Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БЕР ЛЕГЕНДА

(Өч тапкыр Советлар Союзы

Герое исеме алган А. Покрыликинга)

Туып-үскән ул бәхет һәм ирек илендә.

Көмеш канат булган аның ике иңендә.

Зәңгәр күктә оча булган ул канат җилпеп.

Кояш аны сөя булган нурларын сирпеп.

Туган иле — шундый улны үстергән ана

Карый булган сокланып һәм макталып аңа.

Һөҗүм иткән кара кошлар бу илгә бер көн,

Юк итәргә уйлап аның бәхет һәм иркен.

Шунда илнең батыр улы — канатлы егет

Атылган ул ерткычларга утлы ук кебек.

Тар-мар иткән ул сафларын кара кошларның

Һәлак булган очуыннан күпме кош аның.

Ул төшергән саен күктән йөз кошны кагып,

Төшә булган күкрәгенә бер йолдыз тагын.

Озак барган сугыштан соң дошман юк булган

Йолдызлар белән егетнең күкрәге тулган.