Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ КАБЕРЕ ЯНЫНДА (Куен дәфтәреннән)


 Казанның томанлы һәм яңгырлы иртәсе иде. Без — фронттан кайтып килүче бор төркем офицерлар — әле генә поезддан төштек. Өс-башлардагы юл тузаннарын да яхшылап кагып өлгермәгән, озак көннәр буе юньләп ял да итмәгән булуга да карамастан, урамнарга чыктык. Күзләр өчен ят, ләкин күңелләр өчен күптән таныш бу шәһәрнең һәр урамын, һәр йортын, тарихи урыннарын карый-карый атлап киттек. Бераздан без һәммәбезнең дә йөрәгенә якын булган Габдулла Тукай кабере янында тора идек. Бөек талантның гәүдәсен үз эченә алган мөкатдәс туфракка аяк бастык һәм олылап баш идек. Гади генә рәшәткә һәм: «Шагыйрь Габдулла Тукай 1886—1913» дигән сүзләр уелып язылган һәйкәл ташы шул минуттан алып күз алдыннан мәңге китмәслек булып хәтердә калды. Рус һәм дөнья әдәбиятының гигантлары белән бер сафка баскан бу бөек кешенең каберен күрү күңелдә әйтеп биргесез күп һәм катлаулы уйлар уятты. Бик күп нәрсәләр турында ярсып-ярсып сөйлисе һәм язасы килде. I Тукай... Безнең йөрәкләргә ничек якын һәм кадерле син! Синең ялкынлы җырлырыңны без- гомеребез буе җырлап киләбез. Без тәпи йөри башлаганнан бирле синең энҗедәй ялтыравыклы, сихри җырдай моңлы шигырьләреңне һәм әкиятләреңне ишетеп һәм укып килдек. Күпләребез бишектә чакта ук әниләренең авызларыннан синең «Бишек җыры»ңны тыңладылар һәм үскәндә үк без барыбыз да: «И туган тел. и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле»н көйләдек. Ерак җирләрдә — Германиядә йөргәндә, туган илебезне, җиребезне, туган телебезне өзелеп сагынганда, без синең җырларыңны кабатладык, алардан ямь һәм тәм, йөрәкләргә яңа көч һәм азык таптык... Юеш землянкаларда һәм окопларда, сукыр лампа янында һәм нарат төбендәге учак яктысында әтп- әпиләребезгә, туганнарыбызга, сөйгәннәребезгә сәлахМ хатлары язганда, без синең шигыри юлларыңны өстәдек. йортларыбызда н килгән йөрәк эреткеч хатларда да без сине таба идек. Син һәрвакыт безнең күңелләрдә бөек Ватаныбызның һәм сөекле халкыбызның аерылгысыз өлеше булып бардың... Ялкынлы җырларың белән син безне җылыттың, горурландырдың, канатландырдың. Без сугышта юлбарыстан качлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез. Кемнәр генә тирән җилкенү белән кабатламады бу юлларны! Кемнәр генә алардан үзләренә дәрт һәм көч тапмады!..

106 Хәниф Кәрим 
 
 
Тукай... Канда гына ишетмәдем мин синең алтын җырларыңны!.. Мин аларны балачакның икенче бишеге булган якты мәктәпләрдә һәм шаулы клубларда, ерак авылларда һәм Уфада, Казанның канчандыр син атлап үткән урамнарында ишеттем. Мнн аларны сугыш кырларында, салкын блиндажларда, өсләргә минут саен ут яуган траншеядарда ишеттем. Аларны мыексыз солдат авызыннан да, чал чәчле полковниктан да тыңладым... . Кайда гына күрмәдем мин синең китапларыңны!.. Әле генә мәктәпкә йөри башлаган сабый балаларның букчаларында да, ак сакаллы бабайларның китап киштәләрендә дә, авыр уйлар белән маңгае сырланган карт язучының эш өстәлендә дә, атакага баручы кызылармеецның күкрәк кесәсәендә дә... Аларны мин Көнчыгыш Пруссиядә дә, Ерак Көнчыгышның Амур буйларында да күрдем, һәр урында син якын һәм кадерле, сөекле һәм хөрмәтле булдың... Бүген без синең каберең янында. Бүген без сиңа ялкынлы сәламебезне һәм дулкынлы хисләребезне алып килдек. Сине сөюче бик күпләр канлы сугыш кырларында ятып калдылар. Без ул исемле һәм исемсез батырлардан да сиңа сәлам алып килдек... 
II Уйларым тынмадылар. Алар их- тиярсыз рәвештә күптән түгел генә булып үткән һәм дөнья тетрәткән вакыйгаларга күчтеләр. Туган илебез авыр һәм канлы еллар кичерде. Ләкин дошман, күпме тырышмасын, безнең бәхет кояшын сүндерә алмады. Бөек генералиссимус Сталин җитәкчелеге астында без тарихта тиңдәшсез җиңүләргә ирештек. Халкыбыз тагы шатлыклы һәм якты көннәргә чыкты. Илебез өстендә тантаналы байрак җилферди. Без бу каты, шәфкатьсез сугышта Европаның цивилизациясен, кешелек тудырган материаль һәм рухани байлыкларны яклап алып калдык. Яшәү яки үлем мәсьәләсен хәл иткән бу сугышта без — совет иленең кешеләре — үзебезнең яшәргә сәләтле һәм Ленин — Сталин чорына лаеклы икәнлегебезне күрсәттек. 
Бит немец фашистлары безнең халыкларның — рус, украин, гру знн, татар, башкырт, үзбәк һәм СССР дагы күпләгән башка халыкларның дәүләтчелеген һәм милли культурасын җимерүне максат итеп куйган иделәр. Ул варварлар совет халыкларының иң алдынгы өлешен физик яктан кырып бетерергә, ә калган өлешен кол итәргә һәм немецлаштырырга теләгәннәр иде. Нәрсә иде соң ул кол итү һәм немецлаштыру планы? Бу — СССР да яшәгән ирекле халыкларны немец алпавытлары өчен эш хайваннарына әйләндерү, аларны газаплы тормышка һәм караңгылыкка батыру; аларны интеллигенциясез, фән-белемсез калдыру, туры- дан-туры кырып бетерү планы иде. Куәтле Кызыл Армия һәм Совет халкы менә шундый зәһәрле кара дошманны тармар итте. Димәк, без бу сугышта үзебезнең дөньяда ирекле булып яшәү хокукыбызны саклап калдык. Илебезне, җиребезне яклап алып калдык. Без бу сугышта культура байлыгыбыз — мәктәпләребез, музейларыбыз, көтепханәләребез, туган телебез, кеше булып яшәвебез өчен сугыштык. Илебездә немец ерткычларның өрүләре-улаулары түгел, ирекле совет халыкларының көр авазлары гөрләп торсын өчен сугыштык. Рус, татар, грузин, башкырт, украин, белорус һ. б. халыклар киләчәктә дә үз телләрендә тулы тавыш белән сөйли алсыннар өчен сугыштык. Илебездә немецларның тупас барабаннары түгел, үзебезнең көй һәм моңнарыбыз яңгырап торсын өчен сугыштык. Чайковскийның даһи музыкасын, Пушкинның бөек иҗатын, Руставели, Шевченко, Тукайның шиңмәс
Iукай кабере янында 107 
 
 гүзәл әсәрләрен киләчәктә яшәтер өчен дә дошманга каршы атакага бардык. Алар өчен кан койдык, күп корбаннар бирдек. Безнең аткан пуля һәм снарядлар Новгород, Киев, Одессаны җимергән юлбасарларны кырып түкте. Шул ук вакытта алар Тбилиси һәм Алма-Атаны, Уфа һәм Казанны җимерергә, көл итәргә теләгән кабахәтләрне җиргә түшәп салдылар. Безнең утыбыз һәм нәфрәтебезнең куәте ике аяклы ерткычларга бу җирләргә килеп, Тукай каберен пычратырга, динамит салып шартлатырга мөмкинлек бирмәде. Чөнки башка милләт сугышчылары белән бер сафка басып, татар сугышчылары Россия, Украина, Белоруссия җирләрен азат итү өчен батырларча көрәшсәләр, рус, украин, белорус, казах сугышчылары дошманны Агыйдель, Кама, Волга буйларына, Габдулла Тукай каберенә якын җибәрмәс өчен дә кан койдылар. Бу — какшамас халыклар дуслыгының гүзәл үрнәкләреннән берсе булды. Тукай — гаять зур талант. Мокк без моңа чаклы да яхшы белә идек. Ләкин бу авыр елларда Габдулла Тукай безгә тагын да зуррак, тагын да мәһабәтрәк булып күренде. Безнең күз алдыбызда .■аның бөеклеге тагын да үсә төште. Аңа булган мәхәббәтебез дә үсте, ныгыды. Менә шуның өчен дә аның безгә калдырган бетмәс- төкәнмәс хәзинәсен без яна көч һәм дәртләнү белән өйрәнәбез һәм аны халыкка тулырак җиткерү өстендә туктаусыз эшләргә бурыч- лыбыз. Шагыйрьнең каберен күргәч, шундый уйлар белән тулды минем башым, һәм алар турында ялкынланып сөйлисем һәм язасым килде. Менә Габдулла Тукай кабере өстенә куелган һәйкәл ташы. Ул — аны сөючеләр тарафыннан шагыйрьгә куелган кечкенә истәлек. Ә бу истәлекнең иң зурысы — халык йөрәгендә: балаларның җырында, бабайларның әкиятләрендә, яшьләрнең моңында, китапларыбызда... Бу— шагыйрьгә булган зур ихтирам. Бу — зур шагыйрьнең үзе үлгәннән соң да дәвам итә торган озын гомере. Тукай чыннан да озын гомерле һәм ул шулай булып калыр. Тукай озак яшәр. Җирдәге таулар күпме яшәсә, күктәге йолдызлар күпме янса, Идел сулары күпме акса һәм халкыбыз күпме яшәсә — Тукай шул кадәр яшәр...