Логотип Казан Утлары
Парчалар

ЕРАКТА КАЛГАН ЯКЫН КӨННӘР


  
Инде ул көннәр еракта калдылар. Ул авыр һәм героик көннәр күңелдә тирән эзләр, бай истәлекләр калдырып үттеләр. Кешенең күңеле гел бер төрле генә булып тормый, тынгысыз диңгез өсте кебек, аның бик чайкалган чаклары була. Әле генә шатлык белән исерәсең, шуның артыннан ук башка нинди дә булса кайгы төшә, эч пошып кала. Бу дөньяның ваклыклары эчендә калып юк нәрсәгә кәеф киткән минутлар да очрый. Менә шундый вакытларда мин бу авыр сугыш көннәрендә туган истәлек дәфтәремне алып утырам. Аны уку белән минем җаным рәхәтләнә, күңелем юа на, кайгы- хәсрәтләрем тарала, мин үземнең рухым белән югары күтәреләм. Үземнең яшәвемә канәгатьләнү, исән-сау килеш бу якты дөньяны күреп, аның рәхәтлекләреннән файдалануның кадерен белү арта. Шул язмаларымны алып утырсам, күңелем юаиа минем. Кадерле укучы иптәшләр, бүген мин сезнең алдыгызда әнә шул юаныч дәфтәремнең берничә битен ачам. 
1. „КАТЮШТАВЫШЫ 
Көч тә, корал да аз түгел, урын да уңай, солдатлардагы ярсу да, җилкенү дә җитәрлек шикелле иде. Ләкин бу атаканы башлаганда әллә пәрсә җитмәде, сугышта андый хәлләр булгалый ул, һәм дошман безне кысырыклый башлады. Күп кенә якын дуслар егылдылар, тирә-юньдә йөрәк әрнеткеч ыңгы- 4 .С. Ә.- № 1.
рашулар ишетелә, аркаларына яралыларны кочтырган солдатлар чайкала: алда ябырылыш килгән дошман шәүләләре күренә, кара канатын җәеп кара кош килә, — үлем бәхәссез иде. Шул вакыт уңъяк флангтан «Катюша» аткан тавыш ишетелде һәм янымдагы сержант шатлыгыннан җылап җибәрде. — Иптәшләр, котылабыз, «Катюша» уйный, — диде ул. Барысы да, куанычларыннан нишләргә белмичә, бер үк сүзне куәтләделәр: — «Катюша!» Иптәшләр, «Катюша!» «Катюша»ның скрипка кылын тартып карарлык кына кыска бер арада шулай «уйнап» алуы, ишле оркестр белән идарә итүче дирижерның концертны башлап җибәрүенә охшады: солдатлар күкрәк киереп аякка бастылар, атака яңадан кискен төс алды, бөтен батальон, әйтеп аңлата алмаслык тизлек белән, дошман өстепә ташланды. «Катюша» тавышын ишетү белән, куркуыннан каны качкан дошманның каршы торырлык хәле юк, аның тез буыннары калтырый, тыны кысыла иде. Атакадан соң, алга төнтәйгән биш немецны тылга таба алып чыгучы старшина үзенең дустын очратты булса кирәк.- — Яковлев, димәк, син дә исән! Озак сөйләшә алмадылар, старшина: — «Катюша» уйнамаса, эш ха- 
Гариф Галием 
 
pan иде, дустым,—диде дә үтеп китте. Сугышның иң кискен чакларында бик аз вакытка гына килеп чыгып, дошманны җир белән тигезләп китә торган, үзенең тавышы белән ераклардан ишетелгән күк күкрәүләрне хәтерләтә торган бу дәһшәтле корал Россия солдатына никадәр якын, ничаклы кадерле! Эх, «Катюша», «Катюша», сугышның иң күп авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп баручы пехота солдатының йөрәгендә аеруча мәхәббәт саклана бит сиңа. Синең турыда туган җырны еракларга, еракларга яңгыратып «Эх, Катюша, Катюша!» дип җир селкетеп үтүче сафлар пехота солдатлары түгелме! 2. РОССИЯ КЫШЫН САГЫНУ Польшада торган чак. Январь ахырлары. Тышта яфрак-яфрак булып кар төшә. Ләкин җиргә төшү белән эреп югала бара. Болыт арасыннан тонык кына яктылык сибеп, тулган ай йөзә. Блиндаж алдында җилкәләренә шинельләрен салып тәмәке тартып торучы ике солдат сөйләшә: — Мин авылда чакта ай безнең лапас башыннан калка иде. Кыш урталарында менә шушындый ай яктысында, абзар түбәсенә менеп, мал-туарга ашарга салып йөргән чакларымны бер дә оныта алмыйм мин. Ай-яй коры, рәхәт салкыннар була иде. — Әйтерең бармы инде, төкерек җиргә төшмәслек суык көннәр була иде, өй бүрәнәләре шартлый, җирләр ярылып китә иде. Шыгырдап торган тыгыз кар өстеннән урам буйлап үтәсе иде хәзер. — Иртән тору белән көрт көрәүләр, ә! Сездә дә кар калын төшәдер? — Калын төшмәгән кая ул, капкаларны күмә, ындыр читәннәрен басып китә. ? — Ә монда нәрсә, ни кыш түгел, ни яз түгел бу. Безнең рәчәл кышларына җитәме соң, кая тагын берне төрик, синең бармы? — Бар, бар. Икәүләп яңадан төрәләр һәм озак кына сөйләшә-сөйләшә тарталар да, блиндажга кереп китәләр. 
3. СУГЫШ ҺӘМ ТУРГАЙ һавада берничә Урында дошмаж аскан фонарьлар яна, тирә-юнь инә табарлык 
якты. Туктаусыз самолетлар оча, һавадан бомбалар, гранаталр ява. Күк өсте туктаусыз атып торган безнең зениткаларның уты белән капланган. Бомба төшеп ярылудан коры җирләрдә күлләр, елгалар уртасында утраулар хасыйль була. Бөтен дөньяның асты өскә килә. Шунысы гаҗәп киу бу таң алды сәгатьләрендә туктаусыз сабан тургае сайрый. Анык өчен гуя ки сугыш юк, булса да гуя ки ул аңа игътибар итми, һаман сайрый бирә. 
4. МӘҖРУХ ЧЫРШЫ Снаряд төшеп ярылу аркасында агачлары чәрдәкләнеп беткән калын урман. Юлдан берничә адым эчкәрерәк, алан шикеллерәк бер агачлыкта карт нарат күңелемне үзенә җәлеп итте. Янына барып байтак вакыт карап тордым. Бу гаҗәеп бер күренеш иде: аның белән янәшә бер чыршы үскән. Ләкин әле бүген генә булса кирәк, снаряд аны чәрдәкләп урталай сындырып үткән һәм аның баш ягы карт наратнын ботакларына эләгеп, аның кочагында калган. Шактый көчле җил исә. Төптән үк юан булып үскән карт нарат күкрәгендәге чыршы белән жай гына тирбәлеп утыра. Гуя кн ул аның яраларын аңлый, гуя кн ул бу мәҗрух чыршыны кадер- хөрмәт итә. 5. АТ ҺӘМ СОЛДАТ Сабый чакларда картлар авызыннан еш кына.- «Ир канаты — ат булыр» дигән мәкальне ишетә идем. Монын. мәгънәсен яшем зу
Ерак та калган якын көннәр 
 
райгач, ир булгач төшендем. Ә б'у дәһшәтле сугыш атка карата әйтелгән әлеге мәкальнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк итеп ачып бирде. Сугыш башыннан бирле никадәр җирләр үттем мин. һәм һәр- кайда солдат белән бергә газап чигүче, аның белән бергә һәлак булучы ат гәүдәсен очраттым. Уйлап карасаң ир белән бер дәрәҗәдә сугышка катнашучы, аның белән бергә барлык нужаларны күрүче бердәнбер хайван, ул, ат түгелме? 
6. ТАШ ҺӘМ кЕШЕ Ике тау арасында ял итеп утыра идек. » Кинәт дошман самолеты килеп чыкты. Гәүдәм белән җиргә ябышып, шунда якында гына яткан зур ташка таба шуыштым, бөтен көчем белән җир тырный-тырный аңа барып елыштым. Шуннан соң нәрсә булганын хәтерләмим. Аңыма килгәндә тирә- ягымда машиналар яна, солдатлар ыңгыраша, һавада тын гына безнең патрульләр оча иде. Янымдагы иптәшемнән сорадым: — Нәрсә булды? — дидем. — Дошман самолеты пикировать итеп үтте, үлүчеләр дә, яраланучылар да күп, исән калучылар да бар, — диде иптәшем. — Сез бөтенләй агарынып калгансыз, сездә ахыры йөрәк авыруы булса кирәк, — дип өстәде. Озак вакытлар әлеге ташка карап тордым. Бомба кыйпылчыгы белән аның бер почмагы кителеп төшкән иде. Мине саклап калганы өчен аны кочаклап елыйсым килде. 
7 САНБАТ ЮЛЫНДА Киң таш юлларны бер якта калдырып, тар гына басу сукмагыннан гаскәр төркеме агыла. Алгы кырыйга җитәргә бер-ике кнло- иетр гына ара калып бара. Алда авыллар яна, урман эченнән әле- дән-әле кара балчыклар күтәрелә, баш очыннан миналар сызгырын үтә. Без җитеп килә торган елганы кичү урыннарын дошман өзлексез бомбага тота. Бомбардировщиклар килеп чыгу белән безнең зениткалар аларны каршы алалар. Менә бер төркем яралы солдатлар алгы кырыйдан санбатка таба чыгып киләләр. 
Кайсылары ак кн- сия белән башларын ураганнар, кайсылары яңакларын бәйләгәннәр, арада кулларын обмотка белән муеннарына асып чыгучылар, сыңар аяклары белән титаклап атлаучылар да бар. Күбесенең ап- ак кпсияләре өстенә* куе кызыл кан үтеп чыккан. Шушы бер төркем яралылар яныннан кечкенә тәгәрмәчле, тәбәнәк, озын арбага җигелгән дүрт- биш санбат эте атлый. Гадәттә яралыларны дошманга күрсәтмичә сугыш кырыннан алып чыгу өчен куе үлән яки иген арасыннан хәрәкәт итә торган бу этләр, сугым кырында зур хезмәт күрсәттеләр. Арбага бер аягы бот төбеннән үк өзелгән таза гына гәүдәле солдат сузып салынган. Көннең эсселегеннән телләрен аркылы тешләп атлаучы бу этләр, акыллы күзләре белән, вакыт-вакыт берберенә карашалар, муеннарын иеп, тырыша-тырыша сак кына адым белән арбаны тарталар. Шулай сак кына атлап килгәндә, уртага җигелгән берсе артка борылып карый да, туктап кала һәм ярым ялварулы тавыш белән өргәндәй чиңнап ала. Тавышны ишетеп яралылар әйләнеп карыйлар һәм арбадагы солдатның исән калган аягының җирдә өстерәлеп барганлыгын күрәләр. Берничә кеше бик тиз арба янына килеп, солдатның урынын җайлыйлар. Этләр, вакыттан файдаланып, җиргә ятып аунап алалар һәм яңадан кузгалалар. Кайчакта алар җәяүлс яралылардан берничә адым гына артта калалар. Шул чакта араларында уртадан баручы теге «лкәнрәге әкрен генә шыңшып ала һәм аның 

52 Гариф Галиев 
 
тел белән әйтеп аңлатып булмый торган шушы шыңшуын башкалары бик тиз аңлап. адымнарын ешайталар. Ләкин бик сак, бш< тыныч, бик ипле хәрәкәт итәләр алар. Әйтерсең лә, алар үзләре тартып алып бара торган яралы солдатның хәлен аңлыйлар, әйтерсең лә, аңа бернинди дә уңайсызлык китермәскә тырышалар. Ватан сугышының авырлыкларын көчләреннән килгән кадәр без солдатлар белән бергә күтәрүче бу сугышчан «дусларыбызны» күздән югалганчы озатып карап калдым. Аларның сак кына атлаган адымнары, төсләренә чыккан курку катнаш юашлыклары, акыллы карашлары күңел түремә мәңге онытылмаслык булып кереп утырды. 
8. ЕЛГА БУЕНДА 
Кинәт сугыш кыры тынып калды. Иртәдән бирле туктаусыз явып торган янгыр, шуның өстенә юеш үлән арасыннан хәрәкәт итү аркасында манма суга баткан идем. Тәнемне, әгъзаларымны капшап карадым, яраланмаганымны белдем. Бераздан соң өлкән иптәшемнән рөхсәт алып, шунда, без ял итә торган урыннан ерак түгел бер җирдә агып ята торган елга буена барып утырдым. Аркама аскан капчык астында, ике калак сөяге арасында юеш тими калган җылы бер урын барлыкны тойдым. Шул җылылык тәнемә рәхәтлек бирде һәм әлеге елганың агымына карап уйга калдым. Аның талгын гына аккан тавышы астында үзем туып-үскән, күлмәкләремне җәтмә итеп балык сөзеп йөргән Ык һәм Эстәрлс елгаларын исемә төшердем. Буеннан буена киң, • тигез болыннар, озыиозын сөзәк таулар белән капланган бу елгалар күз алдыма килеп баскач, күңелем нечкәреп китте һәм әлеге елгага copav бирдем: 
Агым су, әй, агымың Туп-тулы зар, Синең пи хәсрәтең. Нн моцларыц бар? дидем. Ул, миңа җавап итеп, җай гына ага һәм аның агуында да иксез- чиксез моңаю, сыкрану тавышлары ишетелә иде. 
9. РАЗВЕДКАДАН КАЙТКАЧ Бер төркем солдатлар белән землянкада ятабыз. Көзге, караңгы төн. Күпчелекнең йокысы тыныч! түгел. Арада Петров фамилияле берәвесе аерата борчыла: — Җибәрмәде бит мине командир, үлсәк бергә үлгән булыр идек, Шәрппов белән эшләп була аның белән, — дн. Шул арада землянка ишеге ачыла һәм аннан өсте-башы бөтенләй балчыкка буялып беткән берәү күренә. — Шәрппов! — дип кычкырып каршы алалар аны барысы да. — Ничек? Алып кайттыгызмы? Яраланмадыңмы? — дип сораулар яудыра башлыйлар. — Алын кайтмыйбызмы соң, менә дигән «тел» алып кайттык, офицер эләкте, — ди Шәрипов, шинелен сала-сала.| Петров, ашыга, ашыга, аякларын чишенә башлый һәхМ аңа дәшә: — Кил бирегә, чолгауларыңны алыштыр, мин әле генә киптергән идем, мә, минекен ура, аякларын лычкылдап тора бит, — ди. Шәрппов, аның янына утырып, аякларын чишенде һәм пптәшенен коры чолгауларын урап, яңадан киенде дә, аның белән янәшә ятты һәм разведканың уңышлы булуы турында сөйләргә кереште. Озак сөйләшеп яттылар. Болар якташлар дип уйладым һәм сорау бирдем: — Кайсы яклардан буласыз? — Я — южанин, он — сибиряк,— диде Петров фамилиялесе. 
Еракта калган якын көннәр 53 
 
Аралары шул кадәр ерак булган бу ике солдатның, якынлыгына җаным эреде. 10. ПЛАЦДАРМ Кич иде. Одер буена бер җимерек күпер төбенә килеп җиттек. Рота командиры лейтенант Гомә- ров алда торган кыен бурычны яхшы аңлый иде. Бу юлы ул солдатларына әллә ничек, гадәттәгедән йомшаграк итеп дәште: — Менә Одер, — диде тыныч кына тавыш белән. — Бу якта без, теге якта дошман... Ул шулай әйтүгә аргы яктан дошманның автоматлары телгә килде. Гомәров җимерек күпер төбендә җиргә ябышып яткан солдатларына карап дәвам итте: — Шулай иптәшләр, теге якка чыкмый торып плацдарм яулап алып булмый. Уч төбе кадәр генә булса да теге якта урын булдырырга, анда чыгып бер генә көрәк булса да балчык куптарырга кирәк... Сөләйманов, — диде дә тынып калды. Сөләйманов исә аның күзләренә карап тора иде. Ул, лейтенант гәрчә әйтеп бетермәсә дә, аны аңлаган иде инде. — Мин хәзер, Гомәр абзый, әй, иптәш лейтенант. Шунда күпер башында ята торган ташландык телефон чыбыкларыннан бик тиз аркан иштеләр. Сөләйманов аның бер очын бил аркылы бәйләп, шыпырт кына суга керде, һәм Одер аны үзенст төбенә суырып алган кебек булды, ул югалды. Ләкин бик тиз арада арканның бу якта калган башы тартылды һәм югарыга күтәрелгәндәй булды. — Молодец, исән-сау чыкты, — диде лейтенант пышылдап кына.—• Сафии, син бу башын тартыбрак, балкага бәйлә. Сөләйманов арканның бер башын күпернең теге ягындагы свай- ларга бәйләгәндә, аның бу якта калган башын да беркетеп өлгерделәр. Күпчелек йөзә белә иде. Ләкин лейтенант Гомәров үзенчә эш итте, со лд атл а р н ы ч ы л а тма га н хәлдә чыгару кирәк иде аңарга. — Арканга асылынып, каушамыйча теге якка, иптәшләр! Дошман сизенде булса кирәк, тагын ут ачты. Лейтенант боерыгы буенча, бу яктан безнең пулемет сиптерә башлады. 
— һәлак булсагыз бәхил булыгыз, туганнар, арканга тотынып теге якка, — дип кабатлады. Сөләйманов үз янына чыккан дүрт автоматчы белән ашъяулык кадәр генә урыннан дошманга каршы ут ачты. Ул арада берәм- берәм башкалар да чыга башладылар. Язгы ташкын кебек күзгә күренеп җәелделәр, әле генә бише- се бер урында иделәр, биш минут үтмәгәндер, бер-береннән өчәр- дүртәр адым ара калдырып, як- якка таралдылар, киңәйделәр. Бер үк вакытта башкалар да әкренләп чыга бирделәр. Ә аннары батальон, полк... Иртәгесен Одер 6—7 километр артта* калган иде инде. Сборонага килеп туктагач, бер солдат үз-үзенә сөйләнеп алды: — Мәзәк хәл, әле кичә кич белән генә бу якка чыгып баш төрткән идек, ә бүген күз күреме кадәр киңәйттек Плацдармны! — Сугыш шулап инде ул, энекәш, — диде аны тыңлап торучы икенче солдат. — Плацдарм уч төбе кадәр урыннан башлана ул,— дип куйды мәгънәле генә итеп. 11. „КУКУРУЗНИК" КА мәдхия 
Син, сайрый-сайрый күккә менгән кош кебек, кечкенә гәүдәң белән югарыга күтәреләсең, киң диңгезләрне ярып үткән балык кебек, җилпучтай канатларың белән һаваны ерасың, башлары белән бер-беренә тоташып торган текә тау араларыннан үтәсең, төбе күренмәгән тирән чокырлар эченнән очасың, болыт артларына кереп
54 Гариф Галиев 
 
югаласың, томан эчләрендә каласың... Ләкин син һаман шакылдап очуыңны беләсең. Ничек кенә булмасын. нинди генә кыенлыклар очрамасын, үз бурычыңны үтисең: бер килүеңдә безгә азык ташлап үтсәң, икенчесендә дошман өстенә «йомырка» салып китәсең, бер килүеңдә безгә хат калдырып үтсәң, икенчесендә дошман ягына листовка яудырып борыласың... Дошман уты белән сыңар канатың янган килеш тә үзебезнең якка кайтып төшкән чакларың күп синең. Куркыныч астында калган вакытларда, дошман җиренә кунаклап, яңадан очып киткән чакларың да аз түгел синең. Шак- шак итеп килеп чыгып та, дошман турына җиткәч, кош басарга чамалаган тилегән кебек оеп калуыңны һәм кинәт дүрт-биш данә генә булса да бомба ташлап ша- кышыкы кайтып килүеңне без үзебез күреп беләбез. Без синең парашют белән җиргә төшеп баручы немец очучысын һавада килеш койрыгыңа эләктереп алын кайткан мактаулы сәфәрләреңне күргәнебез бар. Синең кабыргаларыңда гади генә кул белән ясалган дистәләрчә йолдызлар бар. Болар син җиргә еккан дошман самолетларының саннарын күрсәтә торган йолдызлар. Сиңа бу йолдызлар һавадан үзләре төшмәделәр, спи күккә менеп үзең яулап алдың аларны. Бу коточкыч куркыныч сугыш елларында һәрьяктан камилләшкән нинди генә сахмолетлар уйлап чыгарылмады, аларны оста идарә итүче нинди генә батыр очучылар тумады! Алар бу машиналар белән акыл ирешмәслек батырлыклар күрсәтеп, данга күмелделәр. Алар, дошман армиясен җир белән тигезләп, аның шәһәрләрен астын-өскә китерделәр. Ә шулай ! да, солдат арасында таралган хәбәргә караганда, Берлин аэродромына иң беренче булып син төшеп утырдың, син үзеңнән элек һәм үзеңнән соң туган куәтле самолетлар арасында искереп калмадың, синең үз урының үзеңдә 
калды, син, «Кукурузник» ДУСТЫМ. югалмадың! 
12. АНЫҢ ТУУЫ Берлинда каты урам сугышлары барган көннәр иде. Ул көнне атышлар Штеттин вокзалы янында бара, Вокзал эченә урнашкан дошман фаустниклары безнЗД алга баруыбызга тоткарлык итәләр иде. Командоваииенең яңа боерыгын көткән арада, без берничә автоматчы белән зур гына подъездга кереп тамак ялгап алырга булдык һәм консервлар ачып, икмәкләр кистек. Шул вакыт бер өлкән лейтенантның. урам аркылы йөгерә- йөгерә безнең янга килүе күренде. Аның йөзендә ниндидер аптырап, каушап калу күренә, ләкин бу каушау сугыш вакытында була торган каушау түгел иде. Аның каушавында ниндидер шатлану бар кебек иде. — Иптәш капитан, — диде ул калтыраганырак тавыш белән безнең арадагы иң өлкән яшьле иптәшебезгә. — Сез, сез... хатын-кыз мәсьәләсе белән аз гына булса да таныш түгелме? Әллә нинди бер хәлгә дучар булдым бит мин... Капитан да һәм без дә аны аңламадык. — Хатын-кыз белән без һәммә- без дә таныш, минемчә, — диде капитан шаярып. Шуннан соң ул ачыграк сөйләүгә күчте: — Хатынымны тулгак тота, иптәш капитан... якын тирәдә врач барлыкны белмисезме? — Ах сезне, шайтаннар, — ДИД^ капитан, — аны передовойга алып килергә кем кушты соң сезгә. — Ул турыда соңыннан, иптәш 
* Ватан сутышм чорында «У-2> самоле- тнна солдатлар тарафыннан бирелгән кушамат исем. Бу исем «У-2» самолетын кукуруз арасында үзенә бер төрле такылдавыклы тавыш белән очып йөрүче эре чикерткәгә охшатудан бирелгән булса кирәк. 
Еракта кал г и н якыи кек пэр 55 
 
капитан, сез бит өлкән кеше, зинһар ярдәм итегез. Капитан аңарга ничек итеп яр- ләм итәргә белмиче аптырап торганда, шунда, ишек алды эчендәге подвалдан бер хәрби кызның урамга таба чыгып килүе күренде. Биредә нинди дә булса батальон штабы урнашкан иде булса кирәк, ул кулына ниндидер кәгазь бөкләп тоткан иде. Капитан аны ярдәмгә чакырды, һәм алар өчәүләп урамның теге ягындагы подъездга таба атладылар. Ләкин капитан үзен уңайсыз хәлдә тоеп, бик тиз безнең янга кайтты. Бер стакан чәй эчәрлек ара үтмәгәндер! әлеге хәрби кыз ашыга- ашыга безнең подъезд яныннан үтте: — Ир бала, — диде ул безгә көлемсерәп. Шуннан соң инде без каршыдагы подъездга килеп туктаган «Студебеккер»да ир бала дөньяга килгәнлекне аңладык. Озакламады. бу яңа кеше үзе дә тавыш бирде- — Вәәә! Орудие, миномет, пулемет атышлары эченнән бик ачык ишетелгән бу тавыш үзенең яшәргә тиешлеген һәм хаклылыгын! шактый нык даулый иде. Беркадәр вакыттан соң без, командованиенең яңа боерыгын үтәү өчен, икенче кварталга киттек. Анда эшне бетергәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Без, төнле тынычрак урында үткәрү өчен, баягы подъездга кайттык. Ә карны як подъезддагы «Студебеккер» һаман китмәгән иде әле. Өлкән лейтенант безнең янга килде, һәм шунда без бу яңа туган баланын, әтисе-әнисе белән якыннанрак таныштык. Аның әтисе, безнең янга йөгереп килгән өлкән лейтенант, авторота командиры, ә әнисе военторг бухгалтеры икән. Башта каушабрак калган өлкән лейтенантның кәефе гаять яхшы иде. Хәтта ул безнең янга килгәндә, үзе белән бер шешә «ягулык» та алып килгән иде. 13. СӘГАТЬ ҺӘМ ҮЛЕМ Каты бәрелештән соң, байтак кына иптәшләрнең яраланганлыгы, кайберәүләрнең һәлак булганлыклары беленде. Ефрейтор Атаев үлүчеләр арасында да, яраланучылар арасында да юк иде. 
Сугышның иң кызган вакытында аның маңлаеннан кан аккан хәлдә дошман өстенә бер-бер артлы өч граната ыргытканлыгын күргәннәр, мәгәр соңга таба аны берәү дә күрмәгән. Караңгы төшү белән ачы бөтен взвод кабат эзләде. Берничә кеше иң каты бәрелеш барган әрәмәлекне айкап чыкты, күпләр, яраланып егылып ятмый микән, дип, аның тавыш бирүен көттеләр. Табылмады. Безнең уебызча аның әрәмәлек эчендә егылып калуы бик ихтимал иде. Шуңлыктаи, төн уртасында без аны яңадан эзләргә киттек. Әрәмәлекнең эченәрәк кергәч, Атаевның иң якын дусты сержант Кәлимуллин каты кычкырудан үзен-үзе тыя алмыйча: — Атаев! — диде. Бөтенебез дә Кәлимуллин катып калган зрынга, ике каен арасына килдек. Атаев, чалкан егылган килеш, гүя ки арып йокыга талган, кулларын күкрәгенә баглаган, аякларын сузып, аз гына аерыбрак җибәргән иде. Колагымны күкрәгенә куйдым — йөрәге туктаган, кулымны гәүдәсе өстеннән йөрттем — тәне суынган иде. — Соңга калганбыз, үлгән инде, — дидем. Кәлимуллин аның гәүдәсен кочаклады Һәм КИНӘТ ӘЙТӘ КУЙДЫ: — Беләгендәге сәгате йөри ич. әллә үлмәгәндер ул, сәгате туктамаган ич, бәлки исәндер... Сәгатьнең йөреше белән кеше йөрәгенең тибешендәге охшашлык аркасында әйтелгән сүз идеме бу, әллә адәм баласы аңлый алмый торган нинди дә булса психологик хәл идеме?
56 
 
Гариф Галиев
Кэлим уллин ни өчен шулай дline? Моны ул үзе дэ аңлата алмады, Һәм без дә төшенә алмадык. Якын дустын югалткач, ачыр^ала- нып, аптырап, әрнеп әйткән аның бу сүзе әлс дә минем колагымда ЯҢГЫрыЙ: — Беләгендәге сәгате йөри ич, әллә үлмәгәндер ул, сәгате туктамаган бит, бәлки исәндер... 14. СОЛЫ ЧӘЧҮЧЕ СОЛДАТ Кюстрин (Германия) шәһәренә якын гына булган бу авылда әле кичә кич белән генә бик каты сугышлар барган иде. Немецлар, ниһаять, чыдый алмадылар, төнлә белән авылны ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Икенче көнне бик иртә без урнашкан йорт турына бер җигүле ат килеп туктады. Арбадан сикереп бер солдат төште һәм ишек алдына кереп, андагы безнең өлкән начальнигыбызга мөрәҗәгать итте: — Иптәш майор, сезнең йортта сабан, тырма, чәчү машинасы кебек иген кораллары юкмы? — Алар белән нишләр идегез? Солдат бөтенләй сугыш юк чактагы кебек җавап бирде: — Бүген чәчүгә чыкмакчы идек. Мин 27 нче дивизиянең ярдәмче ху җа л ы гын нан була м. " Ул, ишек алдыннан бер сабан алып чыгып, куана-куана арбасына салды да, үз юлына китте. Шушы ук көнне төштән соң мин аны алгы кырыйдан җиде- сигез километр гына артта, Одер белән Варта елгасы арасында очраттым. Биредә сирәк-мирәк кенә дошман снарядлары төшеп тора, миналар шартлый. Ә ул, тыныч кына килеш, солы чәчә иде. Аның олы юл буенда шушылай тыныч кына солы чәчеп йөрүе, һөҗүм итеп баручы әллә ничә чакырым- нарга сузылган сафлардагы солдатларга күңел күтәренкелеге бирә, Сдердаи ары булачак һөҗүмнәрдә дә безнең җиңүебезгә көчле ышаныч тудыра иде. Бөтен җирдә яз, бөтен табигать яңадан яши башларга хәзерләнә, ә немец өчен үлем килә иде. 
15. АНА ТӨСЕ (Яки солдат күңеле) Ул чакта отделение мөһим бер бурычны үтәргә тиеш иде. Взвод командиры өлкән генә яшьле лейтенант солдатларны алып китү өчен, сафка тезде. Алда торган бурычны һәм аны үтәүнең ансат түгеллеген кабат-кабат аңлатты да, сорау бирде: — һәммәгез дә хәзерме? — Хәзер! — диделәр солдатлар бер авыздан. — Су, кисия... — диде лейтенант, — барысын да алдыгызмы? — Алдык, бөтенесен дә алдык. Шушы җаваптан соң ук кинәт ялгыз бер тавыш ишетелде: — Иптәш лейтенант, блиндажга кереп чыгарга рөхсәт итегез. — Ни өчен? — Аласы әйберем бар иде. — Нәрсәң калган? Солдат, бу сорауга туры җавап бирергә кыенсынды булса кирәк: — Бер генә минутка, иптәш лейтенант... — Шулай да, нәрсәгез калды соң сезнең? — дип үзенең соравында дәвам итте лейтенант. Солдат тагы ачык җавап бирмәде, аның нәрсәдәндер уңайсызлануы күренә иде. Ул кыяр-кый- мас кына: — Зур нәрсә түгел ул, иптәш’ лейтенант, шулай да үземнән калдыра алмыйм мин аны. Лейтенант аның нәрсәдер әйтергә теләп тә, батырчылыгы җитмә- гәнлеген аңлап алды һәм үз янына, стройдан читкәрәк чакырды. Солдат тик шунда гына ана йөрәген ачты. — Мине гафу итегез, иптәш лейтенант,— дип сүз башлады ул, авыр бер кичереш алдында торган кеше кыяфәте белән. — Сугышка киткәндә әнкәмнен төсе итеп үзем белән аның күлмәк ишен алган идем мин. Аны мнн
Ера кта на л га в як ыв көьвәр 57- 
 сугыш башыннан бирле саклап йөртәм. Блиндажга кереп шуны алып чыгыйм дигән идем, ул шунда шинель кесәмдә калган. Бик куркыныч эшкә барабыз бит... Җансыз бер ситса кисәге булса да әнкәм кебек якын ул миңа... Солдатның болан сөйләвен стройда гыл арның берәрсе ишетте булса кирәк, кемдер: — Менә бала акылы, — диде дә, «пырых» итеп ямьсез тавыш белән көлеп җибәрде. Әле генә йөзенә шәфкать нурлары йөгергән, солдатның сөйләгәннәрен тыңлап күңеле тулган лейтенантның йөзенә кинәт ачу чыкты һәм шунда ук стройга карап кискен тавыш белән кычкырды: — Что за смех?! Көлгән солдат тынып калды. Башкалар исә аңа ярым чит бер караш ташладылар. Лейтенантның рөхсәте белән блиндажга кереп чыккан солдат стройга килен басты. Отделение кузгалды. Төн караңгы иде. Ләкин лейтенант юлны көндез үк сайлап куйганлыктан, артык озак барырга туры килмәде. Ул сирәк кенә бер куаклыкка җиткәч, үзе белән ике солдатны алын алга шуышты. Башкаларны вакытлыча бер куак төбендә калдырды, аларга кемнең нинди сигнал белән, ничек, кайчан хәрәкәт итәргә тиешлеген аңлатты. Калучылар шыпырт кына агач төбенә яттылар. Ләкин берсе тынычлыкны саклый алмады, стройда торганда көлен җибәргән солдатка үзенең ризасызлыгын белдереп пышылдады: — Тапкансың көләр кеше, — диде. Аңа икенчесе кушылды: — Синең пи эшең бар анда, минем менә өйдән алып чыккан бер әйберем дә юк. Әгәр әти, әни, яки туганнарым төсе итеп тотарлык әйберем булса, мин аны үлгәнче саклар идем, ә син Мостафин- нан көлгән буласың. — Әлбәттә, — диде өченчесе кесәсеннән яртылаш янып беткән мундштук чыгарып. — Мин менә моны өч елдан бирле саклап йөртәм, нигә йөртмәскә, колхоз төсе бит ул, сугышка киткәндә колхоз председателе Гайнулла абзый бирде аны миңа. Менә миннән дә көл алайса! — Я, җитәр инде, бөтенегез домине тиргәргә тотындыгыз. Мин аны мыскыллап көлмәдем ич. Әллә ничек шунда, көләсем килде дә, көлдем,— диде әлеге солдат юаш кына тавыш белән. — Әллә ничек бигрәк каушап калгандай булды ул, шуңа көлдем мин. — Каушатырсың Мостафинны. Синең белән без биредә калдык, ә Мостафин белән Савельевны лейтенант үзе белән алып китте. Каушап кала торган гадәтләре булса,, үзе белән алмас иде ул аларны. ...Иртәгесен без Мостафинны шул ук блиндаж алдында кичә строй торган урында яңадан очраттык. Бүген ул дивизия командиры генерал-майор алдында басып тора, генерал исә өсте ачылган кечкенә коробканы сузган хәлдә аны котлый иде. Котлаганнан соң, генерал аңа немец часовоен постыннан ничек алуы турында сорау бирде. Мостафин ашыкмыйча гына, кыска гына итеп сөйләп бирде: — Артык кыен булмады ул, иптәш генерал. Башта түш’ белән шуышып якынлаштым часовойга., ун-унбиш адым калгач туктадым, Унай момент көтәргә булдым. Бер вакыт ул авыз эченнән генә көйли, моңая башлады. Бу аның исәпкә баткан чагы иде. Шуннан соң сак кына шуыштым да, кинәт аның өстенә ташландым һәм авызына менә шушы юеш ситса кисәге белән канладым, — дин Мостафин кесәсеннән эре генә зәңгәр парчалы ситса чыгарды һәм дәвам итте, — Тын да ала алмады, нәкъ шул минутта Савельев килеп өлгерде, часовойны плащналаткага салдык та, түш белән шуышып үзебезнең блиндажга юнәлдек. — Э немецлар?

5S Гариф Гадис в 
 — Алар часовойның юклыгын белеп безнең арттан ут ачканда» без ярты юлда идек инде, иптәш генерал. Генералдан берничә адым артта- рак басып торучы лейтенант уңай бер арада әкрен генә миңа дәште: — Үткән төн сез безне озата барган идегез. Безнең юлыбыз бик уңышлы чыкты. Без бер немец часовоен терелән алып кайттык. Гаҗәп хәл: сез Мостафинны беләсез бит, генерал каршында шул егет тора бит. Кулындагы ситса кисәген күрәсезме, аның әнкәсе төсе итеп саклап йөртә торган әнберсе шул инде,—диде ул миңа. — Тик ул турыда генерал белми әле, — дип куйды. — Ә генералның белүе кирәк лде, — дидем мин. — Ул хакта мин үзем сөйлим аңа, — диде лейтенант үзенә бер төрле күтәренкелек белән. Карт лейтенант үзенең солдаты Мостафин турында ялгышмаган иде. 16. ОБОЗДАГЫ ӘТӘЧ Берлинда каты урам сугышлары барган көннәрнең берсе. Ярты көн күптән узган инде. Без, берничә минометчы белән бергә, окопта ятабыз. Янымдагы иптәшем. Фәтхуллин фамилияле карт солдат, үзенең туган үскән җирләрен сагынып, Башкортстанның Аргаяш якларын сөйләп ята. Кинәт сузып кына кычкырган бер әтәч тавышы ишетелде. Бу тавыш авылда торган чакларны искә төшерде, күңелләр тулып китте. — Таң якынлаша, — диде карт солдат Фәтхуллин. — Гаҗәп хәл, шәһәр җирендә дә әтәч кычкырыр икән, — дидем мин бераз аптырашка калып. — Обоздагы безнең әтәч тавышы ул, Белоруссиядән кузгалганнан бирле обозда пөртәм мин аны. Так что, Россия әтәче кычкыра Берлинда, тавышы бик матур аның. — диде ул миңа. — Ул кычкырып җибәргәндә Дим буйлары искә төшә, бер елга якын бит инде чит җирләрдә йөрибез, бик якын иптәш ул минем өчен, — дип өстәде.