Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 29 ЕЛЛЫГЫ

А А. ЖДАНОВ

1946 елның 6 ноябренда
Москва Советының тантаналы утырышында ясалган доклад
Иптәшләр!
Бүген Советлар Союзының хезмәт ияләре илебездә Социалистик революциянең егерме тугыз еллыгын бәйрәм итәләр.
Үткән елны без бөек бәйрәмебезне башта немец фашистларын, аннары япон империалистларын тар- мар итү белән төгәлләнгән Ватан сугышын җиңүле төстә тәмамлагач ук бәйрәм иткән идек. 1945 ел тарихка фашизм һәм агрессия көчләрен совет халкының һәм азатлык сөюче башка халыкларның бөек җиңүе елы булып керде. 1946 ел сугыштан соңгы беренче ел булды. Совет халкы, фашист агрессорларга каршы үлем көрәшеннән җиңүче булып чыгып һәм тыныч хезмәткә кайтып, үзенең бөтен көчен сугышның авыр нәтиҗәләрен бетерүгә, социализмны тагын да ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерде. Бу бурычларны үтәү өчен көрәштә совет ке-шеләре, Ватан сугышы елларындагы кебек үк, көчләрен һәм хезмәтләрен кызганмыйлар һәм бөтен халык, бөтен дәүләт интересларын югары дәрәҗәдә аңлауларын күрсәтәләр. Совет халкы социалистик стройның какшамас көченә таянып, сугыштан соңгы кыенлыкларны фидакарь рәвештә җиңеп, безгә Ленин күрсәткән юл белән, безне иптәш Сталин алып бара торган юл белән уңышлы төстә бара. {Кул чабулар).
”. ' I
СУГЫШТАН СОҢГЫ БЕРЕНЧЕ ЕЛ
Үткән елны безнең совет иле тыныч социалистик үсешне яңадан башлады. Совет дәүләте халык хуҗалыгын тыныч вакыт шартларына һәм бурычларына' яраклаштырып үзгәртеп кора. Безнең бөтен эшебез иптәш Сталинның Совет дәүләтенең якындагы бурычлары турындагы күрсәтмәләрен үтәү билгесе астында бара. Иптәш Сталин болай ди-гг
ад8® ’ 25ТЫ
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ОРГАНЫ
Ns 11-12
1946 ЕЛ
УНДҮРТЕНЧЕ ЕЛ ЧЫГА
• ---' ------------------ ------------------------ <
Шык әдәби һәм иҗтимагый-политик журнал
РЕДАКЦИЯНЕҢ АДРЕСЫ: Казань. Баумана 19. Дом яечати, 4 »таж. комн К, телефон 33-46. Хатлар эчен. Казань, почтамт, почтой. яшнк 54. Редакция .Совет эдобиопя*.
4 ' ” ' * А. А. Ждано!
■ MUM ■ ■ I ■—,_________________________________________________ —тт. _тд_ - — _______________ _______________ -■- __________ ______ ___________________ __ м»м>тшк*мнанш |
де: «Без илебезгә дошман тарафын- нан ясалган яраларны иң кыска срокта төзәтергә һәм халык хуҗалыгы үсешенең сугышка кадәрге дәрәҗәсен кайтарырга, шуның белән бу дәрәҗәне якын арада шактый узып китәргә, халыкның ма-териаль хәлен күтәрергә һәм Совет дәүләтенең хәрби-экономик куәтен тагын да ныгытырга тиешбез».
Бу бурычларның җиңел түгеллеген безнең һәркайсыбыз аңлый. Немец-фашист илбасарлар сосет хуҗалыгына гаять зур зыян китерделәр. Фашист варварлар ун меңнәрчә промышленность предприятиеләрен, совхозларны, колхозларны һәм МТС ларны җимерделәр һәм яндырдылар, илебезнең көнбатыш өлешендә бөтен тимер юлларны җимерделәр. Фашистлар илнең тоташ районнарын бөлгенлеккә төшерделәр һәм далага әверелдерделәр, совет кешелә-ренең күп еллык тырыш хезмәтенең җимешләрен юк иттеләр, миллионнарча совет гражданнарын йорт- җирсез калдырдылар. Шул кадәр күп кешеләрнең чәчәктәй тормышларын алып киткән һәм шәһәрләргә, авылларга, промышленностька, транспортка һәм авыл хуҗалыгына тиңдәшсез зур бөлгенлекләр китергән үткән сугыш кебек сугышлар Ватаныбыз тарихында булганы юк иде әле. Теләсә нинди башка дәүләт, хәтта хәзерге заманның иң зур ка-питалистик дәүләте дә, шундый зыянга дучар булса, уннарча елга артка алып ташланыр иде һәм икенче дәрәҗәле державага әверелер иде. Ләкин Советлар Союзы бу хәлгә төшмәде. Советлар Союзы икенче бөтен дөнья сугышыннан нык һәм көчле булып чыкты. Капи-талистик дәүләтләрдән аермалы буларак, безнең илебез тыныч төзелешкә һичбер кризисларсыз яки тетрәнүләрсез күчте. Шул ук вакытта, мәгълүм ки, Америка Кушма Штатлары һәм Англия кебек дәү-ләтләр турында әйтеп тә тормастаи, икенче бөтен дөнья сугышы Гитлер Германиясенә каршы сугышкан илләрнең кайсына гына караганда да Советлар Союзына чиксез дәрәҗәдә зуррак зыян китерде. Америка Кушма Штатлары һәм Англия территорияләре дошман гаскәрләре оккупациясенә дучар булмадылар һәм шунлыктан алар алдында сугыштав соң халык хуҗалыгын торгызу бурычлары тормый. Шулай булуга да карамастан, сугыштан соңгы чо? бу илләрдә зур экономик һәм политик кризисларга бәйләнгән.
Капиталистик илләрдә сугыштав тыныч вакытка күчү базарның бия нык тараюын, производство дәрәҗәсенең кимүен, предприятиеләрнен ябылуын,, эшсезлекнең үсүен’ китереп чыгарды. Мәсәлән, мәгълүм ки, Америка Кушма Штатларында 1946 елны промышленность производствосы күләме, 1943 ел белән чагыштырганда, өчтән бер өлештәв артыгракка кимеде, ә эшсезләр саны, рәсми мәгълүматларга караганда, 3 миллион кешедән артып китте.
Безнең илебез мондый күренешләрне белми. Советлар Союзында сугыштан тынычлыкка күчү, шул уңай белән Совет Армиясенең шактый күп контингентларын демобилизацияләү, сугыш бюджетының өч тапкыр киметелүе, завод һәм фабрикаларны тыныч вакыт продукциясенә күчерү бездә фабрикалар һәм заводлар ябылуга, производствоның тараюына һәм эшсезлек киләп чыгуга китерми. Совет халкы, экономик кризис һәм эшсезлек килеп чыгудан курыкмыйча, ышанычлы рәвештә алга бара, чөнки ул хуҗалыкны оештыруның башка’ системасына, тагын да югарырак булган социалистик системага таяна, бу система кризисларны да, эшсезлек- не дә белми.
Ләкин бу, СССР ның халык ху-җалыгын сугыштан соң торгызу эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең һәм крестьяннарның гомуми эш өчен корбан бирүләреннән башка барырга мөмкин дигән сүз түгел. Җитди корбаннар бирми торып, сугышнын авыр мирасын — бөлгенлекне һәм җимереклекне бетерү һәм халык хуҗалыгын торгызу мөмкин түгеллекне күздә тотарга кирәк.
беек Октябрь Социалистик революциясенең 29 еллыгы 5
Ләкин бу корбаннарны капиталистик дәүләтләрдәге эшчеләр һәм хезмәткәрләр бирә торган гаять зур корбаннар белән һич тә тиңләштерү мөмкин түгел, чөнки капиталистлар сугыштан соңгы торгызу эшендә кайгыртуны үз өсләренә алмыйлар, барлык авырлыкларны эшчеләр, крестьяннар һәм хезмәткәрләр җилкәсенә генә төшерәләр. Бу авырлык-лар, барыннан да элек эшсезлекнең гаять дәрәҗәдә үсүеннән һәм миллионнарча эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең предприятиеләрдән чыгарып ташлануларыннан гыйбарәт.
Бездә эшсезлек юк һәм булмас. Бу безнең илебездәге эшчеләр һәм хезмәткәрләр өчен гаять зур җиңеллек бирә. Капитализмга хас булган производство анархиясе, — күтәрелеш чорларының һәм бөтен хуҗалык системасын нигезенә кадәр тетрәтүче, хезмәт ияләрендә иртәгәге көнгә даими ышанычсызлык тудыручы кризис чорларының чиратлашуларына китерә торган анархия бездә юк. Безнең хуҗалык тормышына халык хуҗалыгы планы белән юнәлеш бирелә.
Сугышка кадәрге тыныч төзелеш елларында Совет дәүләте безнең халык хуҗалыгын бердәм план буенча социалистик реконструкцияләүне тормышка ашырды. Сугыш елларында ул илнең барлык ресурсларын фронт ихтыяҗларына туплады. Шулай ук хәзер дә дә Совет дәүләте яңа бишьеллык план буенча СССР халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү эшләрен оештыра. СССР ны уңышлы үсеп бара торган социалистик держава итеп аякка бастырырга һәм тагын да алга җибәрергә тиеш булган бөек эшләрнең яңа бишьеллык планында һәрбер совет гражданины — ире һәм хатын-кызы — үз көчләренә, сәләтләренә һәм талантларына лаеклы урын табар. ул
Совет кешеләре дәүләтнең гомуми халык интересларын һәрнәрсәдән өстен куярга күнеккәннәр. Алар гомуми эшне үзләренең иң әһәмиятле эшләре дип санарга күнеккәннәр. Менә шуңа күрә дә совет халкы яңа бишьеллык планны үзе-нең чын тормыш интересларына җавап бирә торган сугышчан программа сыйфатында кабул итте. Миллионнарча кешеләрне иҗади хезмәт пафосы чолгап алды. Бишьеллык планны үтәү һәм арттырып үтәү өчен бөтен илдә социалистик ярыш җәелеп китте. Совет кешеләре, алга таба омтылып, халык ху-җалыгының һәм культураның барлык тармакларын тагын да күтәрү өчен яңа юллар һәм мөмкинлекләр эзләп табалар. СССР халыкларының сугыш сынауларында ныгыган һәм чыныккан дуслыгы тыныч шартларда халык хуҗалыгын һәм культураны күтәрүнең куәтле коралы булып тора.
Иптәш Сталин: «Совет кешеләре, коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, яңа бишьеллыкны үтәү өчен генә түгел, бәлки арттырып үтәү өчен дә көчләрен һәм хезмәтләрен кызганмаслар» диде.
Хәзер инде безнең юлбашчыбызның бу рухландыручы сүзләренең уңышлы рәвештә тормышка ашуын һәркем күрә.
Безнең халык хуҗалыгын торгызуның беренче нәтиҗәләре инде күз алдында. Дошман яралаган җир җанлана, торгызыла торган заводлар, фабрикалар, шахталар, колхозлар, совхозлар, мәктәпләр, вузлар һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре җимерекләрдән калкып чыгалар. Илебез, сугышка кадәрге бишь-еллыкларда төзелгән һәм хәзер көлдән һәм җимерекләрдән яңадан күтәрелеп килә торган предприятиеләрнең торгызылуын һәм эшкә кушылуын белеп, тирән канәгатьләнү хисе күрсәтә. Сталинград һәм Харьков трактор заводлары, Ростов авыл хуҗалыгы машиналары заводы, Нижний Свирь гидроэлектростанциясе, Акдиңгез — Балтик каналы һәм башка күп кенә зур предприятиеләр хәрәкәттәге пседприя- тнеләр сафына яңадан бастылар. Көньяк металлургия аякка баса, Константиновка, Макеевка заводларында һәм Дзержинский исемендәге заводта домналар хәрәкәткә
8 А. А. Жданл
китерелде. Торгызыла торган Днеп-рогэсны эшкә кушу срогы якынла- шып килә. Немецлар* тарафыннан бөтенләй җимерелгән Донбасс күмер чыгарудз сугышка кадәрге дәрәҗәгә килеп җитү юлы бепән ышанычлы рәвештә бара. Халык бу предприятиеләрнең торгызылуьш котлый, моңа үлемнән тергезелгәндәй итеп карый, чөнки ул аларпың фашист ерткычлар тарафыннан ни дәрәҗәдә җимерелгәнлеген һәм бу предприятиеләрнең данлыклы исемнәре Советлар Союзында хәрәкәттәге фабрикаларның һәм заводларның хезмәт батырлыклары белән бизәлгән матур исемлегендә яңадан балкулары өчен совет кешеләренең никадәр күп хезмәт кунганлыкла- рын белә.
Шул ук вакытта зур яңа төзелеш бара. Яңа машина төзелеше һәм металлургия заводлары корыла һәм бер өлеше инде эшли башлады, шахталар, электр станцияләре, тимер юллар, текстиль, химия һәм промышленностьның башка күп тармакларындагы предприятиеләр сафка кертелә. Халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү аны техник яктан яңадан коралландыру белән алып барыла. 1946 елның беренче өч кварталында гражданнар продукциясе буенча промышленностьның гомуми эшләп чыгарышы үткән елның шул ук чорына чагыштырганда 19 процентка үсте. Тимер юл транспортында шул ук вакыт эчендә тәүлегенә уртача йөк төяү 12 процентка үсте Немецлар оккупациясеннән зарарланган районнарда җимерелгән авылларны һәм шәһәрләрне, культура учреждениеләрен торгызу эше киң фронт булып җәелде.
Ләкин җимереклекләр күләмен һәм алда тора торган торгызу эшләре күләмен игътибарга алганда, болар барысы да әле беренче адымнар гына. Иптәш Сталин әйтә: «немец оккупантлар җимергән районнарны торгызу өчен алты-җиде ел кирәк булачак, әгәр күбрәк кирәк булмаса».
Үткән ел безнең илебездә тизлек белән алга бару өчен зур мөмкинлекләр барлыкны күрсәтте. Ләкин бишьеллык планны үтәү юлында безгә әле күп кенә кыенлыкларны җиңәргә кирәк булачак.
Халык хуҗалыгын сугыш рель-сларыннан тыныч үсеш рельсларына күчерү үзе үк инде экономик, оештыру һәм техник яктан күп кенә кыенлыклар тудыра. Шуның өстенә тагын безнең дәүләтебезнең булгаа кадәр производство базасыннан файдалану белән генә чикләнд алмавын, моннан тыш аның промышленность өчен дә, халык хуҗалы-гының барлык башка тармаклары өчен дә производство базасын торгызуны һәм үстерүне күздә тотуын исәпкә алсак, ул чагында бу бурычны үтәү өчен никадәр күп материал һәм акча тоту кирәк була-чагы аңлашылачак. Яңа бишьеллык план буенча халык хуҗалыгына үзәкләштерелгән капитал салулар гына да 259 миллиард сумнан артык булырга тиеш. Бу расходларны тәэмин итү өчен без хуҗалыкны алып баруның социалистик методларын, экономия режимын һәм ху-җалык исәбен ныгытырга һәм үстерергә, хуҗасызлыкны, күпертелгән штатларны, продукциянең үзеңә төшү бәясенең югары булуын кискенлек белән бетерергә һәм үзебезнең эчке ресурсларыбызны, барлык табыш туплау чыганакларын халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү ки-рәкләренә тупларга тиешбез.
Ленин һәм Сталин тарафыннан берничә тапкырлар телгә алынган экономия режимының кыска вакытлы кампания түгеллеген, бәлки социализмга хас булган хуҗалык итү методы икәнлеген безнең кайбер хуҗалыкчыларыбыз әле һаман да аңламыйлар. Совет кешеләре бу күрсәтмәләрне һәрвакыт исләрендә тотарга һәм үз эшләрендә аларны тайпылышсыз кулланырга тиешләр.
Шулай ук тыныч үсеш рельсларына күчү карточкалар системасын бетерүне һәм нормаль товар әйләнешенә кайтуны күздә тота. Зур сугыш алып барылганда һәм халык хуҗалыгын ватып, аңа берьяклы
’BICK Октябрь Социалистик революциясенең 29 еллыгы
хәрби характер гына бирергә һәм бәяләрнең күп төрле булуына барырга, фронттагы армияне тәртипле рәвештә тәэмин итү өчен тылда куллануны кыскартуга барырга туры килгәндә карточкалар системасы котылгысыз бәла була. Сугыш тәмам булгач һәм армия демобили- зацияләнгәч, карточкалар системасына ихтыяҗ бетә һәм бәяләрнең күп төрле булуы бәлагә әйләнә. Нормаль товар әйләнешенә, производствоны һәм куллануны һәрьяклап үстерүгә кире кайту өчен бу бәла алып ташланырга тиеш. Күп кенә өлкәләрдә корылык булу, дәүләтнең азык запаслары кимү карточкалар системасын бетерүне 1946 елдан 1947 елга күчерүне таләп итте. Шулай ук 1947 елны карточкалар системасын бетерү һәм бер-дәм бәяләр кертүгә шартлар тудыру өчен югары дәрәҗәдәге коммерция бәяләрен артык түбән булган паек бәяләренә якынайту максаты белән бик күп кенә кирәкле күчү чаралары үткәрү таләп ителде.
Совет хөкүмәте паек бәяләрен кү-тәрүнең кыенлыкларын исәпкә алды һәм биредә эшчеләр, хезмәткәрләр һәм крестьяннар тарафыннан җитди корбаннар таләп ителәчәкне, шундый корбаннардан башка сугышның авыр мирасын бетерергә һәм какшаган халык хуҗалыгын торгызырга мөмкин түгеллекне аңлады.
Совет хөкүмәте аз һәм уртача хезмәт хакы алучы эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең югалтуларын алар’ ның эш хакын арттыру юлы белән каплау өчен күп кенә чаралар күрде.
Товар әйләнешен җәелдерү һәм киң куллану товарлары җитештерүне киңәйтү бурычы Совет дәүләтенең аеруча кайгыртучанлыгында- гы һәм игътибарындагы бурыч булып тора. Әгәр без карточка систе- иасын бетерү уңае белән кертеләчәк бердәм дәүләт бәяләрен эзлекле рәвештә киметә бару өчен шартлар хәзерләргә телибез икән, моның хәлиткеч чарасы дәүләт, кооператив һәм җирле промышленностьта киң куллану әйберләре җитештерүне шактый киңәйтүдән гыйбарәт. Шулай ук товар әйләнешен үстерү өчен барлык чыганаклардан файдаланырга, шәһәрләрдә һәм эшчеләр поселокларында дәүләт сәүдәсе белән беррәттән кооператив сәүдәсен дә җәелдерергә кирәк. Товар әйләнеше никадәр киңрәк җәелдсрелсә, хезмәт ияләренең тормыш хәле шул кадәр тизрәк яхшырачак, аларның иң беренче ихтыяҗлары канәгать- ләндереләчәк, реаль эш хакы дәрәҗәсе күтәреләчәк һәм сумның бәясе ныгыячак. Бу иң беренче бурычларны үтәү өчен сәүдәне һәм киң куллану әйберләре җитештерү эшен оештыруны яхшырту мәсьәләләренә безнең совет һәм партия органнарының игътибарларын бик нык көчәйтергә кирәк. Иптәш Сталин безне болай дип өйрәтә: «Илнең экономик тормышы чишмә булын кайный алсын өчен, ә промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының үз продукциясен тагын да үстерүгә стимулы булсын өчен әле тагын бер шарт, ягъни шәһәр белән авыл арасында, илнең районнары һәм өлкәләре арасында, халык хуҗалыгының төрле тармаклары арасында җәелдерелгән товар әйләнеше булу кирәк».
Предприятиеләребезне һәм яңа төзелешләребезне эш көчләре белән тулыландыру мәсьәләсе кискен төстә килеп басты. Производство өчен акча һәм материаль фондлар кебек элементлар булу мөмкин, ләкин әгәр эш көчләре җитешмәсә, акча һәм материаль фондлар тулысынча файдаланылмаячаклар һәм производство планы һавада асылынып калачак. Совет дәүләтендә эш көчләрен тулыландыруның капиталистик дәүләтләрдәге кебек чыганаклары — крестьян хуҗалыкларының һәм шәһәрләрдәге вак буржуазиянең бөлгенлеккә төшүе исәбенә һәрвакыт артып тора торган эшсезләрнең резерв армиясе юк. Бездә, социалистик стройда, эш көчләре резервларын тулыландыруның бу чыганаклары бетерелде. Шуның белән
8 А. А. Ждаяо»
бергә промышленностька, транспортка һәм төзелешкә яңа эш көчләре тарту халык хужалыгын торгызу һәм үстерү планын үтәүнең хәлиткеч шартларыннан берсе булып тора. Бу — үсеп бара торган халык хужалыгын эш көчләре белән тулыландыруда дәүләт яца ысуллар табарга тиеш дигән сүз. Сугышка кадәр үк инде социалистик дәүләт эш көчләренең дәүләт резервларын булдыру, аларны дәү-ләт өчен кирәк булган урыннарга җибәрү юлы белән бу бурычны хәл итүгә керешкән иде. Бу мәсьәлә сугыштан соң тагын да кискенрәк килеп басты. Мәгълүм ки, немецларның басып керүләре нәтиҗәсендә Советлар Союзы немецларга каршы сугышларда, шулай ук не-мецларның оккупациясе һәм совет кешеләрен немецлар каторгасына куып алып китүләре нәтиҗәсендә 7 миллион чамасы кешесен бөтенләйгә югалтты. Бу гаять зур корбаннар совет җәмгыятендәге хезмәт ияләренең аеруча актив өлеше исәбенә булды. Билгеле, бу югалту безнең торгызу эшләре колачына начар тәэсир итә. Бурыч һөнәр училищеларында һәм ФЗӨ мәктәпләрендә хәзерләнелә торган хезмәт резервлары контингентын арттыру юлы белән, Министрлар Советының мәгълүм карарында күздә тотылганча эшчеләрнең материаль хәлен яхшырту һәм аларны торак белән тәэмин итү нигезендә Уралда, Се- бердә һәм Ерак Көнчыгышта эш көчләренең ныклы кадрларын булдыру юлы белән, промышленностьның үз эчендә эш көчләрен производство файдасына яңадан бүлү юлы белән, күп хезмәт сорый торган эшләрне бик нык механикалаштыру һәм хезмәт житештерүчәнлеген күтәрү ярдәме белән хәл ителә ала һәм хәл ителергә тиеш.
Безгә авыл хужалыгын торгызу һәм үстерү өлкәсендә дә гаять зур бурычларны хәл итәргә туры киләчәк. Сугыш аның производство базасын бик нык какшатты: продукт бирә торган терлекләр, эш атлары саны нык кимеде, машина-тракторлар паркы кимеде. Колхозларда эш көчләре кимеде. Сугыш тудырган кыенлыкларга илнең күп кенә районнарында булган корылык китереп чыгарган кыенлыклар да өстәлде. Иген уңышы географиясенең үзгәрүе һәм уңышның чуарлыгы уңае белән хәзер быелгы ашлык хәзерләү планын үтәү беренче дәрәҗәле әһәмияткә ия булып тора. Соңгы атналарда Алтай колхозчыларының инициативасы буенча күп кенә өлкәләрнең һәм районнарның крестьяннары үз өсләренә ашлык хәзерләү планын срогыннан алда үтәргә һәм арттырып үтәргә йөкләмәләр алдылар. Бу фактларда совет крестьяннарының тирән патриотизмының яңа күренешен күрмичә мөмкин түгел. Партия һәм совет органнары- үзләренең оештыру һәм идея-политик эшләре белән крестьяннарга дәүләт каршындагы бурычларын үтәүдә ярдәм итәргә тиешләр.
Хәзер, сүз авыл хуҗалыгын җитди күтәрү турында барганда, безнең промышленностебыз авылга зур ярдәм күрсәтергә, аны тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары һәм запас частьлар белән тәэмин итәргә тиеш. Ләкин эш анда гына түгел. Эш тагын колхозларга җитәкчелекне җитди рәвештә яхшыртуда һәм аларнын эшендә тиешле тәртип урнаштыруда. Соңгы елларда күп кенә өлкәләрдә авыл хуҗалыгы артеле Уставын тупас рәвештә, колхоз строе нигезләрен какшатырлык дәрәҗәдә бозуларга юл куелды. Хәзер мәгълүм булуынча, колхозларның җәмә-гать җирләрен ташу һәм колхоз байлыгын урлау фактлары киң күләмдә таралган. Колхозларның җәмәгать хуҗалыгын таланудан сакларга, колхоз строеның нигезе булган авыл хуҗалыгы артелен тагын да ныгыту чараларын күрергә ки- рәк булды. Шул уңай белән «Колхозларда авыл хуҗалыгы артеле
Беек Октябоь Социалистик революциясенең 29 еллыгы
Уставын бозуларны бетерү чаралары турында» СССР Министрлар Советының һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының иптәш Сталин инициативасы белән кабул ителгән карарының нинди зур әһәмияте барлыгы ачык. Авыл хуҗалыгы артеле Ус-тавын яхшырту, колхозларның җәмәгать хуҗалыгын системалы рәвештә киңәйтү, авыл хуҗалыгы артеле Уставының үтәлүенә ныклы контроль урнаштыру чаралары эшләү өчен һәм Уставны бозарга маташулардан колхозларны саклау ечен хөкүмәт янында Колхоз эшлә-ре советы төзелде һәм бу Советка колхоз төзелешенең практик эшлек- леләреннән зур группа кертелде.
Бу карарларның колхоз төзелеше өчен гаять зур әһәмияте барлыгын исбат итеп торуның кирәге булырмы икән. Колхоз төзелеше мәсьәләләрендә большевистик юлны бозуларга һәм бу бозуларны эшләү-челәргә кискен удар ясалды. Колхоз тормышында җәмәгатьчелек нигезләрен какшатуга, колхозларда комсыз спекулянт элементларның азынуларына алып бара торган житди кимчелекләр тулы ачыклык белән фаш ителде. Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты карары барлык намуслы колхозчыларның кулына колхозларда тәртип урнаштыру өчен, артель тормышының күп урыннарында какшаган терәкләрен торгызу өчен куәтле корал бирде. Бу карар колхозларда зур канәгатьләнү белән каршы алынды. Урыннарда үзенең вәкилләре булган Колхоз эшләре советы йөзендә колхоз строен ныгыту интересларын саклаучы куәтле һәм авторитетлы оешма төзелде, һич шик юк, иптәш Сталинның катнашы һәм ярдәме белән колхозларыбызны ныгыту эше ныклы юлга салын- ДЬ1 Һәм ул тулы уңыш белән төгәлләнәчәк. и<ул чабмлап).
Иптәшләр! Бөек төзелеш бурычлары, илебезнең халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү планнарын үтәү тәрбия һәм культура эшенең идея ягыннан югары дәрәҗәдә һәм киң колачлы булуын таләп итә. Аңлы совет гражданины булу — партиянең һәм Совет дәүләтенең политикасын аңлау һәм аны бөтен көч белән тормышка ашырырга тырышу дигән сүз. Социалистик аң совет җәмгыятенең алга баруын тизләтә, аның көч һәм куәт чыганакларын арттыра. Шунлыктан халыкның политик һәм культура дәрәҗәсен туктаусыз күтәрү—совет строеның тормыш ихтыяҗы булып тора. Ватан сугышында Советлар Союзының җиңүе — күбесенчә хезмәт ияләре массасы арасында партия алып барган тәрбия эшенең» яшьләребезгә рух күтәренкелеге һәм үз көчләренә ышануны туктаусыз тәрбияләүнең нәтиҗәсе.
Сугыш елларында без ул вакыттагы шартлар аркасында совет халкының идея һәм культура таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә алмадык. Аның идея һәм культура дәрәҗәсе үсте. Болар барысы да тәрбия, культура һәм сәнгать өлкәсендә халык һәм дәүләт ихтыяҗларына хезмәт күрсәтергә тиеш булган совет интеллигенциясе отрядына гаять зур җаваплылык йөкли.
Сез беләсез, соңгы вакытта партия Үзәк Комитеты безнең әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә һичбер ярамый торган идеясезлек һәм апо- литицизм фактларын ачты. Без бу идеясезлекнец табигатен яхшы беләбез. Ул — кешеләр аңындагы капитализм калдыклары. Аларны әле бетерергә һәм йолкып ташларга туры килә. Идея-политик эш мәсьәләләре буенча ВКП(б) Үзәк Комитетының соңгы карарлары һәртөрле идеологии бозуларга карата большевистик килешмәүчәнлекне көчәй- түне һәм социалистик культурабызның барлык средстволарын — матбугатны, пропаганданы һәм агита-цияне, фәнне, әдәбиятны һәм сәнгатьне тагын да югарырак яңа дәрәҗәгә күтәрүне максат итеп куялар. Безгә югары идеяле һәм художестволы фильмнар, беллетристик әсәрләр, пьесалар һ. б. күбрәк кирәк.
№ А. А. Ждано»
Яшь буынны политик тәрбияләүнең аеруча зур әһәмияте бар. Яшьләрне идеясезлек рухында, политикага игътибарсыз карау рухында тәрбияләүгә совет строе түзеп тора алмый. Яшьләрне череткеч һәм чит йогынтылардан сакларга һәм алар- ны большевистик идеялелек ру-хында тәрбияләүне һәм өйрәтүне оештырырга кирәк. Безнең эшебезнең тантанасына ышанучы, күтәренке рухлы һәм бернинди кыенлыклардан курыкмаучы, нинди генә кыенлыкларны да җиңәргә хәзер торучы — социализм төзүче батыр токымны бары тик шулай гына тәрбияләргә мөмкин.
Совет дәүләте фәнне үстерүгә аеруча әһәмият бирә. Иптәш Сталин коммунистлар партиясенең якын киләчәккә булган планнарында фә.ч көчләрен үстерүнең бөтен әһәмиятен күрсәтеп үтте. Безнең галимнәребезгә фән эшен җәелдерү өчен, сталннчыл бурычны — якын вакыт эчендә илебездән читтә булган фән казанышларын куып җитү генә түгел, бәлки узып китү бурычын хәл итү өчен барлык кирәкле шартларлы тудыру максаты белән Совет хөкүмәтенең нинди көчле чаралар күрүе мәгълүм. Фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм алардагы фән работниклары санының инде сугыш" ка кадәрге дәрәҗәдән шактый узып киткәнлеген әйтә алам. Фәнни продукциянең саны һәм сыйфаты өзлексез күтәрелә бара. Совет галимнәре киләчәктә дә яңалык кертү һәм фән казанышларын производствога бик нык үткәрү юлы белән кыю рәвештә барырга тиешләр. Шулай ук иҗтимагый фәннәр үсеше дәрәҗәсенең дә табигать фәннәре һәм техник фәннәр дәрәҗәсеннән артта калмавын теләргә кирәк. Бу яктан алганда ВКП(б) Үзәк Комитеты янында шушы көннәрдә ачылган Иҗтимагый фәннәр академиясе әһәмиятле роль уйнарга тиеш. Бу академия иҗтимагый фәннәр буен* ча фәнни кадрларны өстәп торырга һәм аларныц белемнәрен арттырырга тиеш.
Совет интеллигенциясенең халык арасында тәрбия эше алып барырга» культура урнаштырырга, халкыбызда яңа зәвыклар һәм таләпләр үстерергә, халыкның мораль- политик бердәмлеген ныгытырга тиеш булган отрядлары алдында тора торган бурычлар зур һәм изге, һич шик юк, бөтен совет интелли-генциясе кебек үк, безнең пропа-гандистлар, әдәбиятчылар, сәнгать работниклары, укытучылар, фән работниклары армиясе дә үзенен бурычын лаеклы рәвештә үтәр. {Көчле кул чабулар).
Иптәшләр! Безнең халкыбыз алдында бөек бурычлар тора. Без, ленинчылар, бу бурычларның уңышлы үтәләчәгенә ышанабыз. СССР да социалистик төзелешнең бөтен тәҗрибәсе моны раслый. Большевиклар партиясенең һәм бөек Сталинның зирәк политикасы моны раслый. Партия политикасын безнең бөтен халкыбызның бердәм төстә яклавы хмоны раслый. Большевиклар партиясе политикасын совет халкының ничек яклаганлыгын күптән түгел генә бөтен дөнья күрде. Мин СССР Верховный Советына сайлауларны күздә тотам. Бу сайлаулар тиңдәшсез политик күтәренкелек шартларында үттеләр һәм совет демократиясенең көчен һәм илебездәге халыкларның какшамас бердәмлеген һәм дуслыгын ачык күрсәттеләр.
Бу, Ленин — Сталин партиясе по-литикасын бөтен совет халкы яклый дигән сүз. Безнең халкыбыз большевиклар партиясе политикасында илебезнең тагын да зуррак уңышларга ирешүенең нигезен күрә. Бу, бөтен совет кешеләре безнең данлыклы партиябез байрагы астында берләштеләр һәм үзләренең юлбашчысы Иосиф Виссарионович Сталинга чиксез ышану һәм бөек мәхәббәт хисе белән тулы дигән сүз. {Көчле кул чабулар).
беек Октябрь Социалистик революциясенең 29 еллыгы 11
II
СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ҺӘМ НЫКЛЫ тынычлык ӨЧЕН КӨРӘШ
Иптәшләр! Азатлык сөюче дәү-ләтләрнең. немец һәм япон агрессорларын җиңүе тыныч үсешкә юл ачты, халыкларга сугыштан соңгы тыныч төзелеш бурычларын хәл итүгә күчәргә мөмкинлек бирде.
Дөньядагы барлык азатлык сөюче халыклар нәрсә көткәннәр иде һәм хәзер нәрсә көтәләр? Халыклар икенче бөтен дөнья сугышы китергән яраларны төзәтергә һәм һәрбер халыкның, кечкенәсенең дә, зурысының да, ирекле үсүен тәэмин итәргә, һәрбер кешегә тыныч һәм ышаныч белән яшәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган дәвамлы һәм ныклы демократик тынычлыкны зарыгып көтәләр. Гитлер Германиясенә каршы сугышларда үзләренең азатлыкларын, бәйсезлек- ләрен, тыныч яшәү хокукларын каннары белән саклап калган «гади» кешеләр хәзер нәкъ әнә шуны бик телиләр.
Советлар Союзы сугыш елларында фашизмга каршы азатлык сугышының авангардында барган кебек, тынычлык өчен көрәштә дә демократик халыкларның авангардында бара.
Халыкара эшләрдә Советлар Со-юзының политикасы ачык һәм билгеле. Ул — халыклар арасында ныклы һәм демократик тынычлык өчен көрәш политикасы, азатлык сөюче милләтләрнең дусларча хезмәттәшлеген барлык чаралар белән ныгыту политикасы.
Үткән ел фашизмны җиңү нәти-җәсендә тынычлык сөюче халыклар сугыштан соңгы төзелеш бурычларын хәл итүгә керешкән ел булды. Сугыштан тынычлыкка күчү ансат булып чыкмады, демократик тынычлык урнаштыру шактый күп тоткарлыкларга очрый.
Демократик тынычлык төзүгә таба бару юлында очрый торган кыенлыклар кайдан килеп чыгалар? Төрле дәүләтләрнең сугыштан соңгы төзелешкә карашларындагы ае-рымлыкларның сәбәпләре нәрсәдә?
Икенче бөтен дөнья сугышы фа-шистлар блогына каршы көрәшкән халыклар өчен фашизмга каршы азатлык характерында булды. Фашизмга каршы гадел сугыШ гадел демократик тынычлык белән тәмамланыр дип көтү табигый иде. Барлык илләрнең халыклары моның белән бик нык кызыксыналар һәм шуңа омтылалар.
Дәвамлы һәм ныклы тынычлык тәэмин итү — агрессорны җәзасыз калдырмаслык һәм гомуми җиңү өчен көрәштә бирелгән корбаннарны оныта алмаслык тынычлыкны тәэмин итү дигән сүз. Бу — фашизм калдыкларын тамырлары белән йолкып ташлауга юнәлдерелгән һәм элекке дошман дәүләтләрдә демократик нигезләрне ныгыта торган тынычлыкны, бу дәүләтләрнең суверенитетын ихтирам итә торган һәм аларны экономик коллыкка төшерүгә юл куймый торган тынычлыкны тәэмин итү дигән сүз. Мон-дый тынычлык союзникларның азатлык максатларына, һәм шуның белән бергә фашизм изүен алып ташлаган һәм демократик үсеш ’ юлына баскан халыкларның интересларына җавап бирерлек булырга тиеш.
Мәгълүм ки, Совегглар Союзы нәкъ әнә шундый тынычлыкка ирешү өчен тырышлыгын кызганмый. Чит ил эшләре министрлары советында һәм күптән түгел Парижда булып үткән Солых конференциясендә безнең тышкы политик эш- леклеләрсбезнең озакка сузылган һәм катлаулы эшләре һәм тырышлыклары әнә шуңа багышланган иде.
Гомуми тынычлык һәм куркы-нычсызлык урнаштыруның бу ачык һәм төгәл программасын артык кыенлыкларга һәм фикер башкалыкларына очрамыйча тормышка ашырып булыр дип уйларга мөмкин иде. Ләкин чынлыкта алай булып чыкм'ады. Киресенчә, бу ты-
12 А. А. Ждано»
пычлык программасы күп кенә дәү-ләтләрнең һәм беренче чиратта Англиянең һәм АКШ ныц реакцион элементларының оешкан каршылыгына очрады. Бу элементлар, Англия — Америка политикасы фарватерында барырга хәзерлекләрен белдергән кайбер кечкенә дәүләтләрне калкан итеп файдаланып, ничек кенә булмасын, «акылга каршы буларак, стихияләргә үч итеп*, көпчәккә таяк тыгарга һәм җиңеп чыккан илләр белән Гитлер Гер-маниясенең элекке союзниклары арасында солых договорлары төзү эшендә хезмәттәшлеккә комачаулык итәргә маташтылар.
Демократиягә каршы булган бу һәм моңа ошашлы омтылышлар Париж конференциясендә солых договорлары проектларын тикшергән чакта, бигрәк тә Триест статутын тикшергәндә, ШУЛЯЙ ук Дунайны интернационаллаштыру мәсьә-ләсе буенча ачык күренделәр. Солых договорлары хәзерләү уңае белән куелган күп кенә экономик таләпләр һич тә гаделлек принципларына туры килмәделәр. Солых конференциясендә «тигез мөмкинлекләр» принцибы кебек чиктән тыш гаделсез принцип фаш ителде. Асылда бу — экономик яктан көчле илләрнең сугыш вакытында гаять зур зыян күргән һәм ясалган яраларны әле озак вакытлап төзәтергә мәҗбүр булган кечкенә илләрне коллыкка төшерергә омтылулары дигән сүз.
Париж конференциясе барышында хәтта демократик тынычлык принцибы кебек, сугышта катнашкан илләрдә фашизм калдыкларын йолкып ташлау һәм демократик тәртип урнаштыру кебек бәхәссез принцип та күп кенә каршылыкка очрады.
Шушы ук хәлләр аркасында Г ерманиянең элекке союзниклары белән төзеләчәк солых договорларының күп кенә мәсьәләләре буенча канәгатьләнерлек карарларга ире- шелмәде. Конференциядә державаларның тигез хокуклылыгы принцибы бозылды, сугыштан conrri проблемаларны хәл итүдә үзләренең суверенитет хокуклары вчея көрәшкән илләргә Англия һәм АКШ вәкилләре һәм аларны яклаучылар үз теләкләрен ирексезләп тагаргя маташтылар.
Конференция сугыштан соңгы политикада ике омтылыш барлыкны күрсәтте. Бу ике омтылыш хәзерге вакытта халыкара х ез м әттәш л ек нинди юнәлештә үсәргә тиеш дигәв мәсьәлә уңае белән аеруча ачык күренде.
Бер политика — Советлар Союзы үткәрә торган политика—Берләшкән милләтләрнең тынычлыкны беркетү һәм агрессияне булдырмйу өчен үз карамагында бөтен кирәк нәрсәләре булган тулы хокуклы халыкара оешмасын төзү принцибын тулысымча тормышка ашырудан гыйбарәт. Бу принцип шуннан чыгып эш итә ки, бу халыкара оешма Милләтләр Лигасының аяныч истәлеген кабатлау булмаска, бәлки тынычлыкны саклау һәм яна агрессияне булдырмау өчен җитәрлек көчле һәм авторитетлы булырга тиеш.
Иптәш Сталин әйткәнчә, Гитлер Германиясенә каршы сугышның төп авырлыгын уз җилкәләрендә күтәреп үткән бөек державалар киләчәктә дә бердәмлек һәм татулык рухында эш итсәләр генә, мондый халыкара оешманың хәрәкәтләре җитәрлек кадәр нәтиҗәле булачак.
Бу принципларны тәэмин итү өчен Советлар Союзы күрсәткән тырышлыкларны исбат итеп торуның һәм тагын бер кат алар турында искә төшерүнең кирәге юк. Советлар Союзы кеннән-көн адым саен ныклы, дәвамлы, гадел демократик тынычлык булдыру эшең, халыкара хезмәттәшлекне ныгыту эшен яклап килә.
Шушы көннәрдә бөтен дөнья иптәш Сталинның Юнайтед Пресс агентлыгы директоры Хью Бейлн әфәнденең сорауларына биргән җа-
беек Октябрь Социалистик революциясенең 29 еллыгы 13
залларыннан Советлар Союзының халыкара хезмәттәшлек эшенә нинди әһәмият бирүен һәм Советлар Союзының тышкы лолит икадагы һәрбер адымының бу максатка ирешүгә ни дәрәҗәдә юнәлгән булуын ачык күрде.
Халыкара политиканың бер юнәлеше шундый.
Икенче юнәлеш — ул, кичә генә әле үзләре игълан иткән декларацияләрдән ваз кичүдән, Берләшкән милләтләр оешмасының нигезен какшатудан, экспансия һәм агрессия көчләре өчен юл арчудан ла тартынып тормаучы реакцион көчләр һәм даирәләр юнәлеше.
Хәзер бу юлны рухландыручылар Куркынычсызлык Советында мәсьә-ләләрне хәл иткәндә бөек державаларның бердәмлеге принцибына аеруча каты һөҗүм ясыйлар. Хәзер бу принципка каршы бик каты кампания алып барыла. Бик ачык ки, бу кампаниянең максаты — халыкара хезмәттәшлекне һәм Берләшкән Милләтләр оешмасының нигезләрен какшату. Мәгълүм ки, бөтен дөньяда хакимлек яулап алу өчен, экспансия һәм -агрессия өчен үзләренең кулларын чишеп җибәрү белән кызыксынучы империалистик даирәләрнең планнарына халыкара хезмәттәшлекнең нормаль нигезләре һич тә керми. Ләкин безнең халыкларыбыз үзләренең әйтеп бетерге-сез кыйммәтле каннарын бөтен дөньяга хакимлек итәргә тырышучы яңа дәгъвачыларга юл арчу өчен түкмәделәр. Мондый аппетитларга һәм бөтен дөньяга хаким булырга омтылуларга каршы тору— Берләшкән Милләтләр оешмасының иң әһәмиятле бурычы.
Ныклы тынычлыкның ачык һәм яшертен дошманнары тарафыннан халыкара хезмәттәшлекне өзү буенча алып барыла торган кампания Советка каршы котырынган шау- шу белән бара. Советка каршы йөгәнсез рәвештә алып барыла торган «атом» пропагандасы, шантаж һәм яңа сугыш белән янау — хәрби-по- литик разведчиклар һәм аларның көрәштәшләре тарафыннан чын көч белән тудырырга тырышыла торган бу нәрсәләр Черчилль һәм аның, фикердәшләре кебек яңа сугыш уты кабызучыларга гына кирәк. Советка каршы бу кампаниягә реакцион империалистик даирәләр юнәлеш бирәләр. Алар өчен сугыш доходлы эш, алар ныклы демократик тынычлык теләмиләр һәм шунлыктан демократик тынычлык әчеп чын көрәшүче булган Советлар Союзына каршы яла ягу кампаниясе кабызу өчен тиреләренә сыеша алмыйча котырыналар .
Яңа сугыш пропагандасының ни-гезендә реакцион даирәләрнең ха-лыкларның демократик ' омтылыш- ларыннан куркулары ята. Советлар Союзы, демократик {хәрәкәтнең авангарды буларак, бу кампаниядә төп мишень итеп алына. Бу аңлашыла да. Советлар Союзы — ул, демократия өчен, агрессиягә каршы, экспансия политикасына каршы иң эзлекле көрәшүче.
Соңгы вакытта СССР га каршы алып барыла торган яла ягу кампаниясенең бигрәк тә киң колач алганлыгын күрсәтеп үтмичә булмый. Ул киң күләмнәрдә алып барыла һәм Советлар Союзының де-мократик илләр халыклары алдында үскән ышанычын һәм авторитетын какшатуга исәпләнгән. Шулай ук Советлар Союзына, аның режимына, анда яшәүче кешеләргә карата тырышып нәфрәт тудырырга омтылуның да яңа нәрсә түгеллеген һәм аның инициаторлары өчен инде берничә тапкыр аяныч булып беткәнлеген хәтерләтеп үтмичә булмый. Мәгълүм ки, АКШ һәм Бөек Британия кебек илләрдә күп кенә газеталар һәм журналлар Советлар Союзына карата дошманлык, ышанмаучылык һәм шикләнү кабызуда специаллаштылар, СССР дагы тормыш һәм хәл турында чынлыкны кимрәк үткәрергә тырыштылар. Мәгълүм ки, АКШ тагы һәм Бөек Британиядәге күп кенә газеталар-
14 А. А. Ждав»
яың баганаларында Россия турында тулып ята торган «информацияләрдән» хәтта ялганлауны күп күргән күп кенә буржуаз эшлеклеләрнең дә тыннары кысыла башлый. Хәзер Россия турында берәр нәрсә язу эчен беркадәр яланы, беркадәр наданлыкны беркадәр нахаллык белән кушсаң шул җитә һәм аш пешеп чыга. Эш шуңа кадәр барып җитә ки, СССР турындагы хак информация сирәк күренеш булып, ә ялган информация кагыйдә булып әверелә бара. Әгәр фактларны бозып күрсәтү кыен икән, фактларның үзләре өчен генә начар, алар турында дәшми генә калалар.
Күптән түгел Америка газеталарында АКШ тагы жәмәгатьчелек фикере институтының, СССР да, партиясезләрнең сайлау хокукы бармы, дигән сорауга дөрес җавапларны бик аз гына процентта алганлыгы турында хәбәр күренеп китте. Күпчелек исә, я партиясезләрнең андый хокуклары юк, дип җавап биргән, яисә җавап бирүчеләр нәрсә әйтергә белмәгәннәр. СССР да нинди булса да дин тоту мөмкинме дигән сорауга күпчелек, я мөмкин түгел, дип җавап биргән, яки бу сорауга ничек җавап бирергә белмәгәннәр. Димәк, уртача америкалы я СССР турында бер- ЕИНДИ дә информация алмый, яки аны бозылган төстә һәм яла ягу төсендә ала.
Шулай ук соңгы вакытларда гомумән совет кешеләренең характеры турындагы, аерым алганда русларның милли характеры турындагы темага күп кенә «тикшеренүләр» күренә башлады. Шуның белән бергә, күп мәкаләләрдә совет кешеләрен иң начар төстә итеп күрсәтү өчен көчне кызганмыйлар. Укып карыйсың да, рус кешеләренең ничек тиз үзгәргәнлекләренә гаҗәпләнәсең. Сугыш кырларында безнең каныбыз коелган чакта безнең батырлыгыбызга, кыюлыгыбызга, югары мораль сыйфатларыбызга, чиксез патриотлыгыбызга сокландылар. Ә менә хәзер, без башка халыклар белән бергәләшеп халыкара эшләрдә үзебезнең тигез хокук | белән катнашуыбызны тормышка ашырырга теләгән чакта, безнен өскә сүгенү һәм яла ягу пычрак-лары коя башлыйлар, тиргиләр һәм безнең гайбәтебезне саталар, шул ук вакытта, имештер, безнең характерыбыз түзә алырлык түгел һәм шикле диләр.
Безгә карата булган шундый мөнәсәбәткә бәя биргән чакта чи? илләрдәге үзләрен җирнең <тозы> һәм цивилизациянең «нигезе» дип хыялланучы кешеләрнең ни дәрәҗәдә әдәпсезлеккә һәм культура- сызлыкка барып җитүләренә гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Прогресс һәм азатлык көчләренә реакция, явызлык һәм ирексезләү көчләре өстеннән җиңү китергән үткән сугыш халыкларга инде шул кадәр куп хәсрәт һәм бәхетсезлек китергән юлны, халыклар арасында дошманлык һәм ышанмаучылык җәелдергән юлны кабатларга маташучы кешеләрне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән күрәсең.
Моннан берничә көн элек Уоллес әфәнде үзенең бер речендә, АКШ ка карата «Правда» газетасында басылган тәнкыйтьнең һәрбер дюм- мена Америка матбугатында Советка каршы кимендә мең дюйм тәнкыйть басыла, дигән иде. Уоллес әфәнденең бу сүзләренә каршы бә-хәсләшү мөмкин булмастыр. (Залдл гомуми эцанлану).
Бу катлаулы халыкара обстанов- када ныклы тынычлык дошманнары шул кадәр күп ышанмаучылык һәм- тынычсызлык элементлары керткән бер вакытта, иптәш Сталинның тавышы — тынычлыкка һәм куркынычсызлыкка сусаучы, Сталинның һәрбер сүзенә бәя бирә белүче барлык кешеләрнең йөрәкләренә рух күтәренкелеге һәм өмет керткән, тыныч, ышанулы һәм зирәк тавышы бөтен дөньяга аеруча көч белән яңгырады. (Көчле кул чабулар). ” v
Беек Октябрь Социалистик революцяясевеж 29 еллыгы
Иптәш Сталин яңа сугыш куркынычы турында шау-шу оештыручыларга лаеклы отпор бирде, бу кампаниянең шантаж-спекуляция характерында икәнлеген фаш итте һәм «яңа сугыш»ныц реаль куркы-нычы юклыкны күрсәтте.
Шуның белән иптәш Сталин Советлар Союзын «яңа сугыш» куркынычы белән шантаж һәм спекуляция ясап куркытырга мөмкин түгеллекне күрсәтте.
Монда без үзебезнең Бөек рево-люциябезнең 29 еллыгыи искә алырга җыелган моментта, Нью- Йоркта Берләшкән /Милләтләр оешмасының Генеральный Ассамблеясы утырышларында Совет дәүләте вәкилләре булган безнең иптәшләребез халыкара хезмәттәшлек принцибын һәм тынычлык эшен нык торып саклыйлар. Кораллануларны гомуми кыскарту турында, сугыш максатлары белән атом энергиясе җитештерүне һәм аннан файдалануны тыю турында Совет делега-циясе исеменнән иптәш Молотов керткән тәкъдим — тынычлыкны тәэмин итү эшенә Советлар Союзы керткән гаять зур яңа хәзинә һәм ул бөтен дөньядагы прогрессив кешеләр алдында симпатия һәм булышлык казана. Советлар Союзы тагын һәм тагын бер тапкыр бөтен дөнья алдында чын һәм ныклы демократик тынычлык өчен һәм чын халыкара хезмәттәшлек өчен көрәштә инициатор сыйфатында чыга. Без ышанабыз, гомуми ныклы тынычлык һәм куркынычсызлык урнаштыруга нинди генә көчләр каршы килсә дә, бу эш ахыр чиктә уңышлы рәвештә тормышка ашырылыр. Без үзебезнең ышанычыбызда тынычлык файдасына эшләүче көчләрнең көннән-көн үсүләреннән һәм ныклы нигезгә таянуларыннан чыгып эш итәбез. Бу көчләр һаман оеша Һәм куәтләнә баралар. Ныклы Демократик тынычлык өчен һәм халыкларның коллектив куркы-нычсызлыгы әчеп көрәшендә Советлар Союзы ялгыз түгел. Советлар Союзының тынычлык сөю политикасы чит илләрдәге миллионнарча кешеләрдән булышлык таба «Бөтен дөнья халыклары сугыш бәлаләренең кабатлануын теләмиләр. Алар тынычлыкны һәм кур-кынычсызлыкны ныгыту өчен нык көрәшәләр», — ди иптәш Сталин.
Тиңдәше булмаган сугыш аркасында булган корбаннар һәм тетрәнүләр, Гитлер Германиясен һәм империалистик Японияне җиңү — бөтен дөньяда яңа политик обстановка тудырды, халыклар массасын кузгатты, аларның политик активлыгын күтәрде һәм барлык илләрдә демократиянең үсүенә көчле этәргеч бирде. Демократия көчләре үсте һәм артты, ә реакция көчләре, үзләренең позицияләрендә никадәр нык торырга һәм халыкларның демократик үсешен тоткарларга маташсалар да, хәлсезләнделәр. Кардәш славян илләрендә — Югославиядә, Чехословакиядә һәм Польшада де-мократиянең гүзәл җиңүләрен генә искә төшереп үтү дә җитә. Бу илләрдә халыкларның каны белән яулап алынган һәм гитлерчы фашистлар изүенә каршы бөек һәм изге көрәш барышында чыныктырылган чын яңа демократия чәчәк ата. Бу илләрнең халыклары үз дәүләтләренең язмышын үз кулларына алдылар, демократик тәртип урнаштырдылар һәм яңа сугыш уты кабызучы реакция көчләренә каршы актив көрәш алып баралар.
Кичә генә әле Германия сателлитлары булган илләрдә дә — Италиядә, > Болгариядә, Румыниядә*. Венгриядә, Финляндиядә дә демократия тиңдәшсез күтәрелә, халык массасының активлыгы арта бара. Шушы көннәрдә генә әле без Болгариядә Ватан фронтының зур җиңүен күрдек. Бу җиңү — сугыштан соңгы Европада демократик көчләр ныгуның яңа дәлиле.
Аннары Англиядә консерваторларның җиңелүе һәм лейбористларның җиңүе, шулай ук Франциядә реакционерларның җиңелүе һәм сул
16 А. А. Ждам
партияләр блогының җиңүе — бу илләрнең сулга таба җитди адым ясаулары икәнлекне онытырга ярамый.
Ниһаять, мәгълүм ки, азатлыкка һәм демократик үсешкә таба омтылыш ирекле милли үсешкә омтылучы колониаль һәм бәйле илләрнең халыкларын да чолгап алды.
Миллионнарча хезмәт иясе кешеләр барлык илләрдә тынычлык эшен саклау өчен оешалар. Мин эшчеләрнең актив халыкара хезмәттәшлек политикасын үткәрүче Профсоюзларның Бөтен дөнья Федерациясенең әһәмиятен, хатын- кызларның Халыкара демократик Федерациясенең һәм Бөтен дөнья демократик яшьләр Федерациясенең тырышлыкларын күздә тотам. Де-мократик илләр арасында культура элемтәләре үсә һәм ныгый.
Демократия көчләре үсә һәм тынычлык эшенең тантана итәчәгенең нигезе әнә шунда. {Көчле кул чабулар).
в * *
Иптәшләр! Сугыштан соңгы беренче ел, көтелгәнчә, кыен ел булды. Совет дәүләтенә дүрт елдан артыкка сузылган авыр сугыш нәтиҗәләрен җиңәргә туры килде. Совет кешеләренең тырышлыгы үзенең җимешең бирде дип әйтергә мөмкин. Тыныч төзелеш эше уңышлы бара. Хәзер без, илебез хуҗалыкның барлык тармакларын һәм культураны кызу төстә торгызу һәм сугыштан сон. бик нык күтәрү юлына нык һәм ышаныч белән басты, дип әйтә алабыз. Башка илләр белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә Советлар Союзы, үзенең гадел демокра-тик тынычлык өчен эзлекле көрәше белән, азчылык халыкларның" ин- гересларын нык яклау белән үзенең халыкара позицияләрен тагын да ныгытты, халыклар арасында яхшы күршеләрчә тыныч мөнәсәбәтләрне юлга салу эшенә җитди өлеш кертте.
Ьез Совет дәүләте яшәвенең яна, утызынчы елына керәбез. Үткән еллар эчендә Совет дәүләте кан кою- лы һәм бөлгенлек китергән ике сугыш кичерде. Бу сугышлар вакыт ягыннан Совет дәүләте яшәгәв бөтен чорның дүрттән бер өлеше чамасын алдылар. Сугыш китергә! зыянны каплауның күп тырышлыклар таләп итүен исәпкә алып, тыныч ижади эш өчен безнең дәүлә-тебезнең вакыты никадәр аз бул-ганлыгын һәркем аңлый ала. Илебез тарихи яктан кыска гына срок эчендә ике сугыштан — интервентларга каршы сугыштан һәм икенче бөтен дөнья сугышыннан җиңүче булып чыккан икән һәм куәтле социалистик промышленность, бикнын алга киткән социалистик авыл хуҗалыгы төзи алган икән, халыклар массасының культура дәрәҗәсен һәм тормыш хәлен җитди төстә күтәрә алган икән,—бу инде Совет строеның иге-чиге булмаган тормыш кө-чен күрсәтә, Бөек Октябрь социалистик Революциясен ясаганда халкыбыз көрәшкән эшнең җиңелмәс леген күрсәтә.{Кечле кул чабу лар).
Яшәсен Совет халкы!
Яшәсен куәтле Ватаныбыз — Совет Социалистик Республикалар Союзы! .
Яшәсен данлыклы большевиклар партиясе!
Яшәсен Совет хөкүмәте!
Яшәсен безне Совет Ватанының яңа уңышларына, илебездә коммунизмның тулы җиңүенә алып баручы юлбашчыбыз иптәш Сталин! (Залда иптәш Сталин хөрмәтенә көчле алкышлар. Барысы дл урыннарыннан торалар).