Логотип Казан Утлары
Публицистика

 УЛ ҺӘРВАКЫТ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ИДЕ

(Фронттагы истәлекләрдән) Искә төшә: дәһшәтле 1941 елның авыр, куркынычлы көзе. Москва янында бик каты сугыш бара. Дошман шәһәр капкасы төбендә. Башкаланы саклау өчен илебезнең бөтен почмакларыннан гаскәр төялгән эшелоннар агылалар. Теплушкаларының ачык ишекләреннән, бәләкәй тәрәзәләреннән карга күмелгән кечерәк авыллар, станцияләр, игеннәре җыелып бетмәгән ятим кырлар күренеп калалар. Ил өстснә төшкән зур кайгы кешеләрнең күңеленә дә әрнүле хәсрәт салган, аларның кашлары кысылган, күзләрендә һәм йөзләрендә тирән уйчанлык, әллә нигә бер дә бөтен дөньяны онытып, ваемсыз көлүләр ишетелми. Кешеләр иң кирәкле, иң мөһим, иң кадерле нәрсәләр турында гына сөйлиләр. ' " ) Пульман-вагон эче караңгы.- Югары полкада, шәм «яктысында, баһадир гәүдәле украин егете кы- зылфлотчы Примак украин телендә Шсвченконың «Кобзарен» кычкырып укый, түбәндә, дөрләп янган чуен мич каршысында дүртбиш татар егете һәм татарча яхшы аңлый торган берничә чуваш егете сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйлар. Мич яктысы аларның уйчан йөзләренә төшеп, вагон чайкалган көйгә тирбәлә, Актаныш егете сержант Габ- Бу сәбәптән аңладым мин И, туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер Я ядының да дулкының! Г. Тукай. дулла Нәбиевнең кулындагы Тукай китабы да шул уңайга әкрен генә селкенә. Нәбиевнең тавышы калын, ул Тукайның күп шигырьләрен яттан, көйгә салып укый. Мондый чакларда тыңлаучылар китапка түгел, ә Нәбиевнең иреннерәнә карый һәм тирән хис белән укылган Тукай сүзләре аларның күңелләренең иң тирән, иң нечкә кылларын тибрәтә, шикелле. Алар берберсенә тагын да ныграк сыеналар. Менә Нәбиев мәшһүр «Кисек баш»ны укый. Битләр ачыла барган саен тыңлаучыларның йөзләре дә ачыла бара. Тукайның дәрте, шат күңеллслеге сугышчыларның йөрәкләренә үтә, алардагы аерылышу кайгыларын, сугыш куркынычларын оныттыра. I Баш килә шундый каты, шундый кызып, Полный ход килгән трамвайдан узып, дигән юлларны укыганда сугышчылар инде кычкырып көләләр. Дию турындагы юлларны тыңлаганда алар яңадан җитдиләнә. Дию алар- га туган илебезгә сугыш белән килүче ерткыч Гитлерны хәтерләтә, диюгә каршы көрәштә алар үзләренең гитлерчыларга каршы булган көрәшләрен күрәләр Һәм аларның ир йөрәкләрендә сугышка ашкыну, явыз дошманны тизрәк тар-мар итү 1 әләкләре көчлерәк ташый башлый.  
Ю2 Г. ӘпСӘләмов 
 
 — Бүгенгә җитәр, иптәшләр, — ди Нәбиев «Кисек баш»ны укып бетергәч. — Әгәр дә Тукайдан көненә бер ике генә шигырь укыма- сам, үземне ничектер ямансу сн- зәм, — ди һәм китапны яба. Сугышчылар үз урыннарына таралалар һәм, вакыт соң булганлыктан, нарларга менеп яталар. Бераздан караңгы вагонның икенче башыннан кемнеңдер моңлы тавышы белән җырлап җибәргәне ишетелә: 
Сөялгәнсең чатта баганага, Яфрак төсле сары нөз.тюрең. Кызганмыйча күңелем чыдый алмый: Бигрәк моңсу карын күзләрең, Җыр тәгәрмәч тавышларын җиңеп, уннарча кешеләрнең, үзара сөйләтүләреннән өстен булып, минем колакка килеп керә. Мин тын да алмыйча тыңлыйм. Бу Нәбиев түгел, бу хәзер генә шунда утырган егетләрнең берсе җырлый. Күрәсең, Тукайны уку аның йөрәк хисләрен кузгаткан һәм егет, ярсу йөрәгенә түзә алмыйча, җырлап җибәргән. Русларда: «Дуслар кыенлыкта таныла» дигән бер мәкаль бар. Бу, һичшиксез, шулай, һәм фронтка ашыгучы бу вагонда Шевченко белән Тукайның бер үк вакытта укылып баруы очрак хәл түгел. Халкыбыз өчен иң кыен вакытларда — сугыш елларында — сөекле шагыйребез Габдулла Тукай, бүтән халыкларның бөек шагыйрьләре кебек. үзенең туган халкына тагын да якынрак килде һәм һәрвакыт, һәр җирдә, аның белән бергә булды, аңа җан азыгы биреп торды. Үзенең туган халкына мәңгелек җан дусты булганлыгын күрсәтте. Безнең эшелон егерме көн буена юлда булды, егерме көн буенча һәркөн диярлек сугышчылар Тукайны укып бардылар. Соңыннан, фронтка барып төшкәч тә, алгы сызыкның блиндажларында һәм землянкаларында да, кыргый урманнарда һәм диңгез дулкыннары кагылып торган ялангач Заполярье тауларында да Тукайның җанга дәрт бирә торган, шигырьләрен күп ишетергә туры килде. Татар телендә үткәрелә торган беседалар вакытында агитаторлар теге яки бу уңай белән Тукайдай өземтәләр китермичә калмыйлар иде. Н-че армия политбүлегенең агитаторы майор Александр Иванович Герасимовның куен дәфтәрендә Тукайның бик күп шигырьләреннән өземтәләр бар иде. Ул, хәтта, аерым сугышчылар белән сөйләшкәндә дә шул дәфтәреннән 
Тукайның кайбер кызыклы юлларын укый торган иде. Карелия фронтында татар телендә чыга торган «Ватан өчен сугыя- та» 1 газетасы сугышчыларга мөрәҗәгать итеп, аларны алга, явыз дошманны тизрәк тармар итәргә чакырып, үзенең битләрендә Тукай шигырьләренең өземтәләрен еш бастыра торган иде. Мәсәлән, Тукайның: Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез, кебек юллары газетада эре хәрефләр белән бирелеп, шапкалар урынында да кулланылдылар. ❖ Ф * Сержант Нәбиев белән без Н-че диңгез пехотасы бригадасында 1943 нче елның маена дадәр бергә хезмәт иттек. Ул фронтта да Тукай китабыннан аерылмады. 1942 елда дошман авиациясе Киров тимер юлын бик нык бомбага тоту аркасында, безнең частьларда бер ара тәмәкегә һәм кәгазьгә зур мохтаҗлык булып торды. Кәгазь тапмагач, тәмәкене акчага төреп тартучылар да булды. Менә шул кыен чакларда Нәбиев үзенең Тукаен ничектер землянкада онытып калдыра. Кайтып керсә, кемнәрдер, аның нинди китап икәнен белмичә, ике битен ертып алганнар. Нәбиев бик каты ачулана, алай гына йөрәге басылмагач, политрукка барып җитә һәм үзенең кайгысын сөйли. Тукайның Пушкиннар, Лермонтовлар кебек үк зур шагыйрь булуын, татар халкы өчен Тукайның чиксез кадерле булуын аңлатырга тырыша. Шуннан политрук аңа сугышчылар бсләя 1 Редакторлары: Б. Корбанов, соңыннан Г. Хәбиб.

Ул һәрвакыт безнен белән иле 103 
 
 Тукай турында беседа үткәрергә куша. Нәбиев бу тәкъдимгә бик нык шатлана, ләкин үзенең русча йомшак1 белүен әйтеп, беседаны үткәрү эчен минротадан мине чакыруны сорый. Бу вакытта 1942 нче елның апрель * башлары иде инде. Барлык әзерләнүләргә караганда без, фронтның бу участогында да, тиздән һөҗүмнәр башланачагын сизә идек. Шундый көннәрдә мине батальон комиссарына чакырдылар. Комиссар миңа укчы ротада Тукай турында беседа үткәрергә кушты. Беседа зур землянкада, шул тантаналы уңай белән КП дан махсус китерелгән бишле лампа яктысында барды. Әле беседа башланыр алдыннан ук Нәбиев кечкенә фанера кисәгенә ябыштырылган һәм чит- читләре яшел чыршы ботаклары белән бизәлгән Тукай рәсемен өстәлчеккә китереп куйды. Мин Тукайның кыскача тәрҗемәи хәлен сөйләп чыктым, аның иҗатына тукталып, Тукайның патриотлыгын, Ватанны нинди тирән һәм саф мәхәббәт белән яратуын, бөек рус халкына булган якты хөрмәтен күрсәттем. Тиешле аңлатмадан соң «Китмибез» дигән шигыреннән шушы юлларны укыдым: 
Ап-ачык’бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада: Если лучше вам, Туда сами пожалтп, господа! Беседа ярыйсы җанлы үтте. Сугышчылар алкышлап кул чаптылар. Төрле милләт сугышчыларының — русларның, украинлыларның, чувашларның, татарларның бу алкышлары сөекле Тукайга иде. — Кем сөйләргә тели? — дип сорады политрук. Беренче сүзне юл буенча Шевченко шигырьләрен укып килгән кызылфлотчы Примак алды: — Моңа кадәр мин Тукай турында бик аз ишеткән идем, — диде ул. — Ә Тукай бик зур шагыйрь икән. Ул, безнең Тарас Григорьевич Шевченко кебек, халык өчен янган, халыкка бәхет теләп җырларын җырлаган. Мин Тукай шигырьләрен тулысынча укырга бик теләр идем. Әгәр дә миңа булышсалар, мин үзем аиы Украинчага тәрҗемә итәр идем. Соңыннан Примак Тукайның «Эштән чыгарылган татар кызына» дигән шигырен чыннан да украин теленә тәрҗемә итеп, шуны сугышчылар арасында укып йөрде. Тәрҗемә, әлбәттә, бик йомшак һәм оригиналдан ерак иде. 
Анда хәтта «фашистлар» дигән сүз дә бар иде, ә шигырьнең ахыргы юллары дошманнан үч алырга чакыру белән тәмамланган иде. Шулай булуга карамастан, сугышчылар һәрвакыт: «Примак, Тукайны укы әле» дип сорыйлар иде һәм ул аны укый торган иде. Примактан соң Нәбиев, тагын берничә сугышчы һәм политрук сөйләделәр. Политрук үзенең чыгышында безнең илебездәге халыклар дуслыгына тукталды, бүгенге кичәне шул гүзәл дуслыкның кечкенә бер мисале итеп китерде һәм бөтен милләт сугышчыларын дошманны тизрәк тар-мар итүдә яңа- даняңа батырлыкларга чакырды. 
S?t * «Кызыл Татарстан» газетасында: ««Совет әдәбияты» журналы турында солдат хатлары» дигән мәкаләмне укыган иптәшләр, бәлки, старшина Мөхетдин Галләмовның хатын хәтерлиләрдер. Свирь операциясе барган вакытта старшина Галләмов финнарның тылында хәрәкәт итүче укчы бригада составында була. Аларга почтаны да самолеттан, парашют белән генә ташлыйлар. Бәхстсезлеккә каршы, почта капчыгы күлгә төшә һәм аның эчендәге әйберләр чыланалар. Юеш капчыктан Галләмов исеменә «Совет әдәбияты» журналының 1943 елдагы 4 нче саны (Тукай номеры) килеп чыга, һәр минут саен дошманның һөҗүм итә башлау куркынычы булуга карамастан, сугышчылар журналның һәрбер битен учак җылысында киптерәләр, ә аннары җыелышып укыйлар. Галләмовның ха
104 Г. Әпсәләмов 
 
 тында җанны җылыта торган шундый юллар бар: «Бу номерда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында күп язганнар. Шушындый ерак жиргә Тукайның. килеп җитүенә без чиксез шатландык. Аның турындагы мәкаләләрне, аның шигырьләрен без бик яратып укыдык». Әйе, үлем куркынычы астында булганда бары тик яраткан, бик кадерле нәрсәләрне генә укырга мөмкин! Батырлар үлеме бел ;н һәлак булган өлкән лейтенант Ганиев тә, сугыш тынган минутларда сөекле Тукайны әнә шулай яратып укый торган иде. Мин аны берничә тапкыр күрдем. Ул үзенең бик зур эш алып баруына — штаб начальнигы булуына карамастан, әдәбият укырга, бигрәк тә Тукайны укырга, аның турында җәелеп сөйләшергә вакыт таба ала торган иде. Мин аңа Тукай томын бүләк иткәч, ул шатланып туя алмады. «Исән калсам, сугыштан соң үзеңә кайтарып бирермен» диде. Мин ана: «сугышта китап саклап йөртү бик кыен эш ул» дигәч, Ганиев әкрен генә елмайды һәм үз сүзләре өчен җавап бирүен аңлата торган бер тон белән: «Әлбәттә, кыен. Ләкин кыенлыкта мәхәббәт сынала. Тукайны чын күңелемнән сөям икән — саклармын» — диде. Ганиев бераз уйланып торды да, хыялыйрак бер тавыш белән: « — Беләсезме, шушы төньяк урман- рында Тукай шигырьләре ничектер көчлерәк яңгырыйлар. — дип өстәде, — Әйе, көчлерәк. Тукайны укыган саен минем күңелемдә Ватаныма. халкыма мәхәббәтем арта, дошманнарга ачуым ташый. Алар бит бөек рус халкын бетерү белән бергә, Тукай кебек йолдызлары булган татар халкын да бетерергә уйлыйлар». Бу—Ганиевны соңгы тапкыр күрүем булды. Мин кабаттан Ганиев хезмәт иткән частька барып чыккайда, ул юк иде инде. Миңа аның батырларча һәлак булуы турында сөйләделәр. Мин Ганиевның кырыс йөзен күз алдыма китердем, Тукай турындагы сүзләрен исемә төшердем. Күңелем әллә ничек әрнеп, сызланып китте. Ганиевны белә торган офицерларның берсе: — Аның бик яратып укый торган бер китабы бар иде, — диде. — Тукай түгелме? — дип сорадым мин. — Әйе, Тукай, Тукай! — Сөйләгез, зинһар. — Мин ул турыда белмим. Сез санинструктор Дәүләтшинны күрегез. Ул белә булса кирәк, чөнки Ганиевны сугыш кырыннан ул алып чыккан. Санинструктор Тәхау Дәүләтшинны мин электән үк белә идем. Аны эзләп тапкач, ул миңа менә нәрсә сөйләде: — Өлкән лейтенант Ганиевны мин каты яралы көенчә сугыш кы| рыннан алып чыктым. Ул минем кулымда үлде. Актык минутында ул миңа планшетын сузды. Мин планшетта мөһим документлар бардыр дип, аны командирга илтеп бирдем. Планшет берничә җирдән пулялар белән тишкәләнгән, бер читенә кан ябышкан иде. Командир аны ачкач» аннан Тукай китабы һәм мәрхүмнең берничә хаты чыкты. Тукай китабы да өчдүрт җирдән пулялар белән тишкәләнгән иде... Дәүләтшип сөйләп бетергәч, без икебез дә бик озак сөйләшмичә утырдык. Мондый чакта артык сөйләшүнең кирәге дә юк. Иң якын сүзләр күңелдә генә туалар. — Менә, безнең халкыбыз үзенең Тукаен ничек сөя, — дип уйладьш мин.