә өченче бишьеллыкның тормышка ашырылуы аның үтәлешенең дүртенче елында сугыш тарафыннан бүленгәнлеген игътибарга алсаң, безнең илебезне аграр илдән индустриаль илгә әверелдерүгә бары 
13 ел чамасы вакыт кирәк булганлыгы килеп чыга. Шушындый гаять зур эшне тормышка ашыру өчен унөч еллык срокның бик кыска срок икәнлеген икърар итмичә ярамый. Бу саннарны игълан итүнең заманында чит ил матбугатында төрле-төрле фикерләр, өермәсе китереп чыгарганлыгы әнә шуның белән аңлатыла да. Дуслар «могҗиза» булды дигән карарга килделәр. Начар ниятле кешеләр исә, бишьеллыклар — алар, «большевистик пропаганда» һәм «Чека фокуслары» дип игълан иттеләр. Ләкин дөньяда могҗизалар булмаганлыктан, ә Чека иҗтимагый үсеш законнарын юкка чыгарырлык дәрәҗәдә көчле булмаганлыктан, чит илләрдәге «җәмәгатьчелек фикеренә» фактлар белән килешергә туры килде. Коммунистлар партиясе илдә мондый материаль мөмкинлекләрне шул кадәр кыска срокта нинди политика ярдәме белән тәэмин итә алды соң? Барыннан да элек, илне советча индустрияләштерү' политикасы ярдәме белән. Илне советча индустрияләштерү’ методы капиталистик индустрияләштерү методыннан тамырыннан аерылып тора'. Капиталистик илләрдә индустрияләштерү гадәттә җиңел промышленностьтан башлана. Җиңел промышленностьта капитал салу азрак таләп ителгәнлектән һәм капитал тизрәк әйләнгәнлектән, шуның белән бергә табыш алу авыр промышленностьта- гыга караганда җиңелрәк булганлыктан, анда җиңел промышленность индустрияләштерүнең беренче объекты була. Тик озак сроктан соң гына, җиңел промышленность
ка табыш җыйнарга һәм аны банкларда тупларга мөмкинлек бирә торган сроктан соц гына авыр промышленностька чират җитә һәм, авыр промышленностьны үстерү өчен шартлар тудыру теләге белән, тупланышны акрынлап авыр индус- триягә күчерү башлана. Ләкин бу— берничә ун еллык зур срок таләп итә торган озак процесс. Бу процесс дәвамында җиңел промышленностьның үсүен көтәргә һәм авыр промышленностьтан башка интегеп көн күрергә туры килә. Билгеле, коммунистлар партиясе бу юлга баса алмады. Партия сугышның якынлашып килүен, илне авыр ин- дустриядән башка 
сакларга) мөмкин түгеллекне, тизрәк авыр индустрия- не үстерүгә керешергә кирәклекне, бу эштә соңга калу — оттыру икәнлекне белде. Партия Ленинның, авыр индустрия булмаганда илнең бәйсезлеген саклап калырга мөмкин түгел, шунсыз совет строеның һәлак булуы мөмкин, дигән сүзләрен исендә тотты. Шунлыктан илебезнең коммунистлар партиясе индустрияләштерүнең «гадәттәге» юлын кире какты һәм илне индус- трияләштерү эшен авыр индустрия- не җәелдерүдән башлады. Бу бик кыен, ләкин җиңеп чыгарлык эш иде. Промышленностька һәм банкларга национализация ясау бу эштә 
8 И. В. Сталин рсче 
 
зур булышлык* күрсәтте. Бу средст- воларны тиз җыю һәм авыр про- мышленностка күчерү мөмкинлеген бирде. | -( Шик булырга мөмкин түгел, моңардан башка илебезне шундый кыска срок эчендә индустриаль илгә әверелдерүгә ирешү мөмкин булмас иде. Икенчедән, авыл хуҗалыгын кол- лективлаштыру ярдәме белән. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге артталыгыбызны бетерү һәм илебезгә күбрәк товарлыклы ашлык, күбрәк мамык һ. б. бирү өчен, вак крестьян хуҗалыгыннан эре хуҗалыкка күчәргә кирәк иде, чөнки яңа техниканы кулланырга, барлык агрономия казанышларыннан файдаланырга һәм күбрәк товарлыклы продукция бирергә тик эре хуҗалыкның гына мөмкинлеге бар. Ләкин эре хуҗалык ике төрле була: капиталистик хуҗалык һәм коллектив ху- 4 җалык. Коммунистлар партиясе авыл хуҗалыгы үсешенең капиталистик юлына баса алмады: принципиаль карашлар аркасында гына түгел, бәлки бу үсеш юлы артык озын булганлыктан һәм крестьяннарны башта бөлгенлеккә төшерү- не-, аларны батракларга әверелдерү- | не таләп иткәнлектән дә баса алмады. Шунлыктан коммунистлар партиясе авыл хуҗалыгын коллек- твлаштыру юлына, крестьян хуҗалыкларын колхозларга берләштерү юлы белән авыл хуҗалыгын эреләндерү юлына басты. Коллек- тивлаштыру методы крестьяннарны бөлгенлеккә төшерүне таләп итмәве өчен генә түгел, бәлки бигрәк тә яңа техниканы кулланырга, барлык агрономия казанышларын- кан файдаланырга һәм илебезгә товарлыклы продукцияне күбрәк бирергә мөмкинлеге булган эре коллектив хуҗалыклар белән берничә ел эчендә бөтен илне каплау мөмкинлеген биргәнлектән дә югары дәрәҗәдә прогрессив, метод булып чыкты. һич шик юк, коллективлаштыру политикасыннан башка без үзебезнең авыл хуҗалыгының гасырлар буена килгән артталыгын шундый кыска срокта бетерә алмаган бу- t лыр идек. Партия политикасы каршылыкка очрамады дип әйтергә ярамый, һәрвакыт бөтен" яңалыктан кул селтәүче артта 
калган кешеләр генә түгел, бәлки партиянең күп кенә күренекле членнары да партияне системалы рәвештә артка таба сөйрәделәр һәм төрле ысуллар белән аны «гадәттәге» капиталистик үсеш юлына өстерәп чыгарырга тырыштылар. Троцкийчыларның һәм уңнарның партиягә каршы барлык махина- нацияләре, хөкүмәтебезнең чараларына саботаж ясау буенча аларның бөтен «эшләре» бер максатка: пар
И. В. Сталин рече  9 
 
тия политикасын өзүгә һәм индустрияләштерү һәм коллективлашты- ру эшеиә тоткарлык ясауга юнәлдерелгән иде. Ләкин партия берәүләрнең. янауларына, икенчеләрнең сыкрануларына бирелмәде һәм, бернәрсәгә дә карамастан, ышаныч' белән алга барды. Пара иянең күрсәткән хезмәю аның артта калучыларга яраклашмавында, агымга каршы барырга курыкмавында һәм җитәкче көч позициясен һәрвакыт үз кулында саклавында. Шик булырга мөмкин түгел, шундый нык*- лык һәм тотнаклыктан башка коммунистлар партиясе илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын кол^ективлаштыру политикасын саклап кала алмаган булыр иде. Коммуиистлр партиясе шундый юл белән булдырылган материаль мөмкинлекләрне хәрби производствоны җәелдерү һәм Кызыл Армияне кирәкле кораллар белән тәэмин итү өчен дөрес файдалана алдымы? Мин уйлыйм, ул моны эшли алды һәм шуның белән бергә иң күп уныш белән эшли алды. Сугышның беренче елын, промышленностьны көнчыгышка эвакуацияләү хәрби производствоны җәелдерү эшенә тоткарлык ясаган елны санамасак, сугышның калган өч елы эчендә партия шундый уңышларга ирешә алды ки, бу уңышлар аңа фронтны кирәкле санда артиллерия, пулеметлар, винтовкалар, самолетлар, танклар, сугыш припаслары белән тәэмин| итү мөмкинлеген генә түгел, бәлки резервлар туплау мөмкинлеген дә бирделәр. Шуның белән бергә мәгълүм ки, безнең коралларыбыз сыйфат ягыннан чемецларныкыннан калышмады гына түгел, гомумән алганда аларныкыннан узып, та китте. Мәгълүм ки, безнең танк промышленносте сугышның соңгы өч елы эчендә ел саен уртача 30 меңнән артык танк, самоход һәм бронемашина эшләп чыгарды. (Көчле кул чабулар.) Аннары мәгълүм ки, безнең авиация промышленностебыз шул ук чорда ел саен 40 меңгә кадәр самолет җитештерде. (Көчле кул чабулар). Шулай ук мәгълүм ки, безнең артиллерия промышленностебыз шул ук 
чорда ел саен барлык төр калибрларда 120 меңгә кадәр орудие (көчле кул чабулар), 450 меңләп кул пулеметы һәм станоклы пулемет (көчле кул чабулар), 3 миллионнан артык винтовка) (кул чабулар) һәм 2 миллион чамасы автомат эшләп чыгарды. (Кул чабулар.) Ниһаять, мәгълүм ки, безнең миномет промышленностебыз 1942—14 еллар чорында ел саен уртача 109 меңгә якын миномет эшләп чыгарды. (Көчле кул чабулар.) Аңлашыла ки, шул ук* вакытта тиешле саннарда артиллерия снарядлары, төрле төрдә миналар, авиация бомбалары, винтовка һәм пулемет патроннары эшләп чыгарылды. Мәсәлән, мәгълүм ки, 1944 елда гына да 240 миллионнан артык снаряд, бомба һәм мина (кул чабулар) һәм 7 миллиард 400 миллион патрон эшләп чыгарылды. (Көчле кул чабулар.) Кызыл* Армияне кораллар һәм сугыш припаслары белән тәэмин итү картинасы гомумән алганда әнә шундый. Күрәсез, ул беренче бөтен дөнья сугышы чорында армиябезне тәэмин итү картинасына ошамый. Ул чагында фронт артиллериягә һәм снарядларга һәрвакыт мохтаҗ булып килде, армия танксыз һәм авиациясез сугышты, өч солдатка бер винтовка бирелде. Кызыл Армияне азык һәм киемнәр белән тәэмин итүгә килгәндә, һәркемгә мәгълүм, фронт бу яктан нинди дә булса җитешмәүчәнлек сизмәде генә түгел, бәлки үзендә кирәкле резервлар тотты. Сугышка кадәрге чорда һәм су гыш барышында безнең ил коммунистлар партиясенең эше әнә шулай булды. Аәзер коммунистлар партиясенең якын киләчәктәге эш планнары турында берничә сүз. Мәгълүм ки, бу планнар якын арада расланырга

Ь> И. В. Сталии рече 
 
тнеш булган яңа бишьеллык планда пзылганнар. Яна бишьеллык планның төп бурычлары илебезнең зарарланган районнарын торгызудан, промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының сугышка кадәрге дәрәҗәсен кайтарудан һәм аннары бу дәрәҗәне азмы-күпме зур күләмнәрдә узып китүдән гыйбарә г. Карточка системасының якын арада инде бетереләчәге турында әйтеп тә тормастан (озакка сузылган көчле кул чабулар), аеруча игътибар киң куллану әйберләре җитештерүне киңәйтүгә, барлык товарларның бәяләрен бер-бер артльц төшерә бару юлы белән хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә (озакка сузылган көчле кул чабулар), күп төрле фәнни-тикшеренү институтларын (кул чабулар), фәнгә үзенең көчләрен җәелдерергә мөмкинлек бирә торган институтларны киң күләмдә төзүгә биреләчәк. (Көчле кул чабулар.) Мин шикләнмим, әгәр дә галимнәребезгә тиешле ярдәмне күрсәтсәк, алар безнең илебездән тышта булган фән казанышларын якын арада куып җитә алырлар гына түгел, бәлки узып) та китә алырлар. (Озакка сузылган кул чабулар.) Тагын да озаграк чорга планнар мәсьәләсенә килсәк, партия халык хуҗалыгын тагын да куәтлерәк күтәрүне оештырырга уйлый. Бу күтәрелеш безгә бөтен промышленностьны, сугышка кадәрге дәрәҗә белән чагыштырганда, мәсәлән, өч тапкыр күтәрергә мөмкинлек бирергә тиеш. Безгә шуңа ирешергә кирәк ки, безнең промышленностебыз ел саен 50 миллион тоннага кадәр чуен җитештерә алсын (озакка сузылган кул чабулар), 60 миллион тоннага кадәр корыч (озакка сузылган кул чабулар), 500 миллион тоннага кадәр күмер (озакка сузылган кул чабулар), 60 миллион тоннага кадәр нефть чыгара алсын. (Озакка сузылган кул чабулар.) Тик шул шартларда гына безнең Ватаныбыз һәртөрле очраклы хәлләрдән гарантияләнәчәк дип исәпләргә мөмкин. (Көчле кул чабулар.) Моңа, ихтимал, яңадан өч бишьеллык китәр, күбрәк тә кнтмәсә әле. Ләкин бу эшне эшләргә мөмкин, һәм без аны эшләргә тиешбез. (Көчле кул чабулар.) Коммунистлар партиясенең күптән түгел үткән вакыт эчендәге эше турында һәм аның киләчәк вакыт өчен эш планнары 
турында минем кыска ча отчетым әнә шундый/ (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Партия никадәр дөрес эшләгән һәм дөрес эшлидер (кул чабулар) һәм ул яхшырак эшли алмадымы икән, моны хөкем итү сезнең эш. (Көлү, кул чабулар.) Җиңүчеләрне хөкем итмиләр, диләр (көлү, кул чабулар), аларны тәнкыйть итәргә кирәкмәс, тикшерергә кирәкмәс, диләр. Бу дөрес түгел. Җиңүчеләрне хөкем итәргә мөмкин һәм кирәк (көлү, кул чабулар), тәнкыйть итәргә һәм тикшерергә мөмкин һәм кирәк. Бу — эш өчен генә түгел, бәлки җиңүчеләрнең үзләре өчен дә файдалы', (көлү, кул чабулар): масаю азрак булачак, тыйнаклык күбрәк булачак. (Көлү, кул чабулар). Мин, сайлау кампаниясе — идарә итүче партия булган коммунистлар партиясенә сайлаучыларның хөкеме ул, дип саныйм. Ә сайлауларның нәтиҗәсе исә сайлаучыларның хөкем карары булачак. (Көлү, кул чабулар.) Әгәр илебезнең коммунистлар партиясе тәнкыйтьтән, тикшерүдән курыкса иде, аның бәясе зур булмас иде. Коммунистлар партиясе сайлаучыларның хөкем карарын кабул итәргә хәзер. (Көчле кул чабулар.) Сайлау көрәшендә коммунистлар партиясе ялгызы гына түгел. Ул сайлауларга партиясезләр белән блокта килә. Элекке заманнарда коммунистлар партиясезләргә һәм партиясезлеккә беркадәр ышанычсызлык белән карыйлар иде. Бу шуның белән аңлатыла: партиясезлек флагы астына еш кына төрле буржуаз группалар яшеренәләр иде, чөнки аларга сайлаучылар алдында битлексез чыгу файдасыз иде. Элек әнә шулай иде. Ләкин хәзер бездә 

ВКП(б) Үзәк; Комитеты мөрәҗәгате 11 
 
башка заман. Партиясезләрне хәзер буржуазиядән совет иҗтимагый строе дип атала торган барьер аерып тора. Шул ук барьер партиясезләрне һәм коммунистларны совет кешеләренең гомуми бер коллективына берләштерә. Гомуми коллективта яшәп, алар илебезнең куәтен ныгыту өчен бергәләп көрәштеләр, Ватаныбызның азатлыгы һәм бөеклеге өчен фронтларда бергәләп сугыштылар һәм кан түктеләр, илебезнең дошманнарын җиңүне бергәләп хәзерләделәр һәм хәзерләп җиткерделәр. Алар арасындагы аерма* тик шунда гына: берәүләре партиядә тора, ә икенчеләре тормый. Ләкин бу формаль аерма гына. Шунысы әһәмиятле: тегеләре дә, болары да гомуми бер эш иҗат итәләр. Шунлыктан коммунистлар һәм партиясезләр блогы — ул, табигый һәм тормыш эше. (Озакка сузылган көчле кул 
чабулар.) Сүз ахырында, минем кандидатурамны Верховный Советка депутатлыкка күрсәтеп, миңа ышаныч белдергәнегез өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Урыннан: «Барлык җиңүләрнең бөек полководецы иптәш Сталинга — ура!» дигән тавыш.) Шик тотмагыз, мин сезнең ышанычыгызны акларга тырышырмын. (Барысы да урыннарыннан торалар. Озакка сузылган көчле кул чабулар. Кул чабулар алкышларга күчә. Залның төрле почмакларыннан: «Яшәсен бөек Сталин, ура!», «Халыкларның бөек юлбашчысына, ура!», «Бөек Сталинга дан!», «Яшәсен бөтен халык кандидаты иптәш Сталин!», «Барлык җиңүләребезне иҗат итүче иптәш Сталинга—дан!» дигән тавышлар яңгырый).