Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУДОЖНИК МОРТАЗА АБДУЛЛИН


Шушы елның өченче ноябренда, бик
озак һәм каты авырудан соң, художник
Мортаза Абдуллин үлде.
Мортаза Д4остафа улы Абдуллин 1910
елда Башкортстанның Эстәр- летамак
шәһәрендә туа. Балалык вакытын ул
Ашказар, Агыйдел буйларында үткәрә.
Җырларда макталып җырланган бу
искиткеч, сокландыргыч матур җирләрне
мәрхүм күңеле түрендә, яшьлегенең һич
онытылмас якты хатирәсе итеп, соңгы
көннәренә кадәр саклап йөртә.
Мортаза 1925 елны Казанга килә һәм
Художество техникумына укырга керә.
1930 елда техникумны тәмам иткәннән
соң, белемен һәм һөнәрен үстерү өчен,
Ленинградка, Художестволар Академия-
сенә китә. Анда укып, театр художнигы
исемен ала һәм 1934 елны кире Казанга
кайта.
1934 елдан алып 1939 елга кадәр ул
Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт
Академия театрының баш художнигы
булып эшли. 1939 елны Татар Дәүләт
опера һәм балет театры оештырылгач,
аның да баш художнигы була һәм беренче
татар операларын декорация, җиһаз, кием-
салым ягыннан формалаштырып сәхнәгә
куяЛ
Мортаза Абдуллин, үз эшен чын
күңеленнән яраткан, үз карашларында
гаять принципиаль сызыкта торган бер
кеше буларак, безнең театрда
художникның ролен, техник үтәүче
булудан, спектакльне иҗат итүче
дәрәҗәсенә күтәрә. Театр сәнгате —
коллектив иҗат сәнгате ул. Мортаза менә
шуны яхшы аңлап, художниклык эшен
эзлекле рәвештә актер, режиссер,
композитор белән беррәттән, спектакльне
тудыручы иҗатчы итеп куя. Шуңа күрә дә
ул әүвәл иҗат итүгә омтыла, үз акылы
белән һәр конкрет спектакльнең идея
эчтәлеген аңларга, шул эчтәлектән чыгып,
аның сәхнә оформлениесен табарга, бу
оформлениене, бөтен осталыгын
салып, югары художество сыйфатлы
итәргә тырыша. Нәтиҗәдә аның
оформлениеләре пьесаның вакый- гасенә
лаек рәвештә бәйләнеп, спектакль дигән
бөтен бер ансамбльнең органик өлеше
булып туалар иде. Шул ук вакытта ул
татар театрының декоратив оформление-
сенә бик әһәмиятле яңалыклар да кертә.
ТДАТ да иптәш Абдуллин
оформлениессндә барган «Ташкыннар»,
«Шәмсекамәр», «Таш кунак», «Урманда»,
опера театрында — «Качкын» һ. б.
спектакльләр аның күренекле хезмәтләре”
булып саналалар. Гомумән Мортаза
Абдуллин, художник буларак, реализм
принципларында нык торган, ләкин шул
ук вакытта һаман эзләнүче, һаман яңа
формалар, яңа чаралар табарга
тырышучы, туктаусыз иҗат уты белән
янучы тынгысыз кеше иде.
Мортаза зур теләк һәм планнар белән
1940 нчы елны Москвага китә. Бөек Ватан
сугышы елларында ул, күп миллионнар
белән беррәттән, солдат була һәм үз һөнәре
буенча Фрүнзе i Академиясендә художник
булып эшли. Авырып, армия хезмәтеннән
азат ителгәннән соң, 1945 елның җәендә,
Фәннәр Академиясенең 225 еллык
юбилеен үткәрүгә хәзерлек эше буенча зур
җаваплы заказлар үти. Ләкин озакламый
ул яңадан аяктан егыла һәм, бәхетсезлеккә
каршы, шул ятуыннжн инде тора алмый.
Талантлы художник Мортаза
Абдуллиның үлеме безнең сәнгатебез өчен
бик зур югалту. Мәрхүмнең яхшы күңелле,
үткер акыллы, зур ихтыярга ия булган һәм
бетмәс энергия белән януы сизелеп торган
якты образы аны якыннан белгән
кешеләрнең хәтерләрендә озак сакланыр.
Т. Гыйззәт, III. Сарымсаков, Р.
Ишморат, Ә. Фәйзи, Ә. Еники, Ә.
Ишмаметов.