Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

«в. и. ЛЕНИН ОБРАЗЫ СКУЛЬПТУРАДА»
В. И. Ленин Үзәк музее, «Искус-
ство* нәшрияты белән берлектә, «В.
И. Ленин образы скульптурада» дигән
художестволы альбом хәзерли.
Альбом музей залларында ур-
наштырылган 11льич скульптурала-
рыннан алынган 25 фоторәсемнән
торачак. Альбомга язылган кереш
сүзендә художникларның юлбашчы
образы өстендә ничек эшләүләре
турында сөйләнелә. Альбомның бе-
ренче битендә М. Манизерның «В. II
Ленин броневикта» дигәя
скульптурасыннан алынган фоторә-
сем урнаштырылган. Башка рәсем-
нәрдә Андреев, Меркулов, Шадр һәм
бүтән атаклы мастерларның
скульптуралары бирелә.
СЫНЛЫ СӘНГАТЬ Л1УЗЕЕ АЧЫЛДЫ
Дәүләтнең Пушкин исемендәге
сынлы сәнгать музее бөтен дөньяда
дан тота. Анда борынгы юнан һәм Рим
сәнгатенең, Көнбатыш Европа
сәнгатенең бик кыйммәтле
коллекцияләре, борынгы көнчыгыш
культурасының үсүен күрсәтә торган
бик күп уникаль әйберләр җыйналган.
Андагы төрле сәнгать буенча булган
китапларның күплеге иң зур
көтепханәләрнең байлыгы белән
ярыша алырлык.
Музей фондларында Рембрандт,
Рубенс, Микель-Анджело, Ван- Дейк,
Боттичилли, Перуджино, Веронезе,
Мурильо һәм башка мәшһүр
художникларның әсәрләре бар. Бик
күп полотноларның оригиналлары
куелганнар, бүтәннәренең бик оста
итеп эшләнгән копияләре бирелгән.
Немец фашистларының Москвага
һава һөҗүмнәре вакытларында музей
бинасы бик нык зарарланган иде.
Ләкин кыйммәтле экспонатлар үз
вакытында куркынычсыз районнарга
күчерелделәр, Москвада калганнары
шулай ук зарар килмәслек җирдә
сакландылар.
Моннан ике ел элек музей бинасын
торгызу эшләре башланды. Бу эшкә
хөкүмәт 9 миллион сум акча биргән
иде. Хәзер торгызу эшләре
тәмамланып килә. Дөньядагы ин
кыйммәтле художество әсәрләре
урнаштырылган музей залларының
күпчелеге октябрь башында тама-
шачылар өчен ачылды.
Н. А. НЕКРАСОВ МУЗЕЕ
Безнең совет җәмәгатьчелеге
шушы елның декабрендә бөек рус
шагыйре Н. А. Некрасовның тууына
125 ел тулу бәйрәмен үткәрергә зур
хәзерлек алып бара. Бу хәзерлек
бигрәк тә Ленинградта киң
хкәелдерелгәп. Петербургка Некрасов
1883 елда килә һәм анда кырык ел
чамасы яши. Үзенең иң яхшы
әсәрләрен Некрасов Петербургта яза.
Утыз ел буенча ул биредә ү.кән
гасырның иң алдынгы жур-
налларыннан булган «Современник»
журналын, ә соңыннан «Оте-
чественные записки» журналын чы-
гара.
Некрасовның 1857 елдан 1877 елга
кадәр яшәгән квартирасы хәзер СССР
Фәннәр Академиясенең әдәбият
Институты карамагына бирелгән.
Институт бу квартирада Некрасов
музеен оештыра. Некрасовның һәм
аның замандашларының бик күп
портретлары һәм рәсемнәре, Некрасов
әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр
тупланган. Музейга шагыйрьнең күп
кенә кулъязмалары куелачак, шулар
арасында

Хроника
103
ук Некрасов әсәрләренең Россиядә һәм
чит илләрдә басылып чыккан иң яхшы
басмалары да куелачак.
КОЛАС ЮБИЛЕЕ
ральный секретаре урынбасары Н.
Тихонов ачты. Аннары Е. Мо- зельков
иптәшнең чыгышы булды. Ул Якуб
Колаеның иҗатына киң тукталып, аның
Янко Купала белән бергә, хәзерге заман
Белоруссия әдәбиятының нигезен
хәзерләвен, белорус әдәби телен төзүче
икәнен әйтте.
Кичәдә юбиляр белорус телендә
үзенең шигырьләрен укыды.
ӘДӘБИ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ 25 ЕЛ
ган шигырьләрен укыдылар.
Кичәдә Хәрби-Диңгез көчләре
Политуправлениесе начальнигының
приказы игълан ителде. Бу приказда А.
Жаровның Ватан сугышы елларында
флотта күрсәткән зур хезмәтләре
турында әйтелә.
Композитор К- Листов шагыйрьнең
сүзләренә язылган яңа җырын
башкарды.
А. Жаровның 25 еллык юбилеена
«Молодая гвардия» нәшриятында аның
«Сайланма әсәрләр» дигән китабы
басылып чыкты.
ЛЕНИН ОРДЕНЫ ТАПШЫРУ
Кичәгә колхозчылар, партия һәм совет
оешмаларының вәкилләре килгәннәр
иде. Ленин орденын алган вакытта
Марфа Семеновна совет эпохасына
лаеклы булган яңа әсәрләр иҗат итәргә
вәгъдә бирде.
СССР ФӘННӘР
АКАДЕМИЯСЕНДӘ
«Рус илендә кемгә яшәве яхшы» һәм
«Рус хатыннары» дигән поэма-
ларының кулъязмалары бар. Шулай
ШАГЫЙРЬ ЯКУБ
24 октябрьда Москва язучылары
клубында Белоруссиянең халык
шагыйре, Сталин премиясе лауреаты,
Якуб Колаеның 40 еллык әдәби
эшчәнлегснә багышланган кичә булды.
Кичәгә Москва язучылары, ту-
гандаш республикаларның язучылары
һәм башкаланың матбугат вәкилләре
килгәннәр иде. Утырышны =Совет
язучылары Союзының гене-
ШАГЫЙРЬ А. ЖАРОВНЫҢ
СССР Совет язучылары Союзы һәм
ВЛКСМ ның Москва Комитеты 25
октябрьда Политехник музей
бинасында шагыйрь Александр
Жаровның әдәби эшчәнлегенә 25 ел
тулу кичәсен үткәрделәр.
Кичәне ВЛКСМ ның Москва Ко-
митеты секретаре иптәш Прокушев
ачты. Язучылар союзы исеменнән
котлау сүзе белән П. Антокольский
чыгыш ясады. Шагыйрьләрдән Н.
Асеев, С. Васильев. С. Михалков һәм С.
Островой речьләр сөйләделәр һәм
юбилярга багышлан-
ХИКӘЯТЧЕ М. С. КРЮКОВАГА
Күптән түгел, Архангельск өлкә-
сенең Зимняя Золотица авыпында,
хикәятче Марфа Семеновна Крюко-
вага хөкүмәтнең иң югары бүләге—
Ленин ордены тапшыру уңае белән
тантаналы утырыш булды.

Хроника
Шушы көннәрдә СССР Фәннәр
Академиясенең президиумы утыры-
шында академик И. Й. Мещанинов
Академия каршындагы әдәбият һәм
тел бүлегенең 1947 елгы планы
турында доклад ясады. Бүлекнең
институтларында әдәбият белеме, тел
белеме һәм көнчыгышны өйрәнү
белеме буенча иң кичектерелмәс
проблемаларны хәл итү буенча эшләр
алып барылачак. Фәннәр Ака-
демиясенең бишьеллык планына
кертелгән темалар белән беррәттән,
институтлар, ВКП(б) Үзәк Комитеты
карарлары һәм А. А. Жданов иптәшнең
«Звезда» һәм «Ленинград»
Хроника
журналлары турындагы доклады уңае
белән килеп чыга торган темалар
өстендә дә эшләячәкләр.
Планда тел белеменең гомуми
проблемаларына багышланган эшләр
аеруча күрсәтелә. Хәзерге заман рус
теленең сүзлеген һәм рус теленең
тарихи сүзлеген төзү буенча, төрек,
кавказ, монгол һәм башка телләрнең
чагыштырма грамматикаларын төзү
буенча эшләр дәвам иттереләчәк.
Совет әдәбиятын фәнни тикшерү,
рус әдәбияты буенча коллектив эшләр,
рус тәнкыйте тарихы, рус классиклары
турында тикшеренүләр дәвам итәчәк.
1947 елда «Рус фольклорымның
өченче (актыккы) томы эшләнеп
бетәчәк. Бу том совет фольклорына —
совет җырларына, частушкаларыиа,
мәкальләренә һәм әйтемнәренә
багышланган.
Хәзерге вакытта В. В. Маяков-
скийның фәнни биографиясенең бе-
ренче томын хәзерләү турында эш
дәвам итә. Бу томда шагыйрьнең
тууыннан алып Октябрь револю-
циясенә кадәр булган гомере чагылган.
Күп кенә эшләр А. М. Горький
иҗатына багышланачак.
Институтлар шулай ук Октябрь
Социалистик Революциянең 30 ел-
лыгына һәм В. Г. Белиискийның
үлүенә 100 ел, А. Г. Пушкинның
тууына 150 ел тулуга багышланган
махсус басмалар чыгарачак.
ТА ГА PC ГА ЯД
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ
ГОМУМИ ШӘҺӘР Ж Ы ЕЛ Ы ШЫ
3 нче октябрьла Татарстан Спп^т
язучыларының гомуми шәһәр җые-
лышы булып үтте. Җыелышта, язу-
чылардан тыш, идеология фронтының
башка тармаклары работниклары да
катнашты. Җыелышта ВКП((б) Өлкә
Комитетының пропаганда буенча
секретаре иптәш Гафаров ВКП(б) Үзәк
Комитетының «Звезда» һәм
«Ленинград» журналлары турындагы
карары һәм идеология эшенең
бурычлары турында зур һәм тирән
эчтәлекле доклад ясады. (Иптәш
Гафаров докладының кыскартылган
стенограммасы журналыбызның бу
номерында урнаштырыла).
Доклад буенча актив һәм җанлы
рәвештә башланып киткән фикер
алышуларда беренче булып «Совет
әдәбияты» журналы редакторы иптәш
Газиз Иделле сүз алды. Ул ВКП(б)
Үзәк Комитеты карарларында
күрсәтелгән кимчелекләрнең һәм
ялгышларның бездә дә барлыгын әйтте
һәм, аерым алганда, журналның
ялгышларын тәнкыйтьләүне вакытлы
һәм дөрес дип тапты. «Совет
әдәбияты» журналында, язучылар
союзы эшендә һәм гомумән барлык
әдәби һәм идея тормышыбызда
җибәрелгән җитди кимчелекләрнең
һәм ялгышларның аелын тизрәк һәм
тирәнтен аңлап, алда аларны
кабатламау чараларын күрергә, ВКП(б)
Үзәк Комитеты карарларыннан һәм
иптәш Жданов- докладыннан, ВКП(б)
Өлкә Комитеты бюросы
карарларыннан һәм иптәш Гафаров
докладыннан большевистик нәтиҗәләр
ясарга кирәклек турында сөйләде.
«Кызыл Татарстан» газетасы ре-
дакциясенең культура бүлеге мөдире
иптәш Ф. Мөсәгыйть үзенең чы-
гышында драматург Н. Исәнбәт
иҗатын тәнкыйтьләде. Барыбызга да
мәгълүм ки, «Идегәй» эпосы белән
чиктән тыш мавыгу — Н. Исәнбәт
иҗатында милләтчелекнең бер
күренеше иде. Ул ВКП(б) Үзәк
Комитетының 1944 нче ел 9 август
карарыннан соң да тиешле нәтиҗа
ясамады. Аның тарихи вакыйгалар’ ны
бозып күрсәтә торган «Җирән* чичән»
һ. б. әсәрләре моны раслыйлар. Н.
Исәнбәткә үз иҗат позициясен ныклап
яңадан карап чыгарга, тарихны
марксизм-ленинизм күзлегеннән карап
өйрәнергә һәм
Хроника
105
дөрес чагылдырырга, ниһаять, безнең
хәзерге тормышның темасына күчәргә
бик вакыт инде.
Иптәш Гази Кашшаф үзенең
«Мендәр» исемле хикәясенең ялгыш
булганлыгын таныды һәм әдәби ху-
җалыгыбызны яхшылап карап, тик-
шереп чыгу, обывательлек чүп ча-
рыннан тазарыну кирәклеге турында
сөйләде. Ул Ф. Хөсни хикәяләрендәге,
С. Урайский шигырьләрендәге җитди
кимчелекләрне тәнкыйть итте. Татар
язучылары рус совет язучыларының иң
яхшы әсәрләреннән һәм рус әдәбияты
классикларыннан өйрәнергә тиешләр.
Язучылар союзында иҗат тормышы
җанландырылырга, язучылар кон-
ференциясе уздыруларны практикага
кертергә, әдәбиятның төп про-
блемаларын ныклап тикшерергә, әдәби
тәнкыйтьне большевистик
принципиаль югарылыкка күтәрергә
кирәк, диде ул.
Язучы Я. Винецкий һәм шагыйрь
В. Земной иптәшләр язучылар Сою-
зының Татарстандагы рус авторлар
белән канәгатьләнмәслек җитәкчелек
итүенә кагылдылар, рус һәм татар
язучылары арасында элемтәне, иҗади
хезмәттәшлекне ныгытырга кирәклек
турында сөйләделәр.
Доцент Пехтелев әдәби-тарихи
проблемаларны җитди һәм тирән
теоретик эшләүне көчәйтү кирәклегенә
тукталды, бу өлкәдә эшнең зур гына
өлешен тел, әдәбият һәм тарих
институты башкарырга тиешлекне
әйтте.
Татарстан совет язучылары союзы
правлениесе председателе иптәш Ә.
Ерикәй үзенең чыгышында язучылар
союзының һәм «Совет әдәбияты»
журналының ялгышлары һәм
җитешсезлскләре турында сөйләде,
аерым язучыларны тәнкыйтьләде.
Язучыларның иҗат эшчән- лекләрен
җанландыру, ВКП(б) Үзәк Комитеты
карарларын тулы- сыпча тормышка
ашыру өчен нинди практик чаралар
күрелергә тиешлеген әйтте. Ул
язучылар союзы җитәкчелегенең
эшенә һәм үз иҗатына карата булган
тәнкыйтьләрне дөрес дип тапты.
Язучылар союзының партоешма
секретаре иптәш Кави Нәҗми Та-
тарстан язучыларының иҗат эшләрен
җанландыру кирәклегенә тукталды.
— Хәзер безнең алдыбызга, — диде
ул, — иҗатыбызны кискен рәвештә
бүгенге көн темасына бору бурычы
куела. Без сталинчыл дүртенче
бишьеллыкта билгеләнгән бөек
программаны тормышка ашыру
чорында яшибез. Яна бишьеллык план
— ул, зур саннар суммасы гына түгел,
ул — тормышның, бөек көрәшнең үзе,
миллионнарча совет кешеләренең
героик хезмәте, һәрбер совет язучысы
бу гигант төзелешнең, бөтен халык
көрәшенең актив катнашчысы
булырга тиеш. Сталинчыл яңа
бишьеллык планның тормышка
ашырылуын, бу өлкәдә совет
кешеләренең фидакарь хезмәтен матур
әдәбиятта дөрес һәм тулы
чагылдыру—һәрбер совет
язучысының намус эше ул.
Доклад буенча фикер алышуларда
катнашкан кайбер иптәшләрнең
чыгышлары җыелышны бөтенләй
канәгатьләндермәде. Мәсәлән,
Ф. Хөсни сүзенең башында үз ял-
гышларын таныган кебек булса да,
ахырда үзенең хезмәтләрен мактауга
күчте. Ш. Маннур, Ә. Ихсак, Н.
Исәнбәт, Г. Закиров иптәшләр уз
иҗатларындагы ялгышларны кече-
рәйтеп күрсәтергә маташтылар.
Моның белән алар ВКП (б) Үзәк
Комитеты карарларының мәгънәсен, үз
иҗатларындагы ялгышларның аелын
әле тиешенчә тирәнлек белән аңлап
җиткермәгәнлекләрен күрсәттеләр.
ВКП (б) ның Казан шәһәр комитеты
секретаре иптәш Гржегоржев- ский
үзенең чыгышында, идеологии;
ялгышларның нигезләрен дөньяга <
марксистик-ленинчыл карашның
җитәрлек булмавыннан эзләргә кирәк,
диде. Кайбер язучыларда исә< әнә шул
җитми, алар үзләренең идея-политик
белем дәрәҗәләрен
106 Хроника
күтәрүгә гамьсез карыйлар. Язучылар
үзләренең гомуми-культура һәм
профессиональ дәрәҗәләрен өзлексез
үстерергә, марксизм-ленинизм
теориясен өйрәнергә тиешләр.
Иптәш Гафаров доклады б'-онча
фикер алышуларда барлыгы 17 иптәш
чыгып сөйләде.
Җыелышта Б1\П (б) Өлкә Комитеты
секретаре иптәш Муратов катнашты.’
•.-(»
}
Җыелыш Татарстан совет язучы-
лары союзы правлепиенең эшен
канәгатьләнерлек түгел дип тапты һәм
аны ВКП (б) Үзәк Комитеты һәм өлкә
комитеты карарлары нигезендә
яхшыртырга тәкъдим итте (җыелышта
иптәш Гафаров доклады буенча кабул
ителгән резолюция журналның бу
номерында урнаштырыла).
Җыелыш зур күтәренкелек белән,
бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга хат
кабул итте.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
1. Драматурглар җыелышы
15 нче Октябрьда Татарстан Совет
Язучылары Союзының драматурглар
секциясенең утырышы булды.
Утырышка Таҗи Гыйззәт, Нәкый
Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әх- ,ыәт
Фәйзи, Газиз Иделле, Әнәс Камал,
Эмма Шамиль һәм башкалар
катнаштылар.
Секция утырышында, В1\П(б) Үзәк
Комитетының драма театрларының
репертуары һәм аны * яхшырту
чаралары турындагы карары һәм татар
драматурглары алдындагы бурычлар
турында Таҗи Гыйззәт чыгыш ясады.
Ул, драматургларны ВКП(б) Үзәк
Комитетының драма театрларының
репертуары һәм аны яхшырту
чаралары турындагы карары
нигезендә, иҗатта булган җитеш-
сезлекләрне нык рәвештә бетерергә,
бүгенге көн таләпләренә тулысыңча
җавап биргән яңа әсәрләр язарга
чакырды.
Газиз Иделле үзенең чыгышында
ЕКП(б) Өлкә Комитетының Татар-
стандагы театрларның эшләре ту-
рындагы карары турында сөйләде.
Мирсәй Әмир, тәнкыйть күрсәтүләре
нигезендә, «Миңлекамал»пы төзәтү
өегендә эшләвен әйтте һәм секция
алдында торган конкрс'1 бурычларга
тукталды.
Әхмәт Фәйзи, композитор Җиһа-
нов белән бергәләп, «Аяз көн» дигән
яңа опера либсреттосы өстендә эшләве
турында сөйләде. Нәкый Исәнбәт
бүгенге көн темасына зур шигыри әсәр
язуын әйтте, һәм моннан элек язылган
әсәрләрендәге җитди ялгышлардан үзе
өчен зур сабак алганлыгы турында
сөйләде.
2. Шагыйрьләр җыелышы
Октябрь аенда үткәрелгән ша-
гыйрьләр секциясендә Гази Каш- шаф
«ВКП(б) Үзәк Комитеты карарлары
һәм татар шагыйрьләренең
бурычлары* дигән темага чыгыш
ясады.
Ул «Звезда* һәм «Ленинград»
журнһллары турында, Драма теа-
трларының репертуары һәм аны
яхшырту чаралары турында, «Зур
тормыш* кинофильмы турында
ВКП(б) Үзәк Комитетының карар-
ларына һәм «Звезда» һәм «Ленинград»
журналлары турында иптәш
Ждановның докладына киң .тукталып,
аларның безнең совет әдәбияты өчен
программ документлар икәнлеген
әйтеп, аларда ачып бирелгән
хаталарның һәм кимчелекләрнең
безнең татар поэзиясенә дә хас икәнен
күрсәтеп китте.
Идея һәм художество сыйфатлары
түбән булган, сагыш, моң белән
сугарылган, субъектив лириканы гына
чагылдыра торган шигырьләр безнең
татар әдәбиятында еш очрый. Мисал
итеп, С. Урайский- нын, С. Ватталның,
Ш. Маннурның кайбер шигырьләре
китерелде.

Хроника Һ7
С. Батталның соңгы җыентыгында
идея ягыннан буш, художество
ягыннан түбән шигырьләрнең күп
булуы, «Тын океан ярында» дигән
поэмасының аеруча начар икәнлеге
күрсәтелде.
Докладының икенче өлешендә Гази
Кашшаф татар совет поэзиясе алдында
торган бурычларга тукталды.
Сүз алып сөйләүче шагыйрьләрдән
С. Хәким, Ә. Фәйзи, С. Урайский
иптәшләр, докладчыга кушылып, аның
фикерләрен көчәйтә торган яңа
мисаллар китерделәр.
3. Башлап язучылар җыелышы
Яшь язучылар секциясендә башлап
язучы М. Нәгыймова иптәшнең
«Яралар» һәм «Югалган шигырь»
дигән хикәяләре укылды.
М. Нәгыймова иптәш үсеп килүче
башлап язучылар арасында өметле
каләмнәрнең берсе. Аның телендә,
хикәяләренең художество ягыннан
эшләнешләрендә зур кимчелекләр
булуга карамастан, Нә- гыймованың бу
хикәяләре үзләренең чын күңелдән
язылулары белән тыңлаучыларда
җылы хис калдырдылар.
Укылган хикәяләр буенча фикер
алышуларга Р. Гыйззәтуллина, Ә.
Маликов, М. Мөнир, И. Нуруллин, С.
Сабиров, Саттаров, Гадель- шин,
Гайнанов, Фаттахов, СәгыЯ- дуллин
һәм Тавлин иптәшләр катнаштылар.
НЕКРАСОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Бөек рус шагыйре Н. А. Некра-
совның тууына 125 ел тулу уңае
белән Татгосиздат аның сайланма
шигырьләр җыентыгын чыгара.
Җыентыкка Некрасовның күп •кенә
әсәрләре кертелгән. Шулар арасында
«Парадный ишек төбендә
уйланулар», «Тимер юл», «Солдат
анасы Орина», «Крестьян балалары»,
«Филантроп» кебек шигырьләре һәм
поэмалары бар.
Тәрҗемәләрне М. Максуд, К.
Нәҗми, М. Җәлил, Ә. Ерикәй, Ә.
Исхак, Ш. Маннур һ. б. шагыйрьләр
эшләгәннәр.
Җыентыкның күләме 5 табаклар
чамасы.
ТАТАР ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫНДА ЯЦА ПОСТАНОВКАЛАР
1. «Евгений
Бик зур иҗади көч салынганнан
соң, Татар дәүләт опера һәм балет
театры сәхнәсендә П. И. Чайков-
скийның гүзәл операсы —
«Евгений Онегин» куела башлады.
Ленский ролендә Татарстанның
атказанган артисты Фәхри Насрет-
динов уйный. Онегин ролендә Пав-
ловский, Татьяна ролендә Павлов-
Онегин» операсы
ская, Ольга ролендә Мөнирә Булатова
уйныйлар. Дирижерлык хезмәтен
'Җәләл Старҗпһанов алып бара.
Әсәрне сәхнәгә кую эшен режис-
серлардан М. Ожигова һәм М. Ля-
пидевская башкарганнар. Спекта-
кльнең оформлениесен художник
Сперанский эшләгән.
2. «Бакчасарай фонтаны» балеты
Октябрь азагында Татар дәүләт
опера һәм балет театрында «Бак-
часарай фонтаны» балеты премьерасы
булды.
«Бакчасарай фонтаны» — хорео-
график поэма. Либретточы Н. Д.
Волков аиың сюжетын Пушкиннан
алган. Балетка музыкаиьк совет
композиторы Борис Асафьев язган.
Төп рольләрне башкаралар: Гәрәй
хан — РСФСР ның атказанган артисты
Жуков, Мария — Михно һәм
Айдарская, Зарема — Гацули- ка,
Вацлав — Әхтәмов һәм Винерт.
Быелгы сезонда даими эшкә
чакырылган яца артистлардан —
Ленинградтагы академия опера һәм
балет театрыннан Баканов, Баш-
кортстан опера һәм балет театрыннан
Юлтыева һәм Насыйров иптәшләр дә
бу балетта Вацлав, Мария һәм Гәрәй
ролләрендә чыгалар.
Балетны Москва Зур театры ба-
летмейстеры РСФС1^ ныц атказанган
артисты Жуков куя. Декорацияләр һәм
костюмнар — ТАССР нык атказанган
сәнгать эшлеклесе Сперанский
эскизлары буенча. Дирижер— ТАССР
ныц атказанган сәнгать эшлеклесе Җ.
Старҗиһанов.
ӨЛКӘНЕ ӨЙРӘНҮ КИЧӘЛӘРЕ
Татарстан АССР дәүләт мүзее
соцгы вакытларда «Өлкәне өйрәнү
пәнҗешәмбеләре» үткәрә башлады.
Мондый «пәнҗешәмбеләр» кызык-
сынучыларга өлкәне өйрәнү эшендә
бик зур ярдәм һәм бай материал
бирәләр.
3 нче Октябрьда булып үткән
«пәнҗешәмбе» дә ТАССР ныц ат-
казанган фән эшлеклесе Н. Ф. Кали-
нин «Казанлыларның бөек язучы
Максим Горький турындагы әлегә
игълан ителмәгән истәлекләре» дигән
темага доклад сөйләде. Доклад
«пәнҗешәмбегә» катнашучыларда бик
зур кызыксыну тудырды. Соңыннан
дәүләт музееның фәнни сотруднигы Е.
Г. Бушканец шагыйрь Владимир
Маяковскийныц Казанда булуына
бәйләнешле материаллар турында
белдерү ясады.
Музейда үткәреләчәк «пәнҗе-
шәмбеләрнең программасы бай һәм
эчтәлекле итеп төзелгән. 17 Октябрьда
үткәрелгән чираттагы «пәнҗешәмбе»
дә Сүкәй мәгарәсен өйрәнү
экспедициясендә катнашкан- В.
Ступишин, Д. Мөхетдинова, В.
Лаптева һәм башка иптәшләр
мәгарәне ачу һәм тикшерү турында
кызыклы истәлекләр сөйләделәр.
«Пәнҗешәмбе» ләрдә, чираттагы
мәсьәләләр буенча үткәрелгән док-
ладлардан һәм беседалардаи сон,
музейның бик сирәк очрый торган һәм
тарихи кыйммәте бик зур булган
аерым экспонатлары күрсәтелә.
СӘНГАТЬ ЭКСПЕДИЦИЯСЕ
Татарстан Министрлар Советы
каршындагы Сәнгать Эшләре Идарәсе
тарафыннан районнарга чыгарылган
фольклор экспедициясе Әл.мәт,
Азнакай, Саоман, Тымытык, Ютазы,
Бөгелмә, Шөгер районнарындагы
колхозларда йөреп кайтты.
Экспедиция башта ук үзенең ал-
дына иске җырлар, биюләр, көйләр,
уеннар һәм татар халкының үткән
гасырдагы йорт җиһазларын,
киемнәрен өйрәнү белән бергә, халык
арасында килеп чыккан яңа җыр, бию,
уен, көйләрне өйрәнү бурычын да
куйган иде.
Бу эшне экспедиция унышлы гына
башкарып чыга аллы. Композитор
Александр Ключарев һәм Заһид
Хабибуллип иптәшләр 80 гә якын иске
көйләрне яисә аларнын яЦа
вариантларын фонографка һәм нотага
язып алдылар.
Экспедиция члены Мәрьям Рах-
манкулова шул көйләргә җырланган
сүзләрне, Фатих Зәйни бәетләр һәм
хикәяләр язып алып кайтты.
Балетмейстер Гай Таһиров, иске
биюләрне өйрәнү өстенә, яшьләр уй-
лап чыгарган «Күпер», «Чияле», «Чүп
утау» кебек биюле-җырлы яңа уеннар
язып алды.
Художник Фәһимә Сәйфетдиновэ
моннан 50—60 ел элек булган өй
җиһазларыннан, өс-баш киемнәреннән
дистәләрчә рәсемнәр ясап кайтты.
БӨТЕНСОЮЗ ХУДОЖНИКЛАР КҮРГӘЗМӘСЕНӘ ХӘЗЕРЛЕК
Татарстан художниклары Октябрь
Революциясенең 30 еллыгы уңае
белән Москвада ачылачак художество
күргәзмәсенә хәзерлек алып баралар.
Татарстан Министрлар Советы
каршындагы сәнгать эшләре идарәсе
куп кенә художниклар һәм

ромка 109
скульпторлар белән договорлар
1өзеде. Аларның кайберләре инде
үзләренең эшләрен тәмамлап килә-
|ләр.
ТАССР ныц атказанган сәнгать
эшлсклесе художник Сокольский
<Җир өлгерде» исемле полотно тә-
мамлады. ТАССР ның атказанган
сәнгать эшлеклесе Садри Ахун А.
С. Деренковның бюстын тәмам-

лады. Художник Тимофеев «Ленин-
ның беренче тапкыр кулга алынуы»
дигән картина хәзерләде. Скульптор
Бейер Советлар Союзы Герое Яшин
бюстын эшләде. Художниклардан
Житков «Печән чабу», Әнвәр Иш-
маметов «Партизаннар», Кудилкин
«Кичүдә» исемле картиналарны тә-
мамлыйлар.