Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

★ СТАЛИН БЕЗНЕҢ БҮГЕНГЕ ЛЕНИН 
Ленни безгә юл калдырды, Елга түгел гомергә. (Халык җыры)
Авыр тормышта ? Гомер итсәк* тә, . Бәхетле көннәр Омет иттек без, Хыялда йөрткән $ Матур тормышның Чында буласын Ышанып көттек без. Яшәгән чакта Моңлысагышлы Еракта калган : Авыр елларда, Ленин юлбашчы Безне чакырды: — Алыгыз, — диде Корал кулларга! Тормыш төбеннән Калкып чыктык та, Күтәрелдек без Изге көрәшкә. Дошманга төбәп Туплар аттык без, Изге көрәштә Бәхет таптык без. Корбаннар бирдек, Җирдә кан акты, Бик күпләр яшли Керде кабергә... Болытлар ярып Илдә таң атты... Якты нур килде Лениннан безгә. 
Җиңеп' бардык без Авырлыкларны; Ленин — Сталин Икесе бергә, Зур газаплардан Илне коткарды, һәм илтте алар л Алга — җиңүгә. Җирләр тетрәде, Күкләр күкрәде. Изелде шул чак Дошман күкрәге, ’ Бар кара көчләр , Тар-мар ителде, Даһилар безгәч Бәхет китерде. Юлбашчыларның Алтын акылын Байрак иттек без Көрәш юлында, Ленин күтәргән Җиңү байрагы Мәңгегә балкыр Халык кулында. Ленин сызган юл — Туры юл булды, Яшәү китерде Октябрь таңы. Кара төннәрне Яктыртты аның Даһи исеме, Югалмас даны. Калдырды безгә Ленин туры юл. Бу юлдан атлый Варлык халыклар, ’

48 Саха б У ране кин шигырьләре 
 
Безне бу юлдан Алып баручы Даһн Сталин, Бөек Сталин бар. Ул безнең сөйгән Даһи атабыз, Зурлыйбыз аны, Бик яратабыз. Йөрәкнең иң саф Җиреннән алып Даһи исменә Җырлар язабыз. Сталин безнең — Бүгенге Ленин, Күр, нинди итте 
Данлыклы илен, Акылым, йөрәгем, Ильһамым минем — Күп яшә даһи — Бүгенге Ленин!!.. 
Күп яшә даһи, Нур сибеп җиргә, Тагын зур бәхет Китереп илгә! Мең, миллион еллар Халык телендә Мактау яңгырар, Бүгенге Ленингә.
 
БЕЗДӘ БӘЙРӘМ
 
Бәйрәм бүген Безнең урамнарда, Зур тантана туган илемдә; Бу бәйрәмгә халкым җиңүләрне Алып килде чыдам иңендә. Давылларны кичеп, Шул җиңүдән Хаклы өлеш алган кешенең Киләчәген тагын якты итәчәк Конституция көченең 
Без күрербез Татлы җимешләрен Депутатның данлы эшендә һәм бирәбез тавышларны аңа — Зур исемгә хаклы кешегә. Зур исемгә Хаклы кешеләрне Депутаты иткәч халкымның, Илем, тагын көчле нурлар чәчеа, Якты йолдыз булып балкырсың.
 
ГАЛИМ ХӘЛИМОВ 
ЯҢА ЖИҢҮЛӘРГӘ Хуш' киләсең безгә яңа елым,. Каршылыйбыз сине шатланып, Данлы юллар үтте туган илем, Ә ерткычлар калды тапталып. Көннәр, айлар җиңү белән узды Һәр көн саен артты батырлар, Җиңү җырын, шатлык җырын җырлап Сугышчылар илгә кайттылар. Җир шарында иң бай һәм көчле ил, Сокланырлык безнең илебез, Канга сусап йөргән фашистларга Үлем утын сибә белдек без.; Җирдә, күктә, суда, су астында Постта тора сизгер сакчылар, Алар безнең туган! илебезне, Бәхет җиребезне саклыйлар. Узган елның бөек җиңүләре Безгә чиксез уңыш китерде, Узган елда! илнең дошманнары Юк ителде, тармар ителде. Яңа елым, синең тууыңа Зур җиңүләр белән киләбез, Бу җиңүгә алып килүчегә — Сталинга рәхмәт диябез. Яңа елым, сипе киң юл ачын Якты йөздән каршы алабыз, Җиңү байракларын биек тотым Яңа уңышларга барабыз