Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ТУКАЙ ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕ

ШИҺАБ РАМАЗАНОВ

И туган тел, и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы. И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Г. Тукай.
I
Г. Тукай — татар әдәбияты һәм татар
әдәби теле тарихында яңа эпоха. Татар
поэзиясе һәм татарча нәфис сүз сәнгате
Г. Тукай исеме белән бәйләнгән.
Чынлап та, Г. Тукай иҗатына кадәр
татар поэзиясе һәм татарча
художестволы сүз культурасы турында
шартлы рәвештә генә сөйләргә
мөмкин.
Мәгълүм ки, XIX йөзнең соңгы
чирегенә чаклы татар халкының әдәби
үсеш процессы көнчыгыш
йогынтысында килде. Татар халкының
әдәби зәүкы озак вакытлар Урта Азия
һәм госманлы төрек әдәбияты белән
азыкланды. Җирле оригиналь әсәрләр
бик аз, булганнары да Урта Азия яки
төрек әдәбияты үрнәгендә төзелгән,
күбесенчә, дини-мистик эчтәлекле
әсәрләр иде. Шигырь стилендә
язылганнары да поэтик идея, поэтик
фикер ягыннан ярлы, сәнгатьчә
эшләнеш ягыннан, күбесенчә,
примитив булып, күп сүзле,
күпертелмә купшы сурәтләүле,
абстракт метафоралар белән
авырайтылгаи озын-озын
назымнардан, касыйдә, мөнаҗәт-
4 Укырга уңайлаштыру һәм 'бер кадәр аңлаешлы итү өчен, өзекләр һәр урында хәзерге алфавитта,
хәзерге орфография һәм хәзерге пунктуация белән бирелде.
ләрдән һәм аерым кешеләргә ба-
гышланган мәдхия яки мәрсияләрдән
гыйбарәт иде. «Бакырган»,
«Сөбателгаҗизин», «Мөхәммәдия» ләр
кебек, читтән килгән әдәбият кына
түгел, хәтта җирле язучылар
тарафыннан Урта Азия һәм төрек
классицизмы үрнәгендә тудырылган
әдәбият да реаль мөнәсәбәтләрдән,
бигрәк тә татар тормышыннан ерак,
һәм тел ягы бөтенләй корама иде.
Менә кайбер үрнәкләр:
Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлыйг, Шәкертләр
тулып торган айга яңлыйг. Мөэминнәр күк йөзендә
йолдыз яңлыйг, Наданнар коңгыз — кортка охшар
булгай 4.
Мәүла Колый.
Фәсахәтдин кемә кем тиксә бәһрә, Нәсаих әйләгәй
әһле диярә.
Хәкимнәрдән калан сүз — дөр вә җәүһәр, Гакыллы
кемсә алыр аны әзбәр.
Г. Утыз Имәни.
Җиһанның җаһ вә малы нәфсә хөсәндер бу.
Вәли мәгънәк җәһәннәм сивага кайт рә- сәндр бу.
Әбелмәннх.

Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле. 69
Дөшде гам кәрдабенә ши иди веҗүдсм кимәсе, Шәйлә
баттым кем, мәуагым, рәхт-парым калмады. Ошбу
нефсем афәтеннән гәр хәлас итсәң бәни, Үзгә
куркулардан асла зинһарым калмады. Җәнк
кыйлып нәфсемн улдерсәм сәңа вармак өчен, Гайре
дошман илә һәргиз карь — зарым калмады.
Шәмсетдин суфый.
Мәзалимлә мөрәбба улса җисмең, Сәни пакме
иднсәр Таһир исмең. Улынмазсаң хәкың зикрилә
мунис, Сәна сәүд әйләерме наме Юнее.
Һибәтулла Салихов.
Бу өзекләр — үз заманнарының иң
күренекле шагыйрьләре булып
саналган һәм татар әдәбияты тари-
хында билгеле дәрәҗәдә урын алган
язучыларның иң яхшы әсәрләреннән
алынган, иң яхшы үрнәкләр. Ләкин
боларны татарча нәфис сүз сәнгате
үрнәкләре дип әйтү кыен. Монда
татарча художестволы сүз культурасы
гына түгел, гомумән татар сүзе дә бик
аз гына сиземләнә. Бу тел үзенең
лексик-һәм грамматик төзелеше белән
борыңгы кыпчак-болгар, уйгур-
чыгтай, гарәп" фарсы, госманлы төрек
һәм бераз татар телләренең
катнашмасыннан гыйбарәт.
XIX йөзнең соңгы чирегенә чаклы
татар поэзиясе, поэзия теле генә түгел,
гомумән язма әдәбияты һәм язма әдәби
теле әнә шундый корама һәм хаотик
хәлдә иде. Канда- лыйның саф татар
телендә язган берничә шигыре генә
өстенлек итеп килгән гомуми хәлне
үзгәртә алмады, әлбәттә. Бары тик XIX
йөзнең соңгы чирегендә генә,
капитализм һәм капиталистик
мөнәсәбәтләр үсү белән бәйләнешле
рәвештә һәм рус культурасының уңай
йогынтысы аркасында, татар әдәбияты
һәм әдәби теле тарихында яңа этап
башланды. Яңа татар әдәбияты тудыру
һәм яңа татар әдәби теле төзү юлында
беренче адымнар ясалды. Бу турыда
сөйләгәндә инде мәгърифәтче һәм
татар халкының атаклы галиме Каюм
На- сыйрины искә алмыйча үтәргә һич
мөмкин түгел. Татар халкын агарту,
фәнне, әдәбиятны, популярлаштыру
һәм яңа татар әдәби теле төзү юлында
Каюм Насыйри искиткеч зур эшчәнлек
күрсәтте. Татар теленең мөстәкыйль
бер тел булуын, әдәби һәм гыйлем-фән
теле булырга да сәләтле ңкәнен,
беренче буларак, Каюм Насыйри ачып
бирде.
Шулай да әдәби тел өлкәсендәге
каршылыклар, кыенлыклар Насыйри
чорында һәм аның әдәби прак-
тикасында гына чишелеп бетмәделәр.
Лексик һәм грамматик нормалар
карарлашмады. Чуарлыклар артканнан
арта барды. Бер яктан, әле «төрки тел»
дип аталган борынгы феодализм
чорының корама «китап теле» дәвам
итсә, икенче яктан, пантуркистлар идел
буе татарларына да, әдәби тел итеп, тө-
рек телен көчләп тагарга маташтылар.
Бу исә К. Насыйри тарафыннан башлап
җибәрелгән хәрәкәтне бер кадәр
әкренәйтте. Шуның нәтиҗәсендә XX
йөз башларында бер төркем
укымышлылар һәм шәкертләр
арасында төрекчәләштереп сөйләү һәм
төрекчәрәк итеп ЯЗУ әдәби мода булып
китте. Тукайның.- «Үз араларында
төрекчә сөйләшеп маймулланучы
шәкертләр, башларына фәс киеп
«Госманлыез. әфәндем» — дип йөрүче
хиффәтлә- ребез дә аз булмады...»
дигән сүзләре әнә шушы чорны
характерлый.
Г. Тукай иҗат мәйданына чыкканда,
әдәби мирасыбызның торышы, әдәби
атмосфера әнә шундый иде. Татар
әдәби теле мәсьәләсендә төрле
агымнар, капма-каршы тенденцияләр
көрәшеп килде. Тукайның иҗат
елларында да бу көрәш дәвам итте.
Г. Тукай татар теленә бик кирәкле
вакытта ярдәмгә җитеште һәм аның
иҗаты XIX йөзнең соңгы чирегендә
Насыйри тарафыннан башлап
җибәрелгән хәрәкәтнең җиңү маршы
булып яңрады, җиңү тантанасы булып
гәүдәләнде.
70 Шиһаб Рамазанов
11
Г. Тукай 1905 нче елгы революция
чорында .һәм аннан соңгы каты
реакция елларында иҗат итте.
Революция Тукайга көч һәм канат
бирде. Ул революцион-демо- кратик
идеяләр җырчысы булып формалашты
һәм реакция елларында да
революциягә турылыклы булып калды.
Тукайның иҗат чоры бик кыска
булды. Бары 8 ел чамасы (1905— 1913
еллар). Ләкин шушы аз вакыг эчендә дә
ул гаять зур һәм кыйммәтле әдәби
мирас калдырды. Тукай бит, үзе
әйтмешле, «коеп куйган поэт кына
түгел», күп кырлы әдип ул. Аның
прозасы, поэзиясенә караганда, күләм
ягыннан тагын да зуррак. Прозасы да,
поэзиясе кебек үк, бай эчтәлекле.
Тукай иҗатында ул чорның
иҗтимагый, политик тормышы һәм
культура мәсьәләләре туры һәм
шактый тулы чагылыш тапты. Азмы-
күпме әһәмияте булган бик кечкенә
вакыйгалар, вак төсле күренгән
әйберләр дә аның каләменә эләкмичә
калмады. Тукай иҗаты ул чордагы
татар иҗтима- гый-культура
тормышының «кечкенә
энциклопедиясе» диярлек. Аның
иҗаты — тарихчылар өчен дә,
язучылар, шагыйрьләр өчен дә, телче
һәм әдәбиятчылар өчен дә бәрәкәтле
чыганак.
III
Бу мәкаләдә Тукайның бөтен
иҗатын анализлау, аңа тулы харак-
теристика бирү максат итеп алын-
мый, бәлки аның шигырь телен өй-
рәнү юлында ясалган тәҗрибәләрнең
кайбер нәтиҗәләре генә күрсәтелә.
Г. Тукай — татарның беренче һәм
иң көчле классик шагыйре. Чын
мәгънәсендә сүз художнигы ул. Татар
сүзенең киң мөмкинлекләре, гаҗәеп
художестволы формалары, беренче
башлап Тукай иҗатында күренде.
Тукайны киң массаларга таныткан,
аны сөйдергән һәм ана сокландырган
якларның берсе дә — аның теле һәм
стиле. Тукай кебек татар телендә
җиңел һәм көчәнмичә язган, шуның
белән бергә гаять аһәңле һәм матур
итеп язган башка бер шагыйрьне
күрсәтү кыен. Тукайның бу
сыйфатын дошманнары да танырга
мәҗбүр булдылар. Ул татар теленә:
«И туган тел, и матур тел, әткәм,
әнкәмнең теле!» — дип, ялкынлы
мәхәббәт белдереп, җылы эндәшеп
кенә калмады; аның матурлыгын
ачты. Тукай иҗатында татар теленең
байлыгы да, сәләте дә, матурлыгы да
гәүдәләнде.
Билгеле, бер язучы да беренче
адымнарында ук тәмам җитлеккән
булмый, һәр язучы да «өйрәнчеклек
чоры» кичерә. Тукай да өйрәнә- өйрәнә
генә үзен, сокландыргыч телен һәм
үзенчәлекле стилен тапты. Башта әле
Тукай да нәкъ бо- рыңгы нәзымчылар
кебек:
Каләмне забт идея, внрдем ниһаять, Боныцлә
иҗтиза иттем кифаять.
Шигырь бабында юк бәндә мәһарәт, Фәкать бу
тугрыда кыйлдым җәсарәт. Намем — Габдулла,
аллаһ бәндәснмен, Җәмигъ колларың
шәрмәндәсимен, — дип чыкты
Тукайның 1905—07 нче алларда
басылган шигырьләре арасында әнә
шундый телдә һәм шундыйрак стильдә
язылганнары байтак. Бу чорда Тукай
ике телдә — татар һәм төрек
телләрендә язды. 1905 нче елда
басылган 7 шигырьдән 4 се татарча, 3
се төрекчә, 1906 нчы елда 39
шигырьдән 18 татарча, 14 төрекчә, 7
катнаш, 1907 нче елда 34 шигырьдән 29
татарча, 3 төрекчә, 2 катнаш телдә
язылганнар \ Бу чордагы прозасында да
берничә мәкаләсе һәм’ бер әсәре
(«Мохарә- бә вә Государственная
дума») төрек телендә язылган. Бу хәл
Тукайның ул чакта әле (1907 нче елның
2 нче яртысына чаклы) татар әдәби теле
мәсьәләсендә аерым концепциясе дә,
нык позициясе дә булма- ганлыкны
күрсәтә. Өйрәнчек елла-
1 Тукайның «Чынанча бездә...» дип башланган
шигыре шулай тәмамлана.
2 1943 нче елда чыккан «Академик басма»ның
беренче томына кергән шигырьләргә карап әйтелә.
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле. 71
рында Тукайның борыңгы Урта Азия
һәм төрек шагыйрьләренә ияреп иҗат
иткәнлеген, үз чорының әдәби
атмосферасы тәэсирендә булганлыгын
исбат итеп торуның кирәге юк. Яшь
Тукай ул йогынтылардан, әлбәттә, азат
түгел иде. Ләкин Тукай ул
йогынтылардан тиз котылды. Гомуми
политик һәм милли аңы ачылу белән
тел төрекләштереп маташуларның,
телдә төрекчелек агымының фальш
һәм зарарлы реакцион бер хәрәкәт
икәнен .аңлады. Аның белән арасын
өзеп кенә дә калмады,
пантюркистларга каршы каты көрәш
ачты. Ниһаять, үзенең төрек телендә,
төрекчә стильдә язылган шигырьләрен
дә аяусыз тәнкыйть итеп чыкты:
«Минем кайсы чаклар уянганда, ты-
гызланган вә газапланган мөддәтләрем— төрле
диваннарымда һаман әле үзем, җаным,
вөҗданым, оятым, хәятым рази булмаган
шигырьләремнең шушы көнгәчә халык
тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде...
һу, монда чүп- чар! Монда әллә нинди
«американизировать» ителгән «кичке азан»нар,
бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына
ишәктән тиле тәкълитләр, «Шәкерт яхут бер
тәсадыф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган
диярлек тәркнпләр, тагын шундый
кабахәтләр...» \ —
дип квалификацияләп, эчтәлеге яки
теле ягыннан түбән сыйфатлы ши-
гырьләрен юкка чыгарды.
Әйе, гомуми-политик һәм милли
аңы ачылу, ватанга һәм халкына кайнар
мәхәббәте, аңа чиксез хезмәт күрсәтү
дәрте Тукайга үзенең идея юнәлешен
һәм телен дөрес билгеләргә ярдәм итте.
Идея юнәлешендә һәм шигырь
сәнгатен үстерүдә рус әдәбиятыннан,
аеруча Пушкин һәм Лермонтов
поэзиясеннән үрнәк алса, татар халык
әдәбияты Тукайда үзенең туган теленә
тирән мәхәббәт тудырды.
«Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулчр
сөймәкемдән миндә туган те- лемезне сөю тугды.
Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә... туган
телемезне сөймәк
f Г. Тукайның «Уянгач, береиче эшем» дигән
мәкаләсеннән.
кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр
идеммени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен
туган тел!», —
дип чыкты Тукай.
Г. Тукайның бу чыгышын аның бо-
рыңгы әдәби мирастан бөтенләй баш
тарту, аңа төкереп карау дип аңларга
ярамый. Тукай өйрәнчек елларында
гына түгел, бәлки тәмам ьйагыйрь
булып җитешкәннән соң да әдәби
мирастан үзе теләгәнчә файдаланды.
Үзенең иҗат процессында әдәби
мирасның энҗеләрен сайлап, уңай
традицияләрен дәвам иттереп, яңа
эчтәлекле чын татар поэзиясе тудырды.
Татарча художестволы,, сүз
культурасын яңача оештырып, яңача
формалаштырды.
Г. Тукай, билгеле, үзенең телен,
образлы-поэтик лексикасын өр- яңадан
уйлап чыгармады. Халык теле, гади
сөйләү теле һәм «китап теле» белән
файдаланды. Сүзләрне,
•фразеологияне, грамматик форма-
ларны һәм поэтик синтаксисын шушы
чыганаклардан алды; халык телен,
татар хезмәт ияләренең җанлы сөйләү
телен төп чыганак итеа файдаланды.
Ул чорның әдәби телендә һәм
Тукайның үзенең дә өйрәнчек
елларындагы шигырьләрендә киң
кулланылган гарәпчә, фарсыча һәм
төрекчә күпертелмә купшы
тәгъбирләр, предметсыз абстракт
метафоралар җитлеккән Тукай те-
леннән төшә бардылар. Алар урынына
татар чынбарлыгындагы реаль
мөнәсәбәтләрне, реаль образларны
тәгъбир иткән гади сөйләү теле,
көнкүреш сүзләре әдәби телгә кер-
деләр.
Тукай боларга әдәби телгә килү өчен
киң юл ачты, һәм алар «китап теле»
элементлары белән кушылып, әдәби
тел тукымасы булып әверелделәр. Ул
чакта әле каргау, капшау, маташу,
типтерү, тибеп аудару, кибәк баш,
чыпчык баш, чүпкә дә саймау, кан
савылу, шүрләү, аңгы-миңге, пычак
кергере, кадалгыры, җен оргыры, мор
кыргыры, түп итү һ. б. кебек меңнәрчә
сүзләргә бары тик гади көнкүреш
сүзләре, түбән
72 Шнһаб Рамазанов
сүзләр дип кенә карала иде Тукан исә
аларны шигырь теленә кертеп җибәрде:

Күрәм ике ирнең селкенәдер.
Кайсы татар баен каргыйсың.
Күрдем әле синең залимеңне, “ һаман кәеф
сөрә, типтерә.
(«Эштән чыгарылган татар кызынам)
Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма
чорналган. Кибән чалма, кибәк башта, ишан
булган, имеш, хайван!
(«Ишан»)
Бик кирәкле эш кеби. күкрәкләремне капшады. Ул
кытык эзләп маташты, булмагачтан ташлады.
(«Көтмәгәндә»)
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, Юлда
манигъ күрсәм, тнбәм дә аударам. Тау башына
менеп кычкырмакчы булсам, Баек җир бит,
егылырмын дип, шүрләп калам.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
Тормак ярый. — бер туктамый ялганласаң,
Тугры сүзле инсаннарга ялганмасаң, Вөҗданыңнан
шәйтан төсле тыр-тыр качып, Үзең алдап,
башкалардан алданмасаң.
(«Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән
дустыма»)
Якты йөз берлән алам каршы авырлык авыруын,
Чүпкә дә саймыйм йөрәккә кап-кара кан
савылуын- («Дошманнар»)
Сездиләргә сезчә «чыпчык баш», диләр; Әмма
бездә сездән артык баш, миләр.
(«Өч хәкыйкать»)
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә
алданма; «Оялгандыр» димә яңлыш
«җибәргәндер» дисәң, әүла. («Бәгъзы
зыялыларымыз»)
1 1907 иче ел «Йолдыз» газетасының 120 нче
номерында «М. һ.» имзасы белән берәү (Һади
Максуди үзе булырга кирәк) «тел вә шивә» дигән
мәкаләдә болай дип язып чыккан иде: «Бәгъзы
әтрафта гына истигъмал кылына торган афакый
ләфыз вә сыйгалардан моглака ихтираз итмәли.
Мәсәлән: яхшырту, яңарту, ашагым кели, иптәш,
тормыш, ичмаса... кеби кәлимәләр «*дәби тел
өчен бик мөнкәрдерләр».
Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек булсын кабул.
(<Аң>)
Кит, пычак керсен җиһанның барча сандугачына.
(«Бер рәсемгә»)
«Үз тгбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер
нуры»,
Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры.
(«Казан вә казан арты»)
Яшь балаларны ашап китте бүре, Бик усал
ерткычтыр ул, мор кыргыры.
(«Бичара куян»)
Гади сөйләү һәм көнкүреш телен-
дәге аерым сүзләр белән генә түгел,
югарыдагы мисаллардан да
күренгәнчә, Тукай идиомнар. һәм
фразеология белән дә гаять оста
файдаланды. Менә тагын берничә
мисал:
Күз ачып йомганчы, һич шиксез җыярсың бер
чиләк.
(«Шүрәле»).
Ник ошатасың аны оҗмахка? Син — кафир,
диләр;
Бер колагымнан керә дә, бер колагымнан
чыга.
I («Төрекчәдән»)
Газап китми кабердә тән черүдән, Бүрек ташлап
котылмыйлар бүредән.
(«Катиле нәфескә»>
Күп тә йөрми, «чын» белән «ялган» чыгарганнар
сугыш;
Булмаса дуслык, җитә бит сугышырга бер юк эш.
(«Чын вә ялган»)
Әйләнә көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт мәртәбә,
Син бүген бай, бәлки, шәйтаннан да ярлы иртәгә.
Булса бир, булмас исә, җайлап сөйлә бул-
маслыгын.
Сизми калма ак сакаллы карт Хызыр
Ильяслыгын.
(«Нәсыйхәт»)
Мондый мисалларны Тукайның һәрбер
шигырендә күпләп табарга
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле. 73
мөмкин. Әнә шулай, халык теленең,
гади сөйләү теленең төрле элемент-
ларын турыдан-туры файдаланып яки
яңадан коеп, яңача оештырып, Тукай
халык авыз әдәбиятына якын булган
яңа поэтик тел, поэтик стиль тудырды.
Тукай каләменә төрле катлау, төрле
социаль һәм профессиональ группа
кешеләре эләкте. Аларны характерлау
өчен төз һәм туры тәгъбирләр, үткен
сүзләр кирәк иде. Моның өчен Тукай
төрле группаларның сүзләре һәм
тәгъбирләре белән дә киң файдаланды.
'Ләкин ул арготизм һәм порнография
кулланмый. Җитлеккән Тукай әсәрлә-
рендә инде әдәби зәвыкны рәнҗетерлек
дорфа яки тупас сүзләр дә очрамый.
Тукай, үзе теләгән мәгънәне аңлату,
хисләрен тәгъбир итү өчен, гаять
уңышлы һәм тәгъбирчән сүзләр таба.
Кирәк булганда, үзеннән дә сүзләр
ясый, ләкин моның белән артык
мавыкмый. Күбесенчә лексик
фондтагы, үзенең бай лексиконындагы
әзер сүзләр белән файдалана. Үзеннән
сүз ясау Тукайда сирәк. Прозасында,
аеруча юмор, сатира жанрында
язганда, каләменә эләккән кешенең яки
күренешнең чын йөзен яки тискәре
берәр үзенчәлеген ачу өчен, Әхмәтҗан
урынына Ахмакҗан, Сәйдәшев
урынына Чәйнашев, «Бәянелхак»
урынына «Пиянелхап» яки
«Табанылхак», Байбурин урынына
Байбулыйм, Меншиков урынына
Мешников, Нәҗип Думавый урынына
Нәҗип Ломовой, «Тел ярышы»
урынына тиле ярышы Һ. б. кебек,
халык этимологиясенә тартым фонетик
төрдәге «ясалышлар» очраштыргаласа
да, җитди әсәрләрендә, шигырьләрендә
бу алым белән файдаланмый. Җитди
әсәрләрендә исә хәзерге татар әдәби
телендә тагын да активлашыбрак
киткән морфологик һәм синтаксик
алымнар белән файдаланып сүз ясый.
Фигыль ясаганда. ул күбрәк ла-лә-лан-
лән-лаш- ләш кебек кушымчалар белән
эш ИТӘ:
Кара җирне юешләр, елгалармын:
(«Яңгыр илә кояш»). Менә көз барча кырларны вә
урманны ялангачлым.
(«Мәктәптә»)
Ошбу күрелеш башкаланмый күп заман
(«Тәмсил»). Бер песи дошманга азрак
каршылашмакчы була.
(«Мияу бикә»)
Яңакларны мөкатдәс күз яшемлә энҗели
башлыйм. («Тәәссер»).
Гарәп һәм башка телләрнең сүзлә-
реннән морфологик төрдә фигыль
ясаганда да шул ук кушымчалар белән
файдалана:
Мин тотылмыйм, хәйләлә син һәм җылыш («Өч
хакыйкать»).
Җиңелләнәм, магсумланам мин шул чакта
(«Китап»).
Гашикым җитдиләнә, шунда үк уеннан тартына.
(«Гашикъ»)
Тотты да ул безнең батыр ябалакны Тәгамлады
чукып-чукып, йолкып-йолкып.
(«һәр кемнең ашыйсы килә») Та кыямәт зикр
итәрди, оәлки тәгъзим- ләп мине.
(«Алдандым»)
Каинатә каршы ям-ямландыручы булмасаң.
Күңелемне тәшвишлә шәнтанландыручы булмасаң.
(«Син булмасаң»)
X
Ләкин шуны әйтергә кирәк: мондый
неологизмнар да Тукай лексикасы өчен
характерлы түгел, һәм Тукайның
сокландыргыч үзенчәлеге дә анда
түгел. Югарыда әйтелгәнчә, Тукай үзе
теләгән мәгънәләрне, нечкә хисләрне
тәгъбир итү өчен тел хәзинәсендәге
әзер сүзләр белән файдалана. Тел
рудаларын актарып, үзенә кирәк сүзләр
һәм формалар таба. Аларны . ком-
балчыклардан тазартып, татар теленең
рухы һәм табигате дигән эчке сынаулар
аркылы үткәреп куллана. Яңача ком-
бинацияләр, яңа күчерелмә мәгънәләр
тудыра. Аның синтаксик комби-
нацияләре, күчерелмә мәгънәләре,
ничектер, бик табигый һәм аерата
тәгъбирчән, образлы булып чыгалар.
Мәсәлән, сыну, сүнү, җил, ил,
- 74 Шиһаб Рамвэаяов
җылау дигән сүзләр — бик гади сүзләр
бит. Болар һәр кешенең телендә бар.
Нәкъ менә шул сүзләр Тукай
контекстында бүтәнчә яңгырыйлар,
мәгънәгә дә туенганнар, шул
мәгънәләре белән синең зиһенеңә дә
кереп утыралар.
II мөкатдәс, моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз
Снн сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы.
(«Өзелгән өмит»)
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил
җылын, Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан
нл җылын.
(«Көзге җилләр»)
Яки менә мәхәббәт сүзенең Тукай
кулланышындагы комбинацияләнүен
карыйк:
Нинди дәрт белән каләм сызсам да кәгазь өстенә.
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы
Үпкәнеңдәй бирле, әнкәй, иң ахыргы ‘кәррә син, һәр
ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы.
(«Өзелгән өмит»)
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.
Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт кам- _чысы.
һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
(«Мәхәббәт»)
Эш агачы, милли агач, милли болыт
кебек комбинацияләр болай куллануда
бик ят һәм мәгънәсезлек булып
күренер иде. Ә Тукай контекстында
алар гаять матур яңгырыйлар һәм
тирән мәгънәлеләр:
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш;
Эш агачы һәрвакыгта бик юмарт китерер җимеш.
(«Эшкә өндәү»)
Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,
.Барсы корган, бер генә юк җанлысы, яфраклысы.
(«Өзелгән өмит»)
Ялтырый милли болытларның арасыннан
«яшен», Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр, яшьнәсен ул.
яшьнәсен!
(«Яшен журналы хакында»)
Сүзләр, формалар Тукай ихтыя- ’
рына буйсыналар. Тукай аларны шулай
әйләндерә ки, элек-электән килгән һәм
һәр кемгә дә мәгълүм булган гади
сүзләр, грамматик кли- шәләр,
штамплар яңадан эретеп коелган кебек
булалар. Тукай телендәге сүзләр, сүз
тезмәләре, шулай ук сүзләрне
күчерелмә мәгънәдә куллану
борыңгырак һәм Тукайга замандаш
язучылар телендә дә бар иде, әлбәттә.
Ләкин хикмәт тә менә шунда ки, нәкъ
менә шул ук сүзләр Тукай
кулланышында яңача яңгырадылар,
яңа мәгънә алдылар һәм
художестволылык куәте казандылар.
IV
Тукай теле гомумән, шулай ук
аның шигырь теле дә, лексик яктан
бик катлаулы. Анда төрле телләрнең
сүзләре һәм фразеологиясе, төрле
стилистик катлаулар бар. Тукай бит
татар теленнән башка тагын гарәп,
фарсы, төрек һәм рус телләре белән дә
яхшы таныш. Кирәк булганда бу
телләр белән үзе теләгәнчә
файдаланган да.
Тукай лексикасында төп материал
татар теленең үз сүзләре1.
1 1905—07 иче елларда, әле әдәби тел
мәсьәләсендә нык позициядә ^ормаган чагында,
төрек телендә язылган әсәрләрендә төп лексик
материал — гарәп, фарсы сүзләре. Мәсәлән:
«Голүмең бакчасында...» дип башланган
шигырендә гарәп, фарсы сүзләре 56,3%, «Хәзерге
хәлемезә даир» дигән шигырендә 56,3%,
«Пушкинә» дигән шигырендә 55%, «Нур»
газетасы турындагы шигырендә 64,4%. Эш
андагына да түгел. ^Мондый шигырьләрендә
кулланылган гарәп, фарсы сүзләренең күбесе
мөддәга, мөсәмма, Бәһаим, Иҗтинап әз ихтилаф,
Нары һиҗран, Яксамдыр, Рәксандыр,
Рәхшандыр, Касәвәт, Мөнафиһа, Тәнавел,
Гандалибаның, Әсмар, Мәсмур, Җәнабе мән
Ләһелфәрман сүзләре кебек, «китап телонең
күпертелмә купшы һәм «югары стиль» дип
аталган стильгә генә хас сүзләр булып, гарәп һәм
фарсы телләре белән яхшы таныш булмаган
кешеләр «чен бөтенләй анлаешсыз.

Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле.
.Икенче телләрдән алынган сүзләр
арасында гарәп һәм фарсы сүзләре
Тукай телендә күренекле урын тота. Бу
— Тукайның бөтен иҗат прак-
тикасында дәвам итә. Тукай бит гарәп,
фарсы һәм төрек сүзләрен татар әдәби
теленнән бөтенләй себереп ташлауны
бер кайчан да максат итеп купмады. Ул
татар әдәби теленең тарихи оеша һәм
формалаша килүен, әдәби тел, «китап
теле» традицияләренә сак һәм айнык
мөнәсәбәттә булырга кирәклеген, әдә-
би тел төзүдә, аны демократиза-
цияләүдә милли чикләнгәнлек һәм
буржуаз пуризм тенденцияләренең
зарарлы икәнен дөрес аңлап эш итте.
Шуңа күрә дә 1909—10 нчы елларда
татар матбугатында әнә шундый
тенденцияләр белән үткәрелгән «тел
ярышы»на Тукай катнашмады һәм ул
кампанияне «тиле ярышы» дип атады.
Тукайның кайбер шигырьләрендә
гарәп-фарсы сүзләре шактый зур
•процент тәшкил итә ]. Дөрес, балалар
өчен язылган шигырьләре арасында,
«Карлыгач» шигыре кебек, -бер генә
гарәп-фарсы сүзе дә кермәгән яки
«Кызыклы шәкерт» һәм «Гали белән
кәҗә» кебек, берәр генә гарәп сүзе
катнашкан шигырьләре дә бар. Ләкин
гомумән алганда балалар өчен язылган
шигырьләрендә дә гарәп-фарсы
сүзләре шактый күп очрый5 6.
Бу нинди сүзләр соң?
Тукай лексикасындагы гарәп- фарсы
сүзләренең зур күпчелеге татар хезмәт
ияләренең гади сөйләү һәм көнкүреш
телендә дә киң кулланыла торган,
икенче төрле әйткәндә, халыклашкан
сүзләр алар.
«Пар ат» (1907 ел) Шигырен алып
карыйк. Бу шигырьдә гарәп теленнән
кергән сүзләр: нур, тараф, тәмам,
заман, гомер, шәһәр, хәсрәт, ятим,
мөмкин, ихтыяр, азан, хикмәт,
мәгърифәт, гыйрфан, җәннәт, хур;
фарсы теленнән: һәр, һәм, хуш, гөнаһ,
шәкерт, шат, намаз, дәрт.
Кабатланулары белән исәпләгәндә,
болар 14,12% тәшкил итә. Ләкии
болардан бары тик гыйрфан сүзе генә
5 «Үз- үземә» (1906)—33%, «Мәхәббәт» (1908)—28,4%, «Васыятем» (1909)—28,6%, «Өзелгән өмит»
(1910)—19.5%, «Сайфия» (1911)—17,8%, «Әхлаксызлык» (1912)—9,3%,‘ «Тәфсирме, тәрҗемәме?»
(1913)—37,8% һ. б.
6 «Иртә» (1909)—22,4%, «Эшкә өндәү» (1909)—19.4%, «Сабыйга» (1909)—19% 11. б.
Тукай кулланган мәгънәсе белән
бүгенге сөйләү телендә ишетелми.
«Мәхәббәт» (1908 ел) дигән ши-
гырендә: шигырь, шагыйрь, илһам
(чысы), рух(ланмаган), файда(сыз),
гыйбарәт, гыйшык, мәхәббәт, мөмкин,
гашыйк, кабул, дөнья, әмма, ләззәт(ле),
газап, әхрары мәхәббәт, зан (итәм)
кебек, гарәпчә яки тамыры гарәптән
алынган сүзләр һәм парә-парә, гәүһәр,
һич, хуҗа кебек, фарсыча сүзләр
кулланган: кабатлануларын исәпкә
алганда, болар шигырьнең сүзлек
составында 28,4% тәшкил итә. Хәзерге
тел практикасында бары тик әхрар, зан
дигән сүзләр генә кулланылмый,
башкалары бары да тере сүзләр.
«Мужик йокысы», «Чын вә ялган»,
«Сәрләүхәсез», «Актык тамчы яшь»,
«Милли моңнар», «Шекспирдан»,
«Буран», «Кәҗә белән сарык», «Шаян
песи», «Кошларга», «Бала белән
күбәләк» һәм башка бик күп
шигырьләрендә кулланылган гарәп-
фарсы сүзләре — барлыгы да хәзерге
әдәби телебездә генә түгел, бәлки
сөйләү телендә дә актив кулланыштагы
тере сүзләр. Тукай лексикасындагы
гарәп һәм фарсы сүзләре нигездә әнә
шундый.
Тукай телендә гади сөйләү теленә
кермәгән, яки халыклашмаган, ләкин
ул чорның язма әдәби телендә киң
кулланылган «китап гарәпчәләре» дә
байтак. Тукай лексикасындагы «китап
гарәпчәләре»нен. зур күпчелеге татар
телендә төгәл адекваты булмаган
абстракт төшенчәләрдән яки социаль-
экономик, политик, фәнни-техник һәм
дини терминнардан гыйбарәт.
Юлда манигъ күрсәм, тпбәм дә аударам («Бер
татар шагыйренең сүзләре») Инкнсар ит гадәтеңчә,
ян күңел, сыздан күңел. 11 фәләкнең төрле-төрле
гольменә күнгән күңел!

76 Шиһаб Рамазанов
сахибеңне бул чыдауда таш
кеби.
канатын ач, вакыт җитте
буган.
(«Күңел»)
Кан вакытлар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм, Әллә
кайдан шунда мкъбаль атлы чулпаным килә.
1«Тәрәддет вә шөбһә»)
Тәрке хезмәт әнләгез, үткен гакыллар, сез дәхн, Бер
дә тумаслык булып ят син дә, мстигъдат, кнре. Фез
дәхн, мөһлик мәразлар, үзегезне ташлагыз,
Барчагызны мөштәмилдер, кайтты истибдат кнре.
(«Өмитсезлек»)
кайда бай сайфиясе.
кулда бар шәмсиясе. ! нәкълиясе.
өҗмах кеби кәйфиясе. («Сайфия»)
Тукай телендә «китап гарәпчәләре»,
бер яктан, әнә шундый семантик
таләпләр,
мәгънә
нечкәлекләрен күзәтү белән
сәбәпләнгән булса, икенче яктан,
Тукай аларны күп кенә очракларда
ритм-мелодия һәм рифма таләпләре
буенча, шигырь төзелешендә у найлы
вариантлар рәвешендә, куллана. Әле
генә «Сайфия» шигыреннән
китерелгән мисаллар моны бик ачык
күрсәтеп тора.
Менә тагын берничә мисал:
Яки уйга калдырадыр ИНТИКАТ, Итмәсәм дә мин
аңар күп илтифат.
Юк әле миндә хәкыйкатькә ВӨСУЛ, Әллә нигә
аерылалмый уң вә сул. Я ходай! Кайчан чыгармын
шөбһәдән. Кипми ник шөбһә тире бу ҖӘБҺӘДӘН.
(«Вакты гажзем»)
Көрәш угрында ар. тал, тирлә, имгән, Өмид итмә
булышма кн ы ЛӘИМНӘН.
(«Тормыш»)
Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә,
кашына,
Мең вә миллион афәрин бу сурәтең
НӘККАШЫНА.
(«Бер рәсемгә»)
Иң бөек максат безем—хөр мәмләкәт, хөр
Русия,
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и геруһы
РУСИЯҺ.
(«Китмибез»)
Тукайның прозасында «китап
гарәпчәләре»нең азрак, ә шигырьлә-
рендә күбрәк булуы, өлешчә, әнә
шуның белән сәбәпләнгән булырга
кирәк. Аннары, Тукай «китап га-
рәпчәләре»н стилистик катлаулар
планында, гади сөйләү телендәге
сүзләргә синонимии параллельләр итеп
тә куллана.-
Шундый хурлыкта, ХӘКАРӘТТӘ мәхәббәт
йолдызы («Мәхәббәт шәрхе»)
МӨКАТДӘС ул, бөек ул, ГАЛИ ЗАТ үл. Тәмам ХӨР
ул, вә бик КИҢ ул. АЗАТ ул.
(«Театр»)
Син закон, статьяларга баш имисең,
ХӨРРӘ син. Әйләнәсең, тулганасың, түгәрәк *син,
КӘРРӘ син.
(«Гыйлавә»)
Шул рәвешчә Тукай үз заманындагы
«китап теле» һәм югары стиль билгесе
булып саналган «китап гарәпчәләре»
белән дә үзе теләгәнчә һәм гаять оста
файдаланган. Аларны сайлап кына һәм
кирәгенчә генә куллана Тукай. Аның
бу практикасы анача килгән «өч стиль»
— югары, урта һәм түбән стильләр ара-
сындагы чикләрне җимерүгә, сти-
листик катлауларны сайлап куллануга,
бердәм милли әдәби тел эшләп
чыгаруга юнәлдерелгән. Бер яктан, ул
татар теленең үз сүзләрен
активлаштыра, татар теленең семантик
системасын киңәйтә, татар сүзләрен
гарәп, фарсы, рус һәм Европа
телләрендә эшләнеп чыккан
төшенчәләрне тәгъбир итү өчен дә
җайландыра, икенче яктан, «китап
теле» сүзләренә дөнья, реаль тормыш,
көнкүреш мәгънәләре сала. Тукай
телендәге «китап гарәпчәләре» дә
предметсыз метафоралар, күпертелмә
купшы сүзләр түгел.
Тукай куп кенә очракларда «китап
теле»ндә дини идеяләрне тәгъбир
итүче сүзләрне дә художество
әдәбияты стилләренә, көнкүреш теленә
җайлаштыра, аларга яңа
Алга сәвк нт
Нгътнла нтсәң.
Юргалый ул шунда тиз-тиз,
Нурны каплый, эссе днп, бай,
Бэтсачы шунда үзе һәм аләте
Җимерек өй каршында ич <
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле. 77
функция йөкләтә, кайчакта иронияле,
хәтта атеистик мәгънәләр дә чагылып
кала:
Барча кызлар алдый дим, һичберсе юк алдамас,
Кайсы кызлар алдамас соң, син, фәрештәм,
алдагач.
(«Утырышу»)
Үзенең сөйгән кызына фәрештәм
дип эндәшә.
Әүлиялариың барын бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыймын, бер якты йөз ул йөз кеби.
(«Хөрмәтле Хөсәен ядкәре»)
Беренче татар большевигы Хөсәен
Ямашевны әүлиялардан югары куя.
Гафу әйлә, кичер мине, ходам җаным, Бик еш була
кәҗәләнеп җылауларым... Кичерелсәче, тәңрем
бәгърем, әти-әни, Дәү әнием, апайларым, бабай,
әби... һәрбер эшне әнкәемнең исенә төшер. Дисен
аңа бер фәрештәң: «Коймак пешер!»
(«Йокы алдыннан»)
Күчтең инде дөньямыздан ахирәткә, хуш, песи!
Байлыгы берлән иманның изгелектә күч, песи! Сау
чагында күп золем кылсаң да тычканнарга син,
Бик тыныч бул, ярлыкар аллаһ гафур, гафве киң.
Булсын инде якты каберең, бирсен алла яхшы хәл,
һәм кыямәттә мине күрсәң мыраулап каршы ал.
(«Мәрсия»)
Тукай лексикасында икенче тел-
ләрдән кергән сүзләр гарәбизм,
фарсизм, төркизмнан гына гыйбарәт
түгел. Анда рус һәм Европа
телләреннән кергән сүзләр дә байтак.
Хәлбуки, Тукай заманында шигырь
телендә генә түгел, бәлки гомумән
әдәби телдә европеизм бик аз
кулланыла иде. Хәтта терминологиядә
дә гарәп яки төрек номенклатурасы
белән эш ителеп килде. Тукай исә
прозасында да, шигырьләрендә дә рус
һәм Европа телләренең сүзләре белән
яхшы ук иркен файдаланды. Татар
телендә төгәл адекваты булмаган һәм
тәрҗемә белән кирәгенчә бирелеп
җитмәгән төшенчәләрне, социаль-
экономик, политик, фәнни-техник
терминнарны Тукай күбесенчә рус
әдәби телендәгечә куллана:
«Капиталистический строй бетеп, дөньяга
социалистический тормыш чыкмыйча,
капиталның һәр хәкыйкатькә пәрдә булып
торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип
йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм».
(«Шартлар»)
Дума, депутат, гласный(лык),
цензур, закон, статья, аристократ,
юрист, адвокат, чиновник, конторщик,
счет, художник, выставка, медаль,
металл, автономия, колония һ. б. кебек
терминологик лексика Тукайның
шигырьләрендә дә күпләи очрый:
Монда бульварлар, танцевальня, цирк та шул,
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
(«Шүрәле»)
Сине дәртләндерер гармоньлы җыр бу.
Биерсең, бәлки, бу кадрельгә каршы.
(«Бер манигы тәрәккыйгә»)
Кайчакта, шигырь төзелеше, ши-
гырь техникасы таләп итүгә карап,
европеизмнарны гарәпчә адекватлары
белән дә алмаштыра:
Зонтик — шәмсия, художник —
рәссам, нәккаш, минут — дәкыйка һ. б.
Мәсәлән, «Япон хикәясе»ндә:
Баш өстендә алтын зонтик күләгәли, — ди. Ә
«Сайфия» дә:
Нурны кагГлый, эссе дип, бай, кулда бар шәмсиясе,
— ди.
Шул ук максатлар белән киресенчә
дә эшли. Балалар өчен язган
шигырьләрендә дә гаилә сүзен кул-
ланганы хәлдә «Сайфия»дә:
Җан ачып! Вот как’, дисез,
Мазлум мужиклар семьясы.
Тукай үзенең шигырьләренә ха-
лыкара терминнарны гына түгел, бәлки
темасына, сюжет һәм экспрессив
тонына карап, рус һәм Европа
телләреннән гади сүзләр, хәтта бөтен
фразалар да кертеп җибәргәли.
Ничектер, Тукай контекстында бо
78 Шнһаб Рамазанов
лар да бик табигый, тирән мәгънәле
һәм гаҗәп матур булып чыга.
Бар егетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын,
Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын.
Күрмәгән ул дөньяның каһрен, усал угрозасын,
Күрсә дә» калган «угы*, күргән фәкать ул розасын.
Күрмәгән язмышның ул зур тукмагын я розгасын,
«Г»е калып, күргән фәкать ул розганың да
розасын.
(«Егетләр»)
Ни кылырсың. Хаҗи абзам, тотса мәскәү- ләр
якаң?
Как ты будешь отвечать там? Тотса мәс- кәүләр
якаң?
Сыгмас ирдең киң җиһанга, малына мәгърур
булып, Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр
якаң. Типтереп йөрдең тәтәйләрдә театрны сүгеп,
хНет, князь, постой!»—диерләр,— тотса мәскәүләр
якаң. («Тотса мәскәүләр якаң»)
V ~
Хәзерге әдәби тел нормалары күз-
легеннән караганда, Тукай лексика-
сында архаизмнар, фонетик һәм
морфологик чуарлыклар, яки архаик
формалар, байтак очрый. Аларның бер
төрлесе Тукай заманында ук архаизм
булып саналган, һәм Тукай аларны,
мәгълүм максатлар өчен, шушы планда
кулланган да.
Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр, һич моның
тик бери тәкый юк торыр. Бер хикәять килде
телемгә арый, Яхшылап сөйләп биреп булса —
ярый. Күрделәр бер кисек адәм башыный, Агълаю
килде дә түкте яшени. Гәүдәсе юк, бер гаҗәеп баш
ирер, Шәһит ирер, ике күзе яшь ирер, Агълыйдыр
һәркем күзеннән яшь сыгып, Аглый кибеттән
кәләпүшләр чыгып. Атламаска — бер мөселман
башы бу, һәр мөселман бәндәнең җанашы бу. Шул
вакытта Камчылы ишан килә, Ул Кисекбашны
тотубән өшкерә.
(«Яна Кисекбаш»)
Ачык ки, монда Тукай тәкый, юк
торыр, шәһит ирер, агълаю, агълый-
дыр, тотубән һ. б. кебек сүзләрне яки
формаларны, архаизм икәнен белә
торып, стилистик катлау рәвешендә,
сурәтләү чарасы итеп ,кулланган. Бу
пландагы архаизмнарны Тукайның
борыңгы «Төрки тел»дә язылган
«Кисекбаш» китабына пародия итеп
язган «Печән базары яки яңа
Кисекбаш»ында күпләп табарга
мөмкин. Ләкин бу урында сүз Тукай
лексикасындагы андый архаизмнар
турында түгел, бәлки Тукайның
хәзерге әдәби телебездә
стабильләшкән бердәм формалар белән
беррәттән аларның борынгы
формаларын да тигез хокуклы ва-
риантлар рәвешендә куллануы турында
барачак. Мәсәлән: еглап — елаган —
елый, угыл — ул, уйку — йокы, уйгану
— уяну, анлар — алар, бонлар —
болар, җыр—җыру, илә— илән, берлә
— берлән — белә — белән; чыгыш
килеше кушымчаларын дан — дән —
дыйн — дин, беренче Һәм икенче зат
кушымчаларының, күплек формасын
мез — без, ңез— гез рәвешендә
куллану кебек чуарлыклар күздә
тотыла. Тукай телендәге мондый
чуарлыкларның күбесе фигыльләр
өлешенә төшә: күрү — күрмәк, күрергә
— күрмәгә, күрмеш — күргән, күрдеки
— күргәне,, күрүче — күргүче, күр —
күргел — күргәй, күрең — күрәлем,
күрми — күрмәй һ. б.
1Мондый чуарлыклар Тукай иҗа-
тының башлангыч чорларында гына
түгел, бәлки аның иң соңгы әсәр-
ләрендә дә күренгәли, бер үк ши-
гырендә, хәтта бер үк җөмләсендә дә
очрый:
«Әдәбият ахшамы үзебезнең көйләребез,
үзебезнең моңлы мотивларымызны кабахәт
фәхешханәләр почмагыннан түгел, үзебезнең яшь
зыялыларыбыз авызыннан ишеттерәчәктер».
(«Фикер» газетасы, 1906 ел, сан 39) Кызык
соң бер кулым берлән эчәм мин, Икенче кул белән
хурлар кочам мин.
(«Ысулы кадимче*) Хат яза углы, сала аз-маз
кызыл-күк ак- ,? ча да.
Бер вакыт, көннәрдә бер көн, хат яза карчык улы.
(«Күк сыер»)
Дин хәзер иске, аварга торгучы чергән дивар («Дип
вә гавам»).
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була
минем юл күрсәткүче йолдызым.
(«Китап»)
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби_теле._ 79
Тукай телендәге мондый чуар-
лыкларны ничек аңлатырга кирәк?
Барыннан да элек шуны истән
чыгармаска кирәк: бер язучы да
үзеннән элекке әдәби тел традиция-
ләреннән һәм үз заманындагы әдәби
тел нормаларыннан башка эш итә
алмый. Хәтта җирле сөйләш
элементларыннан, диалектизмнардан
да бөтенләй азат булмый. Бу— бер.
Аннары, Тукай телендәге бу
чуарлыклар — ул чорның әдәби те-
лендә законлы вариантлар алар. Болар
К. Насыйриның 1895 нче елда басылып
чыккан «Әнмузәҗяендә генә түгел,
хәтта Октябрь революциясенә чаклы
булган мәктәп грамматикаларында да
күрсәтелеп һәм өйрәтелеп килде.
Мәсәлән: Г. Сәгъдинең 1917 нче елда
басылып чыккан «Телемезнең
мөкәммәл сарыф вә нәхве»ндә
рәвешләр сериясендә хосусан белән
беррәттән: бахосус—билхасса —
хосусият илә, мотлак—мотлака,
фәукыльгадә—ха- рикыльгадә,
теркәгеч һәм бәйлекләр сериясендә:
зира—зираки, бинаән га- ләйһн, шуңа
бинаән, ушандак, дәхи, дәхи дә, вә, һәм,
вә һәм..., белән-бе- лә-берлә-берлән-
илә-илән һ. б. кебек, төрле вариантлар
ул чорның әдәбиятыннан алынган
мисаллар белән ныгытылып
өйрәтеләләр. Шул ук дәреслектә
чыгыш килеше кушымчасын дан-дән-
дыйн-дин рәвешендә, ә күплек
формасында беренче һәм икенче зат
кушымчалары мыз-ңыз рәвешендә генә
биреләләр.
Димәк, Тукай кулланган параллель
вариантлар ул чакта әле тере, һәм һәр
язучы аларны куллануда ирекле иде.
Тукай да, кирәгенә карап, алар белән
файдаланган. Борынгы «төрки тел»дән
күчкән яки аерым диалектларда
сакланып килгән ул вариантларны,
Тукай әдәби традиция рәвешендә дә,
стилистик һәм техник чара итеп тә
куллана.
Татлы.ирнен үпсә бермән, кәүсәреңне нишләсен?
(«Бер рәсемгә»)
Көтәм ярдәмгә һичбер ксмсә килми, Ахырда
калдым ачка көчкә үлми.
(«Кемнән ярдәм эзләргә»)
Тәрке хезмәт әйләгез, үткен гакыллар,.
сез дәхи. Бер дә тумаслык булып ят син дә, истигъ-
дат, кире. («Өмитсезлек»)
Ярлыкагыл дип үзем һәм әткәм, әнкәмне, ходам
(«Туган тел»)
Санки күңелең җиргә ингүче рәхмәт юлы
(«Сагыныр вакытлар», 1912 ел)
Бу мисаллардагы бермән, кемсә,
дәхи, ярлыкагыл, ингүче һ. б. кебек
сүзләрне, һәм формаларны Тукай әдәби
традиция рәвешендә кулланган.
Тыныч калды йөрәк, шау-шу вә гаугадан тәмам
тынды. Моңаеп тибрәнә тик бер тәхәттырдан гына
инде.
Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне,
Теләп яшерен генә рәхәт сәгадәтле вакытларны.
(«Исемдә»)
Бу шигырьдә, тезүче теркәгеч итеп,
бер урында вә, икенче урында һәм
китерелгән; бер үк функциядә һәм
берәр генә иҗекле дә булуларына
карамастан, бу шигырьдә ике урында
да вә яки икесендә дә һәм теркәгече
китерелсә, Тукай күзәткән нечкә
художество такты беркадәр бозылыр
иде. Чөнки вә ачык иҗекле, һәм ябык
иҗекле.
«Әльислах» ка ярдәм итик һәммәбез дә, Лазим
булсын булышмаклык зиммәбезгә, Кызганыйкмы
безнең ярдәм киткән чакта Төзәлергә вәйран
булган Кәгъбәмезгә.
(«Ислахчыларга»)
Монда бер төсле авазлар күбәеп
китмәсен өчен, бер үк тартым ку-
шымчасы һәммәбез дә зиммәбезгә
сүзләрендә без рәвешендә, ә кәгъ-
бәмезгә сүзендә мез рәвешендә ки-
терелгән.
Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән, пәһлеван
берлән;
Мөнафикъ! Яхшы саклан, аударым бер көн ояң
берлән.
(«Мөнафпкъка»)
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем
(«Туган авыл»)
Беренче шигырьдәге аударым,
икенче шигырьдәге күрем сүзләре —
80 ' Шиһаб Рамазанов
әдәби телдәге аударырмын, күрермен
фигыльләренең диалекталь ва-
риантлары 1. Беренче шигырьдә ритм
интересына, икенчесендә рифма та-
ләбенә бик җайлы килгәнлектән, Тукай
бу диалекталь вариантлар белән
файдаланган.
Кар, томаннан, көтмәгән до. килде чыкты
шүрәлем, Дәшмимен, тып-тын торам, нишләр
икән, дим, күрәлем.
(«Көтмәгәндә*)
Монда татар әдәби телендәге күрик
урынына, шүрәлем сүзе белән
рифмадаш итү өчен, «Төрки тел»- дәге
күрәлем формасы белән файдаланган.
Шул рәвешчә, Тукай телендә әдәби
лексиканың төрле катлаулары, төрле
вариантлары очрый. Темасына, сюжет
һәм экспрессив тонына, художество
тактына, шигырь техникасы
таләпләренә туры китереп, Тукай ул
вариантлар белән дә үзе теләгәнчә
файдалана. Дөрес, кайчакта ул
вариантлар Тукай телендәге
каршылыклар: кирәксез чуарлыклар
булып күренергә мөмкин. Ләкин
мондый чуарлыклар Пушкин һәм
Лермонтов телендә дә байтак.
Мәсәлән, письмо, колесо кебек
исемнәрнең күплек формасы
Пушкинда да, Лермонтовта да письмы,
колесы рәвешендә дә очрыйлар.
Лермонтов, шигырьдә генә түгел,
бәлки прозасында да инфн- нитифны
ти (нести, принести, отнести, отвести)
формасында да, ть (несть, принесть,
отнесть, отвесть) формасында да
куллана. Хәзерге рус әдәби теле
формалары күзлегеннән караганда,
письмы, принесть формалары инде
архаик формалар булып саналалар.
Тукай телендә чуарлык булып
күренгән фонетик һәм морфологик
вариантларга да шулай карарга туры
килә. Шуның белән берлектә, бик үк
эзлекле рәвештә булмаса да, ул
вариантлар Тукайның иҗат
практикасында сайлана барып, Тукай
телендә хәзерге әдәби телебездәге
стабильләшкән формаларның өстенлек
ала килгәнлеге дә күренә. Бу исә татар
әдәби теленең лексик һәм грамматик
нормализациясе ягыннан бик әһәмият-
ле момент.
Коры сүз генә булмасын өчен,
түбәндәге бер генә фактны булса да
иллюстрацияләп үтәргә кирәк.
Тукай кулланышында белән бәйлеге
һәм аның борыңгырак вариантлары
түбәндәгечә күренә:
Шигырь исемнәре илә 1 идән
1 _ 1
берлә берлән 1 белә белән
„Пар ат* (1907) ел — _ 1
1
_ ә
.Тавыш* хакында* (1907) — — _ 1 4
„Утырышу* (1907) — — — — — 5
„Ысулы кадимче* (1908) — — 1 1 — 1
„Яна кисекбаш- (190о) 2 — 2 5 — 8
„Су анасы* (1908) — — —— 1 — 4
„Япон хикәясе* (1909) —- -- — — 1 3
„Кәжә белән сарык әкияте* (1909) — — 1 1 _ 10
„Мияу бикә* (191<|) — — — 1 — 4
„Өч хәкыйкать* (1912) — — — 2 — 4
1908 — 9 нчы елларда балалар өчен 2 — 5 5 — 24
язылган шигырьләрдә.
1
4 i — 1 ю I 17 I 1 1 69
1 Мишәр диалектында р авазына беткәнбосрыклардан ясалган киләчәк заман хикәя фигыльнең
беренче зат берлек формасы шулай кыскартылып сөйләнә: аудар- аударырмын-аударым, кур-
курермен-күрем, китер-китерермеи-китерем һ. б.
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле 81
Прозасында да шулайрак күренә.
Мәсәлән: «Йсемдә калганнар»да (1909
ел) — белән — 42 тапкыр, илә — 26
тапкыр кабатлана. Бүтән вариантлар
юк. Күренә ки, Тукай телендә белән
бәйлегенең хәзерге әдәби телебездә
стабильләшкән варианты борынгырак
барлык вариантларына караганда да
күбрәк.
VI
Тукай теле турында профессор Г.
Сәгъди:
«Тукайда сүзләр бик оста да, шуның
белән бергә бик табигый, бик урынлы
сайланган булалар. Әйтергә мөмкин
ки, Тукайда сүзләр чынлап та аның
фикер вә хисләре белән бергә
ихтыярсыз туалар. Анда сүз белән
мәгънәне бер-берсен- нән аерып
булмый», — дип язган иде.1 Дөрес
фикер бу, әлбәттә. Ләкин сүз сайлау,
сүзләрне урынлы куллана белү
осталыгы белән генә түгел, Тукай теле
үзенең синтаксисы белән дә
сокландыра. Бу инде — сөйләмне
оештыручы грамматик формалар
сайлау һәм аларны урынлы куллана
белү мәсьәләсе.
Тукай синтаксис тармагында да
халык теле, җанлы сөйләү телен төп
чыганак һәм үрнәк итеп файдалана. Ул
«китап теле» үзенчәлекләрен һәм
җанлы сөйләү теле системасын бик
яхшы үзләштергән. Тукай әдәби тел
конструкциясенә җанлы сөйләү теле
үзенчәлекләре кертә, һәм шулай итеп,
«китап теле» белән җанлы сөйләү теле
элементлары бик матур синтезлана.
Тукай иҗатында «китап тСле» белән
сөйләү теле элементлары бербереннән
аерым, ниндидер, бүтән бер
организмнан өзеп алынган нәрсәләр
булып түгел, бәлки органик бер бөтен
булып оешалар. Тукайның әдәби
практикасы татар әдәби телендә
синтаксик тәгъбир итүнең төрле
типларын үстерде, параллель һәм эчке
конструкцияләр системасы тудырды.
1 Г. Сәгъди, Татар әдәбияты тарихы, Казан,
1926 ел, 174 бит.
6. .C. Ә.- № ю
Синтаксик группаларның ритмик
хәрәкәте Тукай телендә төзек прин-
ципка буйсындырылган. Синтаксик
берәмлекләр, ягъни гади семантик һәм
интонацион — грамматик берәмлекләр
(синтагмалар, яки «калон- нар»),
Тукайда күбесенчә кыска һәм җыйнак
була. Гадине катлауландыру,
катлаулыны чуалту кебек күренешләр
Тукай теле, Тукай стиле өчен ят.
Бүтәннәр күп сүзле, озын-озын
җөмләләр белән аңлаткан фикерләрне
Тукай аз сүзле, кыска җөмләләр белән
җиңел генә, ләкин гаять үткен һәм
матур итеп әйтеп бирә. Аның
җөмләсендә артык сүз юк. Күп кенә
очракларда ул җиңел аңлашылырлык
сүзләрне төшереп тә калдыра:
Керләнә өс-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә мунча, җанга юк.
(«Тәләһһеф»)
Бераздан соң әллә кайдан чыга болыт, Жир һәм
кояш арасына пәрдә булып; Каплап тора әллә
нинди гайрәт белән, Күренмидер кояшка җир,
кояш җиргә.
(«Япон хикәясе»)
Көрәшмәк куркыныч, күп хәлләре бар,
(Тормыш»)
Җанлы телдәгечә сөйләп бирү һәм
хикәяләү темпына җайландырып,
Тукай күп кенә очракларда җыйнак
җөмләләр куллана:
Каты эссе, һава бөркү, кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми азгына да, бер генә яфракны
селкетми.
(«Җәй көнендә») Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак
кадәрле кар төшә («Теләнче») Җир яшәрмәс, гөл
ачылмас, төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын
шигыри шагыйрь, булмаса илһамчысы.
(«Мәхәббәт») Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә,
уйда
мин. Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да
мин. Әллә нәрсәм юк кебн. бер нәрсә юк, бер нәрсә
ким.

8- IIIнһ а б P а ма за BOB
Бар да бар, тхх юк туганнар, мни ятнм монда,
ятнм. («Пар ат»)
Заман кнчте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын;
Кызу сүнде йөрәктә, мәңгелеккә инде ул салкын.
(«Исемдә»)
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч, шул булды
эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны паклый ,
алмадым.
(«Кыйтга»)
Көзге төн. Ямьсез караңгы. Өй түрендә җил
җылый. Җнл — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан
ил җылый.
(«Көзге жилләр»)
Тукай бик гади мәгънәләрне матур
итеп әйтә белгәне кебек, яхшы ук
катлаулы уйларны, хәтта фәлсәфи
фикерләрне дә табигый агымлы, җиңел
укылышлы һәм аңлаешлы җөмләләр
белән бер дә көчәнмичә, гади генә
әйтеп бирә.
Тукай телендә схематизм, син-
таксисында клишә һәм катып калган
штамплар юк. Аның теле җанлы, тере.
Тукайда формалар интенсив. Аның
телендә гади җөмләләрнең хәзерге
телебездәге барлык типлары булган
кебек, кушма җөмләләрнең дә барлык
төрләре бар. Тукайның кушма
җөмләләре дә логик үтә күренмәле һәм
нечкә художестволы. Аның кушма
җөмләләрендә, «китап теле»
элементлары белән сөйләү теле
үзенчәлекләре бергә урала. Тукайда
«китап теле»- ндәге теркәгечләрнең
барлык төрләрен, төрле вариантларын
очратырга мөмкин. Хәтта ул хәзерге
тел практикасында кулланыштан чык-
кан вә, вә һәм, вә һәм дә, дәхи, ушандак,
вә ләкин, вәли (вәләкин теркәгеченең
кыскартылган формасы)1, лик (ләкин
теркәгеченең кыскартылган
формасы),2 вә халәнки, анчак, санки
кебек теркәгечләр белән дә файдалана.
Шулай да аның
3 Көрәш мл к куркыныч, күп хәлләре бар,
Вәли, жингәч, ганимәт маллары бар.
(«Тормыш») : И фәләк! Ал җанымы й, лик
алма, зинһар, шанымый.
(«Милләт») телендә, бигрәк тә шигырьләрендә,
теркәгечсез сочетаниеләр күбрәк. Шигырьләренә
җанлы сөйләү телендәге пауза һәм интонацияләрне
кертеп, шигырь телен җанлы сөйләү теленә
якынлаштыра.
Яхшылыкка эреп китәм, балавыз мин; Мактап
сөйлим изге эшне, бал авыз мин; Бер яманлык
күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм;
Ул турыда бик явыз, айһай, явыз мин.
(«Бер татар шагыйренең сүзләрем)
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең, Көяәрлек булса,
булмаса—җыларсың.
(«Театр»)
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
(«Су анасы»).
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез,
рухланмаган?
Байроның? Лермонтовыңмы? Пушкиныңмы? —
кайсысы?
(«Мәхәббәт»)
Шул рәвешчә, Тукай «китап теле»
һәм гади сөйләү теле үзенчәлекләрен
катнаштырып, лирик композициянең
яңа формаларын да туды- pa. V
Тукай синтаксисының үзенчәлек-
ләреннән берсе тиңдәш кисәкләргә
карый. Ул бер формада тезелеп килгән
тиңдәш кисәкләрнең күп кенә
очракларда иң соңгысын гына тулы
формасына киендереп бирә.
Кар, томаннан, көтмәгәндә, килде чыкты шүрәлем
(«Көтмәгәндә»).
Көн туа, һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш
күрәм « («Хәстә хәле»).
Син закон, статьяларга баш имисең, хөррә син
(«Гыйлавә») Бегте иман мәрхәмәт, шәфкать,
мәхәббәткә тәмам («Хәстә хәле»).
Ул көлә, һәм көлке эзләүдә үтә кич, иртәсе
(«Көтмәгәндә»).
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый
(«Пар ат>).
Бу тору, әйтергә мөмкнндер, кояш, айсыз тору
(«Пар ат»).
Кара җирне юешләр, елгаларның («Янгыр илә
кояш»)
1
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле
Монда сөйләү телснец үзенчәлеге
исәпкә алынган. Татар теленең та-
бигатендә шундый мөмкинлек бар, һәм
урыны белән бу мөмкинлектән
файдаланырга да кирәк. Ул чакта
җөмлә җыйнаклана, табигый агымлы
һәм җиңел укылышлы да була. Бу бер
шигырь теленә генә дә хас түгел.
Урыны белән чәчмәдә дә
файдаланырга мөмкин. Ләкин, ни-
гәдер, хәзерге тел практикасында бу
моментка әһәмият бирелми шикелле:
«сораулар, җаваплар кичәләре
оештыру...», «Колхозлар, совхозлар
кырларында эшләүләр...», «газеталар
һәм журналлар укулар оештырырга...»,
«колхозлар, совхозлар һәм МТС лар
җитәкчеләренә...» кебек сүз тезмәләре
вакытлы матбугат битләрендә, бигрәк
тә тәрҗемә әдәбиятында, еш кына
очрый.
Тукайның синтаксис тармагындагы
хезмәте «китап теле» конструкциясен
демократизацияләү, аңа җанлы сөйләү
теле үзенчәлекләрен кертү, татар
теленең электән килгән синтаксик
формаларын ныгыту белән генә
чикләнми. Тукай үзенең әдәби
практикасында татар теле
синтаксисына күп кенә яңалыклар да
кертте.
XX иче йөз башларында, бигрәк тә
1905 нче елгы революциядән соң, татар
әдәби теленең сүзлек составында гына
түгел, хәтта синтаксисында да
европизм элементлары күренә
башлый. Бу яктан прозада Фатих
Әмирхан теле, поэзиядә Тукай теле
аеруча характерлы. Тукай классик
үрнәкләр бирде. Аның үрнәкләре хәзер
дә тере һәм тиңдәшсез диярлек.
Тукайның өстәмә сүзләр куллануы
гына да шактый үзенчәлекле:
Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы —
тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп
төшкән.
(«Сөткә төшкән тычкан»)
Тәгәридер ул матур кыз-язның алтын фай- туны.
Барыбер күрсәң, качарсың, язны — гөлләр
патшасын
(«Кышка бер сүз»).
Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.
(«Шүрәле»)
Ауру җанның бишмәте — тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.
(«Хәстә хәле»)
Иң сөекле эшче әүладем быел ач калды дип, Изге
шәфкатьле анамыз — мәрхәмәтле ЖИр җылын
(«Көзге җилләр»)
Шул рәвешчә, Тукай бер исемне ана
өстәмә сүз рәвешендә китерелгән
икенче бер исем белән ачыклап бирә.
Логик басымны өстәмә сүзгә төшереп,
аны доминант итә. Бу алым хәзерге тел
практикасында яхшы ук активлашып
китте.
Җөмләнең иярчен кисәкләрен ае-
рымландыру, 'синтаксик интимиза-
ция алымнары да Тукайда бик ха-
рактерлы. Аның риторик сораулар
куллануында, диалогизация алым-
нарында, туры сөйләмне бирү һәм аны
кыекландыру алымнарында да
әһәмиятле үзенчәлекләр бар. Ләкин бер
мәкаләдә генә аларның барын да
күрсәтеп бетерергә мөмкин түгел.
Шулай да бу урында Тукайның
шигыри тезем үрнәкләрен искә
алмыйча үтеп китү килешмәс иде.
Татар әдәбиятына шигъри тезем Тукай
иҗаты белән керде. Тезем — кушма
җөмләләрнең бер төре. Эчтәлеге белән
дә, төзелеше белән дә бик катлаулы
сөйләм ул. Башта синтаксик
формалары бер төсле үк булган, үзара
тыгыз бәйләнешле тиндәш иярчен
җөмләләр китерелеп, төп фикер, яки
сөйләмнең темасы, азактан гына
әйтелә. Киресенчә дә булырга мөмкин,
ягъни төп фикер—тема башта ук
әйтелеп, иярчен җөмләләр соңыннан
тезелеп килә. Иярчен җөмләләр,
киткән саен үсә баручы интонация
белән, ә төп фикер — нәтиҗә ясаган
кебек, әкренәйтелгән тавыш белән
әйтелә. Шундый катлаулы (кайчакта
10—15 җөмләле) булуга карамастан,
оста төзелгән тезем җиңел укылышлы
һәм ачык аңлаешлы була.
83

84 Шиһаб Рамазанов
Рус әдәби телендә теземнең бик
озын тарихы бар. Ул бик күптән һәм
ерактан килә. Грек—Византия
теземнәре үрнәгендәге теземнәр XVI
йөзгә чаклы булган борыңгы рус
әдәбиятында ук бар. XVI—XVIII
йөзләрдә Курбский, Прокопович,
Ломоносов һәм Сумароковлар ла-
тын-немец теземнәре үрнәгендә те-
земнәр тудырдылар. Карамзин,
Пушкин, Лермонтов, Гоголь, һәм
Толстойлар хәзерге рус әдәби те-
лендәге тезем үрнәкләре коеп чы-
гардылар. Шигъри теземнең югары
сыйфатлы классик үрнәкләрен Пуш-
кин һәм Лермонтов бирде. Татар
әдәби телендә исә Тукай иҗатына
кадәр теземнең, аеруча шигъри те-
земнең, үрнәген табып булмый. Татар
әдәбиятында теземнең иң югары
сыйфатлы, рус әдәбиятындагы кебек
үк ’ нечкә художестволы классик
үрнәкләрен Тукай коеп чыгарды.
Рус әдәби телендә шигъри теземнең
иң югары художестволы классик
үрнәге итеп, Лермонтовның «Когда
волнуется желтеющая нива» дигән
шигырен күрсәтәләр. Тукайның
«Китап» исемле шигыре нәкъ әнә
шуның үрнәгендә һәм шуның кебек үк
югары художестволы итеп төзелгән.
Китап
һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса, Үз-
үземне күрә алмыйча, рухым төшсә, Җәфа чиксәм,
йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга
жылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп
алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә
баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса, Хәзер
генә сыгылып-сыгылып җылаган
яшь,
— Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның
изге сәхифәләрен актарам, Рәхәтләнеп китә
шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә
дәрман табам.
Яки менә Тукайның «Пушкиннан
моктәбәс» «...га» дигән шигыре: Шома
тормыш юлында гизгәнендә яңлы-
шып тайсаң,
Йөзеңнең дәфтәренә син хатаән кер вә тап салсаң,
«Кабахәт», «бәдбәхет», «җүнсез» кеби күп ямьсез
ат алсаң, Сине ташлап бөтен дөнья, үзең ялгыз
фәкать калсаң. — Белеп тор, мин чыгармын таш
күңеллеләр арасыннан. Көлеп тормам, карап
читтән, синең бәхетең карасыннан;
Бүләрмен, бергәләрмен барча кайгы, мои вә
аһыңны,
Сиңа дошмаплык птмәм мин, алып күзгә
«гөнаһыңны».
Бу мисалларда теземнең темасы
азакта китерелгән. Менә темасы башта
ук әйтеп бирелгән тезем үрнәге:
Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән
дустыма
Тормак ярый, — бер туктамый ялганласаң. Тугры
сүзле инсаннарга ялганмасаң, Вөҗданыңнан
шәйтан төсле тыр-тыр качын,
Үзең алдап, башкалардан алданмасаң; Кардәшеңне
үз нәфсеңнән алга аямасаң. Ярлыларны,
бурлаклар дип, санга аямасаң. Тик бер ялгыз
корсагыңны зурайтырга Бар гомереңне хезмәт
иттерсәң, ялласаң; Бу сүз корсак файдасына
зарардыр дип, Хәкыйкатьне яшермәктән
оялмасаң, Эчтән динсез булып, тыштан дин, дин
д«сәң{ Ярлыларны дошман күрмәк диндин дисәң.
Мин мәсләкле, мин мәзһәпле, мин эшлекле, ’ һәр
артыклыкның чпшмәсе — мин, мин дисәң.
Тукай иҗат иткән шигыри тезем
үрнәкләре әнә шундый. Бу үрнәкләр
үзләренең сәнгатьчә эшләнешләре
ягыннан Пушкин һәм Лермонтов
үрнәкләре югарылыгында торалар.
VII
Г. Тукай XX нче йөзгә чаклы булган
әдәби мирасның уңай традицияләрен,
«китап теле» һәм сөйләү теле
стихияләрен синтезлап, Пушкин һәм
Лермонтов кебек рус әдәбияты
классикларыннан өйрәнә-өйрәнә, чын
татар поэзиясе тудырды, үткен һәм
нечкә художестволы шигырь теле коеп
чыгарды. Тукай иҗаты, бер яктан,
татар халкының, әдәби үсеш процессы
һәм әдәби теле оешу тарихының
үткәннәрен чагылдырса, икенче яктан,
татар әдәбияты һәм татар әдәби
теленең җитлеккән, гүзәл үрнәкләре
булып тора.
Татар әдәби теле тарихында Тукай
иҗатының әһәмияте гаять зур.
Профессор Г. Сәгъди болай
Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле 85
дип язган иде:
«Тукай тезмәдә заманында татарга яңа, садә
әдәби тел эшләп бирде. Безне җиңел әдәби сөйләргә,
садә бер рәвештә әдәби көйләргә өйрәтте. Анда
чәчмәдә дә садәлек вә осталык күрәбез Хәтта
чәчмәсе тезмәсеннән дә , җиңелрәк вә садәрәк.
Соңыннан күп шагыйрьләребез тезмәдә аңа ияреп,
аның юлы белән киттеләр. Аның тәэсире астында
эшләп килделәр, яки күпләре башта аның эзеннән
барып, соңыннан үзләренә истиклалият
казандылар. Татарда аның мәктәбенә мәнсүб күп
кенә шагыйрьләр бар... Хәтта хәзер дә әле Тукай
шигырь мәктәбе байтак яшьләребезгә тезмәдә, тел
вә өслүптә, тасвир җәһәтләрендә, садәлектә
тәэсирсез калмаган күренә». *
Татар әдәби теленең бүгенге то-
рышы һәм хәзерге лексик-грамма- тик
нормализациясе ноктасыннан
караганда да Тукай теленең зур
әһәмияте бар. Дөрес, Бөек Октябрь
революциясеннән соң татар әдәби теле
гаять зур үзгәрешләр кичерде,
тормышыбызда, телебездә яңа фактлар
туды; әдәби, телебез яна кыйммәтләр
белән баеп, яңа сыйфатлар казанды.
Шулай да, хәзерге әдәби телебездәге
фактларның, категорияләрнең теләсә
кайсысын иллюстрацияләү өчен Тукай
иҗаты бай хәзинә, кыйммәтле әдәби
үрнәк булып тора. Чөнки Октябрьдан
соңгы әдәби телебез дә бит аңача бул-
ган әдәби мирастан, тел культурасы
мирасыннан үсеп чыкты. Тукай
иҗатында, аның әдәби практикасында
җитлеккән тел һәм художестволы сүз
культурасы Октябрьдан соңгы
әдәбиятыбызга, әдәби телебезгә актив
баланс булып керде.
Татар грамматикасында бары
1 «Безнең юл», 1923 ел, сан 8—9. тик совет чорында
гына танылып хәзерге тел практикасында гына
активлашып барган күренешләрне, шулай ук тарихи
экскурслар өчен кирәкле мисалларны Тукай телендә
күпләп табарга мөмкин. Шуның өчен дә урта мәктәп
грамматикаларында һәм югары уку йортларының .
филология факультетларында үтелә торган «Хәзерге
татар әдәби теле» курсында Тукайдан алынган
мисаллар яхшы ук күренекле урын тота. Бу очраклы
бер хәл түгел, әлбәттә. Беренчедән, Тукай телендә һәр
төрле үрнәкләрне бик җиңел табып була, икенчедән,
Тукай үрнәкләрендә тел фактларын, тел нечкәлекләрен
ачыграк аңлатырга мөмкин. Ниһаять, туган телеңә мә-
хәббәт тойгылары тәрбияләү, художество тәрбиясе һәм
лингвистик тәрбия ягыннан да Тукай теленең әһәмияте
зур.
Хәзерге әдәби телебез үзенең сос-
тавы, грамматик нормалары ягыннан
Тукай теле белән бик тыгыз бәйләнгән.
Билгеле, татар әдәби телен төзү, аны
камилләштерү, шомарту һәм чарлау
эшенә Тукайдан башка күренекле
язучылар да азмы-күпме үзләренең
өлешләрен керттеләр һәм кертеп
торалар.
«Рус теленең үсеше Пушкин белән
тәмамланмады... һәрбер яңа бөек язучы үзенең
туган телендә... яңа чаралар дча... Пушкиннан соң
Лермонтов аркасында рус теле күп алга китте һәм
шулай итеп, Россиядә бөек язучылар туып торган
мөддәттә рус теле алга барудан туктамас», — ди
Белинский. Белннскийның бу сүзләре
татар әдәби теленең үсүенә карата да
бәхәссез дөрес булып калачак.