Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИННУР КАРТ


I
Колхоз идарәсе утырышы инде ахырына якынлашып килә иде.
Идарә членнары биш тәрәзәле, пөхтә генә җыештырылган, ап-ак мичле, юлбашчыларның рәсемнәре Зелән бизәлгән бу йортка көндезге якты белән үк җыелганнар иде. Яктылык инде, авыл янындагы түгәрәк тау артына кереп, әкрен генә, моң гына сүнде, һәм колхоз йорты-ның пәрдәсез тәрәзәләре аша ашыкмый гына караңгылык үрмәләргә кереште. Башта ул мич һәм шкафлар артына, аннары төрле плакатлар ябыштырылган, зур-зур исемлекләр эленгән почмакларга кунды, бары тик шуннан соң гына ул бөтен өй эчен урап алды. Караңгылык көчәю белән бергә, урындыкларга тезелешкән кешеләрнең һәм, өстәл артына кереп, җыелыштагы- ларга таба карап утырган, өстендәге киеменә караганда, Кызыл Армия сафыннан күптән түгел генә кайтканлыгы күренеп торган пред-седательнең йөзендәге аерым сызыклары да югалды.
Менә бүген колхоз идарәсе сто- рожы урынына калып торган Мин- нур карт унлы лампа күтәреп керде һәм аны, кабызып, бик саклык белән генә түрдәге өстәл өстенә, председатель янына илтеп куйды. Бүлмә эче сүрән генә яктырып китте һәм кешеләр, караңгылык белән бергә сеңгән гомуми төсләрен югалтып, яңадан элекке, үзләренә генә хас булган кыяфәтләренә кайттылар. Хәзер инде алариың, бигрәк тә өстәл тирәсенә якын утыр- аннарынын., күзләре ут яктысында аеруча ялтырап күренә иде.
Миннур карт үз урынына, мич янына тын гына барып утырды, бүрегенең салынып торган колакларын күтәрде һәм электәгечә, бик зур кызыксыну белән, фикер алышуларны тыңларга кереште. Аның колхоз идарәсе утырышында беренче мәртәбә булуы иде. Шуңа күрә һәм бигрәк тә бүген идарәдә бик мөһим мәсьәлә каралганга, ул сөйләүчеләрнең, аеруча председательнең, бер генә сүзен дә ычкындырмыйча ишетеп калырга тырыша иде. Ул еш кына я уң кулын, я сул кулын колагына куеп тыңлый һәм, сөйләүченең фикерен күңеленнән куәтләп, ара-тирэ, «шулай, шулай, бик дөрес» дигәндәй, башын селки, я аның сүзеи кире кагарга теләп, яратмыйча, чал кашларын җыера, салмак кына башын чайкый, һәм бу минутта аның йөзе аеруча җитдиләнә иде.
’Миннур картның чырае бу сәгатьләрдә, күңел кичерешләрен бик ачык чагылдырып, еш кына үзгәреп торуына карамастан, анда, аның йөзендә, күз карашында, бөтен торышында, хәтта шул ук артсыз скамьяда утырышында да үзгәрмәс бер нәрсә бар иде. Уланың йөзенә бәреп чыккан канәгатьләнү. Ул, бердән, колхоз тормышы өчен бик әһәмиятле булган бу чараларның ниһаять тормышка ашырылуына шатланса, икенчедән, шундый зур мәсьәлә хәл ителгән вакытта, аңа, Миннур картка, идарә члены булмаган гади колхозчыга, ачыграк итеп әйткәндә, яшелчә бакчасы каравылчысына, зур ыша-
Mffiuiyp карт 75
лыч белән карауларына, идарә утырышы вакытында чыгып торырга кушмауларына бик канәгать.
Гәрчә ул шушы өч-дүрт сәгать вакыт эчендә, фикер алышуга кушылып, ләм-мим дип, бер генә сүз әйтмәсә дә, күңеленнән үзен бу утырышның тулы хокуклы катнашучысы итеп саный иде. Хәер, ул фикер алышырга катнашса да, ба-рыбер төпле сүз әйтә алмас иде, аның бервакытта да халык алдында чыгып сөйләгәне юк иде, дөресе, аңа сөйләргә туры килгәне юк иде. Ә монда, колхозның атаклы кешеләре җыелган йортта, зур җә-мәгать эшләре хәл ителә. Әнә анда, зстәл артында, эре генә булып, үзенең дәрәҗәсен аңлап һәм аны тиешле югарылыкта тотып, председатель Гәрәй утыра. Яшь кенә булуына карамастан, бөтен күкрәге тасмалы тәнкәләр белән тулган. Ул тәнкәләр Гәрәй селкенгән саен, яшь кызларның чулпыларыдай, матур гына, моң гына чыңлап куялар. Менә беренче рәттәге урындыкта, ак мамык шәлен җилкәсенә генә салын, мәҗлесне чәчәктәй бизәкләп, бригадир Хәдичә утыра. Күптән түгел генә аның рәсемен газетада басып чыгардылар, мактап, аны район бригадирларына үрнәк итеп« яздылар. Кем белә, бәлки әле аны Татарстандагы барлык бригадирларга да үрнәк итеп куйганнар-дыр, — ул кадәрлесен үк Миннур карт төшенеп бетмәде. Ничек кенә булса да, Миннур карт ул эшлекле, ачык йөзле һәм әдәпле кызны ярата, ихтирам итә. Аның янында кара пустау тышлы тунын киеп, вәкарь белән генә Кәлимулла карт утыра. Ул авылның игътибарлы һәм хөрмәтле карты. Алай гына да түгел, оста һәм булдыклы умартачы ул. Аның кулыннан бөтен эш килә, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ул. Тагын башкалар да, шунда ук, урындыкларга тезелешеп утырганнар. Алар ничектер тәртипле итеп, бау ишкән шикелле, сүзне сүзгә ялгап, төпле һәм оста итеп сөйли беләләр. Ә Миннур карт нәрср? Миннур карт, иске сары тунын киеп, малахай бүрегенең колакларын тырпайтып, мич янында песи шикелле тын гына утыра, сөйләүчеләрнең сүзләрен тыңлый һәм күзеж лампадан алмый, аңа лампа язмышы тапшырылган. Ә ул каһәр төшкән нәрсә, нигәдер сөремлән- мәкче була, ара-тирә сүнәргә теләгәндәй, өзек-өзек талпынып куя...
Инде председатель сөйли иде.
— Менә шулай, иптәшләр, —диде ул, сүзен дәвам итеп, — үзегезгә бик мәгълүм, кустарьларның «Кызыл чана» артеле узган елда, шулай ук быел да безнең колхозның алты гектар болынын рөхсәтсез чабып алган. «Кызыл чаиа»ның безнең колхозга гына түгел, хәтта авылыбызга да бәйләнеше юк. Алар бездән унбиш-уналты километр ераклыкта торалар, ә, безгә килеп, борын төбеннән болыныбызны ча-бып алып китәләр. Бусына инде кем гаепле? — диде ул һәм, гаепле кешене эзләгәндәй, җыелыштагы кешеләр өстеннән күзен йөртеп чыкты, ләкин ул гаепле кешене тапмады булса кирәк, яңадан сүзен дәвам итте: — Шул ук Галиул- линмы? Галиуллинны бит сез яз көне үк, мин кайтканчы ук, төшергән булгансыз. Димәк, моны да сездән сорап тормаганнар. Шулаймы?
— Шулай, — диде умартачы Кә-лимулла карт һәм, торырга теләгәндәй, урыныннан кузгалып куйды. Ул шундый күңелсез сораулар бирелгән саен, торырга теләгәндәй, урыныннан кузгалып куя, ләкин тормыйча, яңадан үз урынында хә-рәкәтсез кала иде.
— Шулай булгач, сез, идарә членнары, нәрсә карап тордыгыз соң? Ә?..
А1оңа бригадир Хәдичә җавап бирде:
— Ул аны авыл советына артлы чана ясатыр өчен биргән булган.
— Ясап бирделәрме соң?
— Юк.
— Менә күрәсез, ясап биргәннәре дә юк, — диде председатель, соңгы сүзләренә басым ясап, һәм, өстәл өстеннән ниндидер кирәксев нәрсәләрне себереп ташларга теләгәндәй, кулын кискен генә селкеп
76 _АФзал Шаиое
куйды. — Ясап биргәннәре дә юк. Бирсәләр дә бит әле ул колхозга түгел, ә авыл советына. Авыл советы колхозны тагын да ныгыту һәм аның милкен күз карасыдай саклау эшендә безгә ярдәм итәргә тиеш иде. Ә ул монда киресенчә эшләгән. Ничек уйлыйсыз, шулай килеп чыга бит, ә?..
Моңа җавап бирүче булмады. Тик Миннур карт кына бик җитди төс белән башын селкеп куйды. Бу аның «шулай» дигән сүзе иде.
— Я, моны нишләтергә? — диде председатель.
— Монымы? — диде Хәдичә һәм сизелеп торган эчке ачу белән кискен генә тәкъдим итте. — Судка бирергә кирәк. Печәнне кире кайтарып бирсеннәр...
— Шушы тәкъдимгә риза булабызмы?
— Булабыз, — диделәр утырыш- тагылар.
— Димәк, бу тәкъдимгә каршылар юк.
Председатель, шул сүзләрне әйтә- әйтә, өстәлдәге кәгазьләр өстенә иелде, һәм аның күкрәгендәге Дан ордены, медальләре, бер- берсенә бәрелеп, тагын бик матур гына, моң гына чыңлап куйдылар.
— Хәзер каралты тирәсе җирләренә күчәбез, — диде ул, кәгазьләрне актарып. — Бездә барлыгы 187 каралты тирәсе җире бар. Шулардай...
Председательнең сүзе шушы урынга җиткәч, ишек киң генә итеп ачылды һәм аннан: «Рөхсәтме?» — дигән калын тавыш ишетелде. Председатель, сүзеннән туктап, нәрсәдер уйланып, бер генә секундка тынып калды, аннары, бер фикергә килеп,
— Керегез, — диде.
Миннур карт ишекнең бик зур ачылуыннан, керүченең тавышын ишетүгә кадәр үк, аның мич чыгаручы Чатан Шәрифулла икәнен белеп алды, чөнки авылда бары тик ул гына ишекне шулай киң итеп, тупсасына кадәр каерып ача иде. Чыннан да, ишектән керүче шул, Чатан Шәрифулла булды.
— Исәннәрмесез!—диде ул, тавышы белән бөтен өйне яңгыратып.— Сезнең киңәш икән әле монда. Бәлки, керергә дә ярамый торгандыр?..
Ләкин ул, җавапны көтмичә, ун аягы белән аз гына аксый-аксый мич буена, Миннур карт янына кыю гына китте. Миннур карт аңа үз янында урын бирде, ул, аксак аягын сузып җибәреп, ярты скамьяны алып, җәелеп утырды.
Яңак сөякләре калкып чыгып торган, табак битле, кара тутлы йөзле, маңгае буенча тоташ сузылган куе кара кашлы, түгәрәк кара сакаллы, киң җилкәле, илле-илле биш яшьләрендәге бу кешенең бөтен хәрәкәтендә, тавышында, хәтта шул ук ишекне зур итеп, каерып ачып керүендә дә үз-үзенә ышанганлык, кыюлык бар иде. Ул менә, гәрчә идарә члены булмаса да^ чакыруны көтмичә, Миннур карт янына кыю гына килеп утырды һәм, тамырлары бүртеп чыгып торган киң кулы белән кырпулы бүреген артка таба этеп җибәреп, председательнең сүзен бик зур игътибар белән тыңларга кереште. Аның бу үз-үзенә ышануы, кыюлыгы янында, бигрәк тә аның тулы гәүдәсе янында, чәчләре генә түгел., кашларына кадәр агарып килгән, ябык, картларга хас аксыл-сарьг йөзле, кылыч борынлы, ияк очына гына эленеп торган сирәк сакаллы Миннур карт бөтенләй кечерәеп, мескен булып калды. Бары аның хәзер, бу тигезсезлеккә протест ясаган шикелле, бәйләмичә генә кайтарып куелган, озын баулары салынып торган бүрек колаклары гына тырпаеп торалар иде.
Чыннан да, Чатан Шәрифулла үз-үзенә бик нык ышанучан һәм билгеләгән максатына шул аксак аягы белән дә туры, һич тә тайпылмыйча һәм нык атлап барып җитә торган кеше иде. Менә ул монда да үзе өчен бик ачык билгеле булган максат белән килде. «Колхозларда Авыл хуҗалыгы артеле уставын бозуны бетерү чаралары турындагы» карар, бөтен кол-хозчыларга билгеле булган шикел-
.Чикну р карт 77
I ле, аңа да билгеле иде, һәм ул бүген колхоз идарәсе шул чараларны тормышка ашыру өчен кай- | бер практик карарлар кабул итәчәген дә белә иде. Менә ул, шуны искә алып, монда, колхоз идарәсе утырышына кыю гына килде.
Бу утырышка килеп керү өчен аның әлегә бертөрле дә' сылтавы юк иде югын, ләкин авылдагы һәр ишекне тупсасына кадәр каерып ачып керергә хакым бар дип уйлый иде ул, һәм, аның карашынча, ул бик нигезле хак иде. Ул — мичче, һәм авылда бердән-бер мичче. Бу авылдагы һәр йортның мичен ул чыгарган, аның һәр кйрпечен үз кулыннан үткәргән. Алай гына да түгел, ул — мич остасы, ул аның телен, серен белә. Ул бер үк зур-лыктагы, бер үк формадагы мичне төрлечә чыгара ала: аны кышына ике олау гына утын ягып та бөтен өй эчен май шикелле җылытырлык итәргә, яисә, киресенчә, ун олау утын яксаң да, өй эченә җитәрлек җылы кертмәслек итәргә булдыра ала.
Әгәр аңа мич чыгарырга кушалар икән, бу осталык аның кулында, аның ихтыярында. Дөрес, үзенең бу осталыгыннан аның явыз ният белән файдаланганы юк, дөресерә- ге, соңгы елларда файдаланганы юк. Кайчандыр ул аннан файда- лангалады. Ул инде күптән иде, ул чагында әле Шәрифулла яшь иде һәм ул үз осталыгы белән масая да иде, шуның өстеиә мич чыгар-тучының нәрсә белән генә булса да аның күңеленә ошамау дигән сәбәпләр дә булгалый торган иде. Хәзер инде Шәрифулла үзенең осталыгы белән масаймый, ә хаклы рәвештә горурлана гына. Аннары мич чыгартучылар да аның шундый осталыгын хәтерләрендә тоталар.
Бу утырышка килеп керергә аның бертөрле дә сылтавы юк иде дигән идек. Нәрсә соң ул сылтау! Кирәк в икән, аны йөзне табарга була. Әнә анда, урта урамда, председатель Гәрәй сап-са'ры гәрәбәдәй бүрәнәләрдән алты почмаклы йорт сал- дыра. Ул инде яңа өйнең булачак миче турында аның белән берничә мәртәбә киңәште, күпме кирпеч, күпме балчык һәм күпме ком кирәклеге турында сорашты. Бу турыда монда, колхоз идарәсендә тагын бер тапкыр сөйләшергә ярамыймыни? Бик ярый. Шулай булгач, сылтау түгелмени бу? Сылтау. Әгәр ул гына җитмәсә, әнә анда, өстәлдән бер читтәрәк Кәлимулла карт утыра. Аның да мич төзәттерәсе бар. Күргән саен чакыра, барып карарга бары тик Шәрифулла гына вакыт таба алмый. Менә хәзер аның вакыты бар, мичне карарга мөмкин. Бу да сылтау түгелме? Бик яхшы сылтау.
Бу йортка нәкъ шушы сәгатьтә килүнең сәбәбе бар иде аның. Ул идарәдә каралты тирәсе җирләрен карыйлар икән дигән сүзне ишетте. Ишетте һәм килде. Нәкъ минутына туры килде.
Председатель каралты тирәсе җирләрен колхозчыларның исемлеге буенча тикшереп бара иде. Менә тәртип буенча укып барып, Шәрифулла җиренә дә килеп җиттеләр һәм тыныч кына үтеп тә киттеләр. Анда уставта күрсәтелгән күләмнән бер генә карыш та артык җир юк иде. Бер утыз-кырык исемне телгә алганнан соң, яңадан Шәрифулла җиренә... юк, аның улының каралты тирәсе җиренә килеп җиттеләр. Председатель, , укуын дәвам итеп,
— Әхмәт Тимергалиев, 0,25 гектар, — диде.
Бу — Шәрифулланың шәһәрдә, заводта эшли торган олы улының исеме, аның каралты тирәсе җире иде, һәм Шәрифулланың йөрәге кинәт, үзенә ишетерлек булып, каты- каты тибә башлады. Председатель, күзләрен кәгазьдән алмыйча гына, нәрсәдер уйланып, бер генә секундка тынып калды. Юк, ул бер генә секунд булмады шикелле, Шәрифуллага ул ничектер бик озак тоел-ды. Бу секундта Кәлимулла карт та нәрсәгәдер, урыныннан торырга теләп, омтылып куйды, ләкин ул
Афзал IHauos
тормады, якадан урымына утырды һәм, бу урынсыз кузгалышын акларга теләгәндәй, кара пустау тунының төймәләрен башта кызу гына чиште, аннары ашыкмый гына яңадан төймәләде. Бригадир Хәдичә дә нигәдер бер председательгә, бер Кәлимулла картка карап алды, бу минутта аның күз карашында гаҗәпләнүдән башка бернәрсә дә юк* иде. Ә Миннур карт исә, нәрсәнедер яратмыйча, кашларын җыерды, тешләрен кысты. Һәм аның яңак сөякләре очлаеп, калкып чыкты.
Председатель икенче исемнәргә күчте, һәм мичче Шәрифулла җиңел сулап җибәрде: «Аллага шөкер, тыныч кына үтеп китте», — дип уйлады ул.
Каралты тирәсе җирләре исемлеген тикшерү нәтиҗәсендә, алты колхозчының устав буенча тиешле булган нормадан тыш колхоз җире хисабына барлыгы бер гектардан артыграк җир, биләгәнлекләре һәм моннан ун-унбиш еллар элек кол-хоздан бөтенләй чыгып киткән өч семьяның, шәһәрдә яшәүләренә ка-рамастан, шушы көнгә кадәр каралты җирләреннән өзлексез файдаланып килгәнлекләре билгеле булды. Идарә членнары бу җирләрнең барсын да яңадан колхозның гомуми җир милкенә кире кайтарырга дигән карар чыгардылар. Бу турыда бәхәс күтәрүчеләр булмады, бары тик шул кадәр озак вакыт бу законсызлыкны күрмәүләренә генә гаҗәпләнделәр.
Карала торган мәсьәләләр шуның белән тәмам булды.
Председатель өстәл өстендәге, җыеп, өеп куелган кәгазьләргә уң кулының учы белән шапылдатып сукты:
— Шуның белән бетерәбез, ип-тәшләр. Сораулар юкмы?
Сораулар юк иде. Председатель имде утырышны таратырга хәзерләнгән иде, нәкъ шул вакыт мич яныннан Миннур картның тавышы ишетелде:
— Мииа бер-ике сүз әйтергә рөх-сәтме, Гәрәй тугай?
Утырыштагы кешеләр, гаҗәпләнеп, аңа таба борылып карадылар, чөнки Миннур картның җыелышта беркайчан да үзенең тавышыи ишеттергәне юк иде. Аннары ул, гомумән, җәмәгать • эшенә катнашмын торган, бары үз эшен генә белә торган кеше иде.
— Рөхеәт, ни сүзең бар? —диде Гәрәй, беркадәр көлемсерәп.
Миннур карт урыныннан тормады, бары бүреген генә артка таба басып киде.
— Кара әле, Гәрәй туган,— дин башлады ул сүзен, — сине фронтта бик мактаулы снайпер булган ИКӘЕ дип сөйләгәннәр иде. Дөрес сүз булдымы соң ул, юкмы? Әйтик, күкрәгеңдәге тәнкәләргә караганда, болай дөрес булса кирәк...
— Дөрес, — диде Гәрәй, гаҗәпләнә төшеп, чөнки ул бу сорауның нәрсәгә кирәклеген һич тә аңлый алмый ндс.
— Булыр, булыр. Рәхмәт сиңа, улым. Атаң мәрхүм дә синең бөтен тирә-юньдә данлы аучы иде, авыр туфрагы җиңел булсын кордашның? Әйтик, ул бер ядрә белән һавада күз күремтек җирдән очып барган ялгыз үрдәкне атып төшерә торгак иде. Менә нинди иде ул. Син ничек соң анда, әйтик, Гәрәй туган, күзгә күренеп торган дошманга ата торган идеңме, әллә күзгә күренмәгәнгәме?’
— Билгеле, күренгән цельгә,— диде Гәрәй. Хәзер инде аның йөзендә гаҗәпләнү түгел, ә канәгатьләнү һәм беркадәр мактану да бар рәй туган, монда, колхозда бөтенләй киресенчә эшлисең икән: әйтик, күз алдында булмаган целгә бик оста атасың, ә күз алдында бул-
ганга — юк.
— Тукта әле, Миннур бабай, моның нигә кирәге бар монда? — диде идарә членнарыннан берсе. — Халыкны тотма, юлда, кайта- кайта сөйләрсең.
иде.
— Димәк, күзгә күренеп торган цельгә? Мин дә шулайдыр дип уйлаган идем. Бик яхшы. Ә син, Гә
Мвяпур карт 7$
Мпнпур карт аңа таба көлемсерәп карап алды:
— Сип, энекәш, бераз сабыр ит. Сабыр төбе сары алтын, ди торганнар иде без яшь чакта. Әйтик, мин моны менә нәрсә өчен әйтәм: сез монда иптәш Сталин үзе кул куйган карарны укыдыгыз. Безнең сүз, колхозчылар сүзе әйтелгән ул карарда. Бик дөрес сүз ул. Әйтик колхоз милкен әрәм-шәрәм итүчеләрнең, шулай ук аның милкен үзләштерүчеләрнең кулларына сугарга дигән ул карарда. Сездә суктыгыз. Анысы өчен бик рәхмәт. Бу эшегез өчен халык та рәхмәт әйтер сезгә. Суккач-суккач, барсына да сугарга кирәк. Әйтик, мисал өчен менә Шәрифулла дусны гына алып карыйк. Ул ни өчен мыеклы да, без ни өчен кыеклы? Аның бер үзенә икс каралты тирәсе җире бар... Әгәр ныклабрак тикшерсәң, андыйлар бездә тагын бар шикелле... Мәсәлән...
Шәрифулла моны көтмәгән иде булса кирәк. Башта ул Миннур карт сүзләрен, юл куючан кыяфәт белән югарыдан карап, хәтта бераз көлемсерәп тыңлап торды, аннары сүзнең төбе председатель турында түгел, ә аның үзе турында барганлыгын белгәч, шул кадәр гаҗәпләнде, аның кара-су күзләре кинәт түгәрәкләнеп китте.
— Белеп такылда син, икенчесе аның минеке түгел, ә улымныкы, — диде ул бик каты һәм тупас итеп. Аның тавышы бөтен өй эчен яңгыратып җибәрде.
— Белеп такылдыйм, — диде Миннур карт һич тә каушамыйча һәм бер-бер артлы сораулар бирде:— Улың кайда соң синең? Заводта түгелме соң? Колхозда семьясы да юк шикелле әле аның?
— Әйе, заводта, шәһәрдә... Ә булса соң?
Председатель, күтәрелеп килгән тавышны басарга теләп, кулындагы карандашы белән өстәлне шакылдат ТЫ:
— Туктагыз әле, җәмәгать, ул ка р тавышланмагыз. Сүз алып сөйләгез,—диде ул һәм урыныннан торды. — Миннур бабай бик дөрес сүз әйтә бит. Чыннан да, без Ти- мергалисв кебекләрне күреп бетермәгәнбез. Ни өчен без аны күреп бетермәгәнбез, ә?.. Андыйлар юк түгел бит бездә. Ягез әле, утырышып, исемлекне яңадан карап чы-гыйк. Күрәсез, ко. пздагы кайбер нәрсәләрне белеп җиткермим икә» әле мин...
Бераздан утырыш бетте, халык таралды, өй эчендә бары Миннур карт кына калды. Ул өстәл өстендәге тәмәке төпчекләрен ашыкмый гына идәнгә себереп төшерде, лампадагы керосинга хуҗаларча карап алды һәм, мич артыннан себерке алып килеп, идәнне себерергә кереште. Ул бүген үзе өчен табигый булмаган эштән, җыелыштагы сүзләрдән, аларның тәэсирләреннән һәм көн озын тәмәке төтене эчендә утырудан арган иде, шулай да анын күңеле күтәренке иде. Аның күңелендә ниндидер, үзе төшенеп бетмәгән һәм исеме табылмаган бер шатлык бар иде.
Миннур карт, идәнне себереп бетереп, җыелган чүпләрне мич эченә тутырды, урындыкларны тәртипләп стена буена тезде. Нәкъ шул вакыт тышта аяк тавышы ишетелде. Ул шунда ук бу аяк тавышының Шәрифулла аяк тавышы икәнен таныг алды, һәм, аның уен дөресләгәндәй* ишек ачылды, бүлмә эченә яңадан Шәрифулла килеп керде. Ул, бер сүз дә әйтмичә, сәламәт аягы беләк каты-каты басып, Миннур карт кар- шысына килеп туктады. Ул кулларын йодрыклаган, тешләрен кыскан* ә ут шикелле янган күзләрендә аның чамасыз ачу бар иде. Бу минутта ул, идәнгә зәгыйфь аягының очы белән генә басып торганга, каядыр сикерергә теләгән шикелле күренә иде.
— Я!—диде ул, Миннур картны ашардай булып, — Минем җирне алдырып, нәрсә кыйраттың син!?
Ул инде бөтен өй эчен яңгыратырлык акырмый, ә гыжылдый гына иде.
— Я, нәрсә кыйраттың син!?
Бу зур, таза гәүдәле, ачуыннан
30
Афзал Шамов
ут булып кабынып китәргә хәзер торган кеше алдында сары тунлы, колаклары мескен булып салынып торган кыршылган бүрекле, сырты калкып чыгып торган тар аркалы Миннур карт, читтән караганда, кызганыч шикелле булып күренә иде. Ләкин бу көчсез картның акыллы соргылт күзләрендә, елмаерга хәзер торган шикелле эчкерсез саф йөзендә бертөрле дә каушау әсәре юк иде.
— Тукта әле, Шәрифулла дус, — диде ул һич тә каушамыйча, — мин бит синен җиреңне алырга әйтмәдем, ә колхоз җирен, колхоз милкең. Әйтик, бездә колхоз милке бар, аннары колхозчы милке бар. Колхоз милке ул — җәмәгать милке, изге милек, аны әрәм-шәрәм итәргә һич тә ярамый.
Шәрифулла, тәмам бүртенеп, сыз-гыртып чыгарып,
— Нинди милек икәнен синнән сорамыйлар аны, кыяр каравылчысы!— диде һәм йодрыгын югары күтәрде, ләкин ул аны шунда ук кире төшерде.
Миннур карт исә, моны күреп, кыл кадәр дә урыныннан кузгалмады.
— Син, Шәрифулла дус, кулыңны урынсызга күтәрмә, кулың синең эшкә кирәк булыр. Алтын кул ул синең. 'Менә иртәгә колхозчыларның гомуми җыелышы була. Ул җир турындагы зарыңны шунда әйтерсең. Халык үзе хөкем чыгарыр. Халык хөкеме ул — туры хөкем. Әгәр халык минем фикерне яклама- са, менә шул чагында инде син кулыңны күтәрерсең...
Бу каушаусыз әйтелгән дөрес сүзләр алдында Шәрифулла тупас физик көчнең бернәрсә дә эшли алмаганын, көче генә түгел, үзенең дә бу мәсьәләгә булган карашының дөрес түгеллеген ничектер, ерактан гына булса да тойды, ләкин ул бу ачы хакыйкатьне танырга теләмәде. Тану ул — үз-үзеңне хөкем итү иде, ә дөньяда үз-үзеңне хөкем итүдән дә авыр һәм каты хөкем юк. Шуңа күрә дә ул үзенең тырпаюып бетермәде, ә, киресенчә, аны тагын да көчәйтергә тырышып, кинәт кенә кире борылды һәм:
— Туры килерсең әле, танытырмын әле мин сиңа кем икәнлегемне! — дип, тупас янап, ишекне бик каты шапылдатып ябып чыгып китте.
Н
Әйе, ул аны туры китерде, хәтта ул үзенең кем икәнен дә танытты. Ьу эш шушы тавышлы һәм икесенең дә күңеленә бик нык утырып калган кичәдән соң, ике-өч ай үткәч булды.
Тышта чатнама суык, тәрәзәләр •бозланып каткан, өй бүрәнәләре, суыкка чыдаша алмыйча, ара-тирә шартлап ярылалар иде. Менә шундый каты салкын көннәрнең берендә Миннур картның миче бозылды: башта ул бик каты төтенләп газаплады, аннары аның көймәсе дөбердәп ишелеп төште. Миннур карт, мич эченә кереп, аны төзәтергә төрлечә маташып караса да, булдыра алмады. Аны сүтәргә һәм яңадан чыгарырга кирәк иде, шунсыз берничек тә рәткә китерергә мөмкин түгел иде.
Миннур карт, бу мичне яңадан чыгарырга дип, берничә елдан бирле хәзерләнеп килә иде инде, ул кирпечен, балчыгын һәм комын да хәзерләгән иде, ләкин дөнья мәшәкатьләре белән аның бу эшкә кулы җитмәде. Дөресе, ул үзенең эченнән генә улларының кайтуларын көтте, моны алар белән бергә эшләргә дип өметләнеп йөрде. Бер үк вакыт аның өйне дә сипләтәсе һәм, яңа ике почмак кушып, аны алты почмаклы итәсе килә иде. Олы улы хәзерләп калдырган юкә бүрәнәләр бик күптәннән бирле шуны көтеп яталар иде. Бәхетсезлеккә каршы, аның уллары кайтмады, алар кайдадыр еракта, әллә үзебезнең туфракта, әллә чит илдә, ләкин кайда гына булмасын, барыбер үзебезнең ил өчен, Совет иле өчен, изге, мөкатдәс эш өчен ятып калдылар. Ә Миннур картка алар турында , аларныц намуслылыклары,
ГМингур карт
батырлыклары турында һәм арыс-ланнардай сугышып үлүләре турында язылган кәгазьләр генә килде. Лтапың һәм бөтен семьяның, йөрәген өзеп алган ул кәгазьләр хәзер, улларының буыннан буынга калырга тиеш булган орденнары белән берлектә, анасының ак яулыгына бик пөхтә итеп төргәләнеп, сандык төбендә сакланалар.
Уллары кайтмады, тыштагы бүрәнәләр шулай да көтәләр, ә менә мич көтәргә теләмәде, салкын көн дип тормады, ишелде. Хәзер инде өй эче салкынайганнан салкыная бара, һәм ул мич җимерелүдән туган пошынуны, бөтен семьяның йөрәгендә төзәлмәс авыр яра булып яткан әрнүне, тирән моңсулыкны тагып да көчәйтә.
Килеп, күрше тирәдән табып, тимер мич алып керде, аны өй уртасына урнаштырганнан соң, Зифа карчык ягып җибәрде. Беренче сәгатьләрдә үк тимер мичнең яраксызлыгы күренде: ул, аз-азлап кына булса да, утынны бик күп ашый, ә җылыны җитәрлек бирми иде, — яккан чагында, янына килергә мөмкин түгел, өй эчен мунчадай кыздыра, ә күмерләре сүнгәч, өй эче кинәт суына, ә каралып, күңелсезләнеп калган мичнең үзеннән сал-кын бәреп тора.
Зифа карчык, идәнгә чүмәшеп утырып, мич эченә ваклап-ваклап кына утын ташлый иде.
— Я?— диде ул, картына карап, ә карты, сары туңын киеп, кулларын җиң эченә тыгып, сәке кырыенда уйланып утыра иде. — Я, нишлибез инде хәзер? Бу комсыз нәрсә бер атна эчендә бөтен утыныңны ашап бетерер. Күрми дә калырсың. Утыр аннары тешләреңне шакылдатып...
Карты җавап бирмәде, хәер, Зифа карчык аннан җавап көтми дә иде, ул бары картына ишеттерерлек итеп, үз-үзенә генә сөйләнә иде:
— Нишлибез инде? Тирә-күрше авылларда бер җирдә Дә миччеләр Юк. Кем булмасын, шул безнең авылга килә, әлеге Чатанга ялына. Кычкырышмаска кирәк иде сиңа,
G. С. 0.» № 11-12
81
карт җүләр. Кычкырышып ни чыга. Менә бар инде шул Чатан каршы- сына, билеңне бөк. башыңны и. Нәрсә әйтер әле ул Чатан...
Карты, бу сүзләрне ишеткәннән соң, урыныннан торды һәм карчыгына төбәп карады.
— Ай-ай, бик начар беләсең икән син мине! — диде ул, башын чайкап.— Бик начар беләсең икән, карчык. Әйтик, барырмын мин аның янына, әмма мәгәр мин аның алдында билемне бөгәсе булмам, башымны да имәм.
— Анысы дөрес, синең тиле башыңны балта түтәсе белән дә бөк- тереп булмый.
— Башым минем тиле булса да, карчык, кайда бөгелергә, кайда югары торырга икәнен белә ул. Син миңа шуны әйт: дөреслек кем ягында? Аның ягындамы, әллә минем яктамы? Минем якта. Шулай булгач, ни өчен мин аның алдында башымны бөгим ди?..
Бераздан соң Миннур карт, билен пута белән буып, башына хатынының иске шәлен урап, чыгып китте.
Ул әйләнеп кайтканда, инде караңгы төшкән иде. Аны Зифа карчык та, килен дә сораулы күз карашы белән көтеп алды. Миннур карт бик туңган иде, аның сакал- мыекларына, хәтта керфекләренә дә боз кисәкләре кунарга өлгергән иде.
— Я, — диде карчыгы, — нәрсә әйтте?.. Әллә тагын кычкырыштыгызмы?
Миннур карт йөткерә-йөткерә чишенде, сакал-мыекларындагы боз кисәкләреннән ашыкмый гына арынды, — бары тик шуннан соң гына җавап бирде:
— Бардым. Түр башында утыра. Сөйләштем. Бер сүз дә әйтмәде: киләм дә, килмим дә димәде, йоклап торыйк әле, күз күрер, төн бик озын, ди. Иртәг^ кадәр кем бар да, кем юк, ди. Иртәгә, торгач, я ба-рырмын, я юк, ди.
— Шуннан соң? — диде карчыгы.
— Шуннан соң... бары шул гына.
— Килмәс, килцәс, чатан нәрсә.
82 Афзал Шамов
Ул да синен кебек үк тискәре: тимерче учагына тыксаң да, йомшарта алмассың.
Килен кайнатасыннан тел яшерми мде:
— Килмичә генә карасын!—диде ул, кайнанасының сүзенә кушылып. — Якасыннан тотып, өстерәп килмәсәм, дөнья йөзендә йөрмәм. Әгәр килми икән, валлаһи, кисәү алып барып, икенче аягын да сындырып кайтам. Кем дип белә ул безне, чатан шайтан...
Карт, мич янына барып, кулларын җылыта-җылыта киленен тынычлан-дырырга тырышты.
— Тукта, тукта, килен, ул кадәр чәпчемә, — диде ул үзенең һәрвакыттагы шикелле тыныч тавышы белән. Аның картларча йомшак тавышы, акыллы сүзләре кешеләргә гаҗәп нык тәэсир итә иде. — Өстерәп килергә өлгерерсең әле син. Ә, бәлки, әйтик, өстерәп, мәшәкать-ләнеп йөрергә дә кирәк булмас, үзе үк килер. Аякны аны, килен, сындырырга кирәкми, ә сынганнарын төзәтергә кирәк. Болай да дөньяда аяксызлар бик күп хәзер.
Чыннан да, килен тынычлана төште.
— Ачуым килгәнгә генә, әткәй, — диде ул, акланырга теләп.—Уйлап карасаң, түзәрлек түгел: аю-аю ике улы сугышка бармады, заводта калды. Ә безнең бер өйдән ике кеше үлде. Аннары абый да гарип булып кайтты. Кем дип белә ул безне?..
— Син, килен, кеше исән калганга ачуланма, ә шатлан. Көнләмә дә син. Кеше ул бик кадерле нәрсә, — диде Миннур карт.
Шуннан соң алар бу турыда сөйләшмәделәр, ләкин һәркайсы иртәне пошынып көтте.
Киленнең бер мәшәкате кимеде, аңа мичче Шәрифулланы, якасыннан тотып, өстерәп килергә дә, шулай ук, кисәү күтәреп барып, икенче аягын сындырып кайтырга да туры килмәде, ә Шәрифулла үз аяклары белән, дөрес, гадәтенчә, бераз аксый-аксый үзе килеп керде. Әле таң атып, зәңгәрсуланып, яктырып кына килә иде.
Шәрифулла кирпеч тузаны һәй кызыл балчык белән тапланып беткән алъяпкычын бәйләгән, коралла- ларын күтәргән һәм үзе белән һәрвакытта бергә йөри торган унбиш яшьлек улын иярткән иде. Ул, көннең гаять салкын булуына карамастан, бу юлы да ишекне зур итеп ачты һәм коры гына, ләкин, гадәтенчә, калын, көр тавышы белән бөтен өй эчен яңгыратып сәлам бирде. Сәлам бирүеннән үк аның үзен ничек тотышын сизеп алган Миннур карт та аны шулай коры каршылады, тик карчык кына, кәефен табарга тырышып, аның тирәсендә орчыктай бөтерелеп йөри, хатынының, семьясының, шәһәрдәге улларының һәм аларның балаларының исәнлекләрен, саулыкларын сораша һәм Шәрифулланың үзенә карата мактау сүзләрен кызганмый сибә иде. Ә килен исә, ишек яңагына сөялгән килеш, аның мичне каравын, кулындагы чүкече белән аның төрле җиренә суккалавын, тикшерүен күзәтә һәм, әгәр ул төзәтүдән баш тартса, аның өсте- нә әтәчтәй ташланырга хәзер тора иде.
Ләкин киленгә бу юлы да әтәч шикелле ташланырга туры килмәде. Шәрифулла мичне төзәтергә кирәк тапты, шунда ук алар бәясендә килештеләр. Гәрчә ул, башкалардан сорауга караганда, күп кыйбат сораган булса да, Миннур карт берсүзсез риза булды, карчыгының уф-тануына, килененең кызып китүенә колак салмады, аның үзен тиешле югарылыкта тоту принцибы бар иде, бу кеше алдында сыртын җиргә саласы килми иде аның.
Кичә Миннур карт килгән вакытта, Шәрифулла аңа барам дип тә, бармыйм дип тә әйтмәгән иде. Чыннан да, бу вакытта әле ул бер фикергә килмәгән иде. Ул төн буенча уйланып чыкты. Бер уйла-ганда, аның барасы килми иде, ул үзенең бармавын дөрес дип таба иде, ә икенче уйлаганда, ул үзенең барырга тиешлелеген, гәрчә бу эш
Миннур карт 83
кә аны беркем һәм бернәрсә белән дә мәҗбүр итә алмаслар да, барырга, аның мичен төзәтергә тиешлелеген бөтен күңеле белән төшенә иде. Дөресе, бер яктан аның горурлыгы, мин-минлеге Миннур картка карата ачу саклый, аның баш июен, бөгелүен, гафу үтенүен көтә, ә икенче яктан исә, аның күңеле, акылы Миннур картның дөрес эшләгәнлеген таный иде. Хәтта ул, кай минутларда, әгәр бу җир аның үзенеке булмыйча, башка берәүнеке булса, кем белә, бәлки, мин дә нәкъ Миннур карт шикелле үк тәкъдим иткән булыр идем, дип уйлый иде. Ахырда, аның бу дөрес уе җиңде, ул килде, ләкин әле аның тырпаюы һәм мин-минлеге һаман да бик көчле иде.
Шәрифулла эшкә тотынды. Ул, улы белән бергәләп, мичнең бер өлешен сүтте, төтен юлларын көлдән, корымнан арчыды, аларның ныклыгын, суырылу көчен тикшерде һәм кирпечләрне кырып, чис-тартып, кул уңаена тәртипләп өеп куйды. Бу эш аңа кичкә кадәр җитте. Шул вакыт эчендә ул үзен Миннур картка карата гына түгел, хәтта семьяның бөтен членнарына карата да рәсми төстә тотты. Алар бары иң кирәк нәрсәләр турында гына, анда да мөмкин булган кадәр кыска итеп, өзек-өзек сүзләр белән генә сөйләштеләр. Бу көн эчендә аның авызыннан бары шундый сүзләрне генә ишетергә туры килде:
— Кирпечләр искергән,
— Чүпне чыгарыгыз,
— Балчык ‘ хәзерләгез,
— Ком кертегез, — һәм башка шуның кебек сүзләр.
Бу рәсми төс, бу тартынкылык Миннур карт белән ике арада аеруча көчле дәвам итте. Ала к арасына ниндидер, күзгә күренми торган, соңгы чиккә кадәр тартылган һәм һәр минутта өтелергә хәзер торгач кыл су ычган иле. Ул >ыл вакыты белән шул дәэ еңәгә кадәр тартыла һәм шартлап өзелеп, өйдәге бөтен нәрсәне, бигрәк тә, сүтелеп ташланган, ләкин әле салына башламаган мичне хәрап итү кур-кынычын тудыра иде. Бүген ул кыл бары тик Миннур картның акыллы- лыгы, сабырлыгы һәм кирәк урында аның оста маневр ясый белүе аркасында гына өзелмәде.
Бу тартынкылыкны күреп торган Зифа карчык,7 Шәрифулланың күңелен табарга тырышып, аның алдында балавыз булып эри, аның һәр хәрәкәтенә ярдәм итәргә тырыша иде. Ләкин Шәрифулла бу хәрәкәтләрнең барсына да, үзен ирләрчә һәм кадерле осталарча горур тотып, һәм шул ук вакыт бу яхшы күңелле, сандугач телле карчыкның кәефен кырмаска тырышып, югарыдан торып, эченнән генә көлеп карый һәм барсын да оста, сиздерми генә кире кага. Зифа карчык аның бу кыланышларын сизә һәм бөтен күңеле белән әрнеп күтәрә. Еш кына ул, үзенең картын я өйалдына ча-
кырып чыгарып, я ишек алдында туры китереп, аның колагына пышылдый:
— Харап итә бит чатан нәрсә, мичне харап итә! Менә күр дә тор, бөтен өйне шабыр суга батыра торган мич чыгарыр да бирер. Нишләрсең аннары...
Карты аңа бертөрле дә җавап бирми, бары кашларын гына җыера һәм зур сабырлык белән көтә.
Тартынкы кыл бары икенче көнне генә өзелде. Улчшундый каты шартлап өзелде, яртылаш сыланып бетеп барган мич яңадан чәлпәрәмә килеп ишелде.
Шәрифулла инде мич көймәсен тезә иде, шул вакыт Зифа карчык аны табын янына, көндезге ашка чакырды, ләкин кире җавап алды.
— Аштан олы түгелсең бит,. Шәрифулла туган,—диде карчык,— утыр, безнең нигъмәттән дә авыз итеп кара. Аштан баш тарту ул — бәхеттән качу, ди торган иде анаң мәрхүмә. Бик акыллы карчык иде ул...
Шәрифулла алъяпкычын, салып, кадакка элеп куйды, сабынлап, җы
bl Афзал И1ам«
лы су белән кулын юды һәм ашыкмый гына табын янына килде.
— Әйе, бәндә аштан олы түгел,— диде ул шунда, ләкин ул б\ сүзләр :е карчыкка түгел, ә Миннур картка төбәп әйтте. — Явыз ниятле кеше генә аштан баш тарта ул. Без, аллага шөкер, кайбер кеше шикелле, эчебездә явыз уй саклап йөрмибез... Без кешегә яшәргә комачаулык итмибез, шулай ук без үзебезнекен дә кешегә бирергә текәмибез... Кайбер кешеләр бар, — .үзләренә дә юк, кешегә дә юк...
Куерып килгән дәһшәтле күкрәүне сизенгән һәм аны булдырмаска тырышкан карчык аның алдына ипи һәм кашык алып куйды:
— Аша әле, Шәрифулла туган, аннары сөй дәшәрбез. Тамагын ачыккандыр. Эш кешесе бит син. Л\енә дигән көре иттән пешергән аш, токмачы да иләгән бодай оныннан. Җиз иләктән иләп бастым...
Шәрифулла кашыгын кулына алды һәм аны табынга сузды:
— Җиз иләктән? Менә сезгә һәрвакытта да шулай җиз иләктән иләргә насыйп итсен. Башкалар да җиз иләктән иләсеннәр. Менә Миннур абзыйны әйтәм, чынлап та, нигә ана мир эшенә тыгылырга: кыярыңны каравылла да, морҗаңнан төтен чыгар, аннары мич башында, рәхәтләнеп, тыныч кына җылынып ят,— диде ул һәм, картка карап, зәһәр елмаеп куйды.
— Бик шулай, бик шулай, мин аның үзенә дә әйтәм, туктаусыз колагына тукып киләм: ни калган инде сиңа, дим, кеше белән ачуланышып... Үз җирең булса иде...
Моңа кадәр тик кенә, сабыр гына ашап утырган /Миннур карт карчыгына җавап бирергә уйлады. Дөресе ул, карчыгына түгел, ә читләтеп кенә булса да, Шәрифуллага җавап бирергә тели иде:
— Кем җире соң ул, карчык, ә? Колхоз җире. Ә колхоз кемнеке? Колхоз — синеке дә, минеке дә, Шәрифулланыкы да һәм бөтен авылныкы. Әйтик, менә бит ул ничек.
— Тукта әле, Миннур абзый,— диде Шәрифулла ашый-ашын. — Нәрсәң бар синең колхозда? Эшләсәң аласың, эшләмәсәң — юк, бары шул гына...
Миннур карт, ашавыннан туктап, күзләрен кыса төшеп, ана төбәп карап торды һәм сабыр гына җавап бирде:
— Менә нәрсәдә икән безнең бәхәс! Менә нәрсәдә икән! Колхозда минем нәрсәм бар дисенме? Колхозда минем үземнең, улларымның һәм бөтен семьямның манган тирләре бар. Әйтик, алай гына түгел, бу колхозда минем улларымның каны да бар.
— Улларыңның каны?
— Әйе, улларымның каны. Колхоз төзелгән елларда кулаклар кемне кададылар? Минем улымны кададылар. Әле ярый, духтырларга рәхмәт, алар саклап алып калдылар.
— Анысы дөрес.
— Дөресме?—диде Миннур карт, бераз рухлана төшеп, һәм шуның белән ул бөтен эшне харап итте:— Анысы дөрес булса, син алайса монысын да тыңла: улларым минем шушы колхоз өчен җаннарын да кызганмадылар. Алар шуның өчен тырыштылар, шуның өчен дошманга каршы сугыштылар һәм шуның өчен үлделәр дә. Ә син, колхозда минем бернәрсәм дә юк, димәкче буласың. Инде хәзер сине һәм синең улларыңны алып карыйк...
Миннур картка аның улларын телгә алырга туры килмәде, Шәрифулла кинәт, кашыгын бер читкә ыргытып, кызып, урыннан торды.
— Улларың, улларың! Синең генә улларың! — диде ул, тавышы белән тәрәзә пыялаларын дерелдәтеп.— Синең генә улларың үлгән! Башкаларныкы үлмәгән! Нигә син аны миңа кадап әйтәсең! Әгәр минем улларым үлмәгән икән, мин гаепле-мени аңа? Заводта мин тотып калдыммыни алармы?
Миннур карт 85
Сугыш вакытында, хәтта сугыш беткәч тә, авылның кайбер кешеләре, бигрәк тә фронтта ирләре үлгән хатын-кызлар, бу мәсьәләдә Шәрифулланың. бөтенләй теңкәсенә тигәннәр иде. Улларына, алариыи. кайдадыр шәһәрдә торып, исән-сау калуларына бәйләнешле сүзләрне, төртеп әйтүләрне (гәрчә ул аларның нсән калуларына чамасыз шатланса да) тыныч кына тыңлый алмый иде инде ул. Миннур картка аның болай да тырпа юы көчле иде, шуның. өстенә аның да төртеп әйтергә теләве (ул шулай дип уйлады) аны урыныннан сикереп торырга мәҗбүр итте.
— Каннары бар!.. Маңгай тирләре тамган!.. Әй мескен кыяр каравылчысы, — диде ул, үзен-үзе / туктата алмыйча кычкырып һәм явыз мыскыллап, — башыңда бераз акылың булса, син шуны уйлап кара, кемнең маңгай тире күбрәк тамган, кемнең хезмәт көне күбрәк: синеңме, минемме?
Бусы инде Миннур картның иң әрнүле җире иде. Юк, ул кыяр каравылчысы булган өчен әрнеми, хурланмый, — ул аны, намус беләи үтәгәнгә, мактаулы эш итеп саный иде,— ә күз алдында хаклыкның, дөреслекнең, турылыкның, кумёлеп калуына әрни һәм бөтен йөрәге белән борчыла иде. Шушы кинәт бәреп чыккан әрнү аңа, карчыгының үгетләвем, ялынып, аларны тынычланырга чакыруын да ишеттермәде. Хәер, Шәрифулланың та-вышы белән инде Зифа карчык бөтенләй миңгерәп калган иде.
— Хезмәт көне! — диде Миннур карт, үзе дә кыза төшеп. — Хезмәт көне ул, бил бөгеп, маңгай тире агызып эшләгәндә генә хезмәт көне! Шул чагында гына ул изге, кадерле! Әйтик, әгәр аны берәү эшләми генә яисә аннан-мон- нан эшләп кенә ала икән, ул инде авылдашыңның, күршеңнексн, кар- дәшеңнекен урлау. Ятимнәр хакын ашау. Амбардан урлау белән бер ул. Юк, ул аннан да яманрак. Әй-тик, амбар ватып урлаганда, бер генә кеше газап чигә, бер генә кеше әрни, ә монда бөтен колхоз газап чигә, бөтен колхоз әрни...
Шәрифулла Миннур карт янына ук килде һәм, аңа таба омтылып, гыжылдап,
— Ә синеңчә ничек, мин эшләми аламмы әллә? — диде.
Миннур карт бары дөресне генә ярата иде:
— Әйе, син күбесен эшләмичә аласың! Син юллар төзү бригадиры булып саналасың безнен. Ләкин юл төзәтергә онытканда бер генә чыгасың, ә сиңа һәр алла бирмсиг көнең өчен ике хезмәт көне язып киләләр. Я, башыңда бераз акылың булса, син шуны уйлап кара, — диде ул, аның үз сүзләрен кабатлап, — кемнең хезмәт көнендә маңгай тире күбрәк?.. Кемнең хезмәт көне изге?.. Синекеме, минекеме?..
— Шулаймыни!? — диде Шәрифулла. — Шулаймыни!?.
Аның Миннур картка сугып җибәрәсе килә иде. Яшьтән үк ул сугышырга ярата иде, ләкин дөреслекне күзгә карап әйтеп торган бу аксакаллы картка ничек сугарга кирәк, ничек аның моңа кулы күтәрелсен! Ә ачу йөрәкне кыса, суларга ирек бирми, укмашып, бугазга тыгыла, ташып чыгарга, шартларга ашкына. Ачуны нәрсәдән булса да алырга кирәк.
— Ә шулаймыни!?. Син, бәлки, минем маңгай тирем менә бу кирпечләрдә дә юк диярсең. Алай булса, менә кара! — диде ул, бик нык ачуланып, һәм, кинәт борылып, мич янына очып барды, таза аягы белән аңа өч тапкыр каты итеп типте. ’ Балчцгы кибеп җитмәгән мич дөбер-шатыр килеп, идәнгә ишелеп төште.
Зифа карчык, моны күреп, хәлсезләнеп, кинәт сәкегә утырды, Шәрифулланың учы да, атасының шундый кызуына гаҗәпләнеп, авызын ачып, катып калды, ә Миннур карт исә, нәрсә эшләргә һәм нәрсә әйтергә белмичә, бармакларын тыр«
86
пантып, кулларын иңбашларына кадәр күтәрде. Бу минутта аның күзләре, түгәрәкләнеп, зур булып ачылган, муен тамырлары бүртеп чыккан иде, — ул хәзер очарга омтылып та, оча алмый торган, оясы туздырылган һәм канатлары кае-рылган хәлсез карт бөркеткә ошый иде.
— Син моның өчен үкенерсең әле... Газабын чигәрсең әле...—диде ул көч-хәл белән.
Канәгатьләнү тапкан Шәрифулланың инде ачуы басылып килә иде, шулай да ул, күренеш өчен генә булса да, ишелгән кирпечләргә тагын бер тапкыр тибеп куйды.
— Син миңе суд белән куркыт- макчы буласыңмы?.. Халык суды белән?.. Таптың куркытырга!..
— Юк, халык суды белән түгел... Карт башым белән суд алдына барып басмам, юк. Сине җаның, үз җаның хөкем итәр... Әрнерсең әле син. Аннан да көчле һәм шәфкатьсез суд юк сиңа... Әйтик, син Шә-рифулла дус, үзеңнең балаларыңнан сорап кара: алар заводта кем өчен эшлиләр икән? Үзләре өчен генәме икән, әллә шулай ук ил өчен, колхоз өчендәме икә!р Син шуны аңла: аларның маңгай тире дә бар безнең колхозда, әйе, аларның маңгай тире дә. Ә сип коега төкерәсең, үзең шуның суын эчә-сең...
Шәрифулла, коралларын күтәреп, улын ияртеп, чыгып китте, өй эчендә таралган, чәчелгән кирпечләр, идән тулы чүп-чар, сүнгән, салкын тимер мич һәм, нишләргә белмичә, аптырап басып торган карт белән карчык кына калды, һәм тирән тынлык урнашты.
Бераздан соң гына Зифа карчык картын орышырга кереште.
— Син, карчык, мине орышма, — диде ул аңа тыныч кына, —: туры әйткән туганга ярамаса да, ул кайчан булса да бер максатка барып җитә. Дөрес сүз таш яра. Әйтик, син менә нәрсәгә шатлан: әле яхшы, килен өйдә булмады. Әгәр ул
Афзал Шаиоа
өйдә булса, кисәү белән я аның башын ярган, ятагын бер аягын бәреп сындырган булыр иде. Аннары йөр сип суд юлында... Болай ул гаепле булып калды, ә без түгел. Менә хикмәт нәрсәдә... Ул үкенәчәк әле моның өчен. Бу эш әле аның йөрәген тырнаячак. Ир кеше эшс түгел бу. Ә ул ир кеше...
Бераздан килен кайтты. Ул, мичнең ишелгәнлеген күргәч, бөтенләй аптырап калды, ә инде аның ничек ишелгәнлеген белгәч, кинәт кызып, ачуланып, тиз генә ишеккә таба китте. Миннур карт аны күзәтеп тора иде.
— Тукта, килен, кая барасың?—- диде ул аңа.
Килен инде ишек тоткасына кулын сузган иде, ләкин ул, кайнатасының сүзен ишетеп, аңа таба борылды:
— Кая булсын, авыл советына. Нәрсә ул, чатан шәйтан, безне мыскыллый. «Кем дип белә ул безне?.. Әллә ул бг?не яклаучылар юк дип беләме икән?.. Совет законын оныткан ахыры ул...
Карт аңа аркылы төште.
— Син, килен, ашыкма, ашыгып файда юк, — диде ул аңа. — Кирәк икән, мин үзем дә барырмын. Сил шуны онытма: әйтик, әгәр моны кеше ишетсә, Шәрифулладан гына түгел, бездән дә көләчәкләр. Менә нәрсә. Ә Шәрифулла ул үзе киләчәк, килмичә булдыра алмый ул...
Килен, никадәр генә кызу һәм дуамал булуына карамастан, кайнатасының сүзен тыңлый иде. Бу юлы да ул аңа буйсынды һәм, киемнәрен алмаштырганнан соң, идәндә таралып яткан кирпечләрне җыеш-тырырга кереште.
Миннур картның, топмыш тәҗрибәсе зур иде һәм ул кешеләрнең психологиясен яхшы белә, аңлый иде. Ул, булып үткән вакыйганы бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап, тикшереп чыкканнан соң; Шәрифулланың бүген, бүген булмаса иртәгә, яисә берсе көнгә кире әйләнеп ки-ләчәгенә, мичне төзәтәчәгенә, кил
Миннур карт 87
гәндә дә җиңүче булып түгел, ә җиңелүче булып киләчәгенә ышанды.
Миннур картның көткәне дөрес булып чыкты., Иртәгесен бик иртә, әле алар йокыдан торганчы ук тәрәзәне шакылдаттылар. Миннур карт уянган иде инде. Ул, кар ша- гырдатың, аксый - аксый килгән таныш аяк тавышын һәм тәрәзәне кыюсыз гына шакылдатканнарын ишеткәч, иркенләп сулап җибәрде.
Берничә минут үткәч, ишектән әйберләрен күтәреп һәм улын ияртеп, Шәрифулла килеп керде, әкрен генә сәлам бирде. Аның тавышында бераз төчелек, ә сүрән ут яктысында ялтырап күренгән кара тутлы йөзендә уңайсызлану һәм гафу үтенгәнсыман кыяфәт бар иде. Миннур карт моны шунда ук сизеп алды:
— Әйдүк, Шәрифулла дус! — диде ул эчкерсез ягымлы тавыш белән.— Хуш киләсез!
Шәрифулла ,бик тиз генә эшенә тотынды һәм мичне чыгарып бетергәнче үзен гаепле кеше кебек хис итеп йөрде. Бу юлы инде ул Зифа карчыкның кәефен табарга, аңа ошарга тырыша һәм вакыт-вакыт аңа мактау сүзләре дә әйткәләп ала иде. Зифа карчык моны сизә һәм дөньяда шундый яхшы мөнәсәбәтнең барлыгына, ул мөнәсәбәтнең канатландыргыч көченә, бигрәк тә, тыштан каты күңелле, тупас, дорфа булып күренгән кешеләрнең дә күңелләрендә, йөрәкләрендә яхшылык дип атала торган, үз гаебен аңларга, төшенергә мөмкинлек бирә торган бер мөкатдәс нәрсәнең ятуына шатлана иде. Төнне тирән моңсулык һәм яшерен күз яше белән үткәргәннән соң туган бу кечкенә шатлык Зифа карчыкны канатландырырга җитә калган, ул, кичәге барлык урынсыз үпкәләтүләрне, хәтер калдыруларны оны-тып, Шәрифулла тирәсендә яңадан орчык шикелле бөтерелеп йөри иде.
Кичкә таба мич салынып бетте. Аны шунда ук ягып карадылар. Ул бик яхшы суыра иде һәм, аз гына ягуга карамастан, сизелерлек җылына да башлады.
Шәрифулла бу мичне үзенең бөтен осталыгын салып чыгарган һәм Зифа карчыкка, комган белән су җылытыр өчен, түгәрәкләп китереп, матур гына, җыйнак кына итеп куыш ясаган, кучкарны да, искесе шикелле гади итеп түгел, ә нәфис итеп, сырлап эшләгән иде. Ул, мичнең бөтен эшен тәмам иткәннән соң, бер читкәрәк кител, үз эшенә үзе сокланып карап торды, аннары:
— Берүк күп итеп якмагыз, әк- рен-әкрен кипсен, шулай яхшы була ул, — дип киңәш итте.
Бу юлы аның көр, калын тавышы да Зифа карчыкка йомшак, ягымлы булып тоела һәм ул аның күңеленә тынычландыргыч тәэсир итә иде.
Шәрифулла, әйберләрен алып, китәргә җыена башлады, ләкин Миннур карт' аны бу уеннан шунда ук кайтарды:
— Юк, Шәрифулла дус, китмисең әле син. Бергә утырып, сөйлә- шә-сөпләшә, бик рәхәтләнеп аш ашыйбыз әле. ♦
Килен бик тиз генә түр ягын җыеп, хәтта юып ук чыгарды. Сәкегә яңадан җәймә җәелде, буы чыгып торган, бөтен өй эчен тәмле, ләззәтле ис белән тутырган аш китереп утыртылды. Миннур карт, аякларын салмыйча гына, сәке буена, Шәрифулла белән улы югарыга, киез өстенә, ә Зифа карчык, һәрвакыттагы гадәтенчә, гөрләп каинам торган самовар янына урнашты.
Ашны бер-ике капканнан соң, Миннур карт, урыныннан торып,- мыштым гына өйалдына чыгып китте һәм аннан шунда ук, ярым көлемсерәп, ярым җитди кыяфәт белән кире әйләнеп керде:
— Я әле, карчык, шкафтан теге вак стаканнарны алып бир әле монда, — диде һәм үзе, җиң эченнән бер шешә чыгарып, аның авызындагы сургучны коярга кереште. Аннары ул аның эчендәге нәрсәне бик зур гаделлек ’ белән, тигез иТеп,
Афзал Шамое
ашыкмый гына ике стаканга салды һәм шешә эчендә калган элешенә тәҗрибәле күзе белән карап алды.
— Я тот әле, Шәрифулла дус, — диде ул, стаканнарның берсен аңа сузып. — Күтәрик әле.
Шәрифулла:
— Зифа абыстайдан оят булыр бит, болай ярамас бит, — дип бераз назлана-назлана стаканны кулына алды һәм бөтенләй дусларча, ягымлы итеп өстәп куйды: — Әйдә бул- маса, бер чүкәшик әле. Миннур абзый. Дуслык өчен булсын, барлык үпкәләрне шушы каһәр нәрсә белән юып ташлыйк.
Зифа карчык, моны ишетеп, шат-лыгыннан кеткелдәп көлеп җибәрде:
— һәй, рәхмәт яугырлары, күптән шулай кирәк иде!.. Дөньяда шулай кызык бит ул... Ике килми бит ул, рәхмәт яугырлары!.. — һәм үзе шунда ук, карчыкларча вак-вак атлап, ашыгып, өйалдына чыгып китте.
Ул аннан бик кадерле кунак өчен генә хәзерләп куйган әлү кагын, пыяла савыты белән балын һәм кызыл корт белән аралашты- рылган маен алып кергәндә, Миннур карт белән Шәрифулла, ашый-ашый, дусларча тыныч кына сөйләшәләр иде. Алар бүген, көн буенча, кичәге вакыйга турында ләм-мим дип бер сүз әйтмәделәр, әйтерссн, ул күңелсез вакыйга булмаган, мич ишелмәгән, кирпечләр туздырып ташланмаган иде. Бары тик аш ахырында гына, шешә зчеидәге ак нәрсә тәмам бушатылгач кына, Шәрифулла ул вакыйганы исенә алып үтте.
— Беләсеңме, Миннур абзый, мин ни өчен бүген таң белән ук килдем? — диде ул. — Курыкканга, оялганга дип уйлама син тагы. Юк. Ә менә ни өчен: дөреслек бит синең якта, Миннур абзый. Син миннән көлмә, яшерәсем килми минем. Аннары син минем улларым турында да бик дөрес сүзләр әйттең. Чыннан да, шулай бит ул. Алар да ил өчен эшлиләр бит. Әгәралаэ заводта тырышып эшләмәгән булсалар, синең улларың фронтта арысланнардай сугышмасалар, ә без, колхозчылар, колхоз милксн әрәм-шәрәм итеп, туздырып бетерсәк, җиңә алмаган булыр идек бит без ул бәдбәхет дошманны. Шулай бит?
— Шулай, — диде Миннур карт, уйланып, — шулай. Бик дөрес әйтәсең, хак сүз бу... Ә син ничек уйлыйсың: әйтик, бу шайтан суын ни өчен куйдым мин сиңа? Мич чыгарган өченме? Юк. Мич өчен мин сиңа акча түлим. Мин моны синең эч-керсезлегең, дөреслекне аңлавың өчен куйдым. Менә нәрсә, Шәрифулла дус, — диде һәм, ана таба карап, мут кына көлеп җибәрде. Бу минутта инде Шәрифулла да, аңа карап, дусларча елмая иде.
Миннур карт сүзен дәвам иттерде. Аның теле бик аз гына көрмәкләнгән һәм, күңелендәге изге ниятне чагылдырып, күзенә яшь килгән иде.
— Аннары син, Шәрифулла дус, шуны да белеп кит. Улларыңның исән булуына шатланам гына мин. Әйтик, берәү дә үлмәсен иде, барысы да исән калсын иде. Нишлисең бит, безнең ихтыярда түгел шул ул. Үлемне аны сайлап бирмиләр, үлем ул үзе кешеләрне сайлап ала...
Алар шулай, дусларча матур итеп, озак сөйләшеп утырдылар. Килен самоварны яңадан бер мәртәбә яңартты, тагыи чынаякларга кайнар чәй ясалды. Бу кичтә, тәрәзәләре бәс белән капланган бу кечкенә өйдә, яңа гына салынган мичтән кибеп барган дымлы балчык исе аңкый һәм йомшак кына җылы бәреп тора иде, ә саргылт нур сибеп янган бишле лампа яктысында, сәке әйләнәсендә түгәрәкләнеп утырган бу эчкерсез гади кешеләрнең күңелләрендә кинәт туган шатлык һәм тупас йөрәкләрне дә йом-шартырлык гаҗәеп бор җылылык бар иде.