Логотип Казан Утлары
Публицистика

2 НЧЕ БЕЛОРУССИЯ ФРОНТЫНЫҢ ТАТАР СУГЫШЧЫЛАРЫННАН ТАТАР ХАЛКЫНА ХАТ

2 НЧЕ БЕЛОРУССИЯ ФРОНТЫНЫҢ ТАТАР СУГЫШЧЫЛАРЫННАН ТАТАР ХАЛКЫНА ХАТ

Әй гакыллы, якты йөзле безнең газиз аталар,

Саф күңелле, пак йөрәкле, мәрхәмәтле аналар!

Әй бер сукса — тимер өзгән корыч куллы агалар,

Ак яулыклы, алъяпкычлы, нурлы йөзле апалар!

Әй аксакал, изге җанлы, тугры сүзле бабалар,

Киләчәкнең чәчәкләре — безнең сабый балалар!

Әй безнең иркә хатыннар — тормышыбыз дуслары,

Күңел тоткан кызларыбыз — җәйге таңның нурлары!

Тибрәнеп аккан елгалар, болын, калку, чишмәләр,

Туган учак, таныш яклар, урам, тыкрык, бистәләр!

Ямьдә балкыган авыллар, сахра, урман, тугайлар,

Барча иптәш, һәммә дус-иш, күрше-колан, туганнар!

Җиңү, шатлык көннәрендә алдык кулларга каләм,

Язарга сезгә җавап-хат, язарга сезгә сәлам.

Юлыксын шунда сүзебез, — урман, таулар аркылы, —

Кайда яңгырый туган тел, безнең тел, татар теле.

Ишетсен безне Идел-Йорт — һәммәбезнең әнкәсе —

Кайда борын-борынгыдан бәйләнгән татар чәче.

Тыңла безне, ай туган җир, Ленин — Сталин тудырган,

Тигез, бөек, нык семьяга әгъза булып кушылган, —

Һәм тынычта хезмәт белән бөек, орден казанган, —

Хак сугышта ныклы булып, эшчән булып дан алган, —

Балкып һаман җиңүләрдәй, уңыштан, казаныштан,

Гөрләп үскән республика — бәхетле Татарстан! —

Октябрьдан ялкынланып, очып төшкән чаткыдан

Зур якты һәм саф ут булып, мәңгелеккә балкыган, —

Хезмәт, иҗат казанында чирек гасыр кайнаган,

Багларында чут-чут итеп былбыллары сайраган, —

Кырларында бодай үскән, күлендә аккош очкан

Әй матур җир, әй газиз җир, туган җир — «Татарстан!

Тыңла безне, көнгә каршы энҗедәй ялтыраган,

Шат шау-шулы кичке Казан, бәхетле таңлы Казан! —

Бөек Тукай йөрәк хисен, җырларын багышлаган

«И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»

Җитсен сезгә уйларыбыз, якты булып, зур булып,

Ярсу солдат йөрәгеннән агып чыккан нур булып!

Барсын сезгә сәламебез, колач җәеп, киң булып;

Туган кырны сөеп, сыйпап, иртән искән җил булып!

Авыр сугышларда безгә көч, куәт, плһам салып,

Сәлам-хатыңны җибәргән кадерле туган халык! —

Бу давыллы зур көрәштә вәхши яуларга каршы

Батыр улларын күтәргән сугышчы — татар халкы!

Сәлам сиңа, кайнар сәлам, барча кызың-улыңнан,

Без зур җиңү тантанасын яулап алган урыннан, —

Йөрәк каннарыбыз аккан Кояш-батыш ягыннан,

Идел-Йортка ерак җирдән — ярсу Балтик ярыңнаң!

Без бүген синең улларың һәм сугышчы — кызларың,

Бик сагынып туган якның рәшәләнгән кырларын;

Саклап сиңа җылы зисләр, җанда, йөрәк төбендә,

Хат язабыз бүген менә бәхетле җәй көнендә.

Шатлыгыбыз дәрья булып, ярга сыймый ташкан да —

Хат язабыз кыска ялда, тезеп җырга, дастанга.

Ирешсен сиңа хатыбыз, мәңгелек китап булып,

Яуда җиңгән улларыңнан сугышчан хисап булып.

Юлыксын якты җырыбыз, саф көмеш күк ак булып,

Республика бәйрәмендә утырсын кунак булып.

Барсын сиңа, туган халык, безнең йөрәк җылыбыз.

Данлы бәйрәм хөрмәтенә балкып туган җырыбыз!

Җитсен дә ул горур кичеп тауны, суны, урманны,

Бәян итсен туганнарга безнең якты уйларны...

...Алган идек синең хатны язгы епшек буранда,

Көньякта безнең җиңүнең тәүге таңы туганда.

Без ул вакыт Башкаладан бик-бик якында идек,

Смоленщина кырларында. Вязьма ягында идек;

Без ул вакыт, канга сатып, утлар аркыла идек,

Одер буена юллар салып, Сожга ашкына идек.

Килде синең сәлам-хатың күңел күген нурлатып,

Саф йөрәктән, пак намустан, ант иттек без шул вакыт:

Ант иттек без, туган җирне явызлардан сакларга,

Соңгы тамчы канга чаклы Ватан хакын якларга;

Башлаганны тәмамламый, юлда туктап калмаска,

Жиңми торып, кылычларны кыннарына салмаска;

Үч алырга фашистлардан янгын көлләре өчен,

Белоруссия, Украинаның канлы төннәре өчен;

Үч алырга, үч, канлы үч, халык кайгысы өчен,

Төрмә, богау «җаң-алгы чалар—барсы, барсы өчен!

Ант иттек без, һәм тагын да ыргылдык утлар булып,

Барды бу үч, мина, снаряд, бомба һәм уклар булып.

Үттек тарихта данлыклы киң һәм озын юллардан,

Смоленск шоссесыннан, калку, иңкел, урманнан.

Үттек алга, җиңүләрдән көч, рух алып тагын да,

Данлы Маршал Рокоссовский гаскәрләре сафында.

Бардык алга батырларча, кичен яңгын кайнарын,

Һаман саен көнбатышка төртеп сугыш мәйданын,

Һәм үткән ел июнь килгәч чәчәкләнеп, нурланып,

Проия ярыннан һөҗүмгә — киттек алга кузгалып.

Киттек алга Днепр, Прут, Неман, Парев аркылы,

Ургып барды Германиягә бөек һөҗүм ялкыны.

Килеп торды безгә һаман юлбашчының рәхмәте,

Күрде безне бөек Москва, бөтен Совет дәүләте.

Беләккә көч, тәнгә куәт, йөрәккә илһам салып,

Һәр көн саен Башкалада күкрәде безгә салют.

Онтылырмы бу эссе җәй, юллардан очкан тузан?

Коткарылды Белоруссия — хәсрәттә янган туган.

Азат итеп совет халкын, полклар алга барды,

Сарылды безнең кочакка, елап, белорус карты.

Балкыды кызыл комачтан азат совет кырлары,

Чәчәк сипте безнең өскә Гродно, Лида кызлары.

Үтеп чыгып тугап илнең, газиз Ватанның чиген,

Уздык тагын озын юллар, коткарып поляк җирен.

Җитте вакыт: шатлык хисе басты шунда күңелне,

Безнең алда дошмай — немец җире күренде.

Шушында Харис Фатихов, ярсый-ярсый йөрәге, —

Ерак юллар үткәп тубын Пруссиягә төзәде.

Гөрселдәде баһадирның, бер-бер артлы туп шавы,

Төтенләнеп, актарылып, тузды немец туфрагы.

Бу шат көнне һәм бу тупны мәңге онытмас тарих,

Германиягә башлап атты Чистайда туган Харис!

Азат булды мәңгелеккә илнең соңгы карышы,

Күчте шулап Германиягә мина-снаряд тавышы.

Ерак калды Ватаныбыз — аксыл томан артында,

Көнен — якты нурлы кояш, төнен — ак ай астында.

Калды тынып аның чиксез, мөкатдәс киңлекләре,

Күчте аннан канлы сугыш, ут-ялкын диңгезләре»

Халкыбызда тагын да зур, сүрелмәс шатлык туды,

Төште соңгы җиңүләрдән балкыган таңның нуры!

Килде бу ел, суык январь, күрелмәгән дан белән,—

Паров ярыннан һөҗүмгә — киттек алга, таң белән.

Бу матур таң, ядкәр булып, калыр мәңге тарихта —

Колач җәйде бөек һөҗүм Бобер белән Царевта.

Актык алга, ташкын булып, дошман явын җимереп,

Соңгы җиңү ялкынлыгын йөрәк белән сизенеп.

Киттек алга, көнбатышка, кичен поляк җиреннән,

Уздык Млава, Дзялдоводан, үттек прусс чигеннән.

Бардык алга Пруссиядән, ачтык немец капкасын —

Кайтарырга илдә аккан күз яше һәм кан хакын.

Күтәрелде Германиягә совет халкы кылычы,

Басты болыт немец күген — үлем, дәһшәт болыты.

Илтте безне, алга әйдәп, үч һәм нәфрәт ялкыны

Дойтш Эйлау, Марненбург һәм Эльбинг аркылы.

Барды алга туган илнең мең-мең батыр баласы,

Бәрелде көйгән йөзләргә дымсу диңгез һавасы...

Үттек ут һәм кылыч белән, Балтикага юл ачып,

Нәләт төшкән прусс җирен як-ягыннан уратып.

Чапты язгы гөрләвекләр, көнгә каршы ялтырап,

Барды армия көнбатышка шөһрәт, данда яңгырап,

Үттек кичеп батырларча, киң, тирән Висла суын,

Яңгыратты безнең корал урман, тау һәм яр буен.

Барды лачын-баһадирлар уттай ташып, ярсынып,

Померания — немец җирен урталайга ярдырып.

Чигенделәр илбасарлар күрми алда ак-кара,

Кысылды дошман диңгезгә, ныклы тимер алкага.

Онытмабыз Козлин, Штольп, Нойштадт, Бютов янын,

Омтылдык без ярсып алга, тазартып Балтик ярын.

Онытмабыз дөрләп янган канлы сугыш төннәрен,

Данциг, Гдыня төпләрендә көчле штурм көннәрен.

Сугышларда азат итеп, Гдыня белән Данцигны ,

Ачтык кабат, Польша өчен ябык торган Балтикны.

Артиллерия утларыннан Одер артын күкрәтеп,

Күрелмәгән баһадирлык, фидакарьлек күрсәтеп;

Юлда нинди киртә очрый — җиңеп чыгып барын да,

Ыргылдык без Штеттиннан көнбатышка тагын да.

Үттек кичеп батырларча, — җәен һөҗүм утларын, —

Померания, Мекленбург, ерак Рюген утравын.

Үч алдык без явызлардан, нәфрәтләрне ут итеп,

Фашизмның бандаларын кырып, таптап юк итеп.

Тәмамланды безнең поход Кояш-батыш ягында —

Борын-борынгыдан таныш ерак Эльба ярында.

Киң дөньяга хөр, мәһабәт совет гимны шаулады —

Күтәрелде Рейхстагка безнең җиңү байрагы.

Бөек җиңү — алтын кояш, безгә нурын балкытты,

Күрде шунда совет халкы иксез-чиксез шатлыкны.

Килде җиңү, сугышларда яулап алынган җиңү.

Тарих кулы белән безгә алдан язылган җиңү,

Җиңү, җиңү, алмаз нурга, ямьгә коенган җиңү,

Канлы кырда өлеш-өлеш дүрт ел җыелган җиңү!

Сөйде безнең аркабыздан тиңсез җиңү бәхете.

Тышауланды явызларның илбасарлык нәфесе.

Тарихта бу дошман өне — бу явыз җир, бу ят кыр

Тетрәнде безнең куәттән инде ничәнче тапкыр!

Үтәп чыгып көрәшләрдә, сугышчылык бурычын.

Төгәлләдек җиңү белән, бөек Ватан сугышын!

Авыр булды без үткәп юл, йөрәкләргә сауды кан,

Үлем җиле, ялкын, тимер, бәреп торды каршыдан.

Без алга, алга ыргылдык, бер чабып, бер тукталып,

Үтәп изге Хәрби антны, аның белән рухланып,

Безне җитәкли Сталин, һәрвакыт җиңгән кеше,

Туган илгә бәхет биргән, шап-шәрәф биргән кеше.

Йөрде ул җанда — омтылыш, гакылда — гыйлем булып,

Балкыды күзгә һаман да, бүгенге Ленин булып.

Без алга, алга омтылдык, дошманны тар-мар итеп;

Маршалыбыз Сталин сүзен сугышчан байрак итеп.

Бөек Сталин — юлбашчыбыз, җиңелмәс Маршал белән,

Без сугышта яздык тарих битләрен алтын белән.

Безне җитәкли партия — кешелекнең җәүһәре,

Туган илнең гвардиясе, Ленин — Сталин гаскәре.

Ул безне илтте һөҗүмгә, батыр аның уллары,

Яңгыратты алар исемен бөек көрәш еллары.

Дивизияләр, җиңү яулап, алга агылган чакта,

Кыю, тәвәккәл коммунист барды алдынгы сафта.

Шаулый якты мактау җыры, бездә кичен таңында.

Александр Жемчужников — кыю парторг хакында.

Изәп канлы кулъяулыгын, дусларын алга дәшеп;

Барды куркусыз большевик, дошманга утлар чәчеп.

Кичле, батыр арысландай, үчкә сусап, ярсынып,

Кичте шулай рус егете көчле сугыш ялкынын.

Берни түгел тән ярасы, куәт булса йөрәктә,—

Шөһрәт алды Жемчужников Ватан өчен көрәштә.

Тотып канлы партбилетын, ярсып, дошманга каршы

Батыр йөрәк — безнең Закир Җамалетдинов барды.

Алды үч, канлы каты үч, күпме немец-каһәрдән

Шөгер егете, большевик, яу күрке һәм каһарман.

Пуля тишкән партбилетын мәңгелек иткән батыр,

Сакланып телдә, дастанда, җырланып җырда калыр!

Керде ыргып сугышларга, мылтыгын алга төбәп,

Шәрифулла Хәмидуллин, коммунист, батыр йөрәк.

Барды алга сугышчылар, юлбарыстай ярсынган

Шәрифулла Хәмидуллин — кыю парторг артыннан.

Үлем белән, ул, бермә-бер кискен сугышка кереп,

Җиңеп чыкты әкияттәге үлмәс баһадир кебек.

Минометтан утлар чәчеп, ярсып, дошманга каршы

Кыю, сугышчан коммунист — Габдерахманга барды.

Габдерахманов Шәйхинур — ул һичвакыт җиңелмәс,

Канга батар, ташка катар, бер карыш та чигенмәс.

Ул — ут йөрәк, курку белмәс, сугышта алга карар.

Туган урыны — Татарстан, милләте аның — татар.

Биреп канын, бөтен көчен, сәләтлеген, илһамын.

Яклый сугышчан коммунист халык хакын, ил хакын.

Ватан өчен сугышларда алып дошманның котын,

Илтте безне җиңүләргә большевик — батыр токым.

Баһадирлар алга барды, кичен тәтеп болыты.

Ашкындырды йөрәкләрен изге партия билеты.

Безне җитәкли агабыз — мәңге көчле рус халкы.

Бар кабилә, бар халыкның иң тугры бер дус халкы.

Ул керде канлы сугышка нәфрәтен хәнҗәр итеп,

Безне бергә беректереп, бер бөтен гаскәр итеп.

Кичтек без аның артыннан көрәштә уттан - судан,

Командир да, дус та будды ул бөек, өлкән туган.

Үрнәк булды сугышларда, һәрвакыт алда барын.

Җитәкләде, безне алга ул олуг, көчле халык!

Ул — безнең борын-борыннан бер туган кардәшебез.

Ул — безнең илдәш, табындаш, нәселдәш, кандашыбыз.

Ул бара килер тарихка, дан белән балкып бара.

Уртабыздан, мәгьрүрәнә, таусымаи калкып бара.

Кичтек без аның артыннан гарасат ташкыннары.

Илтте безне аның шанлы сталинчыл маршаллары

Рух бирде безгә сугышта, ныгыган, үскән саен.

Бөек халыклар дуслыгы, сынауны үткән саен.

Без бер семья, таза йодрык, бергә килеп береккән —

Рус, татар, казах, молдаван, үзбәк, әрмән, төрекмән.

Бер үк безнең, аерылгысыз — һәммәбезнең теләге.

Уртак безнең Ватаныбыз — бөек дуслык терәге.

Булса расчетта биш кеше — биш өлкәдән бишесе:

Кайсы татар, кайсы таҗик, кайсы Алтай кешесе.

Калса татар яраланып, ярдәмгә чуваш килде,

Грузин ясап операция, белорус канын бирде.

Без алга, алга омтылдык, тотынышып кулга-кул,

Җомагол, Тойвэ, Карабай, Федор, Сурен, Мулланур.

Без алга, алга ыргылдык бәхетле дөнья өчен,

Уртак идеал, уртак Ватан, зур, бөек семья өчен.

Якты дуслык торды җанга бадкучан нурын сузып,

Калды җиңү бердәмлеккә мәңгелек шаһит булып.

Рух бирде безгә сугышта, канлы кырларда һаман

Шәфкатьле иркә анабыз — мөкатдәс бөек Ватан.

Чакырды безне сугышка туган илнең боргысы,

Чакырды саф, изге тойгы — патриотлык тойгысы.

Tойдык без бөек Ватанга бөтеп җаныбыз белән,

Хисләребез, күз яшебез, йөрәк каныбыз белән.

Тугры без илгә — Ватанга, соңгы сулышка чаклы;

Изге безгә — бөек Москва һәм бөек совет халкы.

Ватан, Ватан, алтын бишек, изге, шәфкатьле Ватан;

Бөтен дөнья каршысында данлы, шәүкәтле Ватан!

Җаныбыздан, каныбыздан җире кыйммәтле Ватан,

Зур тарихлы, күп халыклы һәм күп милләтле Ватан!

Багышладык мәңгелеккә канны-җанны шуңарга,

Аның кайгысы, шатлыгы, дәрте белән суларга.

Рух бирде безгә сугышта, хәтергә төшеп һаман,

Артта калган бөек тарих, данлыклы үткән заман.

Рәсәй-ватан, башкаеннан күпме тарих кичерде,

Юк бүтән ил, күпне күргән, безнең зур ил шикелле.

Күрде һаман солдат күзе алда — төнен, көндезен,

Александр Псвскийның үткер очлы сөңгесен.

Күренде күзгә Альплар, Смоленщина кырлары,

Суворовның, Кутузовның зур, мәһабәт сыннары.

Басса да киң тугай өстен ут-төтен пәрдәләре —

Балкыды шунда аларның тылсымлы шәүләләре.

Торды безгә сугышларда рух, куәт илһам салып,

Рәсәйдә үткән тарихың, синең дә туган халык!

Торды хәтердә борынгы Идел-Йорт лачыннары —

Данлы Ливон, Бородино, Перекоп батырлары.

Акбүз атның дагасыннан ташта чаткы чәчрәтеп,

Үткен йөзле кылычларын яшен кебек яшьнәтеп, —

Бу көндә дә бардысыман атка менгән улларың,

Рус белән бергә, Берлинга, ярып кергән улларың.

Сугышкан безнең бабалар туган җир өчен янып,

Рус белән бергә тарихның гүзәл битләрен язып.

Тарих аларның даннарын язган алтынга каеп,

Үттек авыр сугыш юлын булып шуларга лаек.

Шул тарих балкып һаман да, безнең күзгә чагылды;

Рәсәй өчен, киң ил өчен сугышларга чакырды.

Зур Mиpac калды үткәннән, — йөзгә кабатлап шуны, —

Бөек Ватан сугышында меңнәрчә батыр туды,

Яңгырый безнең фронтта батыр егетләр даны,

Күктә йолдыз күпме булса — шунча аларның саны,

Алар тиңсез дан алдылар бу зур сугыш көнендә,

Пултуск, Торунь, Грауденц, Лауэпбург төбендә.

Дан алдылар, танылдылар бөтен дөнья алдында,

Штеттин, Росток, Пренцлау, Ангермюнде астында,

Һәм тагын да бар дөньяга, киң тарихка балкыды, —

Константин Рокоссовский — зур һөҗүмнәр маршалы.

Илтте безне җиңүләргә, шанда, шөһрәттә шаудан,

Рокоссовский — полководец, сталинчыл батыр солдат.

Җитәр өчен җиңү дигән изге, гадел теләккә,

Безне батыр генераллар алып барды көрәшкә.

Барып җитеп, сезгә бу җыр, горурланып сөйләсен

Сталинчыл оста, тапкыр генераллар шөһрәтен.

Сулап явыз Германиягә ут-тимер дәһшәтләре,

Барды генерал-лейтенант Чанышев гаскәрләре.

Илтте безне, солдатларда якты хөрмәт казанган

Якуб Чанышен — генерал һәм сугышчы-каһарман.

Бу зур көрәш, бөек еллар күтәрде авың намын;

Гражданнар сугышында яктырып туган данын.

Кичеп поход чакырымнары һәм сугыш мәхшәрләре,

Барды гайрәтле генерал Булатов гаскәрләре.

Омтылдык без ярсып алга, кургаш яңгыр астыннан.

Фатих Булатов — генерал һәм сугышчы артыннан.

Кертте ул безне сугышка чыныктырып, ныгытып, —

Мактан, Казан, аның белән, һәм горурлан, Тымытык!

Вөҗдан безне «үч ал!» дпеп, сугышка-яуга илтте,

Хәбиб Ганнев — генерал җитәкләп алга илтте.

Бирде рух безгә көрәштә җитәр өчен максатка,

Ул — большевик, нык җитәкче, ул — якын дус солдатка.

Баһадирлар Германиягә кистереп, ярып керде,

Безне батыр офицерлар сугышка алып керде.

Ашкындык без алар белән, үчкә үч, канга кан сорап,

Каһәр төшкән дошман җире торды алда калтырап,

Күп алар бездә данлылар, һәм озын ул бездәге —

Оста, тапкыр офицерлар, генераллар тезмәсе.

Җырлыйбыз без җырыбызда, шаулатып гасырларны.

Бездәге Алтын Йолдызлы шөһрәтле батырларны.

Менә Герой — Гыйззәтуллин, батыр егет Рамазан,

Күгрәгенә Алтын Йолдыз — данлы билге кадаган.

Ул — киң Днепр елгасыннан башлап кичкән баһадир,

Көчле егет, корыч өзгән, броня тишкән баһадир,

Дошманның күпме талкысын, тубын ваткан баһадир,

Хак сугышта, зур һөҗүмдә шөһрәт тапкан баһадир.

Менә Герой — Гайнетдинов, егет — җитез, фидакарь.

Җиңеп чыкты дошман өерен күп булса да никадәр.

Гайнетдинов Мөхәммәтдин — Герой булган сугышчы,

Су өстеннән, ут астыннан чыбык сузган сугышчы,

Һәм иң алдап, горурланып, ярга менгән сугышчы;

Уттан суга, судан тагын утка кергән сугышчы.

Менә Герой — Габдуллаҗан Булатов — сабыр егет,

Сугышта — шашкын баһадир, гайрәтле, батыр егет.

Пулеметының көпшәсен кызарганчы кыздырып,

Көчле уттан немецларны дистә-дистә кырдырып;

Авыр сугышлар юлыннан давылдай үткән Кише,

Балтачта туып, сугышта — Геройга үскән кеше.

Менә Герой — безнең Вилдан Хәбиев — ашкын егет,

Җиңелмәс, артка чигенмәс, гайрәтле, ялкын егет.

Минометының дәһшәтен дошманнарга күкрәтеп,

Сугышларда алдан барып, безгә үрнәк күрсәтеп;

Дошман явын бик күп кырып, җимергән, куган кеше

Булып нурлы Алтын Йолдыз, балкырга туган кеше.

Күп алар бездә, Геройлар, сугышларда калкучы,

Даннары Алтын Йолдыздай еракларга балкучы.

Җырлыйбыз без җырыбызда горурлык белән тагын,

Меңнәрчә якташ батырлар, каһарман уллар, давыл.

Гөрләсеп җыр, шауласын җыр, данга күмеп мактасын.

Гади укчы, тупчы, сапер, гади совет солдатын.

Бар бездә — бөтен фронтта данлы исеме шаулаган,

Танк белән дистә-дистә гитлерчыны таптаган;

Дошман җирен басып үтеп, көрәшләрдә дан алган.

Әсәт Шахманов — сугышчы, танкчы егет, каһарман.

Бар аның якын дуслары, өч батыр;

Лаптев, Мишинин, Игумнов — барсы арыслан кебек.

Лаптев — танк командиры, каны — кайнар, рус каны.

Татар, казах һәм белорус — кырындагы дуслары.

Барды аларның ташчысы, киң юл салды чылбыры. —

Тапталды, җирдә сытылды фашист — үләт кыргыры.

Барды аларның танкысы, сулап бөтен сулышка,

Дүрт кыю дус, игзәк туган, керде бергә сугышка.

Кем дисәгез — очып барып эскадрилья алдыннан,

Штурм ясап, дошман явын кырган, изгән, яндырган? —

Ул — офицер Хәлиуллин Мисбах егет, яшь батыр,

Бөгелмәдән яуга килгән, көрәштәш, якташ батыр.

Бар бездә — сугып яшендәй, дошман явын җимергән,

Аркылып фронт сызыгын, «тел»ләр тотып китергән,

Төннәрендә пычак булып, дошманнарга кадалган,

Данлы Эскәров Гарәфи — разведкачы каһарман.

Бар аның якын дуслары — игзәк туганнар төсле,

Берсе Емченко Николай, Салихов Әхәт — берсе.

Берсе ятып саклап калды, икесе «тел»гә ташланды;

Шулай итеп, бу өч батыр кыен эшләр башкарды.

Шулай алар, бергә-бергә, булып батыр һәм чыдам,

Суктылар барып дошманга җанлы яшеннәр сыман.

Алдылар бергә дошманнан ярсулы солдат үчен,

Ечченконың Украинасы, семьясы, йорты өчен.

Кем дисәгез — дошман өчен үлем тынын сулаткан.

Төзәп немец танкларына һәлак иткеч туп аткан? —

Ул — безнең Гариф Харисов, бездә данлы, хөрмәтле.

Омтылышлы зур һөҗүмнәр аның исемен гөрләтте.

Самолетның винты белән төнге күкне ярдырган,

Һәлак иткеч бомбаларын дошманнарга яудырган —

Ул— Мәгүбә Сыртланова, гвардияче батыр кыз,

Идел-Йортта канат ярган лачын йөрәк, лачын кыз.

Бар аның бер көрәштәше, юлдаш, иптәш, дус кызы;

Тоня Розова — штурман, курку белмәс рус кызы.

Ирек, шатлык, хокук, бәхет, азатлыкны саклауда,

Рус кызы һәм татар кызы барды алгы сафларда.

Суктылар алар дошманга, ут-яшен күк булдылар;

Мәгубә — илтте очкычны, Тоня — койды бомбалар.

Кичтеләр алар бергәләп, бөек сугыш ялкынын,

Кара төннәр караңгысын, болыт, томан, яңгырын.

Дәһшәтле сугыш алласы — артиллерия көченнән

Күп фашистны, күп киртәне кырып, ватып бетергән —

Ул — Җиһаншин, ул — Габдулла, туган яктан бер батыр,

Дивизионын алга илткән, чыныккан, тимер батыр.

Пехота — кырлар патшасы, бар шунда бер сугышчы,

Уттан-судан алга барды, үтәп барлык бурычны.

Бик күп кырды дошманнарны бу — пехота укчысы,

Ул — Габдулла Насибуллин, җитез егет, ут кеше.

Бар аның бер көрәштәше, бер яшь егет, мут егет,

Чыныктылар алар бергә сугыш кырында йөреп, —

Ул яшь егет — азербәйҗан Мөхәррәм Кәрим углы,

Үттеләр алар бергәләп, җиңүгә илткән юлны.

Барды алга бу ике дус, барын бергә кичереп,

Яуның барлык бетон өен, киртәләрен җимереп.

Барды алга бу ике дус, үтеп чит-ят басудан,

Берсе — безнең туган яктан, берсе килгән Бакудан.

Өстә һаман бер-бер артлы мина-снаряд улашты,

Шунда да нык, батыр сапер батальонга юл ачты.

Бу — үлемсез, көчле егет, гвардиянең саперы,

Ваһап Шаһиев — сугышчы, Татарстан батыры.

Барды сугыш бер тынып та, бер кабынып яңадан,

Шунда Завьялов — командир ауды җиргә, ярадан.

Килде шул чак. Рәхмәтуллин аңар ярдәм бирергә,

Карамыйча өстән яуган ут, ялкын һәм тимергә.

Каршы яктан нинди көчле утлы җилләр исмәсен,

Киле Касыйм коткарырга командирын, иптәшен.

Алсу каннан ап-ак карлар бизәкләнгән урыннан.

Алып чыкты русны татар, йолып дошман утыннан.

Батыр егет, командирын калдырмады әҗәлгә.

Калды Завьялов исән-сау, тагын йөз ел яшәргә.

Безнен Касыйм Рәхмәтуллин — җитез, батыр, чыдамлы,

Утлы кырдан берне түгел, йөзне йолып чыгарды.

Бөгәрләнеп утлы давыл купты бөтен якларда,

Шәмси Вәлиев — рядовой, пулеметтан атканда.

Кырды шулай палачларны Шәмси— татар солдаты.

Ураз Җаббаров — төрекмән бирде патрон тасмасы.

Күбәү алар баһадирлар, безнең сафта барсы да,

Күкрәкләрен өчәр-дүртәр орден, медаль балкыта.

Өй сез безнең көрәштәшләр, уйдаш, якташ, илдәшләр.

 Ата-ана, кардәш, дус-иш, тугрылыклы иптәшләр!

Безгә ярдәм иттегез сез, гайрәт, куәт китереп,

Бергә янып, бергә сулап, барын бергә кичереп.

Безгә ярдәм иттегез сез, бик күп авырлык күреп

Көнне-төнне бергә ялгап, маңгай тирләре түгеп;

Батырларча чыдам булып, ял-йокыдан ваз кичеп,

Заводларда, кырда эшләп, юллар төзеп, таш кисеп.

Улларыгыз Ватан өчен батырларча сугышты,

Тоеп сезнең мәхәббәтне, сезнең җылы сулышны.

Торды безнең күз алдында фабрика корпуслары,

Арча, Сарман, Әлки, Кайбыч, Азнакай колхозлары.

Эшләдегез бер семьяга, бер отрядка тупланып,

Безнең бөек җиңүләрдән канатланып, рухланып.

Гөрләде күктә очкычлар, күкрәде тупларыбыз,

Рәхмәт сезгә болар өчен, сугышчан дусларыбыз!

Күз ачкысыз кышкы буран китсә дә кырны күмеп,

Туңдырмада сезнең кием, сезнең колаклы бүрек!

Булды һаман безнең өчен сезнең йөрәк хисегез,

Илһам, сәләт, талантыгыз, бөтен гакыл көчегез.

Фән, техника, культурада алтын битләр яздыгыз.

Килеп торды безгә һаман сезнең иҗат яктыгыз,

Шушы сезнең фидакарьлек, хезмәттәге батырлык —

Мәңге-мәңге онтылмаслык, тарихларда калырлык!

Шулай, дуслар, батырларча хезмәт итеп тагын да,

Ватан өчен, халык өчен багышлагыз барын да!

Илгә һәр көн үсеш бирсен сезнең эшчән кулыгыз.

Яуда җиңгән батырларга лаеклылар булыгыз!

Борылмагыз каршы яктан көчле җилләр бәрсә дә,

Артсын хезмәт җимешегез тагын өч-дүрт мәртәбә!

Яулагыз колхоз кырында, яхшы эшләп, зур уңыш.

Һичвакыт та... һичкайда да күрелмәгән мул уңыш!

Тормышыбыз — киң туган ил, данлы, кадерле Ватан.

Корычланып, колач җәеп, ныгысын, үссен һаман!

Без, үтәп сезнең наказны, илгә шатлык китердек!

Явыз фашист урдаларын изеп, таптап бетердек!

Үч алдык без явызлардан, үтәп вөҗдан кушканын,

Яптык барып Берлиндагы ут һәм сугыш вулканын!

Үттек кичеп кылыч белән, барлык утлы сызыктан.

Германияне мәңгелеккә биздерергә кылычтан.

Без, үтәп, маршал, юлбашчы бөек Сталин боерыгын.

Күтәрдек изге, мәңгелек, тиңсез, Җиңү байрагын.

Өстебездә җилфердәгән шушы байракка карап.

Ант итәбез, сугышчан ант, халкыбыз, сиңа кабат:

Йөрсәк тә без туган илдән ерак җирдә, читләрдә —

Изге булып, якты булып, Ватан торыр хисләрдә!

Туган Кызыл Армия өчен бөтен көчне салырбыз,

И Аның барлык кануннарын төгәл үтәп барырбыз!

Биек тотып җиңүченең мәртәбәсен һәм данын,

Хәзер торырбыз үтәргә илнең бөтен фәрманын! —

Мең яшәсен ныклы союз — якты бәхет терәге! —

Башкалабыз бөек Москва — туган илнең йөрәге! —

Мең яшәсен туган җирдә канат ярган лачыннар! —

Рус коралын данга күмгән һәм җиңүчән батырлар! —

Мең яшәсен Кызыл Армия — тимер куллы сакчыбыз! —

Эштә тырыш, яуда — батыр һәм патриот халкыбыз! —

Мең яшәсен бөек Партия һәм туган ил — анабыз! —

Һәм рус халкы, бөек халык, безнең өлкән агабыз! —

Мең яшәсен бар дөньяга сүнмәс нурларын чәчеп,

Даһи Сталин — безнең кояш, безнең мәңгелек бәхет! —

Мең яшәсен даһи Сталин, зур бөек совет җирен

Алга таба җитәкләгән безнең бүгенге Ленин!

ХАТКА КУЛ КУЙДЫЛАР:

Генерал-лейтенант Якуб Чанышев, Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, I дәрәҗә Кутузов орденнары һәм «ЭККА ның XX еллыгы» медале белән бүләкләнгән;

генерал-майор Фатих Булатов, Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов һәм «Мактау билгесе» орденнары кавалеры;

генерал-майор Хәбиб Ганиев, Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, I дәрәҗә ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән;

Советлар Союзы Герое өлкән лейтенант Габдуллаҗан Булцтов;

Советлар Союзы Герое лейтенант Хамазан Гыйззәтуллин;

Советлар Союзы Герое кече лейтенант Вилдан Хәбиев;

Советлар Союзы Герое өлкән сержант Сәетнәфп Сәетвәлиев;

Дан орденының тулы кавалеры кызылармеец Хөсәен Зарипов;

Дан орденының тулы кавалеры кызылармеец Даян Булатов;

подполковник Солтан Газизов, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм «Мактау билгесе» орденнары кавалеры;

подполковник Сергей Кожевников, Ленин ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

подполковник Нургали Байбеков, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры һәм өч медальле;

майор Кәшшаф Юмаев, 1 һәм II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Татарстан АССР Верховный Советы депутаты майор Алексей Марков, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән;

майор Гани Гыйльмаиов, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры һәм икс медальле;

майор Шәриф Булатов, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән;

майор Хикмәт Моратов, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән;

капитан Хаҗи Фәттахов, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләк[1]ләнгән;

фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән; гвардия капитаны Насыйп Гобәйдуллин,

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры һәм ике медальле;

капитан Җиһанша Кәшшапов, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;.

капитан Хаҗи Булатов, Кызыл Йол[1]дыз ордены кавалеры;

кызылармеец Миңлеза- риф Шадаев, II һәм III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән;

кызылармеец Мөхәммәт Сөбханкулов, III дәрәҗә Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән; сержант Вәли Җиһаншин, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Даи орденнары һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән;

капитан Сөләйман Хәеров, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

кызылармеец Габделхәй Кәбиров, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

кече лейтенант Каюм Габдерә- химов, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән;

 кече лейтенант Ибраһим Әхмиров, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән;

 фронтовик[1]язучы Хатип Госман, «Сугышчан хезмәтләр өчен» ме[1]дрле белән бүләкләнгән;

сержант Гаделша Алешин, II һәм III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры һәм ике медальле;

гвардия старшинасы Кутуз Галиев, II дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры һәм дүрт медальле;

гвардия өлкән лейтенанты Мәгубә Сыртланова, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Кавказ оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән;

кызылармеец Әлтаф Гайнетдинов, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры,

Кызылармеец Муллыи Ягъфаров, «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры һәм ике медальле;

кызылармеец Әхәт Саличов, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән-;

өлкән сержант Габдерахман Галимов, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры һәм ике медальле медицина хезмәте өлкән лейтенанты Ләлә Габбасова, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән;

капитан Габдулла Әхмәдиев, «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән;

кызылармеец Галим Нуретдинов, I дәрәҗә Ватан СУГЫШЫ ордены кавалеры;

кызылармеец Равил Гайнетдинов, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән;

өлкән лейтенант Сәмигулла Мөхәм- мәтдииов, Кызыл Йолдыз ордены һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән;

гвардия старшинасы Рөстәм Халитов, II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры:

фронтовик-язучы Гамир Насрый, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры һәм ике медале һәм башкалар.

Хатка барлыгы 4.000 нән артык кеше КУЛ куйды.