Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАЯН ҖЫРЛАР

ШАЯН ҖЫРЛАР

(Дусларча шаяру)

Кулымдагы йөзегемә

Кави Нәҗми дип язган.

Бүленмәсен төрле эшкә,

Роман көтәбез аннан.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Таҗи Гыйззәт,

Вак үпкәләрне читкә ат,

 Иҗатыңа ябышып ят.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре — Исәнбәт,

Бикләнеп язып утыра,

Тарих кочарга исәпләп.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Мирсәй Әмир,

Драмага күчеп киттең,

Хикәяләреңне бир.

Кулымдагы йөзегемнең

 Исеме — Разин Гомәр,

«Намус»ың бик озын ахры,

Соңы булырмы берәр?

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Ерикәй,

Бәйрәм өчен язганнарың

Булмадымы бәләкәй?

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Фәйзи Әхмәт,

Язу теләге бар диләр —

 Аның өчен дә рәхмәт.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Ибрай Гази,

Ике елга бер хикәя

Язып торсаң да ярый.

Кулымдагы йөзегемдә

Фатих Хөсни исме бар,

Булса да темалары тар

Ошый торган име бар.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Гариф Гобәй,

Каләм тота, һичбер язмый.

Язуны оныткан бугай.

Кулымдагы йөзегемнең

Исме — Газиз Иделле.

Әле фронтта, әле тылда —

Китапларың бир инде!

Кулымдагы йөзегемнең

Максуд иде исеме,

Элек язган нәсерләре

Хәзергесе ишеме!

Кулымдагы йөзегемнең

Исме — Галиев Гариф,

Өмет итәбез без кояш —

 Ә «Шәм яктысы» зәгыйфь.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Хатип Усман,

«Ялкынлы йөрәк» эзлибез,

Ялкыны юк повестьтан.

Кулымдагы йөзегемнең

Исме — Габдулла Гомәр.

Союз членлыгын аклап

Мәкалә яз хоть берәр.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — Гали Халит,

Телең тегеләй-болай бит

Шул мәсьәләне хәл ит.

Кулымдагы йөзегемнең

Исме Әпсәләм икән,

Үзе һаман яза икән,

Һаман яшь каләм икән.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме — телче Җәләй,

Ун мактадың, бер кат ваттың —

Шагыйрьләрне юаттың.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме Сәхәб—Уран.

Җитди әсәрләр яз инде

Байтак уйнаттың курай.

Кулымдагы йөзегемә —

М. Гали дип яздырам,

Хикәяләр булмый икән,

 Әйдә инде, яз драм.

Кулымдагы йөзегемнең

Исеме Әнәс Камал,

Луэт-такмак язып кына

Йөрер микәнни һаман?

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре әллә кем.

Елга бер шигырь язучы

Әхмәт Юнустыр бәлкем?