Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЗГЕ РУС БАҺАДИРЫ САВЕЛИЙ

Н. НЕКРАСОВ

(«Русь илендә яшәү кемгә яхшы» әсәренеп «Крестьянка» исемле өчен- че өлешенең III бүлеге)
«Егерме ел алынмаган Бик зур чәче — ялы белән» Бик зур сакалы белән Бабай аюга ошаган, Бигрәк тә урман эченнән Чыккан чакта бөкрәеп. Башта мин бик курка идем, Тәбәнәк өй ишегеннән Ул кергәндә: ә турайса? Тик турая алмый бабай. Сөйлиләр, аңар, диләр, Иөз яшь тулып үткән инде. Бабай яши аерым өйдә, Гаиләне бик яратмый, Җибәрми үз янына. Гаиләдә сукраналар, «Кләймәле, каторжан» дип Сүгә аны үз улы.
Савелий һич ачуланмый, Бүлмәсенә кереп китә, Төрле дога укып утыра, Кинәт көлеп әйтеп куя: «Кләймәле, тик кол түгел!»... Ачуын бик китерсәләр, Шаяра ул: «карагыз, — ди — Яучы килә!» Каен сеңелем Йөгереп бара тәрәзәгә: Яучы түгел — теләнче! Кургашын төймәдәм бабай Егерме тиен ясаган һәм ыргыткан идәнгә — Эләккән моңар кайнатай. Кабактан ул исереп түгел, Кыйналып кайтып килде. Кичке ашта суз дәшмиләр: Кайиатайның каш ярылган, Бабайның йөзе елмая, Салават күпере күк. Яздан алып, көз үткәнче
Бабай җиләк, гөмбә җыя, Тырышып капкын куя Төрле-төрле киек кошка. Ә кош көне үз-үзенә Мич башында сөйләнә. Бар аның яраткан сүзләре, Һәм аларны әйтә бабай Сәгатенә тик берне».
«һәлак булганнар... беткәннәр...»
«Эх, сез, сугышчы — Аниклар! Сезгә картлар һәм хатыннар Белән тик сугышырга!» «Сабрың җитмәде — беттең, Артып китсә дә — беттең!» «Эх, син нужалы изге рус Баһадирының язмышы!
Тунала гомер буе, Кайчакта үлем турында Уйланса — теге дөньяда Тамуг газабы көтә».
«Аңга килде Корежина, Өстә! Өстә! Өстә! — ди...»
Тагын бик куп! Онытканмын... 'Кайнатай дулый башласа, Йөгерә идем мин аңар. Бикләнәбез. Мин эш эшлим. Дема, карт алмагачның Очындагы алма төсле, Матурланып, алланып, Бабай җилкәсендә утыра...
Бабайдан сорыйм беркөн: — Нигә сиңа каторжан дип. Кләймәле дип әйтәләр.
Н. Некрасов шигырьләре 45
— Мин каторжан идем шул.
— Синме, бабай?
— Мин, кызыем!
Фогель дигән бер немецны, Христиан Христианычны, Тереләтә күмдем мин...
— Булмас — ла! Бабай, келәсен!
— Юк, көлмим. Менә тыңла син! Сөйләп бирде барын да.
«Борын-борын заманнарда Без дә бариниыкы идек, Әмма ләкиң алпавытны һәм управитель немецны Белми идек ул чакта: Барщинага йөрми идек, Оброклар да бирми идек, Өч елга бер җибәрәбез, Теләгәндә тик шунда».
— Ничек алай, Савелыошка?
— Заманалары хәерле Иде шул чагында.
Бушка түгел, бер мәкаль бар Безнең, диләр, бу илләрне Өч ел шайтан эзләгән.
Тирә-якта карурманнар, Тирә-якта зур сазлыклар, Атлы үтә алмый безгә, Җәяүле җитә алмый!
Безнең барин Шалашников Кыргый хайван сукмагыннан — Хәрби иде — полкы белән Үтәргә тырышып карады, Чаңгысын кире борды!
Безгә полиция үзе Ел буе килә алмады, Шундый заманнар иде! Хәзер барин үз яныңда, Юлы дисәң — ашъяулыктай... Тьфу! Шайтан алгыры...
Безне борчыйлар иде тик Аюлар... Алар белән дә Ансат сөйләшә идек.
Бик зур пычак, сөңге тотып, Аюдан да куркынычрак, Мин барам яшерен сукмактан. Кычкырам: «Минем урман!» Тик бер тапкыр курыктым мин: Килеп бастым йоклап яткан Ана аю өстенә.
Качып китмәдем анда да, Сөңгене шундый кададым, Табадапя чебеш төсле Бөтерелә башлады ул,
Бер сәгать тә тормады! Шунда аркам чатнап китте, Сызлаштыра иде бераз, Үзем әле яшь чакта, Ә картайгач, бөгелде ул. /Мин ошыйм бит, Матренушка1 Зур кое колгасына?»
— Бер башлагач, сөйләп бетер! Я, кайгысыз яшәдегез, Шуннан соң нәрсә, бабай?
— Бер заманны Шалашников Яңа нәрсә уйлап тапкан, Безгә килә приказ: «Барырга!» Ә без бармадык, Кымшанмыйбыз, тын ятабыз Үзебезнең сазлыкта.
Ул елны бик коры иде, Безгә полиция килде, Без аңар бал, балык бирдек! Тагын да килеп җитте, Конвой белән җибәрәм, ди, Без аңар тиреләр бирдек! Өченче кат — берни юк! Кидек иске чаба ганы, Кидек ертык бүрекләрне, Тузып беткән чикмәнне — һәм кузгалды Корежина!.. Килдек... (губерна шәһәрендә Полкы белән Шалашников ) «Оброк!» — оброк юк! — дибез
— Игеннәр бер дә уңмады, Ауның да рәте булмады... «Оброк!» — оброк юк! — дибез. Ул сөйләшеп тә тормады.- «Эй, беренче перемена!»
һәм тотынды ярырга. Янчык безнең нык төйнәлгән! Шалашников та бик түзем: Телләр бәйләнә башлады, /Лиләр кузгалгандай булды — Ул һаман да суктыра!
Чыбык түгел, баһадирлар Күсәгедәй!.. Соң нишлисең? Кычкырабыз: туктап тор! Ыштырларны чиштек тә без, Ярты бүрек кәгазь акча Китереп бирдек барпнга.
Тынычланды Шалашников! Чамасыз ачы ниндидер Бер эчемлек китертте,' Үзе дә эчте чәкәшеп Җиңелгән Корёга белән: «Ну, ярый, бипелдегез! Юкса — билләһи — мин сезнең
Н. Некрасов шигырьләре
Тирегезне туный идем... Барабанга ярар иде — Полкка бүләк өчен! Ха-ха! ха-ха! ха-ха! ха-ха!» (Хахылтый — шәп әйтте, имеш): «Менә нинди барабан!»
Боегып кайтып барабыз... Имән төсле ике карт бар, Көләләр... Ай имәннәр! Итәккә теккән йөз сумлык Кәгазь акчаларны алар Алып кайталар өйгә! Терәделәр бит аякны: Без теләнчеләр, имеш! Уйладым мин шул чакта: Ярый! — димен — картлач җеннәр, Моннан соң һич туры килмәс Сезгә миннән көләргә!
Оят ич, чиркәүгә карап, Бүтәннәр дә ант иттеләр: «Тагын хурлыкка калмабыз, Үлгәнче суктырса да!»
Алпавытка ошап куйды Кореганың кәгазьләре, Ел саен чакра... суга...
Шәп суктыра Шалашников, Ләкин алган акчалары Әллә ни зурдан түгел: Зәгыйфь кешеләр бирешә, Ә көчлеләр ил өчен дип Барына да чыдыйлар. Мин дә артык сабыр итәм, Бер сүз дәшмим, уйлыйм үзем, «Күпме суксаң да, эт улы, Бар җанымны чыгармассың., Нәрсәдер калыр әле!» Шалашников ясак алгач, Китәбез — һәм, заставаны Үткәч, табыш бүләбез: «Ни хәтле акча калды бит! Дурак та син Шалашников!» Корега үз чиратында Бариннан көлә шулай! Менә нинди тәкәбберләр! Ә хәзер кундыр яңакка — Алпавытка, урядникка Актык тиенен илтә.
Без купсцтай яшәдек тә...
Матур җәйләр якынлаша, Язу көтәбез... килде ул...
Ә язуда шуны әйткән, Шалашников бер сугышта Варна янында үлгән. Кызгануын кызганмадык, Тик күңелгә кайгы төште: «Крестьян рәхәтләре, Ахыры, бетәр инде!» һәм чыннан да: һич булмагав Нәрсә уйлаган варисы: Бер немецны җибәргән.
Кара урманнар аркылы, Баткак сазлыклар аркылы Җәяүләп килде, мәлгун! Бер ялгызы: фуражка да Таяк, ә таяк эчендә Балык тотарга кармаклар. Башта ул бик юаш булды.- «Түләгез хәлдән килгәнен»
— Хәлдән килми берни дә! «Баринга хәбәр итәрмен», —
— Хәбәр ит!., һәм шулай бетте Бездә яши башлады;
Ашаганы балык күбрәк, Утыра ярда, кармак салып, Үзе шунда маңгаена Я борнына — шап та шап! Без көләбез: «Яратмыйсын Кореганың черкиләрен... Яратмыйсың, немчура?..» Су буенда йөри бирә, Кыргый тавыш белән көлеп, Мунча ләүкәсендә күк...
Малайлар һәм кызлар белән Дуслашты, йөри урманда... Юкка йөрмәгән икән!
«Түләргә хәлдән килмәсә, Эшләгез!» ди. — Әйтеп кара, Нинди эш ул? «Сазлыкның Әйләнәсен канау белән Уратыгыз... «ураттык без... «Инде урман кисегез...» — Бик яхшы! Урман кисәбез. Немчура күрсәтеп тора, Кайдан ничек кисәргә. Карыйбыз: юл килеп чыга! Юлны тазартып бетергәч, Кушты сазлык янына ул Шуннан агач ташырга. Кыскасы: без аңга килдек, Юлны инде эшләп беткәч: Немец безне утыртты!
Чыгып китте парат җигеп!
46
Н. Некрасов шигырьләре 47
Карыйбыз, китерә шәһәрдән Савыт-саба, түшәкләр, Каяндыр килеп чыктылар Ялан аяклы немецның Хатыны, балалары. Аш-суга чакыра башлады Исправникны, властьларны, Өе тулы кунаклар! *
Кнлде шунда чын каторга Корега мужикларына — Хәерчегә калдырды!
Ә кыйный... Нәкъ Шалашников! Тик ансы беркатлы иде: Ташлана бар көче белән, - Уйлыйсың: үтерә бу!
Акчаңны бир, читкә ава Нәкъ менә эт колагында Күбенгән урман бете! Немец — үлгәнче җибәрми, Хәерчегә калдырганчы Китми ул, имә һаман!»
— Ничек чыдадыгыз, бабай?
— «Шуңар күрә без чыдадык3 Чөнки без — баһадирлар.
Рус баһадирлыгы шунда.
Син уйлыйсың, Матренушка, Мужик — баһадир түгел? Тормышы гаскәрдә түгел, Үлеме сугышта түгел, Ә үзе ул — баһадир!
Аның куллары зынҗырлы, Аяклар тимер богаулы, Аркасы... Кара урманнар Үткән аннан — сынган алар. Күкрәге? Ильяс пәйгамбәр Дөбер-шатыр йөри анда Утлы файтонга утырып... һаман чыдый баһадир!
Сыгыла ул, үзе сынмый, Сынмый да ул, аумый да ул... Баһадир түгелмени?»
— Шаяртасың син, бабакай! Дидем аңар. — Әгәр булса Андый куәтле баһадир, Тычканнар бетерер ашап!
— «Белмим анысын, Матренушка Коточкыч зур авырлыкны Күтәрүен күтәрде ул,
Үзе билдән җиргә батты
Көчәнүдән! Битләреннән Яшь түгел — каннар ага! Белмим, очына чыга алмыйм: ' Нәрсә булыр? Алла белә!
Үз турымда болай дим: Кышкы буран улаганда, Карт сөякләр сызлаганда, Яттым мин мич башында; Ята идем, уйлый идем: Көчем минем, кая киттең? Нәрсәгә син ярадың?
— Чыбык һәм таяк астында Вакка-төяккә беттең!»
— Ә соң немец, бабакаем?
— «Немец хуҗалык итсә дә, Безнең үткер балталар Вакытлыча ятканнар!
Унсигез ел без чыдадык. Фабрика салдырды немец, Кое казырга кушты. Тугыз кеше казый идек, Төшкә хәтле эшләдек без, Ашап алырга кирәк. Немец килә: «Бары шулмы?» һәм тотына ул үзенчә, Ашыкмыйча, әрләргә. Ач килеш басып торабыз, Ә немец тик безне сүгә, Юеш балчыкны чокырга Аяк белән типкәли.
Чокыр инде шактый иде... Ничектер мин җиңел генә Төрттем аны җилкә белән, Аннан тагын берәү төртте, Тагын берәү... Кысылыштык... Чокыр ике адымда... Бер генә сүз дә әйтмәдек, Карамадык бер-беребезнең Күзенә... барыбыз да Христьян Христианычны Сак кына һаман этәбез Чокыр читенә табан... Немец бух итте чокырга, Кычкыра: бау! — ди, баскыч! — дя Без аңар җавап кайтардык Нәкъ тугыз көрәк белән. «Өстә!» дип мин бер сүз әйттем, —
Рус халкы сүз белән ул Дусрак эшләүчән була’ — «Өстә! Өстә!» Әй өстәдек, Чокыр, әйтерсең булмаган —
48 Н. Некрасов шигырьләр
Җир белән тигезләнде!
Шуннан без карашып куйдык...»
Бабай туктады сүзеннән.
— Шуннан соң?
— «Анысы яман:
Кабак... Острог Буй-городта, Шунда мин язу өйрәндем, Эшебез каралганда.
Каралып бетте: каторга һәм башта камчы сугарга; Сугу дисәң хәтере калыр, Начар сугалар анда!
Аннан... Каторгадан качтым...
Тоттылар! Моның өчен дә Баштан сыйпамадылар. Заводларның башлыклары Бөтен Себердә дан тота — Сугарга өйрәнгәннәр.
Шалашников тагы да каты Суга иде — йөз чытмадым Завод сугуына мин.
Остасы иде сугуның!
Тиремне ул шундый итте, Йөз ел тузмыйча йөри.
Э тормыш җиңел булмады. Егерме еллап каторга,
Егерме еллап чит җирдә1 Бераз акча җыйнадым, Патша манифесты белән Яңадан мин илгә кайттым, Менә шушы өйне салдым һәм күптән шунда торам. Акчам бетмәс борын бар да Ярата иде бабайны, Хәзер күзгә төкерәләр! Эх! Сез, сугышчы — Аниклар! Сезгә картлар һәм хатыннар Белән тик сугышырга...»
Савелийның сүзе тәмам...
— «Шуннан соң? диде юлчылар: Сөйләп бетерче, хозяйка, Тормышыңны үзеңнең!»
— «Сөйләп бетерү кызык түгел, Бер бәлане ходай алды: Үләттән үлде Ситников,— Яңасы килеп җитте».
«Өстә!» диделәр юлчылар (Бу сүз аларга ошады) һәм эчеп җибәрделәр...
(171
РУСЬ
(«Русь илендә яшәү кемгә яхшы» әсәреннән)
Син һәм бик ярлы да, Син һәм бик байсың да, Син һәм бик көчсез дә, Син һәм кодрәтле дә Анабыз — Русь!
Коллыкта котылган Ирекле йөрәге — Алтын ул. алтын ул Халыкның йөрәге! Халыкның көчләре Куәтле, кодрәтле —
Саф вөҗдан — ул керсез — һәм хаклык — үлемсез!
Көч белән хаксызлык Сыймыйлар бер җиргә, Ч а к I я р гл ы й х а кс ы з л ы к Корбаннар бирергә —
Каторгадан сон, өйгә кайтырга рөхсәт ятелчичә, читтә яшәү (поселение) мәгънәсендә. Тәрҗ.
Русь бер дә селкенми, Әйтерсең — үлгәндер! Ә яшерен чаткысы Кабынып китсә бер —
Уятмый — тордылар, Чакырмый килделәр: Тик берәр бөртектән Тау-бодай өйделәр!
Исәпсез-хисапсыз
Зур гаскәр кузгала!
Җимерелмәс көчне ул Күрсәтер дөньяга!
Син һәм бик ярлы да, Син һәм бик байсың да, Син һәм бик изелгән, Син көчле — көчледән, Анабыз — Русь.
J \т
Мәхмүд Максуд тәрҗемәләре