Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӘЙФИ КУДАШ ШИГЫРЬЛӘРЕ

СӘЙФИ КУДАШ ШИГЫРЬЛӘРЕ

СТАЛИНГА СӘЛАМ!

Яшь яфраклы, тәлгәшле каеннар, —

Яз җиленә сөенеп шаулыйлар,

Минем колагыма пышылдыйлар:

Сталинга сөю һәм сәлам!

Май гөлләре таңда күзен ачкан,

Чәчкә аткан ялан балкытып.

Талпыналар тәмле ис аңкытып:

Сталинга сөю һәм сәлам!

Басу өсләрендә канат җилпеп,

Курай тарта сабан тургайлар.

Кыр шыңгыратып хор белән җырлыйлар

Сталинга сөю һәм сәлам!

Данлы хезмәт кайнаган авыллар,

Шаулаган фабрика-заводлар, —

Барлыгы да сөйли бер тавыштан:

Сталинга сөю һәм сәлам!

Җыелып килгән барлык дус-ишләрем

Хат бирергә минем артымнан.

Безне бу җиңүгә алып килгән:

Сталинга сөю һәм сәлам!

9 май 1945 ел.

 

ТУГАН ҖИРНЕҢ ТӘМЕ

Шатлыгыннан, атылып яшь чыкты

Туган җиргә баскач аягын,

Җилкәсеннән алып ыргытты

Дүрт еллык сугышның газабын.

Кар астыннан чыккан яшь үлән

Үзенә тартты аның күзләрен,

Пешкән җиләк тапкан шикелле

Үләнне үпте ул тезләнеп.

Шул минутта аның борынына

Исе керде туган җиренең,

Бала чакта ана сөтенә

Тигән кебек булды ирене.

Лягв кыйбласына күзен тегеп

Юлга чыккан бер юлчы сыман,

Ата өенә барган бала кебек,

Москвага — мин юлга чыгам.

Гөл тирәли очкан күбәләктәй,

Уйнап йөри тирәмдә балам.

Саф йөрәктән сабый теле сөйли:

 Сталинга сөю һәм сәлам!

Агыйдел апткыпа Волгага,

Сөйгәненә чапкан яр кебек.

Шаулыйлар тулкыннар яр тулып:

Сталинга сөю һәм сәлам!

Чыршыга төренгән уйчан Урал,

Ак сакаллы батыр карт сыман, —

Тапшыра ул ихлас күңел белән:

Сталинга сөю һәм сәлам!

Үстерергә илгә мул урожай —

Әзерләнә туган җир-анам,

Ана кебек ягымлы эндәшә:

 Сталинга сөю һәм сәлам!

Идел белн Берлин арасында

Кунган тузаннарны кагынып —

Солдат кайтты туган авылына

Аунап үскән җирен сагынып.

Аны каршы алган шикелле

Балкып аткан иде язгы таң,

Кочаклады йомшак яз җиле

Сагынып көткән анасы сыман.

1945 ел.

 

БАТЫРНЫҢ КҮКРӘГЕ

Алгы сафка китте ул егет.

Корал тотып сугыш башыннан,

Әле дә бар ул, мәңгелек кебек,

Пуля үтмәс броня сыман.

Кыска булды аның хатлары.

(Күп язарга вакыт тапмады).

Сирәк язып кыска хатларны

Булды бик кайгырткан чаклары.

Сорап язсаң үзенең уңышын.

Язды: — «Алга табан барабыз.

Кичә азат иттек өч авыл.

Бүген бер зур шәһәр алабыз.

Минем канда сугышын йөрегәнне

Мин әйтмимен, ә син сорама.

Сталинның шул... шул... приказы

Чыгарылган безнең турыда.

Эчерергә китеп барамын

Шире елгасында атымны.

Берлинда тир сөртеп укырмын,

Озын яз син җавап хатыңны».

Бухарестка керүен белдерде,

Софиядан язды күчкәнен,

Бүген алдым рәсмен дустымның,

Белградка барып төшкән ул.

Тик шул рәсем егет язмаган

Хәбәрләрле миңа китерде.

Мин утырдым йолдыз каплаган

Зәңгәр күккә баккан шикелле...

Әйтерсең лә... Иләк йолдызны

Төшереп күкрәгенә такканнар,

Солдат дусның батыр йөрәге

Орден, медаль белән капланган.

1945 ел.

 

ФРОНТТАН КАЙТКАН ЕГЕТ

(Җыр)

Урамнан узган чагында

Тилмереп карап калам,

Күрмәм микән, — дип тагын да

Шул очка суга барам.

Гөл тирәли очып йөргән

Сандугачтай җилпенәм,

Акылдан шашамын күрсәк,

Күрмәсәм дә җилкенәм.

Гыйшкым утында янамый,

Ул егет күрми мине,

Янып күмергә каламын,

Килеп сүндерми мине.

1945.

 

ЖИҢҮ БАЙРАГЫ

Җилбердәтеп горур май җиленә

Дан байрагын туган илемнең —

Күренерлек итеп җир йөзенә —

Күтәрдек өстенә Берлинның.

Белмәсәк тә кайчан атар көнен

Сагынып көткән изге бу таңның,

Һәр ел килгән матур яз шикелле

Туарына аның ышандым.

Ышандык без аңа, менә шуңа

Тирәсендә Сталинградның —

Таңны каплап килгән болыт төсле —

Йемен явып тукмап кыйраттык.

Шул ышаныч белән ул байракны

Утлар ерып алга илттек без,

Давылларда сүнмәс факел ясап

Җиде елга аша үттек без.

Җилберди ул бүген горурланып

Түбәсенә басын Берлинның!

Һәм тора ул, дошман гәүдәсенә

Басып торган батыр шикелле.