Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧАЙКАЛДЫ ДНЕПР СУЛАРЫ

Советлар Союзы Герое Нәбиулла Зиннуров турында очерк сХәзер исемә төшерәм дә, үземнең дә исем китә: легендалар итеп сөйләрлек бу тиңсез батырлыкларны иң гади совет кешеләре эшләделәр бит!» (Сугышчан дустым хатыннан». 
Кызыл Армиянең куәтле басымына чыдый алмыйча, дошман, котырынып каршылык күрсәтә-күр- сәтә, бөтен сулъяк Украина буйлап чигенде. Аның аралык рубежлар- дагы көчле контратакалары, тран- шеялар, тимер чыбыклар, мина кырлары белән уралган терәк пунктлары, «фердинандлары» һәм «титрлары» безнең тимер ташкынны туктата алмадылар. Дошман хурлыклы рәвештә Днепр аръягына ыргытылды һәм шуның артыннан ук Днепрны кичү, уң як Украинаны азат итү өчен тарихи сугышлар башланды. 1943 елның 17 сентябрендә немец солдатларының строе алдында Гитлерның катгый боерыгын укыйлар. Ул, теләсә генә нинди бәя белән булса да, Днепрдагы позицияләрне сакларга куша. Днепрдан чигенүчеләр, кем булуларына карамастан, урыннарында атылачаклар, дип куркыта. Шуның белән бергә немец командованиесе, ашыгыч рәвештә, Днепр ярларына үзенең ерак һәм якын тылларындагы барлык резервларын туплый, Польшадан, Франциядән, Голландиядән, Даниядән яңадан яңа дивизияләрен 
  
китертә. «Руслар Днепрны һичкай- чан кичә алмаячаклар. Без аларны шунда туктатачакбыз һәм үзебез һөҗүмгә күчәчәкбез» дип лаф оралар фрицлар. Ләкин йөрәкләрендә дошманга бетмәс нәфрәт һәм ачу туплаган, бөек юлбашчының кайнар рәхмәтләре белән рухланган совет сугышчылары, аруныталун'ы, ашауны- эчүне, ялны-йокыны онытып, каты сугышларда дошман заслоннарын кыра-кыра, ярсынып Днепрга якынлашалар.; Алар янган кибәннәрнең соры көлләре генә калган кырлар буйлап, янып күмергә әйләнгән Украина авыллары буйлап, алмалары бөрешеп, куырылып беткән, үзләре зәгафрандай саргайган алмагачлар яныннан үтеп, фашистларның канлы эзләренә баса-баса киләләр. Көн- төн туктамыйча киләләр алар. Очсыз-кырыйсыз дала юлы кинәт борыла һәм борылышта кайгылы һәм хәсрәтле, моңлы һәм чал Днепр ялтырап китә. Сугышчылар әле ерактан ук, якын кешенен сулышын ишедкән кебек, Днепрның сагышлы сулышын сизәләр.
96 Г. Әпсәләмов 
 
 Соры болытлар түбән генә агылалар. йолдызсыз төннең тынлыгы бары тик кораллар чыңлавы, котелоклар һәм көрәкләрнең шылтыравы, авыр итекләрнең комда кыштырдаулары һәм сугышчыларның үзара шыпырг кына сөйләшүләре белән генә бозыла. Сугышчылар кабаланмыйча, ниндидер тирән тынычлык һәм тантана белән атлыйлар. Аларның күбесе биредә, Днепр ярларында туган. Бүтәннәре үзләренең янып торган туган авылларын әле яңа гына үттеләр. Өчен- челәренең туганүскән йортлары Днепр аръягында әле. Калганнары- ның газиз йортлары Украинада түгел, кайдадыр, Идел артында. Ләкин аларга да Украина атабаба нигезе кебек үк кадерле һәм алар да, украинлы иптәшләре кебек, чал Днепрга ашыгалар. Килүчеләр арасында 1941 нче елда ук Днепрда сугышкан карт солдатлар да бар. Алар Днепрга үз тойгылары, үз хисаплары белән киләләр. Ул авыр елларда, Днепрны калдырган чагында алар: «Рәнҗемә безгә, Днипро! Без кайтырбыз!» дигәннәр иде һәм алар вәгъдәләрендә тордылар. Алар кайталар. Уңъяк ярдан немец пулеметлары әллә нинди бетмәс тегү теккән шикелле тырылдап торалар. Вакыт- вакыт немец батареялары да аталар. Шулай да уң флангта, урталыкка караганда, атышлар көчлерәк. Артиллерия канонадасы анда бер генә минутка да туктамый. Күрәсең, анда безнең сугышчылар Днепрга килеп җиткәннәр инде. Бәлки, кичә дә башлаганнардыр. Озын гәүдәле, чандыр сөякле украин егете сержант Прокопенко бар көче) белән елгага таба йөгерә һәм корыч шлемы белән Днепрның суын чумырып ала да, дошман ба- тареяларының күз алдында, бөтен буена басып, шлемдагы суны соңгы тамчысына кадәр эчә. Аннары җиңе белән тирләгән йөзен сөртеп: — Саумы, карт Днепр! Каршы ал улларыңны! — ди. Аның белән янәшә, плащ-палаткага төренеп, батальон комсоргы кече лейтенант Нәбиулла Зиннуров баскан. Ул төнге салкынлыктан һәм дымлы- лыктан җиңелчә калтырана. Аның аяклары янында Днепр дулкыннары чуер ташлар белән сөйләшәләр, җил ачуланып китә дә, ком бураны кузгатып ала, плащпалатканың чабуларын каера. Зиннуров Днепрны беренче күрә- һәм беренче булып аны. чыгачак та_ Моны ул үзе өчен чиксез бәхет итеп, яшь егетнең намус эше итеп саный. •’ Штурм ротасы итеп билгеләнгән беренче ротага Зиннуров көндез үк килгән иде. Кичү башланырга берничә сәгать калганда шашкан немец снаряды рота командирын сафтан чыгарды. Зи'ниуров рота белән командалык итүне шунда ук үз өстенә алды һәм хәзер, көймәләр көтеп, сөзәк яр буена басыл тора иде. Зиннуровның сугышчан юлы Дала фронтында, Воронеж урамнарында башланды. Шуннан сон ул хәтсез күп сугышларда кагиашты, үсте, тәҗрибә алды. Рядовой солдаттан миномет ротасының командиры дәрәҗәсенә күтәрелде, аннары аңа офицер исемен бирделәр һәм батальон комсоргы итеп билгеләделәр. Кем белә, бәлки, Днепр ярында баскан хәлдә ул үзенең башыннан кичкәннәрне күз алдыннан үткәрә торгандыр, ә бәлки киң Иделне, югары Ослан районындагы Иске Мәмәтхуҗа авылында калган әтн- әниләрен, Казанның җиденче мәктәбендә бергә укыган дус-ишләрен, мамык фабрикасында бергә эшлә- I әи һөнәрдәшләрең — шаян токарьларны исенә төшергәндер ул. Болытлар арасыннан бер генә минутка ай күренә. Аның зәңгәр нурлары, дулкыннарын дулкыннарга кагып, ачуланып аккан Днепр өстеннән йөгереп үтәләр. Уц ярдагы дошман окопларының, блиндажларының беленер-беленмәс калкымнары, еракта янып торган авылларның шәүләләре, күренәләр. Шул чакта гвардиячеләр әллә кайдан гына китерелгән көймәләр
Чайкалды) Днепр сулары   
 
 
не тавыш-тынсыз суга, төшерә башлыйлар. Алар арасында Зиннуров аппак сакаллы ике бабайны күрә. Бабайлар сугышчыларга булышалар һәм көймәләрне кай турыгарак ишәргә киңәшләр бирәләр. Зиннуров бу аппак сакаллы Днепр балыкчыларын көндез үк очраткан иде. Кызылармеецларны күргәч тә картлар шатлыкларына чыдый алмыйча җылап җибәрделәр. — Добро, диды! — диде Зиннуров картларга һәм беренче көймәгә сикерде. Аның белән бергә пулеметчы сержант Прокопенко, кызылармеец Прохоров, барлыгы унике кеше) утырдылар. — Отчаливай! — Счастливо!—дип картлар хәерле юл теләделәр. Тавыш чык-* масын өчен чүпрәкләр белән уралган ишкәкләрне ишкәкчеләр берьюлы селтәп җибәрделәр. Көймәләр ярдан ыргылдылар һәм, эрегән кебек, төнге караңгылыкта югалдылар; Ләкин алар киң Днепрның яртысына да җитәргә өлгермәгәннәр- дер, немецлар көзге кебек ялтырап яткан су өстендәге көймәләрнең кара күләгәләрен күреп тә алдылар. Шул ук секундта уңъяк ярдан аларның пулеметлары тыкылдарга тотынды, һавага бер-бер артлы ракеталар чөелделәр. Күп тә үтмәде немецларның артиллериясе дә гөрселди башлады. Чайкалып, кайнап китте Днепр сулары, ә елга өстендә яктырткыч пуляларның алтын пәрәвез шикелле эзләре асылынды. Якты пулялар төркем-төркем очтылар һәм комлы ярга барып кадалдылар, я су өстенә тия-тия су чәчрәтеп сызгырып үттеләр. — Башланды!—диде кемдер. Көймәләр һаман уң як ярга якынлаштылар. Беренче көймәнең борынына утырган Прокопенко, Зиннуровның боерыгы буенча, берничә очередь бирде. Ул арада безнең сул яктан да артиллерия һәм минометлар эшкә тотындылар. Зиннуров як-ягына карана. Өч көймә килә. Ләкин бер минут үтми, дошман снаряды бер көймәнең өстенә төшә. Аңардан бер нәрсә дә калмый. — Сволочьлар, прицельга алдылар,— дип ачу белән сүгенә Зиннуров һәм кызуырак ишәргә боера. Яңа снаярд аларның баш өстеннән ачы сызгырып үтеп, йөз метр артта ярыла. Бу вакытта яр якын була инде. 
— Суга!—дип кычкыра Зиннуров һәм үзе беренче 'булып суга сикерә. Аның артыннан башкалар да суга ташланалар. Ул да булмый, яңа бер снаряд буш көймәгә бәрә һәм көймәнең сыныклары су фонтаны белән аралашып, һавага очалар. Ләкин гвардиячеләр моңа игътибар итмәделәр1, инде. Алар аяклары җиргә тию белән үк бөтен коралларыннан ут ачтылар һәм ярга омтылдылар. Кемдер ыңгырашып җибәрде һәм аның хәлсез гәүдәсен Днепр үз кочагына алып яшерде. Зиннуровның гвардиячеләре текә ярга чыктылар, берсе өстенә икенчесе басабаса югары үрмәләделәр. Ул арада икенче көймә дә ярга килеп җитте. Хәзер һәр секунд кадерле иде. Зиннуров үзенең сугышчыларын атакага алып китте. Караңгыда әле анда, әле тегендә шартлап ярылган гранаталарның кыска ялкыннары күренә башлады. Автомат, пулемет тавышлары барысы да бергә буталдылар. Гвардиячеләр немецларның сугышчан сакчыларының траншеяла- рына, блиндажларына бәреп керделәр. Аларның ярсуы һәм кысрыклавы шул кадәр көчле иде, немецлар чыдый алмыйча, барлык коралларын ташлап, качарга тотындылар. Тик аларның бик азы гына исән китә алды. Руслар Днепр аръягында! Бу сүзләр немецлар өчен аяз көндә яшен кебек яңгырадылар. Безнең өчен исә бу чиксез шатлык иде. Безнең, хәзергә, кечкенәкечкенә отрядларыбыз Днепрның уң як ярына ябыштылар, һәм бөтен совет халкы аларның аннан чигенмәячәген белә иде. . I

78 Г. Әпсәяәмо» 
 
 Зиннуров үзенең егерме сугышчысы белән озынлыгы өч йөз, киңлеге ике йөз метрлык бер түтәрәм җир — плацдарм алды һәм шунда ныгыды. Ул немец траншеяларын һәм блиндажларын тикшереп чыкты. Пулеметларга һәм автоматчыларга урыннар билгеләде. Немецлардан алынган станоклы пулеметны фашистларның үзләренә каратып куйды. — Пулеметы да төзек, патроннары да күп. Тик бу ләгънәттән кем ата белә икән? — дип куйды Прокопенко. — Ә син белмисеңмени? — Белмим шул. Күзәтче итеп билгеләнгән сугышчылардан берәү: — Иптәш командир, немецлар! — дип кычкырды. Зиннуров немец пулеметы янына йөгерде һәм: I — Минем командамнан башка атмаска, якынрак җибәрәбез,—дип кычкырды. Гвардиячеләр коралларына ябышып тынып калдылар. Ракеталар; яктысында бер ротага якын немецларның йөгерә-йөгерә килүләре күренә. Алар хайваннар кебек акыралар һәм үз-үзләрен батырайтыр өчен туктаусыз аталар. Зиннуровның кашлары кысылган, күзләре ут чәчеп ялтырыйлар. Ул: «тагын бераз, тагын бераз» дип эченнән кабатлый. — Ут! — дип кычкыра ул кинәт һәм гашеткаларга баса. Аңа Про- копенконың, Прохоровның пулеметлары, сугышчыларның автоматлары кушылалар. Ярты сәгатьтән немецларның беренче атакасы кире кайтарыла. Зиннуров яралана, ләкин сул як ярга кайту турында уйламый. Ул кешеләрен барлап чыга: күпләр сафта юк иде. Ә ярдәм һаман килми. Немецлар Днепр өстендә чын чынлап давыл уйнаталар. Яман үкереп, унарлап- уникешәрләп немец самолетлары свастикалы канатларын Днепр өс- теиә җәеп очалар.’ Әкрен генә таң ата. Днепр өстендә җиңелчә) томан йөзә башлый, ләкин озакка түгел. Хәл шактый кыен. Зиннуров моны сугышчыларына туры әйтә. — Ничек кенә^ булса да кичкә кадәр торырга кирәк, иптәшләр. Кичсез безгә ярдәм килә алмас, — ди ул үзенең сугышчыларына. — Торабыз, — дип, Прокопенко барысьц өчен дә җавап бирә һәм өстәп куя, — без китәргә килмәдек, иптәш командир. һәм көне буенча бер төркем совет кешеләре немецларның хәтсез күп контратакаларын кайтарып торалар. Ә немецлар, зур югалтуларга) карамастан, һаман, һаман киләләр генә. Плацдарм алды аларпың үле г.әүдәләре белән каплана, снарядлардан, миналардан тирә як ас- ты-өскә килеп бетә. Шулай да немецлар совет сугышчыларын Днепрга ташлый алмыйлар. — Прокопенко, без ничәү калдык? Сана әле,—ди бертын арада Зиннуров} — Тугызау, иптәш командир. Шулардай яртысы яралылар. Тугызау! Ә немецлар? Аларның соңгы атакаларында бөтен бер батальон катнашты( бит! Тугыз гвардияче, Зиннуров җитәкчелегендә, тагын ике мәртәбә немецларның контратакаларын кире кайтаралар. Барысы да яраланып бетәләр, ләкин чигенмиләр. — Безне үтерә алырлар, ләкин чигендерә, алмаслар. Безгә, үз җиребездән чигенергә урын юк, —- ди Зиннуров үзенең батырларына. Төннә белән, немецларның барлык каршылыкларына карамастан, безнең яңадан яңа подразделение- ләр Днепрны кичеп, чыгалар. Беренче көймәдән сикереп төшкән офицер траншеяларга йөгереп килә ДӘ: — Кем мон^да командир? — дип сорый. — Мин, Зиннуров, — дип җавап бирә Нәбиулла. Офицер аны ко чаклый һәм: — Рәхмәт, туганнар! Ватан сез
Чайкалды| Днепр сулары   79 
 
 
нец батырлыгыгызны онытмас’—ди. Иртә белән инде Днепр ярларында тупланган подразделениелар һөҗүм башларга да боерык алалар. Днепр өстендә кояшның беренче нурлары белән яктыртылган алсу һәм салкын томай. йөзгән чакта меңләгән тавышлар белән безнең артиллерия атарга тотынды, таулар ишелгәндәге шикелле көчле тавыш елга буйлап бер туктаусыз айкалып йөрде. Ярларына сыя алмыйча чайкалды Днепр сулары. һаваларга сузылган туплар авы- 'ыннан снарядлар берьюлы төркем- төркем ыргылып чыктылар һәм немецлар көчләрен туплаган үрләргә яңгыр кебек яудылар. Бер секунд эчендә дошман оборонасы өстендә шартлаулар урманы хасил булды һәм Днепрның зәңгәр, саф күге караңгыланды — куе кара төтен офыкны каплады. Тик шрапнельләрнең ут бөркәп ярылулары гына кара төтен эчендә күренделәр. Артиллерия һөҗүме башлануга өч 
сәгать тулганда вак калибрлы орудиеләр атудан туктадылар, ә куәтле орудиеләр үзләренең утларын дошман оборонасының тирәнлегенә күчерергә тотындылар. Шушы) шаулап торган ут чаршавы, артына ышыкланып, пехота атакага күтәрелде... Бу көнне Зиннуров үзенең ротасы белән 15 километрга кадәр алга китте һәм Пуща Водица сана- ториясен алып, анда ныгыды. Шуннан соң ул борынгы Киев өчен барган дәһшәтле сугышларда катнашты, аның гвардиячеләре берен че булып Крещатикка керделәр. Ә аннары аларның көчле ура тавышлары Фастов һәм Белая Церковь Умань һәм Белица урамнарында, румын, венгер, чехословак җирләрендә — бөтен Карпат буенда яңгырадылар. Илебезнең иң явыз дошманы — фашистлар Германиясе тез чүктерелгәнгәчә батыр егетнең кулыннан корал төшмәде.. Январь, 1946 ел