Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНА ТОРМЫШНЫҢ ЯЛКЫНЛЫ ҖЫРЧЫСЫ

ХЭСЭН ХЭЙРИ


Моннан унбиш ел элек татар Совет әдәбиятының ялкынлы шагыйре Һади Такташ үлде. Бик үзенчәлекле көчле талантын, бөтен хезмәтен совет иленә, совет халкына багышлаган Такташның иҗаты «һаман яктыга, югарыга таба юл алып», чәчәк аткан чорда өзелде. Татар совет әдәбияты өчен бу бик зур югалту иде.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциядән соң, гражданнар сугышы елларында һәм аннан соңгы чорда безнең татар совет шигъриятенә талантлы бик күп яшь шагыйрьләр килделәр, уңышлы иҗат иттеләр, әле хәзер дә әһәмиятләрен югалтмаган әсәрләр тудырдылар һәм кайберләре хәзер дә жнмешле иҗат итеп киләләр. Әнә шул чордагы яшь поэзиябезгә, давылланып, үзенчәлекле һәм көчле тавыш белән килеп керүчеләр-нең берсе Һади Такташ иде. Ул поэзиягә бик яшьли, 15-16 яшьләрдән үк бирелеп, ялкынлы дәрт белән ярсып иҗат итәргә тотынды Һәм кыю адымнар белән алга омтылды, эзләнде, шул үсү юлындагы киртәләрне, әдәби йогынтыларны үтеп, совет поэзиясенең алдынгылары сафына килеп басты; киң масса арасында, бигрәк тә яшьләр арасында, популярлык һәм зур хөрмәт казанды.
Такташ татар совет поэзиясенең үсүе өчен, социалистик тезелеш чорының бөек идеяләрен, уй-тоигы- ларын чагылдырган яна эчтә текле поэзияне тудыру өчен көрәште һәм социалистик реализм нигезендә иҗат ителгән «Гасырлар һәм минутлар», «Киләчәккә хатлар» кебек шигырь һәм поэмаларын тудырды. Безнең поэзиянең үсүенә, формалашуына көчле йогынты ясауда һ. Такташның роле, әһәмияте чиксез зур булды.
Билгеле, Такташ олы поэзия юлына кинәт кенә килмәде; шагыйрь булып җитлеккәнгә кадәр ул иҗатында газаплы эзләнүләр кичерде, катлаулы иҗат юлын үтте. Ул, бөек революция, совет тормышы, Ленин — Сталин партиясе тәрбиясе нәтиҗәсендә, иҗатының үсүе процессында булган иҗа- ди-идея каршылыкларын, ялгышларын, вак буржуа иллюзияләрен җиңеп чыккан һәм югары идеяле социалистик әдәбиятның олы юлына баскан шагыйрь иде. Тик, кызганычка каршы, бу юлда бөтен киңлеге белән җәелеп китеп өлгермичә, бик вакытсыз, бик яшь килеш, 30 яшендә үлеп китте.
Такташ 1915-1916 нчы елларда яза башлаган булса да, аның иҗаты революциядән сон гына үсеп китә. Ул әдәбиятка символик-роман- тик шигырьләре белән килә. Яшь романтик шагыйрь иске тормышка, гаделсезлеккә, тигезсезлеккә каршы чыга, ләкин аның бу каршылыгы, ризасызлыгы конкрет, аңлы төс алмыйча, күбрәк индивидуалист
бунты рәвешендә чагыла. Резолюциянең беренче елларында Так- *ын дөньяга карашы формала- шудая. революцияне аклаудан бик ер < иле. Бак буржуа тәрбиясен алган, шулар арасында яшәгән шагыйрь кискен ндеологпк үсешне кичерергә тиеш иде. Иҗатының бе
Яңа тормышның ялкынлы җырчысы 115
ренче елларында ул әле элекке әдәби традицияләр, элекке шагыйрьләрнең көчле йогынтысы астында иҗат итеп, яңаны аңларга, үз аһәңен табарга тырышты. Ул яңаны, гүзәллекне, яшь шагыйрь өчен оле конкрет булмаган ниндидер серле геройны, яңа көрәшчене табарга тырышты. Такташ бу эзләнүләрен- «Күктән сөрелгәннәр» шигырендә үк шагыйрь, газраилне аллага каршы баш • күтәртеп, мондый кискен юлларны яза:
Китәм хәзер канлы үлем кырларына! Сөйлим хаклык мазлум адәм улларына! Биреп канлы Кызыл Байрак кулларына, Ачам сугыш, салам киртә юлларыңа!
дә, «гыйсьянчы-бунтарь» булып, «күкләргә менде», «аллалар» һәм «пәйгамбәрләр» белән бәрелеште, хеше өчен, шәхес өчен ирек, гаделлек даулады. Ләкин хакыйкатьне, чын тормышны, яңа кешене күктән, «пәйгамбәрләр» дөньясыннан, символик образлар эченнән таб\ы һич мөмкин булмаганлыгын Такташ тора-бара үзе дә ачык аңлады.
Золымга, тигезсезлеккә, хаксыз- лыкка каршы протест белән тулы
«Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә исә Такташ үзенең азатлык өчен көрәшен:
«Кояш—шаһит, илем, иркем өчен
Сугышып йөрдем, әнкәй, ул күрде!»—
дип аңлата. Яшь шагыйрь символик образ чаралары аркылы үзенең якты теләкләрен, прогрессив идеалларын, гуманистлыгын төшендерергә, чагылдырырга омтыла. «Газраил- ләр», «Күктән сөрелгәннәр», «Үтерелгән пәйгамбәр» һәм шул чорда
116 Хәсән Хәйри
гы күп кенә башка шигырьләре, аннары агаклы «Җир уллары» трагедиясе Такташның иҗаты каршылыклар эчендә үсүен һәм романтизм мәктәбенең нык йогынтысы астында булуын күрсәттеләр.
1923 нче елларга кадәр Такташ әсәрләрендә идеалистик карашлар, тормыштан ерак булган абстракт, символик образлар бик күп иде.
Кайдан килгән аңа бу йогынты? Моны нәрсә белән аңлатырга?
Моны, беренчедән, 18-20 яшьләрдәге Такташның дөньяга карашы әле формалашып җитмәве, вак буржуазия’эчендә, аның тәрбиясендә яшәп, әдәбиятка вак буржуазия иллюзияләрен тартып килүе белән; икенчедән, рус һәм татар әдәбиятында булган романтизм агымының йогынтысы астында иҗат итүе белән аңлатырга кирәк. Такташ үзе дә бу чорда Байрон, Сәгыйть Рә- миев һәм башкаларның әсәрләре белән мавыгуын әйтә. «Җир ул-лары» трагедиясе Байронның «Каин» әсәренә ияреп язылу факты гына да күп нәрсә турында сөйли.
Ләкин боларны шагыйрьнең өйрәнү, эзләнү елларындагы йогынты дип карарга кирәк. Шунысы бәхәссез, Такташ символистларның, кабарынкы романтикларның башта булган йогынтысын жиңеп чыкты, реаль җиргә басып, революцион романтика белән сугарылган реалистик әсәрләрен иҗат итә башлады; совет төзелешенең, социалистик тормышның ялкынлы, намуслы җырчысы булып китте.
Такташ 1923 нче елда ук инде үзендә борылыш башлануын, үзенчәлекле шигъри тавышын сизүен әйтә. Ул бер мәкаләсендә болай дип яза:
«22 яшемә кадәр язган шигырь-ләремне яндыра бардым. Чөнки мин ул шигырьләрне: Тукайдан да яхшы, G. Рәмидән дә ким түгел, ләкин оригинал нәрсәләр дә дип уйлый алмый идем. 22 яшемдә үз эслубым, уз аһәңчә үзенчәлекне сиздем».
Бу өземтәдән, беренчедән, Так-ташның Тукайдан да, С. Рәмиевтән дә өйрәнгәнлеге аңлашылса, икенчедән, аның 22 яшеннән инде иҗатына аңлы рәвештә бәя бирен каравы һәм үзенең иҗат үзенчәлеген сизүе күренә.
Чынлап та, 1923 нче елларда инде без Такташның шигырьләрендә иҗатының беренче чорындагы абстракт, символик образларны сирәк очратабыз; шагыйрь реаль тормышны тасвирлауга, реаль об-разларга, совет тормышы чынбар-лыгының политик актуаль темаларына күчә. Аның «үз аһәңен» сизүе формаль якта — шигырь технология сендә генә түгел, ә яңа эчтәлек белән билгеләнгән яңа стиль тууын сизүе иде. Ул иске тормышны җимерүче «яшь көчләрнең аяк тавышларын» ишетте һәм үзе дә алар сафына басты.
1923 нче елда шагыйрь «Такташ үлде» шигырендә, үткән юлына йомгак ясап,
«Көрәшчеләр!
Сезнең арагызга яшь бер егет килә», дж.
Такташ яңа социалистик, эчтәлекне, бөек революцион көрәшне һәм шунда туган давыллы хисләрне чагылдыру, җырлау өчен иске поэтик формалар тар булуын, җитмәвеи ачык сизде. Ул яңа эчтәлеккә яңа форма табарга кирәклекне ачык әйтеп чыкты һәм үзенең иҗат прак-тикасында шул карашны үткәрде. Хәзер инде һәркайсыбызга билгеле, Такташ яңа социалистик эчтәлекне гәүдәләндерү өчен яңа поэтик формалар иҗат итте, татар совет поэзиясе үсешендә уңышлы җимеш биргән поэтик мәктәбен тудырды.
Такташ — идея-политик яктай үзенең хәзерлеген, поэтик осталыгын күтәрү өстендә һәрвакыт эшләүче, эзләнүчән, тынгысыз шагыйрь иде. Ул тапталган эздән, шаблои буенча барырга яратмый. Тормышның иң әһәмиятле, политик иң актуаль, үткен моментларын, мәсьә-ләләрен күрергә һәм аңларга тырыша. Без аның нинди тырышлык белән һәм нинди зур җаваплылык- ны сизеп эшләвен, чын күңелдә* коммунизм • идеяләренә бирелен, дулкынланып иҗат итүен күренеп
Яид тормышның. ялкынлы җырчысы 117
Ъәр әсәреннән бик ачык аңлый алабыз.
Биредә Такташ өчен характерлы бер фактны искә төшереп китәргә кирәк.
1923 иче елны чит ил буржуазия этләре тарафыннан иптәш Воров- скийныц үтерелүенә каршы Такташ «Алтын сарайларга» (соңыннан «Нота») дип исемләнгән шигырь белән җавап бирә. Иптәш Воровский үтерелү хәбәрен ишеткәч тә, бер төн эчендә Такташ үзенең «Но- та»сын яза, шул ук төндә листовка рәвешендә бастырып өлгерә һәм икенче көнне, үтерүчеләргә каршы протест митиигысында, «Нота»ны халык арасында тарата. Шагыйрь ул шигырендә совет халкының дошманнарга каршы нәфрәтен, көчен, бердәмлеген җырлый, һәм какшамас ышаныч белән ул:
«Илебезнең иркен туфракларын Таптатмаска антлар итәбез!»—ди.
1924 нче еллардан башлап инде Такташ политик үткен сүзле три- бун-шагыйрь булып мәйданга чыга. «Нота», «Чемберленга җавап», «Провокатор», «Байрак тегәбез» һ. б. шуның кебек бик күп шигырьләрен яза. Аларда шагыйрьнең идея, политик яктан үсә баруы да ачык чагыла.
Ә инде «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы белән ул тагын да югарырак күтәрелде. Бу поэма бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинга карата шагыйрьнең тирән мәхәббәте, аңа чын күңелдән бирелгәнлеге белән сугарылган; шагыйрь бу поэмада бөтен дөнья пролетариатының, бөтен совет халкының тирән кайгысын гәүдәләндерә һәм, Ленин үлсә дә, Ленин эше, ленинизм мәңге яшәячәге турында, күп миллионлаган ленинчыларның корыч сафы тагын да үсә, ныгый баруы турында җырлый.
Рус поэзиясендә Ленинга багышланган беренче классик поэма- иы Владимир Маяковский тудырган булса, безнең татар әдәбиятында Ленинга багышланган иң күренекле поэманы беренче булып, 1924 нче елда ук, Һади Такташ бирде һәм, Ленинга багышланган моннан көчлерәк поэма бездә әле хәзер дә тудырылмаган, дисәк тә һич ялгышмабыз.
«Гасырлар һәм минутлар» поэмасында инде Такташ — чын мә.гънә- сендә реалист шагыйрь. Аның иҗаты социалистик реализм нигезендә тамырлана, үсә, формалаша бара. Ул революцион пафос, революцион романтика белән тулы лирикасын реаль образларда, Ленин ид,еяләре яктылыгында канатландыра, җәелдерә. Күп кенә кечерәк күләмле шигырьләре белән бергә ул «Мокамай», «Алсу», «Давылдан соң», «Сыркыды авылы», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Киләчәккә хатлар» поэмаларын, «Камиль» пьесасын иҗат итте, һичбер вакытта да онытылмаслык бу әсәрләре белән Такташ безнең поэзиябезне яңа баскычка күтәрде һәм безнең реалистик совет әдәбиятыбызны баетты.
Шулай итеп, совет тормышының, коммунистлар партиясенең тәрбиясе нәтиҗәсендә, Такташ иҗаты тамырыннан үзгәрде, ул алдынгы совет шагыйре булып җитлекте. Дөрес, Такташта әле 1926—28 нче елларда да субъектив лирика күренешләре, төп юнәлештән читкә тартучы «нәни шаярулар» кебек нәрсәләр булгалады, ләкин болар- ның барысы да үткәннең чагылып китүе, яки, шагыйрьнең үз сүзе белән әйткәндә, «фикерләрне, теләкләрне укучыга җиңелрәк, күңеллерәк итеп бирергә тырышү тәҗрибәләре» генә иде. Ничек кенә булмасын, Такташ поэзиясенең үсү тенденциясе, юнәлеше өчен «нәни шаярулар», «каз бәпкәләре» характерлы түгел иде һәм шуңа күрә аларга төп игътибарны юнәлтеп, кабартып бәя бирү зур ялгыш булыр иде. Такташны Такташ иткән, аны олы поэзия юлына китергән әсәрләре — «Гасырлар һәм минутлар», «Алсу», «/Мокамай», «Киләчәккә хатлар» һәм иҗтимагый-политик темаларга, мотивларга язылган башка лирик шигырьләре.
Хәсән Хәйрв
Такташ бер җыентыгына язган кереш сүзендә болан ди: «Бу әсәрләр минем вак буржуа арасыннан чыгып, коммунистлар партиясенең еллар буена мине ничек үзгәртә баруын һәм шул нигездә минем яңа, бүгенгә кирәкле кешене тәрбияләп килүен ачык күрсәтәләр».
һәм шулай ук Такташның:
«Шулай әткәй,
Ленин юл күрсәтте,
Юлдан язган усал улыңа», —
дип әйтүе дә бик урынлы, бик дөрес.
Биредә тагын рус поэзиясенең, шул җөмләдән бигрәк тә рус совет поэзиясенең Такташка уңай йогынтысы булуын, Такташның революцион рус шагыйрьләреннән өйрәнүен дә әйтергә кирәк. Чынлап та, Такташ поэзиясенең төп чыганаклары, тамыры, бер яктан Г. Тукайларга барып тоташса, икенче яктан, В. Маяковский кебек совет эпохасының ялкынлы революцион рус шагыйрьләренә барып тоташа. Такташның бик күп әсәр-ләреннән аның бигрәк тә В. Мая- ковскийдан өйрәнгәнлеге сизелә.
Такташ иҗатын өйрәнүче иптәш-ләрнең кайберләре С. Есенин,
A. Блок, Э. Багрицкийларның да Такташка йогынтылары булуы турында әйтәләр. Ләкин, безнеңчә, "Такташны беренче чиратта кызыксындыручы шагыйрь В. Маяковский булган һәм йогынты ясаучыларның иң көчлесе дә, әлбәттә,
B. Маяковский. Дөрес, 1925-26 нчы елларда Такташның авыл турында, авыл мотивларына язылган кайбер лирик шигырьләрендә Сергей Есенинның поэтик чараларны бирү, куллану ягыннан йогынтысы сизелә, ләкин бу бары тик авылга мөнәсәбәттә генә була һәм, озакка сузылмыйча, тиз сүрелә. Ә инде А. Блок, Багрицкийлар зур йогынты ясаганнар, дип әйтергә һичбер нинди нигез юк. һич шиксез, Такташ аларның һәм башка бик күпләрнең иҗатлары белән таныш булган, кызыксынган. Ләкин барыннан да бигрәк Такташ Маяковский поэзиясенең революцион пафосы, политик үткенлеге, принципиаль, килешмәүчән булуы, яңаны яңача гәүдәләндерә белүе белән кызык-сына һәм Маяковскийның совет иленә, революциягә, коммунизм эшенә бөтен көче, күңеле белән хезмәт итәргә
өндәвенә кушыла. Маяковский иҗат принципларының Такташта да (шигырендә һәм мәкаләләрендә) очравы бик характерлы факт. Икеләнмичә әйтергә мөмкин, татар совет поэзиясендә Маяковский традицияләрен үстерү-челәрнең һәм бик үзенчәлекле формада үзләштерүчеләрнең берсе Һади Такташ булды.
Такташ — тормышны оста күзәтә белүче, дус һәм дошманны таный белүче, принципиаль, үзенең уй- хисләрен ачык әйтә белүче шагыйрь иде. Ул тормышны, илебездәге социалистик төзелешне күбрәк күрергә, тирәнрәк аңларга, совет иленең туып килгән яңа кешесен иҗатында чагылдырырга тырышты һәм башкаларны да шуңа өндәде. Ул Донбасс шахталарына барып, шахтерлар тормышын өйрәнде, шахтерлар каршында чыгышлар ясады һәм шунда яңа әсәр өчен материал туплады. Нәтиҗәдә «Камиль» пьесасын язды. Ул авылларны, кардәш республикаларны күреп, өйрәнеп йөрде, яңа тормышның чәчәк атуы белән рухланып, яңа әсәрләр иҗат итте.
Такташ шул еллардагы язучыларның кимчелекләрен тәнкыйтьләп, эчтән көенеп, мондый юлларны ЯЗДЫ:
«Безнең язучыларны аксаткан зур фактларның берсе, аларның сәяси теләкләрне бөтен югарылыгы белән, бөтен күләме белән үзләштерә алмауларыида; үз-үзләреннән бер теләкне яки фикерне бертөрле рәвешкә кертеп бирә алу баскычына җитә алмауларыида; аларның социаль заказны турыдан-туры үзләре ала алмый, башкаларга сукыр рәвештә ияреп баруда яхут чәйнәп биргән буенча эшләүләрендә.
Бездәге газета-журналлар, шаблон, үзенең табигый хисләр бу
Яңа тормышның ялкынлы җырчысы 119
луына ышандыра алмаган шигырьләр белән тулы!!.»
Яки, икенче бер мәкаләсендә, ши-гырьнең әһәмиятенә, лирикага карата мондый фикерләрне ӘЙТӘ:
«Шигырьнең кыйммәте нәни бер идеяне кеше аңламаслык итеп язуда түгел, бәлки бөек идеяләрне җиңел, гади рәвештә, өч-дүрт җөмләдә әйтеп бирә алуда.
Яшьләрдәге бүгенге лирика артык эчке «үткен хисләр» тирәсендә әйләнә. Лириканы гомуми тормыш белән бәйләүдә тәҗрибәләр аз».
Бик дөрес сүзләр. Бу кимчелекләрне хәзер дә кайбер язучыларда күрергә туры килә.
Такташның тормышны чын күңелдән бирелеп, тирәнтен өйрәнү, яңаны күрә белү, сизү, алга, киләчәккә кыю иҗади караш ташлау сыйфатлары бик күп яшь шагыйрьләр, язучылар өчен үрнәк булырлык һәм бик кирәкле, кыйммәтле сыйфатлар.
Такташ киң күләмле әсәрдә го- .мумиләштерелгән совет кешесенең төгәл бер образын тудырып өлгерә алмады, ләкин ул аның аерым, бик әһәмиятле сыйфатларын бирә алды. Мәсәлән, «Мәхәббәт тәүбәсе», «Мо- камай», «Алсу» поэмаларындагы аерым образларны, карашларны күрсәтергә мөмкин, бигрәк тә «Киләчәккә хатлар»да хосусый милекчелек психологиясен җиңеп, яңа карашка — күмәкчелек карашына күчүче Мохтар образы һәм үз заводы өчен янучы, хезмәткә карата социалистик мөнәсәбәт күрсәтүче аңлы эшче образы бик характерлы булып торалар.
Хәзер инде безнең шагыйрьләр, язучылар совет эпохасы кешесенең уңай образын гәүдәләндерү буенча кыю адым ясый башладылар, шактый тәҗрибә дә тупладылар. Совет кешесенең төгәл обра-зын әдәбиятта чагылдыру буенча дәртле, иҗади хезмәт бара. Бу — бик җаваплы, почетлы бурыч. Әгәр дә хәзер шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар совет кешесен бөтен тулылыгы, катлаулылыгы белән, аның үсеш процессында күрсәтә алсалар, безнең әдәбият алдына куелган бурычның иН әһә- миятлесе үтәлгән булыр иде. Без заманыбызның төп герое, халык теленә үз булып кереп китәрлек гому- миләштерелгән уңай герой турында әйтәбез. Бу бурычның уңышлы үтәлүе М. Горький, В. Маяковский традицияләренең дә, шулай ук тырышлык белән Такташ дәвам иткән, өйрәнгән иҗади омтылышның да уңышлы үсеше, гамәлгә ашырылуы булачак. Һади Такташ, реалист булу белән бергә, иң яхшы мәгънәдә романтик та иде. 1923 нче еллардан соңгы Такташ иҗатында революцион романтика белән сугарылган әсәрләрне бик күп күрсәтергә мөмкин. Аның лирикасы алга, көрәшкә өндәүче, оптимистик романтика белән тулы. Такташ өчен яшьлек романтикасы, яңа тормыш төзү өчен көрәш пафосы, киләчәккә омтылу, киләчәккә якты караш ташлап, шуны аңларга тырышу романтикасы характерлы. Ул бигрәк тә гомеренең соңгы елларында көрәшкә өндәү, халыкка, илгә, партиягә бөтен көчне биреп хезмәт итү, шуның өчен үз-үзеңне кызганмау, авырлыкларны җиңеп чыга белү мотивларын чагылдырган әсәрләрен бирде; совет кешеләрендә туып килгән яңа социалистик мораль сыйфатларын күрергә, аңларга омтылышлы булган, яңа моральне яклаган, тирән хиссиятле, эчтәлекле лирикасын тудырды.
Бу уңай белән бер бик әһәмиятле искәрмә дә ясап китәргә кирәк. Социалистик реализмның аерылгысыз бер өлеше булган революцион романтизмга безнең шагыйрьләр бик аз игътибар бирәләр, өйрәнмиләр. Гражданлык поэзиясе, реалистик поэзия таза романтикага һич тә ят түгел. Рево-люцион демократик әдәбиятта һәм пролетариат әдәбиятында, совет әдәбиятында реализм белән революцион романтизм арасында аерып торучы кытай стенасы юклыгы, аларның аерылгысыз икәнлекләре тарихи фактлар белән исбат ител-
120 Хәсән Хәйри
гәя нәрсә. Социалистик реализм әдәбиятын алмыйча, хәтта XIX йөздәге рус демократик әдәбиятының классик үрнәкләрен алырга мөмкин. Г. Тукайда да, Г. Коләх- метовта да, Ш. Камалда да («Акчарлаклар» һ. б.) романтика бар. Такташ та әнә шул традиция җирлегендә үскән шагыйрь.
Безнец бүгенге шагыйрьләребез үз иҗатларында менә бу моментка да җитди игътибар бирергә тиешләр. Ә бит бөек социалистик төзү чорының. иң яхшы үрнәкләрен, яңаның тууын, яшь көрәшче образын, немец-фашист илбасарларны һәм япон империалистларын Ватан сугышында җиңә алган совет халкының героик образларын иҗат иткәндә, * илебезнең ( киләчәгенә, перспективалы юлына якты хиссиятле караш ташлаганда чын шагыйрь никадәр лирик романтик бу-яулар, образлар таба ала, канатланып иҗат ителгән югары идеяле, йөрәккә үтемле әсәрен тудыра ала. Иҗади кыюлык, зур колачлы поэтик талпыну кирәк!
Һади Такташ, иҗат иткәндә, халык каршында үзенең җаваплылы- гын һичбер вакытта да онытмады. Такташның:
«Мин сыйныфның бөек көрәшенә Артык айнык килеш карадым, һәрбер юлым, һәрбер хисем өчен Мин үземне мәсьүл санадым!» —
дип әйткән сүзләре коры декларация генә түгел иде, ул аларны тормышка да ашыра белде.
Такташ поэзиянең эчтәлекле, югары идеяле булуы өчен, поэтик эшләнеше югары сыйфатлы булуы өчен көрәште. Ул ясалмалыкка, формализмга, буш, шалтыравыклы әсәрләргә каршы иде. Ул бер мәкаләсендә, кайбер шагыйрьләрдә күренгән формализмга, идеясезлек- кә каршы чыгып, болай диде: «Бу идеясезлек» бүгенге тормыш куйган тематикадан читкә китүдән генә түгел, бәлки бүгенге тематикалы алып аны тирәнтен бирмәү-
€ПаФослы» терминнар белән геыә канәгатьләнеп өстән йөзүдә, укучы массага бер яңа фикер -дә бирмәүдә».
«Безнең социализм өчен булган көрәшебездә бер функцияне дә үти алмаган, конкрет бер идеясе булмаган «безработный» шигырьләргә каршы Такташ ачыктан- ачык көрәш ачты, аларны рәхимсез тәнкыйтьләде.
Бу, һичшиксез, хәзер дә бик актуаль, бик әһәмиятле таләп. Совет халкы, партия бездән бөек көрәшкә, бөек социалистик төзелешкә лаеклы, югары идеяле, югары художестволы әсәрләрне таләп итә. Без менә шуны бер минутка да онытмаска тиешбез.
Такташның иң соңгы әсәре — «Киләчәккә хатлар» поэмасы булды. Бу поэмада шагыйрьнең идеаллары, теләкләре шактый тулы чагылган. Чын мәгънәсендә югары идеяле, революцион пафослы, поэтик яктан төгәл, һәр кемгә җитәрлек, дулкынландырырлык итеп язылган бу поэма Такташның иҗатын тагын да югарырак баскычка күтәрде. Ул әсәрендә совет халкының көрәш, бердәмлек пафосы яңгырый; анда шагыйрьнең коммунизм эше өчен януын, якты максатлы романтик омтылышын сизәсең. Шагыйрь нәрсәне һәм нәрсә өчен җырларга икәнлекне яхшы белә, якыннан хис итә.
Чөнки халык бөтен көчеңне сорый, чөнки бу бөек чорда күзәтүче булып кына калу зур хурлык, түбәнлек, чөнки бу чорда салкын йөрәк белән генә иҗат итәргә ярамый, ЧӨНКИ:
«Бишьеллыклың бөек гигантлары, һаман үсә,
һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде сез яшәгәж Коммунизм кыры күренә».
Такташның үлүенә 15 ел тулган булса да, ул, тирән хисле, давылланган йөрәкле шагыйрь, менә хәзер дә безнең арабызда шикелле. Әйтерсең, менә ул, зәңгәр күзле уйчан шагыйрь, маңгаена төшкәя озын чәчләрен кулы белән артка сыпырып куяр да, алга горур ба
Яңа тормышның ялкынлы җырчысы 121
сын, «Мокамай»ны укый башлар. Халык аны сөенеп тыңлый, аны котлап, хөрмәтләп кул чаба...
Юк, Такташ яши!
«Яца йолдыз яндырып,
Яңадан
Бер туктамы/!, һаман, һаман, Без йөзәрбез мәңге утларга, Кояшларга табан!* —
дип җырлап, яна тормыш пафосы белән янган тынгысыз шагыйрь әле хәзер дә безнең сафта. Такташ воэзиясе безнең барыбызны да рухландыра, дулкынландыра.
Ленин-Сталин партиясе җитәкчелеге астында, безнең илебездә социалистик культураның һәр тармагы чәчәк ата, көннән-көн үсә бара. Бөтен дөньяда иң идеяле һәм иң алдынгы булган совет әдә-бияты да яңа баскычка күтәрелә бара, шулай ук татар совет әдәбияты да гомуми үсү хәрәкәтенең бердәм сафында бара. Бу көннәрдә без, татар совет поэзиясен үстерүдә күренекле хезмәтләр куйган шагыйрь Һади Такташның исемен зур хөрмәт белән искә алабыз. Аның исеме халык йөрәгендә, татар совет әдәбияты тарихында иң якты, иң сөекле исемнәрнең берсе булып саклана.