Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ӘСӘРЛӘРЕ


 Сбветлар хөкүмәте 1943 һәм 1944 елларда игълан ителгән күре- пекло әсәрләрне Сталин исемендәге премияләр белән бүләкләде. Сугыш ялкыннарында кызган һавада иҗат итү авыр булды. Вакыйгаларның, бөтен масштабын тотып алырга, халыкның ачу белән янган һәм үзенең җиңеп чыгуына бөек ышаныч белән тулган йөрәгенә бөтен тирәнлегендә үтеп керергә мөмкин булмаган хәлдә, күз алдында бара торган вакыйгаларны сурәтләү гаять авыр иде. Төп, нигез булган нәрсәне сәнгатьнең иң көчле чаралары белән тасвир итү,за- мандашларыбызның героик портретларын сурәтләү — художникның бөек намус эше.’ Ләкин, язучылар, Бөек Ватан сугышы сугышчыларын һәм буйсынмас совет кешеләрен турыдан-туры сурәтләүдән тыш, бик җитди һәм эчтәлекле бүтән темалар өстендә эшләүләрен дә туктатмадылар. Сталин премиясе белән бүләкләнү хөрмәтенә лаеклы дип табылган әсәрләрдә совет морале, социалистик җәмгыятебезнең яшь кешесенең характерын тәрбияләү, совет гуманизмы темасы, семья темасы да үзләренең чагылышларын тапты. Бүләкләнгән әсәрләр арасында күптәннән языла башлаган, ләкин тулысынча шушы чор эчендә төгәлләнгән һәм игълан ителгән зур хезмәтләр бар. Без ерактагы һәм якындагы үткән заманнар темаларына, халык башыннан кичерелгән хәлләрне ачып сала торган тарихи картиналарга багышланган әсәрлә» турында сөйлибез. Тарихи ике әсәр: Вячеслав Шишковның «Емельян Пугачев» романы белән ' Александр Степановның, «Порт-Артур» романы, һичшиксез, шундый әсәрләр булып торалар. . Үткән елны үлгән Вячеслав Шишков үзенең бу романы өстендәге гаять зур эшен инде сугыш1 баргаж вакытта төгәлләде. Бу романда каршылыкларга бай булган эпоха гәүдәләнә. Сез анда Фридрих полкларын тар-мар итә торган рус армиясен дә, өстендә безнең байракларыбыз җилферди торган Берлинны да, ерак Себерне дә, Уралны да. Петербург дворецларының зиннәтләрен дә, халык восстаниесе утлары кабынып килә торган киң Урал далаларын да күрәсез. Шишков халык рухының киңлеген, анын. үзенең азатлыгы] өчен көрәшкә омтылуын; халык восстаниесенең халыкның иң түбән катлавыннан күтәрелеп чыккан җитәкләүчесен күрсәтә. Камалган Порт-Артур оборонасы, замандашларын гаҗәпкә калдырган тиңдәшсез бу эпопея Степанов әсәрендә тулы чагыла. Повесть крепостьны саклап сугышучыларны. Ватан алдындагы, тарих алдындагы җаваплылыкларын аңлаган һәм Сары диңгез ярында руслар салга» диңгез крепостен саклау өчен үзләренең тормышларын аямый торга» рус кешеләрен сурәтли. 

 
Степанов Порт-Артур солдатларын һәм офицерларын беренче тапкыр шулай тулы сурәтли, Порт-Ар- тур оборонасының трагедияле картиналарын бирә, адмирал Макаров һәм генерал Кондратенко кебек геройларны — ил алдындагы бурычларың үтәр өчен бар нәрсәгә дә хәзер торган геройларны самими һәм ышандыра торган итеп яза. Ленинның «рус халкы түгел, бәлки самодержавие хурлыклы җиңелүгә килде» дигән сүзләре әсәргә эпиграф итеп алына алалар. Б. Горбатов. В. Каверин. Ванда Василевская һәм Конст. Симонов әсәрләре хәзерге заман вакыйгаларын һәм геройларын сурәтлиләр. «Буйсынмаган кешеләр» дигән по_ вестенда Борис Горбатов немец оккупантлары изүе астындагы тормышның чиксез газаплы картиналарын һәм совет кешеләре характерлары булганга күрә буйсындыру мөмкин булмаган гүзәл халык характерларын гаять зур дәрт белән күрсәтә. Ул геройларда көчле| милли һәм дәүләт совет аклылыгы, халыкның үзенең җиңеп чыгуына бөек ышанычы яши. Бәлки, соңыннан башка язучылар совет халкының гитлерчыларга каршы көрәшенең. эпик картиналарын киңрәк . тасвир итәрләр, ләкин. Горбатовның әсәре фашистларның илбасарлык «яна тәртибе» нә дошман, булган, аны кире кага торган совет кешесенең- барлык көчендә гәүдәләнүен күрсәткән беренче китапларның берсе булып калачак. Вениамин Каверинның «Ике капитан» исемле романы совет яшьләре арасында зур популярлык казанды. Роман; совет яшь кешесенең характеры үсүе һәм формалашуы темасына, коммунистик тәрбия һәм героик романтика темасына багышланган. Автор яшь совет кешесенең тормышта сайлап алгар максатына барганда ничек итеп каршылыкларны җиңеп чыгуын күрсәтү өчен героен юри катлаулы хәлләргә куя. Ванда Василевскаяның «Салават күпере» дигән повестен совет уку-  _____________________   Николай 1 пхоиов чысы яхшы белә. Аның «Бары тик мәхәббәт кенә» дигән яңа повесу» кешеләрнең бик катлаулы булган үзара 
мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә, чын һәм зур хис өчен көрәш турындагы мәсьәләгә багышланган. Бу повесть җитлеккән осталыкның тулы реализмы белән язылган. Константин Симоновның «Көннәр һәм төннәр» исемле повесте киң танылган әсәр. Сталинград эпопеясең үз күзләре белән күргән кеше тарафыннан язылган бу әсәр легендарь сугышларны бөтен җан- тән белән хис итүнең кызуың саклый. Ул вакытта героизм кешенең үз-үзен тоТуы нормасы булып тора иде, автор бу массовый героизмны бик яхшы сурәтли алган, көннәр һәм төннәр буенча үлем алдында торып сугышкан сугышчан коллективның — капитан Сабуров батальонының хәрәкәтен язучы бик оста биргән. Яшь белорус шагыйре Аркадий Кулешовпың «Бригада байрагы» дигән поэмасы безнең илебез кешеләренең немецларга каршы көрәше турында лирик җыр ул, дошманга карата1 килешүне белми торган нәфрәт белән сугарылган җыр ул, туган җиргә, халыкка нәфис һәм бөек мәхәббәт белән т’улган җыр ул. Поэма гаҗәп бер хакыйкать .белән бик җылы итеп язылган. Йөрәклелек турындагы, җиңүгә ышану турындагы, социалистик җәмгыятебез дөньяга алып килә торган яңалыкка ышану турындагы җыр ул. Халык телен ярата торган, бу телнең байлыкларыннап файдалана белә торган шагыйрь Александр Твардовский «Василий Теркин» дигән зур бер әсәр язды. Бу әсәрдә фронтовик солдатның батырлыгы, халык батырлыгы) сурәтләнә. Кызыл Армия сугышчысы Василий Теркин үзендә халкыбызның характерлы сыйфатларын: аның теләсә нинди генә хәлдә дә үз-үзен югалтмавын, иксезчиксез батырлыгын, табигый акылының киңлеген, кыю йөрәге

€овет әдәбиятының күренекле әсәрләре 23 
 нең киңлеген саклап йөртә. Ул чын күңеленнән Ватанга бирелгән һәм совет халкының явыз • дошманын җиңү өчен теләсә нинди сынауларга да барырга хәзер тора. Бу китапта тагын без мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә, халык зирәклегендә күргән бик тирәнтен, халык эченнән, эчке җылыдан, йөрәккә үтеп керә торган дулкынланудан һәм акыллылыктаи килгән нәрсәләр бар. Алексей Сурковның җырларын сөвет халкы җырлады һәм җырлый, Кызыл Армия җырлады һәм җырлый. Сурковның таланты сугыш вакытында аеруча киң ачылды. Сурков сугышка үзе катнашты һәм Кызыл Армия белән бергә сугыш юлларын үтте, блиндажларда һәм землянкаларда, хәрби юлларда, дошман шәһәрләренең хәрабәләре аравында җырларының сүзләрен ишетеп йөрде. Сурковның җырларында һәм| шигырьләрендә ачулы көч һәм дәһшәтле сүз бар. Алар s сугышчан большевистик ялкын белән тулганнар, алар самими һәм гади яңгырыйлар. Тәрҗемәчелек эше өлкәсендә без бик кыю рәвештә поэтик фидакарьлек дип' атый алган җиңүләр була. Андый тәрҗемәләр поэзия тарихына гадәттән тыш бер вакыйга булып керәләр. Дантсның «Илаһи комедиясенең тәрҗемәче Михаил Лозинский тарафыннан эшләнгән тулы тәрҗемәсен, һичшиксез, шундый вакыйга дип танырга кирәк. Еллар буенча өзлексез һәм ныклап иҗат итүне сорый торган мондый хезмәткә тотыну өчен бер теләк кенә җитми. Моның өчен телне белү генә җитми, бәлки Данте эпохасын белү дә таләп ителә. Данте терцииаларының i барлык пластикасын, үтә нечкә булган бөтен. системасын, аның кырыс һәм ачык аңлаешлы итеп эшләнгән формага салынган гаять катлаулы идеяләренең бөтен киңлеген һәм образчылыгын бирү өчен белемне түзем- Терципа — шигырь формасы. Терцина •ч юллы строфадан тора һәм аңарда соңгы юл белой беренче юл рифмалаша. лелеккә һәм төгәллекне кыюлыкка кабатларга кирәк. Поэтик тәрҗемәнең иң карт һәм иң яхшы мастерларыннан берсе булган Михаил Лозинский үзенең гаять зур эшеж үтә яхшы башкарган4 Гафур Гулям сугыш көннәрендә «Мин Көнчыгыштан киләм» дигән китап язган, атаклы үзбәк шагыйре. Бу китапта рус һәм үзбәк поэзияләренең табигый дуслыгының гүзәл эзе ята. Гафур Гулям большевикларның үзенең туган краен үзгәртеп корулары турында, яңа көннәр кояшына беренче тапкыр йөзен ачкан хатын-кыз турында, •сугыш дәһшәтләреннән Үзбәкстанга килеп сыенган ятим бала турында, җиңү белән өйгә кайтучы сугышчыларыбыз турында яза. Көнчыгыш поэзиясенең бөтен, зирәклеге белән, аның барлык үтә катлаулы формалары белән таныш булган шагыйрь үзбәк шигырен үзгәртеп төзергә тели. Ул үзенең шигыре туган-телендә яңа төрле яңгырасын өчен Маяковский поэзиясен үрнәк итеп ала. Леонид Первомайский үз вакытында сугыш юлларын үтте һәм туган Полтавщииасына кайтты. Аның шигырьләре бу озын һәм авыр юлда күргәннәре турында кыска гына итеп, ләкин бик көчле итеп сөйлиләр. Леонид Первомайский сурәтләүдә намус белән эшли, ул художник буларак кырыс, ләкин ул кырыйлык хакыйкать нурлары чәчә, укучы шагыйрь белән бергә аның моңын да, шатлыгын да уртаклаша, чөнки аның туган җир башына төшкән бәхетсезлекләр турындагы кайгының әйтеп бирә алмаган бөтен авыртуын һәм аның халыкның какшамас ихтыярына ышанычын сизә. Павел Антокольскийның «Улым» дигән поэмасы шагыйрь-атаның сугышта үлгән улы турындагы җыры ул, үзенең кайгысы белән ялгыз гына калучы, һәм аны образларда гәүдәләндерүче җырчысугышчының җыры ул. Аның темасы шәхси кайгыдан күп өлеш кнңерәк. Бу
24  Николай ТихонОп 
 поэма кешеләргә яшәргә ярдәм итә. ул кешеләрнең иң яхшы хисләрен "уята, ул аларны газапланулар алдында югары күтәрә. Бу поэма тирәннән кешелеклелек белән Тулган, һәм бу хәл аның әһәмиятен киңәйтә, ә поэтик дәртлелеге йөрәккә көчле тәэсир итә. Ленинград оборонасына катнашкан Александр Прокофьев бөек шәһәрне саклаучылар белән бергә аларның барлык кайгыларын һәм шатлыкларын уртаклашып килде. Аның шигырьләрен атака алдында да, сугыштан соңгы ял вакытында да укыйлар иде. Табигате белән җыр иҗат итүче булган Прокофьев мшгырьләрен тулысынча җыр белән тутырды. Данлыклы рус патриоты Шумов- карт үзенең улларын —• Василий, Иван, Авксентий, Семен, Александр һәм Луканы батырларча көрәшергә сугышка озата. Алар баштан уйлап кына чыгарылган геройлар түгел. Ленинград фронтында алар үзләренә аерым бер миномет расчеты төзеделәр, һәм ул жасчет үзенең сугышчан, осталыгы белән дан казанды, Прокофьев шигырьләрендәге бөркетләр семьяСы традицион рус башлангычлары, батырлык һәм кыюлык, көч һәм Совет Ватанына мәхәббәт образы булып тора. «Бер тугаң Шумовлардан төзелгән ярты рота» ул совет чорының теләсә нинди сынауларга да бирешми торган яңа баһадирлары. Прокофьевның шигырьләренең күбесе җыр булып җырланалар, алар күбесе Ленинград өчен иң авыр булган көннәрдә сугышчан лозунг булып хезмәд иттеләр. Иван Грозный эпохасы турында, гаять үзенчәлекле һәм катлаулы характер 6'улгаи бу патшаның үзе турында хәзер прозада да, драматургиядә дә күп язылды инде. Иван Грозныйның шәхсе һәм эпохасы сурәтләү өчен бай материал бирәләр. Алексей Толстойның ике кисәктән торган драматик повесте күп сандагы пьесалар арасында Грозный образын художество ягыннан гаять көчле һәм ачык итеп сурәтли. Повестьның .характерларыннан Грозный, царевна Мария, киязь Курбский, Малюта, Шуйский, Годунов, Грязной, Вяземский сәхнәдә иҗади образ тудыру өчен бик яхшы материал бирәләр. Толстой бөек roev- дарьның тормышыннан бары тик ике моментны гына алган, ләкин ул аларны үзе хаклы рәвештә мастеры дип танылган гүзәллек белән, аз сүзле, ләкин тасвирга гаять бай булган тел белән биргән. С. Маршакның «Унике ай» исемле, җиңел һәм матур язылган, әкияте драматургия өлкәсендә аерылып тора. Ул, славян халык әкиятләреннән килеп, усал үги. ана белән ятим кыз' турындагы әкият мотивын үстергән һәм театр өчен оригиналлык һәм фантазия белән тулган', әкият иҗат иткән. Ул әкият раслый торган идеяне үзенең пьесасының төп идеясе иткән. 1943—1944 елларның Сталии премиясе лауреатлары менә шнудый. Аларның әсәрләре совет әдәбиятының ГОМУМИ үсешенә керә, алар безнең әйләнә-тирәбездәге вакыйгалар һәм кешеләр турындагы, Ватаныбызның үткәне һәм хәзергесе турындагы фикерләребезне киңәйтәләр. Менә шул аларны бер-берсе белән берләштерә дә. Дөрес, без тормышта шундый бөеклегендә һәм хәзерге» заман характерларының шундый киң гәүдәләнүендә күрә килгән нәрсәләр сәнгать әсәрләрендә барсы да үзләренең чагылышларын тапканнары ю-- әле. Темаларның алтын хәзинәләре һәм безнең заман геройларының чиксез күп характерлары эшләнмәгәннәр әле. Ләкин темалар даирәсе елдай ел киңәя барыр, Сталин премиясен алм өчен ярышучыларныц саны һаман артыр.