Логотип Казан Утлары
Публицистика

Американың Юнайтед Пресс агентлыгы пре- зиденты Хью Бейли әфәндедән 1946 нчы ел 23 я че октябрьда алынган сорауларга иптәш Сталинның җаваплары


1. Сорау: Дәүләт Секретаре Би- рнсның узган җомгада радио буенча булган мөрәҗәгатендә СССР белән Кушма Штатлар арасында киеренкелекнең көчәя) баруы турында әйтелгән фикере белән Сез килешәсезме?
Җавап: юк. 2. Сорау: әгәр шундый көчәеп бара торган киеренкелек бар икән, сез аның сәбәбен яки сәбәпләрен һәм аны бетерү өчен төп чараларның ниндиләр икәнлеген әйтә алмыйсызмы?
Җавап: моннан алдагы сорауга бирелгән җавап уңае белән, бу сорау төшеп кала. 3. Сорау: Сез, хәзерге сөйләшүләр солых договорлары <төзүгә ки-терерләр — алар фашизмга каршы
сугышта элекке союзниклар булган халыклар арасында якын мөнәсә-бәтләр урнаштырырлар' һәм элекке күчәр илләренең сугыш башлап җибәрүләре куркынычын бетерерләр, дип исәплисезме?
Җавап: мин моңа ышанам. 4. Сорау: алай булмаган хәлдә, бөек сугышта союзниклар булган халыклар арасында шундый якын мөнәсәбәтләр урнаштыруга нинди төп тоткарлыклар бар?
Җавап: моннан алдагы сорауга бирелгән җавап уңае белән, бу сорау төшеп кала. 5. Сорау: Югославиянең Италия белән солыхы договорына кул куй-маска карар бирүенә Россиянең ка-рашы нинди?
Җавап: Югославиянең риза булмау
с [лык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!
СОВЕТ
ӘДӘБИЯТЫ
Хатлар өчен: Казань, почтамт, почтов. ящик 54. Редакции .Совет әдәбияты*.
өчен нигезе бар. 6. Сорау: хәзерге вакытта, Сезнең фикерегезчә, бөтен дөньяда ты-нычлыкка аеруча җитди куркыныч нәрсәдән гыйбарәт?
Җавап: яңа сугыш уты кабызу-чылар, барыннан да элек, Черчилль һәм аның Англиядәге һәм АКШ тагы фикердәшләре. 7. Сорау: әгәр шундый куркыныч килеп чыкса, яңа сугыштан котылу өчен бөтен дөнья халыклары тара-фыннан нинди адымнар ясалырга тыеш?.
Иптәш Сталинның җаваплари
Җавап: яңа сугыш уты кабызу-чыларны фаш итәргә һәм авызлык-ларга кирәк. 8. Сорау: Берләшкән Милләтләр Оешмасы кечкенә илләрнең бөтен-легенә гарантия булып торамы?
Җавап: хәзергә әйтүе кыен. 9. Сорау: Сез, Германияне тыныч экономик бердәмлек итеп торгызу һәм шулай итеп дүрт державага оккупация авырлыгын җиңеләйтү максаты белән, Германиянең дүрт оккупация зонасы якын киләчәктә экономик администрация ягыннан берләштерелергә тиешләр дип уй-лыйсызмы?
Җавап: Германиянең экономик бердәмлеген генә түгел, бәлки политик бердәмлеген дә торгызырга кирәк. 10. Сорау: Сез, хәзерге вакытта немецларның үз кулларында, ләкин союзниклар контроле астында, үзенә бертөрле үзәк администрация төзү мөмкин дип һәм ул Чит Ил Эшләре Министрлары Советына Германия өчен солых договоры эшләргә мөмкинлек бирер, дип исәплисезме?
Җавап: әйе, исәплим. 11. Сорау: Сез, бу җәйдә һәм көз көне төрле зоналарда булып үткән сайлаулар буенча фикер йөрткәндә, Германия политик яктан демократик юл белән үсә дип, бу аның киләчәктә тыныч милләт булуына өмет тудыра, дип ышанасызмы?
Җавап: хәзергә мин моңа ышан-мыйм. 12. Сорау: Сез, кайбер даирәләр тарафыннан тәкъдим ителгәнчә, Германия өчен рөхсәт ителгән промышленность дәрәҗәсе, Германия тәэмин ителгәнрәк булсын өчен, килештерелгән дәрәҗәдән югарырак күтәрелергә тиеш дип исәплисезме?
Җавап: әйе, исәплим. 13. Сорау: Германиянең' дөньяга яңадан сугыш куркынычы булып әверелүен булдырмау өчен дүрт державаның хәзерге программасыннан тыш нәрсә эшләнергә тиеш?
Җавап: Германиядә фашизм кал-дыкларын чын-чынлап бетерергә һәм аны ахырынача демократия-ләштерергә кирәк. 14. Сорау: Германия халкы үз- үзен тәэмин итә алсын өчен, аңа үзенең промышленностен һәм сәүдәсен торгызырга рөхсәт итәргә кирәкме? ’
Җавап: әйе, кирәк. 15. Сорау: Сезнең фикерегез»»» Потсдам Конференциясе карарлары үтәләме? Әгәр үтәлми икән, Потсдам декларациясен эффектлы инструмент итү өчен нәрсә таләп ителә?
Җавап: күп вакыт үтәлмиләр, бигрәк тә Германияне демократия» ләштерү өлкәсендә. 16. Сорау: Сез, дүрт Чит Ил Эшләре Министрлары арасындагы сөйләшүләр вакытында һәм ЮНО Советы очрашулары вакытында вето хокукыннан усал ният белән файдаландылар, дип исәплисезме?
Җавап: юк, исәпләмим. 17. Сорау: Германиядә икенче дә? рәҗәдәге хәрби җинаятьчеләрне эзләү һәм судка бирү эшендә союздаш державалар. Кремль фикерен- чә, ни дәрәҗәдә эчкәре керергә тиешләр? Нюрнберг карарлары андый хәрәкәтләр өчен җитәрлек ныклы нигез тудырдылар, дип исәплисезме?
Җавап: никадәр эчкәре китсәләр, шул кадәр яхшы. 18. Сорау: Россия Полыпанык көнбатыш чикләрен даими дип са-ныймы?
Җавап: ойа, сявы!.
Сорау: Грециядә Британия гас-кәрләре торуга СССР ничек карый? Ул, Грециянең хәзерге хөкүмәтенә Англия күбрәк корал бирергә тиеш дип исәплиме?
Җавап: кирәксез дип исәпли.
J4птәш Сталинның
җаваплары
3
20. Сорау: Польшада, Венгриядә, Болгариядә, Югославиядә һәм Австриядә рус хәрби контингентла-рының күләме нинди һәм Сезнең фикерегезчә, тынычлыкны тәэмин итү өчен бу контингентлар никадәр срокка сакланырга тиешләр?
Җавап: көнбатышта, ягъни Гер-маниядә, Австриядә, Венгриядә, Болгариядә, Румыниядә, Польшада хәзерге вакытта Советлар Союзының барлыгы 60 дивизиясе бар (укчы һәм бронетанк дивизияләре барлыгы бергә). Аларның күпчелеге тулы составлы түгел. Югославиядә Совет гаскәрләре юк. Ике айдан соң, СССР Верховный Советы Президиумының, соңгы чираттагы демобилизация турындагы шушы елның 22 нче Октябрендагы Указы тормышка ашырылгач, югарыда әйтелгән илләрдә 40 Совет дивизиясе калачак. 21. Сорау: Урта диңгездә Аме-риканың сугыш пароходлары булуга карата СССР хөкүмәтенең карашы нинди?
Җавап: бер төрле дә түгел (без-различное). 22. Сорау: Россия белән Норвегия арасында сәүдә килешүе төзүгә карата хәзерге вакытта перспективалар нинди?
Җавап: хәзергә әйтүе кыен. 23. Сорау: репарацияләр түлә-гәннән соң Финляндиягә яңадан үз- үзен тәэмин итүче милләт булып әверелүе мөмкинме һәм Финлян-диянең торгызылуын тизләтү өчен репарацияләр программасын яңадан тикшерүгә карата нинди дә булса фикер бармы?
Җавап: сорау дөрес куелмаган. Финляндия тулысынча үзен-үзе тәэ-мин иткән милләт иде һәм шулай булып кала. 24. Сорау: Швеция һәм башка илләр белән сәүдә килешүләре СССР ның реконструкция эше өчен ни дигән сүз булачак? Бу бөек бурычны үтәү өчен Сез тыштан нинди ярдәм кирәк дип саныйсыз?
Җавап: Швеция белән килешү милләтләрнең хуҗалык хезмәттәшлеге эшенә өлеш кертү булып тора. 25. Сорау: Россия әле һаман да Кушма Штатлардан заем алу белән, кызыксынамы?
Җавап: кызыксына. 26. Сорау: Россиянең инде үзенең атом бомбасы яки аңа ошашлы нинди дә булса коралы бармы?'
Җавап: юк. 27. Сорау: сугыш коралы сыйфа-тында атом бомбасы яки шуңа ошашлы корал турында Сезнең фи-керегез нинди?
Җавап: мин атом бомбасына үземнең бәямне Верт әфәндегә» мәгълүм җавабымда бирдем инде- 28. Сорау: Сезнең фикерегезчә,, атом энергиясенә контрольне ничек яхшырак ясарга мөмкин. Бу контроль халыкара нигездә төзелергә тиешме һәм эффектлы контроль урнаштыру өчен державалар үзләренең суверенитетларын ни дәрәҗәдә корбан итәргә тиешләр?
Җавап: халыкара ныклы контроль кирәк. 29. Сорау: көнбатыш Россиянен бөлгенлеккә төшерелгән районнарын торгызу өчен күпме вакыт кирәк: булачак?
Җавап: алты-җиде ел, әгәр> күбрәк булмаса. 30. Сорау: Советлар Союзы тер-риториясе өстендә сәүдә авиали-нияләре эшләүгә Россия рөхсәт итәрме? Россия үзенең авиалиния-ләрен кара-каршы нигезләрдә башка континентларга киңәйтергә уйлыймы?
Җавап: кайбер шартларда бу мөмкин. 31. Сорау: Японияне оккупациа-ләүгә Сезнең хөкүмәтегез ничек карый? Сез аны хәзерге нигездә уңышлы дип саныйсызмы?
Җавап: уңышлар бар, ләкин ях-шырак уңышларга ирешергә мөмкин булыр иде.