Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ФОЛЬКЛОРЫ

Х.ЯРМИ Г.РАЗИ

ВАТАН СУГЫШЫ ФОЛЬКЛОРЫ
 СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, Әдәбият һәм Тарих Институты тарафыннан оештырылган фольклор экспедициясе, X. Ярми, Г. Разин һәм X. Гатина составында, узган елның ноябрь-декабрь айларында республиканың Буа һәм Буденный районнарында булып кайткан иде.

Экспедициянең төп бурычы Бөек Ватан сугышы елларында туган фольклорны җыю булса да, октябрьга хәтле булган халык иҗаты үрнәкләрен, шулай ук этнографик һәм тарихка бәйләнешле материалларны эзләү һәм язып алуга да күп әһәмият бирелде. Бер айдан артык вакыт эчендә экспедиция, югарыда әйтелгән районнарның 13 авылында булып, төрле кешеләрдән утызга якын әкият, егермеләп Ватан сугышы истәлекләре (сөйләмнәр), унсигез бәет, бер дастан, ярты меңнән артык җыр һәм бер никадәр җырлы уеннар, һәм Буденный районының Кече Чынлы авылы колхозчысы Шакир бабай Сөләймановтан тарихка бәйләнешле берничә әһәмиятле материаллар язып алды. Экспедиция шушы унөч авылда гына да бөек Ватан сугышы чорында барлыкка килгән байтак фольклор үрнәкләре таба алды. Яшьләр — гади җырлар формасында, карт-карчыклар — бәетләр һәм дастаннар формасында (кайберләре исә үзләре мөнәҗәт дип атаган бер көйле әйбердә), сугыш вакытында халык күңелен дулкынландырган иң нечкә уйларын, моң һәм сагышларын, өмет һәм теләкләрен һәрвакыт көйле сүзгә сала килгәннәр. Болар арасында «Сугыш бәетем үзенең эчтәлеге һәм чыгарылу урыны ягыннан аеруча бер урын тота. Ул, фронтовик Абдулханов иптәш әйтүенә караганда, 1941 елда Москва тирәсендә чыгарылган булса кирәк.

Шуннан ул, фронтовиклар арасында телдән-телгә күчеп йөри торгач, солдатларга ияреп бу якларга кайткан. Шулай ук экспедиция Ватан сугышында батырларча үлүче уллары турында аналар чыгарган ике бәет язып алды. Бу бәетләрдә ананың моңхәсрәтләре көчле чагылу белән бергә, аның патриотик хисләре, улының явыз дошманга каршы барган сугышта каһарманнарча үлүе белән үзенең күңелен юатуы да көчле сүзләр белән әйгелгән Ватан сугышы чорында чыккан халык җырлары да яшьләр кичәләрендә һәм аулак өйләрдә үз вакытында бик тиз таралганнар иде, аларны җыюга да зур әһәмият бирелде.

Ватан сугышы фронтларыннан 4—5 ел буена бик күпләрне күреп, бик катлаулы сугыш вакыйгаларын башыннан кичереп кайткан сугышчыларны һәр авылда очратырга мөмкин. Аларның истәлекләре кайбер авылларда телдән-телгә сөйләнеп, бөтен тирә-якка тарала. Экспедиция әнә шундый истәлекләрдән аеруча әһәмиятлеләрен язып алырга тырышты. Бу истәлекләр арасында бүген үк матбугатка чыгарлыклары булган кебек, кыйммәтле тарихи материал буларак сакланырга тиешлеләре дә бар. Язылып алынган фольклор материалларыннан иң зур урынны халык әкиятләре тота. Язылганнардан сюжетлары безгә элек үк билгеле булган әкиятләр күбрәк. Ләкин аларның хәтта вариант буларак та әһәмиятләре зур. Чөнки алар хәзерге көндә халык арасында; әкиятләрнең нинди сюжетлары һәм тематик яктан ниндирәкләре яшәвен ачыкландыру өчен ярдәм итәләр. Әйтергә кирәк, авылда әкият һаман да яши бирә, халыкның художество талантының җимеше буларак, һаман да яратып тыңлана. Шулай да әкиятләрнең иң яхшы үрнәкләрен тыңлап үскән, һәм аларны халык арасында аеруча бер осталык белән сөйләп бирүче картларның азайганнан-азая баруы бик нык сизелә. Шулай булса да, халык күңелендә борынгыдан ук сакланып килгән рухи мирасны түкми-чәчми бу көннәргә кадәр алып килүче оста, әкиятчеләр дә очрыйлар әле.

Шулар арасында Буа районының Толымбай авылы колхозчысы 76 яшьлек Хәйретдин Хөсәеновны күрсәтергә мөмкин. Хөсәеновтан моннан элек тә күп кенә әкият язып алынган иде. Бу очрашуда ул тагын алты әкият сөйләде, һәм аннан ук Ватан сугышы чорында үзе чыгарган бер бәет тә язып алынды. Хәйретдин Хөсәенов оста әкиятче булуы белән бөтен тирә-якка билгеле кеше. Аны һәрвакыт яратып тыңлыйлар һәм талантын ихтирам итәләр. 1943 нче елда, сугышның иң кызган бер чорында, ул үз авылында түләүле зур әкият кичәсе оештыра, һәм анда үзенең әкиятләрен сөйли. Шул кичәдән килгән бер мең сум акчаны Хөсәенов оборона фондына тапшыра. Кыскасы Хәйретдин Хөсәенов әкиятләр хәзинәсенең байлыгы, сөйләү осталыгы белән хәзерге әкият сөйләүчеләрнең иң күренеклесе. Шушы елларда аның әкиятләрен аерым бер җыентык итеп чыгаруны кайгыртырга кирәк булачак. Буа районы Суксу авылының Камалетдинов Әхтап та (64 яшь) борынгы халык әкиятләрен, алар арасыннан бигрәк тә әхлакка бәйләнешлеләрен, яратып һәм оста итеп сөйли.

Кыскасы, татар халык әкиятләрен яшәтеп килүче оста әкиятче картлар әле хәзер дә бар һәм безгә алардагы фольклор мирасын язып алуны ашыктырырга кирәк булачак. Халык иҗаты үрнәкләрен җыеп килүе һәм тарихи фолькьлорны теркәп баруы белән югарыда әйтелгән Шәкүр бабай Сөләйманов та бик танылган кеше. Шәкүр Сөләйманов уку-язуга яшь вакыттан ук бик һәвәс булган, кирәк-яракны яза алырлык дәрәҗәдә үзлегеннән русча да өйрәнгән. Халыкның борынгысы, тормышы, көнкүреше белән элек-электән үк бик кызыксынган. Ул үз авылы, үз волостена бәйләнешле төрле тарихи фактларны, халык арасында җырланган җырлар, бәетләр, үткен сүзләрне — һәммәсен терки барган. Сөләйманов тапшырган материалларның берсе — татар телендә язылган Пугачев манифесты. Аның 1774 нче елда Мулла Гомәр Колымкай улы тарафыннан язылуы әйтелә. Икенчесе шул ук Пугачев һәм аның армиясе, аларның Чынлы кырында кай урында һәм күпме торулары, армия составында нинди халыклар булуы турында бер белешмә. Билгеле, бу ике документ тарихчылар өчен яңа һәм кыйммәтле материал булыр дип уйларга кирәк. Шәкүр Сөләймановта, шулай ук «Кече Чынлы бәете» дигән, моңа кадәр матбугатта күренмәгән бер бәет тә сакланган. Ул бәет Кече Чынлы крестьяннарының җир өчен көрәшләре турында чыгарылган. Кече Чынлы белән янәшә Мотовилов дигән бай бер алпавыт, патша түрәләре белән якын бәйләнештә булып, моннан 120 еллар элек Кече Чынлы авылының 849 гектар җирен үзенә кистереп алган. Чынлы крестьяннары бу җирне үзләренә кайтару өчен бик күп көч түгәләр, хәтта үтенеч белән сенатка кадәр барып җитәләр. Ләкин, ни генә булмасын, патша түрәләре эшне һаман да алпавыт файдасына хөкем итәләр.

Ниһаять, 1905 нче елгы революция кузгалышлары вакытында, Чынлы халкы, түземе бетеп, бердәм рәвештә күтәрелеп чыга һәм җирне үзе барып чәчә. Тик монда да алар теләкләренә ирешә алмый калалар. Алпавыт Мотовилов, йөздән артык дон казачие һәм стражниклар белән килеп, кузгалышны канга батыра.

Шул вакыт 4 кешене атып үтерәләр, бик күп кеше яраланып һәм имгәнеп кала. Бәеттә әнә шул вакыйгалар турында сүз бара. Мондыйлардан тагын шул ук Буденный районында Яңа Тинчәле авылының язма тарихы табылуын әйтеп узарга кирәк. Бик зур тырышлык белән һәм тафсыйллы итеп төзелгән бу язмада Яна Тинчәле һәм аның тирә-ягындагы авылларның кайчан һәм кайдан килеп утырулары, халкының) составы һәм бүтән шундый белешмәләр бирелә. Бу да, шулай ук, Татарстан тарихын өйрәнүдә әһәмиятле материал булса кирәк. Экспедиция членнары һәр авылда диярлек укытучылар, уку йорты мөдирләре, гомумән авылның культура активы белән эш иттеләр.

Буа районының Суксу мәктәбе укытучысы Мәгъсүмә Сабитова, уку йорты мөдире Низамов, Буденный районы Яна Шәйморза авылы укытучысы Роза Камалова, Иске Тинчәле авылы укытучысы Мәгъсүмә Сәгыйтова иптәшләр фольклор материаллары җыешуда экспедициягә зур ярдәм иттеләр. Шулай да, халык иҗаты байлыгын, бигрәк тә бөек Ватан сугышы фольклорын туплауга күп кенә мәктәп һәм уку йортларының игътибарсыз караулары күренде. Хәлбуки, уку йортлары мөдирләре һәм укытучылар бу юлда гаять зур эш күрсәтә алалар. Бу эшкә, озакка сузмыйча, керешергә иде. Чөнки сугыш вакытында булган төрле тарихи вакыйгалар, сугышка катнашучыларның кичерешләре вакыт узу белән акрынлап онытылуы мөмкин. Бөек Ватан сугышы турындагы җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, бәетләр белән бергә, фронтовикларның аеруча әһәмиятле истәлекләрен дә язып алырга кирәк.