Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ЧОРЫНДА ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ҮСЕШЕ

СОВЕТ ЧОРЫНДА ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ҮСЕШЕ

Татарстанның XXV Политик һәм социаль вакыйгаларны интенсив рәвештә үткәрә торган халыклар үзләренең, телләрен дә тиз үзгәртәләр, хәлбуки тарихы булмаган халыкларда тел үсеше туктала.

Халыклар һәм дәүләтләр тарихында шундый эпохалар була ки, бу эпохаларда элекке тыныч төзелеш, эволюцион үсеш чорларында йөзләрчә еллар дәвамында гына үтелә торган юллар кызу һәм бик кыска срокларда узыла. Бу эпохаларда гасырлар буенча изелеп, боегып яткан халык массалары уянып кузгала, җәмгыятьләп озак, җыйналып, ләкин бөялеп килгән көчләре давыллы хәрәкәткә килә. Массаның иҗат чишмәсе бәреп, чыга. Бу вакытларда илнең тормышы боздан арынган язгы көчле ташуны хәтерләтә. Бөек Октябрь Социалистик Революциясе СССР халыклары тормышында нәкъ әнә шундый боек тарихи борылыш пункты булып мәйданга килде һәм донья тарихында яңа эпоханы, социализм эпохасын, башлап ачып җибәрде. Халыклар төрмәсе дип аталгап патша! Россиясе. аның империалистик, колониаль режимы Боек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә җимерелеп, кешелек тарихында, беренче тапкыр буларак, яна тип дәүләт, совет дәүләте, эшче һәм крестьяннарның социалистик дәүләте төзелде. Бу революция илсбсзпец җитештерү көчләрен, җитештерү мөнәсәбәтләрен тамырыннан үзгәртте һәм халык массаларының аңында, допьяга карашларында тарихи боек үзгәрешләр тудырды. «Октябрь Революциясе, милли изүне төп яклаучылар булган алпавытлар һәм капиталистлар властен бәреп төшереп һәм власть башына пролетариатны куеп, милли изү богауларын бер сугуда өзеп ташлады, халыклар еллыгына багышлап арасындагы иске мөнәсәбәтләрнең астын өскә китерде, иске милли дошманлыкның тамырын өзде, халыкларның бергәләп эшләве өчен кирәкле җирлекне чистартты һәм рус пролетариатына фәкать Россиядә генә түгел, бәлки Европада һәм Азпядә дә аның төрле милләт туганнарының ышачычып яулап алды», — дип язды иптәш Сталин.

1 Боек Октябрь нәтиҗәсендә СССР халыклары арасында дуслык, татулык, һәм туганлык мөнәсәбәтләре урнашты, бәхетле тормыш һәм киң иҗат аренасы ачылды. Ленин—Сталин партиясе һәм Совет хөкүмәте кулы белән татар халкына да хокукта тигезлек һәм ирекле яшәү путевкасы бирелде. Уйласаң, ис китәрлек. Патша заманында үзенең ана телендә бер педучилище ачарга да хокук ала алмаган татар халкы совет хөкүмәте һәм Ленин— Сталин партиясе кулыннан үзенә дәүләт булып оешу хокукы алды — Татарстан Автономияле Совет Социалистик. Республикасы төзелде. Революция елларында, гражданнар сугышы, социалистик реконструкция чорларында һәм Сталин бишьеллыкларында татар хезмәт ияләре бөек көрәш һәм иҗади хезмәт юлы үттеләр. Республикабызда социалистик промышленность гигантлары тулы һәм бай колхозлар барлыкка килде.

Гасырлар буенча изелеп килгән һәм караңгылыкта боегып яткан татар хезмәт ияләре социалистик культураның биек.ишләренә күтәрелде. Халык хуҗалыгы һәм культура төзелешенең барлык тармаклары буенча меңнәрчә урта һәм югары квалификацияле кадрлар, әдип һәм шагыйрьләр, фән, техника һәм сәнгать работниклары җитеште. Формасы белән милли эчтәлеге белән социалистик культура киң җәелеп китте һәм үсеп чәчәк атты. Билгеле, болар бары да — Бөек Октябрь җимешләре, Ленин — Сталин милли политикасын тормышка ашыруның гүзәл нәтиҗәләре һәм тарихи бөек җиңүләр тантанасы. Политика, экономика һәм культура өлкәләрендәге тарихи бу үзгәрешләр татар әдәби теленең үсешенә дә революцион йогынты һәм көчле этәреш ясадылар. «Дәүләт, җәмгыять, милекчелек, дин һәм горефгадәтләр кебек үк, тел дә революция  яңадан эретелеп коелды», — ди Поль Лафарг.

Ул, Франциядә булып үткән мәгълүм буржуаз революциянең ул чордагы француз теленә ясаган йогынтысын тикшереп чыкканнан соң, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Без моның җанлы мисалын, бөтенләй башка нигездәге, интернациональ характердагы үрнәген Бөек Октябрь Революциясеннән соңгы татар әдәби телендә бик ачык, күрәбез. Октябрь — татар әдәби теленең үсеш тарихында яңа этап. Бу чорта әдәби телебез сан һәм сыйфат ягыннан гаять зур үзгәрешләр кичерде. Күп кенә иске традицион нормалар җимерелеп, революцион уйлау һәм социалистик төзелеш таләпләренә ярашулы рәвештә яңа нормалар, яңа фактлар туды. Аеруча, телебезнең сүзлек составы революцион үзгәрешләр кичерде. Бер яктан, җәмгыятьнең элекке төзелешенә, элекке тормышына, иске тәртипләргә генә хас булган бик күп сүзләр һәм терминнар телдә актив кулланыштан төшеп калдылар. Мәсәлән, иске дәүләт төзелешенә, иске идарә Формаларына, дингә, дини гадәт-йолаларга һәм искечә көнкүрешкә караган лексиканың язмышы шулай булды. Икенче яктан, җәмгыять һәм дәүләт төзелешендә, хуҗалыкта, производство, көнкүреш формаларында һәм идеологиядәге үзгәрешләр белән бәйләнешле рәвештә меңнәрчә яңа сүзләр туды. Сүзлек составындагы үзгәрешләр һәм үсеш процессы түбәндәге юллар белән барды:

а) әдәби телебезне гарәп, фарсы һәм госманлы төрек теле элементларыннан тазарту;

б) татар теленең үл лексик фондын һәм үзенең грамматик чараларын активлаштыру;

в) сүзләрнең мәгънәләрен үзгәртү, элекке сүзләргә яна мәгънәләр салу;

г) сүзлек составын советизм һәм интернационализмнар белән баету. Мәгълүм ки, феодализм һәм капитализм чорларындагы татар әдәби теле үз тәртипләренә, хаким сыйныфларны» интересларына ярашулы рәвештә гарәп, Фарсы һәм госманлы төрек телләренең элементлары белән бик нык сугарылган (кайбер әлүләрдә 60—70 %) һәм шунлыктан киң катлау хезмәт ияләренә ацлаешсыз иде. Дөрес, XIV йөзнең соңгы чирегендә К. Насыйри тарафыннан башлап җибәрелгән юнәлештә татар телен халык теленә якынлаштырып төзү юлында башлангыч адымнар ясалган иде. 1905 нче елгы революциядән соң бу юлда Г. Тукай. М. Гафури кебек халык шагыйрьләре, Г. Камал. Г. Колахметов, Ш. Камал кебек демократик язучылар аеруча зур хезмәт күрсәттеләр һәм гүзәл үрнәкләр дә бирделәр. Шулай да, эчтәлеге белән буржуаз чикләнгән, ә теле ягыннан киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешсыз булган гарәп, фарсы һәм төрек, сүхыря белән чуарланган булу Октябрьдан элекке татар матбугаты, татар әдәбиятының зур күпчелеге өчен характерлы сыйфат һәм гыйльмилек, әдәбилек билгесе булып килде. Әйе, татар әдәби теленең оешу, формалашуына һәм үсешенә гарәп, фарсы һәм тәрек телләренең йогынтысы көчле булды, һәм ул йогынты Октябрь революциясенә чаклы дәвам итте.

Октябрь кыйблаларны үзгәртте. Политик тормышка яңа сыйныф, эшчеләр сыйныфы килде һәм властьны үз кулына алды. Дәүләт эшләре, хуҗалык һәм культура мәсьәләләре хезмәт ияләренең киң катнашы белән җыелышларда, съезд, Конференцияләрдә тикшерелә башлады. Трибуналарда халыкның җанлы теле яңгырады. Үзенең язмышын үз кулына алган, үз тормышына үзе хуҗа булып, чикләнмәгән иҗат мәйданына чыккан хезмәт ияләре киң массаларны тәрбияләүдә иң кирәкле чара булган әдәби телне дә үз кулына алырга, үз интересларына хезмәт иттерергә һәм аның үсеш юнәлешен дә үзенең политик программасыннан чыгып билгеләргә тиеш иде. Дөрес, әдәби тел — тарихи оешкан һәм чыныккан чара. Шулай да, аны киң массаларга хезмәт күрсәтерлек итеп, революцион уйлау һәм социалистик төзелеш таләпләрен җайландырырга кирәк иде. Бу тиз генә һәм көрәшсез генә булмады. Октябрь революциясеннән соң әдәби ич өлкәсендә дә сыйнфи көрәш кызып китте. Революция тарафыннан туздырылган сыйныфларның калдыклары, буржуаз милләтчеле татар әдәби телен элекке хәлендә сакларга, аңа революция йогынтысын үткәрмәскә, элеккечә үз монополияләрендә калдырырга, кискасы, тел һәм әдәбият өлкәсендә бәхет сынарга игаштылар. Әдәби тел өлкәсендәге көрәшнең үткен очы идеяләре белән ят һәм киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешсыз булган гарәп, фарсы һәм угосманлы төрек, телләреннән кергән сүзләргә каршы юнәлдерелде, бу телләрнең йогынтысын үткәрүче каналлар пассивлаштьгрылды һәм татар әдәби телен тазарту процессы башланды. Тазарту процессында гарәп, фарсы һәм төрек телләреннән кергән сүзләрнең бер төрлесе актив кулланыштан бөтенләй төшеп калды, бер төрлесе татар теленең үз сүзләре яки халыкара терминнар белән алмаштырылды, ә бер төрлесе исә, элекке фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрен үзгәртеп, татар теле тараыннан тулысынча ассимиляцияләнде а) дини идеяләрне, феодализм һәм капитализм тәртипләренә, иске мөнәсәбәтләргә генә хас булган төшенчәләрне тәгъбир итүче меңнәрчә сүзләр, сүз тезмәләре һәм терминнан актив кулланыштан чыгып, бары тик пассив кулланышта гына калдылар. Мәсәлән: Тагать, гыйбадәт, дога, тәкбир, теһлил, хаҗ, занять, гошер, сәзап, мәһәр, никах, талак, ыәфека һ. б.

б) идеяләре белән ят булмасалар да, киң катлау хезмәт ияләренә аңлаешсыз булган меңнәрчә гарәпфарсы сүзләре һәм терминнары шулай ук актив кулланыштан чыктылар. Мәсәлән: һәфтз, сәкә, мөхәррир, мөхбир, һәйәте тәхририя, мәсьүлият, сәрләүхә, сәркатип, көрәй әрыз, мәсахәи сәгхия, бинаан галәйһи һ. б. һ. б.

Хәлбүки, болар капитализм чоры әдәби телендә, стиль югарылыгы, гыйльмилек һәм әдәбилек билгесе саналып, актив кулланышта иделәр. Әдәби традиция рәвешендә әле Октябрьдан соңгы революцион әдәбиятта да мондый сүзләр байтак вакытларга кадәр сузылып, күренгәләп килде. Ләкин әдәби телне сөйләү теленә якынлаштыру, кип катлау хезмәт ияләренә аңлаешлы һәм социалистик төзелеш таләпләренә җавап бирерлек итен яна баштан төзү процессында элекке стабиль булып күренгән традицион нормалар, традицион алымнар татлана килделәр. Бу процесста әдәбият, матбугат өлкәсенә кырлардан килгән крестьян яшьләре, фабрика-завод станокларыннан килгән эшче яшьләр революцион әһәмиятле роль уйнадылар. Болар әдәбиятка киң катлау хезмәт ияләренең сүзлеге белән килделәр һәм болар каләмендә җанлы сөйләү теле көчлерәк яңгырады. Шулай итеп, меңнәрчә гарәп, фарсы һәм госманлы төрек, сүзләре урынына элек читләштереп, «урам теле» дип кимсетелеп килгән җанлы сөйләү телендәге әзер сүзләр, образлы тәгъбирләр алынды һәм аларга әдәбилек хокукы бирелде. Мәсәлән: һафтә сүзе урынына атна, сана урынына ел, Бахре сияһ урынына Кара Диңгез, завия урынына почмак, сыйжак урынына зссе, чагышмак урынына тырышу һ. б. Лексик фондта әзер сүзләр булмаганда, татар теленең үз материалларыннан (яки бүтән телләрнең материалларыннан) файдаланып, татар теленең үз грамматик чаралары белән яңа сүзләр ясалды, неологизмнар сериясе барлыкка килде. Мәсәлән: элек әдәби телдә мәҗбүри норма булып кулланылган ихтар, истисна, галәка, гыйләвә, мәнбзгъ, мәзхәз, могадәлә, хөҗәйрә, зөлаль, мөхбир, мзтәрҗмм, мәсьүлият, шималь, щәнүб һ. б. кебек сүзләр һәм тррминнар урынына искәрмә, чыгарма, элемтә, кушымта, чыганак, тигезләмә, күзәнәк, аксым, хәбәрче, тәрҗемәче, жаваплылык, төньяк, көньяк һ. б. кебек неологизмнар туып, киң кулланышка керделәр һәм терминлаштылар.

Күп кенә гарәп һәм фарсы сүзләре халыкара терминнар белән алмаштырылды. Мәсәлән: инкыйлаб урынына революция, жөмһүрият урынына республика, финка — партия, шуралар хакимияте — советлар власте, табиб — доктор, мөхәррир — редактор, һгйәте тәхририя — редколлегия, фаиз — процент, сарыф-нәхү — грамматика, имла — орфография, һәндәсә — геометрия, микъясел хәрарәт — термометр һ. б. Бу процесс беренче карашта сан ягыннан үзгәреш кенә, бер Фәрманын икенче форма белән алмашынуы гына булып күренергә мөмкин. Ләкин нәтиҗә ягыннан бу — гаять әһәмиятле Факт.

Бу процесс әдәби телебезне халык теленә якынлаштырып, үз җирлегендә үстерү, үзенен потенциаль мөмкинлекләрен эшкәртү һәм үсешенә яңа юнәлеш бирү өчен юл тазарту, юл ачу булып хезмәт итте. Дөрес, бу процесс, бүтән милли телләрдә булган кебек, татар әдәби телендә дә капитализм чорыннан ук башланган иде. Ул, бер яктан, гарәп һәм фарсы элементларының кулланыш сферасын беркадәр чикләп, әдәби телне демократлаштыру тенденцияләрендә, ә икенче яктан, халыклар арасында социаль-экопомик һәм культура мөнәсәбәтләре нигезендә, телдә интернациональ лексика җәелә башлауда чагылыш тапты. Ләкин ул чакта бу тенденцияләр буржуаз чикләнгән булып, пуризм рәвешендә мәйданга чыкты. Татарларда буржуаз пуризмның юаш, ләкин утопик һәм реакцион бер күренеше 1909 нчы елда «Шура» журналында үткәрелгән «каләм мөсәбәкасы» (тел ярышы)нда чагылып калды. Пантюркистик татар буржуазиясе шундый бер кампания үткәреп эзли.