Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕРЕНЧЕ СҮЗ


 Өстебезгә кинәт дәһшәт булып, Шашып килгән Гитлер яуларын, Баһадир күк, билдән җиргә батып. Кайнар канга, кара тиргә батып, Ташладык без кире аударып. 
Юк. аударып кына түгел, — тетеп, Көлен аның җилгә очырдык. Шулай саклап калдык илебезне, Безгә гомер биргән иркебезне. Шунда безнең хаклы горурлык. 
Бу чамасыз авыр сыналуда, «Яшәү яки үлем» давында, «Ил хәвефтә, дуслар!» диючебез Бетмәс гайрәт, сәләт бирүчебез Оыгылмаска җилдә, давылда,— 
Ул булды бит. Ул сөекле ата Алып килде бөек җиңүгә. ’Шуның өчен безнең күңелдә ул, һәр 
кешенең йөрәк төбендә ул һәм лаек ул чиксез сөюгә. Беренче сүз безнең һәрбер эштә — Аның бөек, гади исеме. Яшь сабыйдан алып, йөз яшәр карт Көннәрендә әллә ничәшәр кат Телгә ала ул зур кешене. Ул — Сталин, — Безнең дан таҗыбыз; Ул — Сталин, — Күңел нурыбыз. Ул — Сталин, — Даһи остазыбыз, Дөнья өстендә якты кояшыбыз, Бара торган бәхет юлыбыз! Без сайлыйбыз туган илебезгә Тыныч гомер килгән елларда. Гражданлык бурычын үтәгәндә, Иң беренче исем эзләгәндә — Ул булачак безнең уйларда. , Январь. 1946 ЫШАНУ
 Барам үзем үлем кочагына, Үзем һаман туймыйм дөньядан. Табигатьнең асыл кошларына, Гөлләренә гашикъ мин һаман, г Июнь шаһлык итә җир өстендә: Бөтен дөнья яшел ефәктә. Яфракларның йомшак битләрендә Саф нур уйнап, сибелә йөрәккә. 
Ертык яланда да чәчәк балкый, һәр чәчәктән аксыл бал тама. Хуш исләре әкрен җилдә аңкый, Мең төрле төс! Күзләр алдана. Бөтен нәрсә нәкъ үз мизгелендә. Тулып утыра, тибрәп, лебердәп, һәм намусның ефәк тезгенендә Дәрт җәүһәре яна җемелдәп. 
И-их, сөю дә шулай булсын иде! Шундый 
саф һәм, бөртек тузансыз. Шулай мәңге балкып торсың иде — Үкенүсез, йөрәк сызлаусыз. 
Гашикларның зәңгәр күзләреннән Яшь урнына тамсын иде гөл. Сөю һәм ант яшрен кизләвеннән Мәңгелек нур аксын иде гел.

60 III. Маннур шигырьләре 
 
Ләкин, һәйһат!.. Июнь ‘үтеп китә... Кошлар сайрый соңгы кат инде... Яфракларга сары тутлар төшә. Кичә яшь гөл, бүген—карт инде. Җылы якка оча кыр казлары, — Йөрәк кала ерак омтылып. Җуя дөнья бөтен җиһазларын, Җир 
ташланып кала буш булып. 
Мин шул җирне кочып үләр идем. Кояш һәм ил барын балмәсәм. «Мәхәббәт һәм яшәү мәңгелек!» дип Үземә нык ышанып йөрмәсәм. Июнь. 1943
 
УЙЛАР
 
Брак заманнарга шом калдырып, Озакламый сүнәр бу янгын. Җир яңадан балкып чәчәк атар, Иркен сулыш алыр ил тагын. 
Солдат кайтыр туган җирләренә Кичеп ерак-ерак юлларны, — Онытмаслык булып гомер буе Бу михнәтле, авыр елларны. 
САЙГӘН белән сөйгән кочаклашыр, Ана белән бала күрешер, Туган белән туган куанышыр, Хатын белән ир дә килешер. Бәлки без дә тагын җыелырбыз Җыр маршалы Тукай залына, Аерым үткән еллар хатирәсен Бергәләшеп искә алырга. Бәлки тагын озын өстәлләргә Әзерләнер мәҗлес табыны. Ташып торыр зәңгәр бокалларда «Дөньяхирәт» шатлык ялкыны. Утырырбыз таныш урыннарга. Сагынып көткән кичә башланыр. Ә күз йөртсәк тирә-юнебезгә... Кап урыннар бәлки буш калыр. «Менә кайтыр» диеп көткән дуслар Күп 
көтсәк тә, кайтмый калырлар. «Югалды...» дип, өмет кискән дуслар Кайтып килер, — гөрләр табыннарГ Шатлык белән кайгы бергә каушыр, Кочаклашыр яшь һәм елмаю. Бу кичәдә яңрар сөенү җыры һәм сызылыр әкрен моңаю. Кем белә соң сугыш язмышларын.. Ул кайларга илтеп ташлыйсын. Кайсы пуля сине эзәрләвен, Нинди бәхет сине саклыйсын. 
Әгәр калса минем урын да буш Бу күңелле бәйрәм кичендә... Тулып торсын безнең бокаллар даг һәйкәл булып безнең исемгә. 
Чәкәшегез алар белән дә сез Ияләрен искә төшереп. Без бардагы кебек, бездән соң да Югалмасын күркәм күршелек. Эчегез сез бөек дуслык өчен, Канга батып җиңгән ил өчен. Җиңү өчен үлгән шагыйрь белән Әдип дигән тыйнак ир өчен. Декабрь 1913
 
 
Язмыш мине кая чөерсә дә, Нинди генә михнәт күрсәм дә, Мин үкенмим, дуслар, өелсә дә Сугыш йөге солдат җилкәмдә. Халкым өчен чиксез авыр 
көндә Аның белән бергә булдым мин. Бер сухари кимереп суык тәндә. Солдат кунган җирдә кундым мин.
 
Шау-шу да мин, дан да эзләмәдем, Тик веҗданым кушкан бу эшне Үтәдем мин — җаным жәлләмәдем, Үтәдем мин — ничек тиешле. Бүлештем мин аның кайгыларын, Җырлап, моңсу күңелен юаттым. Уртаклаштым ялгыз сагыиуларыь: 
Шатлыкларын түзем солдатның. 
III. Маннур шигырьләре 61 
 
Батырларын мактап яздым аның, Юашларын үттем үгетләп. «Абый, тагын кил!» дип, канатланып Кала иде бик күп егетләр. 
Йөрәгемдә нинди ялкын булса, Бар җылысын аңа бирдем мин. 
МАЙ 
Хәтерләмим, белмим, Бу төн күктә Көлгәндерме яңа йолдызлар, йөзгәндерме моңсу ай ялгызы, Көткәндерме безне яшь кызлар. Искәндерме җилләр Шомырт чәчәгенең Далаларга нсен таратып; Май таңының ямен котларга дни Каккандырмы тургай канатын, — Без бу төнне, Ерак1 юллардан соң, Талган идек татлы йокыга. Туплар гөре кинәт тынып калгач, Онтыла бит, бар да онтыла! Белмим, кайдан очып килеп керде, Без йоклаган өйгә бу хәбәр... Дневальный «Подъем!» кычкыруга, Уяу идек инде без мәгәр. Без бер сүзсез аңлап алдык аны, Аңлап алдык нәрсә дигәнен. Чөнки заргып, Артык заргып көткән идек. Көткән идек бу көн килгәнен! — Кабынып китте шатлык ялкыннары, Дулкын булып бәрде гөрләшү. Гөрләшү, котлашу, Котлашу, җырлашу, Уйнашу, көлешү, Сөйләшү, серләшү, Күрешү, үбешү, Гармоньга биешү, Биешү, биешү, биешү! Чөелделәр күккә ракеталар: Ак, яшел һәм зәңгәр яктылар, Автоматлар сипкән ал чаткылар Рубин чылбыр булып актылар. Туры килеп шулай ашсыз кунсам, «Рәхмәт, дустым, мин тук!» дидем мин. Кая чөерсә дә язмыш мине, Киселсә дә соңгы сулышым — Халкым белән 
бергә үттем инде Юлымның иң газап тулысын. Февраль 19-15 ел Фихтснһаген ТӨНЕ Таң сызылды шулай сизелмәстән, Кояш чыкты бәхет күк көлеп. Ә кешеләр, көнне, төнне онтып. Шатландылар һаман гөр килеп. Утырдылар алар хат язарга, Сагыну т}лы солдат хатлары, һәрбер юлы Кайнар котлау тулы, Сөйнеч тулы сәлам хатлары. Мин бу көнне бер хыялый кебек, Белми йөрдем кая басканны. Белми йөрдем: Эчтә көчле дулкын Кай ярларга мине какканны. Очраган бер таныш иптәшемне Кочаклыйм да үбәм, сөйләмәм һәм сүземне әйтеп бетермәстән Тотлыгам да, Җылан җибәрәм. Гадәттән тыш бөек шатлык та шул Нечкәртә икән артык кешене. Яулык кына яшерә алмый икән Рәхәт биреп аккан яшеңне. Мин гомердә мондый зур бәхетне Кичергәнем әле юк иде. Рәхәтлеген аның Балын татып, Исергәнем әле юк иде! Төшеп тирән диңгез төпләренә. Сихри гөлләр алып килеп мин, Өләшәсем килде дусларыма Мәңгелек бер ядкарь итеп мин. Менеп биек, биек күкләренә, Кычкырасым килде дөньяга: — Безнең урамга да бәйрәм килде, Килде бит! — дип, Бөтен дусларга.