Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА УҢЫШЛАРГА, ЯҢА ҖИҢҮЛӘРГӘ!*

Депутат иптәшләр! Сезгә, ТАССР Верховный Советыпың VIII нче сессиясе делегатларына совет язучылары исеменнән ялкынлы сәлам тапшырам. (Алкышлар.) Бүген безнең тормышыбызда аеруча күренекле, куанычлы көн. Бүген туган илебезнең башкаласы Москвада Җиңү Парады үткәрелде. Без бүгеп батыр Кызыл Армиябезнең — җиңүчеләр армиясенең триумфаль маршын шатлыклы дулкынлану һәм горурлык хисләре белән тыңладык. Аның һәрбер сугышчысы үзенең баһадир йөрәгендә бөек Җиңү маршалына, безнең атабыз һәм остазыбыз Сталинга барлык совет халыкларының кайнар мәхәббәтен һәм чын күңелдән бирелү тойгысын белдереп узды. (Алкышлар.)

Безнең һәркайсыбыз үсә барган көч белән бөек җиңү бәхетен кичерә. Бу бәхет өчен, тыныч һәм ирекле тормышыбыз өчен, орденлы республикабызның чәчәк атуы өчен без даһи Сталинга бурычлыбыз. Аның югары җитәкчелеге астында безнең армиябез явыз дошманлы тулы җиңүгә иреште, халыкларыбызны коллыктан йолып алып калды, дөньяның матурлыгын, фәнне, культураны, архитектура һәм сәнгатьне һәлакәттән саклап алып калды. Шушы бөек җиңү шәрәфенә, * ТАССР Верховный Советының VII сессиясендә (24 июнь 1945 ел) сөйләгән речьтән. Сталин армиясе сугышчылары шәрәфепә, Татарстан язучылары, Татгоспздат һәм Татпо- лиграф коллективлары бергәләп эшләп чыгарган «Батырлар китабын» сессия президиумына тапшырырга рөхсәт итегез. (Алкышлар.)

Бу китапта сез безнең данлыклы якташларыбыз — Советлар Союзы Геройларының батырлыклары турында укырсыз. Аның бик күп битләре сугыш кырында, окопларда һәм блиндажларда, Кызыл Армиябезнең җиңүле боек һөҗүме көннәрендә язылдылар. Китап безнең республикада туып-үскән татар һәм рус егетләренең масса төсендәге геройлыклары турындагы мәкаләләр белән башлана. Бу мәкаләләрне рус халкының сугышларда дан казанган баһадирлары — Сталин мәктәбенең легендарь полководецлары яздылар. Аларда без татар халкының батырлыгына — авың өлкән туганы бөек рус халкы тарафыннан бирелгән югары бәяне укыйбыз. Рус халкы якты милли сыйфатларга — акыл сафлыгына, характер ныклыгына, чыдамлылыкка һәм тәвәккәллеккә ия милләт буларак, илебездәге барлык халыкларны Ватан даны өчен батырлыкка рухландырып килде. Совет кешеләрендә бу сыйфатларны Ленин — Сталин партиясе тәрбияләп үстерә килде һәм алар Ватан сугышы елларында аеруча якты балкыдылар. Свот язучылары — кеше рухының инженерлары, үзләренең әсәрләре белән Сталин чоры кешеләрендәге куәтле характерның шушы югары сыйфатларын җырларга чакырылганнар. Без рус һәм татар халкыиьщ чит илбасарларга каршы, капиталистик изүгә каршы бергәләп көрәшүләрен бөтен тулылыгы һәм җанлылыгы белән язарга тиешбез. Бу әсәрләрдә без бөек Ватан сугышы геройларын. республикабыздагы эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенциябезнең хезмәт батырлыкларын күрсәтергә тиешбез.

«Батырлар китабы» бу темага публицистик очерклар жанрында язылган беренче коллектив әсәр. Рус һәм татар халкының күп гасырлык дуслыгы турында. Ливоп сугышларында. Разин һәм Пугач хәрәкәтләрендә, 1812 нче елда һәм аннан соңгы революцион көрәшләрдә чыныккан дуслык турында китаплар тудырырга тиешбез. Хәзер, һичбер кайчан булмаган кебек, яхшы китапларга, тугай илебезнең үткәне һәм хәзергесе, Волга һәм Казан, республикабыздагы атаклы кешеләр турындагы китапларга ихтыяҗ зур. Без яшьләр алдында һәм бигрәк тә балалар каршында бурычлыбыз. Эшебездәге зур кимчелекләрне бетерү юлында без һәрвакыт ВКП(б) Өлкә Комитетының һәм Татарстан хөкүмәтенең ярдәмен күреп килдек. Сугыш вакытының авыр шартларына карамастан, Верховный Советның үткән елгы Сессиясе карары буенча әдәби-иҗат эшләрен җанландыру өчен өстәмә рәвештә акча бирелде. Бу ярдәм безгә татар язучыларыпыц байтак әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттерергә мөмкинлек бирде. Без хәзер Тел. Әдәбият. Тарих институты белән бергәләп Габдулла Тукай әсәрләренең бер томлыгын, татар әдәбияты антологиясен, татар әкиятләре җыентыгын һәм хәзерге татар язучыларының китапларын рус телендә чыгаруга ирешергә тиешбез. Партия һәм хөкүмәтнең кайгыртучанлыгы һәм ярдәме безгә язучыларның иҗат эшләрен көчәйтергә момкиилек бирде. Драматургия буенча Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Мөхәммәт Гали, Җәмил, Әнәс Камал һәм Аппакова иптәшләр яңа әсәрләр яздылар. Безнең беллетристларыбыз Разин, Шамов, Газеев, Хосни, Бубенцов, Еникссв, Кутуй, Расих, Иделле, Әпсәләмов, Г. Галиев. Айдар, Хатин Госманов һәм башка иптәшләр яңа хикәяләр, повестьлар бирделәр. Поэзия өлкәсендә Фатих Кәрим (ул Кенигсберг өчен сугышларда батырларча һәлак булды), Гадел Кутуй, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, Шәйхи Маннур, Сибгать Хәким, Хуҗи, Мөдәррис һәм башкалар яңа поэмалар, шигырьләр тудырдылар. Хәзер без «Батырлар китабы»ның рус һәм татар телләрендә II нче томын эшләргә керештек. Беренче томга 56 геройның батымлыгы турында очерклар урнаштырылды. Бу эшләр барсы да алдагы зур иҗат эшләренең фәкать башлангычы гына. Илебезнең тормышында куәтле иҗат чоры, тыныч хезмәт чоры башланды. Бөек азатлык сугышының батырлары өйләренә кайта башладылар. Алар барлык халык белән бергә, бәхетле тормышка, социалистик дәүләтебезнең чәчәк атуына ныклап ышанган хәлдә тыныч хезмәткә тотыналар. Аларга яңа китаплар, яңа җырлар кирәк. Алар истәлекләр белән генә яшәмәячәкләр, алга хәрәкәт итүне, совет халкының мәңге үлмәс даны турында үлмәс әсәрләр тудыруны таләп итәчәкләр. Без иҗат эшләрен җанландыру, әдәби һәм политик-тәрбия эшләрен яхшырту буенча зур эш программасы төзедек һәм бу программаның Татарстан республикасы хөкүмәте һәм халкы тарафыннан булышлык табачагына нык ышанабыз. Без,1 Совет язучылары, үз тарафыбыздан өстебездәге бурычларны үтәү әчеп барлык көчебезне, талантыбызны бирергә, татар совет әдәбиятын яңа югарылыкка күтәрергә ышандырабыз. Моның өчен бездә барлык кирәкле шартлар бар. Моның өчен бездә биек Ватан сугышы мәктәбен үткән язучы, драматург, шагыйрьләрнең талантлы кадрлары бар. Партиянең ярдәме, бөек рус халкының күренекле язучыларының ярдәме безнең уңышлы рәвештә алга баруыбызга таяныч булып тора. Ленин — Сталин милли политикасы, бөтен дөньяда иң гадел, иң кешелекле, иң саф һәм якты политика безгә таяныч булып тора. Совет язучыларыиың бөек дусты һәм остазы, даһи акыл иясе, сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталин безне әнә шул яңа уңышларга, яңа җиңүләргә рухландыра. (Алкышлар.)