Логотип Казан Утлары
Шигърият

СТАЛИН ТУРЫНДА ЖЫР

Шауласын, ерактае-еракка

Юлбашчы турында көчле җыр

Телләрдән, телләргә күчеп ул,-

Илләрдән-илләргә яңрасын,

Диңгезләр, тауларны үтеп ул

Кирләрдә-күкләрдә шауласын.

Кара көч канатып җәйгәндә

Капларга кояшның нурларын.

Якты нур балкытып дөньяга,

Кисте ул дошманның юлларың

Бәхетле, шатлыклы итте ул

Илемнең җиңелмәс улларын.

Рәхимсез булды ул дошманга.

Изге көч бирде ул дусларга,

Халыкны илтә ул тагын да

Яктырак, нурлырак көннәргә.

Юлбашчы турында көчле җыр,

Яңрасын илләрдән-илләргә.