Логотип Казан Утлары
Повесть

М.ПРИШВИН

 

19 нчы йөзнең икенче яртысында, ярым купец-ярым алпавыт гаиләсендә туган Михаил Пришвин, югары агрономия белеме алып, тормышы һәм хезмәте белән кече яшьтән үк табигатькә, халыкка, аның теленә, гадәт-җолаларына якын тора. Рус халык дастаннарын өйрәнү һәм җыю буенда Себергә ясаган озын сәяхәтеннән сон, 1905 нче елда басылып чыккан беренче «Куркытылмаган кошлар илендә» дигән әсәре белән әдәбиятка кергән Пришвин шунда ук үзенең аерым бер стиле, матур теле, табигатьне художникларча күзәтә белүе белән укучының игътибарын үзенә җәлеп итә.

Иҗтимагый каршылыклар һәм сыйнфый көрәш логикасын бөтен тирәнлеге белән аңлап җитмәгән М. Пришвин шулай да үзенең талантын буржуа туклыгын җырлауга буйсындырмый, табигатьтә үзенә юаныч һәм арка терәге эзли һәм табигать хадисәләренә үзенең эчке лирик-психологик настроениеләрен кушып җырлауда иң югары баскычларга күтәрелә. Кайбер әсәрләрендә табигать күренешләрен буржуаз индивидуалистлык платформасыннан торып җырлавына да карамастан, М. Пришвин Россия табигатенең үзенә генә хас матурлыкларын, җиребезнең байлыгын, халык телендәге гаҗәеп төрле чагылышларны һәм рус кешесенең шигъриятле җанын бирүдә укып туймаслык әдәби үрнәкләр биргән язучы. Шуның өчен дә ул рус әдәбиятында үзенә бер фигура булып тора да.

Бүген — Россия җиренә һәм халыкларына, Россия табигатенә бу табигатьнең үзенчә чагылышларына мәхәббәт тәрбияләгәндә, М. Пришвинның гаҗәеп бер нечкәлек белән язылган әдәбп парчалары үзләренең актуальлекләрен тагын да арттыралар.

ФАЦЕЛИЯ ЧҮЛ

Чүлдә кеше үз уйлары белән генә кала, менә шуның өчен дә шул кешеләр чүлдән куркып өйрәнгәннәр, чөнки алар, япа-ялгыз гына калып, үзләре белән үзләре очрашудан уңайсызланалар.

Әле яшүсмер чагымда ук мин, көнлек дәфтәрләремдә үземнең таныш түгел дустыма эндәшеп, чүлләр ялгызлыгы белән көрәшкәнемне хәтерлим. Башта сабыйларча бер катлылык белән һәм, күбесенчә, булган, күргән нәрсәләрне генә теркәп барган бу язмалар, еллар үтә-үтә, яхшырганнан-яхшыра килделәр һәм минем чүлемә күп кенә дуслар җыеп, барлык китапларымның чишмәләре булып әверелделәр. Минем бөтен язучылык теләгем һәм минем тәнкыйтьчеләрем тарафыннан әледән- әле «оптимизм» (тормышның шатлыгы) дип мактап телгә алына торган сүзнең төп мәгънәсе дә минем әнә шул чүлләр ялгызлыгын җиңеп чыга алуымда. Китап язып чыгар! (язучылык) һөнәре мине беркайчан да кызыктырмады һәм, кайбер вак-төяк чүп-чарны искә алмаганда, мин үземнең барлык китапларымда да турыдан-туры үз кичерешләремне теркәүче булып калам.

Менә илдә ул, минем әллә кайчаннан көтеп торган дустым, килеп тә җитте. Без аның белән икәү генә калып бу тамгаларны — язмаларны караштыргалап утырдык һәм ул язмаларда, нәкъ иске обойлардагы челтәрләнеп каткай кышкы тәрәзә пыяларындагы кебек, минем мәхәббәтемнең күләгәсен — Фацелияне күрәбез без.

ФАЦЕЛИЯ I

Күптән, бик күптән буяган хәл бу, ләкин аны тормыш истәлекләре күмеп китә алмадылар һәм мин, үзем исән чакта, күмеп китәргә ирек тә бирмәм. Әллә кайчан булып узган «Чехов заманында» ук инде, без — ике агроном, бер-беребезгә таныш та түгел дип әйтерлек ике кеше — арбага утырып борынгы Волоколам өязенә, тукранбаш үләне чәчтерү эшләре буенча бара идек. Безнең юлыбыз зәңгәр чәчәк атып утыра торган баллы үлән — фацелия кыры аркылы үтә һәм кыр аның белән бөтенләй тулган дип әйтерлек иде. Аяз бер көндә, безнең Москва тирәсендәге нәзакәтле табигать эчендә бу көләч чәчәкләр кыры гаҗәеп бор күренеш булып, безнең күз алдыбызда балкып ачылды. Әйтерсең лә әллә кайдан, ерак-ерак илләрдән зәңгәр кошлар кплгәннәр дә, төнен биредә кунып киткәннәр һәм үзләреннән соң менә бу зәңгәр кырны калдырганнар. Анда, әнә ул баллы зәңгәр чәчәкләрдә, күпме кош-корт гүли икән, шуның исәбен белсәң иде, дип уйлап куйдым мин. Ләкин каты юлда шалтырап барган арба тавышыннан башка берни дә ишетелми иде. Җирнең менә бу хикмәтле көченнән тәмам сихерләнгән хәлдә, мин бөтен нәрсәне, шулай ук үлән чәчтерү эшләрен дә оныттым һәм, чәчәкләрдәге тормыш гүләвен тыңлау өчен, иптәшемнән атны туктатып торуын үтендем. Туктап озак тордыкмы, мин ул зәңгәр кошлар белән күпме булдым — әйтә алмыйм. Җаным белән бал кортларына ияреп очып киткән хәлдә, мин, иптәшемә эндәшеп, атны кузгатырга куштым һәм бары тик шунда гына, җилдән ярылып, кара кучкылланып беткән бу садә йөзле симез кешенең мине күзәтеп торганлыгын, һәм әле һаман да гаҗәпсенеп караганлыгын күрдем.

Нишләп туктап тордык соң без? — дип сорады ул миннән. — Бал кортларының гөжелдәвеп тыңлыйсым килде, — дидем. Иптәшем атны кузгатты. Хәзер инде Mин, яллап торып ул кешенең үзен күзәтә башладым һәм анда ниндидер эчке үзгәреш сизгән кебек булдым. Тагын бер мәртәбә карап куйдым, тагын, һәм гаять дәрәҗәдә практик акылы бу кешенең дә, бәлкем минем тәэсир астындадыр, әлеге чәчәкләрдәге сихри көчтән исереп, нәрсә турындадыр уйланып барганлыгын күрдем. Аның болай тынып калуы, ниһаять, мине борчый башлады. Мин аңа, авызына су кабып, тып-тын баруына ачуым килеп, ниндидер бик әһәмиятсез бернәрсә турында сорау бирдем, ләкин иптәшем минем соравыма ичмасам аз гына да илтифат итмәде. Күрәсез, минем табигатькә булган үземә бертөрле күперенке мөнәсәбәтем, ә ихтимал, минем яшьлегем, балалыгым ул кешедә шундый бер рухи кузгалыш уяттылар ки, андый уяну минутында, күрәсең, бөтон кешеләр диярлек вакытлыча шагыйрьгә әйләнеп калалар булса кпрәк. Киң җилкәле, кызгылт чырайлы бу симез кешене тәмам айнытып һәм исенә кптереп җиткерү өчен, мин аңа ул вакыт өчен бик җитди практик мәсьәлә саналган сорауны куйдым: — Минемчә, кооперациянең ярдәменнән башка, безнең үләп чәчәргә өндәп йөрүебез — буш лыгырдау гына, — дидем мпн. Ул, мин кузгаткан мәсьәләгә бөтенләй игътибар итмичә:

— Ә сезнең, кайчан да булса, үзегезнең Фацелиягез булганы бармы? — дип миңа карады.

— Нәрсә дигән сүз бу?

— Әйе, әйе, булганы бармы, дим? Мин аның нәрсә әйтергә теләвен аңлап алдым һәм, ир кешеләргә хас булгапынча, «әйе, әлбәттә бар, ничек инде булмыйча булсын» дпп җавап кайтардым.

 — Синең янга килә дә идеме? — дип ул һаман сораштыра бирде. — Килә дә иде...

Ә соңыннан нишләде? Кая китте? Миңа әллә ничек, кинәт авыр булып китте. Берни дә әйтә алмадым, бары тик: юк инде ул хәзер, югалды, дигән мәгънәне белдерергә тырышып, кулымны гына изәдем. Соңра, бераз уйланып алгач, тагын Фацелияләр турында сүз ачтым:

— Әйтерсең лә төнен зәңгәр кошлар кунганнар да, зәңгәр каурыйларын коеп калдырганнар.

Иптәшем бераз вакыт тын торды, күзләрен миңа текәде һәм үзенчә нәтиҗә ясап:

— Димәк, инде ул башкача һичбер вакытта да синең яныңа килмәячәк, — дип куйды һәм ул, зәңгәр Фацелия чәчәкләре белән тулган кыр өстенә моңсу бер караш ташлап:

— Бу зәңгәр каурыйлар, белмим, зәңгәр кошлардан гына калдылар микән, — дип сүзен очлады. Тырыша-тырыша торгач, ниһаять, минем каберем өстендәге ташны аударган кебек булды ул — һәр хәлдә миңа шулай тоелды ул минутта: әле бит мин моңа чаклы көтә идем, ә хәзер мәңгелеккә бетте һәм инде ул беркайчан да, беркайчан да миңа килмәячәк. Иптәшем үзе шул минутта елап җибәрде. Хәзер инде минем өчен аның киң җилкәсе, хәйләкәр карашлы һәм май баскан күзләре, асылынып төшкән итләч тамак асты бөтенләй югалды һәм миңа бу кеше, кинәт эчке дөньясы ташып чыккан бу кеше кызганыч, бик тә кызганыч булып күренү башлады. Минем аңа ниндидер җылы сүз әйтәсем килде, дилбегәне үз кулыма алдым, атны борып су ягына таба алып килдем, кулъяулыгымны суга манып, аның башына куйдым. Озакламыйча ул айныды, күзләрен сөртте, дилбегәне үз кулына алды һәм без тагын юлыбызны дәвам иттек.

Бераз вакыттан соң мин, ниһаять, бая миңа бик урынлы кебек булып күренгән мәсьәлә — ягъни кооперациянең ярдәменнән башка, чәчү әйләнешенә тукранбаш үләнен кертү ихтималының читен, хәтта мөшкел бер эш булуы турында сүз ачарга уйладым...

ЗӘҢГӘР КАУРЫЙЛАР

Башларын күккә сузган каен агачларының кайберләрендә инде алкалар хасыйл булган, кеше кулы ясый алмый торган гаҗәеп алкалар, алтын алкалар, икенчеләрендә бөреләр бары тик ачыла гына башлаганнар, ә өченчеләрендә исә ачылганнар да, дөньядагы бөтен нәрсәгә хәйран калган кечкенә генә кош балалары кебек, утырып торалар. Әнә анда, нечкә генә ботаклар очында да, утырып торалар алар, әнә арырак та, менә биредә дә... һәм болар барсы да без — кешеләр өчен гади бөреләр генә түгел, ә бәхетле минутлар: уздырабыз икән — кире кайтмыйлар, бары тик бик күпләрдән берәү, бер бәхетле җан җөрьәт итәр, кулын сузарга һәм эләктереп алырга өлгерер. Лимон күбәләге, җиңел генә күбәләк, бөрлегән сабагы өстендә утыра, канатларын җыел салган, бөрешкән: кояш аны кыздырып җылытмыйча, ул очып китмәячәк, оча да алмаячак һәм ул минем аңа сузылган бармакларымнан котылып калырга уйлап та карамый.

Өстеннән нечкә генә ак сызык үткән кара күбәләк, кара җилпәвеч, салкын чыктан катып калган һәм, иртәнге кояшның нурларын көтмичә, тимердән ясалган кебек, нишләптер җиргә капланып төшкән. Болында, кояш нурларыннан бозның ничек үлгәнлеген кемнең дә булса күргәне бармы икән? Кичә ул куәтле генә гөрләвек булган: аның шулай икәнлеге агызып алып килеп болында калдырган чүп-чарлардан күбенеп тора.

Төн җылы булганлыктан, гөрләвек төн чыкканчы үзенң бөтен суын агызып бетерергә һәм аны зур суга илтеп кушарга өлгергән. Калдык суларны таң алдыннан кинәт бәргән салкын эләктергән һәч алардан болын өстендә юка челтәрләр хасил булган. Бераздан соң кояш бу челтәрләрне өзгәләп ташлаган һәм бу боз кисәкләре, алтын тамчыларга әверелеп, үз-үзләреннән үлеп беткәннәр. Бу тамчыларны кем дә булса күргәне бар микән? Үз тормышын бу тамчыларга кушып караганы бармы, әйе, әгәр салкын эләктереп алмаса, ул да, бәлкем, җир йөзендәге океаннар кебек, кешелек иҗатына кушылып киткән булыр иде. Кичә шомырт чәчәк атты һәм бөтен шәһәр халкы өенә ак чәчәкле ботаклар ташыды. Мин урманда үсеп утыра торган бер агачны беләм — ничәмә еллар буенча инде ул үзенең яшәве өчен көрәш алып бара, югарырак күтәрелергә, ботакларын сындырырга килгән рәхимсез куллардан китәргә омтыла, һәм, ниһаять, ул моңа иреште дә: хәзер бу шомырт агачы, пальма төсле, бөтенләй диярлек ялангач утыра, аста бер ботагы да калмаган, башына менәрлек тә түгел, ә очы ап-пак чәчәк белән күмелгән. Ә аның күршесе менә рәтләнә алмаган, чирләгән, корган, хәзер инде коры ботаклар гына тырпаеп торалар.

Кайчак шулай була, кеше кемне булса сагынып тәмам корый, ә гомер юлы аның шәхси мөнәсәбәтләрен ипләрлек җайны чыгармый да чыгармый. Әнә шундый төп ихтыяҗың җитешмәгән бер вакытта нинди дә булса башка берәр шөгыль — әйтик астрономия яки химия, художество яки музыка белән мавыгып күңелне басып калу һич тә мөмкин түгел. Андый чакта кешенең эчке һәм тышкы дөньясы шупдый кискен булып аерыла ки, гаҗизлектән аның бөтен йөрәк тормышы нинди дә булса бер эт баласының эченә кереп бетәргә мөмкин һәм бу эт баласының тормышы киләчәктә кешегә буш икмәк вәгъдә итәрлек физика кәшефләреннән әллә никадәр өстен бер фактка әйләнә. Үзенең хисләрен эт баласына биргән кешене гаепләп буламы монда? Әгәр сагынган минутта аның кирәк кешесе табылмаган икән, анда әлеге кешенең ни гаебе бар соң?

Нишләп соң минем яшьлегемнең — минем Фацелиямнең — зәңгәр кошыннан коелып калган зәңгәр каурыйлар минем җанымда хәзергә чаклы болай сакланалар икән?

СЕБЕРКЕ

Художник, әйбәтнең дә әйбәте, семьяда шул дәрәҗәгә җиткерелде ки, хатынына себерке белән атып бәргәнен үзе дә сизми калды. Һәм үзенең бөтен шәхси тормышын, үзенең сәнгатен семьясы өчен биргән бу кешегә, хатыны, битенә себерке эләккәннән соң, әйтте: «менә син нинди чын кеше икәнсең!» диде. Аптыраган художник зирәк акыллылардан саналган хәкимгә китте һәм ул хәким художникка әйтте:

Күркәм холкыңны да, талантыңны да, син үзең эзләп тапмагансың, ә бабаларыңнан мирас итеп алып калгансың, димәк, бу хасиятләреңдә син үзең «үзеңнеке түгел». Ә менә себерке белән бәргәндә син инде чынлап та үзеңнеке булып калгансың һәм аның белән көрәш синең нәкъ үз эшең һәм аннан син бер кая да китә алмассың: чөнки үзеңнән үзең бер кая да китеп булмый, — диде.

Бу акылда ничаклы ялган яшеренгән! Имештер, үзеңнән үзең китеп булмый һәм моның белән кемнәрдер, үрмәкүч оясына чебенне эләктергән кебек, үзләренең корбаннарын эләктереп алалар — имештер үзеңнән үзең ычкына алмассың, һәм, чынлап та, кайбер хәлләрдә кеше «үзеннән» китә алмый. Ләкин әгәр дә бу иске куркыту системасын алып атсаң, әгәр дә кешедә җитәрлек ихтыяр көче булса, ул чагында инде иң яхшысы, себерке белән бәрергә дә, «гөнаһдан» кая булса да еракка китәргә.

ТАМЧЫ ҺӘМ БОЗ

Өй түрендә, җирдә каты боз катламы, кояш җылытканнан соң аның өстенә түбәдән тамчылар тама башладылар.

«Мин! Мин! Мин!» — дип сөйләшә-сөйләшә тамалар тамчылар һәм аларның гомерләре — секундның бер кисәге генә. «Мин!»—зәгыйфьлекнең тавышы ул. Мепә ипдо өй түрендәге бозда чокыр хЗ- спл булды, аннары ярык, боз эри башлады, боз эреп бетте, ә түбәдән төшә торган тамчылар һаман сөйләшәләр дә сөйләшәләр.

ТАМЧЫ ҺӘМ ТАШ

Тамчы — таш өстенә тама һәм ачык Тавыш белән «Мин!» дип куя. Таш — зур да, каты да, аның бу урында, бәлкем әле, тагыл мең ел ятасы бардыр, ә тамчы күз ачып йомганчы яши дә үлә. Ә шулай да тамчы ташны тишә», бик күп «мин»нәр бергә кушылалар да, «без» пәйда була, монысы аның шундый көчле, кайчакта ташны тишеп кенә дә калмый, ә көчле агымга ияртеп, агызып та алып китә.

Фатих Хөсни тәрҗемәсе