Логотип Казан Утлары
Очерк

УКЫМЫШЛЫЛАР

Җәүдәт Тәрҗеманов

Укымышлылар

Очерк

Кояш инде көнбатышка авышкан иде. Әле генә үтеп киткән яшенле яңгырдан соң, чәчәк атып утыручы сирень, алма, чия агачларының яфракларына асылынып калган шифалы чык тамчылары, кояшның көчле нурларында, гүзәл бриллиантлар шикелле, төрлесе төрле төсләр белән ялтырыйлар, һава ниндидер бер гаҗәеп хуш ис белән тулган, аны тотып алып та һәм исемләп тә булмый. Әллә нидә бер талгын гына җил искәләп куя. Асфальт урамнардан елтырап-елтырап су ага. Зур-зур агачлар, клумбалар белән бизәлгән бакча эчендә утырган мәһабәт Химия-технология институтының ишеге өстенә «Хуш киләсез, яна буын!» дип алтын хәрефләр белән язылып куелган һәм әнә шул ишектән җитез адымнар белән яшь бер кеше килеп чыкты. Каршы якта рекламалар, төрле белдерүләр тактасы. Аның алдында яшьләр, төркеме, алар коймага эленгән зур-зур рекламаларны укыйлар, киңәшәләр.

 Бу рекламаларның күбесе югары һәм урта уку йортларына кабул итү турындагы игъланнар. Анда бөек Ленин, Молотов, Лобачевский, Толстой укыган атаклы Казан университетының да, аның балалары — Медицина, Стоматология, Педагогия, Ветеринария, Химия-технология, Укытучылар институтларының да, инде бөтен илгә танылган Финанс-Экономика, Авиация, Юридик институтларының да, Консерваториянең дә Илданнары бар. Яшьләр өчен фән ишекләре кенә ничек киң ачылып китте хәзер! Кайдандыр, якынлап гына, әле бик укылып җитмәгән, ләкин үзе яңгырдан coңгы һавада гаҗәп матур яңгырый торган оркестр тавышы киселеп китте.

Егет: «Бу — беренче бинаның актовый залыннан ишетелә.

— Җәүдәт абый! Җәүдәт абый безне үзе каршы алырга чыккан. Ура!—дигән тавышларга ул сискәнеп китте һәм җитез генә борылды. Ә анда, институт бинасы алдына әле яңа гына килеп туктаган зәңгәрсу төстәге зур автобустан төшүче бер төркем яшьләр — егетләр, туташлар күренде.

— Исәнмесез, безнең булачак студентларыбыз!

— Ул алар белән берәмләп-берәмләп күрешә башлады.

Бер чаярак туташ:

— Сез безне бик тиз генә үзегезнеке итеп куймагыз әле. Ашыкмагыз, без әле карап карарбыз, — дип сүзне уен-көлкегә борын җибәрде. Килүчеләрнең яртыдан артыгы моппан алты ел элек Җәүдәт тәмамлап чыккан урта мәктәпнең бу елгы чыгарылыш укучылары булганга, бигрәк тә Җәүдәт алар янына һәрвакыт барып йөргәнгә, үзләрен аның янында бик иркен тоталар иде.

— Алдап килгән урын өчен, дигәндәй, без бераз иртәрәк килдек ахыры, — диде йөзендә үзенә хас яшь тәвәккәллек билгеләре булган бер егет.

— Бик шәп булган, бик игән булган. Ә мин сезгә сюрприз әзерләп куйдым, — диде Җәүдәт кунакларга зур-зур имән ишекләрне күрсәтеп. Кунаклар, киң мрамор баскычлар буйлап, икенче катка күтәрелделәр. Менә алда кулына бик күп китаплар тоткан, куе чәчле, киң маңгайлы яшь егет сыны күренде. Ул — Сталинның студент вакытын чагылдырган скульптура фигурасы — яшьләрне укырга, укырга чакырып торучы күңелле символ иде. Институтның иң зур аудиторияләренең берсе — түгәрәк зал. Утыру, язу өчея бик уңайлы креслолар. Урталыкта зур кафедра. Аудитория техниканың иң соңгы яңалыклары белән җиһазландырылгап. Озын өстәл өстендә йөзләрчә аппаратлар, приборлар, төрле формадагы пыяла савытлар, колбалар, пробиркалар...

Алгы планда биеклеге өч-дүрт, киңлеге алты-җиде метрлы полотнога Менделеевның бөтен фән дөньясына атаклы булган периодик таблицасы ясалган. Стенадан үткән гасырның бөек химикларыннан Александр Михайлович Бутлеров, Михаил Васильевич Ломоносов, Антуан Лоран Лавуазье, Джон Дальтон, Клод-Луп Бертоло карап торалар.

— Менә бу органик химия кафедрасының аудиториясе. Бу кафедра белән безнең институтны оештыручылардан берсе, Сталин премиясе лауреаты, академик Арбузов җитәкчелек итә. Мин бүген сезне Арбузов мәктәбенең күренекле галиме, татар халкының иң беренче профессоры, институтның укыту һәм гыйльми эшләре җитәкчесе, химия фәннәре докторы, республикабызның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, орденлы укымышлы Гыйлем абый Камай белән таныштырырга ашыгам, — диде Җәүдәт аудиториядәге серле тынлыкны бозып.

Кунакларны зур гәүдәле, киң җилкәле, үзенә байтак яшь булуга карамастан, әле таза, һәрвакыт ачык чырайлы, өстенә ак халат, башына колпак кигән профессор Камай:

— Менә миңа никадәр ярдәмчеләр. Маташтым-маташтым, ләкин бу тәҗрибәм белән бернәрсә дә барып чыкмады. Бәлкем, сез эшләп бирерсез. Рәхим итегез, рәхим итегез, — дип ярым җитди, ярым шаяру тавышы белән каршы алды һәм аларның урта мәктәпне ничек тәмамлауларын, исәнлек-саулыкларып сораштыра башлады.

* * *

Коридорга чыгу белән Җәүдәт янына директорның секретаре килде. Ул:

— Махсус кафедраның доценты Газыйм Рәхимович кунакларны үзенә чакыра. Ул сәгать алтыда беренче бинаның эчке корпусындагы икенче катта, кафедраның библиотекасында булачак. Хәзер алты туларга биш минут. Аның эше бик күп. Вакытын әрәм итмәгез, тизрәк барыгыз, — диде.

Кунаклар арасында махсус факультетка укырга керергә теләүчеләр шактый күп иде. Секретарьның бу белдерүе аларны бик кызыксындырды. Ләкин механика факультетына укырга керергә теләүче егетләр һәм кайбер кызлар, кичә башланганчы, бу факультетның эше белән танышырга теләүләрен белдерделәр, һәр ике якның теләкләре бик урынлы иде. Беренче группаны махсус кафедра көтепханәсенә кадәр секретарь үзе алып китте, ә Җәүдәт булачак инженер-механиклар белән юнәлде, һәм ул, юлда барганда, хикәя сөйләгән кебек сөйли башлады:

...Менә сезнең күз алдыгызда бөтен матурлыгы, горурлыгы, зурлыгы белән Идел җәелеп ята. Югарыга һәм түбәнгә бер туктаусыз пароходлар, төрле чимал төягән баржаларны тартучы буксирлар, озын-озын саллар, катерлар, балыкчы көймәләре йөзәләр, һава диңгезендә оча торган акчарлаклар «чыек-чыек» дип алар тирәсендә әйләнәләр. Әнә алма, чия бакчалары белән күмелгән биек Тәтеш таулары. Моннан 45 ел элек шул тау куышында торучы грузчик семьясында бер ир бала дөньяга килә. Башта бурлак булып аркан тартып йөргән, аннан күп еллар буе авыр йөкләр ташыган, ләкин үз гомерендә әле бәхетнең ни икәнен дә белмәгән ата үзенә ярдәмче булып ир бала тууына бик шатланган. Ләкин аңа бу шатлыкның җимешләрен күрергә туры килмәгән, балага 8 яшь тулды дигәндә, ул үлеп киткән һәм малаена грузчикларда гына була торган киң җилкәләрдән башка бер нәрсә дә мирас итеп калдыра алмаган. Инде бөтенләй ярдәмчесез калган сабый үзе турында үзе кайгыртырга тиеш булган. Комсызлыгы, усаллыгы аркасында бөтен Тау ягында «дан казанган» күчер Васька, аны чыбыркы белән суктыра-суктыра, ничек итеп ат куарга кирәклеген өйрәткән һәм аена 75 тиен эш хакы белән үзенә ярдәмче итеп алган. Малай иртән 4 тә торып кичен унда гына ята булган. Үтә авыр хезмәткә инде чыдар хәле калмагач, ул Васькадан качып киткән. Менә Тәтеш тавындагы буш торган чокырлар, ерындылар да үзләренә квартирчы тапканнар, малайны җил-яңгырдан саклаганнар. Табигать аны чыныктырган, аның җилкәләре ныгайганнан-ныгая барганнар.

Ул инде ярты яки бер тиенгә ялланып пароходтан төшүче пассажирларның вак-төяк багажларын, юлдагы зур-зур ташларга сөртенә-сөртенә, Тәтеш тавыннан күтәреп ташыган. Бу вакытларда малай пароход бортларына ясалган искиткеч гаҗәп билгеләр — хәрефләр белән кызыксына башлаган. Чөнки кешеләрнең шул хәрефләргә карап пароход исемнәрен белүләре аңар әкиятләрдә сөйләнә торган сихырчыларның эш йөртүләре кебек булып тоелган. Укый-яза белүнең никадәр әһәмиятле булуын төшенә башлагач, ул көннәр буе ашамыйча торып җыйган тиеннәренә кечкенә китаплар сатып алгалаган, пристань хезмәткәрләре аны укырга өйрәткәннәр. Ул һәрбер укыткан нәрсәсең күңелдән ятлап, соңыннан сөйләп йөри торган булган. Көннәрдән бер көнне урманга җиләк җыярга Сарган авыл мөгаллиме Малыгина, аның бер аланда япа-ялгызы китап укып, үз-үзенә сөйләнеп йөргәнен күреп, бик кызыксына. Кем аны өенә кунакка чакыра. Менә ул Пушкин, Лермонтов әсәрләрен укый башлый, анда уку дәрте көннән-көн үсә бара...

«Аx, мәктәпкә кереп укыйсы иде», — ди ул. Укытучы Малыгина алы рус-татар мәктәбенә урнаштыра. Җилкәсенә салган авыр йөкне арып-талып биек Тәтеш тавыннан күтәреп менгән күк, ул бик нык тырышып укырга керешә.

— Кем соң ул, кем, Җәүдәт абый?

— Бераз сабыр итегез, сабыр итегез. ...Менә сезнең күз алдыгызда, тирә-якка явалма дулкыннар таратып, шул дулкыннарда үзе тирбәлеп баручы зур гына ак пароход. Моннан 30 ел чамасы элек шул пароходның дүртенче класс  палубасында «Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап» дип җырлый- «кырлый. киң җилкәле, җилдә кара кучкылланып янган түгәрәк битле бер яшүсмер йөренә иде. Бу көнне пароходта аннан да шатрак, илһамлырак тагын бер кеше булдымы икән? Аның кесәсендә — Сембер янында Идел аша салына торган күпер төзелешендә бер ел буе эшләп җыйган ун сум акча, юл капчыгында Тукай китабы һәм дәреслекләр, башында инде чәчәк атып килүче алтын хыял — Казандагы укытучылар мәктәбенә керү хыялы...

Менә авыр, ләкин күнелгә рәхәт студентлык еллары башлана. Зирәк егет мәктәпне отличнога тәмамлый һәм университетка укырга керергә дип йөри башлый. Ләкин ул чагында югары мәктәп ишекләре аның өчен ябык булалар. Кесәсендә бер сум акчасы да булмаган егет университетка тик каравылчы булып кына ялланса яллана алыр. Егет, күп уйлап тормыйча, укытучылык дипломын кесәсенә салып, яңадан авылга, татар авылына балалар укытырга китә. Коточкыч тормыш шартларында бер кыш уздыргач, ул яңадан элеккеге кәсебенә — грузчиклыкка кайтырга мәҗбүр була. Шулай итеп, авыр эштән соң, кичләрендә Тәтеш тавына утырып, күктәге йолдызларга карый-карый өметләнгән якты хыяллар, иртәнге томан күк, юкка чыгалар. Тик Бөек Октябрь революциясе генә аны яладан уята. Бай хыяллы, армый-талмый алга омтылучы бу егет Томский шәһәрендәге Дәүләт Университетына укырга керә...

— ... Менә сезнең күз алдыгызда җир шарыныя һәртөрле почмакларыннан килгән, төрле телләрдә сөйләшүче атаклы укымышлылар белән тулган зур зал. 1923 ел. Залда V нче Менделеев съезды бара. Трибунага киң җилкәле, таза гәүдәле, иң соңгы мода белән киенгән 25-30 яшьләрдәге бер егет күтәрелә. Ул рус һәм инглиз телләрендә «Фосфор кушылмалары» дигән темага фәннн доклад укый. Капиталистик илләрдән килгән кайбер делегатлар бу яшь совет укымышлысының гүзәл уңышларынпаң көнләшеп, бор-берсенә карангалап алалар. «Бу, билгеле, нинди дә булса бер элеккеге рус баеның улы иде, фамилиясен үзгәрткән бит» дип көлешеп утырганда, әлеге яшь егет:

— Мин — татар, Революциягә кадәр грузчик идем. Яшәсен Советлар иде! — дип сүзен тәмамлагач, үзләренә-үзләре бик озак ышанмыйча торалар. — ... Аннан соң ул бер ел буе Европадагы иң зур химия заводлары белән танышып, фәнни командировкада йөргән. 1931 елдан профессор, кафедра башлыгы, 1935-1937 елларда Казан Университетының ректоры, 1941 нче елда химия фәннәре докторы, 1942 нче елда сугыш кирәк-яраклары өчен яңа чималлар уйлап табуда зур хезмәтләр күрсәткән, 1944 нче елда күренекле эшләре өчен Республиканың атказанган фән һәм техника эшлеклесе исемен алуга ирешкән кешебез — ул Гыйлем абый Камай бул инде, — дип Җәүдәт сүзен тәмамлады һәм өченче катка менеп җиткәндә инде иптәшләреннән биш-ун баскычка артта калган кулакларга карап:

— Тормышта югарыга күтәрелү бпк жинел түгел шул ул, күп тырышлык сорый, — дип өстәп куйды. Югарыга менеп бераз баруга, зур имән ишектә, пыяла астында «Теоретик механика кафедрасы» дип язылган язу күренде. Кунаклар ишектән кергәндә, залда чандыр йөзле, киң маңгайлы, озын соры чәчле, түгәрәк күзлекле Хәмит Мөштәри ага бер төркем егетләр һәм кызлар белән сөйләшеп утыра иде. Алар арасында аның ярдәмче ассистенлары да, инде бер-ике елдан бирле институтта анын лекцияләрен тыңлаучы студентлар да, профессия сайларга килгән кунаклар да бар иде.

Ул, яңа кунакларны зур диккать белән каршы алгач, бүленгән сүзен яңадан дәвам итте:

— Безнең белгечләр культуралы, үз эшләрен яхшы белүчеләр, җәмәгать эшендә актив катнашучылар булырга тяошлэр. Киң аудиторияләрдә сезгә иң кирәкле һәм элементар тәгълиматларны гына бирергә өлгерәбез. Шуңар күрә яшьтән үк үзлегеннән эшләүне үстерергә кирәк. Инде профессияне - бөтенләй билгеләгәч, төрле якка ыргытылмыйча, фәннең аерым бер өлкәсен генә алып, шуның өстендә теоретик һәм практик тикшерү эшләре дә алып барырга, ирешелгән уңышлар белән масаймаска, дәвамлы эш алып барырга кирәк.

Яшьләр атаклы профессорларның киңәшләрен бик кызыксынып тыңлаган чакта, Хәмит аганың да үткән юлы күз алдына килеп баса:

... Аның атасы—күренекле татар укытучыларыннан Мозаффар Мөштәри дигән кеше була. Әле яңа гына китап укыганын күреп, «әттә-әттә, миңа кайчан мине акылга өйрәтә торган нәрсәне алып кайтасың инде» дип аптырата торгап була. Ә инде 1920-21 нче елларда, Ташкент Дәүләт Университенының физико-математика факультетында укучы яшүсмер Хәмит кинәт кенә үзе акыл өйрәтүче булып китә. Ул Ташкенттагы татар урта мәктәпләрендә укытучылык эшләрен алып бара. Университетны тәмамлагач Хәмит ага Татарстанга кайтып, башта аның авылларында, аннан соң Казанда икенче баскыч мәктәптә укыта башлый. Шул ук вакытта Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәктә сотрудник һәм «Мәгариф» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып та эшли. Үзең инде талантлы белгеч итеп күрсәтергә өлгергән Мөштәри, 1925 нче елдан алып 1929 нчы елга кадәр, Москва дәүләт университеты янында, атаклы академик Чаплыгин кул астында аспирантлык хезмәтеп алып бара.

Шул вакытларда ук ул үзенең беренче хезмәте булган алгебра, дәреслеген татар телендә бастырып чыгара, аннан соң физика дәреслеге яза. Крестьян яшьләре өчен чыга торган математика һәм физика дәреслекләрен редакцияли. Москвада чыга торган «Яна мәктәп» журналының җитәкчеләреннән берсе була. 1930 нчы елда, Педагогия институты чакыруы буенча, Хәмит ага Мөштәри Казанга кайта һәм доцент булып сайлана. Бу вакытта инде ул татар һәм рус телләрендә Казанда һәм Москвада чыга торган вакытлы матбугатта үзенең фәнни хезмәтләре белән мактаулы урын алуга ирешкән була. Аның эластиклык (балкаларда була торган бөтерелү-бөгелү) теориясе һәм самолет канатларын һәм Фюзеляжларын (самолетларның гәүдә өлеше), тотанаклы һәм чыдамлы итеп эшләү теориясе буенча биргән хезмәтләре совет авиациясендә бик зур кыйммәткә ия булып торалар. Химия-технология һәм Авиация институтларының берничә кафедрасында җитәкче, техника фәннәре докторы, республикабызның атказанган фән һәм техника эшлеклесе профессор Хәмит ага Мөштәринең тормыш юлы әнә шулай.

Кич якынлашкан иде инде. Беренче бинага, актовый залга очрашу кичәсенә бару өчен, кунаклар урамга чыктылар. Бер-бер артлы узучы трамвайлар, автобуслар, машиналар Үзәк ял һәм культура паркына агылучы хисапсыз күп халык белән тулганнар. Сүз ничектер туташлар турында башланып китте. Бер егет, шаяра төшеп, сөйли башлады:

Сезгә, туташлар, инженер профессиясе бер дә бармый. Көне буе заводта яки фәнни тикшерү эшләрендә маташып, сез ничек соң безнең яшь буынны-балаларны тәрбияләргә өлгерерсез? Менә, мәсәлән, врач...

— Гафу итегез, чибәр егет, — диде Җәүдәт, — менә безнең институттагы укымышлылар арасында бик күп хатын-кызлар бар, алар барсына да өлгерәләр. Әгәр кызыксынсагыз...

Туташлар кинәт берьюлы күтәрелеп:

— Әгәр мөмкин булса, сөйләгезме, — диештеләр.

— ... Аның да тормыш юлы бик кызык шул. Ул әле бик яшь. Бөек Октябрь революциясеннән соң туган. Ә үзе бик үткен, сәләтле кыз була. Бик яшь булуына да карамастан, аны икенче класска алалар. Менә шул чак гаҗәп хәлләр башлана. Ул бер-ике ай эчендә бер елга билгеләнгән программаны үтәп чыга. Җитмәсә укытучының кайбер вак-төяк кимчелекләрен дә таба башлый. Аны бу класста тагын бер генә ай да тотарга мөмкинлек калмый. Хәтта өченче класс укытучысы да бу «туганда ук барсын да белеп туган» кызчыкны үз классына алуны кирәксенми.

Икенче елны ул турыдан-туры дүртенче класска керә, ә аннан алтынчыга күчә... Шулай итеп, җиде еллык мәктәпне тәмамлавын ул үзе дә сизми кала. Шуннан соң хәл бераз читенләшә төшә. Алар авылында ун еллык мәктәп булмый. Ә аның укыйсы, белемен арттырасы килә. Нишләргә? Бу сорауга кыз бик тиз җавап таба. Өйдәгеләрдән рөхсәт алгач, ул, аркасына юл капчыгып киеп, туган җире «Казаклар» авылыннан 70—80 километр ераклыктагы Казапга укырга, китә. Ләкин шәһәрдә аны бер генә уку йорты да алырга теләми. «Син бик яшь, синең белән нишлик без» — диләр аңар. Ә аның бик укыйсы килә, сабый кызның уйлавынча, аңа инде бары бер генә юл — ялганга керешү юлы гына кала. Ул авыл советы биргән язуда яшен 16 да дип төзәтә. Казан Химия-технология техникумы аңар ышана һәм укырга кабул итә. Чөнки кыз буйга зур була.

Менә студентлык көннәре башлана. Тик аның йөрәк ярсуы әле һаман да басылмый. Ул техникумның икенче курсыннан безнең институтның икенче курсына күчә һәм аерым программа белән укый башлый. 1935 нче елның язына институтны отличнога тәмамлап чыга. Инде аның уңышлары турында нарком үзе дә ишетә һәм аны, ике еллык завод практикасыннан соң, аспирантурага алу турында институтка телеграмма җибәрә.

Хәрби заводта Фәнни тикшеренү эшләре алып барган ул еллар бик тиз узалар. Кыз яңадан институтка кайта һәм, өч елдан соң аспирантураны тәмамлап, 1941 нче елны хәрби темага диссертация яклый. Шулай итеп, татар хатын-кызларыннан берекче укымышлы химик буларак, ул химия Фәннәре кандидаты, доцент дигән шәрәфле дәрәҗәгә ирешә. Аның лекцияләрен инде меңнәрчә студентлар тыңлыйлар...

— Кем соң ул. кем? — дип шаулаштылар яшьләр. Бу юлы инде егетләр аеруча лык кызыксынганнар иде.

— Бик кызыксынсагыз күрсәтергә мөмкин. Ул, бәлки, әле үз кабинетындадыр, әйдә киттек, — диде Җәүдәт. Химия аппаратлары белән баетылган бүлмәдән кергәндә, уртача буйлы, зәңгәр күзле, сары чәчле, мөлаем йөзле, 25-30 яшьләрдәге бер ханым зур имән өстәл артында нидер укып утыра иде, ул кунакларны күрүгә урныннан торып, аларга каршы килде. Аның күкрәгендә хөкүмәт бүләге белән хөрмәт ителүен күрсәткән укалы тасма ялтырый иде.

— Җәүдәт, сезнең дусларыгыз бик күбәйгән икән, хуш киләсез, кадерле кунаклар, — диде ул һәм ашыгып өстәп куйды:

— Сез инде кулаклар гыпа түгел, безнең студентларыбыз да булырсыз. Җәүдәт кулакларлы әлеге ханым белән таныштыра-таныштыра:

— Менә мин әле генә сезгә сөйләгән доцент Фирдәвес ханым Уралова белән дә таныштыгыз инде, бик аптыраткан идегез, — диде. — Гафу итегез, без сезне борчыдык, нәрсәдер эшләп утырадыр идегез бугай, — диделәр кунаклар.

— Зарар юк, инглиз телендә чыккан кайбер фәнни журналлар караштыргалап утыра идем.

— Сез нинди телләр өйрәндегез? — диде Җәүдәт һәм бу сорауның бик үк урынлы булмавына уңайсызланып, — тыйнаксызлыгым өчен гафу итегез, — дип өстәде.

— Мин инглиз, француз, немец телләрен беләм...

Шул чак бер туташ Җәүдәтнең колагына:

— Сез нигә аңар Фирдәвес ханым, дип эндәшәсез, ул бик яшь ич әле,—дип пышылдады.

— Аның инде ике зуп-зур малае бар,— дип елмайды Җәүдәт.

Оялган туташ җанланып китте:

— Фирдәвес ана, балаларыгыз ничек үсәләр, сезгә фәнни эшләрегезне алып барырга комачауламыйлармы?

— Алар минем өчен зур шатлык. Бик акыллылар алар. Зурысы 9 яшьлек Абрегым инде икенче класслы отличнога тәмамлады һәм скрипка классы буенча музыка мәктәбендә дә укый. Энесе Аскар да аннан калышырга теләми, музыка мәктәбендә пианинода уйнарга өйрәнә... Мин хәзер, — диде Фирдәвес ханым сүзен дәвам итеп, — сугыш кирәк яраклары промышленносте өчен яңа чималлар уйлап табу өстендә эшлим һәм докторлыкка диссертация хәзерлим. Җәмәгать эшләреннән дә артта каласым килми. Партия оешмасының агитаторы булып эшлим һәм месткомпың культ-масса секторы белән җитәкчелек итәм.

Җәүдәт, юлда килгәндә кызларга «киңәш бирүче егеткә карап алды: бик оялудан әлеге егетнең хәтта колаклары да кызарган иде. Кунаклар, фән эшлеклесе Фирдәвес ханымга тагын да зурырак уңышлар теләп, кичәгә бару өчен актовый залга юнәлделәр. Икенче катка җиткәч ниндидер бүлмәдән бер төркем кызлар һәм егетләр чыкканы күренде. Алар, химия фәннәре кандидаты доцент Газыйм Рахимович Нагаев чакыруы буенча, махсус Факультетка киткән яшьләр булып чыктылар.

Кунакларның күзләре президиумга текәлгән. Анда органик химия буенча дөньядагы укымышлыларының иң өлкәннәреннән берсе, Сталин премиясе лауреаты, Ленин орденлы академик Арбузов, атказанган фән һәм техника эшлеклеләре, профессорлардан Камал, Герасимов, Мөштәри, Труфанов, Пауткин һәч башкалар бар иде.

Менә трибунага таза гәүдәле, кара чәчле, диңгез флоты капитаны формасында киенгән урта яшьләрдәге берәү күтәрелде. Аның күкрәгендә инде өч-дүрт мәртәбә бүләкләнүен күрсәтеп торучы төрле төстәге, укалы тасмалар ялтырыйлар. Яшьләр аңы — илебезнең батыр сугышчысын, бөек җиңү көнен корал тотын яулап алучыларның берсе итеп, югары уку йорты работникларын, студентларлы, кунакларлы котларга хәрби частьтан килгән кешедер дип уйлап, тагын да көчлерәк алкышлар белән күмделәр.

— Сүз марксизм-ленинизм кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, философия фәннәре доценты капитан Мәхмүт Хәйруллович Бәхтияровка бирелә, — диде. Кичәдәгеләр тагын гөр килеп кул чаптылар.

— ... Мин 1905 нче елгы Революция алдыннан, хәзерге Октябрь районы, Курманай авылында батрак семьясында дөньяга килгәнмен, — дип башлады ул сүзен, — унҗиденче елга кадәр мин үзем дә Оболынский дигән алпавытта батрак идем. Бөек Октябрь Революциясе нурлары авылыбызны яктырта башлау белән, без коммуна оештыру эшенә керештек. 1918 нче елның 29 нчы октябренда, Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелеге астында, эшче һәм крестьян яшьләренең сугышчан Союзы — РКСМ төзелде.

Бу оешманың беренче съездында, ук комсомол үз өстснә, контрреволюцион көчләр белән көрәштә, партиягә тугрылыклы ярдәмче булу Вазыйфасын алды. Абыем Рәхмәтулланы интервентлар үтергән көннәрдә мин, үзем теләп, комсомол отрядларыннан торгап «ЧОП» (часть особого назначения) га кереп, тылыбызны эчке дошманнардан әрчү эшенә тотындым. Шул ук вакытта кызыл флотчы булу турында да хыяллана идем. Менә мин «Пртыгп» флотилиясендәге бер корабка кочегар булып эшкә керәм. Команда мине бик яхшы кабул итә, укырга-язарга өйрәтә һәм комсомол оешмасының секретаре итеп күтәрә. Аннан мин Төньяк чикләребезне саклаучы флотилиягә күчәм.

Егерме яшемдә партия сафларына кердем. Мин Мурман өлкәсендәге татарлар арасында агитация эшләре алып бардым, буш вакыт булган саен үземнең белемемне күтәрү өстендә эшләдем. Көннәрдән бер көнне ВКП(б) ның Мурман шәһәр комитеты мине Казанга, татар коммунистлар университетына укырга җибәрде. Бу вакытларда мин Татарстан тарихы һәм гомумән тарих фәне белән бик кызыксына башлыйм. Шуңар күрә 1930 нчы елны, ТКУны отличнога тәмамлагач, Москвадагы Кызыл профессура институтына укырга керәм һәм Дәүләт кинемотография институтында диалектик материализм, тарихи материализм фәннәреннән лекцияләр укыйм.

Миңа философия фәннәре доценты дигән исем бирелә. Москвада совет метросы төзү эше башлана, анда, СССР дагы башка милләт кешеләре белән беррәттән, ун меңнәрчә татарлар эшлиләр. Мнн алар арасында эшлим. Аннан соң мин, Татарстан тарихын язуны тәмамлау өчен. 1935 нче елны, академик Трайиин чакыруы буенча, Москва Тарих институты аспирантурасына укырга кереп, 1939 нчы елда тарих фәнәре кандидаты дигән исем алу өчен «Татарстанда Социалистик Октябрь Революциясе» дигәп темага диссертация яклыйм. Менә фашист илбасарлары безнең изге Ватаныбызга каршы сугыш ачалар. Авыр сугыш көннәре башлана. Корал тота алган һәркем, хәтта атаклы укымышлылар да, үзләре телән, фронтка китә башлыйлар. Мин — мине һәм минем кебек миллионнарны тәрбияләгән, үстергән илем өчен, яңадан хәрби постыма басам, һәм анда сугыш корабының хәрби комиссары булып эшлим. Башта Балтик, Каспий диңгезләрендә, аннан соң Кара диңгездә, Керчь һәм Кырым өчен көрәшләрдә катнашам, буш вакытларда фәнни эшләремне дә дәвам итәм.

Авыр сугыш шартларында «1918 нче елда Идел хәрби флотилиясе» дигән хезмәтем язылып бетә. Мин тарих фәннәре докторы исемен алу өчен, «Казан татарларының килеп чыгулары» дигән темага диссертация әзерли башлыйм. Менә безнең урамнарда тагын да бәйрәм, Берлин өстендә Ватаныбызның кызыл байрагы җилферди...

Җәүдәт янында утыручы, йөзендә үзенә генә хас тәвәккәллек билгеләре булган кулак егет әкрен генә сүз кушты:

— Сезнең институтта бик күп яшь укымышлылар — химиклар үсәләр. Ә менә механика факультеты өчен беркем дә күренми.

— Шулай шул. Чөнки безнең институтның механика факультеты бик яшь әле, ул тик Ватан сугышы елларында гына илебезгә инженерлар-техниклар бирә башлады. Хәзер бу эшкә бик зур игътибар бирелә. Бу ел кабул ителгән аспирантларның күпчелеге механиклар. Мәсәлән, безнең аспирантлардан институтның хезмәт мастерскойлары башлыгы инженер-механик Арсланов, институтның баш инженеры Усмановларны күрсәтергә була.

— Сүз П-че заводның автоматлар буенча технологы, институтның «Металлар технологиясе» кафедрасы аспиранты һәм ассистенты, инженер-механик Тәрҗемановка бирелә, — диде председатель. Җәүдәт, янында утыручы кунакларга карап:

— Сезне калдырып китүем өчен гафу итегез, мине чакыралар, — диде дә, урыныннан торып кафедрага таба юнәлде һәм, бераздан, трибуна артында күренде.